МАРИ ХАЛКЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ШАГЫЙРЕ
Шушы елның сентябрендә тугандаш мари халкы үзенең беренче шагыйре Г. Микайның (Герасимов Михаил Степанович) тууына 75 ел тулуны билгеләп үтте. Шул уңай белән без укучылар игътибарына Микай иҗатыннан кайбер үрнәкләрнең тәрҗемәсен һәм мари әдәбияты белгече, тәнкыйтьчесе Ким Васинның Микай турында безгә язган кыскача белешмәсен тәкъдим итәбез. Г. Микай Татарстан АССРның хәзерге Бондюг районы, Илнеть авылында, ярлы крестьян семьясында туа. Шундагы башлангыч мәктәпне тәмамлагач, укытучылар семинариясендә укый һәм үзенең туган авылында 40 елдан артык балалар укыта. Күренекле педагогик хезмәте өчен аңа 1925 елда Хезмәт Герое дигән мактаулы исем бирелә. Г. Микай XX йөзнең башында ук иҗат итә башлый һәм мари халкының культура үсеше тарихында якты эз калдыра. 1905—1912 елларда язылган «Арестант», «Гомер», «Яшәүнең мәгънәсе», «Кара болыт» кебек әсәрләрендә шагыйрь патша золымы бетереләчәгенә, азат тормыш киләчәгенә ышаныч белдерә. Шуңа күрә дә аның язганнары Октябрьгә чаклы матбугатка үтеп керә алмый. Микай әсәрләре беренче тапкыр 1920—1921 елларда Алабуга шәһәрендә мари телендә чыккан «Ут» газетасында басылалар һәм шунда ук «Очкыннар» исемле җыентык итеп тә чыгарылалар. Бөек Октябрь социалистик революциясен ул «Октябрьне котлау», «Чишмә» исемле шигырьләр белән каршылый. Советлар власте урнашкач, Казанда чыгарылган мари газетасы «Кызыл кояш» битләрендә бик еш басыла. Аның әсәрләре хәзер мари телендә сайланмалар итеп тә, мәктәп хрестоматияләренә кертелеп тә бик күп басылалар, бүтән телләргә дә тәрҗемә ителәләр. Г. Микай 1944 елда үзенең туган авылында үлә. Быел ул авылда шагыйрьнең музей-йорты ачыла. ИРТӘНГЕ КОЯШ етен җирләр караңгы, Яктырталмый ай гына. Күктә болыт каралды... Бөтен кеше кайгыра. Нурлар сибелми йөзгә, Яшәве бигрәк авыр. Тик язгы кояш безгә Чын якты бирә алыр! Язгы кояш көлер дә Югалыр көзге төннәр, 6. .С. Ә.* № И. 11 Өмет балкый күңелдә — Сүндерә алыр кемнәр?! Азатлык даулый илем, Ышанып көтә халкым: Яктырыр Туган җирем, Иртәнге кояш балкыр! ЧИШМӘ С*алкын чишмә ага кырда сөзәк үрдән — Әйтерсең лә, кайнап, балкып очып үтә. Тукталмаска мөмкин түгел! Аны күргән һәрбер юлчы шифалы су эчеп китә. Челтер-челтер итеп җырлый ул һаман да, Оныттыра ерак юлда аруларны. Әйтә юлчы: — «Хәл җыйганда, сусаганда йөрәккәйгә моннан артык дару бармы?!» Ул — җәй күрке, ул җиргә ямь бирә тагын, Туфрак кипсә — кирәкле дым китерә ул. Ераклардан күрәсең син: тирә-ягын Дулкынланган яшел хәтфә иттерә ул. Аяз көндә бигрәк матур, рәхәт анда — Күңел аның гүзәллеген бигрәк сизә. Матур булып куерып үскән чәчәкләрдән Бал кортлары бертуктаусыз ширбәт сөзә. Мәңге яшә, челтерәп тор, чишмә, син гел — Яктыр, бәхет, уйна, шатлык, һәммә йөздә! Тормышыбыз безнең хәзер сиңа тиңдер, Бал-кортыдай булу кирәк һәммәбезгә! 1918 БҮРЕ Мәсәл Яхшылары бар, дип, бүреләрнең Я, кайсыгыз сөйләп йөрерсез? Бүре булып кала бүре барыбер, Ник икәнен менә күрерсез. Урманда власть үзгәрде, дигәннәр, Җәнлекләр указ укырга килгәннәр. — Ниһаять, менә ирекле көннәр җитте!: Җәберләүгә чик куелды, газап бетте! - Явыз Бүре менә хәзер күрәсен күрәчәк — Яна, гадел Закон аның кирәген бирәчәк!.. Шулай диеп бар да эшне хуп күрәләр. Нәп-нәни җәнлекләр дә бүредән көләләр. Бүре тора сизеп: «Шәптән түгел эшем...» Кырын карый күзе, кыштырдата тешен: «Булмый бит шуларны берәм-берәм тотып, Элекке шикелле тереләтә йотып. Бүтән заман хәзер, кайтмас ул чаклар...» Ә җәнлекләр исә — бөтенесе шатлар. Койрык кысып Бүре бер ялгызы китә. «Куянны да заман почетлырак итә...» Инде ничек яшәр, хәле начар аның — Кемне тотып ашар, эчәр кемнең канын? Эчтән көеп шулай ялгыз китә Бүре. Кырыктырырга йонын карар итә Бүре. Кистерә койрыгын. Чөнки бүтән заман... Тик авыз да колак бүренеке һаман. Тагын килә Бүре җәнлекләр янына. Кыяфәт өр-яңа. Теленә салына: - «Юк сезгә ачуым, без тату торабыз, Карагыз, күрегез — һәммәгез кебек мин, Яшәргә керешәм эштә тир түгеп мин. Булгандыр, яшермим, таладым элек мин. Күпләрнең тиресен киптердем элеп мин — Туналды сыер да, сарык та, куян да... Бар булган нәрсәмне һәр җирдән җыям да Кайтарам мин сезгә, кайтарам һәммәсен... Ерткычлык хезмәте, талаулар әллә соң Шәй иде дисезме? — һич тә ял итмәдем. Дускайлар, мин нинди газаплар чикмәдем...» Әйттеләр җәнлекләр һәм Бүре тыңлады: — Койрыгың киселгән, кыркылган йоннарың. Ләкин син, абзыкай, барыбер Бүре бит — Ниятен, әшәке һәм юлын, кире бит. Барыбер ерткыч син — кан даулый йөрәген. Килешү эзләмә, юк безгә кирәгең! Тешен кайрый, ярсып ала Бүре, Мәҗбүр була ләкин качарга. Койрыксыз һәм йонсыз кала Бүре, Тик яхшыга түгел, начарга. 1918 Зәки Нури тәрҗемәләре