Логотип Казан Утлары
Романнан өзек

АННА КАРЕНИНА

XXV абышта барысы унҗиде офицер катнаша. Чабыш беседка каршында эллипсис формасындагы дүрт чакрымлык зур түгәрәктә үткәрелә. Шул түгәрәктә тугыз тоткарлык ясалган: елга, беседка турында ук ике аршынлы зур ҺӘхМ бик нык барьер, коры канау, сулы канау, үрле җир, ирландлар банкеткасы, ул (иц кыен тоткарлыкларның берсе) казыклар кадаган валдан гыйбарәт, ә вал артында атка күренми торган канау да бар, димәк, ат ике тоткарлыкны да берьюлы сикереп үтәргә, я булмаса шунда мәтәлергә тиеш; аннары тагын ике сулы канау һәм бер коры канау бар, — чабышның чиге беседка каршысында. Ләкин чабыш түгәрәкнең үзеннән үк түгел, аннан йөз сажень чамасы читтәрәк башлана, менә шул ике арада беренче тоткарлык— өч аршын киңлегендә буа тотылган елга бар, җайдаклар үзләре теләгәнчә, атларын елга аша сикертеп яисә судан атлатып кына үтәргә хаклылар. Җайдаклар өч тапкыр тигезләнешеп карадылар, ләкин һаман да берәрсенең аты алгарак чыгып китү сәбәпле, яңадан килеп туктау кирәк булды. Чабышкылар җибәрүнең остасы полковник Сестрин инде ачулана да башлаган иде, ниһаять, ул дүртенче тапкырында: «Кузгал!» — дип кычкырып җибәрде — җайдаклар урыннарыннан кузгалып киттеләр. Җайдаклар тигезләнешкән чакта барысының күзләре һәм барысының да бинокльләре шул чуар төркемгә төбәлгән иде. Көтеп торгандагы тынлыктан соң, һәр яктан: «Кузгалдылар! Чабалар!» — дигән тавышлар ишетелде, Төркем-төркем кешеләр дә, берәм-берәм җәяүлеләр дә, яхшылабрак күрер өчен, бер урыннан икенче урынга йөгерешә башладылар. Элек бергә җыелган җайдаклар төркеме беренче минутта ук озынаеп сузылды, аларның икешәрләп, өчәрләп яисә берсе артыннан берсе елгага якынайганы күренеп торды. Тамашачыларга аларның барысы да берьюлы кузгалып киттеләр кебек күренгән иде, әмма җайдаклар үзләре секундлап кына аерма барлыгын сизделәр, һәм алар өчен шуның әһәмияте зур булды. Артык нервланган һәм дулкынланган Фру-Фру беренче моментны әрәмгә ычкындырды, берничә ат аңардан элек кузгалды, ләкин елгага килеп җиткәнче үк әле, тезгенен тартып Фру-Фруны бөтен көченә тыеп барса да, Вронский өч атны җиңел генә узып китте, алда МаЧ б хотинның җирән Гладиаторы гына калды, ул Вронскийның алдында гына арт санын тигез һәм җиңел тирбәтеп чаба иде, ә барыннан да ■алдарак ни тере, ни үле Кузовлевны атландырган гүзәл Диана оча нде< Беренче минутларда әле Вронский үз-үзенә дә, атына да хужа була алмады. Беренче тоткарлыкка, елгага барып җиткәнче, ул Фру- Фруның хәрәкәтләрен үзенә буйсындыра алмады. Гладиатор белән Диана бергәләп, бер үк секундта диярлек барып җиттеләр: бердән елга өстенә ургылдылар да икенче якка очып чыктылар; алар артыннан, бер дә сизелмәстәй очып баргандай, Фру-Фру күтәрелде, ләкин үзен һавада дип хис иткән чагында, Вронский кинәт кенә атының нәкъ аяк астында диярлек, Кузовлевны күрде, ул Дианасы белән бергә елганың теге ягында чабаланып ята иде (Кузовлев, сикергәннән соң, тезгенен җибәргән дә аты аның белән бергә баш аша очкан). Боларның барысын да Вронский соңыннан белде, ә хәзер ул Фру-Фру килеп төшәргә тиешле җирдә, нәкъ атның аяк астында Диананың я башы, я аягы туры килергә тиешлеген күреп тора иде. Әмма Фру-Фру, очып төшеп барган мәчедәй, аякларына һәм аркасына көч өстәде дә, Дианадан арырак килеп төшеп, юлында дәвам итте. «А, кадерлем!» — дип куйды Вронский. Елганы үткәннән соң, үзенә бөтенләй буйсындырып, Вронский атын тыеп тота башлады, — зур барьерны Махотин артыннан үтәргә, шуннан соң инде, ике йөз сажень чамасы тоткарлыксыз дистанциядә аны узып китү ягын карарга булды. Зур барьер нәкъ патша беседкасы турында. Падиша хәзрәтләре дә, сарай әһелләре дә, төркем-төркем халык та — барысы да аларның икесенә, — Вронский белән аңардан бер ат буе алда барган Махо- тинга текәлгәннәр, алар инде чорт янына җитеп киләләр (барьерга шул исемне биргәннәр). Вронский һәр яктан үзенә төбәлгән карашларны тоя, ләкин ул үз атының колаклары белән муеныннан башка, каршыга йөгергән җир өстеннән һәм алда һаман бер җайга, һаман бер үк ераклыкта бик кызу чабып барган Гладиаторның арт саны белән ак аякларыннан башка бернәрсә дә күрми. Менә Гладиатор бернәрсәгә дә бәрелмичә, югары сикерде, кыска койрыгын селкеп, Вронскийның күзеннән югалды. Кемнеңдер: — Браво! —дип кычкырганы ишетелде. Шул ук секундта Вронскийның күзләре алдында, аның каршысын- да ук барьер такталары чагылып үтте. Атланган аты, хәрәкәтен аз гына да үзгәртмичә, өскә ыргылды; такталар күздән югалды, тик артта нәрсәдер бәрелгән тавыш кына ишетелеп калды. Алда Гладиатор булу сәбәпле, артык кызып киткән ат барьер алдында бик иртә күтәрелгән дә аңа арт аягының тоягы белән бәрелгән икән. Ләкин аның йөреше үзгәрмәде, битенә пычрак килеп тигән Вронский Гладиатор белән ике араның һаман да шул элеккечә калганын аңлады. Ул тагын үзенең алдында Гладиаторның арт санын, кыска койрыгын, һаман да шулай ук тиз хәрәкәтләнсә дә ерак китә алмаган ак аякларын күрде. Вронский, хәзер инде Махотинны узып китәргә кирәк, дип уйлаган секундта Фру-Фру үзе үк, аның нәрсә уйлаганын аңлап алды да, куалаганны бер дә көтмичә, шактый кызулый төште һәм иң уңай яктан, баулы яктан, Махотинга якынлаша башлады. Махотин бауны бирергә теләмәде. Вронский читтән үтәргә дә мөмкин, дип уйлаган гына иде, Фру-Фру аягын алыштырды да нәкъ шулай читтән үтәргә тотынды. Фру-Фруның инде тирдән карая башлаган муены Гладиаторның арт саны белән тигезләште. Берничә сикерешне алар рәттән үттеләр. Ләкин, бергәләп тоткарлык алдына килеп җиткәндә, Вронский, зур әйләнеч ясамас өчен, тезгеннәрен тарткалый башлады һәмд 7 үрнең үзәгендә инде, тиз генә Махотинны узып та китте. Вронскийның күзенә аның пычрак чәчрәгән бите чагылып калды. Хәтта ул елмайды да кебек тоелды. Вронский Махотинны узды, ләкин ул шунда ук аның арттан калмый килгәнен тойды, берөзлексез үзенең аркасы янында ук тигез сикереп килгән тавышны һәм Гладиаторның борын тишекләре белән өзек-өзек итеп, әле бик иркен сулыш алганын ишетеп барды. Шуннан соңгы ике тоткарлык, канау белән барьер бик җиңел үтелде, ләкин Вронский Гладиаторның сикертеп чабуын һәм мышнавын һаман да якындарак ишетә башлады. Ул атын кызулатты һәм йөрешен җиңел генә тизләткәнен сизеп шатл-анды, Гладиаторның тояк тавышлары тагын элеккечә ара калдырып ишетелә башлады. Вронский чабышта иң алдан бара, — моны ул үзе дә теләгән иде, Корд та шулай киңәш биргән иде, хәзер инде ул үзенең алдан киләсс- нә ышана. Аның дулкынлануы, шатлануы, Фру-Фруга булган мәхәббәте һаман арта бара. Артка борылып карыйсы килсә дә, аның моңа йөрәге җитми, ул үзен тыныч тотарга, атын кызулатмаска тырыша, Гладиаторда калган запас хәтле көчне әле үз атында да сакларга кирәк. Тик бер генә һәм иң кыен тоткарлык калды: әгәр шуны башкалардан алда узса, ул беренче булып киләчәк. Менә ул ирландлар V банкеткасына якынаеп килә. Фру-Фру белән бергә ул ерактан ук әле бу банкетканы күреп алды, һәм алар икесе дә, ат та, хуҗа да бер генә секундка шикләнеп калдылар; Вронский, атының икеләнүен колакларыннан күреп, камчысын күтәрде, ләкин шикләнүнең урынсыз икәнлеген шунда ук аңлады: нәрсә кирәклеген ат үзе белә иде. Ул көчләрен җыйды да, Вронский башта ук уйлаганча, бер җайга гына өскә ургылды һәм, җирдән аерылгач, инерция көченә бирелде, шул көч аны канауның теге ягына әллә кая еракка ук алып чыкты; Фру- Фру, бер дә көчәнмичә, нәкъ шул ук такт белән, шул ук аягыннан башлап чабуында дәвам итте. Халык төркеменнән аңа: — Браво, Вронский! — дип кычкырган тавышлар ишетелде — ул үз полкының шушы тоткарлык ягында басып торган офицерлары, үзенең дуслары кычкырганын -аңлады; Яшвинның тавышын да таныды, ләкин аның үзен күрә алмады. Артта ниләр барлыгына колак сала-сала, ул Фру-Фру турында: «Ай, җанкисәгем минем!» — дип уйлады. Аннары, арттан Гладиатор чапканын ишетеп: «үткән икән!» — дип уйлап алды. Ике аршын киңлегендәге сулы, иң соңгы канау гына калган иде инде. Вронский аңар күз дә төшермичә, алданрак килү теләге белән, чабып барган тактка атының башын бер күтәреп, бер төшереп, тезгеннән тарткалый башлады. Атының инде соңгы запас көченә чапканын ул сизеп тора иде; аның муены гына түгел, бәлки маңгаендагы ялы да юешләнгән, башында, колак очларында тамчы-тамчы булып тир чыккан, үзе кыска- кыска итеп авыр сулый. Ләкин калган ике йөз саженьга шушы запасның артыгы белән җиткәнен дә Вронский бик яхшы белә. Үзен җиргә якынрак хис иткәнгә күрә һәм атының хәрәкәтләре аеруча йомшак булганга күрә, ул атының бик нык кызулатканын белә. Канауны ат, бөтенләй сизмәгәндәй, очып кына үтте. Ул аны кош кебек очып үтте; ләкин нәкъ шул чакта Вронский, коты чыгып, атының хәрәкәте артыннан үзенең өлгерми калганын, ничек икәнен үзе дә аңламастан, гафу ителмәслек начар хәрәкәт ясап ияренә килеп төшкәнен сизеп алды. Кинәт аның торышы үзгәрде, һәм ул ниндидер коточкыч бер хәл булганын аңлады. Нәрсә булганлыгы турында ул үз-үзенә хисап бирергә дә өлгермәде, нәкъ аның янында җирән айгырның ак аяклары чагылып калды, атын бик нык сикертеп чаптыра-чаптыра Махотин узып китте. Вронскийның бер аягы җиргә тиде, аты да шул якка ава башлады. Вронский аягын чак кына алып өлгерде, аты авыр гырылдап, яны белән ауды, торырга тырышып, тирләгән нечкә муенын суза-суза, Вронскийның аяк очында, атып төшерелгән кош кебек, суккалана- бәргәләнә башлады. Вронскийның ипсез хәрәкәте атның аркасын сындырган иде. Ләкин моны Вронский соңыннан гына аңлады. Ә хәзер ул тик бер генә нәрсәне күрә иде: әнә Махотин бик тиз алга чаба, ә ул үзе хәрәкәтсез, пычрак җир өстендә ава-түнә басып тора, аның алдында, авыр сулап, Фру-Фру ята, башын аңа таба борган да матур күзләре белән аңа карый иде. Нәрсә булганын әле һаман да аңламыйча, Вронский атның йөгәненнән тартырга тотынды. Ат тагын, ияр канатларын шытырдатып, балык шикелле, бәргәләнә башлады, алгы аякларын чыгарды, ләкин арт санын күтәрә алмыйча, шунда ук тагын сугылгалый башлады һәм яны белән яңадан килеп төште. Ашкынудан йөзе гарипләнгән һәм ияге калтыранып торган, чырае качкан Вронский атының корсагына үкчәсе белән китереп типте дә тагын йөгәненнән тарткалый башлады. Мәгәр ат урыныннан кузгалмады, борынын туфракка төрткән килеш, ялварулы күзләре белән хуҗасына каравында булды. — Ааа! — дип үкереп куйды Вронский, башын тотып. — Ааа! Нәрсә эшләдем мин! — дип кычкырып җибәрде ул. — Чабышта да җиңелдем! Гаеп тә үземдә, гафу ителмәстәй хурлыклы гаеп! Нинди әйбәт атым да харап булды, бичара мәхлук! Ааа! Нәрсә эшләдем мин! Аның янына халык агыла башлады, доктор белән фельдшер һәм үз полкының офицерлары йөгереп килделәр. Бәхетсезлегенә каршы, ул үзенә бер зыян да килмәгәнен аңлады. Атның аркасы сынган, аны атып үтерүне тиеш таптылар. Вронский сорауларга җавап бирә алмады, берәү белән дә сөйләшә дә алмады. Ул борылды да, башыннан төшкән фуражкасын да алмыйча, кая икәнен үзе дә белмәстән, ипподромнан китеп барды. Ул үзен бәхетсез дип хис итте. Гомерендә беренче тапкыр ул иң авыр бәхетсезлек тойгысын, үз гаебе белән булган төзәлмәс бәхетсезлек тойгысын кичерде. Фуражка тоткан Яшвин, аның артыннан куып җитеп, өенә озатып куйды, һәм ярты сәгать үтүгә инде Вронский һушына килде. Әмма бу чабыш турындагы истәлек гомеренең иң авыр һәм газаплы истәлеге булып, бик озакка аның күңелендә калды. МяхмүдМаксуд тәрҗемәсе.