Поэзия
ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ
ЮЛЛАР ^измәгән күк яшәү бәхетеннән, Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин; Юллар, юллар, ничә еллар инде Аерыла алмыйм сездән мин... Алларымда рушан йолдыз төсле Мавыктыргыч утлар яналар; Юллар, юллар, борма-борма юллар Шул утларга таба баралар... Яшьлек хисен, тынгысызлык көчен Вакыт яңгырлары юмасын; Юллар, юллар авыр булса булсын, Тик соңгысы гына булмасын... Тибрәндереп якты уйларымны Җәйрәп ята данлы, киң илем; Юллар, юллар алга таба дәшә, Бармый калыр хәлем юк минем... КАЗАНЫМ > Казаным, җыр бакчасын Чәчәкләндергән кала: Син безгә Тукайны биргән, Сәйдәшне биргән кала. И, Казаным, урамнарың таш кына. КүңелкәехМ сиңа ашкына. Ярга , басып карап торам Идел нең агышына; Колач җәеп Казан үзе Килә төсле каршыма. И, Казаным, урамнарың таш кына. Күңелкәем сиңа ашкына. Көзгегә карагансыман, Иделгә карый Казан. Иделгә түгел, киләчәк Көненә карый Казан. И, Казаным, урамнарың таш кына, Күңелкәем сиңа ашкына. 88
РӘШИТ ГӘРӘЙ
ТУГАН 51 КЛАР ЫМ РЕСПУБЛИКАМ ТАҢЫ /Гудокларны тыңлап таң уянды... Офыкларда нуры тирбәлә. Эш киемен киеп, республикам Яңа көнен башлап җибәрә. Эш сәгатен хезмәт җыры белән Каршы ала Әлмәт яклары: Илгә нефть биргән осталарның Буровойга узган чаклары. Башаклары тулып килгән чагы Каерылып үскән игеннең. ...Пароходлар чыга ерак юлга Дулкыннарын ярып Иделнең. Кичә җәйгән асфальт урамнардан Эшчеләре атлый Казанның. Кешеләрең лаек, республикам, Мактавына безнең заманның. Безне олы, якты максатларга Илтә торган туры юлың бар. Диңгезләрне кичеп, еракларга Ишетелерлек матур җырың бар. КҮҢЕЛ СИҢА ТАРТЫЛА У/алаларны җәяү буйлаганда Әйләнәм дә карыйм артыма. Туган җирем, ерак калсаң да бик. Күңел һаман сиңа тартыла. Корабларда йөзсәм чал диңгездә, Чиксез киңлек үзенә чакыра. Синсез анда миңа ни кадер бар--- Күңел шуңа сиңа тартыла. Очкычларда биек күтәрелсәм, Ак болытлар йөзә каршыма. 89 Болытларга ияреп, хисем агыла: Күңел шулай сиңа тартыла. Ят бакчалар очрый юлларымда, Чәчәкләрен назлыйм сак кына. Яратмаган җирем юк та кебек, Күңел ләкин сиңа тартыла. ...Бәрәңгесен ашап үскән җирне Юксынмаган ирләр ир түгел... Хисләремә ялкын өстәгән җир Онытыла торган җир түгел. ЮЛДА / акта түбәле өйләрнең Жд1л уйный тирәсендә. Юл йөргән чакта шуларныц Берсенә керәсең дә— Идәндә йоклап чыгасың. Бөркәнеп толыбыңны. Иртән хуҗага мактыйсың Йоклаган урыныңны. Күргән төшең, онытмыйча, Сөйлисең уйлап кына. Күп нәрсә вәгъдә итмиләр. Юрыйлар тыйнак кына: — Атыңны борчылып җикмә, Юлың уң булыр,—диләр; Сүзебезне раслар өчен Кайтышлый сугыл,—диләр. Саубуллашып кузгаласың— Барасы җирең ерак. Иртәнге йолдызлар сүнә Юлчылар җырын тыңлап. Оеп аласың, чанаңа Сузылып яткан килеш. Әйтерсең, төшең чыннан да Дөрес килергә тиеш. БАСУЛАРНЫ КҮРЕП СӨЕНДЕМ Туган якка кайтып килдем әле3 Бигрәк ямьле чагы июньнең. Тургайларны тыңлап рәхәтләндем, Басуларны күреп сөендем. Басуларны күреп сөендем дә Арышларга кереп күмелдем. Игеннәрнең йомшак дулкынында Тирбәләсем килде шулчакта. Ятсынмыйлар, бер дә ятсынмыйлар, Арышларым үрелә кочакка. башакларым сарыла иңнәремә, Сөйләр сүзе бардыр алариың... Бу җирләргә маңгай тире тамган Буразнада үскән бабамның. Үз гомерендә азмы күзәткән ул Яшьнәүләрен язгы яшеннең! Октябрьдә назлы җилләр өргән Язмышына безнең нәселнең. Бабам шунда арган иңнәреннән Салгандыр да авыр тубалын, Бар дөньясын онытып, күккә карап, Тыңлагандыр тургай моңнарын. Әткәемнең яшьлек таңнары да Шул кырларда сызылып аткандыр. Әнкәй мине арыш уҗымнары Шытып чыккан көнне тапкандыр. Шуңа күрә күңелем мине һаман Иген кырларына тартадыр. ШУЛ КЫРЛАРДА 'А ыр итәргә теләп хисләремне Кырлар аша узып барышым. Тәлгәшләрен сөям солыларның, Камылларын сыйпыйм арышның! Иркәлисем килә һәр башакны, Бөртекләрен коеп учыма... Туган якның тәмле һавасына Икмәк исе килеп кушыла. Җил исә дә сукмак—юллар буйлап, Тынып тора аннан, югалып. Чәчкә үргән ефәк тасма кебек Рәшә уйный талга уралып. Комбайннар йөзә кырны иңләп. Мотор тавышы күмә үзәнне. Туган җирнең ямен, бөтенлеген Җырламыйча күңел түзәрме? Җыр итәргә теләп хисләремне Кырлар аша узып барышым. Шул кырларда минем гомер юлым, Шул кырларда минем язмышым. КӨТҮЧЕ ДУСКА Көтүче дус белән чәй эчәбез Яшел чирәм үскән аланда. Балачакның кайнар истәлеге Тынгы бирми миңа һаман да. ...Җәйге таңда кем соң йоклап ятыр, Ник күмелдең, Зөфәр, юрганга? Берәр чәйлек җыеп кайтыйк, әйдә,— Җиләк пешкән, диләр, урманда. Савытларны тотып кулыбызга, Без атлыйбыз чыклы сукмактан... Кем булды соң әле көтмәгәндә Юлыбыздан безне туктаткан?! Чыбыркысын сөйрәп, каршыбызга Хәйбул агай чыга түгелме? Сүзләреме безне әсир итте, Быргысымы тартты күңелне... Чыбыркысын бирсә шартлатырга, Җиләкләрең торсын бер читтә! Кирелекне сөйгән кәҗәләрне Тыңлатырбыз әле ничек тә. Туплаганда, картка булышырбыз Сыерларын бергә ж.ыйнарга. Көлгә күмгән тәмле бәрәңгесе Җитәр әле безне сыйларга. Төш вакытында ашау онытылды, Көтүчене оеп тыңладык. ...Шул көннән соң атлар, тайлар саклап, Аланнарда күпме кунмадык! ...Көтүче дус белән чәй эчәбез Яшел чирәм үскән аланда. Чыбыркысын тоткан Хәйбул агай Күз алдымнан китми һаман да. Әйтче, Зөфәр, ул чак карт көтүче Ни уйлады икән эченнән? — һөнәренә булган мәхәббәтен йөрәкләргә безнең күчергән. Көр терлекләр йөргән бу тугайлар Нишләп якын икән шулчаклы... Беркайчан да минем онытасым юк Көтүчеләр яккан учакны.