Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЛЫ МӘХӘББӘТ

(Әнвәр Давыдовның соңгы еллардагы шигырьләре турында) әр шагыйрь иҗатында аның * ж әсәрләренең ндея-эстетик үзенчәлекләрен билгеләгән әсәрләре бу- ла. Әнвәр Давыдовның соңгы берничә ел эчендә басылып чыккан әсәрләре арасында (беренче нәүбәттә «Тормыш лирикасы» җыентыгы күз алда тотыла) андыйлар рәтенә беренче чиратта «Партиямә» һәм «Бөек үрнәк» шигырьләрен кертергә мөмкин булыр иде. Чыннан да, шагыйрьнең бөек партиябез турындагы ялкынлы сүзләрен аның йөрәгеннән, хисләреннән һич аерып булмый. Аның бу тойгылары нигезле, ачык һәм куәтле фикер, идея булып оешканнар, тормыш дөреслеге булып аңына сеңгәннәр. Партия, шагыйрь өчен, хәрәкәттәге көч, яшәү, тереклек. Ул партияне «тере кеше», ә үзен аның «кәррә тамчысы» дип хис итә. Мин теләмим сине таш кыялар Белән чагыштыру ясарга, Таш кыялар куркакларга кирәк, Авыр чакта посып качарга. Син — хәрәкәт, син — тереклек, яшәү, Мин — каныңның кәррә тамчысы, Уртак безнең шатлык кайнары да, Кайгының да әрем ачысы... — ди шагыйрь, Коммунистлар партиясенә мөрәҗәгать итеп (5—6 битләр). Шигырьдә «безнең иң-иң гади хыялларны сихри чынга ашыручы» бөек партия турындагы лирик хисләр киеренке гражданлык рухы, публицистик ялкын белән сугарылган. Автор; бай тормыш материалына һәм тормышның үсеш закончалыгына нигезләнеп, хис һәм фикер поэзиясенең бердәмлегенә ирешә алган. Шунлыктан, шигырьдә чагылган хисләрнең дөреслегенә ышанасың, аны үз кичерешләрең итеп кабул итәсең. Ә. Давыдов, чынбарлыкны поэтик сурәтләгәндә, совет халкының якты киләчәк өчен алып барган көрәше, шушы көрәш романтикасы тудырган күп төрле буяулар гаммасын кулланып иҗат " итәргә чакыра. Поэзия халык көрәшенең көзгесе булырга тиеш, ди ул. Аның бөек үрнәге — «авыр изге юллар белән бар дөньяны яктылыкка алып баручы», «үз йөрәген планетага юлдаш итеп мең чакрымга җир өстенә күтәрүче» тынгысыз, саф акыллы, кешелек идеаллары өчен армый-талмый хезмәт итүче совет халкы. Авторның: Шагыйрь! Син үз йөрәгеңне тиңләр өчен Нинди генә чагыштыру эзләмисең! Я син аңа бирергә әзер таңнар көчен, Я «ул изге яшен кебек сызыла!» — дисең. Ташла! Болар бар да синең бөек халкың Эше алдында шундый зәгыйфь булып калды! — («Бөек үрнәк» шигыре, 130 бит.) дигән сүзләрен, һичшиксез, заман тудырган, тормышка актив мөнәсәбәт нәтиҗәсендә барлыкка килгән һәм халыкның эстетик зәвыкларына җавап биргән художество таләпләреннән чыгып эш итәргә чакыруы дип аңларга кирәк. Шуның өчен дә Әнвәр Давыдовның «Тал», «Аерылулар», «Котылыйм дип газабыңнан», «Керт әле, иркәм, мине йөрәгеңә» һ. б. тар, камерный мәхәббәт тойгыларын чагылдырган әсәрләре аның үз иҗаты өчен дә, поэзия өчен дә яңалык түгел. Алар бары тик бер көнлек күбәләкләрне, бер тотуда коелып төшә 121 торган ясалма чәчәкләрне генә хәтерләтәләр. «Кисловодскида» кебек коры дидактизм планында язылган шигырьләрнең дә Әнвәр Давыдов каләме астыннан чыкканына ышанасы килми. Вакыйгаларны, тормыш күренешләрен каршылыклар аша ачарга омтылу, каршылыклар бәрелешендә социалистик җәмгыять алып килгән яктылыкның, матурлыкның җиңеп чыгуын, аның закончалыгын раслау— Әнвәр Давыдов шигырьләренең төп юнәлешен тәшкил итә. Ә бу хәл исә аның тормыш, үсеш диалектикасын тирәнтен аңлавы һәм шуңа нисбәтән эстетик карашларының формалашуы, поэтик үзенчәлекләре белән тыгыз бәйләнгән. Конкрет тарихи, социаль каршылыкларны сурәтләгәндә дә, лирик геройның хис-кичерешләр бәрелешен чагылдырганда да, драматик вакыйгаларның эчке мәгънәсен ачканда да совет халкының изге көрәше һәм фидакарь хезмәте алып килгән тормыш гүзәллегенең җиңүе, тантанасы Ә. Давыдов шигырьләрендә төп лейтмотив булып яңгырый. Нинди генә драматик вакыйгаларны эченә алган булмасын, тормыш җиңә, тормыш яңа биеклекләр өчен көрәшкә чакыра: Ташып тора халык шәһәрдә. Авылларда утлар яктыра. Дуслар ята ерак кабердә, Бу — тормыш бу. Тормыш чакыра. (10 бит.) Ә инде лирик геройның күңелендә вакыты белән моңсу настроение- ләр туа икән, ул кичерешләр барыбер үткән көрәш юллары белән хәзергенең, киләчәкнең аерылгысыз булуын тоюдан, совет кешеләренең җиңүле юлын тирән ихтирам белән искә алудан туган табигый, җылы хисләр булып яңгырыйлар: Бәйрәм көннәрендә Көйләремдә Моң сизелсә, шуның сагышы бу. Үткәннәрнең якты Киләчәккә биргән Тавышы бу. («Миннән сорый дуслар», 60 бит.) Гомумән, Ә. Давыдовның бөтен иҗаты өчен тормыш үсешен, аның тарихи закончалыгын поэтик образлар аша тою, хис итү характерлы. Совет чынбарлыгындагы бөек казанышларны аларның чыганакларында күрә алу, коммунистик идеалларның көрәш һәм социаль бәрелешләр җирлегендә тормышка аша баруын тарихиреволюцион планда сурәтләү «Авылдагы бер вакыйга» дигән поэмасында да, колхозлашу чорындагы сыйнфый бәрелешләрне гәүдәләндергән «Яктыра» поэмасының өзекләрендә дә, татар комиссары Мирза Давыдовка багышланган «Шул урамда» шигырендә дә ачык күренә. Югарыда искә алынган тарихиреволюцион эчтәлекле әсәрләр арасында «Авылдагы бер вакыйга» поэмасы аерым игътибарга лаек. Яна тормыш алып килүче бөек борылыш дулкынында кайнаган, ләкин аңы үсеп җитмәү сәбәпле шул чордагы зәһәр җилләр уңаена да кереп киткәләгән эчкерсез гади татар крестьяннарының бөек юлбашчыга булган зур мәхәббәте поэмада тормышчан детальләр аша гәүдәләнә. Әсәрдә иң мөһиме — ике кызыл комиссарның халык тарафыннан Мәскәү илчеләре, Ленин хакыйкатен китерүчеләр дип кабул ителүе. Әнә шул хәл крестьяннарны кулак өереннән аерып ала һәм комиссарларны авыл халкының дошманына түгел, бәлки «җир турында, килер көн турында» гәпләшеп утыручы иң кадерле кунагына әверелдерә.. Халыкның Ильичка, ул алып килгән яктылыкка, ирек һәм җир китерүче революциягә чын күңелдән бирелгән булуы аның бөек юлбашчыны үз кешесе итеп кабул итүендә дә чагыла. Халыкның даһи образын бо- лай күз алдына китереп бастыруы революциянең Россиядәге бөтен милләтләргә тигез хокук һәм яктылык алып килүенә бәйләнгән. Башка халыклар кебек, татар халкы дз үз аңында, үз милли буяулары белән, юлбашчының якты, үлемсез образын тудырган һәм бу образда үзенең Ильичка булган изге мәхәббәтен, йөрәк җылылыгын туплаган. Шуңа күрә татарның .хезмәтчел крестьяны үзенең сәнәкчеләр рәтенә басуына пошына, «Мәскәү рабүчие- ның» ач утыруына чын күңелдән 122 сызлана һәм аңа ярдәм кулын сузарга әзер тора, «үз якташы» Ильич каршында үкенә, әрнеп ояла. Шагыйрь гражданнар с у г ы ш ы чорындагы гади татар авылында булып үткән бер вакыйганың тирән эчтәлеген һәм киң мәгънәсен дөрес ача алган. «Авылдагы бер вакыйга» — күләме ягыннан бик кечкенә һәм бер генә тормыш фактын эченә алган булса да, тулы мәгънәсендәге поэма. Әсәрдә киеренке эчтәлек белән сугарылган бер вакыйганың эпик сызыклары аша илебез тормышындагы бөек борылыш елларының тарихи фоны, фәлсәфи эчтәлеге ачык яктыртылган. Авторның башка поэмаларыннан аермалы буларак, «Авылдагы бер вакыйга»да гади авыл халкының үз фикерләү рәвеше әсәрнең төп сәнгатьчә үзенчәлекләрен дә билгели. «Яктыра» поэмасын да билгеле дәрәҗәдә «Авылдагы бер вакыйга»- ның дәвамы итеп карарга мөмкин. Бу әсәрдә Бөек Октябрь алып килгән яктылыкның колхозлашу чорындагы татар авылында барган каршылыклар, бәрелешләр аша җиңеп чыгу тенденциясен сәнгатьчә ачарга омтылу ачык сизелә. Шулай да поэма турында тулы фикер әйтергә иртә әле. Чөнки хәзергә аның ике бүлеге генә басылган. Ләкин әсәрдә сыйнфый каршылыкларның чишелешен, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең үсешен характерлаучы төп сызыклар бирелгән инде. Поэманы әдәбиятта яңа тема, яңа проблема күтәрә дип әйтеп булмый. 30 нчы еллар татар совет поэзиясендә бу темага язылган әсәоләр аз түгел. Ләкин, аерым өзекләреннән күренгәнчә, бу поэма кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, геройларның эчке дөньяларын реалистик, психологик тирәнлек белән ачу ягыннан шушы темага язылган күп кенә схематик поэмалардан, һичшиксез, югары тора. «Яктыра» поэмасы Ә. Давыдов әсәрләрендәге тел һәм художество чараларының үзенчәлекләрен ачыклау ягыннан да әһәмиятле. Шагыйрь әсәрдәге һәрбер художество чарасы, һәрбер төшенчә тормышчан эчтәлекле, аның конкрет сызыкларын, шушы сызыклар билгеләгән сәнгатьчә буяуларның төрлелеген үзендә тупларга тиешлеген аңлап эш итә. Поэмада, тормышның үзе кебек үк, хәрәкәтчән, динамикалы, тирән эчке мәгънәгә генә түгел, тарихи мәгънәгә дә ия булган, художество чаралары системасын конкрет штрихлары белән ачуга ярдәм итүче юлларны без турыдан-туры очратабыз. Анда, мәсәлән, шагыйрь 30 нчы еллар башында авыл тормышына яктылык китерүче социалистик хуҗалык белән килеп кергән «колхоз» төшенчәсен, ягъни яңа белән искенең бәрелешен төрлечә аңлау тирәсендәге уйланулар, кешеләр арасындагы шушы тарихи этаптагы мөнәсәбәтләрне, ал арның кичерешләрен, өметләрен, ә кайберләренең исә зәһәр ачуларын бик ачык чагылдыра: «Колхоз» сүзен капшый кешеләр. Бөтен ягын аның, тышын-эчен, Берничә елдан соң шушы сүз белән Мәңгегә туганлашыр өчен. (108 бнт.) Шулай ук «артель» дигән иске сүзнең «Ленинча яңа эчтәлек белән балкуы» да авыл халкы аңында социалистик идеяләрнең җиңүенә ишарә булып тора. Авторның «Сүзләр, сүзләр нигә кирәк иде...» шигырендәге идея-эстетик платформасы бу поэмада да үзенең өлешчә чагылышын тапкай. Бу шигырьдә Ә. Давыдовның тирән фикергә ия булган поэтик образлар тудыруга, хис һәм фикер бердәмлегенә, һәрбер тойгыны конкрет эчтәлекле фикер калыбына салып бирүгә омтылуы тагын да ачыграк чагыла: «Бәхет» әле күптән түгел генә Сыйса кайнар ашлы почмакка, Коммунизм сүзе белән хәзер Нур таратып тора һәр якка. (50 бит.) Шигырьдән күренгәнчә, вакыйгаларны тарихи эчтәлекле һәм конкрет буяулар аша чагылдыру совет кешеләренең бүгенге казанышлары, бүгенге теләкләре, бүгенге тормышы яктылыгында барырга тиеш. Чыннан да, Ә. Давыдовның .күпчелек шигырьләренә шушы сыйфатлар хас та. «Кеше хисен җыйган 123 сүзләр»гә юлны томалаучы «купшы сүзләр»нең «данга коенганын» күргәндә, автор аларга каршы «күкрәктә атом булып шартлаучы» сүзләр колоннасын һөҗүмгә чакыра. Шунлыктан шагыйрь югарыда искә а л ы н г а н « Партия м ә » шигырендә «таш кыялар», «айлар, йолдызлар» кебек стандартл ашкан, трафарет- лашкая чагыштырулар, образлар һәм гомуми сүзләр белән мавыгучы шагыйрьләр белән бәхәскә керә. Әсәрдә уй белән хис, идея белән образ аерылмас бер бөтен булып оешкан. Ә. Давыдовның аерым шигырьләрендәге поэтик образлар тулы бер шигъри строфага, әсәргә тупланган эчтәлекне ачып салырлык мәгънәгә ия булып торалар. Мондый әсәрләрдә поэтик деталь сәнгатьчә эшләнгән образ дәрәҗәсенә күтәрелеп, авторның аерым вакыйгадан алган тойгысын ачык бер фикер, идея сыйфатында беркетә. Үтелгән гомер юлының авыр истәлекләрен искә төшереп, хәзерге тормышның бәхетле бүгенгесе һәм киләчәге белән рухланып яшәүче лирик геройның, мәсәлән, «кызыл галстуклы тормышка рәхәтләнеп чумуы»нда («Тормыш») яки олы мәхәббәтнең, тормышның матурлыгын тоя алмаучы бер тинтәкнең «үзенең зәңгәр күзле бәхетен» югалтуында («Сөю хакы турында») нинди тирән мәгънә һәм фикер барлыгын аңлатып торуның кирәге юк шикелле. Шагыйрьнең хис белән фикер бердәмлегенә һәм гармониясенә ирешкән әсәрләре поэтик киеренкелеккә, антипод рәвешендә китерелгән вакыйгалар бәрелеше нәтиҗәсендә туган мәгънә тирәнлегенә ия булып торалар. Ләкин шул ук вакытта Ә. Давыдов күп кенә шигырьләрендә һәм строфаларында аерым вакыйгалардан алган тойгыларын билгеле бер идея - итеп ахырынача оештырып бетерә алмый, аның әйтергә теләгән фикере поэтик детальләр, катлаулы хис ассоциацияләре астында югалып кала. Мәгънә һәм хис гармониясе җуела. Мәсәлән, «Әйе, мин үзем дә солдат идем...», «Шәһәр сулышы» һ. б. шундый шигырьләрнең мәгънәсенә бик күп тапкыр «башыңны кашыганнан» соң гына төшенә аласың. Шагыйрьнең «соры тупаслыгы соры тузан — чәчен тузгытып яткан җир», «зур заводларның тәндәге кан кебек гүләве» кебек артык катлауландырыл- ган шигъри образларының эчтәлегенә төшенүе кыен. Хисләрне, уйтойгыларны шигырьнең идея-художество бөтенлегенә бәйләнешсез кәгазьгә төшерү фактлары аерым сүзләр, стилистик берәмлекләрне халык һәм әдәби тел закончалыкларына яраштырмыйч-а куллануда да, ал ардан читкә тайпылуда да, поэтик детальләрнең үзара дисгармониясендә дә чагыла. «Тирә-яктан дошман урап алган, котырына алар, ашкына» («Партиямә»), «кассага бардым мин яңадан, тагын билет алдым аңардан» («Хиросима» фильмын карадым»), «йөрәгемнең утлы кисәве» («Кулларыңның каты икәнен...»), «картон гыйшык» (««Сөям» дисең...») һ. 'б. тәгъбирләр Ә. Давыдов стилендә ак өстендәге кара тапларны хәтерләтәләр. Мондый юллар һәм әйләнмәләр, бәлки, авторның йөрәгендәге хисләр ташкынын тизрәк дөньяга чыгарырга ашыгу нәтиҗәсендә тугандыр, ләкин бу да әле шагыйрьгә «мөгез» чыгарырга хокук бирми. Ә. Давыдовның поэтик теле үзенчәлекле һәм оригиналь. Ләкин шушы оригинальлеккә омтылу, аерым очракларда, телнең табигый стихиясен җимерүгә алып килә, телгә игътибарсызлыкны китереп чыгара. Мәсәлән, «Яктыра» поэмасындагы: . Берсе көләргә, Берсе сүгенергә теләп кычыта һәр тел,— (109 бит.) тәгъбирен поэзия законнары белән дә, тел законнары белән дә аклап булмый. Ә. Давыдов поэзиясенең нигезендә барлык совет кешеләренә уртак олы тойгы, совет кешеләренең рухи бөеклеген ачкан олы бер хис — тормышка мәхәббәт хисе ята. Ул тормыш матур да, кискен дә, вакыты белән би<к кырыс та булуы ихтимал. Ләкин ни генә булмасын, ул тормышта хаклык, гүзәллек, безнең гүзәл эпохабыз тудырган идеаллар 124 тантана итә. Шушы социализм җәмгыяте тудырган кешелек идеаллары өчен көрәштә совет кешесенең рухи матурлыгы, бөеклеге һәм тыйгысызлыгы ачыла. «Мәһабәтлек турында», «Бер егеткә», «Авырганда», «Үтте инде...», «Соңгысыдыр бәлки ’бу уйлану...», «Нәрсә булды» кебек шигырьләре нәкъ әнә шушы яктан характерлы- лар. Лирик геройның яңгырга сусаган җирне болыт булып соңгы тамчысына кадәр сугарырга әзер торуында да, «җир күкрәгеннән таңга карап узу»ның рәхәтен татый алмаган егеткә үпкә белдерүендә дә, саф мәхәббәттәге чигенүне «тормышта җиңел җиңелү» итеп тоюында да. аның әхлакый сафлыгы ачык чагыла. Мин тормышны сөям! Аның Ташланамын кочагына. Бетәрмен бөтенләй янып Мин шул сөю учагында, — дигән юллар Ә. Давыдовның мәхәббәт циклына караган шигырьләренең дә гомуми юнәлешен билгелиләр. Шагыйрьнең мәхәббәт циклына караган шигырьләрёһ тар интим рамкаларга гына кертеп карарга ярамый. Ә. Давыдовның лирик герое «тутык бүлмә чүмече»ндәге «яшькелт сыекча» халәтендә яши алмый, ул «тормыш диңгезе»ндә кайнау дәрте белән яна. һәм аның бу рухи омтылышы бары тик сөйгәнен назлау өчен генә түгел; кояшлы көн өчен, диңгездәге чүпләрне ярга чыгарып ташлар өчен, диңгездәге кыйммәтле йөкләрне йөртер өчен — тормыш өчен, безнең тормыш өчен! («Үтте инде...») Лирик герой үзенең бу хисләрендә, ялкынлы, киеренке тормышка мәхәббәтендә салкын караш белән күзәтүче генә түгел. Ул шушы тормыш өчен көрәшүче, безнең идеалларның җиңеп чыгуына бөтен йөрәге белән ышанучы итеп күз алдына килеп баса. Лирик геройның тормышыбызга булган мәхәббәте шушы гүзәл чынбарлыгыбызны бозарга маташучыларга ачы нәфрәт хисен дә эченә ала. Менә кояшлы көнне роза чәчәкләре үскән матур бакча буйлап ал галстуклы кыз узып бара, һәркем аңа карап шатлыклы елмая. Моңардан да кадерлерәк Күренеш бармы сиңа, йөрәк? Ләкин бүген син тиешле Уйларга башка күренешне, Синең бөтен яшәү көчең Шул кояшлы көн хакына Көрәштә нык булсын өчен! Бу юлларны эченә алган «Кояшлы көн» поэмасында авторның мәхәббәте белән нәфрәте кискен бәрелешкә керә, һәм ул үз чиратында әсәргә дә киеренкелек бирә. Автор белән бергә укучы да дулкынлана, тынычлыкны бозучыларга «каршы нәфрәтләнә. Поэманы йомгаклаучы эмоциональ картина 'бәхетле атаның шәһәр урамыннан атлавын сурәтләү — җәмгыятебез тудырган бәхет һәм шатлык дөньясына, аның шиңмәслегенә апофеоз булып яңгырый. Кеше бара урам буйлап, Үзенең матур уен уйлап. Тоела аңар, Күренә аңар, якты хисне Бөтен шәһәр, Бөтен шәһәр белә төсле. Гүя аңар Бар да елмаеп карыйлар: — Малае бар! /Малае бар!.. Малае бар!.. («Кояшлы көн», 45 бит.) Бу яктан караганда, Ә. Давыдовның әле быел гына матбугатта басылып чыккай «Чорлар чатында» поэмасы игътибарга лаек. Лирик геройның сөйгән кешесе белән кул- га-кул тотынышып тормыш юлыннан атлавын шагыйрь тирән фәлсәфи фи<керләр, контраст тормыш вакыйгаларының бәрелешендә һәм аларның бер-беренә, тормышка булган мәхәббәтләренең җиңелмәс нәтиҗәләре яктылыгында сурәтли. Автор, бу олы мәхәббәткә бәйләнештә, совет кешеләренең хезмәттәге, җирдәге тынычлык, гүзәллек өчен көрәштәге бөеклеген дә ачып сала. Геройларның керсез мәхәббәтләре илебездә барган бөек төзелешләрдән, җир йөзендәге халыклар я з м ы ш ы н нан, галәм к и ңл екл әр ен яулап алудан аерылгысыз. Бу — аларның тормышка булган мәхәб 125 бәтләрен ачыклаучы, билгеләүче нигез. Шул ук вакытта монда совет кешеләренең рухи байлыгы да, бәхетле тормышыбызны сакларга юнәлтелгән корыч ихтыяры да гәүдәләнә. Моннан башк-а алар үзләренең тормышларын күз 'алдына китерә алмыйлар, чөнки алар өсте- нә (киләчәк буыннарның язмышы да йөкләнгән. Әсәр совет халкының уй-тойгыларын туплаган заман сулышы, чор киеренкелеге белән сугарылган. Җир йөзенең бер ягында — «яңа кушылган пар сөенә-сөенә өйгә кайта». Кешеләр «рәхәт, җылы тормыш коралар». Анда «яз, гөлләр җилдә уйный», аннан «тормыш галибанә адым -атлый бөтен галәмгә». Ә икенче ягында — «дәһшәтле утлы кораллар», «доллар дөньясының принцессасы, шәрә бот күрсәтеп, мәхәббәтен ваклап сата». Җир йөзенең кояшлы, нурлы ягы башка бик күп изелгән халыкларга азатлык-ка юл күрсәтә, киләчәк буыннарның бәхетле язмышын хәзерли. Бу язмышны хәзерләүдә олы хисләргә, олы мәхәббәткә ия булган совет кешеләре алгы планда. Ә. Давыдовның «Чорлар чатында» поэмасы әнә шул бөек мәхәббәткә дан җырлый. Тормышка булган бөек мәхәббәт Ә. Давыдов лирик геройларының дөньяга -карашында, хезмәтендә, кешеләргә мөнәсәбәтендә, тормышның, матурлыкның һаман җиңә баруында гәүдәләнә. Ә. Давыдов шигырьләрендәге уйтойгылар үстерелешенең киеренкелеге әсәрдәге лирик юнәлешнең көчле гражданлык хисләре белән органик бер бөтен итеп бирелешенә бәйле. Ул шигырьләрдә бары тик лирик, я булмаса гражданлык агымын гына таба алуы читен. Шагыйрьнең иң нечкә хисләре дә гражданлык тойгыларыннан аерылгысыз. Мондый шигырьләрне, кабул ителгәнчә, политик, иҗтимагый лирикага да, табигать, мәхәббәт һ. 'б. лирикасына да бүлеп булмый, һәм аның кирәге дә юк. Ә. Давыдов шигырьләренең лирик герое — туган илгә җаны-тәне белән бирелгән һәм шул ук вакытта иң нечкә хисләргә ия булган кеше, гражданин. Бу хәл лирик ге ройның эчке кичерешләрен сурәтләгәндә төрле стиль яссылыклары куллануга тыгыз бәйләнгән. Мәсәлән, «Бер җавап» шигырендә автор, хезмәтле авыл тормышын читсенгән кызга үпкә белдергәндә, әсәрне лирик стильдә башлап җибәрә һәм соңга таба аны көчле гражданлык агымы итеп үстерә. Ә «Әйдәгез, ярышыйк!» шигыре беренче карашка коры юллардан башланып китә. Фикерләү үстерелешенә бәйләнештә авторның стиле дә киеренке төс ала бара. Гади сүзләр эченә тупланган фикерләр үзләре генә дә образ дәрәҗәсенә күтәреләләр. Шигырьнең гади сөйләмгә якынайган ирекле агымы аның тәэсир итү куәтен тагын да көчәйтә, яхшы мәгънәсендәге плакат характерын бирә. «Әйдәгез ярышка!» шикелле гади, публицистик сөйләм стиленә нигезләнеп язылган шигырьләргә таянып, Ә. Давыдовның поэзиябездә инде күптән кабул ителгән үлчәм һәм ритмик системалардан файдалануын инкарь итәргә ярамый. Әсәрнең эчтәлегенә, уй-тойгыларның характерына һәм башка идея-эстетик атрибутларга нисбәтен ул алардан да оста файдалана. Шундыйлардан табигать күренешләренә, аерым тормыш эпизодларына бәйләнештә җылылык, күңел көрлеге аңкып торган «Кояш озак кына төбәп торды», «Апрель», «Чылдыр-чылдыр», «Нәҗибә», «Печән өемнәре, өйләр...», «Поезд кузгалганда» һ. б. шигырьләрне күрсәтеп булыр иде. Ләкин бу очракта да автор алариы яңа интонацияләр, ритмик яңалыклар белән баета, ул системаларның татар поэтик культурасының хәзерге үсеш этабында яңа мөмкинлекләрен таба. Икенче яктан, монда шагыйрьнең бай тормыш тәҗрибәсе нәтиҗәсендә туган эчтәлеккә яңа форма эзләвен, хис муллыгын да күрмичә үтеп булмый. Әнвәр Давыдовның әсәрләренең эмоциональлеге, ташкынлы агышы күп «кенә очракларда тойгылар бәрелешендә һәм аларны психологик гиперболалар, аллегорияләр ярдәмендә ч-агылдыруда гәүдәләнә. Моның бик матур үрнәкләре аеруча әхлак, мәхәббәт мәсьәләләрен эченә алган «Ташу» (кеше хисләрен язгы 126 ташу белән параллель кую һ. б.), кеше язмышы, тормышы турында тирән кайгыртучанлык белән сугарылган «Нигә» поэмасында чагылып китте. Ә. Давыдовның «Куркыныч төш» исемендәге сатирасы, элегрәк язылган «Эш кешесенә», «Мәхәббәт каһарманы» һ. б. шигырьләре кебек, гротеск образлар бирү ягыннан характерлы. «Куркыныч төш»тә автор, К. Чуковский «Мойдодыр»ыныц сюжет элементларыннан һәм әкиятләргә хас булган күпертү ысулларыннан, маҗаралардан оста файдаланып, брак чыгаручы директорның чын мәгънәсендәге сатирик портретын бирә. Укучы бер үк вакытта бу директордан көлә дә, аны тәнкыйтьли дә. Сатирада гротеск, лирикада психологик гипербола куллануда авторның В. Маяковскийдан өйрәнүе дә ачык сизелеп тора. Ләкин шул ук вакытта шагыйрьнең «Күп исәпләп өйләнүчегә», «Кайнар сөйләргә яратучы» кебек сатирик шигырьләрен, «Такмаклар» кебек соры, тапталган сюжетка корылган әсәрләрен укыгач, безнеңчә, «көлмисең дә, еламыйсың да». Мондый әсәрләрендә шагыйрь шаблон стихиясенә килеп керә. Ә. Давыдовның соңгы елларда басылып чыккан әсәрләре аның заман белән бергә атлавын, тормышыбызны коммунизмга горур атлаучы совет халкы идеаллары югарылыгыннан сурәтләүгә омтылуын күрсәтәләр. Бу әсәрләрнең үзәгендә тормышыбызга олы мәхәббәт хисе ята. Шагыйрь шушы якты тормышыбызны тагын да матурлату, ямьләндерү өчен көрәш алып баруны, аны бөтен сулышы, киеренкелеге белән гәүдәләндерүне үзенең төп бурычы итеп саный. Ә. Давыдовның иҗатына укучылар зур өмет һәм ышаныч белән карыйлар. Таләпчән һәм һәрвакыт гадел булган совет укучысы аңардан бөек чорыбыз рухы белән сугарылган һәм әдәби эшләнеше ягыннан тагы да югарырак сыйфатлы булган яңа әсәрләр көтә.