Логотип Казан Утлары
Публицистика

„ЯШЬ ҮРЕНТЕЛӘР"

о шь язучыларның хикәя һәм шигырьләрен эченә алган бу китапчык «Яшь үрентеләр» 15 дип исемләнгән. Өметлеме соң бу үрентеләр? Әсәрләре әлеге китапка кертелгән авторларның әдәби осталык дәрәҗәләре ни чамадарак икән? Җыентыкны кулга алу белән үзеннән-үзе әнә шундый сораулар туа. Урман калын имәннәрдән генә, кошлар дөньясы бөркетләрдән генә тормаган кебек, язучылар да төрлетөрле була. Табигатьтән талант дип аталган бүләкне алган кайбер яшьләр зур әдәбиятка бик тиз генә кереп китәләр. Аларның исемнәре яшь язучылар җыентыгында күренми дә башлый. Күренсә дә, бу аларның гадәттә ничектер элек басыла алмый калган икенче, өченче сортлы әсәрләре була. Ә икенчеләре исә, үз тавышларын тапканчы, озын һәм бик катлаулы юл үтәләр, әдәбиятка авыр киләләр. Альманах яки җыентыклар мондыйларга бишек була. «Яшь үрентеләр»нең эченә кереп карыйк. Җыентыкта Р. Шәфиев- нең «Мактый белделәр» исемле шигыре бар. — Әгәр, — ди шигырьнең лирик герое, — синең тышкы матурлыгыңны тына мактасалар, сөймәгән дә булыр идем. Ләкин, Мактый белде алар: күрсәттеләр миңа Син үстергән арыш, бодай кырларын, Шушы җиткән иде сине сөю өчен, Үз күзләрем күрде, иркәм, калганын. Өстән генә караганда, гади мәхәббәт шигыре. Ә инде нечкәләсәң, бер алдына, бер артына төшеп тикшерсәң, 15 Яшь үрентеләр, яшь язучылар китабы, төзүчесе Нил Юзиев, Татарстан китап нәшрияты. 1960 ел. аның күп киң һәм тирән икәнлеген күрергә мөмкин. Кешене хезмәт бизи, кешенең гүзәллеге хезмәт сөюдә, дигән фикер аңлашыла. Зур тема, әдәбиятыбызда үзәк тема. Әмма шушы изге теманы эшкәртүдә яшь шагыйрьнең көче белән бергә зәгыйфьлеге дә күзгә ташланып тора. Уңышлы форма, отышлы поэтик деталь тапкан ул. Бу яхшы. Тик ни дигән сүз ул «Шушы (кызның мул уңыш үстерүе) җиткән иде сине сөю өчен»? Мәхәббәтне гаять примитив, бер- яклы һәм гадиләштереп күрсәтү бит бу. Бодай үстерүдә рекорд куйды дип, лирик герой карчык кешегә гашыйк булыр һәм тәкъдим ясар иде микән? Дөрес, автор яшьлекне дә,, тышкы матурлыкны да читкә какмый. Кешенең гүзәллеге эчке һәм тышкы матурлыгының гармониясендә икәнлеген аңлый. Әмма сөйли белмәгән телдә бәла бар дигәндәй, әлеге уңышсыз юл балга бер тамчы дегет булып төшкән. Шигырьдә вак-төяк бүтән чатаклыклар да очрый. Сокланмаска һич тә мөмкин түгел, әгәр Сынын кочып иссә җәйге салмак җил, — ди шагыйрь. Җилнең биредә ни катнашы бар? «Талдай (?) нечкә бил»гә рифма кирәк булганга гына китерелмәдеме икән? «Кырларын — калганын». Бу да булдымы рифма? Без, әлбәттә, 140 «кырларын» сүзенә «кызларын» яисә «җырларын» кебек артык төгәл һәм тапталган рифма таләп итмибез. Шулай да рифма рифма булырга тиеш бит. «Мактый белделәр» шигыренә киңрәк тукталынды. Чөнки аның көчле ягы да, кимчелекләре дә бөтен җыентык өчен характерлы. Я*шь иптәшләр әдәбиятыбызның төп юлыннан атларга, халкыбызны дулкынландырган зур мәсьәләләр күтәрергә, якты киләчәк өчен көрәшнең алгы сызыгында булырга тырышалар. Җыентыкның түрендә — хезмәт темасы. Без моны Э. Мөэминова- ның «Әткәемнең чүкеч тавышы» исемле озын шигырендә дә, М. Рә- фиковның «Гариф бабай» һәм «Таңнар ата, агыла томаннар» шигырендә дә, М. Миншинның «Далада «Яңа Казан» циклында да, К. Булатованың «Вузга киткән дустыма» һәм М. Саттаровның «Чыгам иркен далаларга» исемле җырында да күрәбез. Шунысы әһәмиятле, яшь каләмнәр ниндидер абстракт хезмәт турында түгел, бәлки коммунизм төзү өчен барган хезмәт турында, кешене күтәрә, бизи, матурайта торган хезмәтне үзәккә куеп язалар. Э. Касыймовның «Мүкләнгән таш» хикәясендәге Мәрдәнша абзый да көн дими, төн дими, арка буеннан тир агыза-агыза эшли. Нәрсәгә юнәлтелгән хезмәт соң бу? Нәтиҗәсе нидән гыйбарәт? Менә аның нәтиҗәсе: зур, яхшы өй, «эре бүрәнәләрдән торгызылган сыер абзары белән келәт», «өр-яңа ак мунча», йорт тулы терлек, алма бакчасы, умарта... Я*хшы яши, таза яши Мәрдәнша абзый. Тик шунысы начар: кәкре юллар белән табылган байлык бу. Сугыштан яраланып кайткач, Мәрдәнша, элекке һөнәре — балта эшендә эшләргә мөмкинлеге булса да, бакча каравылчысы булып кергән һәм, бакчадан бигрәк, акчалы эш каравыллап яшәгән: кешегә мич чыгару, пыяла кую, те- гесен-моиысын төзәтү, Вяткадан бүрәнә тоту һ. б. Нәтиҗәсен инде күрдек. Мәрдәнша абзыйның хәзер бар теләге — эстафетаны улы Хәмзәгә тоттыру. Әйдә, атасы тапкан «бер»не «ике» итсен. Әмма Мәрдәншаның планнары комга корылган икән. Хәмзә эстафетаны ала алуын, ләкин атасы кулыннан түгел, бәлки сугышта үлеп калган батырлар кулыннан. Хезмәткә ике төрле мөнәсәбәт, яшәүнең мәгънәсенә ике төрле караш. Берсе хосусый милекчелекнең зәһәрле сөтен имеп тернәкләнгән, икенчесе совет бакчасының шифалы җимешләрен ашап, саф һавасын сулап, буй үстергән. Шушы ике караш арасында бәрелеш котылгысыз. Бу бәрелеш кискен булырга, очкыннар чәчрәтергә тиеш. Чөнки Мәрдәнша дистәләрчә еллар буе ныгыган карашыннан, протез аягы белән йөреп тапкан малыннан җиңел генә баш тартачак түгел. Өстәвенә ул үз дигәнен итә торган нык ихтыярлы кеше. Семьяда үзе патша, үзе алла. Бәрелеш чыннан да каты була, һәм ул Хәмзәнең туган йортын ташлап китүе белән тәмамлана. Кыскасы, әсәрдә заманның әһәмиятле проблемасы күтәрелгән. Әмма җыентыктагы хикәяләр арасында ин саусәламәте булган бу хикәядә дә җитди бер кимчелек бар. Әсәрнең беренче яртысы тулысы белән ышандырса да, икенче яртысы сагаерга мәҗбүр итә. Хикәя «Мүкләнгән таш» дип аталган. Мүкләнгән таш — бу Мәр- 141 дәнша. Бик уңышлы деталь. Әсәрнең ахырында Хәмзә әнә шундый бер ташны күтәреп тә күрсәтә. Бу да ярый, һич кирәкмәгәнгә таш белән Мәрдәнша арасындагы охшашлыкны күрсәтергә керешеп, укучыга чәйнәп каптыру гына начар. Без күздә тоткан кимчелек ул да түгел әле. Ул кимчелек Мәрданшаның хикәядән тәмам төзәлгән килеш чыгып китүендә. Артык тиз түгелме? Чуртан кушуы белән генә эшләнә торган эшме бу? Сүз юк, безнең тормыш меңнәрне яңабаштан үзгәртеп, яңартып чыгара. Ә инде һәр әсәрдә, бигрәк тә хикәя кебек кечкенә күләмле жанрда, тискәре тип әфсүн белән яңадан туып чыга торган булса, бу инде ышандырмый башлый. Чынлап та ник Мәрдәншаның хыяллары җилгә очуны, планнарының тар-мар килүен күрсәтү белән хикәяне тәмамламаска иде?! 3. Вәлинең «Тормыш белән танышу» исемле хикәясе оригиналь бер характер, яңа типны эченә алуы белән кызыклы. Бу исә кечкенә нәрсә түгел. Мондый тип — зурмы-кечкенәме ачыш ул. Мәрдәнша да истә кала, ул да образ буларак яхшы эшләнгән. Ләкин без аңа охшаш картларны очратканыбыз бар. Габсаттар абзыйны менә күргәнебез юк иде. Кем соң ул Габсаттар, нәрсәсе белән кызыклы ул? Башта без аны дөньядан, кешеләрдән бизгән, туктаусыз сукранып, тиргәнеп йөри торган бер адәм итеп күрәбез. Хикәянең дәвамында, дөресрәге ахырында, безнең кар- шыга бөтенләй бүтән кеше килеп баса, һәр эшне йөрәк җылысын кушып эшли, үз эшен эленкесалынкы башкаручыларны күралмый, бер ярдәмен дә кызганмый торган кеше икән ул. Төксә һәм чәнечкеле булуы да юкка түгел. Картайган көнендә япаялгыз калган: бер улы сугышта үлгән, икенчесе үз семьясына сыйдырмаган. Әнә шушы бәхетсез карт кайгысын эш белән баса, хезмәттән тәм, юаныч таба. Билгеле, колхоз бу алтын куллы завод шоферын ничек булса да үзендә калдырырга тырыша һәм теләгенә ирешә. Әнә шул килеш Габсаттар абзый, таралган семьясы урынына, яңа, зур семья таба. Менә шул. Әллә ни катлаулы хәлләр дә юк. Шулай да Габсаттар абзыйның язмышы, характеры, эшчәнлеге күп нәрсә турында уйланырга, тирән мәгънә чыгарырга мөмкинлек бирә. Әйе, халыкка хезмәт ул теләсә нинди йөрәк ярасына да дәва, шундый хезмәт белән янып яшәгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала. Инде хикәянең язылу алымына килик. Чәнечкеле кабык эчендәге татлы төшне казып чыгару рәвешендә язарга керешеп, автор, әлбәттә, дөрес эшләгән. Габсаттар абзыйның матур эчке дөньясы вакыйгаларның табигый агы ш ы н д а күрсәтелгән тәкъдирдә хикәя тел тидерерлек булмас иде. Ләкин 3. Вәли кирәкмәгән трюкларга мөрәҗәгать итә, укучыдан җеп очын яшереп торып, финалда шак- катырмакчы була. Башта ул героен теләгәнчә каралта, укучыда аңа карата нәфрәт уята, ахырдан исә холыксызлану сәбәпләрен ачып биреп, әлеге кара тапларны бердән генә юып ташлый. Нәтиҗәдә хикәягә ясалмалык килеп керә, Габсаттар характерының төгәллегенә зарар килә. Күп мисаллардан . берсенә генә тукталыйк. Ындырда ашлык төягәндә Габсаттар абзый Хәсәнгә болай дп: 142 — Аякларың оемаганмы? Ә-әнә теге амбарлар тирәсен әйләнеп кил әле. Кулга ябышыр нәрсә күзеңә чалынмасмы? Тегесе такта өеме күреп килә. «Алайса йолкырга була», ди Габсаттар. Бу ни булды инде? Колхоз байлыгын урлап сатарга әзер торган намуссыз кешемени ул? Аңа дегет сылау нигә кирәк булды? Билгеле инде, әлеге көтелмәгән финал өчен. А. Гыйләҗевнең «Егет белән кыз» хикәясендә укучыны* адаштырып, соңыннан шаккатыру алымының кирәксезлеге, мәгънәсезлеге аеруча күзгә ташлана. Вакыйга чирәм җирләрдә бара. Рәшит исемле егет ду китереп эшли, алдынгы комбайнер санала. Тырышуының сәбәбе гади: алдынгыларга беренче чиратта квартира бирәләр икән. Исәбе — квартира алып, өйләнеп җибәрү. Кайчандыр аның сөекле укытучысы булган. Күзе ачылу, аякка басуы, кеше булуы белән ул шушы кешегә бурычлы. Квартира алам дип канатланып йөргәндә, кинәт күңелсез хәл. Рәшиткә дигән ордерны яңа гына килеп төшкән семьялы кешегә биргәннәр. Егет буран туздырып ул кешене куып чыгарырга дип барса, ни күзе белән күрсен — Шакир абыйсы — әлеге сөекле укытучысы! Хикәяне укып чыккач, әллә никадәр сорау башка килә. Укытучы кеше чирәхм җирләргә ник килгән? Ник алар хат язышмаганнар? Ник Шакир абыйсы юлга чыгасын хәбәр итмәгән? Мәсьәлә ачык: бу персонаж көтелмәгән финал өчен генә кирәк икән. Җыеп әйткәндә, китапка кергән хикәя һәм шигырьләрнең күпчелеге кирәкле темага язылган, аларда әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелгән. Шул ук вакытта тәҗрибәсезлек, ашыгып эшләү яисә теориядә сай йөзүдән килеп чыккай шактый җит? ди кимчелекләр дә бар. Яшь шагыйрь һәм хикәячеләр эзләнәләр, тавышларын сыныйлар. Билгеле, югарыда күргәнебезчә, фальш авазлар да ишетелеп китә, кайсылары исә кеше авазына да охшап куя. А. Гыйләҗевнең персонажы «Болай да мыек чуалган чак иде» дип сөйли икән, Ф. Хөсни искә төшә. К. Булатоваиың Кырларда буран микән. Юлларга салган микән? «Кайтам» дигән хәбәремне Әнием алган микән? — дип башлана торган шигырен укыганда, ихтыярсыз, X. Туфанны хәтерлисең. Ләкин яшь язучылар кеше җилкәсеннән төшкән киемне генә төзәтеп тегәләр дисәк, хата булыр иде. Юк, аларның күпчелеге яңадан кисеп, яңадан тегә. Вакыт-вакыт фасон кемнекенәдер охшап куя икән, бу зур бәла түгел. Авторларның тавышлары берберсенекеннән шактый нык аерыла. Э. Мөэмипованың зур язмышларны драматизм белән сугарып чагылдырган озын шигырьләре изге ананың нечкә хисләрен гәүдәләндергән М. Фәйзуллина миниатюраларына һич охшамый. К. Булато- ваның яшьлек ашкынлыгын сиздергән шигырьләрен М. Рәфиков- ның фәлсәфи эчтәлекле салмак шигырьләре белән бутый алмыйсың. М. Саттаровның төгәл һәм йөгерек строфалары Р. Шәфиевнең авыррак ритмлы яки М. Миншиннын юмор белән сугарылган шигырьләреннән ерак тора. Бу күңелле хәл, һәм яшь шагыйрьләрнең үз талантларын та 143 гын да чарлауларын, үткенәйтүләрен генә теләргә кала. Инде килеп, «яшь язучылар китабы»иа да кертергә кирәклеге шикле булган берничә әсәр турында әйтәсе килә. Мин 3. Абдул- линның «Безнең җыр», «Янгыр яуганда», Р. Шәфиевиең «Вагонда», М. Саттаровның «Күпчабаров» шигырьләрен һәм М. Шәрифуллин- ның «Комиссар улы» хикәясен күздә тотам. Беренчеләре мең тапкыр әйтелгән фикерне шаблон сүзләр белән кабатлый («Безнең җыр») яки примитив һәм ясалма («Вагонда»), яки бернинди әһәм-ияткә ия булмаган мәсьәлә алып килә («Күпчабаров»). Хикәя исә төссез, чырайсыз һәм баштанаяк ясалма. Ситуация мондый. Авиация частенда моторист булып хезмәт итүче Мансур чик бозучылар белән сугышканда зарарланган самолетын «корсагына» утырткан капитан Фокинны коткарып, батырлык күрсәтә. Ничек коткара соң ул? Менә самолет гөрселдәп килеп төшә, фюзеляжга ут кабына. «Аэродромның теге башыннан авария һәм ашыгыч ярдәм машиналары монда таба чабалар иде», ди автор. Мансур да җан фәрманга чабып китә. Кайсы тизрәк барып җитәр дә капитанны кем коткарыр? Әлбәттә, машиналар түгел, бәлки җәяүле Мансур. Юкса хикәя килеп чыкмый бит. Яраланган капитан белән озак маташа егет. Машиналар килеп җиткәндә, эш тәмам була инде. Хикәянең дәрәҗәсен билгеләү өчен әнә шул эпизод мисалы да җитсә кирәк. Ниһаять, яшь язучыларның теле турында. Тулаем алганда алар телне беләләр. Г. Бәширов, И. Гази, Ф. Хөсни, Ә. Еники кебек тел осталарының өзлексез тукып торулары, күрәсең, бушка китмәгән, соңгы ун елда әдәбиятка телне шактый яхшы өйрәнгән яшьләр килде. «Яшь үрентеләр» җыентыгы үзе үк моңа шаһит, 3. Вәли, А. Гыйләҗев, Э. Касый- мов хикәяләре, Э. Мөэминова, М. Рәфиков, К. Булатова, М. Миншин шигырьләре әнә шул турыда сөйли. Әмма кайбер яшь иптәшләр артык телчәнләнеп китәләр, озын язалар, чуарлыйлар, бизәклиләр, мәкаль, әйтем, идиомаларны чамасыз күп кулланып, кыскалык һәм гадилектә матурлык принцибын онытып җибәрәләр. Мисал кирәк булса, иң элек 3. Вәли хәтергә килә. Ул, мәсәлән, болай ди: «Акыл әрҗәсе ныгыган иде инде». Акылы арткан, яисә акылга утырган, дип әйтү, күрәсең, авторга бик тә гади тоелган һәм ул кайдандыр әрҗә өстерәп чыгарган. Яисә мондый мисал. 3. Вәли Габсаттар абзыйның үз-үзеңә хезмәт күрсәтү ашханәсеннән ризасызлыгын аңлатып болай яза: «Башта буфетка барып талон сатып алырга, аннары коштабак күтәреп кухня тәрәзәсенә барырга, ягъни мәсәлән, үз тегермәнеңә үзең ашлык әзерләргә кирәк икә н». Шәһәр кешесенең мондый ашханәгә инде күнеккән булырга тиешлеген бер якта калдырып, шуны гына әйтик: укучы Габсаттар абзыйның ашханәдән канәгатьсезлеген белде бит -инде. Нигә аны тагы тегермәнгә алып барып, хикәянең төп юлыннан читкә өстерәргә? Тагын шуны әйтергә кирәк, соңгы елларда Н. Фәттахның җиңел кулыннандырмы, кайбер яшь иптәшләр үткән заман хикәя фигыльне активлаштырып, татар теленең заман байлыгыннан җитәрлек файдаланмый башладылар. Бу яктан 144 Э. Касыймов хикәясе характерлы. Ул болай яза: «Эшли башлавының беренче көннәрендә Хәмзә кичләрен бик соңга калып, арып-талчыгып, тузанга-майга батып кайтып керде». Көн саен шулай кайткан, димәк, кабатлаулы процесс бу. Шулай булгач, ник «кайта башлады» түгел? Э. Касыймов «иде» ярдәмче сүзеннән. дә шайтаннан качкан кебек кача. «Мәрдәнша сагайды, — диелә хикәядә, — дәшми-тынмый гына вакыт узганны көтте». Бу дөрес. Моннан соңгы җөмләдә — фигыль формасын тагын ялгыш куллану: «Ул үзенең җиңеп чыгачагына бик нык ышанды». Әйтерсең лә карт ышанмый торган да хәзер генә ышанган. «Ышана иде» кирәк ләбаса. Без Фәләнев телгә бай, Фәләнев- нең теле яхшы дип сөйлибез. Әсәр теленең сыйфаты ни белән үлчәнә соң, еш кына бу турыда уйлап тормыйбыз. Телнең сыйфаты сурәт һәм картиналарның тәэсир көче белән үлчәнсә кирәк. ЯТъни сурәт һәм картиналар күз алдында җанланып та, тел үзе сизелмәсә, бу инде яхшы тел. Артык чибәрләп әйтелдеме, моннан инде ниндидер табигыйсезлек, ниндидер фальш сизәсең. Йөрәктәге җылы хисләр җебе Шул яулыкка үрелеп чорналды, — ди Э. Мөэминова «Ефәк яулыгым» шигырендә. Чәбәләнгән җепнең очын эзләгәндәй, бу «матур» сүзләр тезмәсенең дә мәгънәсен тотып алу читен. Кирәкми, иптәш Мөэминова, андый арзанлы бизәкләрсез дә шигырегез ярыйсы. Ата белән улның анага биргән бүләкләре кебек кечкенә поэтик деталь ярдәмендә генә дә шигырьдә зур идея гәүдәләнә алган. Аталар төзегән һәм канлы сугышта саклап калган тормышны яңа буын югарырак баскычка күтәрә, бизи, тагын да матурайта, дигән фикер укыла бу шигырьдән. Кайбер хикәячеләр, әйткәнемчә, озын язалар, әсәр өчен әһәмияте чамалы булган детальләрне күпләп тутыралар. Бу яктан А. Гый- ләҗев хикәяләре, әйтик «Качак» характерлы. Дөрес, «Егет белән кыз» хикәясендә ул артык сизелми. Шулай да бар. Хикәя болай башлана: «Ишек ачылды. Иң элек бүлмәгә ниндидер көчле җил бәреп кергән кебек булды. Аннан соң гына, җилнең үзен тудырыпмы, әллә аңа уралыпмы, кояшта чуен кебек янган битле, чем кара чәчләрен кыска итеп кистергән, имән кискәсе кебек нык, базык буйлы бер егет килеп керде». Егет җил уйнатып килеп керде димәкче автор. Әмма абзацның озынлыгы җитмеш яшьлек картның ахух килеп бүлмәгә керүе тәэсирен калдыра. «Ишек ачылды», — диелә дә җөмлә бетә. Димәк, пауза. Иң элек бүлмәгә җил керде. Аннан соң гына — егет үзе. Тагын шактый вакыт үтте. Ул да түгел хикәяче егетнең тулы портретын тасвирларга керешә. Буе-сыны, төсе-бите — берсе дә калмый. Егет кергәч, «...соры пиджагы- | ның төймәләрен ычкындырып җи- . бәреп, ’кыздан ерак түгел урындыкка утырды һәм бераз кыеграк кара күзләре белән кызны ашардай булып карый» башлады. Тагын озын. Читкә китү булса да, портрет турында берничә сүз әйтәсе килә. Яшь иптәшләрдә портрет бирүгә омтылыш зур. Тик күп кенә очракта ул персонажга җан кертүгә хезмәт итми. Югарыда китерелгән өзекләргә игътибар итегез. Ник бу 10. .с. ә.- * егет имән кискәсе кебек таза булырга тиеш? Ник ул чәчеп кыска итеп кистергән? (Ничек кистергән? Арттанмы?) Ник пиджагы соры? Ник күзләре кыеграк? Портрет детальләре А. Гыйләҗев хикәясенең беренче абзацларына тутырылгангамы, яисә портрет белән характер арасында ниндидер эчке бәйләнеш булмагангамы, то- ра-бара егетнең тышкы кыяфәтен күрми башлыйсың. Габсаттар абзыйның портреты менә бөтенләй юк. Шулай да аны күрәсең. Ул характер. Ул яши. Әйтергә теләгәнем шул: портрет портрет өчен генә, олы абзыйлар «портретың юк» дип әйтмәсеннәр өчен генә әсәргә кертелергә тиеш түгел. Характерга лаеклы портрет үзеннән-үзе туа икән — бик хуп. Юк икән, үзеңне көчләп маташма. Юкса М. Шәрифуллин хикәясендәге кебек күңелсез хәлдә калырга мөмкин. Уңай персонаж ир кеше булса, Шәрифуллинда ул һәрвакыт киң күкрәкле, таза. Кыз кеше икән — «зәңгәр күзле, нечкә билле». Менә берничә мисал: «... киң күкрәген урап алган марля...», «....киң күкрәкле таза гәүдәсе...» Бу — Мансур. Палатага «...таза буйлы (?) киң күкрәкле...» кеше керә. Бусы — капитан Фокин. Автор хикәядәге бер персонажны да өлешсез калдырмаска тырыша. Ләкин болар барысы да, «аның ике аягы, ике кулы, ике күзе бар иде» дигән кебек, һәр кешедә табыла торган гомуми детальләр. «Палатага зәңгәрсу ак халатлы медсестра килеп керде», — ди автор. Кайсы гына сестра эш урынында ак халатсыз була соң? Шулай итеп, без яшь үрентеләрне күздән кичердек. Кайберләрен тотып, капшап, ныклыгын сынап карадык. Дөрес, «ай-һай көр, күз тимәсен» дип сокланып карарлыклары әле очрамады. Әмма күпчелеге өметле. Ныгырлар, үсеп китәрләр һәм җимеш бирерләр төсле. Төпләрен йомшарта торырга, ара- тирә су сибәргә, корт-фәлән төшмәсен дип күз-колак булырга гына кирәк. Шул ук вакытта пыяла капкач астында да тотарга ярамый. Әйдә яңгыр юсын аларны, кояш кыздырсын, җилләр тарасын. Давыл һәм бозлы яңгырларга да чыдарлык булып үссеннәр.