Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХИКӘЯНЕҢ СЮЖЕТЫ, ИДЕЯСЕ, ЫШАНДЫРУ КӨЧЕ

Идел» альманахының өченче санында яшь язучыларның берничә хикәясе басылып ‘чыкты. Шул хикәяләрне укыганнан соң, миндә сюжет һәм башка мәсьәләләр турында кайбер фикерләр •әйтү теләге туды. Сюжет — ул вакыйгалар тезмәсе дип кенә караучылар хәзер инде юктыр. А. М. Горькийның әдәбият белеме хакындагы атаклы мәкаләләреннән соң, сюжетны образлар, характерлар үсешенең тарихы дип аңлау, шушы үсешне оештырыр- т а, образларның үзенчәлекләрен ачарга ярдәм итүче вакыйгалар системасы дип аңлау бик табигый булып китте. Сюжетның мондый билгеләнешенә беребез дә каршы килми, ләкин... кул- та каләм алып яза башлаганга кадәр генә каршы килмибез. Минем алдымда яшь язучы Д а- м и р Галимов иптәшнең «М и- .нем полкташлары м» дигән хикәясе. Вакыйганың армиядә барганлыгы хикәянең исеменнән үк аңлашылса кирәк. Ефрейтор Трубочкин белән рядо- • вой Сабитов бик дус. Трубочкин «колгадай озын буйлы, миномет плитасыдай киң аркалы» егет, ә Сабитов «бал тәпәнедәй тәбәнәк-юан, ташбакадай вак адымлы» кеше. Аларны Штепсель белән Тарапунь- ’ка дип йөртәләр. Менә шушы ике дус беркөнне бозылышып китә. Килештерергә тырышып карасалар да, болар килешми. Бигрәк тә Сабитов каршы. — «Юк, юк, мин аны һич гафу итә алмыйм», — ди ул. Үпкәләшүгә сәбәп? «Сабитов шәһәрдә офицер тарафыннан кисәтү алып та, кайткач аны командирына белдермәгән» икән. Ефрейтор Трубочкин, Сабитовның ахирәт дусты, шушыны политзанятиедә әйткән. Автор үзе моны «юк-бар сәбәп» дип атый. Сюжет йомгагының очы менә шуннан башланып китә. Командирлар ике дус арасында килеп чыккан «гаугадан» бүтәннәрне тәрбияләү өчен файдаланмакчы, дуслык турында солдатлар белән сөйләшеп алмакчы булалар. Өлкән лейтенант Кацман Бөек Ватан сугышы вакытында үз башыннан кичкән бер вакыйганы сөйли. Гавриленко дигән иптәше аны үлемнән коткарып калган икән. — Менә дуслык нинди булырга тиеш! — ди автор. Әйе, дибез, язучы белән бик килешәбез, булгач-булгач, дуслык әнә шундый булсын! Автор Кацманны сөйләтү белән генә дә канәгатьләнми, дуслык нәрсә? дигән сорауга публицистика теле белән үз исеменнән дә ж.авап биреп китә. «Чын дуслык ул иптәшеңнең гаебен яшереп калдыруда түгел, киресенчә, аның кимчелекләрен бетерүгә дусларча ярдәм итүдә чагыла», ди. Дөрес фикер! Ләкин сюжет очы күренде дә бер урында тик тора. Кацманның сөйләүләре, авторның дуслык турындагы аңлатулары сюжетны, вакыйганы бераз гына да алга кыймылдатмады. Димәк, бо* И ’б. >с. Ә.“ № 2. 82 лар сюжет үсешенә бөтенләй кирәк түгел икән. Сюжетның агышын тоткарлап тора икән. Сюжет башын күрсәтеп кую өчен, автор бер бит чамасы язса, сюжетның юлын буу өчен ике бит ярым язды. Шуннан соң гына, автор төп вакыйгага күчә дә: «Бер елга якын вакыт үтте», ди. Бер көнне автор эшлн торган хәрби газет редакциясенә хәбәр килеп төшә: гвардия рядовое X. Сабитов дигән берәү, парашюттан сикергән чакта, бер солдатны коткарып калган, имеш. Автор, бу мин белә торган Хәким Сабитов түгелме икән дип, тиз генә юлга чыга. Барса, нәкъ үзе! Сабитов үзенең элекке дусты ефрейтор Трубочкин- ны үлемнән коткарган икән. Автор моны бик озын итеп сөйли. Башта ул үзенең килгән чактагы юл тәэссөратләрен, аннары Сабитов- ның беренче мәртәбә парашют белән ничек сикерүен яза, шуннан соң гына үлемнән коткару вакыйгасына күчә. Ә Сабитовның Трубочкин белән бозылышуы ничек беткән соң? Хикәя шул турыда булырга тиеш иде ич. Мине дивизия газетына махсус хәбәрче итеп алдылар, ди автор, «шул сәбәпле, Трубочкин белән Сабитов арасындагы «дипломатик кискенлекнең» нәрсә белән беткәнен белми калдым», ди. Язучы үзе белмәгәч, без, укучылар, ничек беләбез соң инде? Кызык хәл: сюжетның очы күрсәтеп куелган көенчә тик торды, автор сюжетка бәйләнеше булмаган, персонажларның характерларын ачып бирүгә хезмәт итми торган бүтән вакыйга турында сөйләде, аннары иң ахырда «мин үзем дә белмим», дип бетерде. Белмәгәч, киртә корып азаплануның кирәге булдымы икән соң? Авторның нияте бик изге. Ул совет кешеләре арасындагы дуслык хакында язмакчы иде, ләкин, осталык җитмәү аркасында, әдәби чаралар белән моны язып күрсәтә алмады. Хикәядәге өч вакыйга бер-береннән агып чыкмый, бер-беренә килеп үрелми, хәтта бер-беренә бөтенләй диярлек бәйләнми. Яссылык өстенә җәеп салынган өч вакыйга янәшә ята, ләкин бер-беренә тәэсир итми. Беренче вакыйга — дуслык һәм дуслыкның бозылуы, икенчесе — Гав- риленконың Кацмаины коткаруы (хикәя өчен бу ике кешенең бөтенләй кирәге юк!), өченчесе — Сабитовның Трубочкинны коткаруы. Бозылышкан, килешергә һич теләмәгән Сабитов ничек итеп соң Трубочкинны коткаруга хәтле барып җиткән? Бусын (иң кирәген!) автор безгә күрсәтми. Аннары Сабитовның Трубочкинны коткаруы да, коткарыйм дип эшләгән эш булудан бигрәк, очраклы бер вакыйгага охшый- рак төшә. Күрәсез, сюжет төзә белмәү аркасында хикәя таркалды да китте. Образларга җан кермәде. Авторның дуслык турындагы идеясе, әдәби күлмәк кия алмыйча, шәрә көенчә калды. Хикәя барып чыкмады. Ә бит авторның каләме шактый үткен (тел кимчелекләренә соңрак кайтырбыз), аерым-аерым вакыйгаларны ул матур гына сүрәтләде, тик вакыйгалар сюжетка хезмәт итмәделәр, кешеләрнең характерлары ачылмады. Газиз Мөхәммәтшиннең «Автобус кичегеп килә» исемле хикәясендә, әлеге хикәядәге кебек, сюжет сүтелеп, чайрап ятмый. Мөхәммәтшин сюжет тирәсендә эшне шома йөртә. Ләкин аның үзенә хас бүтән кимчелекләре бар. Хәзер без аларны күрербез. Казанда институт тәмамлап, Фәез укытучы булып Себергә килә. Без аны пароходтан төшкән чакта очратабыз һәм, аңа ияреп, автобус туктый торган урынга барабыз. Ул утырасы автобус бик озак килми тора. Автобусларның вакытында килмәве тормышта еш очрый торган табигый хәл. Язучы автобусны юри соңга калдыргандыр, хикәянең сюжеты өчен шулай кирәктер дигән шик укучының күңеленә һич килми. Автор, укучыга сиздерми генә, сюжетны әнә шулай үрә башлый. «Бичәсенең куеныннан чыга алмый» дип, халык шофердан зарлана. Мондый хәлдә зарлану шулай ук бик табигый. Ниһаять, автобус килде, пассажирлар кереп утырды. Кузгалып киттеләр. Юлда шофер яңа пассажирлар утыртты. Тагын 6* 83 сукрану башланды. « —Акчасын каян таба соң ул, ә? Анысын да бик белеп торабыз без аның, аллага шөкер. Юлда кеше утырта ул, менә вәт. Хәләл көчем белән эшләп тапкан акчамны эчәм, дисә, ышанмыйм да, нитмим дә», — ди чиләкле бер хатын. Бу сүзләр һәм моннан соң да әйтеләчәк бүтән шелтәләү сүзләре кызык өчен генә кертелмәгән: беренчедән, чиләкле хатын образын (дип әйтик, гәрчә авыз тутырып әйтерлек үк образ булмаса'да) ачыклау өчен кирәк булса, икенчедән, алдагы сюжет борылышы өчен кирәк булачак. Чиләкле хатын үзенең РТСта эшләүче улына күчтәнәч алып бара. «— И, әбекәем, — диде чиләкле хатын, — хәзерге заман бала-чагасы без түгел инде ул. Башына бер яг уй кереп утырдымы, җылап та, җырлап та туктатып булмый аны. Барыбер үзенекен эшли ул, шайтан. Лутчы эчеңнән көеп торсаң да, тышыңнан көлеп, фатиха бирергә кирәк. Менә минем Миңгәрәйне кара. Былтыр әйтә, механизатор булам, ди. Кит, кит, мин әйтәм, ышанасым да юк, нитәсем дә юк. Синең кебек көзге әтәчтән нинди механизатор булсын, дим. Юри әйтәм инде, югыйсә ул минем, аллага шөкер, арслан кебек. Нишләмәк кирәк, китте. Менә шунда май белән күкәй илтәм. Чи көе дә алдым, бер-ике дистә пешереп тә тыктым. Күкәйне бик ярата шул. Күкәй китердем, дисәң, күпме дип кенә тора...» Бу өзек авторның теле белән таныштыру өчен китерелде. Күрәсез, аның теленә шайтан төкергән: бик оста әйләнә Мөхәммәтшиннең теле. Аннары пешкән һәм пешмәгән бер чиләк күкәйләрне дә хәтерегезгә салып куегыз. Ул күкәйләрнең алда кирәге булачак. Автор үзенең барлык каһарманнарын бик табигый рәвештә бер автобуска җыйган. Монда, безгә таныш Фәез белән әлеге чиләкле хатыннан тыш, тагы үзенең тел үзгәлеге аркасында хәтердә кала торган Янбай агай, аннары бөдрә кыз Рәхимә (ул кызны онытмагыз!), аннары тагы аякларын бүре тиресенә төреп утыручы Чал мыек, ниһаять, аннары шофер үзе бар. Аларның берсе турында да укучы: бу кеше машинага ник утырган? дип сәерсенә алмый. Барысы да юл кешесе, барысының да утырырга хакы бар. Укучы «ышанмыйм!» дип, протест белдерми. Ә язучы өчен бу протест белдермәү бик кирәк. Димәк, укучы хикәягә ышанды! Вакытында килмәү аркасында шофер белән пассажирлар арасында туган салкынлык та әкренләп кими башлады. «— Шоферларның да эше авыр инде, туганкай, — диде берәү, — бөтен гомере буена тәгәрмәч өстендә бит алар, мескенкәйләрем». Бу сүзләрне дә автор юкка гына әйттерми. Сюжет өчен алда ул сүзләрнең кирәге булачак. Язучы хәзерлек эшен тәмамлады, җыясы көчләрне җыйды, персонажлар белән таныштырды, хикәядә менә-менә кискен борылыш булырга тора. һәм менә ул борылыш башланды. Яңгыр килә. Юл бозылачак. Шофер ашыга башлый. «Телефон баганалары... күзгә чалынып кына кала башладылар. Тәрәзәдә җил сызгырды... Автобус бөтен көченә алга омтылды...», ди язучы. һич көтмәгәндә генә автобус лып туктый. Барлык пассажирлар алга сөрлегеп куялар, ни булды, ни булды диешәләр. Чиләкле хатын мәсьәләне шундук аңлап алды. «— Әнә ярты литрны сыптырган да рәхәтләнеп мырылдый. Әй, әй, әй!» — диде. Ләкин шофер эчмәгән, ә авырып киткән булып чыга. Аның сугышта алган ярасы авырта башлаган, осколкысы кузгалган икән. Хәзер инде пассажирлар шоферны бик кызгана башлыйлар. Күтәреп алып, утыргычка китереп салалар. Бөдрә кыз (онытмагыз ул кызны!) егетне үз канаты астына ала. Әлегә кадәр арткы пландарак торган Фәез укучының игътибар үзәгенә килеп баса. Ул хәзер шоферлык итә башлый. Бөдрә кыз әйтә, ашыгыч операция кирәк, ди. Фәез машинаны оста йөртә белми. Җитмәсә — яңгыр! Юл бо 84 зылды. Ә ашыгырга кирәк! Машина оле бер җиргә, әле икенче җиргә кереп бата. Пассажирлар машинаны үз җилкәләре белән чыгаралар да янә кузгалып китәләр. Фәез машинаны алып бара белмәгән кебек, автор да хикәяне, баштагы кебек, табигый итеп алып бара алмый башлый. Авторның машинаны юри батырганын, яңгырны юри каты яудырганын укучы сизде. Боларның барысы да укучының күңелен тәшвишләндерү өчен, шоферны шифаханәгә алып кайтып җиткезерләрме, юлда үлеп калмасмы дип, укучы борчылсын өчен генә кирәк икән. Авторның сере ачылды. Язучы безне борчырга тели, ә без (гаҗәп!) тамчы да борчылмыйбыз. Чөнки алдан ук белеп торабыз: шоферны шифаханәгә алып кайтып җиткерәчәкләр, югыйсә автор ни өчен безне ул хәтле куркытып маташыр иде икән? Югыйсә ни өчен машинаны пычракка туктаусыз батырыр иде икән? Ул безне башта өркетмәкче дә соңыннан сөендермәкче. Янәсе, шофер үлмәгәе дип, сез курыккан идегез. Үлмәде, куаныгыз! Ә без инде аның үлмәячәген автордан алда ук белеп тордык, курыкмадык, сөенәсебез дә никтер килми. Башта үзенең табигыйлеге белән укучының ышанычын казанган хикәя ахырда, үзенең табигыйлеген югалту сәбәпле, укучының ышанычыннан мәхрүм булды. Әйе, укучы дөрес сизенгән: шоферны алып кайтып җиткерделәр, шифаханәгә кертеп тапшырдылар, операция ясалачак. Ләкин әле шунда да автор укучыны тагын бераз куркытып торырга сылтау тапты: шифаханәнең хирургы «бүген кич белән Сазъягына очкан, анда бер аучыны аю имгәткән» икән. Әмма укучыны моның белән генә аптырашта калдыру кыен, ул инде бернидән дә курыкмый, чөнки авторның юри-ма- рый гына куркытканын белеп алды, берәр җай чыгар, операция булыр. Чынлап та! Автобуста баручы әлеге бөдрә чәчле Рәхимә шифаханәгә җибәрелгән яшь хирург икән! Укучы мыек астыннан хәйләкәр генә елмая: әйттем бит җае табылыр дип, табылды бит, ди ул. Ләкин куркыту өчен тагын бер сылтау табылды: ярый ла операция барып чыкса, әгәр дә мәгәр барып чыкмаса! Куркыгыз, укучылар. Күл алдаулар аркылы узган укучыларны куркыту мөмкин түгел, укучылар курыкмый, барып чыгасын алдан ук белә, ә менә машинада кайткан пассажирларны куркыту ансат, чөнки а л а р н ы ң ку р к у - ку р ы к м аулар ы автор ихтыярында, автор аларга өркергә кушты, алар, өркешеп, операция барып чыкса гына ярар иде дип. шифаханәнең баскыч төбендә өелешеп торалар. Әлбәттә инде, операция уңышлы чыга, барысы да сөенәләр, шоферга кертергә дип, күчтәнәчләр бирә башлыйлар: чиләкле хатын улына дип алып бара торган бер чиләк пешкән дә, пешмәгән дә күкәйләрне бирә, чуар яулыклы бер хатын иренә дип алып кайтып барган шешә-шешә сыраларын сестраның кулына тоттыра: зинһар, кертеп бирә күр, Жигулевский сырасы! Янбай агай кыска саплы трубкасын бүләк итә: тартсын, кертеп бирегез! Бүтәннәр дә, чемоданнарын шарт-шорт ачып, күчтәнәчләр чыгара башлыйлар. Сестра көчкә-көчкә күтәреп кереп китә. Әйбәт .кенә башланган хикәяне автор бозды да ташлады. Сәбәп? Әдәби әсәрдә бик кирәк чама дигән нәрсәне онытып җибәрде. Ул киртә сикерергә тотынды. «Ышанам», «ышанам» дип килгән укучы, хикәянең урта бер җиренә җиткәч: «Юк, ышанмыйм!» ди башлады, һәм автор никадәр генә ышандырырга тырышып караса да, укучы, көлемсерәп; «Алдый алмассың, беләбез», дип, авторның куркытуларын чынга алмады. Әгәр автор, баштагы кебек, хикәясен табигый генә алып барса, юри яңгырлар яудырмаса, автобусны юлбарыстай (автор сүзе!) үкерт- мәсә, шофердан иреннәрен чәйнәт- мәсә, эффект өчен чал мыеклы агайдан автобус тәгәрмәче астына бүре тиресе ташлатмаса (буксовать итмәсен, янәсе!) укучыларны аптырашта калдыру өчен, шифаханәнең хирургын Сазъягына очыртмаса, шул ук укучыны куандырам дип, һич көтмәгәндә генә бөдрә кызны хирург 85 итмәсә, совет кешеләренең олы җанлылыгын күрсәтү өчен чиләкләп-чиләкләп пешкән һәм пешмәгән йомыркалар бүләк иттермәсә (операциядән яңа котылган шоферга ул хәтле йомырканың ни кирәге бар?), иң ахырдай, укучыларга бөтенләй дә күңелле булсын өчен, Фәез белән әлеге бөдрә баш арасына мәхәббәт оеткысы да салып куймаса, — кыскасы һәр төрле шаккатаризмнардан хикәясе саф булса, баштагы кебек, хикәя табигый генә акса, укучы хикәянең чынлыгына ышаныр иде, мыек астыннан гына көлеп утырмас иде. Чама тарта белмәү аркасында, Мөхәммәтшиннең хикәясе җитди буласы урында көлке булып чыкты. Соңгы яртысында хикәянең ышандыру көче бетте. Ясалмалыгы күзгә бик бәрелде. Шулай итеп, хикәянең эченә салынган матур идея яп-ялан- гач көе басып калды. Язучының бөтен тырышлыгы бушка китте. Хикәянең ышандыру көче булмауга тагы бер сәбәп шул: язучы үзенең баш каһарманы шоферны безгә сүрәтләп күрсәтә алмады. Без аны рәтләп белмибез, күңелләребездә аңа симпатия юк. Тик авторның көчләп кушуы аркасында гына без аны яратырга мәҗбүр. Димәк, күчтәнәчләрне дә үзебез теләп бирмәдек, автор кушканга күрә генә бирдек. Язучы безнең күңелләребезне әсир итә алырлык образ эшләп бирергә тиеш иде, без ул образны яратырга тиеш идек, шуннан соң күчтәнәчләребезне автор кушмыйча да биргән булыр идек. Ул эшләп бирә алмады, без, әйдә инде, кушкач бирми ярамый, дип кенә күчтәнәчләребезне бирдек тә хәзер, ник бирдек икән дип, кызганып торабыз. Бу мәкаләдә тикшерелгән ике хикәяне һәм альманахның шушы санында басылган бүтән хикәяләрне укып чыкканнан соң, күңелне бер нәрсә куандыра — хикәяләрнең телләре яхшы. Иптәшләр халык теленә бик якын торган яхшы әдәби тел белән язалар. Безнең заман өчен бу бик әһәмиятле. Әлбәттә, телләрендә кимчелекләр бар барын. Кайберләренә тукталып китик. Прозаик җөмләдә ритм булырга тиешме? Шигырьдә ритм бар, ә прозада тиешме? Мисал: «Пароход кузгалып китүгә ярты сәгать тә үтмәгәндер, ул (Янбай агай) Фәезнен Казанда институт тәмамлавын да, хәзер менә укытучы булып үз телә* ге белән Себергә китүен дә, Татарстанда әнисе белән сеңелесе калуын да белеп алган иде инде» (Мөхәм- мәтшин хикәясеннән). Күреп торасыз, прозада да ритм була икән. Гомумән, Мөхәммәтшиннең җөмләләрендә ритмик музыка сизелеп тора. Ә менә Дамир Гали- мовның, гомумән алганда теле әйбәт булса да, хикәясендә ритмсыз аксак җөмләләр шактый гына. Мәсәлән, «Башкаларны белмим, алар да шул кадәр дулкынланганнардыр- мы, әмма мин үзем чигә чәчләренә көмеш бәсләр кунган, уйчан йөзле, мөлаем, сынаучан туры карашлы, барчабызга да ата була алырлык өлкән командирның сүзләрен тирән кичерешләргә бирелеп тыңладым». Яшь киленнең токмачы шикелле, бу җөмлә берсе озын, берсе кыска, өченчесе тагын озын кисәкләрдән тора. Ритмик музыка сизелми. «Дулкынлангаинардырмы» сүзе — бабай, кызларыгыз безгә киндер тукмаклашмаслар микән? дигән кебек, юри тел сындыру өчен ясалган сүзне хәтерләтә. Аяз Г ы й л а җ е в хикәяләренең теле яхшы. Әмма «Безнең т ы к- р ы к» хикәясендә, мәсәлән, мондый җөмләне очратабыз: «Безнең тыкрыктагы кебек, ябышкак, үзле һәм кып-кызыл балчык башка бер генә урында да юк». Язучының колагы сизгер булырга, җөмләдәге ритмны я ритмсызлыкны, музыканы я музыкасызлыкны ишетергә һәм аңлы рәвештә ритмга, музыкага омтылырга тиеш. Дөньяда бар — ритм, бар — рифма. Проза белән язучы кеше рифмадан саклансын. Дамир Галимовның хикәясендә мин менә мондый җөмлә таптым: «Кояш кыздырганнаикыздыра. һаваның кызулыгы шул кадәр була ки, хәтта чатырда, күләгәдә яту да...» Рифма! Янә бер мисал. «Эчеңнән сукрана-сукрана ашыгып карыйсың, барыр юлларыңны саныйсың...» Шигырь! «б Кызганычка каршы, яшьләрнең хикәяләрендә телгә игътибарсызлык очрый әле. Менә бер-ике мисал: «Кичен җир өстеннән дөберди-дебердп яшенле яңгыр үтте». Яңгыр дөбердәми. Яшен җир өстеннән үтми. «Мәңге китмәскә килгән кебек күренгән болытлар.» Килгән кебек күренгән— бик начар! «Ләкин бу гомуми шатлык озакка бармады. Кырыс язмыш очсызкырыйсыз урман патшалыгыннан әкрен генә үрмәләүче кырмыска кебек кечкенә бу автобусны һәм аның кешеләрен җи- ңелчә шаяртып, сынап кына караган икән әле». Буталган! Урман патшалыгыннан үрмәләүче кырмыска! «Кара төймәдәй күзләре эретеп алырдай үткен карый». Үткеннең эретү ихтималы юк. Язучы чагыштыра белмәгән. «Җен алмаштырдымы әллә сезне? — ди торган иде ул, юк кына өчен дә Трубочкинга бензин кебек кабынып китүче Сабитов- ны ачуланып...» — Бензин кебек кабынып китә, дип әйтергә дә ярасын, ди. Ләкин «Трубочкинга бензин кебек кабынып китә», дип әйтеп булмый ич. «Киң маңгае, вакыт-вакыт, яшь кызларга гына хас җыерчык белән бизәлеп ала». Әйтә белмәү аркасында яшь кызларга җыерчык хас булып чыккан! «Ак япма астында сабый тыпырчына, әнисенең йомшак кулларына иркәләнеп булса кирәк, чыркылдап көлә; ә кайчак борчылып балавыз да сыга». Хәер, бусы тел кимчелеге түгел, мәгънә кимчелеге. Яшь бала кычкырып елый, карчыклар белән хатыннар гына балавыз сыга, ягъни мыштым гына елый. Татар телендә ия белән хәбәрнең сан ягыннан ярашуы мәҗбүри түгел. Киресенчә, күп кенә вакытта ярашмавы мәҗбүри. Әмма бездә, рус теле тәэсирендә булса кирәк, яшьләр бу җөмлә кисәкләрен һәрвакыт яраштыралар. «Иреннәре ныграк кысылдылар» (кысылды диясе урында!). «Алар икесе дә хәрби хезмәтне тырышып өйрәнделәр, үзләренә бирелгән коралны тиз үзләштерделәр». Бит буенча гел шулай л ә р, лар дип баргач, колак тө- оендә өзлексез лар, л ә р яңгырап тора. Ә бит бу җөмләләрдә лар-ләр- пең бөтенләй кирәге юк! Кайбер иптәшләр хәтта «аның күзләре каралар иде, матурлар иде» дип язуга хәтле барып җитә. «Әнә теге салынып торучы ботакларга буең җитәме?» — дип сорарга мөмкипме? Күрәсең, мөмкиндер. Югыйсә Дамир Галимов «Як-ягымда ялтырап күренүче ап-ак кайрылы бөдрә каеннар...» дип язмас иде. «Биешкәндәй дәртле сикергәләүче озын керфекләренә...» дип тә язмаслар иде. Әлбәттә, күренә торган, сикергәли торган дип язганда, «торган» сүзе колакны рәнҗетә. Әмма нишләмәк кирәк? Телебездә шулай. Рус телендәге «ющий», «ущий»лар, төрле «вший»ләр дә бер дә матур яңгырамый, ләкин бит руслар, аиа карап, «вший»ларны телдән кумыйлар. Әлегә кадәр «учы», «үче»ләр бездә, күбесенчә, җанлы нәрсәгә карата гына кулланыла иде. Хәзер аларны җансыз нәрсәгә дә тага башладык. Телебезгә җанлы белән җансыз өчен кайчандыр икесенә ике төрле грамматик форма кергән икән, ни өчен без бүген икене бер итеп, берне юк итеп, телебезне фәкыйрь- ләтергә тиеш? Икесе дә яшәсен, икесе дә үз урыннарында үз хезмәтләрен үтәсен, кирәксезгә штат кыскарту белән шөгыльләнмик! Инде хикәяләрнең күләме турында. Бу ике хикәяне яртылаш кыскартырга булыр иде. Хикәяләр сүз чүмәләсе астында күмелеп кала язган. Менә сезгә Газиз Мөхәммәтшин хикәясеннән берничә абзац. «Фәез ишектән юеш үлән өстенә сикерде». (Бик әйбәт!). «Юлда шофер авырып китте... Сугыштан алган ярасы ачыла... Безгә хирург кирәк... Тиз, бик тиз...— диде ул ашыгып». Укучы шоферның авырып китүен дә, ярасы ачылуын да инде күптән белә, әйтеп торуның хә- җәте юк. Хирург кирәк, бик тиз! Шул җиткән. «Каравылчы (автобус эченә, анда түземсезләнеп утыручы хатыннарга күзен генә сирпеп алды да) башын селкеп куйды һәм (җәһәт кенә) капкага таба йөгерде. Аны шыгырдатып ачты да кире йөгереп килде. «Сезгә (туганкай!) операция корпусыдыр бит? Әйдәгез, күрсәтәм». Автобус (гөрелдәп зур ишек алдына килеп керде һәм) берничә минуттан «Хирургия корпусы»ның баскыч төбенә килеп туктады (Авторда: берничә минуттан ишек өстенә •«Хирургия корпусы» дип язылган таш нигезле яңа йортның баскыч төбенә үк килеп туктады). Каравылчы ишектән кереп югалды, үзе белән ике дежур сестраны ияртеп шундук кире чыкты. Сестралар йөзе он кебек агарынган шоферны (саклык белән генә күтәреп) машинадан чыгардылар һәм чирәм өстендәге брезент носилкага салдылар». Җәя эчендәгеләрен төшереп, калганын гына укып карагыз. Минемчә, шулары да бик җиткән. Чынлап та. «йөгерде» булгач, «җәһәт»нең ни кирәге кала? Автобус инде юл буе гөрелдәде, хәтта юлбарыстай үкерде, аны тагын бер гөрелдәтү- нең һич кирәге юк. Ишек алдына гөрелдәми генә кереп китсен. Хирургия корпусының асты таш һәм яңа йорт булуы да хикәягә үзгәреш кертми. Каравылчының сестраларны чакырып чыгуы да артык. Сестралар чыккан. Димәк, кемдер ча- кырган. Автобустан саклык белән генә күтәреп чыгу да яңа нәрсә түгел, авыруны гел саклык белән күтәрәләр. Димәк, бусы да артык. Күрәсез, бер абзацта гына ни хәтле кирәксез сүз. Әгәр Мөхәммәтшин сүзгә игътибарлырак булса, уйлабрак эш итсә, хикәя исемле көшеленә бу кадәр кибәк тутырмас иде. Әйе, җилгә очарга тиешле кибәк көшелдә калган. Дамир иптәшнең хикәясендә дә абзацы-абзацы белән төшерәсе урыннар бар. Мин күбрәк кимчелекләр турында сөйләдем. Бурычым шул иде. Ләкин безнең яшь язучыларыбызның уңышлары зур. Өйрәнү, үсү вакытында һәркемдә була торган кимчелекләр озакламый бетәр. Кибәк җилгә очар. Көшелдә гәрәбәдәй бодай бөртекләре генә өелеп калыр. Әлегә мүкәли генә белә торган яшь бала аягына басар, йөри башлар һәм йөгереп барыбызны да узып китәр