Логотип Казан Утлары
Очерк

 ЗАКИР АГА

апаев исемендәге колхоз хәзер Зөя буендагы иң эре һәм алдынгы хуҗалыкларның берсе. Ә бит, дөресен әйткәндә, моннан берничә ел элек бу колхозның, аеруча кырчылык тармагы буенча, эчпошыргыч - күләгәле яклары да бар иде. Мәсәлән, никадәр көч куеп ничек кенә тырышмасыннар, уңышны үз вакытында урып-җыеп алырга өлгерә алмыйлар; шуңа күрә зур өметләр баглап үстергән игеннең бер өлеше әрәм-шәрәм була иде. Елның елында йогышлы авыру шикелле гел шулай кабатланып килә торгач, отчет-сайлау җыелышларының берсендә, ниһаять, күпләрне уйландырырга мәҗбүр иткән шау-шу күтәрелә. Әнә шунда инде: «Республикабызның атаклы комбайнчысы Фатихов Закир авылдашыбыз лабаса. Болай булмый икән, аны чакырырга кирәк, үз колхозына кайтсын, юлга салышсын»,— дигән карарга киләләр. Закир ага авылдашларының сүзен кире кагамы соң? Ул үзе дә шул турыда борчылып йөри икән, чакыруларын бер сүзсез кабул итә. Җитмәсә тагы, ише янына кушы дигәндәй, элек Дәүләки МТСында аның белән бергә эшләгән комбайнчылардан Садыйков Рәшит белән Моста- фин Рәхимҗан да шул бер үк заманда Болын Балыкчыга кайтып төшәләр. Колхоз председателе Рәхимов: — Аякларыгыз төкле булсын, авылдашлар, — дип каршы ала • аларны. Закир ага шикелле хезмәтне сөйгән һәм аның ялкынында кайнап чыныккан кешеләрнең тормыш юлларына бер күз салсаң, сокланып хайран каласың. Алма агачыннан ерак төшми, дигәндәй, Закир аганың әтисе Фатих бабай турында да берничә сүз әйтеп китәргә кирәк. Ул картның үлүенә инде кай заман, ә авыл халкы, туфрагын олылап, әле һаман да аны зур ихтирам белән искә ала. Юкка гына түгел, әлбәттә... Фатих бабай гомер буена балтасын кулыннан төшермәгән. Хәтта сиксәннең аръягына чыккач та, тик ятарга авырсынып, менә дигән йорт салып кергән. Дөрес, баштарак: «Иске нигез дә әйбәт кенә ич әле, кузгатмасаң да ярар иде. Аннары картлыгың да җиткән, күрсәткән хезмәтләреңнең рәхәтен күреп яшәргә бик вакыт инде», — дип үгетләп караганнар аны. Мәгәр чал картның ачуын гына чыгарганнар, ул: — Дөньяда бер мин генә түгел ләбаса, миннән соң да яшисе кешеләр бар, алар өчен булыр, — дип кенә җавап биргән. Ч 101 Бу сүзләрнең тирән мәгънәсе тагын шунда: Фатих бабай колхозда да киләчәк буыннар өчен янып-көеп эшләгән, һәммәсенә кулы җиткән аның: хуҗалыкта вак-төяк ремонтлар да ясаган, каралтыларын да торгызган. Ләкин: «Миннән киткәнче — иясенә җиткәнче», дип түгел, җаен җайга китереп, хуҗаларча әйбәт итеп башкарган. ДАисал өчен колхоз оешкан заманнарда ук салынган ферма абзарларына гына карарга мөмкин: әле дә җил-яңгыр үтә торган түгелләр. II Фатих карт аталарча горурланып: «Үзем исән-сау чагымда һөнәремне улыма биреп калдырырмын. Хәзер ярдәмчем булыр, ә соңыннан минем эшемне дәвам иттерер», — дип уйлаган иде. Әмма ул ялгышты. Армиядән кайтып, авылда төпләнеп калган Закир, колхоз төзелеше тудырган мөмкинлектән файдаланып, үз юлы белән китеп барды. Ата күңеле башта моны яратып бетермәде: — Ай-Һай, улым, камбайн бик ят нәрсә бит ул безнең өчен,— диде. Ул замандагы комбайннарны хәзер музейларда гына очратырга мөмкин. Әмма ләкин вакытында алар да авыл хуҗалыгы өлкәсендәге иң зур яңалыкларның берсе иде. һәм, дөресен әйтергә кирәк, күрсәткән хезмәтләре дә кечкенәдән булмады. Шул комбайннарда эшләп нинди уңыш осталары үсеп чыкмады, кемнәрнең даны бөтен илгә таралмады. Озак та үтмәде, Фатихов Закир да шундый алдынгылар сафына басты. Сугыш елларында да ул сынатмады. Гади генә комбайн штурвалы аның өчен дошманга каршы көрәштә дәһшәтле коралга әверелде. Колхозларда эшче куллар хатын-кыз да бала-чага гына иде. Техника да чамалы — Дәүләки МТСында нибары ике-өч комбайн бар иде. Менә шул шартларда инде һәр бөртеге бер алтын торган ашлыкны түкми-чәчми җыеп алырга, фронтны икмәк белән тәэмин итәргә кирәк. Кыскасы, районда бердәнбер тәҗрибәле комбайнчы буларак, Фатихов Закир әлеге авыр йөкне төпкә җигелеп тартканга күрә, бәлки, аның чигә чәчләре дә иртәрәк агаргандыр. Беркемгә дә сер түгел, сугыштан соң да механизаторлар җитешми иде әле. Кышның кыш буена МТС мастерскоенда ремонт бара. Җәй көне дә Закир аңа Болын Балыкчыдагы семьясы янына онытканда бер кайтып күренә, үзенең ярдәмчесе — хатыны Зәкия белән икәү районның бөтен колхозларын диярлек йөреп чыга. Тик игеннәр урып-җыелгач, беренче кар төшкәч кенә бәйрәм булып ала. Фатих бабай бу уңай белән тәкә суя. Улы белән киленен ашка дәшә. — Ягсз, иң элек сөйләп бирегез әле миңа: быел мактанырлык эшләрегез бармы икән? Тәкә суеп, сый-хөрмәт хәзерләп, сезне юкка гына түргә утыртмадыммы икән? — ди ул. Юк, сынатмаганнар, күрәсең: быел үткән елга караганда уңышлары зуррак. Шулай да Закирның йөрәге үз урынында түгел: — Комбайн бик таушалган, киләсе җәйне, белмим, нишләрбез инде,— дип борчылып та ала ул. Хәер, анысы да дөрес инде. Әйе, әйтергә генә ансат бит: ун елдан артык инде ул шул бер үк машинада эшли. Нинди генә җайланмалар куелмаган аңа, кайсы гына частьләре алмаштырылмаган. Югыйсә, әллә кайчан таралып төшкән, юкка чыккан булыр иде инде. Аннары Закир ага боларны зарланып сөйләми: быелгы уңышларга әле йомгак та ясап өлгермәгән — ә ул инде алдагы көннәрне кайгырта. 102 Фатих бабай өчен дә зур куаныч бу: — Ничә сөйләсәң дә, игенче тормышы тынгысыз шул, улым. Ярый әле, рәхмәт төшкере, икегез дә пар килгәнсез, — дип, кеткелдәп көлеп куя. Кыскасы, олы тормыш юлларын кичеп, зур тәҗрибә иясе булып әйләнеп кайтты Закир ага туган авылына. Зәкия апа баштарак: «Авылга кайткач, тынычрак булыр, бәлки, яшь чагы түгел, бераз семья рәхәте күреп яшәргә дә вакыт бит инде аңа», дип уйлаган иде. Л^әгәр ул дигәнчә булмады, тормыш һаман үзенекен итте һәм Закир аганы тагын үз кочагына суырып алды. Халыкның каз-үрдәк суеп, кунакка йөрешкән чагы иде бу. Шуңа күрә, форсаттан файдаланып, Зәкия апа: — Бик әйбәт вакытта кайттың әле. Бер без генә көзге табынның күркен җибәрмик инде. Аннары зур эшкә тотыныр алдыннан дус-иш- ләрегез белән бераз .киңәшеп тә алырсыз шунда,— дигән булып, нибары бер табын уздырып калды. III Закир ага, кайда гына булмасын, үзен хуҗа итеп сизәргә ярата. Ә моның өчен бер теләк кенә җитми, олы җанлы булырга, барысын да олы кеше күзе белән күрә белергә кирәк. Шуңа күрә бит, әйтик, Закир аганың үз эшләре дә, нәрсәгә тотынса — шул юк, дигәндәй, кырык җирдә кырагай булып таралып ята: мастерскоен да юлга саласы бар, комбайннар да ремонтланып бетмәгән. Әмма ул үзенең әнә шул кичектерелүе һич мөмкин булмаган эшләре белән генә чикләнеп калмады. Колхозның бүтән тармаклары белән дә кызыксынып яшәде, хуҗалыкның эчке тормышына көннән-көн тирәнрәк үтеп керә барды. Ә кул җитмәгән эшләр чынлап та хәтсез икән. Әнә клуб та, мәктәп бинасы да искергән, ферма абзарлары җитешми. Дөрес, болар турында моңа кадәр дә уйлап караганнар каравын. Акчалары да бар икән. Төзү материаллары табу читен булганга күрә генә моңа кадәр эшкә керешмәгәннәр. Закир ага бу хәлгә түзеп тора алмады, идарә утырышларының берсендә шул мәсьәләләрне көн тәртибенә куйдырды һәм күптәнге зарлар тагын өскә калкып чыкты. Ахыр чиктә идарә членнары: — Бәлки син, авылдаш, берәр җаен табарсың, — дип, СССР Верховный Советы депутаты Закир аганың үзенә мөрәҗәгать иттеләр. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дип халык бик дөрес әйткән. Күп тә үтмәде, кирәкле материаллар кайтарылды һәм, колхоз тормышын җанландырып, беренче чираттагы төзү эшләре дә башланып китте. Яки менә терлекчеләр арасындагы хезмәт дисциплинасын гына алыгыз. Мактарлык түгел иде бит. Дөрес, колхоз җитәкчеләре борчылмыйлар да түгел иде түгелен: идарә утырышы саен диярлек шул мәсьәлә көн тәртибенә куелган, инде әллә нихәтле карарлар кабул ителгән иде. Ләкин һаман нәтиҗә күренмәде. Закир ага исә, кайберәүләр шикелле, коры тәнкыйть белән мавыкмады; иң элек бу кимчелекләрне китереп чыгарган төп сәбәпләрне өйрәнде, аннары, аларны ачыклап, партия оешмасы каршына җәеп салды. Әйе, хезмәтне дөрес оештырып, социалистик ярышны куәтләндереп җибәрергә генә кирәк булган—терлекчеләр (коллективы, продукция җитештерү буенча күтәренке йөкләмәләр алып, беркайчан да булмаганча тигез ритм белән эшли башлады. Көндезге ыгы-зыгыдан соң кышкы авыл гадәттә тирән йокыга талган була. Ләкин Закир аганың өе, әйтерсең, төнге сакка баскан: күп вакытта таңга кадәр ут янып чыга. Бу да күңелне хушландыра торган сәгатьләр, әлбәттә. Чөнки үз авылдашлары гына түгел, хәтта башка район хезмәт ияләре дә, Закир агадан файдалы киңәшләр һәм һәртөрле ярдәм сорап, хат аша 'мөрәҗәгать итәләр. Аларның һә|ркайсына җавап язарга, 103 ә кайбер үтенечләрне үтәү өчен, югары оешмалар белән бәйләнешкә кереп, теге яки бу җитди мәсьәләләрне кичектермичә хәл итәргә «кирәк. Аннары бит аңа районның производство алдынгылары киңәшмәләрендә дә еш кына катнашырга, үзенең тәҗрибәләре белән уртаклашырга һәм шул бер уңайдан хезмәт ияләренең күп кенә сорауларына депутат буларак та җаваплар бирергә туры килә. Хәер, андый чыгышларга хәзерләнү Закир аганың үзе өчен дә бер мәктәпкә әйләнә. Шулай итеп Закир ага кышның үткәнен сизми дә калды. Ә яз артыннан җәе кысрыклап килеп җитте. Әйе, җәй — уңыш осталары өчен иң җаваплы вакыт. Закир ага еш кына кырларга чыгып, игеннәрнең өлгерүен күзәтә башлады. Алай гына түгел, әллә кайчан комиссия тарафыннан кабул ителгән һәм яхшы дип табылган агрегатларны җае чыккан саен һаман барлап, тикшереп торды, механизаторларга да кат-кат кисәтеп' куйды. IV Закир аганың тырышлыгы бушка китмәде — шул ук елны Чапаев исемендәге колхозда урып-җыюны биш-алты көндә төгәлләүгә ирештеләр. Хәзер инде бу гүзәл бер традициягә әйләнеп китте. Шуңа күрә ахры, кайбер карт-корылар: — Арыш яңа гына серкә очыра иде ләбаса. Гомер — агым су, дигәндәй, ни арада җиткән дә, ни арада егып өлгергәннәр. Инде әнә бодай басуына да күчкәннәр, — дип гаҗәпләнеп калалар. Ләкин ирешелгән уңышлар белән генә канәгатьләнеп яшәү бер урында таптану бит ул. Закир аганың да җаны сөймәгәне шул. Мәсәлән, аеры уру кайчандыр зур яңалык иде. Заманында Фатихов аның инициаторы булды, Апае районындагы күп кенә комбайнчылар белән үзенең тәҗрибәсен уртаклашты, аларны да бу эшкә һәвәссендерде. Быел исә ул, шулай ук районда беренче буларак, парлы ургычлар кулланып, колхоз кырларына шактый зур яңалык алып килде. Дөрес, Закир ага хәстәрен күрә башлау белән: — Ай-Һай, барып чыгармы икән соң бу эшең? Үткән җәйне кайсыдыр колхозда кулланып караганнар иде, тик адәм көлкесенә генә калдылар,— дип, аның күңеленә шик салырга теләүчеләр дә табылды. Хәер, Закир ага аларның киңәшләренә мохтаҗ түгел иде: үткән елгы тәҗрибәләрнең кимчелекле якларын үз күзе белән күргән, җентекләп өйрәнгән икән. Дөрестән дә, үзенчә ипләп җайга салып, көйләп җибәрде. Күрер күзгә дә нинди хозур: тракторның алдында бер лафет, артында— икенчесе. Тоташ тугыз метр игенне иңләп урып бара. Асылда исә бу бит— норманы бермә-бер арттырып үтәү дигән сүз. Шул ук вакытта нихәтле ягулыкка экономия. Аннары күңелле ягы тагын шунда: нәкъ урак өстендә генә көннәр бигрәк әйбәтләнеп китте. Иртәдән алып кичкә кадәр күк йөзендә бер болыт әсәре күренми. Елга буеннан ара-тирә талгын җилләр исеп куя икән, анысы да куаныч кына: кайтарылып салынган калынчкалын теземнәр күз алдында диярлек җилләп кибә, башаклардагы тук бөртекләр аның саен һаман җитлегеп авырая бара. Берничә көн үтмәде, инде тәмам кибеп өлгергән әлеге теземнәрне җыеп сугу өчен басуга комбайннар чыкты. Тапшыру пунктларына өзлексез рәвештә икмәк агылып тора башлады. Көне-төне шулай: бер машина китәргә өлгерми, икенчесе агрегат янына килеп туктый. Кыскасы, болар бар да һич тоткарсыз эшли торган бик үзенчәлекле конвейерны хәтерләтә иде. Сүз уңаенда әйтеп китәргә кирәк: Закир ага карамагында ике комбайн, һәркайсысының үз холкы бар. Менә «С-6» маркалы агрегат. Сүз дә юк, күп еллар буена колхоз кызларында сыналып, дан казанган ул. J 104 Шулай да саламны әйләндереп кенә чыгара һәм шуның аркасында берникадәр югалтуларга юл куела. Моның сәбәпләрен җентекләп өйрәнгәннән соң, Закир ага, кирәкле җайланмалар кулланып, барыбер үз теләгенә ирешә: комбайн, оста иркенә буйсынып, саламны иләктән иләгән шикелле селкеп-селкеп чыгара башлый. Гомумән, басуга чыкканның беренче көнендә үк бу агрегат сокландыргыч тигез ритм белән эшли. Яки менә үзйөрешле «СК-3» комбайны. Тегесенә караганда җайлы да кебек үзе. Бигрәк тә теземнәрне җыю өчен уңайлы икән. Ләкин, ничә әйтсәң дә, яңа агрегат шул: ияләшергә кирәк. Мәсәлән, әйбәт кенә эшләгәндә, кай җиредер кылтырарга тотына. Ярый абайлап өлгерсәң. Югыйсә, комбайн сәнәге, табада кыздырылган борчак шикелле, күзәнәгеннән атылып чыга. Өлгермәсәң, яңадан көйләп җибәргәнче, никадәр вакыт бушка уза. Кыскасы, серенә төшенә алмыйча, Фатиховка байтак газапланырга, хәтсез баш ватарга туры килде. Сәбәбе бик гади икән: кайсыдыр бер детальне алыштырырга гына кирәк булган. Башта шактый комачау тудырган комбайн тора-бара, кемдер әйтмешли, үз холкына утырып, менә дигән булып көйләнеп китте. Закир аганың ярдәмчесе Мостафин Рәхимнең куанычын әйткән дә юк. Ул: — һе, кара син аны, нинди кечкенә нәрсә аяк-кулны бәйләп, күпме эшне тоткарлап торган ич, — диде. Рәхим моның белән, бәлки, өлкән комбайнчыга рәхмәт тә әйтергә уйлагандыр. Ләкин Закир аганың кәефе генә кырылды. — Исең киткән икән иске чикмәнгә: әйтерсең беренче генә тапкыр очрыйбыз шундый хәлгә,—диде ул аңа, коры гына итеп. Рәхим сүзен кире кайтарып алырга теләмәде: — Юк, завод конструкторлары нәрсә карадылар икән димәкче идем мин, — диде, кызара төшеп. Закир ага: — Кем белә, бәлки, алар да синең шикелле кечкенә бер деталь дип уйлаганнардыр, — диде көлемсерәп. — Ләкин шуны онытма, туганкай: андый карашның бәласе үзеннән зур. Бигрәк тә механизатор өчен. Кайда гына булмасын, нәрсә генә эшләмәсен, Закир аганың колагы һәрвакыт сагаюлы. Рәхим белән сөйләшкән арада да ул әледән-әле күрше басудагы комбайн тавышын игътибарга алып, торган иде. Ләкин менә нидер булдымы, агрегат кисәк кенә тынып калды. Хәер, берәр авариягә очраган яки икмәк ташучы машина килеп җитмәгәндер дисәң, сигнал-мазар да юк. Аннары үзенең андагы комбайнчы Садыйков янында булуына да кайчан гына. Комбайнны икәү бергә тикшереп чыкканнар иде бит. Шулай да Закир ага озак уйлап тормады, бишекле мотоциклына утырып, тиз генә китеп барды. Бернинди дә хәвеф-хәтәр юк икән, үзе шикелле үк, уртача буйлы, киң җилкәле һәм ачык-көләч йөзле улы Зәки әллә каян ерактан елмаеп каршы алды аны. — Юл уңае туры килгәч, сезнең янга да сугылмакчы иттем, — диде ул, әтисе белән .күрешеп. — Менә Рәшит абый белән хәл-әхвәлләрегез турында сөйләшеп тора идек әле. Закир аганың күз кырыйларына вак кына җыерчыклар җыелды. Әтисенең бу көлемсерәвеннән Зәки, ни өчендер, уңайсызланып калды. — Бипрәк сагынышкансыз, күрәсең. Әйтәм, сөйләшеп сүзләрегез бетми. Ә мин бер-бер хәл булган дип торам тагы,— диде Закир ага. һәм шундук: — Өйгә кереп, әниеңнең хәлен белеп чыктыңмы соң?—дип сорады. Ләкин Зәки өчен җавапны Садыйков бирде: _ Хәл-әхвәл дигәч тә, аның башына бүтән кайгы төшкән әле. Әнә безнең козерок белән кызыксына... 105 Ләкин, әтисе каршында бераз кыенсынса да, Зәки артык тел яшерео тормады, барын да уртага чыгарып салды. Закир аганың күз кырыйлары тагын җыерчыкланды. — Әй, улым, көймәңә су кергәч кенә исеңә төшкән икән шул, — диде ул, Зәкинең иңбашына кулын салып.— Хәер, анысын да китап мактый. Димәк, чынлап хуҗа булырга исәп бар? Бу ишарәнең үзенә күрә тарихы бар. Козерок дигәннәре аның Закир ага тарафыннан ясалган җайланма. Әллә нәрсәсе дә юк инде’: дугасы- маи бөгеп эшләнгән ике табак калайдан гына тора. Әгәр әнә шул җайланма булмаса, тасма буйлап килгән ашлык, атлаган саен барабанга тыгылып, комбайнчының күп вакытын ала икән. Үзара тәҗрибә уртаклашу чорыбызның иң гүзәл традицияләреннән берсе. Закир ага исә аның югары мәктәбен үткән кеше. Әйе, гомер буена «сер саклый» белмәде ул — эчендәгесе — тышында. Шуңа күрә дэ бит ике тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнгән уңыш остасының хезмәттәге батырлыгы күпләргә үрнәк булып күчә барды. Татарстанда гына түгел, хәтта башка республикаларда да аның даны киң таралган. Кыскасы, Закир аганың гаҗәеп бай тәҗрибәләрен үзләштереп һәм теге яки бу җайланмаларын файдаланып, зур уңышларга ирешкән механизаторлар аз түгел, ул алардан еш кына рәхмәт хатлары алып тора. Ә Башкортстанның атаклы комбайнчысы Тукбаев Хәйрулла белән ярышып эшләү, аның белән хатлар алышу бигрәк тә күңелле. Бер-бере белән очрашканнары булмаса да, алар инде <үзләшеп, туганнарча дуслашканнар. Дөрес, авыл хуҗалыгы институтында укып кайтканнан соң PTC инженеры булып эшли башлаган Зәки дә әтисенең киңәшләренә мохтаҗ, әтисе аңа һаман ярдәм итеп килә. Мәгәр шунысы: Закир ага берәр яңалык кертү турында сүз ачтымы, моңа кадәр яшь белгеч вәгъдәләр белән генә чикләнә торган була. Янәсе уйлап карар. Закир аганың Карл Маркс исемендәге колхозда эшләгән чагы иде. Урыпҗыю алдыннан ниндидер йомыш белән ул РТСка барып чыкты, сүз арасында үзен борчыган мәсьәләне дә яңадан кузгатып карады. Ләкин һаман шул ук җавап. Закир ага, ниһаять, кара, әллә әтиеңә ышанмыйсыңмы, дигәндәй, караш ташлады улына. Ни өчендер, сүзне кисәк кенә икенчегә борып: — Бу атнада әниең минем янга килмәкче иде. Әллә, мин әйтәм„ уракка төшкәнче син дә кайтып киләсеңме? — диде. — Бергә-бергә күңеллерәк тә булыр иде. Аннары әниең дә сагынып беткәндер. Югыйсә, бала газиз бит, хәтере калыр... — Ничек тә вакыт табарга тырышырмын,— дип вәгъдә бирде бирүен Зәки, ләкин үти алмады. Хәер, җаны бар кеше өчен, эш ташлап, кунакка йөри торган заманмыни? Шулай да, соңрак булса булды, урып-җыю башлангач, бер җае чыкты тагы, ничек тә кайтып килде Зәки. Тик шунда гына төшенде ул кунакка чакырылуының төп серенә. Әйе, әтисе сөйләнеп кенә калмаган, уз фикерләрен эшкә дә ашырган икән. — Әнә, минем сүзгә ышанмасаң, үз күзең белән күреп белеп кит,— тиде Закир ага. Козерокның да, үзбиргечнең дә зур әһәмияткә ия булулары бәхәссез иде, Зәки дәртләнеп китте һәм бу яңалыкларны башка колхозларга күчерү буенча кулыннан килгән кадәр ярдәмен күрсәтергә ниятләп куйды. Тик, пичектер, һаман кулы тимәде, икенче төрле әйткәндә, кичектерелүе мөмкин булмаган бүтән эшләрдән аерыла алмады. Шунысы да ихтимал: РТС та авторитет казануына карамастан, бәлки ул әле үзен хуҗа итеп сизәргә өйрәнеп тә җитмәгәндер. Ә быел, әнә Ильич исемендәге колхозга эшләргә күчкәч, төпкәрәк җигелгән, ахры, шундый кызу эш өстендә, «ерак араны якын итеп», килеп чыккан. Хәтта әнисе янына да кереп тормаган бит. — Шунсыз мөмкин түгел, әти, хәзер колхозның барлык механизациясе минем җилкәдә,—дип җавап кайтарды Зәки. Закир аганың кәефенә бик хуш килде бу сүзләр: — Әллә кайчан »колхоз;га «күчәсең калган икән ләбаса, инде күптән дөнья көтәргә өйрәнгән булыр идең, — диде ул. —- Минемчә, хәзер дә соң түгел әле... V Механизаторлар халкы гадәттә телгә чая була. Фатихов турында да алар: — Безнең Закир абыйны җәяү генә куып җитә торган түгел, ул хәзер инде ике мең дә егерменче елда яши, — дип сөйләргә яраталар. Ләкин бу тыйнак шаяртуның тирән мәгънәсе бар. Чынлап та бит чирек гасыр эчендә Закир аганың бер елны да өч нормадан ким үтәгәне булмады. Уңыш остасының хезмәт биографиясе болар белән генә чикләнми, аның иҗади колачы киңрәк, ул көннән-көн матурланып чәчәк ата барган колхоз тормышына үрелеп бәйләнгән. Закир ага, производство алдынгысы булу белән бергә, актив җәмәгать эшлеклесе дә. Мисал өчен шул ук Чапаев исемендәге колхозны гына алырга мөмкин. Әле кайчан гына, әйе, моннан ике ел элек кенә, ничек җитте алай очын-очка ялгап бара торган бер хуҗалык иде бит. Ә хәзер икмәккә дә муллык, иткә- майга да туенганнар. Шуңа күрә бит быел дәүләткә ит, йомырка, йон һәм башка төр терлекчелек продукцияләрен тапшыру планын, районда беренче булып Татарстанның 40 еллык бәйрәменә кадәр үк үтәгәннәр. Шикәр чөгендере, киндере дә — зур табыш чыганагы. Икенче төрле әйткәндә, май чүл-мәге тышыннан билгеле: бер иркен сулыш алгач, әнә электростанциясен дә корып, клубын да яңартып җибәргәннәр. Әллә нихәтле каралтылар торгызылган. Хәзер инде менә җидееллык мәктәпнең нигез ташы салынып ята. Җитмәсә, күпме техника кайтарылган. Тагын бер хозур күренеш: урам саен колхозчыларның яңа йортлары калкып чыга бара. Әйе, бу уңышларга ирешүдә Закир аганың ярдәме аз түгел. Яхшы сүзләре белән йөрәкләргә тирән үтеп кергән шикелле, эше белән дә үрнәк булып, ул үзе төпкә җигелеп тартты. Шуңа күрә авыл халкы: — Безнең авылдаш дөрес кеше ул. һәр эштә ярдәмен кызганмый,— дип аны һәрвакыт мактап телгә ала.