Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ӘДИП

ыел, 20 нче ноябрьда, бөек рус язучысы, рус һәм дөнья әдәбиятларының даһиы Лев Николаевич Толстойның үлүенә 50 ел тулды. Бөек әдипне искә алу бу юлы, тынычлык сөючеләрнең Бөтен дөнья Советы карары нигезендә, бөтен дөнья күләмендә үткәрелә. Олы гуманист, рус җиренең ялкынлы патриоты— Толстойның исеме дөньяда дус һәм тыныч яшәргә омтылучы барлык ил халыкларына, аеруча совет халкына, кадерле. Даһи художникның иң кайнар мәхәббәте, иң якты уйлары хезмәт ияләре яклы булган, һәм хезмәт ияләре үзләре дә аңа олы хөрмәт һәм ярату белән җавап кайтарганнар. Ясная Полянада, Лев Николаевичның язу өстәлендә, яшел пыяла кантарыннан ясалган пресс-папье тора. Бу — Мальцевск пыяла заводы эшчеләренең язучыга бүләге. Беренче рус революциясе якынлашып килгән бер вакытта эшчеләр Лев Николаевичка биргән бүләкләре өстенә болай дип язганнар: «Рус кешеләре, Сезне үзләренең бөек, кадерле һәм сөекле язучылары дип санап, һәрвакыт горурланачаклар». Ләкин Толстой үзе яшәгән чакта ук зур дан казанган бер язучы булуга карамастан, иске Россиядә аның әсәрләрен бары тик бик аз санлы кешеләр генә укый алганнар, чөнки халыкның күпчелек өлеше укый-яза белмәгән. В. И. Ленин әле Октябрь революциясенә кадәр үк, алдан күреп, алпавытлар белән капиталистларны бәреп төшергәннән һәм үзләренә кешечә яшәү шартлары тудырганнан соц, Толстой массаәдип ларның иң яратып, кадерләп укый торган әдипләре булыр, дип язган иде. Совет чорында, киң халык массаларының культурага якынаюлары, нәтиҗәсендә, Толстойның әдәби' әсәрләре чын-чынлап халыкныкы булып әверелде. Аның әсәрләре 76 телгә тәрҗемә ителде, аларның тиражы 69 миллионнан артып китте. Толстой—рус халкының милли горурлыгы. Аның үлмәс әсәрләре — рус һәм дөнья әдәбиятларының иң югары казанышлары. Бу әсәрләрдә рус җәмгыятенең бер гасырлык гомере чагылган. Толстой иҗаты — Россия һәм аның хезмәт массалары тормышында бик зур тарихи үзгәрешләрнең, бөек революцион күтәрелешкә илтә торган үзгәрешләрнең ачык мисалы. «Толстой —бөтен бер дөнья ул!»— диде А. М. Горький. Рус әдәбиятында реализм байрагын югары күтәргән Пушкин һәм Гогольнең иҗади казанышларына таянып, Толстой рус сәнгатен яңа баскычка күтәрде. В. И. Ленин большевистик турылык һәм принципиальлек белән Толстой әсәрләрендәге һәм тәгълиматындагы кычкырып торган каршылыклар турында әйтү белән бергә: «... Толстой үз хезмәтләрендә шул чаклы күп бөек мәсьәләләр куя алды һәм шундый сәнгать көченә күтәрелә алды ки, аның әсәрләре бөтен дөнья матур әдәбиятында беренче урыннарның берсен алдылар. Крепостниклар тарафыннан изелгән илләрнең берсендә революцияне хәзерләү эпохасы, Толстойның генмаль яктыртуы аркасында, бөтен кешелек дөньясының сәнгать үсешендә алга Б 113 атланган бер адым булып чыкты» ’, — дип язды. Лев Николаевич Толстой 1828 елның 9 сентябрендә Ясная Полянада граф Николай Ильич Толстой семьясында туа. Язучының әнисе Мария Николаевнаның кыз чагындагы фамилиясе Волконская була. Башта әнисе, аннары әтисе үлеп киткәннән соң, Лев Николаевич, башка туганнары белән бергә, ерак кардәшләре Т. Ергольская тәрбиясенә күчә. Ергольская бу вакытта Казан алпавыты Юшковта кияүдә була. 1844 елда Лев Николаевич Казан университетына укырга керә. Башта ул, дипломатия хезмәтенә әзерләнү өмете белән, көнчыгыш телләре факультетына керә, аннары юридик факультетка күчә. Ләкин укуын тәмамлый алмый, 1847 елда Ясная Полянага кайта. Толстойның үзенең әйтүенә караганда, Казанда ул беренче тапкыр чынлап укый башлаган. 1851 елның маенда Толстой үзе теләп Кавказга китә. Башкалада югары катлау арасында киң таралган ясалмалык, икейөзлелек һәм ялганнардан соң Кавказның • гүзәл табигате, кырыс һәм шул ук вакытта саф күңелле кешеләре яшь Тол- стойга көчле тәэсир итәләр. Ул иркен сулыш алгандай була. Кавказда Толстойның әдәби эшчәнлеге дә башлана. Ул «Балачак» һәм «Үсмерчак» исемле автобиографик повестьларын һәм хәрби тормыштан берничә хикәя яза. «Балачак» һәм «Үсмерчак» повестьларында ул үзенең Казанда үткән балалык тормышын бик матур итеп тасвирлый. Некрасовның «Современник» журналында басылып чыккан «Балачак» повесты Толстойны берьюлы атаклы рус язучылары сафына кертеп җибәрә. «Үсмерчак» повесты һәм хәрби хикәяләр аның данын ныгыталар. Толстой әдәбиятка җитлеккән язучы булып килеп керә. Аның иҗа1 В. И. Ленин. Әсәрләр, 16 том, татарча басма, 328 бит. тында «өйрәнчеклек» чоры юк. Беренче әсәрләрендә үк Толстойның кеше күңелен ачып бирү, аның иң нечкә кичерешләрен күрә белүе гаҗәпләндерә. Атаклы рус тәнкыйтьчесе һәм революцион-демократ Чернышевский, Толстойның киләчәгенә зур өмет баглап, язучының беренче әсәрләрендә үк «күңелнең иң яшерен хәрәкәтләрен тирәнтен белүен», «рух диалектикасын» гаҗәеп оста тасвирлауны күрде. Толстойның «һөҗүм», «Урман кисү» кебек Кавказ хикәяләре художество такты һәм тирәнлек белән язылганнар. Бу хикәяләрнең кыйммәтле ягы тагын шунда, алардан мәшһүр «Севастополь хикәяләре»нә һәм «Сугыш һәм тынычлык» эпопеясына турыдан-туры кызыл җеп сузыла. «һөҗүм» хикәясенең баш герое капитан Холопов һәм «Урман кисү» хикәясенең герое Веленчуктан башлап Толстой курку белмәс рус офицерларының һәм солдатларының галлереясын тудырырга керешә, аларның эчке дөньяларын ачып бирә. Гади рус солдатының — сугышның авыр хезмәтен сыкранмый, кыю үтәүче солдатның образын художество ягыннан тагын да төгәлрәк итеп Толстой үзенең «Севастополь хикәяләре»ндә тасвир итә. Севастопольгә Толстой 1854 елның ноябрендә килә һәхм иң куркынычлы урында — данлы 4 нче бастионда сугыша. Килүенең беренче көннәрендә үк Толстой Севастопольне саклаучыларның мораль ныклыгына соклана. Ул камалган шәһәрдән энесенә язган бер хатында болай ди: «Гаскәрнең рухы бик югары. Борынгы Греция заманнарыннан бирле бу кадәр батырлар булганы юк иде». Рус сугышчыларының тиңсез балтырлыгы белән рухланып, Толстой үзенең беренче очеркы — «Севастополь 1854 елның декабрендә»не яза. Кавказ хикәяләрендәге кебек, Толстой бу очергында, дөнья әдәбиятында беренче буларак, сугышны булганыча — кан, газап һәм үлем эчендә күрсәтә. Тышкы ялты 8. „с. Ә.“ № н. 114 равыклар, барабаннар тавышы, ат өстендәге генераллар Толстойны мавыктырмый. Ул сугышның реаль картиналарын сурәтли. Шөһрәт яратучы аристократ офицерларны .рәхимсез рәвештә тәнкыйтьләп, Тол- стой искиткеч бер осталык белән солдатларның кичерешләрен, ал арның тыйнак батырлыкларын, үлем алдында чыдамлылык, куркусызлык күрсәтүләрен сурәтли. «Севастополь майда» һәм «Севастополь августта» исемле икенче һәм өченче очеркларында да Толстой шундый ук ышаныч һәм дәрт белән Ватанны саклаучылар турында яза. Кырым сугышы беткәннән соң, Толстой Петербургка кайта һәм ул замандагы алдынгы язучылар — Тургенев, Некрасов, Гончаров, Чернышевский белән таныша һәм тулысы белән иҗат эшенә чума. 1856— 57 елларда журналларда аның яңа- дан-яңа әсәрләре — «Буран», «Алпавыт иртәсе», «Разжалованный» хикәяләре һәм автобиографик трилогиясенең соңгы кисәге — «Яшьлек» басылып чыга. Үзенең хәрби хикәяләрендә Толстой рус солдатларының тыйнак батырлыгына сокланган булса, хәзер ул шундый ук көч белән рус крестьяннарының характерларын ачып бирергә керешә. «Крестьян өе, — ди Чернышевский,— аңа Кавказ солдатының палаткасы кебек үк якын». 1857 елда Толстой чит илгә бара. Өч ел үткәч, яңадан ерак сәфәргә чыга. Толстой бик күп илләрдә була һәм буржуаз Европаның чын йөзен күреп бик нык нәфрәтләнә. Парижда ул гильотинада кешеләрнең башларын чабып төшерүләрен, Швейцариядә гади кешеләрнең мыскыл ителүләрен күрә. Толстой буржуаз «ирекнең» бары тик' байлар өчен генә булуын, ә ярлылар һәр җирдәге кебек, биредә дә хокуксыз икәнен үз күзе белән күрә. «Әшәке сезнең республикагыз!» дип кычкырырга мәҗбүр була бөек художник. «Швейцария буйлап юл язмалары»нда Толстой, буржуазиягә үтергеч характеристика биреп, аны җансыз, рыя, эшче сыйныфын күрә алмаучы һәм җирәнгеч төстә комсыз, вакчыл, дип атый. Лев Николаевич АнглияАмерика империализмы тарафыннан Африкада һәм Филип- пинда, һиндстаида Һәм Кытайда алып барылган колониаль сугышларга кискен рәвештә каршы чыга. Толстой чын күңелдәй нәфрәтләнеп: «дөньяны шәфкатьсез торга шлык идарә итә», дип яза. Ул Америка хөкүмәтенең басып алучылык чире белән авыруын күрсәтте. «Американың бүтәннәргә яхшылык итәм дигәне бары тик сугыш белән янау гына булуы мөмкин», диде ул. Берүк, Толстой капитализмның бозыклыкларын әрнеп тәнкыйтьләсә дә, аннан ничек котылу юлларын белми. Капитализмга ул диннең мәңгелек хакыйкатьләрен каршы куя. Соңыннан аның бу ка- рашла|ры «толстойчылык» дигән ди- ни-әхлакый тәгълимат төсен ала. 1859 елның көзеннән башлап, Толстой, әдәби эшчәнлеген бөтенләй диярлек туктатып торып, укытучылык эшенә генә бирелә. Ул, Ясная Полянаның яланаяклы малайларын өенә җыеп, аларны укыта башлый. Педагогик мәкаләләр яза, «Ясная Поляна» исемле педагогик журнал чыгара. Авыл балаларын укыту, мировой посредник булып эшләү Толстойны крестьян тормышына тагын да якынайта. Ул бөтен көчен куеп авыл халкының психикасын, көнкүрешен, гаҗәеп матур Һәм бай телен өйрәнә. 1861—62 елларда Толстой үзенең «Поликушка» исемле атаклы повестен яза һәм крепостной право тарафыннан һәлак ителгән Поликуш- кага чын күңелдән теләктәшлек күрсәтә, аны кызгана. «Сугыш һәм тынычлык» эпопеясына тотынганчы Толстой тагын байтак әсәрләр яза әле: «Өч үлем», «Холостомер», «Казаклар» дигән әсәрләре басылып чыга. Әле Кавказда чакта ук башланып та бары тик 1863 елда гына тәмамланган «Казаклар» повесте — Тол- стойның иң шигъри әсәрләреннән берсе. Ерошка бабай, чибәр казак кызы Марьянка, казак Лукашка образлары укучыны үзләренең тор- мышчанлыклары белән таң калдыралар. Алар Төньяк Кавказ табигате 8» 115 кебек үк көчле дә, хөр дә. Повестьның герое Оленин шушы гади кешеләрдә үзе яшәгән аристократлар дөньясында булмаган намуслылык һәм турылыклык сыйфатларын күрә. Язучының үз кичерешләрен чагылдырган Оленин бу кешеләр белән аралашырга һәм гомергә алар белән бергә калырга тели. Үзенең элекке дуслары — аристократларга* карап Оленин: «Никадәр әшәке һәм кызганыч сез! Сез бәхетнең дә, тормышның да нәрсә .икәнен белмисез!» — ди. «Казаклар» әсәрендә Толстой үз сыйныфыннан «китү», аристократдворяниар белән араны өзү проблемасын куя. Ләкин кая «китү» юлларын ул үзе дә анык кына белми әле. Бу чорда Толстой тагын да тирәнрәк итеп халык турында уйлый. Аның күңелендә ил язмышында хәлиткеч рольне халык уйный, материаль һәм культура байлыклары халык тарафыннан тудырыла дигән фикер тагын да ныгый. Бу фикерләр бөек художникны бик нык дулкынландыралар һәм аңа 1812 елгы Ватан сугышының характерын дөрес аңларга ярдәм итәләр. Шул ук фикерләр аңа «Сугыш һәм тынычлык» кебек гаять зур тарихи роман язарга мөмкинлек тудыралар. Башта Толстой декабристлар турында роман язмакчы була. Ләкин ниятен тормышка ашыра башлагач, элекке план үзениән-үзе төшеп кала. Чөнки рус тарихының дворян революционерлар хәрәкәте туган ' чорын, ягъни Ватан сугышы чорын яктыртмыйча торып декабристларны, күрсәтергә мөмкин түгел. «Сугыш һәм тынычлык» романы өстендә Толстой алты ел — 1863 тән алып 1869 елга кадәр эшли. Үзенең художество сыйфаты, эчтәлегенең тирәнлеге һәм тормышны чагылдыруының киңлеге ягыннан бу роман- . ның дөнья әдәбиятында тиңе юк. Гаять зур бу әсәрдә йөзләрчә геройлар бар, ләкин аларның берсе дә икенчесен кабатламый, һәрберсенең үз • йөзе бар. Бу эпопеяның төп герое кем соң? дигән сорау туа. Аерым шәхесләр шушындый зур тарихи полотноның герое була аламы? Юк, «Сугыш һәм тынычлык» романының төп герое аерым шәхесләр түгел, ә рус халкы. Чит ил баскыннарын патшалар һәм полководецлар түгел, ә рус халкы тармар итте. Хатыны Софья Андресвнага Толстой бервакытны: «Сугыш һәм тынычлык» романында мин халык фикерен яратам», — дип әйткән. Ә моңарчы басылмаган бер мәкаләсендә, үзенең романы турында сөйләп, ул: «Мин халык тарихын язарга тырыштым», — ди. Халык массаларының бетмәс-төкәнмәс патриотизмын тасвирлау белән бергә Толстой тарихи дөреслеккә дә хыянәт итми: ул югары даирәләрнең Ватан язмышы өчен аз гына да борчылмауларын күрсәтә. Нәкъ менә шуны күз алда тотып, СалтыковЩедрин: «Сугыш һәм тыныч- лык»та граф Толстой безнең түрәләрне бик шәп тешләп алды», — дип язды. Толстой рус армиясенең башкомандующие Кутузовның халыкка якын торуын басым ясап күрсәтә. Ул Кутузовны халык рухын сизә һәм аңлый белүче полководец, дип бирә. «Сугыш һәм тынычлык» романында «рух диалектикасын» сурәтләүдә Толстойның осталыгы аеруча үсә. Намуслы һәм гайрәтле Андрей Болконский, эчкерсез философ Пьер Безухов, куркусыз партизан Василий Денисов, хисләрен кая куярга белмәгән сөйкемле Наташа һәм уннарча башка образлар шундый тулы һәм җанлы итеп тасвирланганнар ки, укучы күңелендә алар мәңгегә кала. Бу зур романны үтәдән-үтә кояш нуры яктырткан диярсең, анда тормышка мәхәббәт балкып тора. «Сугыш һәм тынычлык» романы басылып чыккач, Тургенев юкка гына: «Биредә рус теле беткәнче үлми торган әйберләр бар», дип әйтмәгән шул. А. М. Горький үзенең истәлекләрендә «Сугыш һәм тынычлык» романын уку тәэсире уңае белән Владимир Ильич Ленинның түбәндәге сүзләрен китерә: 116 «— Нинди олы кеше, ә? Нинди зур кеше! Менә бу, атакаем, художник... һәм, — беләсезме тагын нәрсәсе гаҗәп? Бу графка чаклы әдәбиятта чын мужик юк иде. Аннары, миңа күзләрен кысып карап, сорады: — Европада кемне аның белән янәшә куеп була? Үзе үк җавап бирде: — Беркемне дә». Ләкин бу романның, барлык уңай якларын әйтү белән бергә, идея ягыннан җитди кимчелекләрен дә күрсәтм и бул м ый. Толстой кешелекнең тарихи үсеш процессын дөрес аңламый. Бөек шәхес культын төзегән һәм тормыштагы барлык мөһим вакыйгаларны шул шәхеснең ирке белән аңлаткан буржуаз тарихчылар белән бик хаклы бәхәсләшкән Толстой үзе икенче чиккә барып сугыла. Ул бөек вакыйгалар тәңре язмышы белән туалар, ди. Шуннан Толстойның тарихи фанатизмы килеп чыга инде. Толстой, хата рәвештә, патриархаль авыл кешесе әхлагын идеал итеп күрсәтеп, интеллигенцияне аңардан өйрәнергә чакыра. Шушы фәлсәфәдән чыгып, Толстой явызлыкка каршылык күрсәтмәүче Платон Каратаев образын тудыра. Платон Каратаев — ясалма образ, аның чын авыл кешеләре белән бернинди дә уртаклыгы юк. Толстой үзе иҗат иткән халык вәкилләре дә каратаев- чылыкны — ягъни явызлыкка каршы тормау, буйсыну кебек сыйфатларны чит күрәләр. Язучының тарихи процесска ялгыш карашы Кутузов образын сурәтләүдә дә чагылып китә. Язучының әйтүенә караганда, янәсе, Кутузовның бернинди хәрәкәт планы булмаган, ул, янәсе, вакыйгаларның барышына гына ышанган. Чынлыкта исә Кутузов эшчән һәм ихтыярлы полководец булган, Наполеонны да тәңре шулай язганга гына җиңмәгән. Шулай итеп, тарихка дөрес булмаган карашы нәтиҗәсендә, Толстой вакытвакыт тарихи дөреслектән дә чигенгән. Ләкин, шундый кимчелекләре булуга да карамастан, аның «Сугыш һәм тынычлык» романы — геииаль әсәр ул. 1873—77 елларда Толстой 1861 елгы реформадан соңгы рус җәмгыяте тормышыннан алып яңа гүзәл әсәр яза. Бу—«Анна Каренина» романы. «Анна Каренина» Толстой әсәрләре арасында гына түгел, бәлки бөтен рус классик һәм дөнья әдәбиятларында да иң зур социаль романнарның берсе. В. И. Ленин үзенең «Л. Н. Толстой һәм аның эпохасы» дигән мәкаләсендә, роман геройларының берсе — Левинның: «Бездә хәзер бо- лариың бөтенесе асты-өскә килде һәм тик корыла гына әле» дигән сүзләрен китереп, «1861 —1905 еллар чорын моннан да остарак характерлауны күз алдына китерү дә кыен», ди. Шуннан соң В. И. Ленин «ул заманда Россиядә крепостной пра- воның һәм иске тәртипнең асты-өскә килүен», «тик корыла гына» дигәндә яңа буржуаз стройның туа башлавын аңлатып үтә Толстой гаҗәп бер осталык белән Облонский тибындагы дво)ряннарның шиңүен, Болгаринов кебек буржуаз вәкилләрнең киресенчә көч җыюларын күрсәтә. Бу әсәрендә Толстой аристократия, чиновниклар, буржуаз малкуарлар һәм «галимнәрнең» паразитлыгын каты нәфрәт белән фаш итә. Ялган, мө- нафыйклык, гайбәт, яшерен фәхешлек, бернинди дә әхлакый принципларны сакламау — менә югары катлауның төп сыйфатлары шулар, ди ул. Чын бәхеткә омтылучы яшь Анна югары җәмгыятьнең нәкъ менә шушы ялган һәм шәфкатьсез әхлагы нәтиҗәсендә һәлак була да. Левин образында Толстойның дөньяга карашындагы каршылыклар аеруча ачык төс ала. Бер яктан, Левин хаким сыйныфларны рәхимсез рәвештә тәнкыйтьли, социаль гаделсезлеккә кафшы чыга, халыкка теләктәшлек белдерә. Икенче яктан, Левин актив хәрәкәттән баш тарта, христиан диненең «мәңгелек хакыйкатьләрен» бар нәрсәдәй өстен дип саный. 1 В. И. Л ен и н, Әсәрләр, 17 том, татарча басма, 32—33 битләр. 117 «Анна Каренина»да Толстой алпавытлар тормышы рамкасында халык белән чын-чынлап якынлашып булмый, алпавытлар белән халыкның интереслары капма-каршы, дигән фикерне әйтә. Бу — язучының аңында идея борылышы башлануы иде. Толстой патриархаль крестьяннар идеологиясе позициясенә күчә башлый. «Тәүбә», «Минем динем нәрсәдә?» (1883), «Нишләргә соң безгә?» (1886) дигән хезмәтләрендә Толстой эшчекрестьяннарны җәберләүләре өчен алпавытлар белән капиталистларны камчылый, рәсми чиркәүнең, патша властеның алдашуларын, югары сыйныфлар җәмгыяте сәнгатенең ялганлыгын күрсәтә. Россиядә һәм бөтен дөньяда эшче-крестьяннарны изүне Толстой «безнең заманның коллыгы», ә хаким сыйныфларны — соры кортлар дип атый. Тормыш вакыйгаларына Толстой патриархаль крестьян күзлегеннән карый һәм шуннан инде язучының идеологиясендә тирән каршылыклар килеп туа. Берүк бу каршылыклар Толстой шәхесе белән генә бәйләнмәгәннәр. В. И. Ленин Толстой фикерләрендәге каршылыклар аның үз фикерләренең каршылыгы түгел, бәлки Россиядә буржуаз-демократик революцияне әзерләү чорында крестьян аңы һәм крестьян хәрәкәте каршылыкларының чагылышы, көзгесе, ди. Толстой әсәрендә крестьян хәрәкәтенең көче һәм зәгыйфьлеге, киңлеге һәм чикләнгәнлеге бергә чагыла. Үзенең соңгы зур әсәре «Яңадан туу»га тотынганчы, бөек художник әле тагын байтак кына хикәя-по- вестьлар, драматик әсәрләр иҗат итә. Алар арасында «Караңгылык власте», «Агарту җимешләре», «Иван Ильичның үлеме», «Крейце- рова соната», «Шайтан» кебек гүзәл әсәрләр бар. Фикеренең тирәнлеге һәм тәнкыйть көче ягыннан «Иван Ильичның үлеме» (1886) дигән повесть бик әһәмиятле. Иван Ильич үлем сәгатендә генә бөтен гомерен шатлык күрмичә, бүтәннәргә бернинди файда китермичә заяга үткәрүен коты очып аңлый. Ромен Роллан Толстойның бу әсәрен укыгач, аның тәнкыйтьләү көчен күз алдында тотып: «Моның шикелле аваз Европада беркайчан да ишетелгәне юк», ди. Мопассан исә бу кечкенә повесть алдында үзенең 10 томы бернәрсә тормавын әйтә. «Яңадан туу» романында Толстойның тәнкыйтьләү пафосы иң югары ноктасына күтәрелә. Толстой бу әсәрне ун ел яза (1889—1899) һәм анда үзенең идея, мораль-әхлак һәм эстетик эзләнүләрен тулы итеп чагылдыра. «Яңадан туу» романында Толстой патша суды, югары дәүләт учреждениеләре һәм рәсми чиркәүнең пәрдәләрен күтәрә һәм бу пәрдә артында нинди зур әшәкелек яшеренүен күрсәтә. «Халыкны тәрбияләргә», «хакыйкатьне торгызырга» тиешле бу учреждениеләр чынлыкта һичбер гаепсез кешеләрне төрмәләргә утырту, сөргеннәргә куу белән генә шөгыльләнәләр икән. Әсәрнең баш герое Нехлюдов: «Кеше ашаучылык министрлыкларда, комитетларда һәм департаментларда башлана» дип уйлый. Халык арасыннан чыккан яшь кыз Катюша Маслова шушы кеше ашаучыларның корбаны була. Толстой Катюшаның тарихы ул чор өчен типик күренеш икәненә басым ясый. Менә шушы типиклык патша цензорларының котын ала. Алар романны тураклап бетерәләр. Бу роман тулы килеш бары тик Октябрь революциясеннән соң гына басыла. Шуның белән бергә «Яңадан туу» романында Толстойның фикер йөртүче буларак көчсезлеге тагын да ачыграк булып күренә. Ул кешеләрне социаль җәберләүдән үзенең дини-әхлакый вәгазе белән котка-< рырга маташа. Революцион хәрәкәтне кире кагып, мораль яктан камилләшүне, әхлакый яктан «яңадан туу»ны алга сөрә. В. И. Ленин «Лев Толстой рус революциясенең көзгесе» исемле мәкаләсендә, Толстойның кычкырып торган шушы каршылыкларын ачып, болай дип язды: «Бер яктан — капиталистик эксплуатацияне аяусыз тәнкыйть итү, хөкүмәтнең көчләүләрен, суд һәм дәүләт идарәсе 118 комедиясен фаш итү, байлыкның үсүе һәм цивилизациянең казанышлары белән эшчеләр массасындагы хәерчелекнең, кыргыйлануның һәм михнәт чигүләрнең үсүе арасындагы каршылыкларның бөтен /тирәнлеген ачып салу; икенче яктан — көчләү юлы белән «явызлыкка каршылык күрсәтмәскә» дип диваналарча үгет бирү. Бер яктан, иң аек реализм, барлык һәм һәртөрле маскаларны ачып ташлау; — икенче яктан, дөньядагы иң әшәке нәрсәләрнең берсенә, атап әйткәндә: дингә өндәү, казна хезмәтендәге поплар урынына чын күңелдән ышанган попларны куярга омтылу, ягъни иң нечкә һәм шуңа күрә бигрәк тә кабахәт динчелекне үрчетү»3 . Ленинның бу күрсәтмәләре Толстойның бөтен иҗатын аңлау һәм аңа дөрес бәя бирү өчен чиксез зур әһәмияткә ия булып торалар. XIX гасыр ахырында крестьяннарның ачлыктан бертуктаусыз газап чигүләре Толстой иҗатындагы тәнкыйть һәм фаш итү якларын тагын да көчәйтеп җибәрде. Ачлык турындагы мәкаләләрендә һәм «Хатлар»ында бөек язучы патша самодержавиесенең банкротлашуы турында ачыктан-ачык язды. Шуның белән бергә Толстой художество әсәрләре тудыруны да дә- зам иттерде. Ул үзе картая барса да, каләме картаймады, яшь чагындагы кебек берсеннән-берсе гүзәл әсәрләр иҗат итте. Толстойның соңгы зур әсәрләреннән берсе — «Хаҗи Морат» повесте (1896—1904). Бу повесть художество формасының камиллеге, образларның тулылыгы, теленең саф гүзәллеге белән укучыны бүген дә таң калдыра. Картлык көнендә Толстой яшьлегендә Казанда күргән бер вакыйга уңае белән «Балдан соң» исемле гаҗәеп хикәясен яза. Кичке мәҗлес вакытында үзенең әйбәт мөгамәләләре белән барлык кунакларның күңелләрен хушландырган полковник иртән бер татар солдатын таяк белән суктыру өчен балдан кайтып китә. Толстой башка әсәрләрендә рус солдатларын һәм крестьяннарын ничек яклаган 3 В. И. Ленин, Әсәрләр, 15 т., татарча басма, 191—192 битләр. булса, бу хикәясендә ул шундый ук кайнар йөрәк белән татар солдатын яклап чыга. * * * Беренче рус революциясе якынлашып килә. Толстой бүгенге көн турында күбрәк уйлана. Җирсез- лектән газап чигүе бу вакытта сон дәрәҗәгә җиткән крестьяннарны яклауга бөтен көчен бирә. Ул йөз миллионлы крестьяннар исеменнән адвокат булып сөйли. «Бөек гөнаһ» (1905), «Гасыр ахыры» (1909) һәм башка мәкаләләрендә ул җиргә хосусый милекчелекне бетерү мәсьәләсен күтәрә. Революцияне Толстой «Җирне азат итү революциясе», дип күрә. Ләкин шул ук вакытта ул крестьяннарның алпавыт җирләрен басып алуларына каршы килә. Революция җиңелгәннән соң көчәеп киткән кара реакция Толстой- ны бик каты борчый һәм аның күңел газапларын арттыра. 1908 елда ул, үзенең «Эндәшми кала алмыйм», дигән атаклы мәкаләсен язып, патша хөкүмәтенең үлем җәзалары бирүенә каршы протест белдерә. Шул ук 1908 елда Лев Николаевич көндәлегенә: «Кая барсам да — оят һәм сызлану гына», дип яза. Ул үзенең муллык эчендә яшәп тә, тирә-якта кешеләрнең ачлыктан һәм салкыннан кырылуына әрни. 1909 елдан башлап Толстойның көндәлекләрендә алпавыт йортыннан китәргә кирәк дигән язулар күренә башлый һәм, ниһаять, 1910 елның 10 ноябренда иртә белән Лев Николаевич үзенең эш өстәлендәге шәмнәрне сүндерә дә яшеренеп Ясная Полянадаи чыгып китә. Ләкин юлда, III класс вагонында барганда, ул салкын тидереп авырый башлый. Астапово дигән кечкенә генә тимер юл станциясенең начальнигы аны үзенең өенә урнаштыра 20 ноябрьда бөек язучының йөрәге тибүдән туктый. Татар халкының алдынгы кешеләре Толстой иҗаты белән әле бик күптән кызыксына башлыйлар һәм аның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итәләр. Толстой үлгәннән соң Г. Тукай, чын күңелдән әрнеп, «Мөбарәк тәсбих өзелде», дип язып чыкты. Бөек реалист Толстойның көчле һәм уңай тәэсирен без Заһир Би- гиев, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал һәм башкаларның иҗатларында да күрәбез. Тукай хәтта больницада авырып ятканда да Толстойдан ае|рылмый. «Толстой сүзләре»н ул инде урында яткан килеш яза. Совет власте елларында Толстой әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү бермә-бер үсте. Соңгы елларда Толстойның иң күренекле әсәрләре — «Яңадан туу» һәм «Сугыш һәм тынычлык» романна-ры татарча басылып чыктылар. Якын киләчәктә без аның «Анна Каренина»сын да үз телебездә укырбыз. Татар совет язучылары да Толстойдан әдәби осталыкка бертуктаусыз өйрәнәләр. Ул әле бик күп елларга кадәр безнең әдәбият остазыбыз булып калачак. Совет кешеләренең һәм чит ил халыкларының Толстой тормышы һәм иҗаты белән тирәнтен кызыксынуы, аны олылап ихтирам белән искә алулары очраклы хәл түгел. Аның үлмәс әсәрләрендә халыклар изүчеләрне нәфрәт белән фаш итүне, киләчәк буыннарның бәхет намына халыклар арасында тынычлык урнаштыруга ялкынлы чакыруны, ә сугышка ка.ршы көчле протест күрәләр. Халыклар күңелендә Толстой тынычлык җырчысы булып яши һәм шулай яшәячәк тә