БӨРЕЛЕДӘ НИЛӘР БАР
ТӨЛКЕ
Төлкене беләбез без. Күптән яши безнең җирләрдә бу хәйләкәр җәнлек. Җырларыбызга, мәкальләребезгә кергән ул... Борын заманда татарның байлары һәм муллалары өстендә төлке еш очрый торган иде. Төлке толып, тамак тун, төлкедән бүрек — байлык һәм дәрәҗә билгесе иде. ...Кыйммәт йөри иде төлке тиресе, шуңа күрә аның аякларын да ташламыйлар; я бүрек эченә куялар, я абыстайларның камзул читенә тоталар иде. Ләкин Бөреледәге төлкеләр без белгән, безнең җирдә яшәгән төлкеләргә һич охшамыйлар. Төсләре белән үк башкалар: чем-кара мамык естенә, әйтерсең, көмеш йөгерткән — шундый гаҗәп бер оригиналь төстә алар. Русча аларны «серебристо-черные лисицы» дип атыйлар. Тәрҗемә итсәк, «көмешсыман кара төлке» килеп чыга шикелле. Ләкин га- зетләребезгә ияреп, болай турыдан-туры аудару минем тешемә тия. Шуңа күрә мин «чал төлке» дип кенә алмакчы булам. Күз алдына китереп була бит: көмештәй чал төшкән кара төлке! ...Борын чал төлке дөньяның бары бер почмагында — Аляскадагыча очраган. Бик сирәк очраган, шунлыктан гаять кыйммәт йөргән. Әйтәләр, 1890 елны Мәкәрҗә ярминкәсенә Аляскадан бары 250 баш кына чал төлке тиресе килгән, имеш... Аучылар бу төлкенең балаларын эзләп табып, өйләренә алып кайтып үстерә торган булганнар. Менә шуннан акрынлап чал төлкене өй шартларында үрчетү башланып китә. Икенче төрле әйтсәк, кеше аны үз ихтыярына буйсындыра. Хәзерге вакытта чал төлке бары махсус оештырылган фермаларда гына яши һәм иректә бөтенләй очрамый. Очраса да, фермадан шылган берәр качак кына очрарга мөмкин. Кайчандыр Бөреле фермасыннан да бер төлке качып китә. Ләкин иректә азык табалмагач, ике тәүлектән соң читлегенә кире борылып кайта. Әзерне генә ашарга өйрәнгән җәнлек шулай итеп кадерле иректән дә ваз кичә... Өйрәтә белә кеше! Менә шундый төлкеләрне Бөрследә үрчетәләр. Бу эшкә Бөреле совхозы сугышка чаклы— 1932 елда ук керешә. Куянчылыктан кала «төлкечелек» совхозның иң карт тармагы, шулар тирәсендә бөтен хуҗалык оеша, шуларга карап Бөрелене җәнлекләр совхозы дип йөртәләр. Чал төлке мехы бик затлы һәм кыйммәтле мехтан санала. (Былтыр совхоз аның һәр тиресен уртача 1 074 сумнан саткан.) Соңгы елларга чаклы Бөреле төлкеләренә эчке һәм тышкы базарда сорау зур була. Төлке тиресе күбрәк горжетка дигән нәрсәгә китә. Горжетканың нәрсә икәнен беләсездер инде: бу — башы, койрыгы, аяклары белән бергә эшкәртелгән һәм ефәк эчлек куелган бөтен төлке. Шуны хатын-кызлар 1 Ахыры. Башы 1 нчс санда. Т 63 иңнәренә салып йөртәләр. Төлкенең елмаебрак ыржайган, кара борынлы башын күкрәк өстенә салалар, ә купшы, маһәбәт койрыгын арка буена салындырып куялар. Бик килешә үзләренә. Горжетка аеруча чит ил ханымнары, хосусан Америка ханымнары арасында бик модада булган икән. Шуңа күрә Бөреле төлкеләре күбрәк экспортка китеп торганнар. Ләкин мода дигән нәрсә гел үзгәреп тору- чан, ханымнар горжеткадан да туя башлыйлар һәм нәтиҗәдә чал төлкегә сорау соңгы вакытта кими. Совхоз моны исәпкә ала һәм ана төлкеләр санын хәзергә арттырмыйча тора. 1959 елның башында фермада 1.500 баш ана төлке булган. Алдагы елларда да ул шулай сакланырга тиеш. Чал төлке бик сылу җәнлек. Бигрәк тә аның койрыгы купшы, матур... Шул озын койрыгын, эт шикелле бер дә уңга-сулга селкетмичә, горур гына сөйрәп йөртә. Башы кечкенә, очлаеп тора, борыны кара, күзләре ачык көрән төстә. Акыл бар кебек ул күзләрдә, кешегә бик төбәлеп, гүя синең кем булуыңны, нишләргә теләвеңне аңлап карыйлар кебек. Төлке читлегендә күбрәк арлы-бирле йөреп тора. Үз бәясен аңлап, тынычлык саклап, эре генә йөри ул. Ят кеше якынлашса, туктала, сагаеп, өнәмичә карап тора башлый. Яратмый кешене, дәшә башласаң, борылып оясына керә дә китә. Төлкенең кешедән никадәр ятсынуын күрсәткән тагын бер гаҗәеп гадәте бар икән. Беренче килүемдә агачлар арасыннан биек вышкалар күреп калуымны әйткән идем, — соңыннан менә туларның ни өчен кирәк булуын белдем. Хикмәт шунда, ата төлке белән ана төлке кеше карап торган чакта һич кушылмыйлар икән. Ә караучы ана төлкенең кайчан балага узганын белеп торырга тиеш. Шуңа күрә ул, ата төлкене ана төлке янына япкач, әлеге вышкага менеп, мыштым гына карап тора. Соңыннан һәр төлкенең качкан вакытын тамга тактасына (биркага) язып куя һәм шуңа карап баласын көтә. Караучы өчен бу бик мөһим эш, чөнки төлкедән үрчем алу һәм шуны саклау аның төп бурычы. ...Шундый горур, шундый инсафлы төлкеләр ашауга килгәндә бөтенләй әдәпләрен югалталар. Читлегендә тыныч кына йөргән төлке аш исен сиздеме, шунда ук комсыз ерткычка әйләнә. Күзләрендә ут кабына, тешләрен ыржайта һәм үзен белештермичә бәргәләнә башлый. Биргән азыкны капыл-копыл йотып кына җибәрә. Ә яшь төлкеләр ашаган чакта аягүрә басып, бик яман сугышып та алалар. Төлкеләрнең төп азыгы—ит. Бик күп ит китә аларга. (Шәшке белән кеш тә күбрәк ит ашыйлар.) Читтән бик күп атлар, үгезләр кайтартырга туры килгән алар өчен. Ит мәсьәләсе болай да авыр торган бер чакта җәнлекләрне терлек ите белән сыйлау экономик яктан, әлбәттә, файдалы булмаган. Совхоз җитәкчеләре нәрсә белән алыштырырга икән дип бик озак баш ватканнар һәм, ниһаять, чарасын тапканнар. Хәзерге вакытта терлек итен рационнан бөтенләй чыгармасалар да, җәнлекләргә күбрәк тюлень ите һәм ефәк кортының йомдагын (коконын) бирәләр. Җәнлекләр бу йомдак дигән нәрсәне аеруча яратып ашыйлар икән. Киләчәктә тагын кит балыгының итен ашатырга тиешләр. Күптән түгел китлар аулау өчен Антарктика суларына чыгып киткән «Советская Украина» флотилиясе үзенең балык түшкәләрен җәнлекчелек совхозларына җибәреп торачак. ...Ашату турындагы сүзне бер уңайдан бетерик, булмаса. Җәнлекләр фермасында таштан салынган бик зур кухня эшләп тора. Бирегә зур- зур машиналар куйганнар, күп эшләрне шулар башкаралар. Җәнлекләр өчен көн дә махсус рацион төзелә. Шул рацион буенча поварлар хәзерләгән азыкны өлкән ветврач үзе гел карап, тикшереп тора. 64 Җәнлекләргә киткән азыкларның нихәтле күп һәм нихәтле төрле- төрле булуын белгәч, мин гаҗәпләнә калдым: мәсәлән, кешләргә, махсус тапалган иттән башка, тагын сөт, күкәй, бал, ак сухари, эрбет чикләвеге һәм төрле җиләкләр бирәләр. — Нигә аларны бу хәтле сынлыйсыз? — дип сорагач, ферманың өлкән зоотехнигы Сергей Антонович Илларионов — зур белгеч һәм үз эшенең чын остасы—миңа болай дип аңлатты: — Җәнлек иректә чакта табигатьтән үзе нәрсә табып ашаган булса, без дә аңа шуларның барысын да бирергә тиешбез. — Ләкин табигатьтә ак сухари юк бит! — Ак сухари булмаса, табигатьтә углевод бар, аксым һәм төрле витаминнар бар. Менә без биргән азыкларда да шулар булырга тиеш. Әйе. җәнлек — җан иясе. Яхшы тәрбияләмәсәң, яхшы карамасаи, ул сиңа көткәнеңне бирмәячәк. Миңа фермадагы җәнлек караучыларның ничек эшләүләрен күрергә туры килде. Бер генә эпизод. ...Шактый салкын март иртәсендә ферма өенә барып керсәм, төлке караучылар бригадиры Бибинур Галиева бик борчылып, бер төлкенең яңа туган балалары белән булышып йөри иде. Бу юньсез төлке үзенең кичә генә туган балаларын ни өчендер карамый икән. Тычкан хәтле генә сукыр балалар туңып үлә башлаганнар. Бөтенләй җан әсәре калмаган үзләрендә, чыгар да ыргыт! Ләкин Бибинур тиз генә коткару чарасын күрә: җансыз балаларны өйгә алып керә дә, зур электр лампасы белән яктыртылган һәм мамык түшәлгән кечкенә ящик эченә салып куя. Күпмедер вакыт үткәч, зур лампаның җылысы астында, йомшакта төлке балалары акрынлап кына тереләләр... Инде хәзер аларны ашатырга кирәк. Аналары янына алып чыгып китәләр, ләкин төлке балаларына имәргә бирми генә икән. Шуннан мәгънәсез төлкене өнгә алып керәләр дә, авызын бәйләп, аякларын аерып, өстәлгә сузып салалар һәм балаларын кушалар. Шул чакта Бибинур белән без бераз сөйләшеп тә алдык. — һи, абый, — диде Бибинур, — гел генә үзең карап тормасаң, буламыни ул. Төлкеләр балалаган чакта дөньяңны онытасың инде. Иртән дә шушында, кичен дә шушында, өйгә рәтләп кайткан да юк. Карамыйча буламы соң! Дөрес әйтә Бибинур, — менә шулай сагалап-карап тормасаң, үлеп беткән төлке балаларын коткарып калып булыр идемени. Әмма көн-төн тырышып карауның нәтиҗәсе дә соңыннан бик күңелле килеп чыга икән шул. Бибинур әйтә, былтыр, ди, үрчемне планнан арттырып үтәгән өчен 2200 тәңкә премия, аннары первый сорт тиреләр биргән өчен тагын 1000 тәнкә премия алдым, ди. Бибинур Галиева төлкеләр фермасында 1935 елдан бирле эшли. Ләкин биредә аңардан да элегрәк эшли башлаучылар бар. Мәсәлән, Татьяна Максимовна Русаева һәм Анна Егоровна Марченко ферма оешкан көннән башлап эшлиләр. Аларны ел саен дөньяга килеп торган меңнәрчә төлкеләрнең «әбиләре» дияргә була. Чынлап та кайсы гына илләрдә, кемнәрнең генә иңбашларында йөрми торгандыр алар карап үстергән сылу «көмеш-кара» төлкеләр! Ш Ә Ш к Е Төлкеләр күршесендә генә шәшкеләр. Болар да койма белән әйләндереп алган үзләренә аерым фермада яшиләр. Рәт-рәт сузылып киткән кыек астында аларнын читлекләре; читлек башында түгәрәк тишекле такта оялары ______________ кечкенә җәнлек менә шул оясына кереп йоклый, әмма күбрәк вакытын читлегендә әрле-бирле йөгереп уздыра. Шәшке безнең якларда очрый торган җәнлек. «Ашказар» җырын гына хәтерләгез: Җанкайҗанаш китте ай сонарга Ашказаркай буена шәшкегә, Шөшкеләргә китеп вафат булгач, Газиз башым калды яшь кенә. Күрәсез, кемнеңдер вафатына сәбәпче булган һәм җырга кергәп жәнлек. Әгәр сез аны күрсәгез, чын-чынлап аңа сокланыр идегез: шундый матур-сылу, җитез-чая бер җәнлек ул! Төсе башыннан алып койрыгына чаклы тоташ каракөрән, тик тамак астында гына ак тапысы бар. Гәүдәгә песидән аз гына тәбәнәгрәк, ләкин озынрак булыр. Алгы аяклары арткы аякларына караганда кыскарак, шуңа күрә алга таба иңкәеп, арт санын сикертеп чаба. Тырнаклары кәкре, үткен, тешләре очлы — әйтәсе дә юк, кечкенә ерткыч! (Караучылар аларны калын бияләй киеп кенә кулларына алалар)... Әрсез, куркуны белми, тәпиләре белән читлеккә асылынып, очлы кара борынын читлек күзәнәгеннән чыгарып, якын килгән кешене иснәргә тырыша. Ләкин кинәт нәрсәдәндер сискәнә дә ялт итеп оясына кереп тә китә, һәм койрыгы югалырга өлгерми, башы инде тишектән килеп тә чыга. Кай арада борылып өлгерә торгандыр, — исең китәр. Нәкъ менә акробат төсле, күз иярмәс тизлек белән теләсә ничек, теләсә кайсы якка бөгелә дә, сыгыла да ала ул! Бу кара-көрән төстәгеләрен стандарт шәшкеләр дип йөртәләр. Алар күпчелек. Ләкин арада ап-аклары да, аксыл-сарылары да, хәтта күк төслеләре дә бар. Бу соңгылары иң затлы, иң кыйммәтледән санала икән. Шәшкенең мехы йомшак, тыгыз, кыска мамыклы. Бик матур. Соңгы елларда шәшке мехына сорау бик арта. Бигрәк тә чит илләрдә ул модага кереп китә. Кием-салымга гына тоту түгел, хәтта зиннәтле автомашиналарны да шуның белән эчлиләр, имеш. Анда кыландыра беләләр инде. Хәер, Бөреле совхозы өчен товарга сорауның күп булуы яхшы, — чөнки шәшке тиреләре башлыча экспортка китеп тора. Хәзерге вакытта Бөреле совхозының 3000 баш ана шәшкесе бар. Җидееллыкның ахырына аларның саны 8400 башка җитәчәк. Ә болар үз чиратларында бер ел эчендә 39400 баш яшь шәшкеләр бирергә тиешләр. Шәшке караучы осталар дип фермада Әлфинур Җиһаншинаны, Любовь Баранованы һәм Майшәкәр Сираҗиеваны атап йөртәләр. Тынгысыз җәнлекләр алар кулында һәрвакыт таза, матур булып үсәләр. Ә Сираҗиева турында, ул шәшкенең телен белә, дип сөйлиләр. Ишеткәннәре бар икән. Бер дә гаҗәп түгел! КЕШ Бу исем миңа башта бик сәер тоелган иде. Соболь — безнеңчә чынлап та «кеш» микәнни дип баш ваттым. Бездә бит гомумән җанварлар, җәнлекләр, кошлар исеме бергә җыелып, ачык аңлатма бирелеп, тиешле тәртипкә салынмаган. Сүзлекләргә карасаң, анда шул: «Соболь — кеш» диюдән башканы тапмыйсың. Ни өчен кеш, кайдан алынган, халыкта бармы ул? — моңа җавап юк. Ләкин сораша торгач, собольнең безнеңчә «кеш» булуына ышанырга туры килде. Мәсәлән, безнең хаs. .C. Ә.- №2. 65 66 лыкта: «Ас кебек ак, кеш кебек кара» дип чибәр кешеләргә карата әйтү бар пкән. Менә шуннан соң гына күңел тынычланды. Кеш гаҗәп кызыклы һәм хикмәтле җәнлек ул. Мехчылар аны «йомшак алтын» дип тә йөртәләр. Чөнки аның тиресе дөньяда иң кыйммәтле мехлардан санала. Чын булса, кайчандыр рус патшасы Англия королевасына бүләк итеп бирер өчен кеш тиресеннән тектергән манто 370 мең сумга төшкән, имеш! Аннары Америкада бер кеш тиресенең акчасына кырык сыер сатып алырга була, имеш! Моны миңа Мәскәүдән Бөрелегә килгән, кешләр буенча зур белгеч, биология фәннәре кандидаты И. Д. Старков кайчандыр сөйләгән иде. Нигә соң бу кеш дигән кечкенә җәнлек «йомшак алтын» дип йөртер дәрәҗәдә шундый кыйммәттән һәм кадерледән санала? Иң элек шуны әйтергә кирәк, кеш бары бездә, безнең очсыз-кырый- сыз тайгада гына яши. Бүтән илдә, җир йөзенең бүтән почмагында юк ул. Шуның белән бергә кеш безнең тайгада да атлаган саен очрап тормый. Урал итәкләреннән алып Тын океанга чаклы сузылган тайганың аерым төбәкләрендә, кеше үтеп керә алмаслык куе урман эчендә алар япа-ялгыз гына яшиләр. Шуның өстенә кеш — төнге җәнлек, ягъни көндез өнендә ятып, караңгы төшкәч кенә ауга чыга. Тайга сонарчылары атналар, айлар буе йөреп, аны әллә нидә бер генә очраталар. Дөрес, борын, революциягә чаклы, кеш бездә шактый күп булган, диләр. Бик кыйммәтле җәнлек булганлыктан, ул вакытта аны рәхимсез рәвештә кырганнар. Нәтиҗәдә ул бик әзәеп калган. Совет хөкүмәте аны саклау һәм арттыру чарасына керешә. Сугышка чаклы ук бездә кешне җәнлекчелек совхозларында үрчетә башлыйлар. Ләкин бу үрчетә башлау тиз генә көткән нәтиҗәне бирми әле. Хәтта баштарак гомумән берни дә барып чыкмый: кеш читлектә бала табудан катгый рәвештә «баш тарта». Әйтерсең, бу кечкенә, горур җәнлек иректән аерып, ябып куйган өчен протест йөзеннән шулай үзен үзе тыя. Галимнәр һәм караучылар җәнлекнең болай «кылануын» аңлый алмыйча йөдиләр. Нидән бу, сәбәп нәрсәдә? Иректә үрчегән җәнлек, тотып япкан өчен генә табигатьнең котылгысыз законын боза алмаска тиеш ләбаса! Иртәмесоңмы, ул бала китерергә тиеш. Ләкин ничек итеп моңа ирешергә? Озак күзәтүләрдән соң галимнәр бу җәнлекнең бик хикмәтле үзенчәлекләрен ачалар. Иң элек кешләрнең күпчелеге өч яшькә җиткәч кенә җенси яктан бала табарлык булып җитешәләр икән. Аннары кешләр башка җәнлекләр төсле язын, әйтик, март айларында кушылмыйлар икән. Аларның кушылу вакыты җәй уртасында, имеш. Шуның өстенә тагын кеш, нәкъ кеше төсле, тугыз ай корсак күтәреп, бары апрельдә генә баласын таба икән (төлке, мәсәлән, 52 көннән баласын китерә). Кешнең менә шушы табигатен белгәннән соң гына аны ирексез шартларда (читлектә) үрчетергә мөмкин була башлый. Ләкин кешне кыйммәтле иткән сәбәп аның гомумән аз булуында Һәм акрын үрчүендә генә түгел әле. Хикмәт шунда, кеш тиресеннән дә чыдамлырак һәм затлырак тирене бүтән бер җәнлек тә бирми. Әйтик, кеш мехыннан бүрек тектереп кисәң, үзең бер 30 ел иләгәннән сон малаеңа да кала, — шундый чыдам ул. Аның мехы ефәктәй йоп-йомшак, тонык кына елкылдап тора, мамыгы тыгыз-куе. Төсе коңгырт-көрән, яки кара-көрән. Никадәр карарак булса, шулкадәр кыйммәтлерәкйөри. 5* 67 Бөреле совхозында хәзерге көндә 300 бат ана кош бар. һәркайсы биек, иркен читлектә аерым тора. Икесен бергә ябарга ярамый, үзара сугышып, бербсрссн тешләп, өзгәләп бетерәләр. Усал җәнлек. Гәүдәгә шәшкедән зуррак. Башы кечкенә, борыны очлы, кап-кара. Колаклары түгәрәк, утырып, ачылып тора... Күп җәнлекләрнең аягы гадәттә шәрә була. Ләкин кешнең таза, юан аякларын да, тырнак араларына хәтле, куе мамык каплаган. Бу тикмәгә түгел, чөнки тайганың калын кары өстеннән батмыйча чабар өчен табигать үзе аңа шундый аяклар биргән. Кеш искиткеч җитез, өлгер җәнлек. Бер генә минут та тик тормый ул, читлек эчендә гел әйләнеп чабып йөри. Ферманың бригадиры Михаил Павлович Казаков әйтә: аның болан чабып йөрүе көненә 50—60 километрдан артып китә, ди. Ундүрт яшеннән җәнлекләр арасында эшли башлаган бу иптәш гаҗәп күп белә икән. Бик кызыклы нәрсәләр сөй ләде ул миңа. Күренеп тора, кеше үз күлендә рәхәтләнеп йөзә! Җидееллыкның ахырына совхоздагы ана кешләрнең саны 620 баш ■ ка җитәргә тиеш. Менә бу җәнлекләр — куян, төлке, шәшке һәм кеш — совхозның төп байлыгы. Ул шуларны асрый, үрчетә, үстерә һәм вакыты җиткәч суеп, тиреләрен дәүләткә тапшыра. (Куянның исә күп кенә өлешен тере килеш колхозларга, мәктәпләргә, төрле хуҗалыкларга сата.) Совхоз бу җәнлекләрдән ел саен миллионнарча табыш ала. Ә 1965 елда инде ул 26 миллион сумлык җәнлек тиресе сатарга тиеш. Безнең илдә җәнлекчелек совхозлары аз түгел. Татарстанда да алар дүртәү. Ерак Көнчыгышта, Себердә, Балтик буенда, Ленинград өлкәсендә, Кольский ярым атавында аларның бик зурлары бар. Ләкин Бөреле совхозы шулар арасында хуҗалыгының көчле, бай булуы белән иң зурлардан, ә эш нәтиҗәләре белән иң алдынгылардан саналып йөри. Социалистик ярышта ул ел саен диярлек җиңеп чыга, Бөтенсоюз халык хуҗалыгы күргәзмәсендә аның куяннары беренче дәрәҗә диплом алалар, ә былтыр Брюссель күргәзмәсенә куелган һәм алтын медаль белән бүләкләнгән безнең мехларның шактый өлеше Бөреле җәнлекләренеке булалар. Республикабыз туфрагында яшәгән һәм илгә яхшы исеме таралган бу хуҗалык бездә бик хаклы рәвештә зур горурлык уята, билгеле. Әгәр мин Бөреле совхозының болай баеп китүенә, шундый гүзәл нәтиҗәләргә ирешүенә кешеләр сәбәпче, барысы да кешеләрнең гадел, тырыш хезмәтләреннән килгән ул дип әйтсәм, бер дә яңа хакыйкать ачмаган булыр идем. Әйе, барысы да кеше кулы, кеше тырышлыгы белән эшләнә, һәм бу хакыйкать дәлилгә мохтаҗ түгел, минемчә. Шуңа күрә мин мәсьәләгә икенче яктанрак килмәкче булам: Бөреле үзе кешегә ни бирә? Менә шуннан без аның уңышларын дөресрәк аңларбыз. Бөрелегә килеп эләккән кеше моннан китәргә ашыкмый. Монда вокзалдагы пассажирлар шикелле эшчеләрнең өзлексез алмашынып торулары юк. (Әлбәттә, аерым кешеләрнең теге яки бу сәбәп аркасында китүләре бар ул, ләкин бу «текучесть» дигән нәрсә түгел.) Монда 20—25 ел буена эшләгән кешеләрне күп очратырга була. Совхозның инде үз пенсионерлары бар, алар да беркая да китмичә шушында яшиләр. Кешеләрнең Бөрелеие яратып, утырып калуларының сәбәбе аның табигате матур булуда гына түгел, билгеле. Бер җиргә күңел баглап, 68 шунда утырып калыр өчен матур табигать өстенә тагын кешегә материаль шартлар да кирәк. Торыр урын бармы, акча эшләп булырлыкмы, сәүдәтәэминат эшләре ничегрәк куелган, гомумән тормыш корып җибәрерлекме монда—менә гади кешеләрне башлыча нәрсәләр кызыксындыра. һәм алар туларның барысын да Бөрелсдә табалар. (Без биредә беренче елларның авырлыклары, аннары сугыш китергән бөлгенлекләрне әйтеп тормыйбыз, чөнки аларны бер Бөреле генә түгел, бөтен ил кичереп узды.) ...Алыйк хезмәт төшемен — беренче нәүбәттә эшләүчене иң кызыксындырган тормыш килерен. Җәнлек караучылар, мәсәлән, аена 700—800 сумга чаклы төшерәләр. Аларның бригадирлары 900 дән 1100 сумга чаклы эшлиләр. Ел тамәмлангач, караучылар да бригадирлар да үрчемне планнан арттырып һәм яхшы тәрбияләп биргән өчен тагын һәркайсы 1500 сумнан 2500 сумга кадәр өстәмә акча алалар. Хуҗалык елының уңышлы нәтиҗәләре өчен бирелә торган бу бүләк акча совхозның җитәкчеләренә һәм белгечләренә аеруча мул тия. Мәсәлән, 1958 елның нәтиҗәләре өчен барлык өлкән белгечләр унар мең сум, урта белгечләр бишәр мең, сум алганнар. Күрәсез, тырышып эшләр өчен стимул бар монда. Башка тармакларда эшләүчеләрнең дә килерләре начар түгел. Сыер савучылар һәм бозау караучылар аена 650—700 сумга чаклы эшли* ләр. Шоферлар һәм тракторчылар 1 000 сум, 1 100 сум эшләп алалар. Совхоз шартларында мондый төшемнәрне бер дә түбән дип әйтеп булмый. 'Монда акча бәрәкәтлерәк. Тик кырда эшләп йөрүчеләрнең генә килерләре шәптән түгел икән. Аларның айлыклары гадәттә 350— 400 сумнан артмый. Түләү системасы башка, диләр. ...Инде алыйк торак хәлләрен. Сугыштан соң совхоз үзендә эшләүчеләргә озак сроклы ссудалар биреп тора. Күпләр чибәр-чибәр генә өйләр салып керәләр. Җиләк-җимеш бакчалары үстерәләр, бәрәңге утырталар, кош-корт асрыйлар. Сыер асраучылар да бар. Шул рәвешчә тырыша торгач, кеше матур гына, түгәрәк кенә итеп тормышын корып җибәрә, һәм аңа эшләве дә, яшәве дә күңелле булып китә. Аннары совхоз үзе торак төзелешен кызулата башлый. Соңгы ике- өч ел эчендә ул күп кенә йортлар салдыра, иске, шыксыз бараклар бетә, алар урынына нарат урманы эчендә кызыл чәрпәк түбәле, ап-ак коттеджлар үсеп чыга. Җыйнак, матур өйләргә баракларда торучылар күчәләр, яңа өйләнешкән яшьләр керәләр, һәм, билгеле инде, шунда төпләнеп, гомер итәр өчен керәләр... Хәзер совхозда торак кытлыгы бетеп бара, һәрхәлдә, Бөрелегә килеп, торыр урын тапмыйча китүче юк. Шуның өстенә балаларны укытыйм дисәң, унъеллык мәктәп бар, ялгыз аналарга кечкенәләрен калдырып эшкә йөрер өчен ясле бар, яр «буенда мунча бар, кино карарга клубы бар, көн дә пекарнядан яңа пешкән күмәч чыгып тора, өч кибет эшләп тора — кыскасы, аптырамыйча яшәр һәм тыныч эшләр өчен барысы да диярлек бар. Шуңа күрә монда яшәүче Бөрелене үз туган җире итеп карый, совхозны үз тормышының чыганагы дип белә, көчен жәлләмичә эшли, чөнки совхоз байый барган саен аның үз тормышы да бөтенәя, матурлана бара. Фермаларда җәнлек караучыларның үрчем алу планын елдан-ел үтәп барулары нәкъ менә шул хакта сөйли дә инде: күбрәк бирсәң, күбрәк аласың да! Мин биредә” яхшы эшләп, яхшы торуның бер генә һәм кечкенә мисалын китереп үтәргә телим: совхозда 388 гаилә булып, туларның 220 сеидә радиоалгыч бар икән. Ике гаиләгә бер радиоалгыч! Күп нәрсә турында сөйли бу, минемчә. Бөреле шундый бай, матур җир булгач, мин инде үзебезнең мондагы «татарлар хәле» белән дә бераз кызыксындым. Күпме алар, ниндирәк эшләрдә эшлиләр, ничегрәк торалар? 69 Татар эшчеләре совхозның бөтен тармакларында да эшлиләр. Ләкин артык күп түгел, барлык эшләүчеләрнең бер 30 проценты чамасында булыр. Җәнлек караучылар арасында алдынгылардан саналып, яхшы исәптә йөргән татар апайлары, татар кызлары бар, татарлардан бригадирлар бар. Тагын бернәрсә мине гаҗәпләндерде һәм борчыды. Үз өйләрендә яки яңа квартирларда әйбәт, җитеш кенә торган, яхшы кием-салымга һәм төрле җиһазга акча арттыра алган безнең татарлар үзләренең туган культураларына, туган әдәбиятларына бер дә әһәмият бирмиләр икән. Р1өз иллеләп кешедән нибары өч кеше «Азат хатын», өч кеше «Чаян» журналын яздыра. Безнең «Совет әдәбияты»н алдыручы берәү дә юк. Күренеп тора: совхозда татар эшчеләре арасында аң-белем эшләрен ана телендә алып баруга әһәмият бирү җитенкерәми. Совхозның 7.000 нән артыграк китап тупланган бай гына китапханәсе бар. Кечкенә шкафта бер-ике йөзләп татар китаплары саклана. (Күбесенеке басма тәрҗемәләр.) Бу китапларны кемнәр алып укый дип сорагач, миңа бары 4 кешенең исемен әйтә алдылар. Кыскасы, совхозның партия һәм комсомол оешмалары татар эшчеләре арасында культура эшен һичшиксез көчәйтергә тиешләр. БӨРЕЛЕНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ Мин Бөрелене яраттым, җирен-суын да, кешеләрен дә, җәнлекләрен дә яраттым. Әле башлап килеп йөргән чакларда ук бу хуҗалыкка сокланып карау гына түгел, аны ничектер күпләргә үрнәк булырлык бер җир итеп күрергә тырыша идем. Дөрес, тормыш монда да шул ук тормыш— каршылыклардан да, авырлыклардан да азат түгел ул. Шулай ук чүп-чардан да. Кешеләрнең дә төрлесе—яхшысы-яманы, бәхетлесе- бәхетсезе бар монда... Кечкенә генә поселокта көлкесе дә, фаҗигасы да булгалап тора. Укучылар, бәлкем, «Ялгызлык» хикәясен хәтерли торганнардыр, аның да аяныч вакыйгасы нигездә шушында булып үткән хәлләрдән алынган иде. Әмма шулай да мин Бөреле турында матур уйлыйм. Елдан-ел ул минем күз алдымда үсә, байый, матурлана барды. Бүген инде аңа сокланмыйча мөмкин түгел, ә киләчәге тагын нинди булмас! Менә миңа совхозның җидееллык планын танышыр өчен биреп тордылар. Производствога караган зур-зур саннарын алып тормыйм, тик совхозны төзекләндерү һәм кешеләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча билгеләнгән чараларын гына китереп үтим. Менә алар: яңадан 100 йорт салыначак, барлык йортларга да — искеләренә һәм яңаларына— су һәм газ кертеләчәк. Аннары зур мунча, азык һәм промтовар магазиннары, кием ательесе, илле урынлык шифаханә, 100 урынлы балалар бакчасы, ялгыз картлар өчен аерым йорт, төрле мастерскойлары белән мәктәп-интернат, 500 кешелек тамаша залы белән культура сарае, читтән килүчеләр өчен гостиница салынырга тиеш. Стадион да булачак. Совхоз кешеләрен шәһәр театрына йөртер өчен бик шәп автобус сатып алачаклар. Поселокның үзендә дә автобус йөреп торачак. һәм болар бүгеннән башланган эшләр. Мин инде Бөреле совхозын башкаларга һәр яктан үрнәк булырлык бер хуҗалык итеп күрергә теләвемне әйткән идем. Барган саен бу уй минем күңелемә килмичә калмый иде. Әле күптән түгел тагын Бөре- легә барып кайттым. Шул чакта совхоз директоры Михаил Николаевич Юдин миңа әйтте: — Әйе, Бөреле совхозы үрнәк хуҗалык булачак. Бу хакта Татарстан хөкүмәтенең махсус карары бар, — диде. 70 Алар инде шул карар нигезендә эшкә дә тотынганнар икән. Яна йортлар салуны кызулыйлар. Поселок уртасындагы мәйдан бөтен бер архитектура ансамбле итеп төзеләчәк. Юлларга асфальт җәеләчәк. Каралты-куралар, капка-коймалар — барысы да яңартылачак. Әнә клубын да зәңгәргә буяп җибәргәннәр. Кыскасы, совхоз һәр җәһәттән матур, төзек бер хәлгә китереләчәк. Мин: — Ә акча бирәләрме соң?—дип сорап куйдым. — Безнең акча бар, акча җитәрлек, — диде директор, елмаеп кына. Бер уңайдан Михаил Николаевич Юдинның үзе турында да берничә сүз әйтеп китәсем китә. Бу Бөреленең үзендә үскән, җитешкән кеше. Казан ветеринария институтын бетергәч, ул күпмедер вакыт Монголиядә терлекләр кабул итү буенча эшләгән. Монголиядән кайткач, безнең Бөрелегә зоотехникселекционер булып урнашкан. Шушы эштә озак кына вакыт эшләгәннән соң, аны совхозның директоры итеп билгеләгәннәр. Менә бишме-алтымы ел инде ул совхоз белән җитәкчелек итеп килә... Яшь кеше әле ул, бик энергияле чагы. Җәнлекчелек эшен биш бармагыдай яхшы белә. Финляндиягә барып, андагы җәйлек фермалары белән дә танышып кайткан. Күңелле бу кеше белән сөйләшүе. Киң колач, төпле караш, үз көченә нык ышану сизелеп тора аңарда. Мине ул һәрвакыт яхшы каршы алды һәм вакытын кызганмыйча сөйләшеп утырды. Нәрсә хакында гына сөйләшеп китмик, ахырдан сүз Бөреленең киләчәгенә барып тоташмыйча калмый иде. — Без моңарчы, — ди Михаил Николаевич, — төп игътибарны, төп көчне производствоның үзенә бирдек. Шулай кирәк иде ул. Моннан соң да, әлбәттә, яхшы эшләү, совхозны һаман көчәйтү безнең төп бурычыбыз булып калачак. Әмма хәзер инде, бер ныгып алгач, без бүтән эшләргә дә вакытны һәм игътибарны күбрәк бирә алабыз. Сез моны үзегез дә күрәсездер?.. Әйе, мин моны күрәм. Күрү генә түгел, ул нәкъ шулай булырга тиеш дип бик нык ышанып торам: таза нигез өстенә якты-матур бина, һичшиксез, салынырга тиеш! Әмма бу якты бинага керәчәк кешеләрнең үзләрен дә үскән, үзгәргән итеп күрәсе килә. Шунда, шул якты бинада матур итеп, кызыклы, мәгънәле, күңелле итеп яшәүләрен күрәсе килә. Гаҗәп тоелмасын бу теләк. Чөнки керле тәнгә ак күлмәк кияргә ярамаган кебек, үз кулың белән салган иркен, чиста тормыш бинасына да үзеңдәге җыен чүп-чарны— наданлыкны, тупаслыкны, әдәпсезлекне ияртеп керергә ярамый. Алай керсәң, бик тиз торган җирең дә, үзең дә яңадан пычракка батасың. Ни өчен бөтен җирдә хәзер чын кеше (кабатлап әйтәм, чын кеше), яхшы эшләү белән бергә, шәхси камилләшүгә рухани баюга, чын культурага омтыла? Чөнки сизә ул: шунсыз киләчәктә аның кадере булмаячак. Чөнки чамалый ул: үзе рухи матурланмаса, тормышын да матур итә алмаячак. Менә ни өчен мин Бөреленең өйләрен генә түгел, кешеләрен дә чибәр, таза, яхшы итеп күрергә телим. Кайчандыр Бөреле станциясеннән совхоз поселогына бара торган юл буе шыр ялангач кыр иде. Сул яклап сузылган сай үзәнлектә җәйге эсседән әлсерәгән чикерткәләр генә иренеп чырылдыйлар иде. Шуннан, илленче елларның башында булса кирәк, юл буена агач чәчтеләр. Чәчтеләр дим, чөнки шытып чыккан үсентеләрне үләннән аерып булырлык түгел иде... Еллар уза, һәм менә ничектер сизелмичә генә, авырлык белән, кайберләре егылып-корып, тырыша-тырыша үскән агачлар бер заман яшь каенлык булып күтәрелделәр дә киттеләр... Үзенекен итә икән ул табигать! Хәзер инде станциядән поселокка шул дәртле генә җилфердәшеп утырган яшь каеннар арасыннан барабыз... Үтә бит гомер, үзгәрә бит заманнар дип кайчан уфтанып, кайчан куанып уйлыйм мин шул каеннар ышыгына барып кердисәм. Бу юлдан узуларым шаять соңгы тапкыр булмас әле. Бөреледә ниләр барын күрдек, тагын ниләр .булганын күрербез әле, сау торсак, һичшиксез, күрербез.