Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

БЕЗГӘ ТЫНЫЧЛЫК КИРӘК! 27 сентябрьдә Габдулла Тукай исемендәге клубка язучылар, Татарстан китап нәшрияты, газета-журнал редакцияләре эшчеләре жыелды. Алар монда Берләшкән милләтләр оешмасы Генеральный Ассамб- леясының XV сессиясендә, колониаль һәм бәйле илләргә тулы азатлык бирүне, дөньяда тынычлык урнаштыруны, коралсызлануны яклап, кайнар речь белән чыккан Совет делегациясе башлыгы Н. С. Хрущевка чын күңелдән теләктәшлек белдерергә — митингка килделәр. Митингта Г. Иделле, М. Садри, Г. Каш- шаф, Б. Камалов һ. б. чыгыш ясады. Алар барысы да Н. С. Хрущев керткән тәкъдимнәргә тулысынча кушылуларын белдерделәр, совет делегациясе башлыгы речендә дөньяда тынычлык өчен көрәшүче прогрессив кешелек җәмгыятенең иң изге теләкләре, бөек омтылышлары, якты хыяллары гәүдәләнгәнен әйттеләр. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНЫҢ АЧЫК ҖЫЕЛЫШЫ Совет кешеләре халык хуҗалыгының һәр тармагында чиксез батырлык үрнәкләре күрсәтәләр. Алар яна шәһәрләр, заводлар, фабрикалар салалар, шахталар, рудниклар коралар, галәм киңлекләрен яулыйлар, коммунизм җәмгыятен төзиләр. Шул процесста кешеләрдә яңа әхлак сыйфатлары тәрбияләнә, совет халкының мораль-политик бердәмлеге ныгый. Күп меңнәрчә яшьләребезне берләштергән коммунистик хезмәт бригадалары, коммунистик хезмәт предприятиеләре — әнә шул яңа, күркәм холыклы кешеләр тууын раслый торган матур фактлар. Яңа совет кешесе һәр яктан камиль булырга тиеш. Коммунистлар партиясе яшь буынны һәртөрле паразит элементларга. ялкауларга, әрәм тамакларга нәфрәт рухында тәрбияли. Моның өчен ул массалар арасында алып барыла торган идеология эшенең тагын да активрак, нәтиҗәлерәк алымнарын куллана. Ә язучылар — кешеләр рухының инженерлары — бу эштә партиянең якын ярдәмчеләре булырга тиешләр. Яңа кешене — коммунизм җәмгыяте кешесен һәрьяклап тәрбияләү бурычы язучыларга зур эш йөкли. Татарстан язучылары союзының 26 сентябрьдәге ачык партия җыелышы әнә шул мәсьәләләргә багышланган иде. Җыелышта хәзерге шартларда идеология эшенең торышы һәм язучыларның бурычлары турында доклад белән КПССның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре Ф. Табеев чыкты. Докладчы татар совет язучыларыиың, халык тормышы белән тыгыз бәйләнештә яшәп, чорыбызның героик сулышы белән сугарылган әсәрләр иҗат итүләрен күрсәтте. Татар совет язучылары иҗат иткән иң яхшы әдәби әсәрләрнең яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйнауларын, ул әсәрләр, нең яратып укылуларын әйтте. — Кызганычка каршы, — диде докладчы, — безнең кайбер язучылар, заманыбызның актуаль мәсьәләләрен, халыкның бүгенге матур тормышын чагылдыру, коммунизм төзүче батыр совет кешесенең үрнәк булырлык әдәби образын тудыру өстендә эшлисе урында, укучыларны хәзерге заманның әһәмиятле мәсьәләләреннән читкә алып китә торган әсәрләр язалар, төшенке настроениеләрне, үтә интим хисләрне генә җырлаучы әсәрләр тәкъдим итәләр. Матбугатта идея ягыннан зарарлы, түбән сыйфатлы, халтура әсәрләргә урын бирелмәскә тиеш. Яшь язучыларга мин колхоз-совхоз- ларда, завод-фабрикаларда булырга, коммунистик хезмәт бригадаларына барырга, зур тормышны күбрәк өйрәнергә киңәш итәр идем. Партия язучыларны яңа кеше 155 өчен көрәшкә чакыра. Бу эштә без, аеруча, өлкән буын, тәжрибәле язучыларыбызга таянабыз... Докладчы, әдәбиятта, сәнгатьтә милли үзенчәлек, милли традиция мәсьәләләренә тукталып, миллилек проблемасын марксистикленинчыл караштан чыгып аңларга кирәклеген басым ясап әйтте. Язучылар халыкның бүгенге тормышына, халыклар дуслыгы нигезендә туган яца әхлак сыйфатларына, яңа характер үзенчәлекләренә күбрәк әһәмият бирергә тиешләр. Ни өчен, мәсәлән, милли традицияләргә турылыклы булырга тырышам дип, татар халкының бүгенге көн өчен искергән гореф-гадәтләрен әдәби әсәргә көчләп кертергә? Ни өчен, мәсәлән, телебезне татар халкының җанлы сөйләм теленә бөтенләй хас булмаган, аңлаешсыз гарәп, фарсы сүзләре белән чуарларга? Әдәби телебез культурасы, интернациональ бәйләнешләре үсә барган халкыбызга хезмәт итә торган булырга тиеш. Докладчы яшь кадрлар хәзерләү, алар- ның аң-культура дәрәҗәләрен күтәрү мәсьәләләренә дә тукталды. Докладтан <оц язучы һәм халык арасындагы бәйләнеш, язучының иҗтимагый тормыштагы урыны турында фикер алышу булды. Беренче булып С. Хәким сөйләде: — Партия безнең көндәлек иҗат эшебезгә һәрвакыт ярдәм итә килә. Ул безне яңа иҗат эшләренә рухландыра. Партиябез коммунизм кешесен тәрбияләү буенча зур эш башкара,—диде ул. — Без, язучылар да, бу эштән читтә кала алмыйбыз. Бу — безнең уртак эшебез. С. Хәким үзенең чыгышын «Шүрәле» һәм «Бер горурлык хисе» исемле шигырьләрен уку белән тәмамлады. — Дорес, язучы бүгенге кешеләр, бүгенге тормыш турында язарга тиеш, — диде үзенең чыгышында М. Әмир. — Тик ул гына мәсьәләне хәл итми әле. Мәсьәлә — алынган теманың ничек чишелүендә, әдәби әсәрнең идся-эстетнк югарылыгында. — Безгә тормышны шомартып күрсәтүнең кирәге юк. Чөнки чын тормыш — үзе матур, кешеләр — матур. Тормыш белән әдәбият арасында якынлашу бара, — диде Н. Исәнбәт үзенең чыгышында. — Тел мәсьәләләрендә дә безгә бер яктан икенче якка ташлануны туктатырга вакыт. Халыкка якын булган нормаларны сайларга кирәк. ТАТАР КИТАПЛАРЫ ЧИТ ИЛЛӘРДӘ Татар классикларының, күренекле татар совет язучыларының әсәрләрен чит илләрдә дә яратып укыйлар. Мәскәүдәге «Экспорт книга» конторасыннан Татарстан китап сәүдәсе идарәсенә, татар телендә басылган китапларны сорап, бик күп заказлар килә. Соңгы вакытта гына да «Экспорт книга» конторасына татар язучыларыннан 20 ләп авторның әсәрләре җибәрелде. Алар арасында Г. Тукай, Г. Ибраһимов, М. Җәлил, Ф. Бурнаш, К. Тинчурин. Ф. СәйфиКазанлы һәм башка язучыларның әсәрләре бар. МУСА ҖӘЛИЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ УДМУРТ ТЕЛЕНДӘ Удмурт китап нәшрияты күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил шигырьләрен удмурт телендә бастырып чыгарды. Җыентык шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында Г. Кашшаф язган мәкалә белән ачыла. Китап ике бүлектән тора. «Язгы юлда» дип исемләнгән беренче бүлектә шагыйрьнең Бөек Ватан сугышына кадәрге шигырьләре, ә «Моабит дәфтәреннән» дип исемләнгән бүлектә фашист тоткынлыгында язылган шигырьләре тупланган. Муса Җәлил шигырьләрен удмурт теленә шагыйрь Гай Сабитов тәрҗемә иткән. МӘСКӘҮ ЯЗУЧЫЛАРЫ КАЗАНДА 19—20 сентябрьдә Казанда РСФСР язучылары союзы председателе Леонид Соболев һәм шагыйрь Сергей Васильев булды. 20 сентябрьдә В. И. Ульянов- Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының Актлар залында Мәскәү кунаклары белән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәдә Л. Соболев илебез тормышындагы гигант үзгәрешләр, коммунизм төзү өчен актив көрәшкә күтәрелгән совет кешеләре, аларның рухи байлыклары, совет язучысының бүгенге тормыштагы роле, бурычлары турында сөйләде. Шагыйрь С. Васильев шигырьләрен, эпиграммаларын, яңа әдәби пародияләрен укыды. Мәскәү кунаклары Казанның истәлекле урыннары белән таныштылар, Кокуш- 156 кинода. Казандагы В. II. Ленин музей- йортында булдылар, радио һәм телевидение буенча чыгыш ясадылар. V «МУСА ҖӘЛИЛ» ПРАГА * СӘХНӘСЕНДӘ Прага Милли театры быелгы яңа сезонын Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР халык артисты, композитор Нәҗип Җиһановның «Муса Җәлил» операсы белән ачты. Татар композиторының бу әсәрен Чехословакия җәмәгатьчелеге бик җылы каршылады. Беренче спектакльне Чехословакия Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты секретаре И. Генрих, Мәктәпләр һәм культура министры Ф. Кагуда, Чехословакиядәге совет илчесе М. В. Зимянин, Чехословакия җәмәгатьчелегенең башка вәкилләре карады. ТАТАРСТАН АРТИСТЛАРЫ КИНОФИЛЬМНАРДА И. В. Качалов исемендәге Казан Зур драма театры спектакльләре буенча тамашачылар артист Н. С. Провоторовны яхшы беләләр. Узган ел Н. С. Провоторов драматург Н. Погодинның «Өченче патетик» пьесасында В. И. Ленин образын зур уңыш белән башкарганы өчен Тукай премиясе белән бүләкләнгән иде. Быел «Мосфильм» киностудиясе бөек юлбашчыбыз В. И. Ленинның Польшадагы тормышы һәм эшчәнлеге турында «Ленин Польшада» исемле фильм чыгарырга хәзерләнә. Фильмда В. И. Ленин образын ТАССРның һәм РСФСРның атказанган артисты Н. С. Провоторов башкара. Свердловск киностудиясенең «Рәхимсез Вангур» исемле яңа фильме совет геологларының кыен тормышлары, чиксез батырлыклары турында сөйли. Фильмда, үзенчәлекле бер характер буларак, тайга урманнарын аркылысын буйга йөреп чыккан, ләкин иске гореф-гадәтләргә артык ышанучан манцый— Михаил Куриков образы сурәтләнә. Куриков ролен, зур осталык белән, Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисты Нәҗип Гайнуллин башкара. Мәскәунең Максим Горький исемендәге киностудиясе күренекле совет язучысы Вера Панованың бер пролетариат семьясының тарихын сурәтләгән «Евдокия» повестен экранлаштыру эшенә кереште. Студия җитәкчеләре, Әхмәт ролен башкару өчен, Татарстанның атказанган артисты Айрат Арслановны чакырдылар. Фильм 1961 елның беренче яртысында кинотеатрларга чыгачак. ТОРМЫШ __ ИҖАТ ЧЫГАНАГЫ Әле кайчан гына Татарстанда нефть промышленносте да, нефтьчеләр дигән һөнәр ияләре дә юк иде. Көн тәртибенә алар турында матур әдәбият әсәрләре тудыру, әдәбиятта нефтьче образын бирү проблемасы да куелмады. Нефть табылды. Татарстанда ун меңләгән нефтьчеләр армиясе барлыкка килде. Алар чиксез хезмәт батырлыгы күрсәтәләр. Нефть чыгаруның өр-яңа алымнарын кулланалар. Бик аз гына вакыт эчендә, нефть табуның күләме ягыннан, алар Союзда беренче урынга чыктылар. Татарстан нефть республикасына әйләнде. Нефть республикабызның йөзен тамырдан үзгәртте. Өряңа шәһәрләр салынды, зур- зур эшче поселоклары үсеп чыкты. Хәзер инде алар турында сөйләмичә, нефтьчеләр турында әдәби әсәрләр язмыйча калу мөмкин түгел. Татар совет язучылары нефтьчеләр турында повестьлар, поэмалар, шигырьләр, драма әсәрләре иҗат итәләр. Ләкин алар гына канәгатьләндерми әле. Татарстан нефтьчеләре турында күбрәк, тулырак, яхшырак язарга кирәк. Чөнки алар шуңа лаек икәнлекләрен эшләре белән күрсәтәләр. Нефтьчеләр тормышының үзенчәлекләрен, нечкәлекләрен, андагы .кешеләрне ныклап, җентекләп өйрәнгәндә генә, алар турында җитлеккән әсәрләр язарга мөмкин. Ә моның өчен шул тормышта кайнарга, һәрвакыт шул кешеләр арасында булырга кирәк. Ә нигә татар язучыларын- нан кайберләреңә нефть районнарына —- нефтьчеләр көче белән салынган яңа шәһәрләргә, эшче поселокларына барып яшәмәскә. Татарстан язучылары союзы кайбер язучыларны нефть районнарына күчерергә кирәк, дигән карарга килде. Тиздән беренче теләүчеләр дә табылды. Әдәбиятта инде беренче адымнарын атлаган яшь язучылардан бер төркем — Г. Ахунов, Ә. Маликов, С. Кальметев бөтенләйгә нефтьчеләргә күчеп килделәр. Соңрак бу төркем артыннан талантлы прозаик Р, Төхфәтуллин да кузгалды. Шулай Әл- 157 мәттә әдәби берләшмә оешты. Алар тирәсенә нефть районнарының яшь талантлары җыйнала башлады. Нефть якларында яшәүче язучыларның укучыларыбызны шатландырырлык уңышлары бар. Г. Ахунов балалар өчен «Артышлы тау буенда» исемле повесть бирде, очерклар яза, «Хәзинә» исемле яңа роман өстендә эшли. Р. Төхфәтуллин «йолдызым» исемле яңа повестен тәмамлый. Татарстан китап нәшриятында шагыйрь Ә. Маликовның «Юл җыры», «Туган як моңнары» исемле җыентыклары басылып чыкты. Драматург С. Кальме- тев — уннан артык пьесаның авторы. Аның әсәрләре республика театрларының барысында диярлек уйнала. Ш. Бикчу- рин, Ф. Мостафинның очеркларын һәм хикәяләрен укучылар җылы каршылады. Шамил Бикчурин «Ташлы тауда» исемле китабын бастырды. Әдәби түгәрәк членнарыннан укытучы Энҗе Мөэминованың, нефтьче-слесарь С. Шәйдуллинның, шул түгәрәктә тәрбияләнгән К. Булатованың шигырьләре һәм мәсәлләре дә күңелдә җылы тәэсир калдыра. Быел Татарстан язучылары союзы оештырган семинарга алар буш кул белән килмәделәр. «Кара алтын илендә», «Без яшибез Әлмәттә» исемле коллектив очерклар китаплары, яңа хикәяләр, шигырьләр, мәсәлләр шуны күрсәтә. 10 октябрьда, семинарның беренче көнендә, нефтьче язучыларның «Кара алтын илендә», «Без яшибез Әлмәттә» исемле очерк җыентыклары буенча фикер алышу булды. Очеркларны тикшерүдә Г, Әпсәләмов, И, Гази, Г. Кашшаф һ. б. катнашты. Алар җыентыкларда тупланган очеркларның уңай якларын билгеләп үттеләр, кимчелекләрен күрсәттеләр. Кич белән семинарга килүчеләр КПСС- ның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре Ф. Табеев белән очраштылар. Ф. Табеев аларга татар совет әдәбияты һәм язучылар алдында торган бурычлар турында сөйләде. Ахырдан нефть районнарыннан килгән кунаклар үзләренең әсәрләрен укыдылар. 11 октябрьда Ш. Бикчурин, нефтьчеоператор Ф. Сәйфетдинов хикәяләре, С. Шәйдуллин мәсәлләре тикшерелде. Яшь авторларның әсәрләрен тикшерүдә Г. Минский, Ә. Исхак, 3. Мансур, Г. Хуҗиев, И. Нуруллин, Н. Гыйззәтул- лин һ. б. катнашты. Семинар 16 октябрьга кадәр дәвам итте. Яшь язучылар Казан шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштылар, В. И. Ленин музеенда, Кокушкинода, Татарстан халык хуҗалыгы күргәзмәсендә булдылар, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет, И. В. Качалов исемендәге Казан Зур драма театрларының спектакльләрен карадылар. Нефть районнарыннан килгән кунаклар Татарстанның күренекле сәнгать һәм фән эшлеклеләре: язучы Н. Исәнбәт, профессор Г. Камай, философия фәннәре докторы М. Габдрахманов, медицина фәннәре докторы, профессор С. Вяселева, Татарстан китап нәшрияты директоры С. Вә- лиди һәм республика газета-журналлары- ның редакторлары белән очраштылар, радиодан чыгыш ясадылар. Бу көннәрдә республика газеталары, нефтьче язучыларның әсәрләрен туплап, әдәби битләр чыгарды. ТАТАР ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ КЫТАЙДА Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле ике ай буе Кытай Халык Республикасында гастроль концертлары бирде. Г. Тукай премиясе белән бүләкләнгән бу талантлы коллективның чыгышларын Кытай тамашачылары һәркайда алкышлап каршылады. Бу вакыт эчендә ансамбль Пекин, Шанхай, Ханчжоу, Нанкин, Тянь- цзин, Шеньян, Харбин кебек зур промышленность үзәкләрендә, предприятиеләрдә 46 концерт бирде. Бу концертларда татар халкының музыкасы, биюләре, җырлары белән 85 000 кеше танышты. Кытай Халык Республикасы җәмәгатьчелеге татар артистларының осталыгына югары бәя бирде. Гастроль концертлары турында Кытай вакытлы матбугаты битләрендә басылган рецензияләрдә ансамбль чыгышларының Кытай культура тормышында зур вакыйга булуы, Кытай һәм Совет халыклары арасындагы дуслыкны үстерүгә ярдәм итүе әйтелә. — Ансамбльнең милли колорит белән сугарылган җырлары һәм биюләре Советлар Союзының тугандаш семьясында татар халкының бәхетле тормышын, аның социалистик Ватанга чиксез мәхәббәтен, Советлар Союзы һәм Кытай халыклары арасындагы дуслыкны чагылдыра, — дип яза «Ляонин жибао» газетасы. 21 сентябрьдә ансамбль Казанга кайтты. 158 ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ 14 сентябрьдә драматурглар секциясенең отчет-сайлау җыелышы үткәрелде. Секциянең еллык отчетын Р. Ишморат ясады. Драматургларның иҗат бурычлары, алар эшендәге уңышлы һәм житешсез яклар турында фикер алышуда Г. Кашшаф, С. Баттал, М. Әмир, Ш. Зәйни, А. Гый- ләҗев һ. б. катнашты. Җыелыш драматурглар секциясенең яңа бюросын сайлады. Яна составка Р. Ишморат, X. Вахит, А. Әхмәт, Ә. Камал кертелде. Бюроның председателе итеп X. Вахит билгеләнде. Драматурглар секциясенең 28 сентябрьдә үткәрелгән утырышында Арча районы әдәбият түгәрәге члены Вәзыйх Мәҗитнең «Ике йөрәк» исемле драмасы укып тикшерелде. Чыгып сөйләүчеләр драманың житешсез якларын күрсәттеләр, авторга күп кенә эшлекле киңәшләр бирделәр. 7 Октябрьда шагыйрьләр һәм драматурглар секцияләренең берләштерелгән утырышында Н. Арслановның «Мәхәббәт көче» исемле либреттосы укып тикшерелде. Либретто буенча фикер алышуда X. Вахит, X. Туфан, С. Баттал, Ш. Зәйни, Ш. Маннур, 3. Мәжитов, композитор А. Вәлиуллин катнашты. Авторга характерларны тагын да ача төшәргә, вакыйгаларны төзекләндерергә кирәклеге күрсәтелде. Шагыйрьләр секциясенең 15 сентябрьдә үткәрелгән утырышында М. Ногманның «Якты сукмаклар» исемле поэмасы тикшерелде. Фикер алышуда С. Хәким, Н. Дәули, Г. Хуҗи, Ш. Мөдәррис, 3. Мансур, С. Баттал һ. б. катнашты. Алар бөек юлбашчыбыз В. И. Ленин һәм аның туганнарының Кокушкинодагы тормышын сурәтләгән бу поэманың күп кенә җитешсез яклары булуын әйттеләр, авторга күп кенә киңәшләр бирелде. 5 октябрьда Татарстан язучылары союзы каршындагы яшьләр белән эшләү комиссиясенең һәм проза секциясенең берләштерелгән утырышында яшь язучы Э. Касыймовныц «Кояш көн дә чыга» исемле повееге буенча фикер алышу уздырылды. Утырышта чыгыш ясаган С Минский, Я. Агишев, Н. Гыйззәтуллин, А. Расих, И. Надиров, Ф. Хөсни повестьта әһәмиятле тема күтәрелүен, совет кешеләренең гуманизм сыйфатлары матур ачылуын әйттеләр, авторга әсәрен төзәтү буенча күп кенә киңәшләр бирделәр. Тәрҗемәчеләр секциясенең 17 октябрьда уздырылган утырышында академик В. Обручевның «Плутония» исемле фәнни-фан- тастик романының татарчага тәрҗемәсе тикшерелде. Фикер алышуда катнашкан К. Мицлебаев, А. Гыйләжев, Г. Тавлии, А. Гумеров, К. Котдусова һ. б. тәрҗемәче Л. Гадельшинның үз эшенә җавапсыз каравын, тәрҗемәнең сыйфаты начар булуын әйттеләр. Халыкка тәкъдим ителә торган әсәрләрнең идея-эстетик сыйфатын күтәрү, халык талантларын тәрбияләү эшен яхшырту нияте белән Татарстан Культура Министрлыгы Республика халык иҗаты йорты каршында Художество советы төзеде. Аның составына тәҗрибәле язучылар, газета-журнал редакцияләре сотрудниклары, артистлар, режиссерлар кертелде. Художество советының беренче утырышларында укытучы Р. Юнысов һәм яшь драматург Ш. Рәкыйповның бер пәрдәлек пьесалары тикшерелде. ОЧРАШУЛАР, КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР, ИҖАТ КИЧӘЛӘРЕ Октябрь башларында татар совет шагыйрьләре X. Туфан, С. Хәким һәм Н. Дәүли Саба районында булып кайттылар. Алар анда район газетасы каршындагы әдәбият түгәрәге членнары белән очраштылар, яшь язучыларның әсәрләре турында фикер алышуда катнаштылар, яшь авторларга күп кенә киңәшләр бирделәр. Шагыйрьләр Саба районы хезмәт ияләре белән очрашулар үткәрделәр. Саба һәм Шәмәрдән урта мәктәпләре укучылары янында булдылар. 30 сентябрьдә язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубында шагыйрь Ш. Мөдәрриснең иҗат кичәсе булды. Кичәдә Ш. Мөдәррис үзенең әсәрләрен укыды, иҗат планнары белән таныштырды. РСФСР Язучылары союзы август аенда Куйбышев өлкәсендә Волга буе драматурглары семинарын уздырды. Семинарга Волга буе өлкәләреннән, автономияле республикалардан 15 автор җыелган иде. Бу семинарда яшь татар драматургы Г. Сәгыйдуллин дә катнашты. Аннан ул «Сәфиулла малае» исемле пьесасын тәмамлап кайтты. Казан дәүләт университеты, педагогия институты белән бергәләп, бөек рус язучысы Л. Н. Толстойның 50 еллыгына багышланган әдәби кичәләр уздырды. Чуваш АССРныц Цивиль районы, Хыр- касы авылында Г. Бәшировның «Намус» романы буенча укучылар конференциясе уздырылды. Т\'бән Ослан урта мәктәбендә А. Сал- минның «Иделдә давыл» исемле романы буенча укучылар конференциясе уздырылды. Конференциядә А. Салмин әлеге романны ничек язуы, иҗат планнары турында сөйләде. «БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ» ПЬЕСАСЫНЫҢ, УҢЫШЫ Драматург X. Вахитның «Беренче мәхәббәт» пьесасын Казан тамашачылары бик җылы каршылаган иде. Бу спектакльне, Татар академия театрының җәйге гастрольләре вакытында, республикабызның күп меңнәрчә нефтьчеләре дә яратып карады. Хәзер драматургның бу әсәре күп кенә театрларда куела. Татарстанда, мәсәлән, «Беренче мәхәббәт» пьесасын Минзәлә дәүләт һәм Республика күчмә театрлары куйды. Тугандаш республикаларда бу әсәр Башкортстанның Салават’ драма театры, Чуваш академия театры, Удмурт дәүләт музыка театры сәхнәләрендә күрсәтелә. КИТАП САТУ АЛДЫНГЫСЫНА Китап сәүдәсен үстерүдә ирешкән уңышлары өчен, СССР Верховный Советы Президиумы I960 елның 20 октябрь указы белән Казан шәһәренең 13 нче китап магазинының бүлек мөдире Зинаида Федоровна Александрованы «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале белән бүләкләде.