Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ИКЕ МӘСӘЛ ТӨЛКЕ & ер кошчылык фермасына Башлык итеп куела Төлке. Әйтерсез: «Бу сыймый акыл нормасына, Бу бит көлке! Башлык булып алгач Төлке, Ферманы ул итәр харап!» Шулай да бит, кайчак төпчеп-нитеп тормый, Кемнең кемлеген тикшерми, Эш итәбез анкетага гына карап. Шулай итеп фермада эш китә кире: Кимегәннән кими бара анда тавык. Әмма Төлке күптән куйган хәйлә табып, Таралган дип үләт чире. — Бу ялганга ышансын кем?— Ди тавыклар. — Кирәк аңа каты хөкем! Кирәге юк безгә мондый җитәкченең! — ...дип гариза Арсланга болар яза. Әмма Төлке Арслан кодасының — Аю картның күңелен таба белә икән: Җыелышларда чыгып мактый, Гаепләгән чакта — яклый; Шуңа Аю Төлке диеп үлә икән. — Кода гынам, Төлке әйбәт! Дошманнары гына зурлап сөйли гайбәт. Хур иттермә, бичараны, Куегыз сез хәзер аны Баш итеп каз фермасына, — Дип пышылдый Арсланның колагына. (Бу Арслан акыл, сәләт, көч ягыннан Бик... күп кайтыш иде ата-бабасыннан, Арсланга охшый иде ялы гына.) һәм ул күнә Аю кода тәкъдименә. Шулай Төлке башка җирдә булып түрә Үз кылыгын кыла бирә. БҮРЕ ^>үре, посып куаклыкка, Колак салып тирә-якка, Тугайдагы зур көтүгә тора карап. Комсыз күзләр яна — харап! Карый Бүре: Тәмләп үлән ашап йөри Шундый эре Менә дигән көр сарыклар! Берәресен чәлдерергә мөмкинлек бар. Ул шым гына төшеп китә чокыр буйлап; Менә хәзер көтүгә барып кереп, Сарыкның (ИҢ симезен эләктереп йөгерим дип килгән чакта гына уйлап, «Әй!.. Бүре!!.» — дип сөрән сала Көтүченең ярдәмчесе, үсмер бала. Шул уңайдан, Малай гауга күтәрүгә Карт көтүче, килеп чытып әллә кайдан, Мылтык төзәп «шалт!» Бүрегә! Бүре, качып барган җирдән җанфарманга, Барып төшә дә мәтәлеп, Шундук торып, өч аякта сикергәләп, Чаба тизрәк каршыдагы карурманга. Карый Бүре: арт аяктан Тамып тора кып-кызыл кан, Бот сөяген ядрә ваткан, Тирегә генә асылып тора мескен аяк, Әйтерсең лә бауга тагып куйган таяк. — Тфү, кабахәт, явыз малай! Шул күрмәсә, Сөрән салып мылтыклыга белдермәсә, Сарыкны да ала идем, Сәламәт тә кала идем. Харап итте гауга салып көтмәгәндә. Менә шулай капса килеп явыз бәндә, Уйламый һич үзе кылган җинаятьне, Гаепли ул тик шаһитне.