Логотип Казан Утлары
Хикәя

БАЛАЛАРЫБЫЗ ҮСКӘНДӘ

Нәниләр турында нәни хикәяләр

БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ ң алда әтиләре, әтиләренә ияреп Равил, Равилгә ияреп Шамил, Шамилгә ияреп Камил кайтып керде. Ишекне ачып каршылаучы әниләренең күзләре дә. йөзенә чыккан елмаюы да, елмаюыңда балкыган мәхәббәте дә әнә шул иң арттан так-ток такылдап килүче төпчектә иде. — һай минем үскәнем! — дип сузды ул, яратып. Керүчеләр, өчесе дә, яраткан әниләренә елмаю белән җавап бирделәр. Бик матурлар иде алар... Ишектән килеп кергән бу секундларда бит урталары алмадай кызарган иде аларның. Әтиләре белән өч малай мунчадан кайта иде. Төпчек Камил бүген беренче тапкыр әтисе белән ирләр -мунчасына барды. Югыйсә моңарчы ул гел әнисенә тагылып йөрде. Әле бүген иртән дә, әтиләре мунчага җыенганда, әниләре Камилгә дә барырга кушкач, ул, авызын турсайтып, еламсырап, киреләнә башлаган иде башлавын, әмма әнисенең: — Бар, улым, әтиең белән бар! Син зур үстең инде хәзер. Әнә абыйларың хәтле булдың, — дигәч күнде. Аннары, Камил үзе дә зур булырга күптән чамалап йөри иде. — Я, үскәнем, әйбәт юындыңмы соң? — дип сорады әнисе. — Әйбәт... Әнисе Камилне чишендерә башлады һәм чишендергән арада аның чынлап та әйбәт юынуын, ап-ак булып матурлануын әйтеп мактады. Әти ‘белән абыйлар кухня ягына уздылар. Камил, ялгызы калгач, әнисенә мунчада булып алган бер вакыйгачы сөйләргә тотынды. — Әни, мунчада мин еладым. — Еладың? Ни өчен? — дип сорады борчылган әнисе. — Әти кайнар су белән юды, — диде Камил, аннары ул әнисенең чыраенда чагылган борчылуын күрде булса кирәк, тизрәк әнисен тынычландырырга ашыкты: — Берәү дә белмәде, әни... — Нәрсәне белмәде? — Мин елаганны. Мин елый башлагач та бер усал абый: «Кем ул анда елый?» — дип сорады... Ник сорады икән ул, әни? Кыйнаргамы? Әти ул абыйны алдады. Мин елаганны әйтмичә Шамилне күрсәтте. «Әнә, Шамил елый», — диде әти теге абыйга. — Яхшы булган инде анысы, — диде әнисе. И 93 Нәрсәнең яхшы, нәрсәнең яман булуын бик алай ансат кына аера алмаган Камил әнисенең мондый йомгаклавын тиз генә төшенмәде: — Яхшы булган дисеңме, әни? Әйе. Теге абыйның белми калуы яхшы булган... — Ә белсә? — Белсә ачуланган булыр иде. Бик нык хурлаган булыр иде... — Минеме? — Нишләп сине булсын... Әтиеңне. — Әтиемне? Әти еламады ич. Мин еладым. — Син елагансың шул. Әтиең теге абыйга син елады димәгән. Ялганлаган! Ялган сөйләгәнне берәү дә яратмый. Әнисенең сүзләре Камилне бераз аптырашта калдырды. Ул үзенең бала акылы белән уйланган кебек тә булды. Уйлана торгач, баланың киеренке уйлары арасында «ялган» исемле бер бик алама нәрсә дә бар икән әле безнең тирәдә, дигән кебегрәк яңа бер уе да оешкандай булды... Кашлары җимерелде аның. Әтисен исенә төшерде ул. Теге абый, үзенең елый башлавы тагы бер кат күз алдыннан узып китте аның. Кинәт аскы иренен тешләп куйды ул... Ни дип тешләде икән ул аскы иренен? Ни генә уйлый алды икән бу бала? Бәлки, шулай, көчәнә-көчәнә уйлана торгач, «ялган сөйләмәс өчен еламаска кирәк», дигән уйга килгәндер ул? Бәлки... Әйдә, усә торсын әле... Үсә барган саен шундый әйбәт уйлар килә торсын әле башына... ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ Яз якынлашып, урамнар тамчы тавышына, гөрләвек шавына яңгыраган көннәрнең берсе иде. Ара-тирә, вак утраучыклар кебек кенә булып калган һәм ярыйсы ук керләнеп челтәрләнгән карны исәпкә алмаганда, бар җир кап-кара: асфальт та таш... Шундый карсыз асфальт урамны аркылы үтеп чыкканда, бер абзыйның атлы чанасы ябышты да калды. Хуҗасының холкын үз җилкәсендә күп татыган ат, көчәнүдән киерелгән танау тишекләреннән паровоздай пар бөркибөрки ыргылып, чананы кузгатмакчы була. Әмма чана кузгалмый, әйтерсең лә кадаклап куйганнар шунда... Кадакламаганнар, әлбәттә, чамасыз күп йөк төягәннәр. Ничек кенә көчәнмәсен, ничек кенә тыпырчынмасын, әле бер тәртәгә, әле икенчесенә бәрелә-сугыла күкрәк киереп ничек кенә алга ташланмасын хайван — кузгалмый гына чана. Моңарчы атны тел белән камчылаган абзый, әрләп эш чыкмагач, каеш дилбегәне ходка җибәрә: чаж да чож!.. Атның күзләрендә яшь ялтырый. «Тырышам бит инде, күрмисеңмени?»— дияр иде әгә|р теле булса. Әйтә алмый, хайван телсез шул... Шуңа күрә, шулай әйтергә теләгәнсыман, башын артка таба борып хуҗасына карап ала. Аннары тагы көчәнә, тагы киерелә, тагы ыргыла... Бу да ярдәм итмәгәч, абзый кеше атның башына суга башлый. Чарасыз хайван, яшеренергә урын эзләгән төсле, күзләрен йомып, башын чайкый... һәм нәкъ шул вакытта ачы яңгырап бер тавыш ишетелә: — Сукма!.. Көчле дә, кискен дә, кисәтүле дә булып яңгырый бу тавыш. Әйтерсең лә бик көчле берәү абзыйның сугарга дип кизәнгән кулыннан эләктереп ала... Шулай, кизәнгән килеш, һавада асылынып кала аның кулы... — Сукма!—дип Фәрит кычкырды. Фәритнең тавышы атны кыйнаучы абзыйның кулын гына түгел, ә урамның ике ягы буйлап баручыларны да туктатты. Туктап калучылар карап тормадылар. Бу тавыш, әйтерсең лә, аларны ат янына чакырды. Менә алар ярдәмсез калган ат янына килделәр дә чананың тәртәләреннән ипләп алдылар... «На, на! Малкай!» дип атка көч биреп, хор белән кычкыра башладылар. Ат, башы.н калкытты да, колакларын тырпайтып, күкрәген киереп алга омтылды... Бу хәлне күреп торган Фәритнең куанычы эченә сыймады. Ул әнисенең кулын ычкындырды да, бар көченә йөгереп килеп, чананы этүчеләр төркеменә кушылды һәм... чана кузгалып та китте. Сез инде, әлбәттә, баланың чанага килеп орынуы белән чананын кузгалып китүендә ниндидер хәлиткеч бәйләнешнең булмавын беләсез һәм шуңа елмаерга да әзерсез. Кем белә тагы, бәлки, шулайдыр да. Бәлки, бу очраклы, ләкин күңелле бер туры килү генәдер? Ничек кенә булмасын, минемчә, бу вакыйгада бер нәрсә бәхәссез. Ул, безнең балаларыбызның йөрәгендә, кан тамырлары белән янәшә, тамыр җәя башлаган, дөрес, әле кечкенә, бары тик ярдәмсез атны камчылаучының кулын туктатырлык кына, ләкин киләчәктә әгәр кешелек бәхетенә сузылучы куллар килеп чыкса, алариы шунда ук туктата алырдай булып үсәчәк көчнең чагылышы... ӨЧЕНЧЕ ҺӘМ ИҢ НӘНИ zXHKOfl — Әнием, үскәч мин Айга очучы булырмынмы? — Булырсың, улым, булырсың... — Әнием, әллә хәзер үк булыйм-мы икән? Үскәч соң булмасмы?