Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАСТАННЫҢ ЯЗЫЛГАН ЕЛЫ

Дастанның язылган елы фәндә әлегәчә аныкланып җитмәгән, һ. Флейшер71 72 һәм В. Перч73, Дрездендагы күчермә нөсхәсеннән чыгып, дастан 1233 елда (630 һиҗри) язылган дип билгеләгәннәр. Ләкин бу ел Казан һәм Ленинградта бөтен килеш саклана торган 10 нөсхәнең бары берсендә генә очрый74. Калган 9 нөсхәдә исә берберсенә туры -килми торган өч дата бар: 1202 (600 һиҗри), 1212 (609 һиҗри) һәм 1743 (1154 һиҗри). Ленинградтагы М. Е. СалтыковЩедрин исемендәге китапханәдә 71 А. А. Гавахария. Персидские источники грузинских версий «Юсуф и Зэлихи». Автореферат. Рус телендә. Тбилиси. 1951 ел, 14—16 битләр. 72 Һ. Флейшер. Catologus codicum manu- scriptorum orientalium Bibliothecal reglae Dresdensis. Латин телендә. Лейпциг, 1831 ел, 419 кулъязма. 73 В. Перч. Die Handschriten verzeichnisse der koniglichen Bibliothek, zu Berlin seches- ter band verzeichiss der Turkischen Hand- scriften. Немец телендә. Берлин. 1889 ел, 359 бит. 74 ЛОИ В АНдагы В 2737 номерлы нөсхә. 75 «Совет әдәбияты» журналы. 1955 ел, № 12, 111—112 битләр. 76 һ. Флейшернец югарыдагы әсәре. саклана торган Н. С. № 181 кулъязма нөсхәдә дастан һиҗри белән 1154 елда, ягъни 1743 елда язылган диелә. Ләкин тикшерү моның автор тарафыннан язылган датаны күчереп язу датасы белән алмаштыру нәтиҗәсе икәнен күрсәтә; ләкин күчерү датасы да дөрес язылмаган: текстта «йөздә» сүзеннән элек «ике» сүзенең төшеп калганлыгы аңлашыла. Нөсхә 1798 елда эшләнгән кәгазьгә күчерелгән. Шулай булгач, аның һиҗри белән 1154 елда күчерелүе гомумән мөмкин түгел; димәк, бу нөсхә һиҗри белән 1254, ягъни 1838 елда күчерелгән булып чыга. Казан университеты китапханәсендәге № 174—175 нөсхәдә: «Тарихның алты йөз дөзәнендән бу зәгыйфь бу китапны дөзди имди» дигән юлны Гаяз Ишмөхәммәтов күчереп язучының сүзе дип аңлый. Аныңча, бу нөсхә 600 (һиҗри) елда язылган автографтан күчерелгән75. Ләкин башка нөсхәләр белән чагыштырып өйрәнү бу фикернең дөрес түгеллеген, югарыдагы шигырь юлының авторныкы булуын күрсәтә. Күчерүче исә, нәкъ Берлин нөсхәсендәге кебек76, «дукызындан» сүзен «дөзәнендән» дип бозып күчергән. Шуңа күрә дастанны һиҗри белән 600 елда язылган дип дәгъва итәргә урын юк. Дикъкатькә лаек булып 609 һәм 630 даталары кала. Болардан 609 датасы биш нөсхәдә, әгәр Берлин һәм Казан университеты (№ 174— 175) нөсхәләрендә «дөзәнендән» сүзен «дукызындан» сүзеннән үзгәргән дип уйласак, барлыгы җиде нөсхәдә, 630 датасы исә ике нөсхәдә генә (Дрезден һәм ЛОИВАН 104 № В 2737) кабатлана. Шуңа карамастан, 609 датасы файдасына мәсьәләне хәл итәргә ашыгу бик үк дөрес булып җитмәс иде. Чөнки, автограф яки башка материаллар белән расламыйча, даталарның кайсы дөрес булуын өзеп әйтергә мөмкин түгел. ’Шуннан чыгып, шартлы рәвештә дастанны 1212—1233 еллар арасында яки дәвамында язылган дип карарга туры килә. Дастан беренче мәртәбә 1212 елда язылган, ә 1233 елда исә автор тарафыннан аз һәм әһәмиятсез үзгәртүләр белән икенче мәртәбә күчерелгән булырга да мөмкин. ПОЭМА ХАКЫНДА ӘЙТЕЛГӘН ФИКЕРЛӘР Немец галимнәреннән һ. Флейшер 1 һәм В. Перч 77 78, Казан татарларын күздә тотып, дастанны татарныкы дигәннәр. Голландияле галим һаутсма дастан Бохарада. яки Урта Азия ханлыкларының берсендә язылган булса кирәк79, дигән фикерне әйтә. Г. Газиз һәм Гали Рәхим 80 дә шул ук фикердә торалар. Немец профессоры Карл Брокельман дастан Кече Азиядә язылган һәм ул госманлы төрекләренең әсәре дип дәгъва итә81 . Төрек галимнәре, дастан Харәзм- дә язылган булырга кирәк дип, К. Брокельманга каршы чыгалар. Әмир Нәҗип тә шул фикергә кушыла 82 83 . Дастанның Урта Азиядә һәм Төркиядә язылмаган булуына дәлилләр күп. Дастан язылган чорда госманлы төрекләре, аерым эсалык буларак, Сәлҗүк төрекләреннән аерылмаган булалар әле. Сәлҗүкләрнең әдәби һәхм рәсми дәүләт телләре — фарсы теле була. «Кыйссаң Йосыф» үзенең тел үзенчәлекләре белән борынгы 77 X. Флейшерның югарыдагы әсәре. 78В. Перчнеи югарыдагы, әсәрләре. 79 һаутсма. Ein altiirkisches Gedichf, ZDMG. Немец телендә. Лейпциг. 1889 ел, /3 бит. 80 Г. Газиз, Г. Рәхим. Татар әдәбияты тарихы. Казан. 1924 ел, 1 том. 2 бүлек. 168 бит. 82 К. Брокельманның югарыдагы әсәре, 59 бит. 6 «Совет әдәбияты» журналы. Казан. 1957 ел, № 12, 81 бит. 83 «Үзбек поэзияси антологияси». Үзбәк телендә. Ташкент. 1946 ел, 99 бит. 84 А. Усманов. Мухакамат ал-лугатейн Алишера Навои. Рус телендә. Ташкент. 1948 ел. 23 бит. 85 А. Н. Самойлович. К истории литературного среднеазиатско-турецкого языка. Рус телендә. Мәскәу}. 5—6 битләр. госманлы (сәлҗүк) теле рамкасына сыеп бетә алмавын төрек галимнәре үзләре дә әйтәләр. Югарыда дастанның элек Кырым татарлары, аннан госманлы теленә тәрҗемә ителүе әйтелде. Әгәр дастан госманлы телендә язылган булса иде, аны төрек теленә XV гасырда тәрҗемә итеп торуның кирәге булмас иде. Дастанның Кырым татарлары теленә тәрҗемә ителүе аның Кырым татарларыныкы да булмавын күрсәтә. Галишер Нәваи «Мәҗалисеннәфаис» дигән әсәрендә Хуҗа Әхмәт Ясәвидән башлап үзенә кадәр булган Урта Азия шагыйрьләре хакында мәгълүмат калдыра. Ләкин ул «Кыйссаи Йосыф» һәм аның авторы хакында бер сүз дә әйтми. Димәк, Нәваи бу дастанны һәм анын авторын белмәгән, яки белсә дә, аны Урта Азия шагыйрьләре рәтенә кертмәгән. Үзбәк шагыйре Дөрбик XVI гасырның башында «Йосыф вә Зөләйха» дигән дастан яза һәм аны үзбәк телендә бу сюжетка язылган беренче әсәр дип тәкъдим итә 1 . Үзбәк галимнәреннән А. Усманов «Мәхәббәтнамә», «Хөсрү вә Ширин», «Кыйссаи Йосыф» әсәрләренең үзбәк әдәби теленә бәйләнеше аз булуы турында яза 84. Бу фикерне үз вакытында А. Н. Самойлович та әйтеп үткән иде 85 . Харәэм дәүләтендә монголларга кадәр дәүләт теле Харәзмнең үз теле булган. Бу тел исә иран телләре гаиләсенә керә. Харәзмнең төп халкы да әнә шул телдә сөйләгән. Тик монголлардан соң гына Харәзм төркиләшкән. Дөрес, Харәзмдә төрки кабиләләр яшәгән, һәм аларның теле безгә Мөхәммәт бине Каиснен төрки сүзлек-грамматикасы һәм 105 1137 елда Замәхшәри төзегән мон- голтөрки сүзлегеннән билгеле ’. Каңлы диалектында язылган бу сүзлекләрнең теленнән «Кыйссаи Йосыф» теле бик нык аерыла. Шуңа күрә бу дастанны Харәзмдә язылган диючеләр тел ягыннан Әхмәт Ясәви һәм Бакырганый әсәрләрен күздә тоталар. Мәсьәләнең кызык җире шунда ки, Ясәви һәм Бакыргани әсәрләрен XI— XII гасырлардагы Харәзм төрки телендә язылган дияргә нигез юк. Кайбер галимнәр Ясәви карлук телендә язган булырга тиеш диләр86 87. Аның хикмәтләре исә карлук телендә язылмаган. Е. Э. Бертельс алар башта авыз иҗаты формасында таралган, соңыннан исә төрле җирдә төрлечә үзгәртелеп, шул хәлдә язмага теркәлгән булырга кирәк ди88. А. Н. Боровков Ясәвинең иҗат белән шөгыльләнгәнен бөтенләй шик астына ала 89 . «Бакырган китабы» дип Казанда бастырылган шигырьләр җыентыгында унбиштән артык авторның әсәрләре тупланган. Болардан Кол Гобәйди, Кол Шәриф исемле кешеләрне XV—XVI гасырлардагы Казан шагыйрьләре дип уйлыйлар90. А. Таһирҗаиов та шул фикерне куәтли 91 92 . Димәк, Казанда басылган Ясәви хикмәтләре белән Бакырган китабы татар шагыйрьләре тарафыннан язылып, Ясәви беләң Бакырганый- га алардан күп соң нисбәт ителгән була. Ул әсәрләрнең теле ягыннан Мәүлә Колый хикмәтләре (XVII гасыр) «Бәдәвам» һәм «Ахырзаман» китапларына якын булуы да шуны күрсәтә. Шулай итеп, Ясәви һәм Бакырганыйга нисбәт ителгән Казан басма әсәрләренең үзләре «Кыйссаи Йосыф» теле традицияләрендә язылган булып чыгалар. Ниһаять, дастан барлыкка килгән чорда Урта Азия һәм Харәзмне монгол гаскәре бөтенләй харап итә. Бу 86 «Монгольский словарь Мукаддимат ал-адаб» ч. I — II, Труды института Востоковедения XIV. Рус телендә. М. Л. 1938 ел. 87 А. Н. Самойлович. Очерки по истории туркменской литературы. Рус телендә. Сбор. «Туркмения», т. 1, Лен. АН СССР; 1929 ел, 136 бит. 88 Е. Э. Бертельс. Литературы народов Средней Азии. Рус телендә. «Новый мир» журналы, 1939 ел, № 7, 364 бит. 89А. Н. Боровков. Очерки по истории узбекского языка. Рус телендә. «Советское востоковедение» журналы. 1948 ел, № 5, 230 бит. 90А. Саади. Новый материал по истории татарской литературы древней эпохи. Вестник научного об-ва татароведения. Рус телендә. 1927 ел, № 7, 154 бит. 91 А. Тагиржаиов. «Хосрав и Ширин Котба». Рус телендә. Ленинград универси тетында якланган кандидатлык диссертациясе, кулъязма хокукында, 1951 ел. җирләрдә бик озак вакытларга кадәр культура, сәнгать һәм әдәбиятның үсеше өчен һичнинди иҗтимагый, политик һәм экономик шартлар булмый. Чыңгыздан соң Бату хан заманында Харәзмдә төрки телдә берәр әдәби әсәрнең язылганы билгеле түгел. Чөнки Бату гомумән җирле культураны җимерү юлын тота. «Кыйссаи Йосыф»ның язылган чоры исә нәкъ шул вакытка туры килгәнгә, аның язылган җирен монгол гаскәре әле таптап өлгермәгән җирдән эзләү дөрес булачак. «Кыйссаи Йосыф» язылган чорда Идел буе Болгариясе монголлар кулына керергә өлгермәгән бердәнбер гөрки төбәк була. 1945—1954 елларда үткәрелгән археологик казылмалар вакытында Болгар шәһәре хәрабәләре астыннан су йөртү торбалары, 26 домна миче, ул мичләрдә эретеп ясалган чуен әйберләр һәм тимер эшләү кярханәләренең калдыклары табыла. Әлегәчә чуен XVI гасырда Англиядә уйлап табылган дип исәпләнә иде. Болгарлар исә чуен кою серен инглизләрдән кимендә 3 гасыр элек белгәннәр 1 . Материал байлык эшләп чыгаруның үскән булуы җәмгыятьнең гомуми үсеш дәрәҗәсен билгели, фән һәм техниканың эшләп чыгару дәрәҗәсенә тиң килерлек үскән булуын таләп итә. Әнә шул марксистик тәгълимат яктылыгында, археологик казылмалар таныклыгы белән, Ш. Мәрҗани93 һәм Хисаметдин 7 А. М. Ефимова. Болгарское городите. Рус телендә. Госмузей ТАССР. 1956 ел. 7 бит. 3 Ш. Мәржани. Мөстәфадөл-әхбар? Казан. 1897 ел, 1 том, 80—89 битләр. 106 Болгари1 (Мөслими)ның Болгарда галимнәр һәм шагыйрьләрнең күп булуы турындагы мәгълүматлары реаль бер төс ала. Испания гарәпләреннән Абу Хә- мид әл Әндалүси 1135 елда Болгарда булып, анда Болгар тарихын язган галим белән таныша94 95. Бу галим Якуб улы Ногман дигән кеше була 96 . Болгар галимнәре дини, тарихи, әдәби әсәрләр генә түгел, бәлки риторика һәм медицинага карашлы әсәрләр дә язалар 97 . «Кыйссаи Йосыф» дастанында ул чактагы Болгар дәүләтенә хас аерым моментлар чагылган. 922 елда Болгарда ислам дине кабул ителсә дә, суфизм тамыр җәя алмый. Урта Азиядәге Ясәви ордены, суфизм идеологиясен Болгарда тарату максаты белән туктаусыз агентлар җибәреп торса да, уңышлы нәтиҗәгә ирешә алмый. .Мәсәлән, Урта Азиядән суфилыкны махсус өйрәнеп кайткан Идрис исемле кешене Болгар авылларыннан хурлап, кыйнап җибәрәләр 98 . Шул ук вакытта ;Бату хан заманында (XIII гасыр) Алтын Урда дәүләтендәге халыкларны христиан диненә керергә өндәп, һичнинди эш чыгара алмаган миссионер В. Руб- рук болгарларны «Мөхәммәт динен башка халыкларның барысына караганда да катырак тотучы иң явыз сарациннар»99 , дип атый. Димәк, XIII гасырда (нәкъ «Кыйссаи Йосыф» язылган чорда) болгарлар арасында, бер яктан, суфизм тамырлана алмаган булса, икенче яктан, ислам дине шактый нык урнашкан булып чыга. Болгар җәмгыятендәге бу иҗтимагый хәл «Кыйссаи Йосыф» поэмасында бик ачык чагылган. Дастанда суфизмның эзе дә юк. Шуның белән дастан Урта Азиядә язылган «Йосыф вә Зөләйха» поэмаларыннан бик нык аерыла. Бу соңгыларда 94 X. Болгари. Тәварихы Болгария. Казан. 1902 ел, 21—24 битләр. 95 Д. А. Хвольсон. Известия ибне-Даста. Рус телендә. СПБ. 1869 ел, 86—88 битләр, һәм С. М. Шпилевский. Древние города. Рус телендә. Казан. 1874 ел, 10—11 битләр. 96 Френ, Munzen der Wolga—Bulgharen. Немец телендә. С-Петербург академиясенең фәнни хәбәрләре. 1832 ел, IV серия, 1 том, 180—181 битләр. 97 Хвольсон, югарыдагы әсәре, 89—90 битләр. 98 X. Болгари, югарыдагы әсәре, 21—24 битләр. 99В. Рубрук. Путешествие в восточные страны. Рус телендә. Санкт-Петербург. 1911 ел, 96 бит. (Сарацин—мөселманнарны кимсетү сүзе). 100 А. П. Ковалевский. Книга Ахмеда Ибне Фадлана. Рус телендә. Харьков. 1956 ел, 131 бит. 101 Хәер-ихсан—бәрәкәт. 102 Икдегемездән — чәчкән, иккән игенебездән. суфизмның тәэсире бик көчле. Мисыр халкы зинданнан чыгарылган Йосыфны хөрмәтләп, өстенә алтынкөмеш тәңкәләр, асыл ташлар сибеп каршылый. Кешегә мондый формадагы хөрмәт күрсәтү болгар-татар гадәте. Мәсәлән, X гасырда Болгарга Гарәбстаннан вәкил булып килгән ибне Фадлан- ны, өстенә көмеш тәнкәләр чәчеп каршылаганнар 100. Татар туйларында килен төшкәндә аның өстенә тәңкә сибү гадәте хәзер дә сакланган. Тәүрат һәм Коръан вирсияләрендә Якубның балалары хайван асрау белән көн күрәләр. Дастанның авторы исә Болгарда үзе яши торган тормыш шартларыннан чыгып, Якуб гаиләсен игенчелек белән шө- гыльләндерә башлый. Дрезден, Исәнбай һәм башка нөсхәләрдә Якуб: Безем илдә хәер-ихсан 101 һич калмады Икдегемездән102 хәер һич кәлмәде,— дип балаларын Мисырга ашлык алырга озата. Казан басмасында шул ук Якуб «Илемездә игенемез һич уңмады» дип зарлана. «Игеннәр уңмады» дип сөйләү татар теленә генә хас. Иген уңмауга хәзерге көндә дә һәрбер татар карты нәкъ менә шул сүзләр белән зарланыр иде, бу беренчедән. Икенчедән, дастан язылган чорда игенчелек Болгарда бик үскән була. Борынгы Болгарда килгән кунак өйгә кергәнче аның каршына икмәк һәм төрле ашамлыклар күтәреп чыгу кунакка хөрмәт күрсәтү билгесе булган. Мәсәлән, X гасырда Бол- 107 тарга килгән Ибне Фадланны 1 шулай каршылаганнар 103 104 . Болгардагы шул гадәтне чагылдыручы фразеология «Кыйссаи йосыф»та сакланган. Анда Йосыф үзенең агаларын алтын савыт урлауда гаепләп: Һәм тоз-үтмәк 105 безнең өйдә йидеңез сез (87, 20). Сез тоз-үтмәк белмәдеңез (86. 2). — дип ачулана106. Поэманың барлык кулъязмаларында да бу фразеологик берәмлек чагылган. Поэмада тоз-икмәк ашау — берәүдән хөрмәт күрү, тозикмәк белмәү — хөрмәтнең кадеренә җитмәү мәгънәсендә кулланылган. Нәкъ шул мәгънәдә бу берәмлек «Кыйссаи йосыф»тан соңрак язылган татар теле әсәрләрендә, мәсәлән, «Җөмжөмә Солтан»да (XIV гасыр), X. Болгариның «Тәварихы Болгария»сендә (XVI гасыр) һәм Каюм Насыйри әсәрләрендә очрый. «Икмәк-тозга бай» әйтеме хәзерге көндә юмарт мәгънәсендә кул- .ланыла. Мисырда Йосыфны сатып алырга теләүчеләр күп була. Болар арасында бер карчык та килә. Ләкин аның Йосыфны алырлык байлыгы юк. Моны ул яхшы белә. Ләкин Йосыфның гүзәллеген бер мәртәбә булса да күреп калыр өчен, сылтау ясап, хәзинәсендә бар байлыгын — «бер киләп йэп» күтәреп килә. Бу •сүз тезмәсе нәкъ шул формада хәзерге татар телендә генә сакланган. Мондый фактлар дастанның XIII гасырдагы болгар-татар телендә язылганлыгы хакында сөйләргә мөмкинлек бирә. Борынгы Болгар теле төрки тел- .ләр группасына, һун теленең көнбатыш тармагына керә107. Ләкин фәндә болгар теленең үсү баскычлары һәхм бу телнең характерлы билгеләре дөрес аныкланып җитмәгән. Ротацизм (хәзерге татар телендәге «з» урынына «р» куллану) болгар теленең характерлы билгеләреннән берсе дип хисаплана. Ләкин аны Болгардагы бөтен диалектларга да хас булган дип булмый. Билгеле булганча, болгар халкы бер кабиләдән генә барлыкка килми. Болгар дәүләте исә төрле төрки кабиләләрнең союзы була. Ш. Мәрҗаниның болгар сүзе болгамак фигыленнән ясалган, ягъни төрле кабиләләрнең «болганган» — аралашканын белдерү өчен шулай аталган108, дигән фикере дә бөтенләй үк нигезсез булмаса кирәк. Болгарда борынгы уйгур, кыпчак, угыз кабиләләренең вәкилләре бер-берләре белән аралашып яшиләр. Башкача әйткәндә, Болгарда X гасырга кадәр «р»ләш- тереп сөйләшүчеләр дә, «з»ләштереп сөйләшүчеләр дә була. Кабиләләр союзы — Болгар V гасырда төзелә. Соңрак болгарларның бер өлеше Дунай буена китә, икенче өлеше исә Идел буена җәелә 109 . «Р»ләштереп сөйләтүчеләрнең бер өлеше, ихтимал күбрәк өлеше, Дунай буена киткән булуы мөмкин. Ибне Фадланның таныклыгы буенча, 922 елда ислам динен кабул итү мәсьәләсендә болгарлар тагын икегә бүленә. Хәзерге чувашларның бабалары мөселман болгарлардан, ягъни хәзерге татарларның бабаларыннан аерылалар 110 . Болгар-татарл ардан чувашлар аерылганда, алар белән бергә борынгы болгар телендәге «р»ләште- рүче диалект вәкилләренең күпчелеге киткән, болгар-татарлар эчен- 103 Ибне Фадлан — революциягә кадәр татар әдәбиятында Ибне Фазлан дип язылган. 104 А. П. Ковалевский. Книга Ахмеда Иб- «не Фадлана. Рус телендә. Харьков. 1956 ел. 330—331 битләр. 105 Тоз-үтмәк — тоз-икмәк. 106 Бу мисалларда һәм моннан соң ките- реләчәкләрендә җәя эчендәге саннарның беренчесе «Кыйссаи Йосыфының 1841 елдагы Казан басмасының битен, икенчесе шул битнең юлын күрсәтә. 107 Н. А. Баскаков. Классификация тюркских языков (Труды института языкознания). Рус телендә. М. 1952 ел, том 1, 27 бит. 108 Ш. Мәрҗани. Мөстәфадөл-әхбар. 1 кисәк. 109 А. П. Смирнов. Волжские булгары. Рус телендә. М. 1951 ел. 11 бит. 110 А. П. Ковалевский. Книга Ахмеда Ибне Фадлана о его путешествии на Волгу в 921—922 гг. Рус телендә, Харьков. 1956 ел, 34—35 битләр. 108 дә азрагы калган булырга тиеш. Моны чуваш телендәге ротацизмның күбрәк, татар телендә азрак сакланган булуы күрсәтә ! . Ләкин ул чуваш телендә дә эзлекле күренеш түгел. Хәзерге татар телендә исә ротацизмның калдыгы үрә (торды), чор, исерек, исәр, юләр кебек аерым сүзләрдә генә сакланган111 112 . Бо- лардан борынгы татар әдәбиятында, аерата, поэзиядә үрә (торды), исерек сүзләре кулланылса да, калганнары очрамый диярлек. Алар үз вакытында вульгаризм дип каралган булса кирәк. Моның өстенә Болгарга угыз-кыпчак вәкилләре акрынлап, ләкин туктаусыз агып торалар. Бу исә болгар-татар теленең формалашуына тәэсирсез калмый, әлбәттә. Кыскасы, X гасырдан соңгы Болгар дәүләтенең рәсми теле булган болгартатар телендә ротацизм, система буларак, сакланмый. Шуңа күрә аны, XI—XIV гасырдагы болгар-татар теленең характерлы билгесе дип булмый. Болгар кабер ташларында: «Егетләр күрке, күңелләр үзәге, галимләрне агырлаган, ятим, тол, үксезләрне асыраган Муса угылы алтынчы Шәһидулла зияра- ты торыр» (1317 елгы кабер ташы) кебек текстлар күп очрый. Аларда исә һичнинди ротацизм юк. Бу язмалардагы телнең «Кыйссаи Йосыф» теленә якынлыгын Ш. Мәрҗа- ни әйтеп үтә 113 . Дөрес, XIII—XIV гасырдан калган кайбер кабер ташларындагы текстларда ротацизм эзе күренә. Моны исә ике төрле юл белән аңлатып була. Бу кабер ташлары я мөселманлыкны кабул иткән чувашларныкы, яки бу язулардагы ротацизм чувашлар аралашып яши торган урыннарда чуваш теленең болгартатар теленә йогынтысы. Чөнки барлык ташлардагы «чувашизмнар» дип карала торган формаларның саны бары-югы 13 хисаплана. Алар- ның да кайберләрен «чувашизм» дип карарга нигез юк. 111 Л. Җәләй. Опорный диалект в образовании татарского языка. (Тезисы доклада координационного совещания по вопросу диалектологии тюркских языков.) Рус телендә. Баку. 1956 ел, 33 бит. 112 Шунда ук, «үрә торды» сүзе «Кыйссаи Иосыф^та еш кулланыла. 113 Ш. Мәржаниныц югарыдагы әсәре. 13—14 битләр. 114 Н. И. Ашмарин. Болгары и чуваши. Рус телендә. Казан. 1902 ел, 124—126 битләр. С. Е. Малов. Древние новые тюркские языки. (Известия А. Н. СССР, отделении литературы и языка, 1952 г. том XI, выпуск 2, 139 бит). 115 А. П. Ковалевский. Чуваши и булгары по данным Ибне Фадлана, Чебоксары. Ученые записки И. И. ИЯЛИ при Совете Министров Чув. АССР. 1954 ел, 17—18 битләр. 116 Гомбасз Die Bulgarisch tiirkischm lenwdrter in der Ungarischen Sprache. Немец телендә. Хельсинки. 1912 сл, hast И. Балашша. Венгерский язык. Рус телендә. Москва. 1951 ел, 15—16 битләр. 117 Л. Җәләй. Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар. Казан. 1951 ел, 65 бит. Мәсәлән, ж, й, әлиф һәм т гарәп хәрефләреннән торган сүзне җиат түгел җйаты днп уку дөрес булачак (Күп ташларда т астына кәсрә куелган), һәм бу сүз хәзерге татарчадагы җиде сүзенең борынгы калын варианты дип каралырга тиеш: җйаты || йите җиде. Җ. вау һәм Р гарәп хәрефләреннән торган җур || җор сүзе хәзерге татар телендә чор формасында сакланган. Аларның мәгънәләре дә бер үк: җор || чор == (җ) йөз (ел), гасыр. Чуваш телендә җ авазы гомумән юк. Шуңар күрә җор һәм җйаты сүзләрен «чувашизм» дип булмый. Борынгы болгар телендә яңгырау тартыклары юк114 дигән фикер белән дә килешеп булмый. Борынгы болгар телендә яңгырауларның булуын профессор А. П. Ковалевский зур тапкырлык белән болгар дигән сүзнең үзе белән дәлилли. Бу сүздә ике яңгырау бар. Димәк, чуваш телендә яңгырау авазларның булмавы борынгы болгар теленнән килми, бәлки чувашлар болгар телен кабул иткәнче сөйләгән телдән килә115 . VI—VII гасырларда ук болгар теленнән венгр теленә кергән бозау, борыч, борчак, дары (тары) кебек күп сүзләрдә яңгыраулар бар116. М. Кашгари сүзлегенә таянып, Л. Җәләй борынгы татар телендә XI гасырда ачык яңгырау «з» авазы булганын исбатлый 117 . 109 XI гасыр галиме М. Кашгари угызкыпчаклардагы «й», уйгурлардагы d урынына болгарда «з» авазы кулланыла дип, болгар теленең башка төрки телләрдән тартыклар өлкәсендәге тик бер аермасын гына күрсәтә. Ротацизм күренеше яки яңгырау авазлар юклыгы кебек күзгә ташлана торган үзенчәлекләр болгар телендә булса иде, М. Кашгари бу үзенчәлекләрне күрсәтми үтмәс иде. Димәк, XI гасырдагы болгар телендә бу үзенчәлекләр булмаган һәм ул борынгы уйгур, угыз, кыпчак телләреннән нигездә аерылмаган, дөресрәге, бу өч телнең дә үзенчәлекләрен үз эченә алган була. Кыскасы, болгар телендә яңгыраулар бик борыннан була. Алар- ның булмавы исә чуваш теленә хас : һәм шул үзенчәлек белән ул болгар теленнән аерыла, чувашлар болгар ' сүзләрендәге яңгырауларны да саңгыраулаштырып үзләштергәннәр. Хәзерге әдәби телнең асыл чыганагы XI—XIV гасырлардагы болгар теле була. XI гасырда яшәгән Ха- рәзм галиме Әл Бируни болгарлар хакында «алар гарәп телендә сөйләмиләр, бәлки төрки һәм хазар телләре аралашып барлыкка килгән үз телләрендә сөйлиләр»1 , — ди. Бируниның бу сүзеннән XI гасырдагы болгар теленең җирлеге «төрки тел» булганы аңлашыла. Бируни заманында төрки дигән термин караханилар дәүләтендә кулланылган борынгы уйгур әдәби теленә карата йөртелгән. Аның үрнәген без «Кутадгу билик» һәм «һибәтел хакаик» әсәрләрендә күрәбез118 119. Мәхмүт Кашгари да үз ана теле булган нәкъ әнә шул борынгы уйгур телен «төрки» дип атый һәм аны угыз, кыпчак диалектлары белән чагыштыра. Шулардан чыгып, хазар теле катнашкан болгар теле белән борынгы уйгур теленен җирлеге бер — урхун, Енисей язмаларыннан килә торган борынгы төрки тел булган дияргә туры килә. Кайбер тарихчылар «һун, болгар, 118 Абурайхан Бируни (Аль Бируни). Избранные произведения. Рус телендә. Т. I. Ташкент. 1957 ел. 55 бит. 119 С. Е. Малов. Памятники древнетюркской письменности, 224, 316 битләр. 120 М .Соколов. Из истории болгар. СПБ. 1879 ел, 45—48 битләр. 121 А. 10. Якубовский. Происхождение Казанских татар. Казан. 1948 ел, 131 бит. 122 М. Кашгари. Диване логате төрек. Гарәп телендә. Истамбул. 1 т., 70 бит. 123 X. Курбатов. Идел буе болгарларында гарәп язуына кадәр булган алфавит («Совет әдәбияты» журналы, № 10, 1957 ел). утургур һәм кутургурлар (борынгы 120 уйгур кабиләләре. Җ. А.) бер үк халыкның төрле тарихи чордагы исемнәре» диләр 121 . Болгар телен аралаш характердагы төрки тел дигәндә Әл Бируни Болгардагы әнә шул уйгур кабиләләренең телен күздә тоткан булырга кирәк. Ләкин болгар теле борынгы уйгур теленә тәңгәл килмәгән, аңа хазар теле катнашкан була. Хазар дәүләте — бу VI—VIII гасырларда Урхун-Енисей язма истәлекләрен биргән Төрки каганлык дәүләтенең калдыгы4 , дөресрәге, аның Көнбатыштагы, Идел буендагы дәвамы. Шулай булгач, хазарлар шул ук Урхун-Енисей язмаларындагы телгә турыдан-туры мөнәсәбәттә булганнар, дияргә туры килә. Болгарлар элек хазар дәүләтенә буйсынып яшиләр. X гасырда бу дәүләт егылгач, хазарларның күп өлеше, болгарлар белән аралашып, болгарлаша. Диңгезгә кадәр Идел буе да Болгар дәүләте карамагына керә. Чөнки М. Кашгари: 122 «Этел (Идел) рус җиреннән башланып Болгар диңгезенә коя», ди. Димәк, Каспий диңгезе XI гасырда Хазар диңгезе түгел, Болгар диңгезе дип атала башлый. Башкача әйткәндә, Әл Бируниның болгар теле хазар теле белән аралашкан төрки тел диюе тарихи чынбарлыкны чагылдыра. Хазар теле дә төрки була. Болгарлар турыдан-туры төрки каганлык культурасы тәэсирендә булганнар, дип уйларга нигез бар. Гарәп әлифбасына кадәр Болгарда руник әлифба булуы шуңа ишарә итә 123 . Угыз һәм кыпчакларның, Идел буена килеп, андагы башка кабилә вәкилләре белән аралашулары та- 110 рихта исбатланган факт \ һәм X * гасырдан соңгы болгар-татар теле нигездә уйгур, угыз һәм кыпчак телләренең аралашуыннан барлыкка килә. Бу телләр арасындагы аерма башлыча фонетик үзенчәлекләргә генә кайтып кала. Шуңа күрә аларның Болгар җирлегендә укмашуы тоткарлыкка очрамый. Болгар-татар теленең дәвамы булган хәзерге татар теле моңа дәлил була ала. Бу тел, бер яктан, борынгы уйгурларга гына хас исерек, тамуг, оҗмах, сандугач кебек сүзләрне саклаган булса, икенче яктан, диңгез, давыл, дулкын, дуңгыз, дүдәк, дугай, дуга, дүрт, сигез, тугыз, дүмгәк, дуен кебек угыз формалы сүзләрне үз эченә ала. Татарча җи- де сүзе аеруча характерлы. Ул болгар-кыпчак элементы «җ» белән угыз элементы «д» нең бер сүздә эреп укмашуыннан барлыкка килгән. «Кыйссаи Йосыф» дастанының теле дә, нәкъ татар теле кебек, әнә шул борынгы уйгур, угыз, кыпчак телләре элементларыннан оешкан. Шуңа күрә К. Брокельман дастанның фонетикасы татар теленә хас 124 125, морфологиясе исә көньяк һәм көнчыгыш телләренең уртасында тора 126, дияргә мәҗбүр була. Дастан теленең морфологик үзенчәлекләренә килгәндә, бу урында бик характерлы ике моментка гына тукталабыз. Дастанда угызларга хас юнәлеш килеше кушымчалары а-ә белән уйгур-кыпчакларга хас ка || кә, га || гә кушымчалары пареллель кулланыла. Бу хәзерге татар телендә дә шулай. Тик аларның куллану сфералары гына бүленгән: беренче зат алмашлыклар һәм берлек тартым кушымчаларыннан соң — а-ә, моннан башка очракларда исә ка-кә, га-гә кушымчалары кулланыла. Дастанда ган || гән (кыпчак- уйгур) һәм ан || ән (угыз) сыйфат фигыль формалары параллель кулланыла, һәм бу традиция татар әдәбиятында Г. Тукайгача дәвакг (ИТӘ.1 Җанлы телдәге печән, җылан, 124 II. И. Баскаков. Югарыдагы әсәре. 30 бит һәм А. Смирнов. Волжские болгары. Рус телендә. М., 1951 ел, 27 бит. 125К. Брокельманның югарыдагы әсәре. 9 бит. § 8. 126 Шул ук әсә𠧧 34, 39. 60 һ. б. 127 В. В. Бартольд. История культурной жизни Туркестана. М. А. Н. СССР. 1927 г. сто. 80. сикертән, сүрән, ялан (рәвеш) һ. 6. кайчандыр ан-ән кушымчалы сыйфат фигыль булганнар. Атлан (май) сүзе әле хәзер дә фигыльлек төсмерен саклаган. Мондый фактлар, татар телендә гаи-гән формасы сыйфат фигыль ролен тулаем үти башлагач, ан || ән сыйфат фигыльләр башка сүз төркемнәренә күчкәнлеген күрсәтә. Борынгы уйгур, угыз һәм кыпчак элементларының бер телдә укмашуы, марксизм күзлегеннән караганда, бу халыклар вәкилләренең гасырлар буе бер җәмгыять шартлары эчендә яшәү һәм бер хезмәт процессында эшләү нәтиҗәсендә генә барлыкка килүе мөмкин. XIII гасырдагы Болгар дәүләте нәкъ әнә шундый җәмгыять була. Билгеле булганча, Харәзм монголлардан соң гына тулысынча төркиләшә 127. Болгарда исә X гасырда ук төрки тел рәсми дәүләт теле сыйфатында кулланыла. Шул сәбәптән бу дәүләткә төрки телне читтән алуга гомумән ихтыяҗ булмый. 500 ел буена өзлексез мөстәкыйль дәүләт буларак, төрки телдә сөйләп яшәгән Болгарга ул чакта Иран гаиләсенә карашлы телдә сөйләшүче Харәзмнан төрки телнең экспорт- лануы хакындагы фикер исә аеруча акылга сыймый. Рәсми дәүләт теле булмаганга, XII—XIII гасырларда Харәзмда яшәгән төрки кабиләләр теленең читкә тәэсир итәрлек үскән булуын күзаллау кыен. Моннан башка Харәзм, монголлар соң дәрәҗәдә вәйран иткәч, Алтын Урдага кушылган ерак читтәге бер провинция генә булган. Шуңа күрә Алтын Урда телен барлыкка китерүдә Харәзмның гына ролен күпертеп күрсәтү тарихи дөреслеккә һәм марксистик тел тәгълиматына туры килми. Болгарга монгол ханнарының һичнинди культура һәм тел алып килмәүләре хакындагы Ш. Мәржа- 111 ни фикере 1 дикъкатькә бик лаек. Болгарларның Алтын Урда чорына кадәр үк үзләренең мөстәкыйль төрки телләре була. Бу телне Болгарга һәм Сарайга Харәзмнан килгән дияргә нигез юк. Киресенчә, хәзерге Харәзм диалектында боз, . ерак, сумса, урынына, моннан, нишләтәсең, күчәр, мут, күпер, йөзеп, юатып, адым, кое, гөбе, чия, сылу (кызларга карата), каю (каеп тегү) кебек күп кенә татар сүзләре бар. Хәтта мишәрләргә генә ’ хас аран (ат сарае) сүзе нәкъ шул мәгънәдә Харәзм өлкәсе Ханка районында кулланыла. Харәзмда киләчәк заман фигыле III зат берлектә «ды || де» кушымчасы ала (барады, киләде). Ләкин ■ аның сорау формасы нәкъ татар телендәге кебек «барамы? киләме?» дип кулланыла, ягъни «ды» төшеп кала. Китерелгән фактлар исә ул чактагы телнең Харәзмнан Болгарга таба түгел, бәлки Болгардан Харәзмга таба үрмәләгәне хакында сөйли. Котбиның Алтын Урда чорында язган «Хосрау вә Ширин» поэмасында аяк талды, кул талды, тел талды, эчке эчмәк, исермәк, санду- (г) ач, үрә тормак, кул кушырмак, сискәнү, әдәп саклау, үрләү, иңү, эчәр су, тансык сүзләр, сала (авыл), төнката кебек хәзерге татар теленә генә хас уннарча сүзләр бар. Бу сүзләр Сарайга Харәзм теленнән түгел, бәлки болгар-татар теленнән генә баруы мөмкин. Билгеле булганча, болгар-татарлар яшәгән Идел буена Алтын Урданың башкаласы Сарай корыла. Анда «Болгари» яки «Сарай» нис- бәсе белән хезмәт иткән галим һәм язучылар әнә шул Идел буе болгар- татарлары була. Аларның фәнни әдәбиятта телгә алынган исемнәре берничә дистәләргә җитә 128 129. Харәзм- нән Сарайга килеп эшләүчеләр исә. аларга караганда, бөтенләй аз. «Кыйссаи Йосыф» дастаны теле ягыннан Әбу Хайян, Ибн Моханна, Кодекс Куманикус, Әл Каванин, Әт төхфәт-үз-Зәкия, Болгател-моштак 128 Ш. Мәрҗани. Мөстәфәдөл-әхбар. I кис., 13—14 битләр. 129 Энциклопедия ислама, Лексикон (Хаҗи хәлфә), Тәлфикъ-ул-Әхбәр (Р. Рәмзи). Мөстафәдел әхбар (Ш. Мәрҗани) әсәрләрен кара. 130 «Совет әдәбияты» журналы. № 12. 1957 ел; 85—87 битләр. 131 А. Зойночковский. Болгател-моштак... I, II. Варшава. 1938—1954 еллар. _ 5 Бу сүзлекне М. Т. Houtsma «Ein Turkisch — arabisches Glossar» дигән исем белән 1894 елда Лейпцигта бастыра. сүзлекләренә якын тора. Бу сүзлекләр исә борынгы татар телен чагылдыралар 130. Болардан Мисыр мәмлүкләренең, (колларының) сүзлеге Болгател-моштак131 белән «Кыйссаи Йосыф» арасындагы тел якынлыгы Мисыр мәмлүкләренең күпчелеге гарәп сәүдәгәрләре сатып алып киткән Болгар кыпчаклары -булган дип уйларга мәҗбүр итә. Билгеле булганча, бу мәмлүкләр (коллар) Мисырда солтан гвардиясенә хезмәткә куелалар һәм 1250 елда Мисыр хакимиятен кулга алалар. Алтын Урда ханнары золымыннан качкан болгар-татар зиялылары кан кардәшләре булган Мисыр мәм- лүкләренә барып сыеналар. Болгар-татар шагыйре Сәйф Сараи да шундый эмигрантларның берсе була. Ул язган «Гөлстан» теле исә Болгател-моштак теленнән һичнәрсә белән аерылмый. Шул ук чакта Сәйф Сарай әсәрләренең теле, Котбинең «Хосров вә Ширин» әсәре кебек үк, «Кыйссаи Йосыф» теленең дәвамы булып тора. Югарыдагы сүзлекләргә тагын берне—«Тәрҗеманы төрки вә гарәби»не132 дә өстәргә кирәк. Бу сүзлек Хәлил бине Мөхәммәт Йосыф ӘлКунәви тарафыннан 1245 елда (643 һиҗри), нәкъ «Кыйссаи Йосыф» белән бер чорда төзелгән. Ул, югарыдагы сүзлекләр кебек үк, грамматик үзенчәлекләре һәм сүзлек составы белән «Кыйссаи Йосыф» теленә туры килә. Моннан башка бу сүзлектә хәзерге татар теленә генә хас күп сүзләр бар: сабан, тырмавыч, салам, карбыз, торма,, чумар, юа (җуа—кыр суганы), ябалак, читән, мәче, юрган, кершән, иңсә, ирен, колач, үкчә, пычкы, өтерге, керәч (известь яки фарфор савыт), олан, каба сакаллы, исе- 112 рек, берсекөн, корыч, тоткын, сәү- мәк (сөю), үрәт (өйрәт) һ. б. Соңгы ике форма мишәрләрдә һәм «Кыйс- саи Йосыф» та еш кулланыла. Безнеңчә, бу сүзлек XIII гасырдагы болгар-татар теленең үзенчәлекләрен чагылдыра. Югарыда күрелгәнчә, Әл Бируни болгар телен төрки тел дип атый. Күреп үтелгән сүзлекләр теле дә төрки дип атала. Революциягә кадәр татар әдәби теле төрки (төрке) дип йөртелә иде. Бу телдә укый- яза белгән кешене «төрки таный» дигәннәр. Газизә Сәмитова үзе язган татар әдәби телен «төрке» дип атый һәм аны гарәп-фарсы телләренә каршы куя \ Югарыдагы сүзлекләр теле, Болгар теле һәм татар әдәби теленең бер термин белән «төрки» дип аталуы очраклы хәл түгел. Әнә шул «төрки» телдә «Кыйс- саи Йосыф» дастаны язылган. Ул, борынгы уйгур, угыз, кыпчак телләре элементларыннан укмашканга, гомуми төрки характерга ия. Шуннан чыгып, дастан теле ягыннан хәзерге татарларныкы гына дип түгел, бәлки әзербайҗан, төрекмән, уйгур, үзбәк, казакъ, башкорт, төрек һ. б. төрки халыкларның гомуми тел мирасы дип каралырга тиеш. Дастанның гомуми төрки характердагы лексикасына кереп калган урынчылыкларны аныклау исә әсәрнең кайда язылганын билгеләргә ярдәм итәчәк. Дастанда мондый урынчылыклар бар. К. Брокельман мондый урынчылыклардан татар теленә генә хас дип дастанда кулланылган үтәмәк, очсыз (арзан), ияк, баягы, чишмәк, чолгап, сыйпамак, сувалмак һәм ястү сүзләрен китерә. Бу тугыз сүздән үтәмәк, ияк, баягы сүзләре хәзерге үзбәк телендә дә бар. Кал- ганнарыннан исә сувалды сүзе аеруча дикъкатькә лаек. Дастанда ул югалды сүзенең синонимы буларак кулланыла. Барча кәтде 133 134 әлемдән135 укеш 136 нигъмәт. Берсе калмай сувалды,137 мал вә мөлкәт, Вә ләкин сувалмаз гыйшык вә хәсрәт (71 бит). В. В. Радлов үткән гасырда бу сүзнең Казан татарлары һәм кыргызларда 133 ның чуваш телендә саңгырау «х» га әйләнүеннән чыгып, бу сүзнең X гасырга кадәр Болгар телендә «сугал- ды» формасында кулланылганын чамаларга була. XIII гасырда исә Болгарда кыпчак элементының көчәюе белән бу «г» авазы «в» (w) га әйләнгән, һәм «Кыйссаи Иосыф»- та без аны сувалды формасында күрәбез. К. Брокельман телгә алмаган сүзләрдән дастанның кулъязма нөсхәләрендә: ас1ак || азак || аяк формалары өчесе дә бер мәгънәдә кулланыла. Боларның абак варианты борынгы уйгур теленә хас. Ачык з белән азак дип сөйләү исә, М. Кашгари таныклыгы буенча, борынгы болгар теле өчен характерлы. Азак сүзе хәзерге татар телендә «соң», «ахыр» мәгънәсендә кулланыла; алтын тәңкә (77, 15). Тәңкә дип үзбәк телендә 20 тиенлек көмеш акчага гына әйтелә. Борынгы төрки телдә ул гомумән «монета» мәгънәсендә йөри, «алтын тәңкә» тәгъбире исә татар телендә генә кулланыла; Баш, йитү (58, 2) — үлү, көчләп үтерелү. Бу. тәгъбир хәзерге телдә «башына җитте» формасында кулланыла; * бик сүзе дастанда бер генә урында кулланыла (42, 5) һәм барлык кулъязмаларда кабатлана. Шуңа күрә аны очраклы дип булмый. Ләкин дастанның башка урыннарында бик урынына яулак, тәлим, каты сүзләре кулланыла. Бу исә поэма язылган чорда болгар-татар теленә бик сүзенең куллануга керә башлаган гына булуын уйларга мөмкинлек бирә. Бу сүз шул формада татар теленнән башка төрки телләрдә кулланылмый. боттан асу тәгъбире кулъязма нөсхәләрдә кулланыла. Басмада ул «буендан асу» тәгъбире белән ал* маштырылган (90, 3). Болгарда аерым җинаятьләр өчен боттан асып кую җәзасы булган. Кайбер татар хатыннары балаларын «ботыңнан асып куярмын» дип орышалар; булмак (11, 13)—табу. УрхунЕнисей язмаларында, борынгы уйгур телендә, «Хосров вә Ширин», «Мәхәббәтнамә» әсәрләрендә, Ибне Моханна сүзлегендә бар. Чыгытай телендә кулланылмый. Татар әдәби телендә, «Кыйссаи Иосиф» традициясе буларак, Октябрьгәчә кулланыла. датлу (татлы), дөрлү (төрле), диран (тирән), дөб (төп) сүзләре шул формада хәзерге төрки халыкларының берсендә дә сакланмаган. Ләкин алар «Кыйссаи йосыф»тан соңгы борынгы татар теле әсәрләрендә очрыйлар. Дөб формасы исә район үзәге исеме Дөбъяз сүзендә сакланган. Дөп — төп, яз (ы)— дала, сахр.а, җәйләү. Димәк, Дөбъяз(ы) —төп дала булып чыга, һәр ике сүз дә «Кыйссаи Иосыф»та кулланыла. Ульяновск өлкәсе Губан авылында дәбе миңа ятты (ахыры миңа калды) дип сөйлиләр; дәвә Ц тәвә (59) —дөя. Чис- тай, Биләр районнарында дәвә, Пермь өлкәсе, Барды татарлары тәвә дип сөйлиләр. Тәвә сүзен венгрлар болгарлардан алганнар. (GoM6asz, 138 Зөләйха әйтер: син миңа буйсын, Нигә тагын моннан яңа җәфалар өстисең? 139 Якуб әйтер: бу сүзне миңа әйтмәгез, Мин яңа (дан) өметемне аңардан кисмим. 140 Akdes Nimet Kurat, Topkari Sarayi Muzesi Arsivindeke Istambui ve Altin Ordu Kirim vo TQrkistan hanlarina ait yarlik bitikler. Төрек телендә, 1940 ел, 8 бит. Истамбул. 141 Антологиядә (179 бит)' һәм 1955 елгы басмада Тукайның бу шигырендәге гәдай сүзен гидай дип биргәннәр. Гәдай фарсы сүзе, хәерче дигән мәгънәдә. Гид тамыры исә фарсыча идиот, ярты акыл мәгънәсен бирә. Гәдай ул тамырдан түгел. 155). Әдәби телдә — дөя // төя. Дәү тамыры зур мәгънәсендә хәзерге татар телендә кулланыла. йорт хайваннарының иң дәве булганга, дәвә исеме бирелгән булырга кирәк; йакту (42, 6)—якты (татарча), йагду (үзбәкчә), якты (төркмәнчә); башка төрки телләрдә кулланылмый. «Мәхәббәтнамә»дә бар (293). Радлов бу сүзне Казан татарларыныкы дип хисаплый; йаңа И йаңы — яңа. Нәкъ «Кыйссаи йосыф»тагы кебек хәзерге татар телендә яңа һәм яңы сүзләре параллель кулланыла: яңы, көнбатыш диалектында, яңа — урта диалектта һәм аның аркылы әдәби телдә. Бу сүз барлык кулъязма нөсхәләрдә ике урында рифмада килә: Зөләйха әйдер: мотыйг улгыл бәңа, Нигә җәфа кыйларсән бондан йаңа? 1 Икенче урында: Я куб әйдер: бу кәлаче димәң бәна, Бән өмидем кәсмәем андан йаңа138 139 , Яңа сүзе шул формада татар телендә генә сакланган. Гиганов сүзлегендә яңа — ныне, яңадагы — нынешний дип тәрҗемә ителгән (319). йарлы — дастанда мескен мәгънәсендә кулланыла (ярлы Якуб, ярлы Йосыф, ярлы дәвә). Хәзерге татар телендә ярлы, казакъча омарлы, кыргызча җарды, тувача ядын «бай түгел», мәгънәсен бирә. Ләкин татар телендә, мескен сүзенең синонимы буларак, ярлы сүзе Олуг Мөхәммәт хан ярлыгында кулланыла: йарлы- мискин тереклеген кылсынлар140 . Кодекс Куманикуста — «ярлы-мис- кин». Халык җырында: «Безнең кебек ярлы-мескен ярга ятып су эчә». Г. Тукайның: Мин кунакчыл бер җыручы, миндә бар ярлы гидай 141 ,— з. .с ә.м № 2. 113 һәм Н. Исәнбәтнең: Кайда ярлы кол таланган,— (Чаң, 9) дигән шигырь юлларында ярлы «мескен» мәгънәсен саклаган. Бай түгел мәгънәсендә ярлы сүзе «Җөмҗөмә солтан»да 1 кул л а ныл а. Димәк, бу сүз татар телендә бик борыннан ике мәгънәдә, ярлы һәм мескен мәгънәләрендә кулланылган булып чыга. Венгрлар бу сүзне борынгы болгар теленнән алганнар1 . капу (78, 2) — капка, ишек. Бу сүзне венгрлар борынгы болгар теленнән алганнар 142 143. Күк капусы ялт итә. (Н. Исәнбәт, Ант. 432). Дастанда кулланыла торган бо- гаг (богау), дирнак (мәҗлес), угатлу (оятлы) сүзләре шул формада борынгы сүзлекләрдә очрамый, хәзерге төрки телләрнең берсендә дә сакланмаган. Шуңа күрә бу формаларны да поэма язылган чорда борынгы Болгарда кулланылган дип карарга туры килә. Тоймаган дик улып сурәт ятыр' имди (51 бит) шигырендәге тоймаган сүзе, кеше үлеп кабергә кергәч, аны кортлар ашаганда тоймаган кебек ятуын белдерер өчен кулланылган. Хәлбуки К. Брокельман бу сүзне туймаган дип аңлаган һәм не- мецчәгә sich sattigen дип ялгыш тәрҗемә иткән. Тоймаган сүзе шул формада татар телендә актив кулланыла. Болгар-татар урынчылыклары дип карарга мөмкин булган лексик фактларның саны дастанда 70 тән арта. Мәкаләнең күләме сыйдырмаганга, аларның барын да китерергә мөмкин булмады. Дастанны татар теленә бәйли торган тел фактлары шул югарыда китерелгән болгар-татар урынчылыклары белән генә чикләнми, әлбәттә. Андагы 400 дән артык сүз һәм фразеологик берәмлекләр хәзерге татар телендә актив кулланыла. Бу сүз һәм берәмлекләр өлешчә башка төрки телләрдә дә бар, ләкин тулысынча алар татар телендә генә сакланган. Дастандагы су (гаскәр), баш (яра), алып (батыр), тәңре, бул- дачы кебек сүзләр (болардан соң- гы өчесе хәзерге татар телендә кулланыла) һәм уннан артык грамматик формалар бу әсәр телен Урхун- Енисей язмалары теленә бәйли. Дастанда хәзерге татар теле өчен 142 Zoltan Gombocz. Югарыдагы әсәре, 75. 140, 170 битләр. 143 Шул ук әсәр, 7 бит. 144 К. Брокельманның югарыдагы әсәре.. 59 бит. § 73. 145 Шунда ук. искергән сүзләр дә күп, ләкин алар Октябрьгача татар әдәби теле әсәрләрендә кулланыла. Моннан тыш, сүз башында д//т, б//м, б//в авазларын тиң куллану Октябрьгача булган татар әдәби теле өчен хас булганга, дастандагы төп — дөп, тирән — дирән, терәклерәк, бән — мән, бар — вар, улды — булды кебек сүзләрнең һәр ике вариантларын да борынгы татар теле лексикасы дип карарга туры килә. Кыскасы, тел фактлары К. Брокельманның «дастанда бары-югы тугыз татар сүзе бар» 144 дигән фикере дөрес түгеллеген тулысынча исбатлый һәм бу әсәрнең татар әдәби теле белән генә түгел, бәлки җанлы сөйләм теле, халык авыз иҗаты әсәрләренең теле белән дә тамыры бер икәнен күрсәтә. Дастан телендә теге яки бу сүз, теге яки бу грамматик форма соңрак гасырлардагы татар әдәби телендә югалган булуы мөмкин. Ләкин мәсьәләне ул хәл итми, бәлки дастан телендә борынгы уйгур, угыз һәм кыпчак элементларының аралаш, параллель һәм тиң хокукта кулланылуы хәл итә. Бу аның фонетикасына да, лексикасына да, морфологиясенә дә хас. Шул ук күренеш Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр дәвам иткән борынгы татар әдәби теле әсәрләрендә күзгә ташлана. Хәзерге татар теленең үзе дә әнә шул өч төрле тел элементларыннан укмашып үскән. Шуңа күрә К. Брокельманның «дастан авторын бары Кече Азиядән генә эзләргә кирәк»145 дигән фикере белән килешеп булмый. 8* 115 ЯЗУЧЫ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ ле күптән түгел генә без күре- " некле шагыйрь Сәйфи Кудаш- ның Г. Тукай һәм М. Гафурига багышланган «Язны каршылаганда» исемле повестки укып сокланган идек. Менә ул эчтәлеге белән шул әсәренә якын торган тагын бер яңа хезмәте белән безне шатландырды. Татарстан китап нәшрияты басып чыгарган «Хәтердә калган минутлар» исемле бу китапны 146 хәзер бик күп укучылар кулында күрәбез. Китап үзенең укучысын тиз тапты. Без дә олы язучыларыбызның берсе булган Сәйфи ага Кудашның бу хезмәтен зур кызыксыну һәм канәгатьләнү белән укып чыктык. Китап җанлы тел белән язылган, моңарчы безгә билгеле булмаган яңа фактлар, татар һәм башкорт әдәбиятларының тарихына караган кыйммәтле истәлекләр, кызыклы тасвирлар белән тулы. «Хәтердә калган минутлар» әсәрендә язучы гыйльми тикшерү бурычын куймаган, ул бары тик үзенең әдәби остазлары Тукай, Гафу- ри, замандаш язучылары турында хәтерендә сакланган кадерле истәлекләрен генә сөйли, әдәби-иҗтима- гый тормышыбызда тарихи әһәмияте булган аерым фактларны туплап, шуларга карата үзенең мөнәсәбәтен билгеләп үтә. «Бу әсәр, — ди С. Кудаш, — бердәм тыгыз сюжетка корылып язылган китап түгел. Бәлки ярты гасырлык вакыт эчендә җыелган көндәлекләрдән, хатлардан һәм бигрәк тә хәтер сандыгында сакланган материалларны укмаштырып, төрле вакытларда һәм төрле шартларда күп еллар буенча язылып килгән бер әсәр... Мин бу китапта Гафуриның һәм башкаларның тормышларын әз-мәз һәм 146 С ә й ф и Куда ш. «Хәтердә калган минутлар» (истәлекләр). Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1959 ел, 285 бит. баштанаяк чагылдыруны максат итеп куймадым. Минем үз күзләрем күргәнне, ул чакларда үзем аңлаганнарны бозмыйча сөйләп бирергә тырыштым мин бу китапта» (3—4 битләр). Ничек кенә булмасын, йотылып укырлык матур истәлекләр туган. Атаклы язучыларыбыз белән якын мөнәсәбәттә, дус булып яшәгән, ярты гасыр буена әдәби-иҗтимагый тормышыбызның шаһиты Сәйфи Кудашның җанлы сүзе, үткәндәге онытылмаслык сәхифәләрне яңадан терелтеп, күз алдыбызга бастыруы әдәбиятчылар, иҗат кешеләре өчен дә, киң укучылар массасы өчен дә бик кадерле һәм әһәмиятле. Китапта тасвирланган гомуми әдәби-иҗтимагый мохит, аерым детальләр, яңа тарихи фактлар әдәби хәрәкәтне, язучыларның тормыш һәм иҗат юлларын тагып да тулырак аңларга ярдәм итәләр. Ә мондый материаллар бу китапта бик күп. Бигрәк тә М. Гафури, Г. Ибраһимов, Ш. Бабич, С. Рәмиев, Ф. Бурнаш, Д. Юл- тый, Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Нигъ- мәти турындагы истәлекләре безгә аларның яңа якларын ачалар, революция алдыннан һәм революция елларындагы әдәбият мәйданында барган көрәшне тирәнрәк аңларга ярдәм итәләр. Октябрь революциясенә кадәрге Г. Тукай, М. Гафури, Г. Камал иҗаты белән аерылгысыз n z> та я я area ~Й я в Ч^Чу о Я О/ ЧЬыХ%/Г <✓ р£ * / KJ 116 бәйләнгән демократик әдәбият тирәсенә яңа яшь көчләрнең килүе һәм прогрессив, демократик әдәбият вәкилләренең халык белән бергә яшәп, халыкның революцион көрәш дулкыны эченә ничек тартыла баруы әсәрдә ышанырлык итеп, конкрет фактлар белән күрсәтелгән. Китап баштан ахырына кадәр чын халыкчан, реалистик әдәбият өчен көрәш идеясе белән сугарылган. С. Кудаш халык арасында күптән танылган М. Гафури, Г. Ибраһимов кебек язучыларның һәм яшь демократик әдәби көчләрнең Октябрь революциясен котлап каршы алуларын һәм революция дошманнарына каршы көрәш юлында бөтен көчләрен биреп эшләүләрен раслый һәм күзәтүче булып түгел, үзе дә татар һәм башкорт совет әдәбиятларының беренче ташларын салучылардан берсе сыйфатында раслый. Китапның икенче өлешендә язучы татар һәм башкорт совет әдәбиятларының буржуаз милләтчелеккә каршы көрәштә, социалистик революция җиңүләре җирлегендә чәчәк атып үсүе турында сөйли. Әсәрнең аерым өлешләре әдәбиятыбыз тарихында М. Гафури, Г. Ибраһимовның тоткан урыннарына, аларның хезмәтләрен һәм егерменче елларда, утызынчы елларның башларындагы дусларча язышуларын, бергә үткән көннәрен тасвирлауга багышланган. Чын күңелдән дулкынланып язылган бу бүлекчәләрне тыныч кына укып булмый, аларда хөрмәтле олы әдипләребезнең самимилеген, гомуми эш өчен һәр вакыт борчылып яшәүләрен, авыр сәгатьләрендә дә рухи нык була белүләрен күреп сокланасың. С. Кудаш М. Гафури, Г. Ибраһимовның әле безгә мәгълүм булмаган кайбер хатларын да биреп бик яхшы эшләгән. «Хәтердә калган минутлар»ның үзәгендә Мәҗит Гафури образы тора. С. Кудаш хәтерендә аның тормышы һәм иҗаты турында бик җылы истәлекләр сакланган. Ул бик күп еллар буена аның белән бергә яшәгән, бергә иҗат иткән, аннан өйрәнгән, иҗат уртаклыгын тапкан. «Мин үземнең иң кадерле әдәби остазларым Тукай һәм Гафурига гомерем буенча бурычлы бер кеше булып яшәдем», (3-бит) —дип, С. Кудаш бик дөрес әйтә. Чынлап та С. Кудашның иҗаты Тукай һәм Гафури поэзиясенең көчле йогынтысы астында формалашты һәм үсте; С. Кудаш бигрәк тә Мәҗит Гафури поэзиясе традициясен дәвам иттерүче һәм, һич тә кабатламастаи, уңышлы үстерүче шагыйрь. Бу истәлекләр дә моны бик ачык раслыйлар. Китапның беренче битләреннән үк инде без Мәҗит Гафури халыкның сөекле улы һәм шагыйре булганын, халык эчендә яшәвен, халык моңын һәм омтылышларын, көрәшен җырлавын күрәбез. Менә С. Кудашның туган авылында, күрше авылларында аны хөрмәт белән көтеп каршы алалар. Крестьяннар арасында булсын, эшчеләр арасында булсын, алдынгы демократик интеллигенция арасында булсын, М. Гафури уртак тел таба, киңәшә, шигырьләрен укый, кешеләрдә якты караш, көрәшкә дәрт, көч уята. Шул ук вакытта ул хезмәт халкын буып тоткан кара көчләрне, революциянең төрле дошманнарын рәхимсез фаш итә. Татар һәм башкорт буржуаз милләтчеләренең, мещан-обывательләрнең котлауларына, бүләкләренә М. Гафури ачулы нәфрәт белән җавап бирә. Менә шулар турында С. Кудаш артык гомуми сүзгә бирелмичә, «үз күзләре күргәннәрне», баштан кичерелгән вакыйга һәм фактлар нигезендә сөйли һәм безнең әдәбият белемебезне күп кенә яңа материаллар белән баета. Ачыклык өчен берничә мисал китерик. М. Гафуриның «Юктырсың ла, алла!» шигыренең кайчан басылуы һәм Оренбургтагы «Дин вә мәгыйшәт» исемле кара груһчылар журналы белән Уфадагы «Тормыш» га- зетының шагыйрьгә каршы ямьсез чыгышлары безгә электән билгеле булса да, бу шигырьнең басылганчы ук төрле җирдә укылуы һәм билгеле катлауларда шаушу тудыруы, муллаларның шагыйрьне җәзага бирелүен таләп итүләре, мәчетләрдә «бәддога» уку һ. б. шундый фактлар әле билгеле түгел .иде. Шулай ук С. Кудаш үзенең истәлекләрендә 117 М. Гафуриның патша охранкасы тарафыннан эзәрлекләнүе турында да яңа детальләр китерә. М. Гафури өстеннән Бөгелмә өязе Тымытык авылының провокатор мулласы жандармерия идарәсенә донос биргәнлеге һәм полиция надзоры көчәю турында язганнан соң, С. Кудаш болай дип өсти: «Шушы вакыйгалардан соң Гафури политик темага «Хариталарга карап» дигән бер очерк язган да Казанга «йолдыз» газетасы редакциясенә җибәргән. Патша цензурасы очеркны, ул чактагы дәүләт строе өчен зарарлы табып, басарга рөхсәт бирмәгән. Шуннан соң газетаның сотруднигы Галиәсгар Камал тоткан да цензура кызыл кара белән сызгалап, пычратып бетергән очеркны Гафуриның үзенә кире кайтарган һәм сак торырга кушып хат язган» (96 бит). Искә алырлык факг бу. (Кызганычка каршы, С. Кудаш очеркның эчтәлеген һәм цензура сызгалаган урыннарның характерын ачмый үткән, Г. Камал хатын да бирмәгән). Без биредә моны мисал өчен генә алдык. Ә андый .тарихи документлар, фактлар китапта бер генә түгел. М. Гафуриның принципиальлеген, идея позициясен, килешмәүчәнлегенкүрсәткән тагын мондый бер фактны да китерү артык булмас. С. Кудаш М. Гафуриның милләтчеләргә, динчеләргә каршы булуын әйткәндә, элек үзен язучы һәм галим дип йөрткән һәм соңыннан мөфти булган Риза хәзрәт Фәхретдиновиы да телгә ала. М. Гафури Риза хәзрәтнең аңа карата хәтере калганын сөйли. Ни өчен «хәтере калганын» сорагач, М. Гафури болай дип җавап бирә: «Ни өчен булсын, сәбәпләре билгеле инде. Бердән, минем татар һәм башкорт ак эмигрантлары турындагы үзеңә билгеле булган: «Горбәт- тә йөргән «милли юл»чылар» дигән фельетоннарымны яратмаган икән. Бу ак эмигрантлар Риза хәзрәт хаҗга барган чагында Стамбулда бик хөрмәтләп махсус пароход белән каршы алганнар бит. Икенчедән, «Шагыйрьнең алтын прииска- сында» дигән әсәремдә Риза хәзрәтне алтынга манган Рәмиевләрне ерткыч капиталистлар итеп күрсәтүем ошамаган. Элек Риза хәзрәт Тукай белән мине әллә нинди гарәп шагыйрьләренә охшатып мактый иде. Хәзер инде мине «Аксак шайтан» дип кенә йөртә икән. Менә бит ул революция һәм сыйнфый көрәшнең мантыйкы (логикасы — X. X.) ничек була икән» (200—201 бит). Бик мәгънәле сүзләр болар һәм принципиаль караш. С. Кудаш их - тимал, Гафури сүзләрен хәрефкә-хәреф туры китереп җиткермәгәндер дә, әмма төп фикернең, карашның дөреслегенә ышанмаска һичбер нинди нигез юк. Риза хәзрәт Фәхретди- новка һәм Рәмиевләргә карата ■М. Гафуриның, шулай ук Сәйфи Кудашның да мөнәсәбәтләрен биредә ни өчен тагын кузгатып торырга, диярләр бәлки кайберәүләр. Бик кирәк. Сәйфи Кудаш та бик урынлы искә төшергән. Чөнки әле безнең көннәрдә дә, буржуаз «тоташ агым» карашларына бирелеп, андый шәхесләрнең әдәбият, культура өлкәсендәге «мирасларын», «эшчәилекләрен» күккә күтәрергә маташучы кешеләр очраштыргалый. Марксизм-ленинизм позициясендә торган кеше, әлбәттә, андый буржуаз объективизм юлына басмас. М. Гафури карашларының хәзер дә принципиаль әһәмияте бар. Андый мәсьәләләрдә китап авторы дөрес карашта тора. «Хәтердә калган минутлар»да Мәҗит Гафури гомеренең соңгы елларын тасвирлауга да күп кенә урын бирелгән. Халык шагыйренең, авыру булуына карамастан, соңгы көннәренә кадәр иҗат эшләре белән кызыксынуы, тормыштан аерылмавы, дуслары белән якыннан аралашуы, совет әдәбияты үсеше мәсьәләләре белән борчылып яшәве турында С. Кудаш киң итеп, җентекләп яза. «Кара диңгез буенда», «Кырымнан кайтканда», «Кәгазьгә төшми калган уйлар», «Зөһрә», «Санаторийга озатканда», «Җавапсыз калган хат» бүлекчәләрендә шагыйрь тормышыннан җанлы күренешләр бирелә, татар һәм башкорт совет әдәбияты үсеше мәсьәләләре яктыртыла. Бу бүлекчәләрдә әдәбиятыбыз тарихында моңарчы әле файдаланылмаган яки әле бөтенләй билгеле булмаган белешмәләр, кыйммәтле 118 хатлар, истәлекләр, шулай ук яңа фоторәсемнәр бирелүен дә китапның уңышлы ягы дип әйтергә кирәк. С. Кудаш үзенең истәлекләрендә Галимҗан Ибраһимов, Шәехзадә Бабич, Сәгыйт Рәмиев һ. б. язучылар турында да зур хөрмәт белән язып уза, истә калырлык җанлы тасвирлар, үткен характеристикалар бирә. Г. Ибраһимовның тормыш һәм иҗат юлын сурәтләгән һәрбер факт, деталь, замандашларының истәлекләре безнең өчен бик кадерле. Ләкин аның зур тормыш юлы һәм әдәби- гыйльми мирасы әле җитәрлек өйрәнелмәгән. Шуңа күрә С. Кудаш кебек күпне күргән, күпне белгән тәҗрибәле язучының истәлекләре, әдәби мирасны яктырткан хезмәтләре бу юлдагы эшләребезгә туры- дан-туры ярдәм итәләр, киңрәк өйрәнүгә рухландыралар. С. Кудаш Г. Ибраһимовны яшь чагыннан ук хәтерли, аның үз иҗади эшендә ярдәм итеп килүен, яхшы тәэсирен әйтә, бөтен истәлекләре буена М. Гафури белән беррәттә Г. Ибраһимовка карата җылы хисләрен, хөрмәтен чын күңелдән белдереп яза. Китапта язучыларыбыз- ның үзара дуслыклары, бер теләк белән янып, кулга-кул тотынып һаман алга, халык белән бер сафта барулары онытылмаслык күренешләрдә сурәтләнгәннәр. М. Гафури, С. Кудаш һ. б. язучыларның Кырымда, авыру Г. Ибраһимов янында бул ул арын сө й л ә гә н ур ы и н а р н ы дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Алар Г. Ибраһимовның авыру хәлендә дә әллә никадәр эшли белүен күреп сокланалар. М. Гафури аның нинди әсәрләр өстендә эшләвен сорагач, ул көлемсерәбрәк бераз уйлана да, болай дип җавап бирә: «Өметсез түгелмен. Бик аз гына мөмкинлек табу белән «Безнең көннәр» романының икенче томын, «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» әсәренең икенче китабы булган «Октябрьдә татарлар» һәм «Әдәбият кануннары»ның яңа басмасын карап чыгачакмын. Бу әсәрләр нигездә язылып беткәннәр. Тик минем яңадан бер кат эшләп чыгуымны гына көтеп яталар». (143 бит). Чынлап та Г. Ибраһимовның сәләтенә, эшчәилегеиә, төрле тармакта эшли белүенә хәйран каласың. Вакытым җитми, дип зарланмый ул. Хәзерге яшь язучыларыбыз өчен бу яктан да бик гыйбрәтле үрнәк бу. Сүз уңаенда шуны да әйтәсе килә* Г. Ибраһимовның югарыда аталган әсәрләре чынлап та эшләнеп беткән булганнар. Ул үзе дә бер мәкаләсендә бу турыда әйтә. Үкенечкә каршы, аларның берсе дә дөньяга чыга алмый калды, югалды, хәзер дә аларның кулъязмалары исән булу-бул- мавын белүче кеше юк. Белгән кешеләр чыгар бәлки дип аларның табылуына өметләнәбез. Кайбер язучыларыбызның биографияләреннән билгеле булганча, Октябрьгә кадәр Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә алдынгы карашлы, революцион настроениеле күп кенә яшьләр дә укыган һәм укыткан. Биредә үз заманына күрә әдәбн- идеологик көрәш шактый кискен төс тә алгалаган. Менә шулар турында С. Кудаш истәлекләрендә беренче тапкыр диярлек кызыклы һәм игътибарга лаеклы материаллар бирелә. Прогрессив яшьләрне оештыру, йогынты ясау ягыннан бигрәк тә Г. Ибраһимовның уңай роле киң күрсәтелә. «Шәкертләр шатлыгы» исемле бүлекчәдә искә алынган төрле милләт шәкертләре арасындагы бәхәс һәм дуслык эпизоды, казакъ һәм чиркас телләрендә журнал чыгару вакыйгасы татар милләтчеләренә каршы үтергеч җавап булып төшә. Татар либераль буржуазиясе органы «Вакыт» газеты, милләтчелек идеологиясен таратып, казакъларны һ. б. татарлаштыру, казакъларның мөстәкыйль халык телен, әдәби телен һәм культурасын инкарь итеп маташкан бер вакытта һәм шуңа ияргән милләтче шәкертләр «Галия»дә шау-шу куптарганда «Галия»нең укытучысы һәм язучы Г. Ибраһимов боларга каршы чыга һәм зур җыелышта халыклар дуслыгы, интернационализм идеяләрен яклаган, казакъ һ. б. телләрнең мөстәкыйльлеген раслаган гыйльми доклад ясый. Алдынгы карашлы татар, башкорт, казакъ, чиркас, әзер- бәйҗан яшьләре һәм укытучылар 119 аның бу докладын котлап каршы - алалар, куәтләп чыгалар. Шул доклад нигезендә ул хәзер инде күпләргә билгеле булган «Телләре башка булса да, күңелләре бер» исемле мәкаләсен яза һәм мәкалә 1916 елда «Аң» журналының 5 нче санында басылып та чыга. Әнә шундый, моңарчы безгә гомуми төстә генә билгеле булып та, эчке характеры, конкрет шартлары ачылып бетмәгән фактлар турында Сәйфи Кудаш хаклы шаһит буларак сөйли һәм әдәбият, культура өлкәсендә кискен идея-политик көрәш барганлыгын яңа дәлилләр белән тагын бер тапкыр күрсәтеп үтә. Бу — истәлекләрнең Шәехзадә Бабичка багышланган өлешләрендә дә яхшы ук ачык аңлашыла. Ш. Бабич һәм С. Рәмиев язмышларын ҺӘхМ иҗатларын С. Кудаш берникадәр үзгәрәк, яңачарак яктырта. Китапта китерелгән фактик материаллар чынлап та бу ике күренекле шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына моңарчы берьяклырак, таррак караш урнашмады микән дип уйларга юл ача. Әйе, Ш. Бабич та, С. Рәмиев тә киңрәк планда махсус өйрәнүгә лаеклы шагыйрьләр дигән теләк сизелә С. Кудашта. Моңа, әлбәттә, без дә кушылабыз. «Хәтердә калган минутлар» китабының уңышлы якларына тукталу белән без аның һичбер нинди кимчелеге юк дип әйтергә теләмибез. Билгеле, «хәтер сандыгына» таянып эшләүчене берьяклы объективизмга бирелеп китү хәвефе сагалап тора. Язучы моны сизә һәм фактларга тәнкыйть белән карый. Шуңа күрә истәлекләрдә ярылып яткан андый кимчелек юк. Китапның төп кимчелеге итеп композицион таркаулыкны һәм авторның үзе, кайбер бүлекләрендә ничектер читтәрәк торып, күзәтүче рәвешендәрәк сөйләвен күрсәтер идек. Октябрь социалистик революциясе елларындагы әдәби хәрәкәткә язучы җитәрлек тукталмаган диясе килә. С. Кудаш, тыйнаклык саклапмыдыр, әллә автобиография стиленә төшүдән куркыпмыдыр, үзенең иҗат юлына, әсәрләренең тарихына бик .аз, бик сирәк туктала. Бәлки ул турыда башкалар язарга тиештер. Шулай да С. Кудашның үзен һәм иҗатын да шушы истәлекләре фонында тулырак күрәсе килгән иде. Истәлекләрнең дәвамы һәм безнең кайбер теләкләрнең үтәлеше, бәлки, киләчәктә дә булыр әле. Ә бу китабы өчен укучылар белән бергә без чын күңелдән рәхмәт, дибез. Мондый китапларга укучылар бик сусаган. Кызганычка каршы, безнең язучылар мемуар истәлекләр жанры өлкәсендә юмартлык күрсәтмиләр. Сәйфи ага Кудаш бу кимчелекне бетерүдә беренче булып диярлек кыю һәм мактаулы адым ясады. Әдәби истәлекләр, мемуарлар, иҗади портретлар язу бездә «гадәт» булып китмәгән әле. Нигәдер моңа игътибарсызлык яшәп килә. Күптән түгел Г. Кашшаф бу мәсьәләне матбугат битендә дә кузгаткан иде, ләкин аңа тавыш бирүче табылмады. Мин хәтта рәсми рәвештә институт исеменнән бу турыда кайбер язучыларыбыз белән сөйләшкәч һәм язарга тәкъдим иткәч, төрле җавап ишетергә туры килде: берсе тыйнаклык саклау, «иртәрәк әле» кебек фикерне белдерде, икенчесе — «уйлап карарга» вәгъдә итте, өченчесе — өметсезрәк кыяфәттә елмаеп каршы алды. Вәгъдә биргән күренекле 6—7 язучыбыздан бары тик икәве генә өлешчә вәгъдәләрен үтәделәр (ул истәлекләр әле дөньяга чыкмаган). Укучылар массасы үзләренең яраткан һәм хөрмәт иткән язучыларының әсәрләре белән генә түгел, аларның тормышлары, эшләре һәм әсәрләренең ничек язылулары белән дә кызыксыналар. Бу бик табигый хәл. Халыкта исеме таралган данлыклы кешеләрнең бай тормыш юлларын, алар яшәгән чорларны чагылдырган чын әдәби-мемуар әсәрләргә укучы зур иҗтимагый факт итеп карый, аларны үз тормышының да үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген яхшырак аңларга ярдәм итүче, рухи азык бирүче итеп кабул итә. Кыскасы, әдәби истәлекләр жанры характерындагы әсәрләрнең дә, башка жанр әсәрләре белән беррәт- тән, кайбер очракта күбрәк күләмдә, политик-тәрбияви әһәмияте зур 120 булуын тагын бер тапкыр искәртеп үтәсе килә. Андый әсәрләр әдәбият сөюче өчен дә, әдәбиятны җентекләп өйрәнүче галимнәр һәм язучыларның үзләре өчен дә чиксез кадерле. Сәйфи ага Кудашңың бу юлдагы матур башлангычы ялгызак булып калмас, җимешле дәвамы да булыр дип ышанабыз.