ФАТИХ КӘРИМ ҺӘМ ГАДЕЛ КУТУЙ ХАТЛАРЫ
Бөек Ватан сугышы еллары һәркайсыбызның хәтерендә бик нык саклана. Халкыбыз, илебез өчен тарихи сынау еллары булган, фашизмны тар-мар итеп, бөек җиңү тантанасына китергән ул еллар белән кызыксыну һичбер вакытта да" сүрелмәс. Хәзер Бөек Ватан сугышы тарихы киң күләмдә өйрәнелә. Бөтенсоюз күләмендә булсын, безнең республика күләмендә булсын, авторлар коллективы эзлекле эш алып бара. Шуның белән бергә, Бөек Ватан сугышы чорындагы әдәбиятыбызның сугышчан тормышы, үсеше дә өйрәнелә. Шул уңай белән һәм гомумән сугыш елларына караган тарихи документларны җыюның һәм өйрәнүнең әһәмияте бик зур. Фронтовик язучыларыбызнын, бигрәк тә сугышта батырларча һәлак булган онытылмас каләмдәшләребезне»! сугышчан эшләрен, ялкынлы иҗатларын тулырак һәм тирәнрәк аңларга ярдәм иткән көндәлекләрне, хатларны һ. б. шундый аеруча кадерле истәлек документларны туплау, өйрәнү һәм халыкка җиткерү безнең изге бурычыбыз. Алар әдәбиятыбызның тарихы өчен генә түгел. Бөек Ватан сугышы тарихы өчен дә бик кыйммәтле. Андый документлар бик күп кешеләр кулында сакланып ятса кирәк. Шуларны искә алып, мин дә сугыш елларындагы язмалар, төрле материаллар арасында сакланган, эчтәлекләре белән әһәмиятле булган түбәндәге берничә хатны дөньяга чыгарырга кирәк таптым. Гадел Кутуйның һәм Фатих Кәримнең дусларча язган бу хатларында, шәхси мәсьәләләрдән тыш, әдәби-иҗтимагый мәсьәләләргә кагылган кызыклы фикерләр, язучының сугыш кырында уйланулары чагылган. Кайбер моментлары (мәсәлән, Г. Кутуйның бер хатында) ничек кенә бәхәсле шикелле тоелмасын, алар, безнеңчә, язучының эчкерсез уйлары, хисләре, эчке борчылулары, теләкләре турында сөйлиләр. Бу хатлар уңае белән шуны да әйтеп үтәсе килә. Сугыш елларында Татарстан партия Өлкә Комитеты фронтовик язучыларыбыз турында һәрвакыт кайгыртып торды, кайбер язучыларга үзләренең теләкләре яки Совет Армиясенең. Полнтуправлениесе тәкъдиме буенча фронт газетларына эшкә күчәргә ярдәм итте. Сугыш чорында Татарстан партия Өлкә Комитетының пропаганда буенча секретары Г. Шәфиков иптәшкә язылган Г. Кутуй хатыннан да бу ачык күренә. Сугыш башыннан бирле иң алгы сызыкта булган һәм ике тапкыр яраланган Фатих Кәримне дә фронт газетына күчерү турында чаралар күрелгән иде. Ләкин аның госпитальдән соң урыныадресы алышуны һәм инженер-саперлар хәзерләүче курста булуы сәбәпле мәсьәләнең хәл ителүе озакка сузылды. Нәтиҗәдә түбәндә китерелә торган җавап алынды. Атаклы шагыйребез биографиясенә караган бу документны да бирү урынсыз булмас дип уйлыйбыз. Совет Армиясенең инженерлык гаскәрләренең кадрлар бүлегеннән 1944 елның 31 декабрендә җибәрелгән ҮЛ хатта болай дип язылган иде: сНа Ваш № 7 539/Ш от 25. II. 44 г. сообщаю, что направить в Ваше распоряжение мл. лейтенанта Каримова Фатиха Валеевича не представляется возможным. Тов. Каримов Ф. В. направлен в Действующую армию 5. 12. 44 г.. Ваш же ?апрос получен 6 декабря с/г.». һәм Фатих Кәрим Хәрәкәттәге Армиянең бер частенда калды. Хәсән Хәйри. ГАДЕЛ КУТУЙ ХАТЛАРЫ Кадерле иптәш Шәфиков! Адәм баласының язмышы — гаҗәп кызык. Казаннан сәфәргә чыкканда мин үз частема кайтыр өчен Выборгка таба юл тотарга уй корган идем. Москвада мине сезнең телеграммагыз куып җитте, һәм мин 77 ПурРККАга шалтыратырга мәҗбүр булдым. Анда генерал-лейтенант 2Г1упышев ду китереп мине эзләтә икән. Миңа ике урын тәкъдим иттеләр: я Москвада рус газетында калырга, я 1 нче Белоруссия фронтына татар газетына китәргә. Мин соңгысын сайладым. Шулай итеп, Сезнең катнашуыгыз нәтиҗәсендә мин Польшага килеп чыктым, янәсе бу хатны чит илдән язам. Минем турыда кайгыртучанлык күрсәтеп, мәшәкатьләнеп йөрүегез өчен чын күңелдән рәхмәт, һәрхәлдә, бу яңа эштә күңелсез булмас дип уйлыйм. Әдип Гариф Галиев тә биредә. Хыялланырга да, хыял нәтиҗәсендә туган әсәрләр турында фикер алышырга да иптәшләр бар. Газет өчен материаллар эзләгәндә байтак кына яңа кешеләр белән очрашырга туры килер. Сүз җае туры килгәндә әйтеп узыйм — монда татарлардан каһарманнар бик күп. Культура, сәнгать һәм әдәбият халыкның көзгесе диләр. Ләкин соңгы берничә ел эчендә халкыбыз бик нык үсеп китеп, милли культурабыз артта калды. Тарихи зур вакыйгалар өермәсендә халкыбызның аңы үсте, ул рус культурасы тудырган югарылыкка менде, шуның җимешләреннән файдаланып могҗизалар күрсәтте. Сугыш белемен үзләштергән, иң соңгы техникага ия булган генераллар һәм полковниклар тудылар. Завод-фабрикаларда яңа квалификация алган эшчеләр һәм инженерлар килеп чыктылар. Ләкин Союз күләмендәге гомуми үсешебез нәтиҗәсе, рус культурасы нәтиҗәсе бу. Монда татар язучысының да, татар артистының да йогынтысы бөтенләй диярлек юк. Гыйззәтул- линнар, Сөләймановлар43 аңындагы бу үсешне, аларның көнкүрешләренә кергән үсү үзгәрешләрен әдәбиятыбызга да, сәнгатебезгә дә кертергә кирәк. Ягъни әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез халкыбызның алдынгы кешеләренә лаеклы булырга тиешле. Ни өчен мин бу юлларны язам? Бездә гаҗәп көчле әдипләр, композиторлар һәм артистлар бар. Ләкин шуларны кирәгенчә эшләтә белү, хезмәтләрен җәелдерү, иҗатларына дөрес юнәлеш бирү, үзләрен дәүләт эшлеклеләре итеп хис кылдыру юк. Без искиткеч чорда яшибез. Үз чорыбызның Тукайлары, Гафурилары. Камаллары һәм куәтле романистлары үсәргә тиешләр. Аерымаерым алганда безнең әдипләребез бик талантлы язучылар. Әмма аларны үзара ваклану боза. Ваклык вагайта. Иҗат мәсьәләләре белән шөгыльләнәсе урынга я бәрәңге бүләләр, я чүп-чар турында сафсата саталар. Кайбер язучыларыбызның канатлары ■өтелгән. Аларга көч, дәрт, рух бирергә кирәк. Әдип кыю булырга тиешле. Зинһар мин моны хәлфә булып язам дип уйлый күрмәгез, һич юк, уртаклашасы килгәнгә, яхшыру күрәсе килгәнгә язам. Коммунист була- рак дәшмичә кала алмаганга күрә язам... Хәлләр сугыш бетүгә таба бара. Исән-сау кайтырга туры килсә, •Сәйдәш мәсьәләсен генә булса да үз өстемә алыр идем, һәм аның яңадан яза башлавына ышанычым — сизәм — камил. Иптәш Шәфиков! «Үзе юкның күзе юк» дигән мәкаль яши әле. Мин анда рус телендә бер җыентык калдырдым. «Неотосланные письма» •исемендә. Анда повесть һәм хикәяләр кергән. Әсәрләрнең сыйфаты турында әйтмим. Яраклы кебек. Алар төрле телләргә тәрҗемә ителгәннәр иде инде. Шул җыентык тоткарлык күрмәсен иде. Аннары «Рөстәм маҗаралары»ның 1 нче китабы рәвешендә 4—5 табаклык повесть калдырдым. Шуны, планнан төшермичә, чыгарсыннар иде. Ихтимал, болар бөтенесе дә нормаль хәлдәдер. Бездә оныту гадәте бар. Шуның өчен генә үтенеп язуым иде юкса... 43 Г. Кутуй бу фамилияләрне китерүе белән ГОМУМӘН татар хезмәт ияләрен күздә тота. Редакция. 78 Бу хатны татар газетының редакторы Ярулла Ярмәкиев иптәш аркылы җпбәрәм. Тагын бер тапкыр Сезгә һәм иптәш Никитинга рәхмәт белдереп, сәлам белән: Гадел К у т у й. 20. IX. 44 ел. v v , 22. XII. 44. Хөрмәтле Хәсән! Фронт сызыгында йөреп әле яңа гына иптәшләр янына кайтып төиь тем. Хатың мине көтеп яткан. Озак җавап язмаган дип уйлама. Минем хезмәтем -—йөрүдән, материал туплаудан гыйбарәт. Газеталар җибәрелде. «К. Гадел шиннарны», «Р. Асадулл иниарны»1 күрсәң, капларда йөргәнне аңларсың. Бу эш миңа бик ошап китте. Көн саен — яңалык, адым саен —яна кешеләр. Ләкин мәшәкате дә юк түгел. Хатыңа бик шатмын. Иптәш Шәфиковка да рәхмәтемне һәм сәламемне тапшыр. Әйе, Татарстан хәзер аерата нык эшләргә тиеш. Сугыш елларында ул Ватан өчен, җиңү өчен күп көч куйды. Соңгы елда шелтәгә очрады. Үзенең юбилеена, сугыш бетүгә, җиңү көннәренә туры килгән юбилеена уңышлыклар белән килергә тиешле. Язучылар да, әлбәттә, чын иҗат көче күрсәтергә тиешләр. Безнең мондагы кечкенә коллективыбыз эш шартлары кушкан дәрәҗәдә кулдан килгәннең бөтенесен дә эшләргә тырышачак. Хикәяләр һәм очерклар юлланыр. Гариф та44 45, Ибрай да46 язабыз, җибәрәбез дип торалар. Мин дә баш ватып йөрим. «Рөстәм маҗаралары»ның 7-8 нче саннардагы өлеше хаталар беләк чыккан. Хаталар турында А. Гомәргә47 яздым. Китап итеп чыгарганда, төзәтергә кирәк булыр. Әйе, ике кисәкне бергә чыгарганда шәп булыр иде. Ләкин мин хәзергә аерым-аерым чыгару ягында: һәрхәлдә балаларга файдасы булыр. Соңыннан төзәтү өчен миңа да файдасы булыр. Матбугатта хәзер фән-гыйлемне пропагандалау мәсьәләсе зур урын ала. Икенче кисәкнең язылып бетүен озак көтәргә туры килер иде. Кабат әйтәм, мин шул килеш чыгару ягында. Чөнки һәрбер китапның һәр заман өчен ярау белән бергә үз вакыты, үз остротасы бар... Гаиләм турында белешеп тору һәм киңәш-ярдәм итү өчен иптәш Шәфиковка да, сиңа да рәхмәт белдерәм. Исәнлек-саулык теләп калам. Сәлам белән: Г а дел. ФАТИХ КӘРИМ ХАТЛАРЫ 24. VI. 43. Хәсән! Дусларча күп сәлам сиңа. Хатыңны алдым, күп сорауларыма җавап биргәнсең. Шулар өчен һәм җылы сүзләрең өчен рәхмәт. Үзеңә эшеңдә һәм иҗатыңда зур уңышлар телим. Шулай ук Казанда булган бөтен язучы иптәшләргә миннән сәлам тапшыр. Үзем хәзергә исән-сау. Күптән инде мин яңадан стройда. Каты хәзерләнәбез. Фронт сызыгындагы сугышчының көне ничек үтсә, минем дә көнем шулай үтә. Кайвакытларны шундый янарга-пешәргә туры килә, гимнастеркалар тозланып ката. Шул шартларда табылган вакытны иҗатка багышлыйм. Май, июнь аенда шигырьләр өстендә артык эшли алмадым. Ватан сугышы тормышыннан 4 пәрдәлек «Шакир Шигаев» дигән пьеса бетердем. Моны сиңа иптәш буларак, шулай ук Союзыбыз 44 Г. Кутуйның псевдонимнары. 45 Гариф Галиев. 46 Ибраһим Гази. 47 Абдулла Гумеров. Редакция. 79 ның җитәкчесе буларак1 , иҗат отчеты төсендә хәбәр итәм. Бу турыда Сарымсаковка48 49 хат яздым, җавап алу белән җибәрәчәкмен. Пьесаның язмышын хәл иткәндә, син инде айда аның хуҗасы бул. Чөнки мин үзем моннан торып (язып җибәрүдән башка) бер чара да күрә алмыйм. Бу бер. Икенче: пьесаны аерым әсәр итеп, яки журналда бастыру мөмкинлеген хәл ит. Ләкин журналда өзекләр итеп, аерым пәрдәләрен генә бастырырга күнмим. Яраклы тапсалар, тулы килеш бассыннар. Аннан Татгосиздатта «Хәнҗәр»50 исемендә шигырьләр җыентыгым бар иде. Басалармы? Бассалар, яңа әйберләр өстәр идем. «Үлем уены» дигән поэмамны һәм «Тимер һәм тимерче» дигән балладамны «Совет әдәбияты» басамы икән? «Үлем уены»н рәсемләп чыгарганда (аерым китап итеп), балалар өчен начар әйбер булмас иде. Шушы югарыда куйган сораулар турында сораштыргалап, издательство кешеләренә үз киңәшләреңне биргәннән соң, миңа хат язсаң, бик яхшы булыр иде. Билгеле, башка хәбәрләр белән иптәшлек хатларын еш язып тор. Мин дә җавапсыз калмам. Минем гаиләне читләтмәгез җылы караш астында тотарга тырышыгыз. Чөнки Кадрия, минем аркала, бик күп авырлыклар кичергән хатын. Башка язар нәрсәм юк хәзергә. Хөсни Фатихына әйт, Кәрим Фатихы сиңа сәлам җибәргән, синнән хат көтеп ята икән, диген. Безнең тирәдә татарча газета юк, ахрысы. Минем бәхетсезлектер инде. М. Максуд яңа газета чыгарырга китә икән дип ишеттем. Ярый, хәзергә хуш. Иптәшләрчә кулыңны кысып: Фатих К ә р и м. Хәсән дус! Кайнар сәлам үзеңә. Шулай ук Хәмит, Җәләй, Ярми51 иптәшләргә- миннән сәлам диярсең. Үзем хәзергә исән-сау. Хатыңны алдым, рәхмәт. Үлем үкчәсенә басып, ут эчендә йөргәндә килеп төште хатың. Бик күңелле булды. Хәзер көннәр бөтенләй икенче лит: сугышчылар чамадан тыш ярсу белән сугышалар. Дошманга, үлемнән башка, һич рәхим-шәфкать юк. Бу арада каләм тотарга вакыт булмады. Сиңа хат язганнан соң,. «Совет әдәбияты»на «Ак күбәләк», «Партизан хатыны», «Кызыл Татарстан»^ «Волхов кырында» дигән шигырьләр җибәргән идем. Барып җиткәннәрдерме, белмим. Үзегездә нинди яңалыклар бар? Рецензияң (минем китапка) басылдымы? Мөмкин булса, вырезкасын хат эченә салып җибәр. Тормышыңда, иҗат эшеңдә уңышлар телим. Халиткә әйт, хат язсын. Сәлам белән кулыңны кысып: Фатих К ә р и м. 8. VIII. 43 ел. 3. 02. 45. Хәсән Хәйри иптәш! Кайнар фронт сәламе үзеңә. Мин исән-сау әле. һөҗүмнәр башланганнан бирле гел ут эчендә, алгы сызыктан чыккан юк. Минем һөнәрне— сугыш һөнәрен беләсең бит, каты авырлыкларга эләккән чаклар була. Дошманның үз оясында сугышабыз. Мин бит Өченче ак руслар 48 Хәсән Хәйри ул елларда Татарстан Совет Язучылары Союзында җаваплы секретар булып эшли.49 Режиссер Ширияздан Сарымсаков. 50 Җыентык исеме. Ул «Нәфрәт һәм моң» исеме белән басылды. 51 Профессор Латыйф Җәләй, фәннәр кандидаты Хәмит Ярми. Редакция. фронтында52. Иптәшләрдән хат алган юк әле. Күрәсең, Казанда, хәләл җефетләренең җылы кочагында яткан егетләрнең, атналар буе йокла' мыйча, атналар буе тездән пычрак траншеяләрдән чыкмыйча сугышучы иптәшләренә берничә генә юл җылы дуслык сүзләре белән хат язарга вакытлары җитми. Ә бит мин бу юлларны өскә күк күкрәгән кебек туплар коелганда язып утырам. Әдәби эшләр белән артык шөгыльләнеп булмый. Кыскарак шигырьләр җибәргәләдем. Басалардырмы, белмим. Татарстан бәйрәменә хәзерлекләр ничек бара? Союз эшләре ничек? Республикабызда нинди яңалыклар бар? Кызыл Армия көнен әдәби кругта ничек үткәрергә хәзерләнәсез? Вакыт тапсаң, хат яз. Көтәм. Сәлам белән дустың Фатих Кәрим