Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨРЛЕСЕННӘН

Л. Н. ТОЛСТОЙ ӘСӘРЛӘРЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ Бөек рус язучысы Л. Н. Толстой әсәрләре киң илебездә яшәүче бик күп халыклар теленә тәрҗемә ителгән. Шул исәптән, аның әсәрләрен татар теле- [ нә тәрҗемә итү XIX йөзнең азакларында ук башлана. Татар укучылары Л. Н. Толстой әсәрләре белән беренче мәртәбә Каюм Насыйри, Таип Яхин чыгарган китапларны укып танышалар. Алар балалар өчен чыгарган китапларына Л. Н. Тол- стойның да «Җиләкләр», «Ике туган», «Ярлылык», «Гаделлек һәм гаделсезлек», «Кайгы» һ. б. дидактик хикәяләрен урнаштыралар. 1905 елгы революциядән соң Л. Н. Толстой әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү, аның иҗатын өйрәнү эше көчәя. «Шура» журналының 1907 елгы санында Гафил бине Габдулла («Әсма» һәм «Сәлимә» исемле әсәрләрнең авторы. — Ә. К) бөек рус язучысының тәрҗемәи хәле турында аерым мәкалә язып чыга. Аңарда Гафил бине Габдулла Л. Н. Толстой философиясенең йомшак якларын мактауга зур урын бирә. Шуңа карамастан, бөек язучының иҗаты һәм тормышы белән таныштыру ягыннан, бу мәкаләнең үзенә күрә әһәмияте дә бар. Шул ук елны Л. Н. Толстойның «Ни өчен?», «Тәңрегәме, Мәмунгамы» исемле әсәрләре аерым китап булып чыга. Тууына 80 ел тулу уңае белән (1908 елны) Л. Н. Толстойның, төрле әсәрләрен эченә алган, 12 китабы татар теленә тәрҗемә ителә. Шулар арасыннан С. Сүнчәләй тәрҗемәсендә «Кавказ әсире» һәм «Башкорт тормышыннан хикәя», М. Солтангалиев тәрҗемәсендә «Ни чәчсәң, шуны урырсың», X. Әбүзәрев тәрҗемәсендә «Сурат каһваха- нәсе», Н. Мөхетдинов тәрҗемәсендә «Өч сөаль» һәм башка әсәрләрен күрсәтергә мөмкин. 1909 елда аның «Толстой хикәяләре» җыентыгы (тәрҗемәчесе Г. Абн- зов), «Ильяс» (тәрҗемәчесе X. Әхмерова), «Җиләкләр» (тәрҗемәчесе И. Богданов), «Тугрылыклы казый» (тәрҗемәчесе Г. Ну- гайбек) әсәрләре басыла. 1910 елда, Л. Толстой үлгәч, халык шагыйре Г. Тукай «Мөбарәк тәсбих өзелде» исемле, Ш. Камал «Вакыт» газетасында, С. Рәми- ев «Идел» газетасында бөек язучының үлүе турында мәкаләләр язып чыктылар. Мисаллардан күренгәнчә, Октябрь революциясенә кадәр үк, бигрәк тә 1905 елдан соң, Л. Н. Толстой иҗатын татар укучыларына җиткерү буенча зур гына эш башкарылган. Татар телендә Л. Н. Толстойның 32 китабы чыгып, аларга язучының 22 әсәре кергән. Шул ук вакытта революциягә кадәр Л. Н. Толстой- ны татар теленә тәрҗемә итү эшенең шактый берьяклы алып барылуын да әйтергә кирәк. Тәрҗемә өчен күбрәк «усаллыкка каршы килмәү» идеяләрен пропагандалаган әсәрләре сайланган. Зур күләмле әсәрләреннән татар укучылары бары тик «Хаҗи Морат» (тәрҗемәчесе М. Галәү, 1913 ел), «Крейцерова со- ната»сы (тәрҗемәчесе И. Богданов, 1912 ел), «Бәхет нәрсәдә?» (тәрҗемәчесе Д. Гобәйди, 1911 ел) белән генә таныша алганнар. Л. Н. Толстойның бөтен дөнья әдәбиятына югалмас җәүһәр булып кергән зур күләмле әсәрләре татар теленә Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына тәрҗемә ителә башлый. М. Максуд тәрҗемәсендә «Сугыш һәм тынычлык» эпопеясы, А. Шамов тәрҗемәсендә «Яңадан туу» романы, К. Миңлебаев тәрҗемәсендә автобиографик повестьлар трилогиясы — «Балачак» (1955), «Үсмерчак» (1956), «Егетчак» (1957); һәм башка әсәрләре басылып чыкты. Л. Толстой әсәрләрен тәрҗемә итү буенча К. Ба- сыйров, С. Әдһәмова, Ә. Еники күп эшләде. Совет чорында татар телендә Л. Толстой әсәрләреннән 13 җыентык һәм 150 аерым әсәрләреннән 31 китап басылып чыкты. Революциядән соң Л. Толстойның татар теленә басылып чыккан әсәрләренең тиражы 226.720 данәгә житте. Татар совет матбугатында Л. Толстойның тормышы һәм ижаты турында күп санда мәкаләләр һәм тикшеренүләр басылды. Алаә арасыннан, мәсәлән, С. Фәй- зуллинның, 1928 елда Л. Н. Толстойның тууына 100 ел тулу уңае белән язылган, «Бөек художник. алама философ» исемле китабын, Г. Толымбайскнйның «Толстой үлгәч» (1935), М. Гайнуллинның «Толстой һәм татар әдәбияты» (1945) исемле мәкаләләрен күрсәтергә була. Ә. Кариму длин. МИРХӘПДӘР ФӘЙЗИ ТУРЫНДА ИСТӘЛЕКЛӘР Мирхәйдәр Фәйзи ижаты белән танышканда, аның авыл тормышындагы бик күп нечкәлекләрне оста тасвирлый белүенә сокланмый мөмкин түгел. Ул, гомумән, авылны нык яраткан, тормышының күп өлешен авылда үткәргән, авыл халкы арасында агарту эшләре алып барган, шуннан рухи ямь, күңел канәгатьлеге тапкан. Үзенең көндәлекләренең бер урынында ул: «Шәһәрдә торам, шәһәр балалары белән аралашып яшим... ләкин, күңелем авылда» ди, авылның киң табигатен, эш сөяр, гади кешеләрен сагына һәм, беренче мөмкинлек булу белән, тагын авылга юнәлә. Оренбург өлкәсендәге авылларда яшәү һәм эшләү белән бергә, Мирхәйдәр Фәйзи безнең Татарстан авылларында да еш була. «Казан ягы авылларында йөреп кайттым, бу яктагы авылларда күргән матур күренешләрдән файдаланып «Сәгадәтбану» исемле пьеса язу уе туды», дип яза ул көндәлегендә (1916 ел, октябрь). Билгеле булганча, «Сәгадәтбану» — атаклы «Галиябану» драмасының элекке исеме. Мирхәйдәр Фәйзинең «Чишмә янында», «Ибрай яры янында», «Их, нинди күңелле» исемле һәм башка берничә шигыре Татарстанның хәзерге Балтач районы Шода авылында — мин туып-үскән авылда — иҗат ителгәннәр һәм шул авылның табигать күренешләрен сурәтлиләр. Ул чакларда безнең тирә-як авылларда, сабан туйларыннан тыш, җәй башларында «жыен» дигән бәйрәм дә үткәрелә иде. Бу вакыт, ничектер, бушрак чак була: сабан чәчүе беткән, каты сукага чыгарга әле иртә. Шуннан файдаланып, авыл халкы бик шәп бәйрәм итеп ала. Бәйрәм көтү, гомумән, күңелле нәрсә. Безнең өчен бу ашкынып көткән бәйрәмне тагын да ямьләндергән бер хәл — Мирхәйдәр абый кайту иде. Аны каршыларга Шәмәрдән станциясенә яисә Малмыж пристанена ат җибәрелә. Менә ул, нәкъ җыен алдыннан, безнең авылга кайтып та төшә. Мирхәйдәр абыйның кайтуы безнең семья өчен генә түгел, бәлки бөтен авыл яшьләре өчен зур шатлык була торган иде. Ул үзе дә моны белә, юлдан кайтып өс-башын бераз рәтләү белән авыл яшьләре янына ашыга, алар белән шунда ук үзләшеп китә һәм бөтен җыен буена шулар арасында кайнаша иде. Менә урамнан бер төркем егетләр, бер-берсснең билләреннән кочаклашып, гармоньга җырлап узалар. Алар арасында Мирхәйдәр абый да бар. Ул инде киеп кайткан кепкасын дусты Вәли Мөхәммәтгалиевпец укалы кәләпүшенә алыштырырга да өлгергән. Кәләпүшне озын чәчләре өстеннән кырын салып, егетләр арасында җырлап бара. Кичләрен бөтен авыл яшьләре чишмә янына уенга җыела, Мирхәйдәр абый, бер авыл чибәрен җитәкләгән хәлдә, бу уеннарның үзәгендә була, уен барышында үзенә берәр «җәза» бирелсә, аны намус белән үти иде. Күрәсең, ул «Чишмә янында» дигән шигырен шул җәйге кичләрдәге матур күренешләрне, табигать кочагында күңел ачучы яшьләрне күргәннән соң илһамланып язгандыр. Ул шигырь шундый юллар белән тәмамлана: Анда бию, тегендә җыр, монда уен, Яшьлек, шатлык, ямь чолгаган болын буен. Чишмә буен яшь җаннарга бишек иткән, Күңелләргә кәгъбә булган җәйге җыен. Мирхәйдәр Фәйзинең авыл халкы белән аралашуы бәйрәм вакытларында гына түгел, эш вакытында да дәвам итә. Бездә бер ай чамасы торган вакыт эчендә ул авыл егетләренең күбесе белән дуслашып өлгерә. М. Фәйзи үзенең шушы халык арасында кайнавы белән яшьләрнең, гомумән, авыл кешеләренең культура дәрәҗәсе үсүгә зур йогынты ясый иде. Ул бездә торган чакларда (һәм ул киткәч тә) авылда эчеп исереп, тавыш чыгарып йөрү шикелле күренешләр бөтенләй булмый, яшьләр «кунак шагыйрьдән» тартыналар, үзләрен җыйнаграк тоталар иде. Ул вакытта әле минем яңа гына сукага өйрәнә башлаган чак. Мирхәйдәр абый, кырга чыгып, минем «беренче адымнарны» күзәтә, үзе дә сука артыннан барып карый иде. Гомумән, ул кырларда күп йөри, үзенец таныш егетләре янына туктала, басу исемнәренең тарихы белән кызыксына, крестьян агайларның тормыш-көнкүрешләрен сораша. Хәер, аның гадәте шул иде. Кайда кешеләр бар — ул шулар янына барып утыра. Аннан соң тагын бер гадәте: әгәр бер кызыг- оак яисә яңарак сүз ишетмә, шунда ук куен дәфтәренә язып куя. Ул бездә «кечкенә өй» дигән аерым бер өйдә тора иде. Үз бүлмәсен ифрат пөхтә тота, өстәле тулы китаплар, дәфтәрләр, берничә урында вазаларга ■утырткан кыр чәчәкләре яисә канәфер чәчәкләре була иде. Кыяр-кыймас кына бу бүлмәгә без дә кергәлибез, ул пьесаларын укырга биреп тора, соңыннан «фикерне сорый» иде. Ул вакытларда кайбер кешеләрдә «хатирәләр» язар өчен махсус альбом тоту гадәте булып, мондый альбом минем әнидә дә бар иде. Шушы альбомга Мирхәйдәр абый түбәндәге шигырьне язып китте: Ай җиңги, җиңги, җиңги. Чигеп бирче җиңемне! Шушы язган сүзләр белән Истә асра энеңне! Кичләрен безнең ишек алдында Мирхәйдәр абыйның авылдагы дуслары җыелып утыралар. Анда тыйнак шаярулар белән аралаш, әдәбият, театр турында, дуслык, мәхәббәт турында җитди сөйләшүләр була, пьесалар кычкырып укыла. Шундый кичләрнең берсендә Мирхәйдәр абый тальян гармоньда бик матур итеп Галиябану көен уйнады. Ләкин ул чагында әле безнең беребез дә үз арабызда утыручы шушы гади һәм гаҗәп мөлаем кешенең якын киләчәктә татар әдәбиятында якты йолдыз булып калкып чыгачагы турында башыбызга да китерә алмаганбыздыр. 1923—24 елларда Мирхәйдәр Фәйзи шулай безнең авылга кайтып, бераз торып китте. Кайткан саен авыл кешеләренең йөрәгендә тирән эз калдырып китә иде. Аны соңыннан сагынып искә алалар, яңадан кайчан киләсен сорашалар, хатлар язалар иде. Алдан әйткәнебезчә, Л1ирхәйдәр Фәйзинең безнең авылда булуы әдәбиятта да үзенең эзен калдырды. Аның «Сәрвиназ» дигән хикәясенә нигез итеп безнең авылда булган хәл алынган. Безнең күрше Гыйльметдин абзыйның Гыйлембану исемле бик чибәр кызы бар иде. Мирхәйдәр абый исә шушы кызны эчтән яратып йөргән. Ләкин кызның Ибраһим исемле сөйгән егете бар иде. Мирхәйдәр абый табигате белән бик тыйнак, әдәпле кеше булганлыктан, үзенең мәхәббәтен берәүгә дә белдермәде, ул тик тыштан сокланып, эчтән көеп кенә йөрде. Менә шушы хәл аның «Сәрвиназ» хикәясенә нигез булып алынган, тик хикәядә, билгеле, геройларның исемнәре үзгәртелгән, үзенең күңел ярасын бер кадәр басу өчен булса кирәк, автор хикәясенең ахырына бераз юмор элементлары керткән. Шунысын да әйтергә кирәк: Гыйлембануга сокланып, аны яратып йөрү белән бергә. Ибраһим да аның авылдагы иң якын дусларыннан берсе иде. Мирхәйдәр Фәйзи, халык арасында кайнап, аның горефгадәтләрен, тел байлыкларын өйрәнеп яшәгән. Кайбер әсәрләренең сюжетларын да ул тормышның үзеннән алган, шуңа күрә аның барлык әсәрләре дә халыкчан, тормышның үзе шикелле реаль, дөрес, сәнгатьчә эшләнгәннәр. Халык аларны яратып укый һәм карый, шуңар күрә халык аны хәзерге көндә дә сагынып искә ала. И. Файзуллин. 152 ШӘКЕРТ ҖЫРЛАРЫ 1905 елгы беренче рус революциясенең көчле дулкыннары татар мәктәп-мәдрәсә- ләрен дә уятты. Азатлык даулаучы батыр көрәшчеләрнең көчле авазын ишетеп, татар шәкертләре дә тынчу мәдрәсәләрдән кич урамнарга чыктылар; шәкертләр хәрәкәте җәелде. Түбәндә урнаштырыла торган җырлар (садалар) 16 шәкертләрнең мәктәп-мәдрәсәләрдәге феодализм калдыкларына каршы юнәлдерелгән демократик хәрәкәте белән тыгыз бәйләнгән. Алар Оренбург өлкәсенең Дәүләт архивыннан табып алынды. 1907 елда Оренбургта шәкерт садалары аерым бер җыентык итеп тә чыгарылган. Ләкин ул җыентык халык арасына таралып өлгермәгән: сатар өчен Казанга җибәрелгәч, полиция аның барлык тиражын17 җыеп алган. Казан һәм Оренбург китапханәләрендә «Шәкертләр садаларыэның бер генә данәсе дә очрамады. Зарарлы әсәр дип санап, полиция аның бөтен тиражын юкка чыгарган булса кирәк. Бу китап турында Казан губернаторы түбәндәгеләрне яза: «Эчтәлеге буенча брошюраны зарарлы әсәрләр рәтенә кертергә кирәк, чөнки ул татар укучы яшьләрен мәктәп җитәкчеләренә каршы [көрәшергә] чакыра, [аларны] җинаятьле актларга өнди»18. Властьлар беренче саданы аеруча зарарлы дип саныйлар. «Беренче тавыш» дигән шигырьдә түбәндәге юллар бар: изүчеләрнең канын кою безгә гөнаһ түгел. «Әйдәгез, аларның бугазыннан алыйк. Без инде бик күп изелеп яшәдек, хәзер баш күтәрергә вакыт» 19 . Революцион хәрәкәт елларында шәкертләр тарафыннан иҗат ителгән һәм кулдан кулга йөртелгән бу җырлар карагруһчы муллаларга, байларга һәм хәлфәләргә каршы көчле нәфрәт һәм ачу белән сугарыл- ганннар. Шук ук вакытта аларда «эт оясы кебек» пычрак, тынчу мәдрәсәләрдә ачлы- туклы яшәгән һәм дини схоластикадан интеккән ярлы шәкертләрнең кызганыч һәм өметсез тормышы да сурәтләнгән. Менә шушы искелек белән араны мәңгегә өзү, «таңга таба юл салу» өчен халык тәненә сырылган сорыкортларга каршы көрәшкә күтәрелергә, сорыкортлардан үч алырга кирәклеге әйтелә бу җырларда. «Яна фәннәр», «туры канун» өчен көрәшүче шәкертләр чын мәгърифәткә бары тик пролетариат җитәкчелегендә генә, бары тик революцион көрәш юлы белән генә ирешергә мөмкин икәнен аңлап җиткермәделәр, идеалистик хыяллар белән саташтылар. Лә. кии шундый йомшак яклары булуга карамастан, бу — демократик хәрәкәт иде. Шул елларда иҗат ителгән садалар исә шәкертләр хәрәкәтен өйрәнүдә кыйммәтле материал булып торалар. Халык авыз иҗатын өйрәнүдә дә аларның әһәмияте зур X. Хәсәнов. Ай-һай, иптәшләр, безнең хәлебез, Бигрәк начар ла, нишлик, шәкертләр? Ай-Һай, кардәшләр, гомерләр үтә, Искән җил кебек, нишлик, шәкертләр? Гомерләр үтә бигрәк бушка шул, Бигрәк файдасыз, нишлик, шәкертләр? Үтте гомерләр, тайды аяклар, Егылабыз инде, нишлик, шәкертләр? Безне көтәдер татар милләте, Без бик паданбыз, нишлик, шәкертләр? Үткән гомергә еглап юк файда, Басыйк аякка, әйдә, шәкертләр! Без күп йокладык, уяныйк, шәкертләр! Торыгыз, иптәшләр, җитте вакытлар. Кадерен 16Бу җырлар-садалар һәркайсы аерым көйгә җырланган булса кирәк. Бәлки ул җырларның нинди көйгә җырлануларын белүчеләр дә бардыр, 17 Җыентык 3 мең тираж белән чыккан. 18Оренбург өлкәсенең Дәүләт архивы, 10 фонд, 1907 ел, 174 эш, 1—2 битләр. 19 Шунда ук. 6 Революцион сходкалар ясау дигән сүз. белиек бу заманнарның, Хәрәкәт заманы, тотыныйк, шәкертләр. Үзебез кылмасак хәлебезне ислах, Китереп бирмәсләр, тырышыйк, шәкертләр. Ислахка лазем җыеннар ясау,20, Ясыйк җыеннар тизрәк, шәкертләр. Үтәр бер заман, егларбыз һаман, Бетерик эшләрне тизрәк, шәкертләр. Кил. шәкертләр, торыек, Бер тән, бер җан булыек, Бер авыздан кычкырып, Хакыбызны сорыек. Тотыныек кул-кулга, Кнтиек тугры юлга. Бу залимнәр, күрегез, Итәләр безне сулга 1 . Шулай итеп китәрбез, Максутка һәм җитәрбез, Дошманнарның тиресен Читеккә күн итәрбез. Кирәкмидер безләргә Ялган борчак атучы, Надан, сукыр көенчә «Мин хәлфә» дип ятучы. Ялкауланып яталар, Суфилыкны саталар, Менә шундый чүп-чарлар Безнең башны ваталар. Янсын залим җаннары, Безгә хәлал каннары, Дисәткәсе бер тиен, йөзе бердер саннары. Бер авыздан әйтәбез: Бетсен мондый чүпчарлар. Булсын дибез һәр фәнгә Шул фәннән гыйльме барлар... Болай гына калмасын, Тартып алыйк чалмасын, Икенчеләй әйткәнне Бераз гына аңласын. Без сорыйбыз — дәресләр, Алар безгә — тиресләр! Шулай бераз уятсак, Бәлки алар тиз эшләрТик торырга ярамый, Алар бер дә карамый, Белгән сүзләре бары: «Бу ник болай, ярамый». Каныгызны кайнатып, Кычкырыгыз шаулатып, Ялган борчакны атып, Тормасыннар тик ятып.