Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ЗАКОН

Кыш. Ишек алларында, өй түбәләрендә, бакчаларда—ап-ак кар. Болытлар арасыннан кояш көлеп карын. Әнә, ишек алдында — кар өеп ясалган тау. Балалар, шау-гөр килеп, шул тауда чана шуалар. Бәхетле балалар! Урамда көчле автобуслар, төрле машиналар үтеп тора. Тыныч хезмәт белән тулы гади көннәрнең берсе!.. Репродуктордан таныш тавыш ишетелә. Партиябез һәм хөкүмәтебезнең җитәкчесе, халкыбызга армый-талмый хезмәт итүче Никита Сергеевич Хрущев тавышы бу! Ул ашыкмый гына, ышанычлы итеп сөйли. Тынычлык өчен ялкынлы көрәшче Никита Сергеевич Кремльнең Зур сараенда СССР Верховный Советы депутатлары алдында доклад ясый. Аның бу тарихи докладын бу минутларда Верховный Совет сессиясенә җыелган депутатлар гына түгел, бөтен совет халкы, бөтен кешелек дөньясы йотлыгып тыңлый. Докладтагы сүзләр тынычлыкның кадерен белүче һәр кешедә зур күтәренкелек, шатлык хисләре тудыра. Иптәш Хрущев дөньядагы бөтен халыкларга мәңгелек тынычлык тудыру чаралары, халыклар арасында дуслык, татулык кирәклеге турында сөйли, хәзерге заманда, коточкыч куркыныч, искиткеч куәтле кораллар барында, сугышның никадәр фаҗигалы булачагын күз алдына китереп бастыра, халыкларны тынычлык өчен акТив көрәшкә чакыра. Җир шарында мәңгелек тынычлык урнаштыру өчен Совет хөкүмәтенең тырышлыгын әйтеп үтә һәм...’ Партия Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы исеменнән искиткеч зур әһәмиятле закон кабул итү турында тәкъдим кертә: СССРның Кораллы Көчләрен яңадан 1 миллион 200 мең кешегә киметергә!.. Депутатларның алкышларын ишетәбез. Без дә кул чабабыз. Бөтен халык кул чаба. Верховный Совет трибунасында торучы Никита Сергеевич Хрущев күз алдына килеп баса. Илебезнең чиксез кырлары, колхоз, совхоз җирләре, дулкынланып торган кукуруз басулары, симез терлек көтүләре, исәпсезхисапсыз завод-фабрик морҗалары —кыскасы, халкыбызның бөтен байлыклары фонында итеп күрә аны күңел. Чыннан да! Уйлап карагыз: соңгы елларда тормышыбыз никадәр яхшырды, җиңеләйде. Аны һәрберебез күрә. Бу хәл партиябезнең ха* лыкны дөрес юлдан алып баруы, җитәкчебез Никита Сергеевич Хрущевның бик аңлы, булдыклы, талантлы һәм тырыш булуының нәтиҗәсе ул. Күз алдында башка-күренешләр дә барлыкка килә: Волхов — Ленинград фронтлары, ялкын шәүләләре, авыл һәм шәһәр хәрәбәләре, пуля тиеп егылган таза ирләр... Хатын-кызлар, балалар елый... Алар күп, бик күп, меңәрләп... Рәттән сугыш мәйданы, Ленинград блокадасын өзү өчен барган сугышлар, аннан, дошманны Ленинград ягыннан бөтенләй К 4 куу, һәлак булып калган йөзәрләгән, меңәрләгән солдатлар, офицерлар— хәрби дусларыбыз. Әнә—Варшава, аннары Германия... Иң сулда төтен эчендә — Берлин, утка чумган, янып торган Рейхстаг... Менә нинди ул сугыш! ЛАиллионнарча тол хатыннар, ятим балалар ул — сугыш! Шул күренешләр искә төшкән саен, тирән сулап куясын, күз аллары караңгыланып китә. Совет хөкүмәте үзенең беренче көннәрендә үк сугышка каршы булуын белдерде, бөек юлбашчыбыз В. И. Ленин тәкъдиме буенча Тынычлык декреты кабул итте. Совет хөкүмәте, партиябез бер генә минутка да сугышка каршы көрәшне туктатмады. Менә хәзер дә безнең парламентыбыз — Верховный Совет — кораллы көчләребезне яңадан өчтән бер өлешкә киметергә дигән закон кабул итте. Уйлап карагыз! Капиталистик илләрнең кымшануларын көтмичә, аларның кораллы көчләрен киметергә теләмәүләренә карамастан, без гаскәрләребезне 1 миллион 200 мең кешегә киметәбез. Ләкин бу — безнең илебезнең хәрби куәте кими дигән сүз түгел. Ул әле тагын да артачак! Чөнки соңгы елларда безнең батыр халкыбыз, эшчеләр, инженерлар, галимнәр армиябезгә искиткеч көчле, яңа кораллар бирделәр. Әгәр безгә нинди дә булса бер дәүләт яки берничә дәүләт һөҗүм итсә, без хәзер аларны җир өстеннән бөтенләй себереп ташлый алабыз! Капиталистик илләрнең хөкүмәтләре, халыклары моны аңларга тиеш. Халыклар шуны аңласалар, капиталистлар сугыш башларга батырчылык нтә алмаслар. Билгеле, әле шушы көнгә кадәр моны аңларга теләмәгән ахмак сугыш чукмарлары бар. Шуңа күрә халыклар сак булырга, хөкүмәтләренә андый кешеләрне якын да китермәскә тиешләр! Көчле капиталистик илләрнең дә күп кенә җитәкчеләре моны аңлый башладылар инде. Шуңа күрә Никита Сергеевич Хрущев Америка Кушма Штатларына рәсми визит белән чакырылды һәм океан артына барып та кайтты. Бу визит халыкара киеренкелекне шактый киметте, Америка һәм Совет халыклары арасын якынайтты, дуслыкка юл салды. Нью-Йоркта, Берләшкән Милләтләр Оешмасы трибунасына чыгып сөйләгәндә, Никита Сергеевич Совет Хөкүмәте исеменнән гомуми һәм тулы коралсызлану, хәрби министрлыкларны һәм генераль штабларны, армияләрне бетерү. турыИда тәкъдим кертте. Аның бу чын күңелдән әйтелгән аңлаешлы сүзләре бөтен дөньяга яңгырады. СССР Кораллы Көчләрен яңадан зур күләмдә киметү турындагы закон Совет хөкүмәтенең Берләшкән Милләтләр Оешмасына керткән тәкъдиме чын күңелдән эшләнгән булуны раслый. Бу законны тормышка ашыргач, завод-фабрикларда, шахталарда һәм төзелешләрдә, колхозларда һәм совхозларда җидееллык планны вакытыннан элек үтәү өчен барган фидакарь көрәшкә тагын 1 миллион 200 мең таза, көчле егетләр кушылачак. Илебез тагын да тизрәк алга китәр, халкыбыз коммунизм төзүдә яңа уңышларга ирешер. Советлар Союзының данлы Коммунистлар партиясе халкыбызны туры юлдан яңа җиңүләргә, якты һәм бәхетле коммунистик киләчәккә алып бара. Илебезнең Кораллы Көчләре, бөтен солдатлар, офицерлар һәм генераллар совет халкының тыныч хезмәтен саклыйлар. Әгәр кирәк булса, без — запастагы солдатлар һәм офицерлар — һәммәбез дә, тагын'өстебезгә шинель киеп, кулыбызга корал тотып, Ватаныбызны дошман һөҗүменнән якларга әзер торабыз. Бөек Ватан сугышы ветераннары, бөтен совет халкы белән бергә, бу яңа законны шатланып каршы алдылар. Бөек закон бу!