Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

КҮБРӘК КҮР СИН, КҮҢЛЕМ ^Длдан төзгән планнарым да бар, Утыр да яз, җырга сал гына. Башка нәрсә эзли ләкин күңел, Икенче бер җырны сагына. Ни җитмәсен сизәм генә бары, Тоям гына, җаным талкына; Уйларымның мин иң кирәклесен Әйтмәгәнмен кебек халкыма. Некрасов һәм Тукай каләменә Насыйп түгел бөек шатлыкны Илемнең һәр туган көне миңа Алып килер, өчен ашыкты. Шул халык, шул илнең каршысында Акланырга соң мин хаклымы? Күбрәк күр син, күңлем, күбрәк ярат, Күбрәк тарат, күңлем, яктыны. ЖАН-РИШАР БЛОК Агылды туган ягына Яумыйчан болыт. Казанда Парижны сагына Жан-Ришар Блок. Буталды илләр, сугышка Җан дучар булып. Казанда Тукай клубы, Жан-Ришар Блок. Җылынып шунда чәй эчәр, Ял итәр кунып. Дусларга йөрәген чишәр Жан-Ришар Блок. Узды ул сугыш, акты су Яр ничә тулып. Узды дөньядан пошынып Жан-Ришар Блок. Юк җирдә тынычлык, үзең Янмыйча торып. Үлгәч тә кисәтә илен Жан-Ришар Блок. 13 ТУКАЙ ҺӘЙКӘЛЕ АЛДЫНДА Сине бүтән кайда очратасың? Тик шушында, бары шушында... Сүзеңне син әйттең инде күптән, Туры әйттең: кушыл-кушылма. Казанның син уртасына бастың, Болак аша гына «Болгар»ың. Иң катлаулы заман сынауларын Бер үзе дә узды моңнарың. Тормышта мең янып, шигырьдә бер Көйрәгәнсең, төрле чагың бар. Ярты гасыр, ара гаеплеме — һәйкәлдә аз синең чалымнар. Халыкка син дөрес юл табыштың, Тарихын да бергә языштың. Синең каләм башлап олылады Уртаклыгын безнең язмышның. Синнән соңгы шигырь диңгезендә Шактый очрый әле сай җирләр; Син ул чакта ачык күргәнне дә Күрми бүген кайбер шагыйрьләр. Хәзер инде төрле бәхәсләрнең Еллар үзе ясый йомгагын. Без һаман да шул Россия белән, Безгә нигә башка юл тагын. Сине бүтән кайда очратасың? Тик шушында, бары шушында. Сүзеңне син әйттең инде күптән, Туры әйттең: кушыл-кушылма. ШҮРӘЛЕ без белгән Кырлай урманыннан Китте чыгып, китте «Шүрәле»... Юл әйберсе? Ә артык йөк нигә? Бары тик сау булсын йөрәге. Йөрәгендә халык моңы аның, Кешеләргә рәхәт саф моңнан. Елларның ул безгә, чорларның ул Кайнар җаны аша саркылган. Шигърияте тирән, рухы тирән, Әллә инде шуңа күрәме Күп яшәгән ветераннар белән Бар дөньяны гизә «Шүрәле». «Шүрәле»гә тиңләшәсең килсә, Бел, сәнгатьтә нинди үр барын: Үт Кырлайдан Канадага чаклы, * Канаданың яктырт урманын. БЕР ГОРУРЛЫК ХИСЕ ^>ер горурлык хисе яна миндә, Эчтән бәреп яна битләрдә. Сөйләр идем аны дөньядагы Барлык-ба'рлык парламентларда. Кирәк булса дөнья картасыннан Кырык илне эзләп табарым. Мин яшәгән Татарстан менә, Күр, канларга илтә товарын... Керосины да юк, көндездән ул Телеп куя иде чырасын. Кем юрады икән нефть төяп Океаннарга аның чыгасын. Карындыклы иде тәрәзәсе, Яба, яга иде саламын. Хәзер аңа дөнья базарында Зур дәүләтләр бнрә сәламен. Бергә-бергә йөкләр озатыштым Дуслар белән мин Бишбалтадан. Машиналар китте Бхилайга, һиндстанны уйлап шатланам. Нигезләрен биек итеп сала Яңа Кытай, яңа Вьетнам. Күтәрелә бөтен бер Африка, Кимсетелгән, ачтан боеккан. Татарстан үсте, үзе булыша Ул элекке колонияларга... ЭшехМ дә шул минем: җырлап илтү Халыкларның данын елларга. Бер горурлык хисе яна миндә, Эчтән бәреп яна битләрдә. Сөйләр идем аны дөньядагы Барлык-барлык парламентларда.