Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яңа китаплар

Галимҗан Ибраһимов — социалистик чынбарлык тудырган яна кешенең реалистик образын әдәбиятта сурәтләүгә күп көч куйган зур әдипләребезнең берсе. Язучының «Кызыл чәчәкләр» хикәясе халык идеаллары өчен көрәшкә омтылган, революция дулкыннарында сыйнфый тәрбия алган яшь совет батырларының якты истәлегенә багышлана. Күптән түгел генә Татарстан китап нәшрияты Галимҗан Ибраһимовның шушы хикәясен аерым китап итеп чыгарды. Диңгез сулары кебек дулкынланып торган матур күл буенда Зәңгәр Чишмә авылы урнашкан. Шушы авылда, искиткеч матур табигать кочагында, биш малай — Шаһбаз, Солтан, Гыйлаҗи, Фазыл һәм Гали үсә. Бишесе биш төрле семьядан чыккан яшьтәшләр болар. Авылга кечерәк шәһәр төсе биргән матур йортлар, кибетләр тезелеп киткән зур урамда Гали белән Фазыл тора. Берсе — зур бай малае, икенчесе — шушы авылның мулласы улы. Гыйлаҗи урта хәлле крестьян семьясында туган. Тиреслекләр арасындагы балчык өйләрнең берсендә Солтан тереклек итә. Ә Шаһбаз — тагын да ярлырак семьяның баласы. Төрлесе төрле сыйнфый катлаудан чыккан бу яшьтәшләрне ямьле Агыйдел табигате, балачакның керсез хыяллары, мавыктыргыч уеннары вакытлыча гына булса да берләштергән, дус иткән. Әсәрдә сүз әнә шул дуслар, аларның балачаклары, егет булып өлгерүләре турында бара. Әдип, хикәянең башыннан алып ахырына кадәр, социаль чыгышлары ягыннан ике капмакаршы сыйныф балаларының уй-фикерләрен, омтылышларын, теге яки бу мәсьәләгә карашларындагы Г. Ибраһимов ; КЫЗЫЛ ЧӘЧӘКЛӘР ; аерымлыкларны, контрастларны күрсәтә бара. Башта әле андый каршылыклар ул кадәр үк сизелерлек булмый. Алар әле бергә уйный, барысын да кызыксындырган әйберләре турында бергә сөйләшә алалар. Тора- бара инде социаль аерымлыклар үсә, тирәнәя. Биш егетне вакытлыча бәйләп торган җепләр дә берәм- берәм өзелә башлый. Өстәвенә аларның яшьлеге давыллы елларга туры килә. Зәңгәр Чишмә авылында тыныч кына үскән яшьләрдән Солтан, Шаһбаз, Гыйлаҗи беренче бөтен дөнья сугышына алына. Сугыштан алар чыныгып кайталар. Солдатта булу, революцион көчләр белән аралашу нәтиҗәсендә аларның революцион аңнары формалаша. Яшьтәшләр Бөек Октябрь революциясен инде һәрберсе үз позициясендә каршылый. Балачактагы хыялый дуслык челпәрәмә килеп ватыла, сыйнфый тигезсезлек аларны капма-каршы ике лагерьга аера. Шаһбаз,. Солтан, Гыйлаҗи халык бәхете өчен көрәшкә күтәрелә. Бу көрәштә Шаһбаз белән Гыйлаҗи батырларча һәлак була. Миллионнарча изелгән массаларга ирек, җир биргән революция, эшче-кресть- ян власте белән Галиләрнең килешүе мөмкин түгел. Кеше хакын талап, җиңел кәсеп белән генә көн уздырырга гадәтләнгән эксплуататорларга яңа җәмгыять ошамый. Фазыл белән Галнг үз сыйныфларына турылыклы булып, революцияне җимерү, аның казанышларын юкка чыгару, иске тәртипләрне кайтару өчен көрәшә башлыйлар. Эшчекрестьян власте белән килешә алмаган Гали ахырда үз-үзен үтерә. Пролетариат революциясенең көчле өермәсе нәтиҗәсендә җимерелгән капиталистик строй белән бергә Фазылның позициясе дәкакшый. Хәзер ул җил уңаена бөгелә. Тыныч төзелеш еллары башлангач, капма-каршы лагерьның исән калган ике вәкиле — Солтан белән Фазыл — яңадан очрашалар. Фазыл инде «башка кешегә» әйләнгән, ниндидер юллар белән партиягә дә үрмәләгән. Гади киемле, начар махорка төрүче Фазыл Солтанга үзенең яшь вакыттагы ялгышларын та 10 147 нуы, «яңадан тууы» турында сөйли. Ләкин бу — бөтенләй безнең кеше түгел. Күп еллар сугышта йөргән, күп кан койган Солтан туган авылына—Зәңгәр Чишмәгә кайта. Аз гына вакыт эчендә авыл никадәр үзгәргән! Биредә инде яңа тормыш чаткылары кабынган. Авыл кешеләре тормышны үз кулларына алганнар. Гыйрфан бай йорты клубка әйләндерелгән. Анда хезмәтчел крестьян яшьлә Вагонда гадәттәге җанлылык сизелми, юлчыларның күбесе әледән-әле тәрәзәләргә күз ташлап ала, уфтангалап куя иде. Тыштагы болытлы һава кешеләрнең күңеленә шулай тәэсир итә, күрәсең. Чыннан аа, анда күңелсез, күк йөзен куе, кара болытлар томалаган. Кичәдән бирле өзлексез вак яңгыр сибәли, Ә юлчыларга, поезддан төшкәч, машинага утырып та кайтасы бар бит әле. Мондый яңгырда Балтач, Кенәр якларына машиналар йөрерме икән? Теңкәгә тия торган яңгырлар башлануга шулай уфтанып кайтканда, вагонның уртарак бер җирендә кычкырып көлгән тавыш ишетелде. Якынтирәдә утырган юлчылар ялт итеп шул якка борылдылар. Бернигә исе китми торган ваемсыз кеше генә шулай көләр кебек тоелды. Зифа буйлы, мөлаем генә бер ханым иде ул. Белмим, ханым юлчыларның карашын сизмәдеме, сизеп тә әһәмият бирмәдеме, элеккедән дә көчлерәк тавыш белән, тагын көлеп җибәрде. Халыкка бу җитә калды. Башта кыюраклар, ренең комсомол ячейкасы эшкә тотынган. Ярлы крестьян кызы Минҗамал комсомол ячейкасы белән җитәкчелек итү дәрәҗәсенә күтәрелгән. Киләчәк тормыш әнә шул яшьләрнеке! Алар, Совет власте яулап биргән хокуклардан тулы файдаланып, ихлас күңелдән революция казанышларын саклау һәм социалистик җәмгыятьне төзү өчен тырышып йөриләр. Әдип аларга зур ышаныч баглый, шушы төркем арасыннан көрәштә * * * алар артыннан башкалар да әлеге ханым тирәсенә җыела башладылар. Бу ханым янына кара плащ кигән бер егет утырган һәм ул, бик бирелеп, китап укый иде. Яна гына Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Туксан ТУКСАН ТУГЫЗ МӘЗӘК тугыз мәзәк» дигән китап иде аның кулында. Мәзәк тыңларга яратучылар күп табылды. Кара плащлыны, бик тиз арада, төрле яктан сырып алдылар. Егеткә, вагонның урта бер җиренә басып, кычкырып укудан башка чара калмады. һәр мәзәкне укыган саен, берәүләр кычкырып көлеп җибәрә, икенчеләре елмаеп куя, кайсылары, ризалык белдереп, баш селки. Ә кайберәүләр инде: «Вәт әйткән бит, малай, әһ», — дип тә өстәп җибәрә. Мәзәк артыннан мәзәк дәвам итә: «Зиһенле кеше», «Кешегә чокыр казыма, корбан булган каһарманнарның изге эшен дәвам итәрлек яшьләр үсәр дип өмет итә. Хикәя яшь буынны аталарыбызныц бөек үрнәген ихтирам итәргә, бүгенге азат, матур, мул тормышыбызның кадерен белергә өнди. Китап яхшы тышлыкта, художник Р. Төхфәтуллин эшләгән матур рәсемнәр белән чыгарылган. Китапның бәясе 3 сум 75 тиен. Тиражы 9 000 данә. Гөлчәһрә Әдһәмоөа. үзең төшәрсең», «Агай казны ничек бүлгән»... Теңкәгә тигән яңгыр да, вагондагы моңсулык пәрдәсе дә—барысы да онытылды! Халыкның оста, үткен мәзәкләре тәэсирендә «балталары суга төшкән» юлчыларның йөзләрендә елмаю балкыды. Елмаймаслыкмыни?! Шәп әйткән бит халык, оста әйткән! Муллалардан, мәзиннәрдән көлгән, аларнын. кансыз, надан булуларын фаш иткән («Чиләгенә күрә капкачы», «Берәүнең кайгысы, мулланың шатлыгы», «Мә, дигәнне генә ярата» һ. б.). Халык кеше хакын ашап симергән комсыз байларны хур иткән, сатира утына тоткан. «Ялагайның тасма теле» исемле мәзәкне генә алып карагыз: Күп ашап корсагы тау кадәр булган бер бай хезмәтчеләреннән: — Я, әйтегез әле, нилектән минем корсагым юан?— дип сорый. Хезмәтчеләрнең иң ялагае гына хуҗасын канәгать итәрлек «зирәк» икән. — Бай әфәнде, сезнең акылыгыз бик күп бит. Акылыгыз башыгызга гына сыя алмый башлаган, кор сагыгызга төшкән,— ди әлеге ялагай. Моннан да усалрак көләргә мөмкинмени?! Имеш, акылы башына гына «сыймаган». Үтергән бит! Халык булдыксызларны, ялкауларны, аңгыра кешеләрне сөйми, кеше җилкәсендә яшәргә яратучыларны дошман күрә. Шуңа да ул муллаларны, байларны хур иткән, булдыксызлардан көлгән. Мондый тискәре типларга халык үзенең уңган улларын каршы куя. Булдыклы, батыр, эшчән егетләрен мактый, аларның зирәклегенә, тапкырлыгына соклана. Мәзәкләр дә, тормышның үзе кебек ук, бик күп һәм төрлетөрле. Җәмгыять тормышының кайсы гына яклары чагылмаган аларда! Тормыш янәшә яшәүче төрле милләт кешеләреннән бер-берсенең телләрен белүне сораган, һәм татар халкы мәзәкләрендә ул да бар: русча белмәгән кешеләр анда шактый уңайсыз хәлләрдә калгалыйлар («Кош ите», «Күршенең мәчесе дә куян тота», «Русча белмәгәч» һ. б.). Халык үзенең мәзәкләрен бик борынгыдан тудыра килгән һәм хәзер дә тудыра тора. Әлеге китапта безнең чорда иҗат ителгәннәре дә шактый икән. «Наданлык — йөз кызыллыгы», «Тараканның колагы кай төшендә», «Картның хәйләсе», «Иокы- сызлыктан ышанычлы дару» — әнә шундыйлар. Аларда безнең бүгенге тормышыбыз турында сөйләнә, әле бүген дә очраш- тыргалаган тискәре типлар тәнкыйтьләнә. Халыкның бай иҗат мирасына сокланып, мәзәкләр тыңлап кайта торгач, Арчага җиткәнне сизми дә калганбыз. Әлеге егет, китапны чемоданына салып, вагоннан төшәргә җыена башлагач кына, ак сакаллы бер бабай аңа төбәп: — Кем, улым, кара әле, кем язган шундый әйбәт китапны? — дип сорап куйды. — Безнең районныкы, бабай, Гомәр Бәширов... Әйе, «Туксан тугыз мәзәк» китабын төзүче— Гомәр Бәширов. Күренекле татар совет язучысы Гомәр Бәширов кече яшьтән үк халык авыз иҗаты белән якыннан кызыксына килә. Ул халык әкиятләре буенча тикшеренүләр алып бара. Халык җырларын, халык әкиятләрен аерым җыентыклар рәвешендә китап итеп чыгаруда катнаша. Гомәр Бәширов күп еллар буена, бөртекләп, берәмләп, мәзәкләр дә җыя килгән һәм аларны туплап «Туксан тугыз мәзәк» (дөрес, китаптагы мәзәкләрнең төгәл саны 99 түгел, ә бәлки 108) китабын дөньяга чыгарган. Г. Бәширов аларны композицион яктан тагын да төзекләндергән, әдәби телгә салган. Китап ахырында төзүче тарафыннан язылган «Мәзәк турында бер-ике сүз» бирелгән. Анда ул мәзәкләрнең үзенчәлекләрен, аларның иҗтимагый тормыштагы әһәмиятләрен күрсәтә, халык авыз иҗатының үзенчәлекле бер жанры буларак, мәзәкләргә билгеләмә бирә, аларның халык авыз иҗатындагы башка жанр әсәрләреннән аермалы булган сыйфатларын саный. Китапны төзүче мактауга лаек эш башкарган. Дөрес, хәзергә әле мәзәк китабы кечкенәрәк чыккай. Тик шуны да онытмаска кирәк, автор киләчәктә «Мең дә бер мәзәк» яисә шул чама- дарак бер исем белән тагын да зуррак һәм яхшырак яңа бер китап чыгарырга исәпли. Без ганың бу теләгенә ирешәчәгенә шикләнмибез- Бик яхшы булыр! М. Фарваз.