ХАЛЫКЛАШКАН ҖЫРЛАР ТАРИХЫННАН
Татар халкының музыкаль- поэтик хәзинәсе ике юл белән үсә һәм байый. Бу хәзинә, бер яктан, халык үзе иҗат иткән җырлар һәм көйләр хисабына тулылана барса, икенче яктан, аны баетуда, төрләндерүдә шагыйрьләр һәм композиторлар күренекле урын тоталар. Халык шагыйрьләр һәм композиторлар иҗат иткән җырларны барлый, сайлый. Алардан үзенең рухи халәтенә, теләкләренә һәм таләпләренә җавап биргән иң яхшыларын җыр хәзинәсенә ала, көрәш коралы итеп файдалана. Халыклашкан җырлар тарихының беренче битләре бездә гражданнар сугышы елларында ук теркәлә башлый. Ләкин ул чорда татарның профессиональ композиторлары үсеп өлгермәгән иде әле, шуңа күрә аерым авторлар иҗат иткән җырлар халыкның революциягә кадәр үк туган көйләре белән бергә яшәделәр. Халыкның дәртле, омтылышлы «Ком бураны» көенә әлегә исеме билгесез шагыйрьнең героик рухлы җыры нәкъ шул елларда яңгырый, Н. Исәнбәтнең романтик «Уракчы кызы» (1922) нәкъ шул елларда тавыш бирә. Алар 30 нчы елларда поэзия мәйданына киләчәк яңа бер жанрның — халыклашкан әдәби җырларның беренче карлыгачлары иде. Татар поэзиясенең иң яхшы үрнәкләренә таянып, татар халкының меңнәрчә елларны иңләгән бай җыр хәзинәсен үзләштереп, үстереп һәм шул ук вакытта рус совет әдәбиятында 30 нчы елларда көчәеп киткән җыр поэзиясенең уңай йогынтысын тойган хәлдә, татар шагыйрьләре һәм композиторлары халык өчен яңаданяңа җырлар иҗат итәргә керештеләр. 30 нчы еллар уртасында җыр өлкәсендә аеруча актив эшләүче бер төркем композиторлар (С. Сәйдәшев, М. Мозаффаров, Җ. Фәйзи, 3. Хәбибуллин), шагыйрьләрнең (М. Җәлил, Ә. Ерикәй, X. Туфан, М. Садри) һәм драматургларның (К. Тинчурин, Т. Гыйззәт һ. б.) иҗади дуслык белән береккән отряды барлыкка килде. Нәкъ шушы иҗади дуслык нигезендә эшчеләр, крестьяннар һәм интеллигенция тарафыннан җылы кабул ителгән, бөтен катлауларның да репертуарларында мактаулы урын алган уннарча яңа җырлар туды. Шагыйрьләр һәм композиторлар язган җырларның халыклашуын ничек билгеләргә була? Теге яки бу җырга бәя биргәндә, сәнгать һәм әдәбиятның башка жанрларындагы кебек, бәяләмә нигезе итеп аның идеялелеге, халыкчан- лыгы, сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсе алына. Бары тик халык тормышы белән нык бәйләнгән чакта гына, халыкның теләк һәм омтылышларын тирән итеп гәүдәләндергән чакта гына, аның тормышындагы һәм милли характерындагы үзгәрешләрне, яңалыкларны дөрес итеп гомумиләштергән чакта гына җырның уңышка очравы, озын гомерле булуы мөмкин. Шулай да җыр жанрының үзенә генә хас бер үзенчәлеге бар. Ул көй белән яши, телдән башкарылу өчен билгеләнә. Шуңа күрә Т 89 : ҖЫрнЫҢ ЯЗМЫШЫН ХЗЛЫКНЫЦ ҖЬф- лавы яки җырламавы хәл итә. Бу төр җырларның халыклашуын күрсәткән һәм халыкның көнкүреше белән бәйләнгән «матди» билгеләр дә бар. Билгеле булганча, күпчелек яшьләрдә җыр, истәлек дәфтәрләре була. Халыклашкан җырларның шактые, гадәт буларак, шул дәфтәр битләрендә мактаулы урын алалар, күчереп йөртеләләр. Ә Радиокомитетка яисә артистларга көн саен диярлек килеп торган һәм теге яки бу җырның кабаттан башкарылуын сорап язылган хатлар! Кайсы җырның халыкка барып җитүен билгеләгәндә бу хатлар да кыйммәтле чыганак бит. Экспедицияләр вакытында татар фольклорын, телен өйрәнүчеләр әдәби җырларның күпләгән вариантларын очраталар. Ә җырның вариантлашуы аның халыклашуын чагылдырган күп билгеләрнең берсе ул. Әнә шул билгеләрнең һәммәсен бергә җыеп караганда гына аерым җырларның халыклашу юлларын күзәтү өчен киң мөмкинлек ачыла. Бу мәкаләдә Бөек Ватан сугышы елларында халыклашкан җырларга киңрәк тукталасы килә г . Бу чорда, беренчедән, сугыш елларында язылып, шул чор сулышы белән өретелгән һәм турыдан-туры Бөек Ватан сугышына багышланган героик һәм лирик эчтәлекле җырлар таралалар. Икенчедән, сугышка кадәр язылып та, рухлары белән халыкның сугыш елларындагы кичерешләренә якын торган җырлар «тереләләр». Кави Нәҗминең «Җиңеп кайт!» җыры, Бөек Ватан сугышы башлангач та язылып, 1942 елда композитор Заһит Хәбибуллин тарафыннан көйгә салынган. Җыр озату-саубул- лашу темасына карый. Бу темада кичерешләрнең киеренке булып ачылулары, хисләрнең бөркелеп, дул1 Сугыш чорында язылган утыз сигез җырның ун дүрте чын мәгънәсендә халыклашып киткән. Әмма бу мәкаләдә аларпың һәммәсен дә тикшерү бурыч итеп куелмый. Бер үк темага караган һәм халыклашу нигезләре бер үк эздән барган җырларның аеруча характерлы булганнары гына алынды. кынланып, ташып чыгулары өчен 53Җырның халыкта таралган вариантын сугыштан соң оештырылган фольклор экспедициясе вакытында Әтнә районы, Бәрәскә авылы яшьләреннән X. Ярми, Кайбыч, Нор- лат районы авылларында Н. Гатауллина- язып алган. шигъри җирлек, драматик ситуация бар. «Җиңеп кайт!» җыры баштарак «Озату» дигән исем белән йөри. Соңыннан Кави Нәҗми аңа «Җиңеп кайт!» дигән исем бирә. Автор җырның исемен генә үзгәртеп калмаган, текстын да камилләштергән. Җырның автор кулы аша үткән беренче һәм соңгы вариантларыннан тыш, халык арасында таралган өченче варианты 53 бар. һәм аларны чагыштыру, җырның камилләшүен, халыклашуын күзәтү ноктасыннан караганда, кызыклы гына нәтиҗәләр бирә. Соңгы вариантында автор текстны кыскарта төшкән, телен шомарткан. Мәсәлән, икенче вариантта «фашистлар»ны «дошманнар» дип, «акбүз ат»ны «аргамак» дип, «туплар* шартлаганда»ны «туплар сөйләшкәндә» дип үзгәрткән, соңгы ике строфаның урыннары алмаштырылган. Халыклашкан җырда исә бу үзгәрешләр тагын да тирәнрәк киткәннәр, авторның кайбер коррективлары кабул ителсә дә, кайберләре кабаттан шомара төшүләрен дәвам иткәннәр. Исән барып, нсән кайт, Дошманнарны кисеп кайт, — дигән юллар Исән генә йөреп кайт, Дошманнарны җиңеп кайт, — дип җырланган. Автор вариантында' кызның теләге артык җитди, кискен һәм коры булып яңгырый, анда лирик җылылык сизелми. «Дошманнарны кисеп кайт» дип әйтү матур, гади түгел, сөйләм теленнән ерак. Халык исә бу юлларны җанлы телгә якынайта, ал а р д а гы кыр ысл ы к н ы җылы лирик кичерешләрне төсмер* ләткән сүзләр белән алыштыра. «Туплар сөйләшкән якта» дигән тәгъбир дә җыр теленә «сугышлар барган якта» дип күчерелгән. Мон- 90 да да халыкның катлаулы тоелган әдәби сурәтләрдән җырны аңлаешлы югарылыкка күтәрү нияте сизелеп тора. Кави Нәҗми өченме строфа белән дүртенче строфаның урыннарын алмаштырып куйса да, халыклашкан вариантта алар тәүге хәлендә калганнар. Ни өчен? Җырда яраткан егетен сугышка озатучы кызның теләкләре тасвирлана. Сөйгәненә кыз әүвәл бер теләген, аннан икенчесен белдерә. Теләкләр күбәйгән саен хис үсә, рух халәте яңара һәм шушы үсеш җырның сюжет сукмагын билгели дә. Әмма автор төзәткән соңгы вариантта кызның ахыр теләге егетнең акбүз атта китеп баруын сурәтләгән строфадан соң әйтелә. Шуның аркасында хисләрнең үсеш хәрәкәте бутала, кызның соңгы теләге һавада асылынып калгандай тоела, чырайсызлана. Халык исә, мондый эзлексезлек белән килешмичә, строфаларны алыштыруга бармый һәм шуның белән җырның сюжет бөтенлегенә ирешә. Димәк, җырның халыклашуы җырга салынган идеяне халыкчан формада ачу сызыгы буенча барган. Бөек Ватан сугышы елларында халыклашкан җырларның берсе — Муса Җәлилнең «Илдар» либреттосыннан «Кызлар хоры». Халык тарафыннан бу җырга кертелгән үзгәрешләр поэтиканың өч тармагына да — һәм ритмикага, һәм композициягә, һәм лексикага карыйлар. Билгеле булганча, «Илдар» либреттосын Муса Җәлил, ак финнар белән барган сугыш вакыйгаларына багышлап, 1941 елда язган. Нәҗип Җиһановның бу исемдәге операсы 1942 елда сәхнәгә куела. Операда татар халкының гореф-гадәтләрен, этнографиясен тирәннән өйрәнеп язган картиналар күп. Анда сугышка китүче егетләр һәм аларны озатып калучы кызлар исеменнән язылган аерылышусаубуллашу җырлары да, кызларның сугышчыларга дип бүләк хәзерләве дә, күмәк хат язулары да җыр теле белән бик матур гәүдәләнеш тапкан. Фин сугышы уңае белән язылган булсалар да, бу җырлар Бөек Ватан -сугышы рухына луры киләләр, аларда эчке охшашлык, аваздашлык нык сизелә. Бөе# Ватан сугышы чорында либреттодагы аерым җырларның басылып чыгулары моны бик ачык раслый ’. «Кызлар хоры»на халык үзе көй чыгарган, һәм шагыйрь сүзләре шул көй белән таралган. Җыр, гадәттә, фронтка бүләк хәзерләгән вакытта кичәләрдә, шул темага багышлап сәхнәләрдә оештырылган инсценинировкалар вакытында башкарылган. Менә аның шагыйрь язган һә?-( үрнәкләре: Халыкта исемсез Җырлап чигү чигәбез лә, Көмеш саплы энәбез; Бу бүләкне хәзерлибе! Батыр сугышчыга без. Җырлап яулык чигәбез л» Ефәк белән читенә: Чиккән яулык бүләк булсы! Сугышчы егетемә. Җырлап яулык чигәбез лэ Алны гөлгә иш итеп. Бүләгемне, батыр, егет, Сакла минем төс итеп. Җырлап яулык чигәбез лә Гөлләр алып сөлгегә, Исән йөреп сау кайт, дустын. Шуны телим гел генә. Җырлап чигү чигәбез лә Батырларга бүләккә, Бүләкнең иң кадерлесе Безнең кайнар йөрәктә*. Муса Җәлил җырын 7—7— 8—7 ле ритмик калып белән язган. Халык аны көй агышы, музыка таләп иткән «лә» кисәкчәсе хисабына үзенчә 8—7—8—7 итеп үзгәрткән. Либреттода гомумән бүләк хәзерләү күренеше сүрәтләнгән. Анда оек, бияләй бәйлиләр, сөлге, кулъяулык чигәләр. Шуннан чыгып 1 «Җырлар». Казан. 1943. Төзүчеләре Я. Агишев, Г. Разин, А. Ключарев. «Кызлар хоры». 31 бит. «Маһирә ариясе» 36 б. «Сталин сугышчысы» исемле фронт газеты. 1945 ел, 24 октябрь, «Кызлар хоры», «Маһирә ариясе». 2 Муса Җәлил, Сайланма әсәрләр, өч томда, 2 том, 1955 ел, 430 бит. 3 Җыр Норлат районы Күгеш авылында Т. Галимовадан, Норлат районы, Олы Ача- сыр авылында, X. Гайиуллинадан язып алынган. 1955 елгы фольклор экспедициясе. Язып алучылар Н. Гатауллина, И. Надиров. халыкта таралган Кызлар хоры Җырлап чигү чигәбез. Көмеш саплы энәбез, Бу бүләкне хәзерлибез Данлы җиңүчегә без. Җырлап чигү чигәбез, Ефәк яулык читенә, Чикккән яулык бүләк булсын Сугышчы егетемә. Җырлап чигү чигәбез, Чәчкәле сөлгеләргә. Безнең кайнар үбү барсын Яуда беренчеләргә. Җырлап чигү чигәбез, Батырларга бүләккә. Бүләгемнең иң кадерлссе Безнең кайнар йөрәктә2 . 91 «Кызлар хоры»иың өченче строфасында композицион янәшәлек хезмәтен сөлге чигү турындагы юллар үти. Халыклашкан вариантта бу янәшәлек төшереп калдырыла. Яна- дан өстәлгән строфалар шагыйрь теләгән фикерне тагын да киңәйтә, җәя төшәләр. Аларда да шагыйрь сайлаган поэтик алым — композицион башлану берлеге (һәр строфа «Җырлап чигү чигәбез лә» дип башлана) сакланган. Шагыйрьнең образлар системасы да—чигүче кыз һәм аның хыялында яшәүче батыр егет — үзгәртелмәгән. Әмма яңа ■строфаларда алар тагы да төгәле- рәк бер төс алганнар, үстерелә, байый төшкәннәр. Халык вариантында лиризм көчлерәк. Җырның лексик составындагы үзгәрешләр дә кызыклы гына. Шагыйрь өчен образны «данлы җиңүче» дип алу әйбәт күренә, яңа тоела. Ә халыкта бу образ очрамый, шуңа ул «данлы җиңүче»не «батыр сугышчы» образы белән алыштыра. Шагыйрь «чигү чигәбез» ди, халык, җырның кулъяулыгына багышланганлыгын истә тотып, «яулык чигәбез» ди. «Ефәк яулык читенә» дигән юл «ефәк белән читенә» дип үзгәртелә, шагыйрь яулыкның нинди тукымадан булуына басым ясаса, ■соңгы җырда чигү җебенең ефәк булуы төбәп әйтелә. Шул рәвешчә, «Кызлар хоры» җырын, гәрчә ул киң массалар җырлавын күз алдында тотып язылмаган булса да, халык катлаулы әсәрдән — либреттодан эзләп тапкан, аңа көй сайлаган, яңа тормыш тавышы биргән. Бу хәл үзе үк Муса Җәлилнең халыкчан шагыйрь булуын раслаган мисалларның берсе. Композитор Нәҗип Җиһановның •шагыйрь Фатих Кәрим сүзләренә язган «Хат» җырының халыктан язып алынган биш варианты бар. Бу җыр халыкта үзгәртелмичәрәк җырланган. Бер вариантта «Ватан» •сүзе генә «иле» дип алыштырыл- ган һәм кереш строфадагы риторик эндәш сүзләре «күбәләгем, түгәрәгем, асыл кошым, сандугачым» дип үзгәртелгән. Фатих Кәримнең «Хат» исеме белән аталган мөстәкыйль җыр тексты юк. Композитор, шагыйрьнең «Кыңгыраулы яшел гармун» дигән поэмасыннан, өзек сайлап алып, 1943 елда аңа көй язган. Композитор сайлаган өзек ’, жыр буларак, радиодан тапшырыла, аның сүзләре акрынлап яшьләрнең җыр-истәлек дәфтәрләренә күчә, тарала бара. Бер тирәлектә (Кайбыч, Норлат якларында) аны композитор көе белән җырласалар, икенче урыннарда (Кызыл Армия, Аксубай районнарында) ул халыкның «Күбәләгем, түгәрәгем» көенә башкарыла. «Хат» җыры — ил саклаучы солдатның мәхәббәт һәм үлем, Ватан өчен җан да аямыйча көрәшергә хәзер тору һәм сөйгәне белән күрешүне өмет итү кебек катлаулы уй- хисләрен бер ноктага туплаган ли- рик-философик җыр. Анда югары гражданлык хисләре белән тирән шәхси-интим хисләр тыгыз үрелештә бирелгән. Шагыйрь халыкның традицион поэтик чараларын бик белеп һәм үз урынында куллана, аларны талант нуры белән яктыртып, балкытып җибәрә. Җыр поэтик, стилистик фигураларга бай. Шагыйрь аллитерацияләрдән (музыкаль, сонор аваз, лар Р. М. Н. җырда нинди мул булып сибелгәннәр), ассонанслардан (соңгы строфадагы 15 сүздә генә дә е, э сузыклары 25 кә җитә), рифмалар байлыгыннан («киләчәгемгөлчәчәгем» кебек классик рифмалардан тыш шагыйрь редиф рифмаларга да: «Сөя белсен—үлә белсен», бөтен юлларны рифмалауга •да: «бер күрешербез әле — бер үбешербез әле» мөрәҗәгать итә), гомумән, шигырь инструментовкасын- нан оста файдалана. Болар һәммәсе бергә җырның идеясен ачуга, аның күңелгә хуш килүенә, хәтердә калуына ярдәм итәләр. Туган илен саклап һәлак булган сугышчыны ихтирам итү, аның үлемсезлеген күрсәтү темасы Бөек Ватан сугышы чорында (һәм аннан соң да) язма әдәбиятта һәм халык иҗатында күренекле урын алып торган темаларның берсе булды. 1 Татарстан композиторларының җыр лары җыентыгы. Татгоснздат. 1952, 27 бит. 92 Бу темага караган ике әсәр — Гадел Кутуйның «Батыр каберендә» (Нәҗип Җнһанов көе), Сахаб Урайскпйның «Син кайтмадың» (Мансур Мозаффаров көе) җырлары — үз вакытында халык арасында киң яңгыраш таптылар. Гадел Ку туй җырының һәр сурәтеннән, һәр деталеннән илен саклап үлгән егеткә тирән мәхәббәт бөркелеп тора. Бу, аеруча ачык булып, сугышчы каберен чорнаган табигать тасвирларында чагылган. Табигать җырның фоны гына түгел, ә җанлы кисәге. Ватаны өчен гомерен биргән сугышчыны табигать тә хөрмәтли, аның алдында баш ия. Табигать күренешләренең җыр тукымасына тыгыз булып үрелүе аның идеясен, эмоциональ тәэсирен тагын да көчәйтә. «Син кайтмадың» җырында егетнең үлемсезлеге башка чаралар аша ачыла. Бу идеяне раслар өчен шагыйрь стилистик фигураларның берсен — антитезаны уңышлы кулланган. Алдагы җырда пейзаж күренешләре табигатьнең дә батырлар алдында баш июен җанландыру өчен хезмәт итсә, «Син кайтмадың» җырында табигать сүрәтләре антитеза ролен уйныйлар. Сандугачлар килде, аккош кайтты, Син кайтмадың, киткән җиреннән, Аккош китәр урман күлләреннән, Син китмәссең минем күңелемнән. Билгеле ки, сандугач, аккош образлары, табигать сүрәтләре халык җырларында сыналган поэтик чаралар булып торалар. Шагыйрь үз җырында алардан шактый оста файдалана белгән. Бөек Ватан сугышының соңгы еллары зур тарихи җиңүләр белән туктаусыз алга бару еллары булды. Сугыш ахыры сизелеп якынайган һәм җиңү тавышы ныграк ишетелгән саен фронтовикларның кайтуын көтү, аларны сагыну мотивлары әдәби җырларда да, фольклор әсәрләрендә дә ныграк яңгырадылар. Әхмәт Фәйзинең «Сагыну җыры»г , Сибгат Хәкимнең «Юксынумы54 нәкъ шул елЛарда халык йөрәгендә хөрмәтле урып алалар. Бу җырлар халыклашкан җырларның алда әйтеп узган икенче төркеменә керәләр. Алар берсе дә Бөек Ватан 1 Әхмәт Фәйзи. «Качкын». Казан^ 1939 ел. 3 бит. Җыр композитор Нәҗип Җиһа- новның опера көе белән түгел, ә халыкның «Кошлар кебек» дигән популяр көе белән яшәгән. сугышы чорында язылмаган. «Сагыну җыры», Пугачев хәрәкәтенә багышланып, 1936 елда язылган «Качкын» либреттосыннан алынган. Ә «Юксыну» исә 1938 елда язылган шигырь. Шуңа карамастан, алар сугыш чорының иң таралган җырларына әвереләләр. Бу, әлбәттә, очраклы хәл түгел. Беренчедән, җырларның икесе дә поэзиядәге- «мәңгелек» темаларның берсенә караганнар. Җырларда сүз яраткаи кешене сагыну, көтү турында бара. Әхмәт Фәйзи җырын Пугачев явында йөрүче егетләрен сагынган һәм аларны өзелеп көткән кызлар моңы сугарган. Җырны ул ерак чорга бәйләп куйган җепләр күзгә күренмәслек нечкәләр. Бары «яу» сүзе генәдикъкатьне шул заманга юнәлтә. Шуңа күрә аның Бөек Ватан сугышында йөрүче егетләрен сагынган кызлар җырына әйләнүе өчен эчке мөмкинлекләре бар. «Юксыну» исә сагынылган мәхәббәт турындагы җыр. Ярату һәм сагыну хисләренең бер-берсенә тирән, аерылгысыз үрелеше, очрашуга ышаныч хисләре җырда бөтен нәфислеге белән бирелгән. Аның поэтик идеясе җырның соңгы юлларында ачык һәм матур итеп әйтелгән: Тик ярата белгән кеше генә Шулай сагына үзенең иптәшен. Кыскасы, һәр ике әсәрнең дә нигезенә салынган идеяләр белән халык күңелендә Бөек Ватан сугышы уяткан кичерешләр арасында эчке аваздашлык, уртаклык бар. Җырларның халыклашуына китергән икенче сәбәп аларның сәнгатьчә эшләнешләренә бәйләнгән. «Сагыну җыры» башыннан ахырына кадәр халыкның шигъри фикерләү рухын тирәннән төшенеп һәм поэтик хәзинәсендәге традицион образларны оста файдаланып язылган. 2 Сибгат Хаким. «Җырлар». Казан, 1955, 28 бит. Ш. Мәҗитов көе. «Юксыну» — җыр буларак шул исемдәге шигырьдән кыскартылган хәлдә тарала. 93 Шундый образларның берсе — аккош. Җырның һәр юлы «Кыйблаларга очкан аккошларның» дип башлана. Бу образ, бу алым исә борын-бо- рыннан халык җырларында очрый. Ә. Фәйзи җырында да илен саклап йөрүче, ерактагы якын кешене сагыну хисләре аккошларның очуына, хәрәкәтенә һ. б. билгеләренә психоло- »гик бәйләп бик тә күркәм ачылган. «Юксыну» җыры шулай ук халыкның шигъри иҗаты белән сугарылган. Искә алынган һәр ике җырның да халыкта таралган күп кенә вариантлары билгеле. «Сагыну җыры»ның ■сигез варианты булса, «Юксыну»- ның соңгы ундүрт ел эчендә татар •фольклорчылары тарафыннан төрле урыннарда язып алынган вариантлары утыз икегә җитә. Бу вариантлар безне халыкның катлаулы һәм ■бай иҗат лабораториясенә, шигъри дөньясына алып керәләр, язма поэзия белән халык поэзиясе арасында ■барган үзенчәлекле үзара үрелеш- • бәйләнешнең нечкәлекләрен күз алдына китерергә мөмкинлек бирәләр. һәр ике җырның да вариантлашуында аерым үзенчәлекләр бар. «Сагыну җыры»нда халык керткән лексик, стилистик үзгәрешләр аеруча характерлы. Җырның беренче юлында ук «Кыйблаларга» сүзе «һаваларда» дип алыштырылган. «Кыйбла» сүзе борынгы җырларда еш очрый («Ак аргамагымның ялларын кыйблалардин искән җил тарый»). Совет чорында бу сүзнең җырлардан төшеп калуы аның искерүен күрсәтә: Шулай ук телдә сирәк очрый торган «яу», «вафат» сүзләренең дә төшеп калуын җырга яңа яңгыраш бирү кирәклеге белән аңлатырга кирәк. Шагыйрь текстында төшенке, басынкы уфтанулар, өметсезлек аһәңнәре ишетелеп китә. «Үзе дә юк, җылы сүзе дә юк»; «Исән микән, бәгърем вафат микән»; «Безнең язлар әле җитмәгән». Халык вариантында бу юллар өметле тойгыларны төсмерләткән юллар белән алышты- рылалар. Кыз сөйгәненең кайтуын ышанып көтә. Соңгы строфаның: Кайтыр иде безнең сөйгән ярлар Ләкин сугыш әле бетмәгән — дип үзгәртелүе шуны күрсәтә. Шагыйрь текстында бу юллар артык бизәкле чыкканнар. «Юксыну» вариантларының күпчелегендә шагыйрьнең төп идеясе сакланган (яраткан кеше генә сөйгәнен өзелеп сагына һәм көтә). Моны вариантларның шул идеяне раслаучы соңгы строфа белән тәмамлануыннан ачык күрергә була. Әмма вариантлар өчен характерлы бер үзгәреш бар. Оригиналда да, вариантларда да лирик герой үзенең сөйгән кешесен көтә. Ләкин кем ул, каян көтелә ул? Оригинал буенча ул кеше кайдадыр якында гына кебек, менә-менә килеп чыгар кебек. Вариантларда исә сүз сөекле кешенең килүен түгел, ә ерак араны үтеп кайтуын көтү турында бара: Кайтыр юлларыңнан күзем алмый; Син кайтасы юлдан күз алмыйча; Син кайтмадың инде көзге җилләр; Син һаман юк, ник соң кайтмыйсың һ. б. Адресатның алмашыну сәбәбен аңлавы авыр түгел. Вариантларда лирик герой сугышта йөрүче сөеклесен көтә. Дөрес, бер генә вариантта да сугыш сүзе очрамый. Ләкин җырга кертелгән үзгәрешләрнең эмоциональ эчтәлеге шул хакта сөйли, кичерешләр яңа юнәлештә киңәяләр, тирәнәяләр. Күпчелек вариантларда сүз сугышчының исән-сау кайтуын көтү турында бара. Бары ике вариантта гына сугышчының һәлак булганлыгына һәм беркайчан да кайтмаячагына ишарә ясала. Вариантлар беренче карашка берберсенә охшаганнар, бары строфалар гына алыштырылып куелган кебек. Әмма җентекләп караганда, бер үк строфаларның, хәтта строфа юлларының күп вариантлы булулары күренә. Бер-ике мисал китерик. «Юксыну»ның беренче юлы оригиналда: «Күз карашым нинди уйчанланды» дип башлана. Вариантларда бу юл бер очракта шул хәлендә калса, икенчеләрендә: Күз карашым ничек уйчанланды; Минем күзләр шундый уйчан хәзер; Минем йөзем бигрәк уйчанланды; Минем алсу йөзем уйга батты; 94 Моңсуланды минем күз карашым; Күз карашым никтер уйчанланды; Күз нурларым минем уйчанланды, дип җырланган. Строфаларның вариантлашуын күз алдына китерер өчен түбәндәге мисалны алыйк. Менә оригиналның өченче строфасы: Бакчабызда шомырт агачлары Җәй буена сине көттеләр, Син килмәдең, көзге җилләр инде Яфракларын җиргә сиптеләр. Вариантлар: Бакчадагы шомырт агачлары Җәй буена сине көттеләр, Син кайтмадың инде, көзге җилләр Яфракларын җиргә сиптеләр. Бакчаларда шомырт агачлары Җәй буена чәчәк аттылар, Син кайтмагач, алар чәчәкләрен .Моңсуланып җиргә яптылар. Бакчадагы шомырт агачлары Сине сагынып чәчәк аттылар, Син кайтмадың, бәгърем, ачы җилдән Ул чәчәкләр җиргә яттылар. Бакчадагы роза чәчәкләре Җәй буена сине көттеләр, Син кайтмадың, иркәм, көзге җилләр Чәчәкләрен җиргә сиптеләр. Язлар җиткәч, шомырт чәчәкләре Өзелепөзелеп сине көттеләр, Син кайтмагач, йомшак җилләр алып Чәчәкләрен җиргә сиптеләр. Бакчадагы сирень чәчәкләре һәр ел саен сине көттеләр, Син кайтмадың инде, көзге җилләр Яфракларын сибеп үттеләр. Калган строфалар да шушы характерда үзгәргән. Безнеңчә, вариантларның күп булуы халыкның оригиналдан канәгать булмыйча аны үзгәртергә теләвеннән түгел, бәлки җырның һәркем күңеленә хуш килеп, һәркемнең дә шул җыр аша үз хисләрен, үз кичерешләрен тулырак, калкурак әйтергә теләвеннән килеп чыккан. Шуңа күрә бу строфа уңышлы, бусы уңышсыз дип катгый раслау дөрес булмас иде. Шулай да оригиналга кертелгән кайбер үзгәрешләрнең уңышлырак икәнен әйтеп китәргә кирәк. Оригинал буенча соңгы строфа, мәсәлән, «Сагына шулай үзенең иптәшен» дип бетә. «Иптәшен» сүзе җырның рухына, агышына бик ятышмый. Сөйгән кешегә «иптәшем» дип әйтү табигый түгел. Җырның беренче строфасында герой «иркәсен» көтүе турында сөйли. «Иркәм» сүзе шунда ук җырга интим җылылык, ягымлы назлылык интонациясе бирә һәм алдагы строфаларда бу интонация үсә генә бара. Кыскасы, бу лирик җырда сүз иптәшне сагыну турында түгел, ә җанга якын дус кешене, сөекле кешене сагыну турында бара. Шуңа күрә вариантларда еш очраучы назлы эндәшләр—«җаным», «бәгърем», «сөеклем», «аппагым »—җы р н ың идеясәнгать тукымасына туры килеп, берегеп торалар. Җырдагы төп кичереш юнәлешен бозмас өчен халык, соңгы юлдагы «иптәшен» сүзен «иркәсен» дип алыштырган. Бу, һичшиксез, уңышлы үзгәреш. Аерым вариантларга яңа строфалар өстәлгән. Аларның күпчелеге төп тексттагы эчке сюжетны, хистойгыларны үзләренчә үстерәләр, баеталар, төрләндерәләр. Шул рәвешчә, җырның лирик сюжетка корылган булуы, халык җырларына хас табигать күренешләрен, образларын оста файдалануы (шомырт образы; кошлар кайтты —син юк), халык әйләнмәләренә һәм тәгъбирләренә яңа яңгыраш бирүе (юлдан күзен алмый көтәм; яратам — әйтмим генә; дусларымның исе китмәсен), теленең музыкаль аһәңгә байлыгы, аңлаешлыгы — болар һәммәсе дә «Юксыну»ның популярлашуына күпер булып тордылар. Бөек Ватан сугышына багышлап җырлар язу тантаналы җиңү көннәреннән соң да зур җанлылык белән дәвам итә. Шагыйрьләр һәм композиторлар данлы җиңү турында 1945—47 елларда күп кенә матур җырлар яздылар. Аларның аеруча уңышлыларыннан «Туган ил» (Гадел Кутуй — Мансур Мозаффа- ров), «Бәйрәм безнең урамда» (Саха б Урайский — Мансур Мозаффа- ров), «Шинель» (Әхмәт Ерикәй — Заһит Хәбибуллин) репертуарга һәм халык теленә керде, хөрмәт казанды. Мирсәй Әмирнең Бөек Ватан сугышы героикасын һәм сугыш алып килгән тирән кичерешләрне- тулы канлы образларда гәүдәләндергән «Тормыш җыры» пьесасыннан шул исемдәге җыр аеруча киң таралды (Җәүдәт Фәйзи көе). Шул рәвешчә, Бөек Ватан сугышы елларында шагыйрьләр һәм композиторлар иҗат иткән җырларның халыклашуы үзенчәлекле юллар белән барган. Бу елларны җырларның чыныккан канатлар белән һаман саен югарырак күтәрелү, һаман саен ераграк яңгырау еллары дип расларга ныклы нигез бар. Халыкның үз җырлары белән бергә шагыйрьләр һәм композиторлар язган җырларның да иң яхшылары хезмәт кешеләрен тылда, ил сакчыларын фронтта яңа җиңүләргә өндәп, сугыш кайгыларын җиңәргә рух һәм дәрт биреп яшәделәр. Шагыйрьләр һәм композиторлар иҗат иткән җырларның фронтта һәм тылда ихтирам казануы, халыкның иҗтимагый-эстетик аңында урнашуы, көнкүрешкә үтеп керүе совет чорында язма әдәбият белән фольклор арасындагы үзара бәйләнеш, йогынтының бик нык үсүен, көчәюен раслый. Моны халык иҗат иткән һәм профессиональ осталар язган җырларда күп кенә темаларның бер үк булуында, сюжетлар охшашлыгында, идеяләр һәм образлар уртаклыгында бик ачык төсмерләргә була. Бу күренеш совет чорында индивидуаль иҗат белән коллектив иҗатның бер үк иҗат методы белән эш итүләре, дөньяга караш һәм эстетик карашларның бердәмлеге, уртак җирлекле булулары турында сөйли.