ТАТАР СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ ГАЛИМЕ
Соңгы елларда Татарстан китап нәшрияты татар совет әдәбиятын үстерү эшенә хезмәт иткән, күп көч куйган татар тәнкыйтьчеләренең, галимнәренең әдәби мирасларын аерым китап итеп чыгара башлады. Бик мактаулы, күркәм эш бу. Хәзергә укучылар Г. Ибраһимов, Г. Гали, Ш. Әхмәдиев кебек тәнкыйтьчеләр, җәмәгать эшлеклеләре иҗаты белән танышу мөмкинлеге алдылар. Күренекле әдәбият галиме, киң эрудицияле тәнкыйтьче һәм педагог Галимҗан Нигъмәтинең шул сериядә чыккан сайланма әсәрләре 4 җыелмасы — әнә шул матур башлангычның берсе. Җыелмага тәнкыйтьченең рус әдәбияты классиклары А. П. Чехов, А. М. Горький, татар классиклары Г. Тукай, М. Гафури, Г. Ибраһимов, Г. Коләхметов кебек әдипләр, күренекле татар совет язучылары иҗатларына багышланган хезмәтләре тупланган. Китапның ахырында Г. Нигъмәти әсәрләре турында библиографик белешмә бирелгән. Җыелма Галимҗан Нигъмәтинең тәнкыйть эшчәнлеген тулы гына итеп күз алдына китерергә мөмкинлек бирә диясе килә. Нибары унбиш ел дәвам иткән иҗат эшчәнлеге чорында Г. Нигъмәти әдәбиятка, иҗтимагый проблемаларга багышланган күп кенә мәкаләләр язган, дистәгә якын китап чыгарган, дәреслекләр, сүзлекләр төзегән. Татар һәм рус әдәбиятларын тирәнтен өйрәнгән, Европа әдәбиятын шактый системалы белгән, марксизмленинизм эстетикасының төп положениеләрен үзләштергән Нигъмәтидә әдәбият галиме өчен кирәкле күп сыйфатлар була. Г. Нигъмәти «Әдәбият мәйданында» (1925), «Әдәбият һәм тормыш» 127 (1931) исемле -китапларында һәм күп санлы мәкаләләрендә әдәбият белеменең бик әһәмиятле мәсьәләләренә туктала, күп кенә нәрсәләр турында аңлатмалар бирә. Ул сәнгатьнең иҗтимагый тормыштагы ролен дөрес билгели, әдәбиятның, аның аерым жанрларының үсешен иҗти м а гы й - та р и х и ша р тл а р белә и органик бәйләп аңлата. Әдәбиятның танып-белүдәге һәм кешеләрдә эстетик зәвык тәрбияләүдәге роле, әдәбиятта сыйнфыйлык, партиялелек, халыкчанлык мәсьәләләрен Г. Нигъмәти нигездә дөрес аңлый. Иҗат эшчәнлегенең бөтен дәвере буена Г. Нигъмәти «пролетариат әдәбияты стиле», «пролетариат әдәбияты методы» турында сөйли, бу стильнең күп кенә үзенчәлекләрен аңлата, бу әдәбият тудырган төзүче пролетариат образының яңа сыйфатларын ача. («Пролетариат әдәбияты стиле» исә социалистик чынбарлык белән тудырылган яңа иҗат методының — социалистик реализмның — ул вакытлардагы атамасы иде.) 1933 елда «Татар совет әдәбиятында социалистик реализм мәсьәләләре» исемле мәкалә язып, Г. Нигъмәти әдәбиятта типиклаштыру проблемасына туктала, социалистик реализм методының асыл сыйфатларын күрсәтә. Аның романтизм турындагы фикерләре аерым игътибарга лаек. «Бу томда Галимҗан Ибраһимов безгә - ниләр биргән?» (1929), «Галимҗан Ибраһимов һәм аның әдәби иҗат юлы» (1932) исемле мәкаләләрендә, «Әдәбият мәйданында» исемле китабында ул романтизм методының, үзенчәлекле бер агым буларак, туу, формалашу закончалыкларын тикшерә, татар әдәбиятындагы романтизм турында кызыклы гына фикерләр әйтә. Г. Нигъмәти фикеренчә, XIX йөздә, капитализм шартларында, формалашкан бу иҗат методының гомуми, уртак билгеләре (көчле индивидуализм, тормыш белән бәйләнеш җитмәү һ. б.) булу белән бергә, төрле тарихи шартларда аның кайбер сыйфатлары үзгәрә дә килә, һәр дәвер, һәр ил, һәр әдәбият бу методны үзенә генә хас яңалыклар, үзенчәлекләр белән тулыландыра, баета. 5 Б- Нигъмәти. Сайланма әсәрләр, Казан, 1958 ел, 75 бит. 6 Шунда ук, 76 бит. Татар әдәбиятында романтизмның көчәюе реакция еллары белән бәйләнгән. Сыйфаты буенча ул бер төрле генә түгел, буржуаз романтизмын, мәсәлән, вак буржуаз романтизмыннан аерып карарга кирәк. Чөнки дини, утопик карашлар белән сугарылган булуына карамастан, вак буржуаз романтизмда иҗтимагый азатлык идеяләре дә чагыла. Романтизм иҗат методын кулланып тудырылган әсәр реализм әсәрләреннән күп яклары белән аерыла. Реалистик әсәрләрдә, мәсәлән, «нигез итеп иҗтимагый мотивлар» алынса, романтизм әсәрләрендә «билгеләүче бер терәк мотив итеп шәхси кичерешләр» 5 алына. Монда шулай ук әдәби образларны иҗат итү дә башкача, үзенчәлекле. Романтизм әсәрләрендә «үзәк урын тоткан шәхесләр гади психологик типлар, җәмгыять тормышындагы берәр төркемнең типик вәкилләре итеп бирелүдән бигрәк, индивидуаль эчке сыйфатларга ия булган, һәрберсе берәр хирескә бирелгән кешеләр итеп биреләләр» 6 . Ләкин, «романтизм реализмның киресе» дип, реализм һәм романтизм методларын турыдан-туры бер-берсенә каршы куеп, Г. Нигъмәти бик нык ялгыша да. Г. Нигъмәти алдынгы рус әдәбияты белеменә таянып эш итә, шуннан өйрәнә, рус галимнәренең бу өлкәдәге уңышлы күзәтүләрен уртаклашучы, аларга теләктәшлек белдерүче, иҗади өйрәнүче буларак чыга. Шуңа күрә аның әдәбият белеменә караган кайбер фикерләренең кыйммәте, әһәмияте рус галимнәре һәм тәнкыйтьчеләреннән кем өйрәтмәләрен уртаклашуы белән дә билгеләнә. Г. Нигъмәти күбрәк сәнгатьне сыйнфый көрәш идеяләре белән бәйләүче көчле марксист Г. В. Плехановтан өйрәнә, аның хезмәтләренә таяна. Шуның өчен, 128 аның әдәбият галиме буларак көчле яклары башлыча Г. В. Плеханов исеме белән бәйләнгән. Шул ук вакытта, Г. Нигъмәтине Г. В. Плехановны механик кабатлаучы, аңа сукыр рәвештә иярүче дип уйлау зур ялгыш булыр иде. Иҗатының башлангыч чорында Г. Нигъмәти иҗтимагый тормыш законнары һәм сәнгатьнең үзенчәлеге, телнең сыйныфларга мөнәсәбәте, әдәби әсәрдә эчтәлек һәм форма кебек мәсьәләләрне тикшергәндә кайбер ялгышлар да ясый. Бу ялгышларның бер ишесе яшь галимнең тәҗрибәсезлегеннән килсә, икенче берләре әдәбият фәненең шул замандагы торышы белән дә бәйләнгән. Соңыннан Г. Нигъмәти бу ялгышларының күбесен төзәтү, фикерләрен ачыклау югарылыгына күтәрелә алганын да истә тотарга кирәк. Г. Нигъмәти туып килүче пролетариат әдәбиятының тәнкыйтьчесе иде. Шуның өчен аның иҗатын ул яшәгән чордагы тарихи шартлар, әдәбият һәм тәнкыйтьнең шул замандагы торышы, киң катлау укучылар массасының - культура дәрәҗәсе белән аерылгысыз тикшергәндә генә дөрес бер фикергә килергә мөмкин. Г. Нигъмәтинең тәнкыйть эшчәнлегенең бөтен кыйммәте — үз иҗат энергиясен пролетариат әдәбиятын тудыру, үстерү өчен көрәшкә багышлавында. Аның иҗади эшчәнлеге татар совет әдәбияты үсеше тарихыннан аерылгысыз. Г. Нигъмәтигә әле кичә генә эшчекрестьян арасыннан чыккан яшь көчләрнең — әдәби осталыклары чамалы булган, шуның өчен бөек революцион фикерләрне күбрәк иске әдәби калыпларга, формаларга салып бирүче язучыларның — әсәрләрен анализларга да, аларның совет властена иң изге теләкләрдән чыгып язылган беренче тәҗрибә әсәрләрендә яңа фикерләр күтәрелүен массаларга аңлатырга да кирәк була. Әдәбиятта «безнеке булганны» «безнеке булмаганнан» аерып бирү дә тәнкыйтьченең төп бурычларыннан берсе саналган ул вакытларда. Менә шуның өчен, әгәр бу еллар тәнкыйтендә, күбрәк урынны социологик анализлауга биреп, әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше үзенчәлекләренә азрак урын бирелү кебек берьяклылык 7 Г. Нигъмәти, Сайланма әсәрләр, Казан, 1958 ел, 12 бит. очрый икән, аның объектив сәбәпләрен дә онытмаска кирәк. Г. Нигъмәтинең бу җыентыгы «Гафур Коләхметов һәм аның иҗаты» исемле мәкалә белән ачыла. Бу бик табигый. Чөнки Г. Нигъмәти— пролетариат әдәбияты тәнкыйтьчесе. Ә бу әдәбиятның беренче үрнәкләрен «Ике фикер», «Яшь гомер» пьесалары белән Г. Коләхметов бирә. Тәнкыйтьче өчен Г. Коләхметов иҗаты нәкъ шул ягы белән— татар пролетариат әдәбиятының «беренче карлыгачы» булганы өчен—кадерле дә. Язучы «демо- крат-большевиклык хәрәкәте» һәм «эшчеләр арасында» тәрбия алган. Шуның өчен Г. Коләхметов «сәяси көрәшен, революциячел оешмалар эшенә булышлык күрсәтү, сәяси брошюралар тәрҗемә итү, эшчеләр арасында эш алып бару юллары белән» генә түгел, Нигъмәти күрсәткәнчә, «матур әдәбият әсәрләре аша да бирмәкче» 7 була. Дөрес, Г. Коләхметовның «Ике фикер»е — аллегорик әсәр. Аның шундый стильдә язылуы пролетариат и деол о пи ясен чагылдырырлык әдәби алымнарның ул чагында әле тиешенчә эшләнеп җитмәве белән аңлатыла. «Яшь гомер» пьесасын тәнкыйтьче шактый җитлеккән сәнгать әсәре дип саный. Ләкин ул аның кимчелекләренә дә күз йомып үтми, пьесага тема берлеге, композицион бөтенлек җитмәү кебек кайбер җи- тешсезлекләрне күрсәтә. Урынына, вакытына карап, тәнкыйтьче әдәби әсәргә анализ ясаганда аның язылган чоры, шул замандагы әдәби хәрәкәт, автор иҗатында һәм бөтен татар әдәбиятында шул әсәрнең тоткан урыны һ. б. яклардан да килеп эш итә. «Мәҗит Гафурииың «Эшче» поэмасында эшче сурәтенең бирелеше» исемле хезмәттә, исеменнән үк күренгәнчә, төп әһәмият поэмада эшче образының сурәтләнүен тикшерүгә 129 бирелә. Моның өчен тәнкыйтьче, иң башта, 'Кыскач-а гына, Гафуриның иҗаты белән таныштыра, ул иҗатының характерын билгели (дөрес, ул Мәҗит Гафуриның революциягә кадәрге иҗатына шактый берьяклы килә), М. Гафуриның әлеге поэманы язарга хәзерләнү чорын сурәтли. Шуннан соң гына поэмадагы эшче образының бирелешен тикшерү башлана. Тәнкыйтьче тормышта яши торган эшче һәм поэмада бирелгән эшче турында бик матур фикерләр әйтә, хезмәтнең «Художество стилистикасында үзенчәлекләр» дип исемләнгән бүлегендә шагыйрьнең әдәби осталыгы турында' дөрес күзәтүләр ясала. Иң ахырда бу поэманың татар совет әдәбиятында тоткан урыны билгеләнә. Г. Нигъмәтинең тәнкыйтьче буларак көчле ягы тагын шунда — ул -һәр язучы иҗатындагы иң харак- . терлыны, һәр әсәрдәге төп моментны, үзенчәлекне тотып ала һәм күрсәтә белә. Шәриф Камал драмалары («Шәриф Камал—драматург») заманның иң актуаль проблемаларына, тормыштагы иң өлгергән мәсьәләләргә багышланган булалар. Шәриф Камал «совет әдәбияты һәм шуның бер тармагы булган драматургиянең бу төп характерын яхшы төшенгән» \ ди тәнкыйтьче. Ә менә Хәсән Туфан— татар совет әдәбиятында, беренчеләрдән булып, «производство» мотивларын җырлап чыккан шагыйрь («Туфан шигырьләре»). «Производство» мотивлары «социаль заказны» өстенә алган бу шагыйрьнең канына шулкадәр сеңгән, «аның «Урал эскизлары», «Ике чор арасында», «Башлана башланды» әсәрләре һәркайсысы, аерым алганда, эшләнеп бетмәгән бер бөтеннең аерым кисәкләре, үзенә күрә түгәрәкләндерелгән бер мәгънә биргән мәгълүм бер теманы эченә алган өземтәләр» 8 9 не хәтерләтәләр. Кави Нәҗми татар совет әдәбиятына кыю рәвештә яңаны эзләүче булып килә («Кави Нәҗми һәм хикәяләре»). «Кави Нәҗми — әсәрнең формасы, тышкы калыбы белән бер талант, киләчәккә өметләр биргән талант» 10. Кыска гына 8 Г. Нигъмәт и, Сайланма әсәрләр, Казан, 1958 ел, 162 бит. 9 Шунда ук, 202 бит. 10 Шунда ук, 201 бит. 11 Шунда ук, 192 бит. бер мәкаләдә Г. Нигъмәти татар совет әдәбиятында әле беренче адымнарын гына атлаган яшь язучының киләчәгенә матур өмет тә баглый, аның, күп санлы шигырьләр язуына карамастан, нигездә, прозаик буласын да күрә, иҗатының төп характерын да билгели. Совет әдәбияты тормыш белән тыгыз бәйләнештәге, социализм төзелешенең актуаль мәсьәләләрен яктыртучы әдәбият буларак туды, формалашты, үсте. Бу әдәбиятның иң көчле ягы да шунда. Г, Нигъмәти язучылардан заманчылык, актуальлек таләп итә. Тик кайбер чакларда, тәнкыйтьче бу таләпне шактый тупас формада, тормыштагы вакыйгаларның барысын да күчерү мәгънәсендә аңлап, ялгышлар да ясый. Мондый берьяклылык күренеше аның татар совет шагыйре Һади Такташ иҗатына бирелгән карашында аеруча нык чагыл-а («Һади Такташ»). Һади Такташ татар совет әдәбиятына керткән яңалыкның үзенчәлеген, әһәмиятен Г. Нигъмәти аңлап җитми. Дөрес, Г, Нигъмәти Такташ иҗатының беренче чорын гына тәнкыйтьли. Шул ук вакытта, ул аның оста каләмле шагыйрь икәнен дә аңлый. Тик, нәрсә генә булмасын, Такташны сыйнфый «сукырлыкта», тема ваклыгында гаепләп, Г. Нигъмәти хаталана. Ә менә 1936 елгы мәкаләсендә инде ул Такташ иҗаты турындагы ялгышларын үзе үк төзәтә. Һади Такташны «югары идеяләрне иң гади, ләкин шулай ук сәнгатьчә нык эшләнгән җанлы сурәтләрдә гәүдәләндерү юлында» 11 эшләүче көчле шагыйрь дип таный. Революция елларында әдәбият мәйданына килгән яшь көчләр дә, инде революциягә кадәр үк билгеле иҗат тәҗрибәсе туплаган, татар әдәбиятына күп санлы җитди әсәрләр биргән Г. Камал, Г. Ибраһимов, 9. ,с. Ә.” № п. 130 ILL Камал, M. Гафури кебек өлкән буын язучылар да татар совет әдәбиятын үстерүдә армый-талмый, кулгакул тотынышып эшләделәр. Яна татар совет әдәбияты Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан һәм башка әдипләр мирасыннан әйтеп бетергесез байлык алды. Тәнкыйтьче аларның иҗатын да җентекләп тикшерергә тиеш иде. Менә шуның өчен дә Г. Нигъмәти үзенең күп санлы мәкаләләрен, зур-зур монографик хезмәтләрен Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ш. Бабич кебек әдипләр мирасына, алар иҗатын тикшерүгә багышлады. Ә бу эшне иске мираска, революциягә кадәр язган әдипләр иҗатына дөрес, марксистик караш югарылыгында торган тәнкыйтьче генә уңышлы башкарырга мөмкин иде. Баштарак Г. Нигъмәти әнә шул югарылыкка күтәрелмәгән иде. Шул чорда ул хаталар да ясады: Тукай мирасының әһәмиятен кечерәйтеп аңлатырга тырышты, Г. Камал, Ф. Әмирхан кебек язучыларның революциягә кадәрге иҗатларын тиешенчә бәяләп җиткермәде. Ләкин Г. Нигъмәти мондый «авырудан» тиз арынды. «Иске әдәби мирастан файдаланырга кирәкме?» (1928), «Матбугат һәм әдәбиятка юлбашчылыкта авыру яклар» (1928), «Имзасыз һәм җавапсыз мәкалә турында» (1929) исемле мәкаләләрендә тәнкыйтьче татар совет әдәбияты формалашуы, үсүе өчен Г. Тукай, Ш. Бабич һәм Г. Ибраһимов кебек әдипләр мирасының зур әһәмияте булуын күрсәтә, бу мирасны өйрәнергә, аннан файдаланырга чакыра. Г. Ибраһимов — татар совет әдәбиятына күп санлы әдәби әсәрләр белән генә түгел, фәнни хезмәтләре белән дә өлеш керткән галим-язучы. Г. Нигъмәтинең Галимҗан Ибраһимов иҗатын аеруча ныклап өйрәнүен билгеләп үтәргә кирәк. Матбугатта басылып чыккан беренче мәкаләсендә («Октябрь һәм әдәбият», 1920 ел) үк Г. Нигъмәти Г. Ибраһимов иҗатына туктала. Махсус рәвештә Г. Ибраһимов иҗатын тикшерүгә багышланган «Г. Ибраһимов әсәрләрендә революция мотивлары» (1928), «Г. Ибраһимов- ның яңа әсәре» (1928), «Бу томда Г. Ибраһимов безгә 12 Г. Нигъмәти, «Әдәби мирастан файдаланырга кирәкме?» («Кызыл Татарстан» газетасы, 1928 ел, 16 февраль, 40 сан). ниләр биргән?* (1929), «Г. Ибраһимов һәм анын әдәби иҗат юлы» (1932) кебек хезмәтләреннән тыш, Г. Нигъмәти «Әдәбият мәйданында», «Матур әдәбият фронтында 10 ел» (1930), «Әдәбият һәхм тормыш» (1931), «Татар совет әдәбияты күтәрелештә» (1934) исемле әсәрләрендә дә анын иҗатын тикшерүгә зур урын бирә. Аның өчен Г. Ибраһимов — «татарның хәзерге марксист һәм коммунист, ә электә революционер булган, язганнарының күбесендә революция идеаллары үткәргән»12 әдип. Тәнкыйтьче Г. Ибраһимов иҗатының баштагы чоры өчен романтизм стиле хас булганлыгын күрсәтеп <кенә калмый, ул романтизмның реакцион характерда булмавын, ә бәлки, яшәп килүче стройга каршы чыгып та, шул стройны җимерүнең дөрес юлларын белмәүдән туганлыгын аңлата. Бу романтизмның уңай ягын яшәп килүче буржуаз тормыш белән ризасызлыктан эзләргә куша. «Хәзерге марксист һәм коммунист, электә революционер» язучы иҗатыннан романтизм «табу» ул вакытларда үзе зур батырлык була. Ул заманда Г. Ибраһимов иҗатыннан романтизмның үзен түгел, ә аның «элементларын» гына «табу» жулайрак санала. Г. Ибраһимов әсәрләрен эзлекле рәвештә романтизмнан реализмга үсүче иҗат рәвешендә алып, Г. Нигъмәти бу үсешне стиль, образлар тудырудагы һ. б. яңалыкларны күрсәтү белән раслый. «Безнең көннәр» романы — татар әдәбиятында революция вакыйгаларына багышланган уңышлы әсәрләрнең берсе. Г. Ибраһимовның бу романын тикшерүгә тәнкыйтьче 1905 елгы революциянең төп көчләрен, характерын чагылдыру ягыннан килә. Тәнкыйтьче фикеренчә. 9* 131 язучы «Безнең көннәр» романында (сүз романның беренче варианты турында бара) 1905 елгы революция хәрәкәтенең төп 1көчләрен, аның чын җитәкчесен, революциянең асыл максатларын тулы һәм дөрес күрсәтә алмаган. Эсерларга, мәдрәсә чуалышларына романда артык күп урын бирелгән. Шул уңай белән тәнкыйтьче дөньяга караш һәм әдәби осталык, алар арасындагы бәйләнеш мәсьәләләренә туктала. Романдагы җитешсезлекләриең сәбәбе Г. Ибраһимовның шул замандагы иҗтимагый-политик карашларының чикләнгән булуы белән аңлатылганын күрсәтә. Романның яңа вариантын язганда, Г. Ибраһимов бу тәнкыйтьтәге күп кенә дөрес фикерләрне искә ала, әсәрдә төп урынны большевиклар партиясенә, революциянең үзәк көче булган пролетариатка бирә. Г. Ибраһимовның бер генә әсәре дә тәнкыйтьче игътибарыннан читтә калмый. Ул аның «Кызыл чәчәкләр», «Яңа кешеләр», «Адәмнәр», «Яшь йөрәкләр», «Татар хатыны ниләр күрми», «Казакъ кызы» әсәрләренә анализ ясарга вакыт таба. «Тирән тамырлар» романы турында Г„ Нигъмәти матур мәкалә яза. Г. Ибраһимовның революция идеалларын үткәрүен, халык тормышындагы зур революцион борылышларга мөрәҗәгать итеп, шул борылышларны колач җитмәс киңлеге белән тергезеп бирү, әсәрләрнең интер- ; национальреволюцион әһәмияткә ия булуы сыйфатларын күрсәтеп, татар совет әдәбиятына Г. Ибраһимов керткән үзенчәлекне, яңалыкны ачуга уңышлы адым ясый. Тәнкыйтьченең сайланма әсәрләре җыелмасын укучылар җылы каршылады. Җыентыкның тиражы тиз вакыт эчендә таралуы шуны сөйли. Татарстан китап нәшрияты Галимҗан Нигъмәти әсәрләре җыелмасының яңа басмасын чыгару турында уйлар һәм яңа китапны тагын да тулырак итеп бирер дип ышанасы килә.