Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ГАЗИЗ ҖИРЕМ —ИЗГЕ ТУФРАК... <^й сез, миңа җыр өйрәткән чишмәләрем, Кызлардан да элек гашыйк иткән каен, Ераклардан үрелеп торган зәңгәр таулар — Сагындырып кайтарасыз киткән саен... Газиз җирем — изге туфрак, мәхәббәтем, Җылы җилең чәчләремне тараган як! Суларыңа төшкән болыт сурәтен дә Күңелләрем эреп китеп караган як! Сине мактап пышылдаша күпме яфрак, Сине бизәп чәчәк үсә болын тулып. Сине зурлап телен ачкан күпме кошлар, Кушылыймчы мин дә шуның берсе булып! АЙ-ПЕТРИДА ЯТА ПАРТИЗАННАР «^4й-һай, биек...» дигән Ай-Петриның Күтәрелдем иң-иң очына. Бөркет кенә очкан биеклектә Канатлана күңел, очына. Мактанасы килә: «Күрәсезме, Мендем нинди тауның башына!» Күзем төште шунда Йолдыз куйган, Исем уйган кабер ташына... Партизаннар күптән йөргән икән, Фашист юлын монда бүлгәннәр. Туган җирне үлеп яратканнар, Ил яшәсен өчен үлгәннәр. ...Ай-Петрида ята партизаннар, Болытларга аккан каннары... Алар саклап калган байрак мәллә — Бигрәк алсу көньяк таңнары! 96 КЫР КАЗЛАРЫ КАЙТА КАҢГЫЛДАШЫП •^*ыр казлары кайта каңгылдашып. Зәңгәр һава шундый тирән... Тау битендә, яшел бәпкәләрдәй. Борын төрткән яшел чирәм. ...Ул кыз белән төштек җитәкләшеп, Соңгы карлар инде эри. Болдырларда усал ата казлар Бәпкәләрне көтеп йөри. Әби әйтә:—«Кыр казларын күргәч, Җирдән бер уч салам алсаң, Тезелешеп үсә бәпкәләре — Казның оясына салсаң...» ...Шуңа ышанып улчак, салам алып, Чаптык икәү без өйләргә... Тезелешеп үсә дүрт балабыз, Шуннан ары ни сөйләргә? КАЗАННАРГА ТАГЫН ПОЕЗД КИТТЕ Казаннарга тагын поезд китте, Поезд китте сезнең якларга. Күңелләрем әллә нишләп куя Поезд аваз биргән чакларда. Мин кайтканчы әле, вагоннардай, Күпме көннәр тезелеп үтәсе, Әле күпме ялгыз уфтанасы, Күпме сагынып, күпме көтәсе... Читтә үткән шушы айларымда Кавышасы көнем юаныч. Аерым чакта ярар моңсулыкта, Бергә чакка калсын куаныч. Килер ул көн, кая басканыңны Белмичә син очынып йөрерсең, Вагон-вагон сөенечләр алып Бер кайтырмын әле, күрерсең! КУШЫЛГАННАР ЮЛЛАР ЮЛЛАРГА кушылганнар юллар юлларга, Үрелгәннәр куллар кулларга, йөрәкләрнең якын арасы. Офык арты офыкларны үтеп, Гел барасы иде, барасы... Табыштылар безнең йөрәкләр, Кавыштылар безнең теләкләр, Шатлансын да дуслар, соклансын. Мәхәббәтнең шушы кайнарлыгы Гомер буйларына саклансын! Аерылмасын күзләр күзләрдән,; Борылмасын йөзләр йөзләрдән, Үтеләсе юллар үткәнче. Үтеләсе юллар үткәнче дә Безгә дигән гомер беткәнче!..