АВЫЛДА ҖЫРЛАР
Гармонь һәм җыр тавышлары янымда кебек кенә ишетелсәләр дә, томан артыннан беркем дә күренми. Бәйрәм-мазар да түгел, шуңа күрә иртә таңнан җыр тавышы башта мине сәерсендереп җибәрде. «Ә-ә, мөгаен, никрутлардыр әле», дидем, бу араларда колагыма чалынган сүзләр хәтеремә төшеп, безнең авылдан биш егет китә дигәннәр иде, һәм үзенә чакырып яңгыраган шат җыр тавышына таба киттем. Мин җырлаучылар янына барып җиткәндә гармонь да, тавышлар да тынып калды. Җырлаучылар — солдатка китүче егетләр—үз иптәшләреннән берсенә, аның әтисенең кара-каршы салынган таш өенә керделәр. Ишек төбенә бәләкәй төркем булып хатын-кызлар, бала-чагалар өелешкән иде. Җыелган хатыннардан кемнәрнең дә кемнәрнең малайлары китә дип сораштырырга да өлгермәдем, егетләр үзләре килеп чыкты. Биш егетнең дүртесе буйдак булып, берәве генә өйләнгән икән. Авылыбыз шәһәргә якын торганга, китүчеләр шәһәрчә диярлек, ихтимал, иң әйбәт киемнәрен кигәннәр: пиджаклары, өр-яңа картузлары, озын кунычлы көяз итекләре шуны раслый иде. Ялтырап торган коңгырт күзле, сакал-мыегы яңа гына шытып килгән, урта буйлы, базык гәүдәле, сөйкемле, шат чырайлы бер егетнең арада күзгә ныграк ташлануы табигый иде. Ул чыгу белән иңенә асылган кыйммәтле, дәү гармоньга тотынды һәм миңа баш кагып, гармонь телләреннән бармакларын йөгертеп үтте дә шук «барыня»ны уйнап җибәрде, һәм көй i уңаена кыю, өздереп басып урам буйлап китте. Аның белән янәшә шулай ук урта буйлы, аксыл чәчле, базык гәүдәле егет бара. Ул кыю гына як-ягына карап ала да иптәшенә кушылып җырны күтәреп җибәрә. Өйләнгән егет шушы иде. Алар икәү алдан баралар. Аларга ияреп арттан баручы, шулай ук яхшы киенгән өч егетнең өчесе дә, берсенең озын буен искә алмаганда, бернәрсә белән дә аерылып тормыйлар иде. Халык төркеме белән мин дә егетләр артыннан барам. Төркемдә бер дә кайгы-хәсрәт эзе күренми, җырлар да торган саен күңеллерәк була бара. Әмма сыйлану булырга тиешле икенче йортка җитеп тукталуга хатын-кызлар такмаклый-такмаклый үкерергә тотындылар. Аларның нинди сүзләр кушып елауларын аңлавы да кыен иде. Аерым сүзләрен генә чамалап була: әҗәлкәйне... әткә-әнкәңне... туган илкәеңне... Такмакның бер мисрагын әйтүгә үкерүче хатын күкрәгенә күп итеп һава сулап ала да башта озын итеп ыңгырашып җибәрә, аннан соң тыела алмыйча үкерергә тотына. Болары китүчеләрнең әниләре, апа-сеңелләре. Туганнарның үкерүләреннән тыш чит кешеләрнең алар- ны тыярга азапланулары ишетелә. Елаучы бер хатынны үгетләп әйтел Г 10 гән: «Җитәр инде, Матрена, хәлең ’ беткәндер тәмам», — дигән сүзләр ишетелде. Егетләр өйгә керде, мин элек мәктәптә үземдә укыган таныш крестьян Василий Орехов белән сөйләшеп урамда калдым. Биш егет арасындагы калын тавышлы егет—аның улы, ул да китә икән. — Нәрсә соң? Кызганычмы? — дидем мин. — Нишлисең инде? Кызгансаң, кызганмасаң да, хезмәт итәргә кирәк. Крестьян миңа хуҗалыгындагы хәлләрне сөйләде. Аның өч улы бар икән: берсе өйдә, икенчесе менә бу солдатка китүче, төпчеге дә, нәкъ менә бу улы кебек үк читтә эшләп йөрсә дә, өйгә күп файда китереп тора икән. Әмма китүче улы бик үк игелек күрсәтмәгән булса кирәк. «Хатыны каланыкы, безнең эшкә кулы бер дә ятмый. Киселгән телем. Үз-үзен туйдыра алса ярый инде. Кызганычын кызганыч, тик ни кыласың?» Без сөйләшеп торган арада егетләр өйдән урамга чыктылар һәм үкерүләр, елаулар, такмаклаулар, хихылдаулар, үгетләүләр яңадан башланды, йорт янында бер биш минут торгач, төркем күзгалып китте һәм яңадан гармонь, җыр тавышлары яңгырады. Гармоньчының дәртенә, көченә гаҗәпләнми мөмкин түгел, ул шундый өздереп уйный, аякларын тыпырдата, тукталып, тынып кала һәм ягымлы коңгырт күзләре белән тирә-якны сөзеп тагын җырлап җибәрә иде. Егетнең музыкага сәләте чынлап та зур иде, ахрысы. Мин аңа карап барам һәм безнең күзләребез очрашканда — әллә миңа гына шулай тоелдымы — ул каушап киткән кебек кашларын кыймылдата һәм борылып тагын да ныграк сыздыра башлый. Соңгы бишенче йортка җитеп егетләр өйгә кергәч, мин дә аларга иярдем. Егетләрнең бише- сен дә ашъяулык җәелгән өстәл тирәсенә утырттылар. Өстәлгә икмәк белән аракы куелган иде. Хуҗа — өйләнгән улын озатучы мин сөйләшеп торган кеше — аракы салды һәм сыйларга тотынды. Егетләр эчмәделәр дә диярлек, бер-ике генә йоталар да, я иреннәрен генә тидереп алалар да стаканнарын кире куялар иде. Хуҗа хатын икмәк телеп куйды. Хуҗа исә стаканнарга өстәп сонуында булды. ДАин егетләргә текәлеп карап торганда нәкъ мин утырган урынга якын гына, көтелмәгәндә, мич башыннан сәер киенгән бер хатын-кыз төште. Аның өстендә бизәкләр асылган аксыл-яшел күлмәк, ул ефәк иде бугай, аягында биек үкчәле ботинка, аксыл чәчләре килешле итеп таралган, колагында балдаксыман алтын алкалар. Аның шатлык та, кайгы да күренмәгән йөзендә ниндидер бер кимсенү галәмәтләре бар. Ул идәнгә төшүгә биек үкчәле яңа ботинкалары белән тыптып’басып, егетләргә күз дә төшермичә, өй алдына чыгып китте. Бу хатынның бөтен нәрсәсе —• киемнәре дә, кимсенгән чырае да, бигрәк тә алкалары бу мохитка шулкадәр ят иде ки, мин аның монда ничек тап булуын да, Василийларның мич башына ничек эләгүен дә башыма сыйдыра алмадым. Кырыемда утырган хатыннан аның кем булуын сорадым. — Василийның килене. Горничный булып хезмәт итә, — диделәр миңа. Хуҗа өченче кат стаканнарга өсти башлады, әмма егетләр сыйдан баш тарттылар, аякка басып дога кылдылар һәм хуҗаларга рәхмәт әйтеп урамга чыктылар. Алар чыгуга урамда тагын үкерә башладылар. Егетләр артыннан ук өйдән чыккан бик карт, бөкрәеп беткән бер карчык беренче булып үкерергә тотынды. Ул шулкадәр кызганыч тавыш белән үкерә, шундый нык үкси иде, тирә-яктагы хатыннар аны тыеп кына торалар, карчык үкерүдән алга чүмәлеп китмәсен өчен, аның терсәкләреннән эләктереп алганнар иде. — Кем бу? — дип сорадым мин. — Әбисе. Василийның әнкәсе була. Карчык тыела алмый үкереп җибәрүгә үзен тотып торган хатын нарның беләкләренә авып төште, төркем кузгалды һәм гармонь, җыр тавышлары яңгырады. Төркем авылдан чыгуга, китүчеләрне волостька илтергә тиешле атлар куып җитте һәм барысы да тукталдылар. Үкерү, елаулар да тынып калды. Гармоньчы гына һаман өздерепме өздерә иде. Ул башын бер якка кыегайткан, бер үкчәсенә басып икенчесе белән өзлексез тыпырдата, җитез бармаклары әллә нинди матур бормалар чыгаралар һәм нәкъ кирәк урынында гына аның нечкә, матур, үткен тавышы белән Василий малаеның ягымлы калын тавышы җыр сузып җибәрәләр. Карты, яше, бигрәк тә төркемне чолгап алган балачагалар һәм мин дә күзебезне җырчыдан алмыйча сокланып торабыз. — Җитез дә соң, җен!—диде мужиклардан берәү. — Хәсрәт елый, хәсрәт җырлата. Шул вакытта җырлаучылар янына эре-эре атлап, нык басып бер егет якынлашты. Ул китүчеләр арасында иң озыны иде. Егет иелеп гармоньчыга нидер пышылдады. «Егет дисәң дә ярый моны, — дип уйладым мин. — Бу егетне гвардиягә алмый калмаслар». Аның кем малае икәнлеген дә, кайсы йорттан булуын да белми идем. Үземә таба килгән картка шул бик егетсыман никрутны күрсәтеп: — Кем малае ул? — дип сорадым. Карт, бүреген салып, миңа башын иде, әмма минем соравымны ишетмәде. — Нәрсә дисез? Башта мин картны танымаган идем, әмма тавышын ишетүгә бу тырыш, әйбәт мужик шунда ук хәтеремә төште. Үч иткәндәй бер-бер артлы хәсрәт кенә килеп торды аңа: әле атларын урладылар, әле янды, әле хатыны үлде. Бер карауда гына танымадым, чөнки Проко- фийны күптән күргәнем юк иде, ә ул минем хәтеремдә кызыл чәчле, урта буйлы кеше булып калган, хәзер исә ул бөтенләй кызыл чәчле түгел, чал чәчле, кеп-кечкенә карт иде. — Ә, Прокофий, синмени бу? — дидем мин. — Александр янына килгән шәп егет кем малае дип сораган идем. — Улмы? — дип сорады Прокофий башы белән аңа күрсәтеп. Ул башын чайкап куйды һәм нидер мыгырданды, аңламый да калдым. — Кем егете, мин әйтәм? — дип кабатладым һәм Прокофийга таба борылдым. Прокофийның йөзе җыерылган, ияге дерелди иде. — Минеке ул, — диде ул, ниһаять, һәм читкә борылып йөзен кулы белән каплады да балалар кебек үксеп җибәрде. Менә шунда гына, Прокофийның «минеке ул» дигән ике сүзеннән соң гына, мин аңым белән генә түгел, ә бөтен җаным-тәнем белән шул онытылмаслык томанлы иртәдә күз алдымнан үткән хәлләрнең бөтен коточкыч мәгънәсенә төшендем. Мин өзек-өзек күргән аңлаешсыз, сәер вакыйгалар кинәт кенә үзләренең гади, ачык һәм коточкыч мәгънәләрен ачтылар. Үземнең кәмит караган кебек шуларны карап йөрүемә әрнеп оялдым шул чагында. Мин туктап калдьш һәм, әшәке бер эш эшләгән кебек, өемә кайтып киттем. Уйлап карасаң, бу хәлләр һәммәсе дә Россиянең меңләгән, ун меңләгән кешеләре белән һаман булып торалар, Һәм шундый хәлләр бу тыйнак, зирәк һәм изге күңелле халыкта, шулай мәкерле һәм тупас алданган рус халкында бик күп гомерләр булып торачаклар әле. 8 ноябрь, 1909 ел, Ясная Поляна, А. Г ы й л әҗе в тәрҗемәсе.