Логотип Казан Утлары
Очерк

БЕЗ ЯЛГЫЗ ТҮГЕЛ

Җиденче ноябрь көненең иртәсе иде. Шат хатын-кыз тавышына уянып киттем. Ачык, мөлаем йөзле Наҗия, безнең бүлмәләргә хезмәт күрсәтүче яшь татар хатыны, ишекне яртылаш ачып: — Язучы иптәш, торыгыз! Профессор иптәш, торырга вакыт. Кадерле кунаклар, иң зур бәйрәмебез көнне сезне иң беренче булып тәбрик итәргә рөхсәт итегез, =— диде.— Аннары ашханәгә рәхим итегез, сезне анда көтәләр инде. Бәйрәмчә киенгән зифа буйлы Наҗия күңелле итеп көлә-көлә сөйләнде дә ашыгып китеп барды. — Иптәш профессор, ишетәсезме? — дидем мин иптәшемә, күлмәкләрен төймәләп азапланган Лай- ош Чегерга. Күрше бүлмәдән чыгып .килгән Наҗия, минем тантаналы кыяфәтемне күреп, тагын баягы кебек күңелле итеп көлеп җибәрде. Аннары, сокланып карап торуымнан булса кирәк, уңайсызланып башын түбән иде дә, куллары белән нәрсәдер ишарәләп, татарча сөйләргә кереште. Аның ишарәләреннән мин шуны аңладым: ире мин бүләк иткән румын сигаретлары өчен, улы уенчы.клар өчен зур рәхмәт әйткәннәр икән. Наҗия сөйли дә сөйли, аның тавышы бездәге крестьян хатын-кызларыныкы кебек яңгыравыклы. Ул кинәт көлеп җибәргәне өчен гафу үтенә, җилкәсенә салган шәле идәнгә шуып төшкәнне дә сизми. Мин иелеп аның шәлен алып бирәм. Ул кинәт сүзеннән туктый һәм яшь кызлар кебек кызара. Аның яңгыравык тавышы, көлеп җибәрүе, самймилегс әле дә күз алдымнан китми. Казан турында уйладым исә, аның бәхет ташып торган көләч йөзе күз алдыма килеп баса. Ашханәгә халык шактый җыелган; бәйрәмчә киенгән хатын-кызлар һәм ирләр бер-берсен бай итеп әзерләнгән табын янына чакыралар. Казанда яшәвебезнең дүрт көне эчендә аларның күбесе белән танышып өлгергән идек инде. Без алар белән Татарстан башкаласының күп кенә предприятиеләрендә, заводларында, мәктәпләрендә булдык. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының җитәкчеләре, Шәһәр Советы башкарма комитеты членнары, партиянең Казан комитеты вәкилләре, безне ихтирам итеп, Җиденче ноябрь көнне без яшәгән гостиницага килгәннәр иде. Без мәҗлестән соң, алар белән бергә, Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 41 еллыгын каршы алырга Ирек мәйданына барачакбыз... Ирек мәйданы. Мәйданның нәкъ уртасында В. И. Ленинга куелган унбиш метр биеклектәге мәһабәт һәйкәл тора, һәйкәлнең кызыл мәрмәрдән салынган нигезендә — трибуналар... Трибуналарда — республиканың партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре. Безне дә трибунага ча Җ 108 кырдылар. Биредән шәһәрнең үзәге бик матур булып күренә. Кайда гына карама, халык диңгезе — демонстрантлар. Ноябрь җилендә байраклар горур җилферди. Партиянең Өл.кә Комитеты секретаре иптәш Батыев микрофон янына килә. Ул партия һәм хөкүмәт исеменнән хезмәт ияләрен бөек бәйрәм белән котлый. Аңа җавап итеп меңнәрчә кешеләр өч кабат «ура!» кычкыралар. Аларның тавышы еракларга тарала. һәр урында шатлыклы авазлар яңгырап тора. Идел буенда, Казан якларында көз һәм кыш айларының зәһәр салкын булуы турында Горький әсәрләреннән укып белә идем. Шуңа күрә бүген иртән җылы итеп киенергә тырыштым. Шуңа да карамастан, мин туңа башлаган кебек булдым. Ирек мәйданы өстендә тантаналы «ура!» авазлары яңгырый башла.- гач, кинәт җылынып киттем. Демонстрантларның рухландыргыч кайнар омтылышы миңа да күчте. Мине әнә шул рухлану җылытты булса кирәк. Янымдагы ватандашларыма карадым. Безнең делегация җитәкчесе Иштван Варганчик, Румыния эшчеләр партиясенең Ма- рошвашархей райкомы секретаре йотеф Удвархейи, Агнеш Мейштер, Шандор Киш, Лайош Чегерларның күзләрендә дә шундый ук тирән рухлану, дулкынлану күрдем. Аларның битләре салкын җилдән түгел, ә эчке дулкынланудан кызарган иде. Бәйрәм демонстрациясе хәрби парад белән башланып китте. Совет Армиясе сугышчыларын һөнәр мәктәпләрендә укучылар формасы кигән егетләр һәм кызлар алыштырды. Аннары инде, өч сәгать буена, трибуна яныннан плакатлар, байраклар, лозунглар күтәргән хезмәт ияләре агымы узып торды. Казандагы Октябрь бәйрәме демонстрациясенең безнең аңга сеңеп калган дулкынландыргыч үзенчәлеге шунда: халык массаларының Коммунистлар партиясе тирәсенә тупланганлыгы, халыкның һәм партиянең монолит бердәмлеге анда би.к ачык күренә- Коммунизм төзүче халык эше өчен көрәшүче партия һәм коммунизм төзүгә юл күрсәтүче партия эше өчен көрәшүче халык — бу бердәмлекне әнә шундый бәйләнеш белән аңлатырга мөмкин. Совет кешеләренең .моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәдәге илһамлануларының, көрәшкә рухлануларының чыганагы ялкынлы патриотизм һәм пролетар интернационализмда. Әнә шул чыганак совет кешеләре тормышын Ватан белән бәйли. Совет кешесе шуңа нык ышанган: тынычлык өчен көрәшеп, социализм төзүче халыклар җиңелмәс көчкә ия, чөнки дуслык, туганлык ул эшчеләрнең бердәмлеге һәм пролетар интернационализм кебек иң гүзәл идеяләргә нигезләнгән... Мәйданда хезмәт ияләре демонстрациясе язгы ташкын булып агыла да агыла. Исәпсез-хисапсыз бай- ра.клар арасында румын телендә язылган плакатлар да күренә: — Яшәсен совет һәм румын халыкларының мәңгелек дуслыгы! — Румыния эшчеләр партиясенә дан! — Яшәсен һәм чәчәк атсын Румыния Халык Республикасы! Бу лозунгларны репродукторлар да кабатлый. Алар партиябезгә, безнең Ватаныбызга, илебезнең хезмәт халкына мәхәббәт авазлары булып яңгырыйлар. Татарстан башкаласындагы бәйрәм демонстрациясендә без совет халкының илебезгә мәхәббәтен, дуслык хисләрен тирәнтен тоябыз, һәм моны тою бездә горурлы.к хисләре уята; бик табигый, безнең күңелләрдә ватаныбызга, Румыния халык республикасына мәхәббәт, рәхмәт хисләре меңнәрчә мәртәбә арта. Ачык әйтә алмыйм, бу җирле традицияме, әллә Советлар Союзының бүтән республикаларында да шундый гадәт бар микән, демонстрация вакытында партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре микрофон алдында лозунглар әйтәләр. Фабрика һәм завод эшчеләре, укучылар һәм студентлар, кыскасы, демонстрациягә катнашучы барлык хезмәт ияләре бу сәламләүгә «ура!» кычкырып җавап бирәләр. Шулай итеп демонстрантлар колонналары һәм партия, хөкүмәт җитәкчеләре арасында аңлашу, сөйләшү барлыкка килә. Әнә трибуна яныннан Куйбышев исемендәге химия заводы эшчеләре уза. Алар артыннан — Киров районы хезмәт ияләре, «Спартак» комбинаты һәм башка предприятиеләрнең эшчеләре һәм хезмәткәрләре. Халык агымының очы да, кырые да юк кебек. Ал ардан соң укучы һәм студент колонналары күренә. Әйе, Казан зур промышленность үзәге генә түгел, ул университетлы шәһәр, аның дистәдән артык югары уку йортларында меңнәрчә рус, татар һ. б. милләтләрнең егетләре, кызлары укый. һәр колоннага .карата аерым котлау сүзләре әйтелә: — Яшәсен химия промышленносте эшчеләре! — Яшәсен коммунистик совет интеллигенциясенең алмашчылары — югары һәм урта уку йортлары укучылары! — Яшәсен совет матбугаты эшчеләре! Бу лозунгларга җавап булып, һәрьяктан ялкынлы «ура!» авазлары яңгырый; бу авазлар тантаналы музыка булып тоела, алар белән, әйтерсең, күзгә күренми торган дирижер идарә итә. Хәер, чынлыкта да, биредә бер генә түгел, меңнәрчә һәм меңнәрчә дирижерлар, исәпсез- хисапсыз кешеләрнең йөрәкләре әнә шундый рухландыргыч омтылыш тудыра. Совет .кешеләренең йөрәкләре Октябрь маршы белән бергә тибә. Бу искиткеч оешканлыкның сәбәбе коммунистларның, халыкның киләчәккә ышанычында. Шундый оешканлыкны, шундый дисциплинаны булдыру өчен, ныклы тәртип саклау өчен, ничектер, үз-үзеңне чикләргә, мәҗбүр итәргә тиешсең кебек. Ә биредә андый нәрсә юк, барысы да табигый, гади. Барысы да—ирекле, бәхетле, дәртле, әгәр кирәк булса, Коммунистлар партиясе чакыруы буенча, ватанны саклау өчен утка да, суга да керергә әзер торган халык массалары безне тәбрик итәләр. Түгәрәк йөзле, алсу битле татар балалары, әтиләренең җилкәләренә атланган килеш, безгә кул болгыйлар. Күп кешеләрнең кулларында фотоаппаратлар. Ара-тирә таныш йөзләр дә күренеп китә. Казандагы күп кенә заводларда, мәктәпләрдә булганлыгыбызны әйтеп киткән иде^м инде. Менә шундагы очрашулар вакытында без күп кенә совет кешеләре, руслар һәм татарлар, эшчеләр һәм инженерлар, укучылар һәм укытучылар белән дуслаштык. Без Казан каласындагы дусларыбызга кул болгыйбыз, ә күңелләребез гүзәл дуслык хисләре белән тулы. Мондый хис, мөгаен, үз ватаныңнан еракта иң якын дуслык тойгыларын татыган кешеләргә генә таныштыр. Ленин районындагы рус мәктәбе һәм Идел буе районындагы татар мәктәбенең таныш укучылары безнең делегацияне ерактан ук күреп алалар. Бик якын кешеләрен тәбрикләгәндәй, зур рухлану белән сәламлиләр. Әнә, демонстрантлар арасында, безгә таныш булган карт татар эшчесе. Ул Киров районыннан. Өченчекөн ул, эшчеләрнең бәйрәм кичәсендә, татар революцион җырларын бик матур итеп башкарган иде. Карт эшче яшьләрчә горур атлап бара, безне күргәч, ике кулын бер-берсенә тоташтыра да баш өстенә күтәреп: «Яшәсен ру.мын коммунистлары!» — дип кычкыра. Татар картының бу сүзләреннән соң, гадәттәгечә, өч кабат «ура!» яңгырый, зур мәйдан рухландыргыч авазлар белән тула, ул югары күтәрелә, байрак булып җилферди, һәм шул вакытта демонстрантлар сафларыннан меңнәрчә ак күгәрченнәр югары омтыла. Алар, төркемнәргә бүленеп, безнең өстә бөтереләләр — әйтерсең, күгәрченнәр үзләреннән башка бәйрәмнең чын бәйрәм булмавын аңлыйлар. Ак күгәрченнәр ирекссздән туган йортны, илебезне хәтерләттеләр. Мин аларны, алар белән бергә казандылар бүләк итеп биргән тирән кешелеклелек һәм интернационализм хисләрен, болардан да бигрәк, күмәк көчебезгә ныклы ышанычны ватаныбызга очырып җибәрердәй булдым. Әйе, без ялгыз түгел бит, без көчле, без бик күпләр. Үзеннән-үзе күңелдә җыр туды, һәм мин аны эчемнән генә көйли башладым: «Сөйгән кошым, очып кайт син туган якларыма!..» Бу сүз 110 ләрне «Мин ялгызым биредә» дигән моңлы халык җыры көенә салырга тырыштым, һәм, үземнең кайда булуымны да онытып, күңелемдә әле яңа гына туып килгән бу җырны кычкырып ук җырларга керештем: Сөйгән кошым, очып кайт син Туган якларыма!.. Дусларымның күп булуын Әйт син аппагыма. Бу демонстрация миңа кабат-ка- бат шуны сөйли: социализм лагере үз эченә бик күп кешеләрне берләштерә, без барыбыз да бер семья кешеләре; мин бу нәрсәне хәзер халык җырында да ишетәм: «Сөйгән кошым, очып кайт син!..» Бу хәбәрдән дә шатлыклырак хәбәрне моңа кадәр минем ватаныма беркемнең дә китергәне юк әле... Күгәрченнәр күздән югалалар, демонстрация дә озакламый тәмамланырга тиеш. Нәкъ шул чагында мин Ленин һәйкәле нигезендәге бизәкләрне күреп алам. Исең китәр бит ә: анда безнең яктагы авылларда күгәрчен ояларын бизи торган, безнең халык бик яратып куллана торган бизәкләргә охшашлы итеп тюльпаннардан киң орнамент төшерелгән. Казан каласында бу дүрт көн эчендә нинди генә гаҗәп күренешләр очратмадык без. Мин шуларны уйлыйуйлый кесәмнән блокнот чыгардым һәм туңган кулларым белән безнең халыкка якын булган бу бизәкләрне кәгазьгә төшереп алырга тырыштым. Әмма минем игътибарымны шул вакыт икенче нәрсә биләп алды — микрофон аша очучыларны сәламләделәр: — Яшәсен совет очучылары! Парад формасында киенгән очучылар арасыннан кулына чәчәкләр бәйләме тоткан бер кызның йөгереп чыгуын күрдем. Ул трибуна янына килде дә чәчәкләр бәйләмен безнең якка ыргытты. Бу безгә таныш, егерме яшьлек татар кызы Фәһимә Сәлахетдинова иде. Мәскәүдән самолетта очып, Казанга килеп төшкәч, аның белән дусларча саубуллашканда кабат очрашырбыз дип беребезнең дә башына килмәгәндер. Чөнки мондый зур шәһәрдә кыска вакыт эчендә моңа охшашлы очраклар бик сирәк була. Өстәвенә без чит ил кешеләре. Шәһәр белән танышу программабыз 6eip генә минутны да бушка уздырмауны таләп итә. Барысын да күрәсе, барысы белән дә танышасы килә. Шулай булгач, безнең тегендә- монда болай гына чыгып йөрергә вакытыбыз да калмый. Саубуллашкан вакытта Фәһимә безне бик үтенеп үзләренә кунакка чакырган, әнисе белән таныштырырга сүз биргән иде. Әмма аларга барырга безнең вакытыбыз булмады, һәм хәзер минем аларда кунакта буласым, аның әнисе белән дә күрешеп сөйләшәсем килеп китте... Фәһимәнең зифа гәүдәсе бездән ераклашканнан-ераклаша барды, ә ул һәм аның дус кызлары яулык болгыйлар иде. Ул яулыклар түбәдән очкан күгәрченнәрне хәтерләттеләр. Мин Татарстан башкаласының өч сәгать буена шат йөзле демонстрантлар агылып торган проспектларына тагын карыйм. Моңа кадәр укылган китаплар буенча иске Казан күренешләрен күз алдыма китереп бастырам. Көненә бер тиен бәрабәренә урамнар буйлап авыр кәрзин күтәреп йөргән яшь Горькийны күрәм. Бу мәйданнан ерак түгел генә урнашкан, төрмәгә охшашлы Семенов пекарнясында ул хәлдән тайганчы камыр изгән. Алеша монда тормышның ямен, яшәүнең тәмен тапмаган. Марусовка гадәтләре аның теңкәсе- нә тигән. Ахырда ул, дөньядан тәмам туеп, базарда револьвер сатып алган, күкрәгенә пуля җибәргән: әмма пуля йөрәккә эләкмәгән, үпкәсен генә тишкән... Казан урамнарындагы коточкыч хәерчелек, Горький әсәрләрендә сурәтләнгән «тормыш төбе» хәзер мәңгелеккә бетерелгән, Октябрь революциясе җилләре Татарстан җирләренә коммунизм орлыклары чәчкән. Бу орлыклардан тишелеп чыккан шытымнарның үсешен тоткарларлык көч дөньяда юк! Октябрь җилләре кешелек дөньясы тарихында яңа чор башлап җибәрде. Казан урамнары буйлап йөргәндә яшь Горький чүкеч тавышларында шундый сорауларны ишеткән: «Бумы — кешеләр? Бумы — тормыш?» һәм без бүген, бөек Октябрь чәчкән орлыкларның кырык беренче уңышын җыеп алганда, күкрәгебезне кагып әйтәбез: — Бу — кешеләр! Бу — тормыш! Бу сүзләрдән соң сорау билгесе урынына замана өндәү билгесе куйды... Уйларга бирелеп, алдыбыздан демонстрациянең соңгы колонналары үтүен дә сизмәгәнмен. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасына кунган күгәрчен очып китте. Ул күгәрчен минем күңелемдә яңарган халкым җырының моңын тагын яңартты: Оч, күгәрчен, туган йортыма, Кояш нуры бизи юлыңны... Куанычым итеп, дусларга Тапшыр минем шушы җырымны: — Туймыйча сулыйм бу якның Тәмле һавасын. Әкияттәге кебек балкый Казан каласы.