ЗАҺИР БИГИЕВ ӘСӘРЛӘРЕ
Оаһир Бигиев әсәрләре моңа ^кадәр урта мәктәпләр, югары уку йортлары өчен чыгарылган дә- реслекхрестоматияләрдә генә басылып килә иде. Менә хәзер алар, бергә тупланып, аерым китап булып чыкты ’. Җыентыкка әдипнең укучылар арасында киң таралган, яратып укыла торган «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә» һәм «Гөнаһе кәбаир» исемле повестьлары кертелгән. Заһир Бигиев, XIX йөзнең икенче яртысында иҗат иткән Каюм Насыйри, Фатих Халиди, Галпәсгар Камал һәм башка язучылар шикелле, татар әдәбиятында критик реализм методын башлап җибәрүчеләрнең күренекле вәкиле. 3. Бигиев мәктәп-мәдрәсәләрдә укыган вакытларда ук әдәбият белән кызыксына башлый. Ул Рос- товДонда башлангыч рус мәктәбендә укый һәм рус телен үзенең ана теле кебек үзләштерә. Бу аңа рус әдәбияты, рус теле аркылы Көнбатыш әдәбияты белән танышырга да киң юл ача. А. С. Пушкин. М. Ю. Лермонтов, Ы. В. Гоголь, И. С. Тургенев әсәрләрен 3. Бигиев яратып укый, Көнбатыш язучыла- рыннан О. Бальзак, Э. Золя, В. Гюго һ. б. иҗатын өйрәнә. Табигый, ул уз чорындагы алдынгы татар һәм Көнчыгыш әдәбияты белән дә таныш була. Болар барысы да 3. Би- гиевтә яшь вакыттан ук әдәбиятка, иҗат эшенә кызьпксы.пу уята. 16—17 яшьләрендә 3. Бигиев, рус телендә 1Заһир Бигиев, Повестьлар. Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1960 ел. «Погоня за миллионами» («Миллионнар артыннан* куганда») дигән китапны уку тәэсире белән, «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә» исемле әсәрен яза (1886). Беренче шушы әсәрен бастыру максаты белән 3. Бигиев РостовДоннан Казанга килә һәм 1887 елда аны Чирков типографиясендә бастырып та чыгара. Фәнгә, белемгә сусап йөргән яшь язучы шул ук вакытта Казандагы «Күл буе мәдрәсәсе» дип аталган мәдрәсәгә укырга кереп кала. Алдынгы татар укучылары 3. Бигиевнең «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәрен зур кызыксыну белән каршы алалар. Ул чорларда татарлар арасындагы иҗтимагый-әдәби хәрәкәт үзгәрешләрен күзәтеп баручы рус галимнәре дә бу әсәргә татар әдәбияты тарихында уңай бер факт дип карыйлар. Проф. В. Смирнов «Мусульманские печатные издания» («Мөселманнарның басма китаплары», 1888) дигән мәкаләсендә 3. Бигиевнең «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәрен татар әдәбиятында яңа бер күренеш дип бәяли, әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләп аңлата һәм аның исемен мәкаләгә кушымта итеп бирелгән библиографиясенә терки. Фанатик муллалар, алар артыннан ияргән аерым шәкертләр һәм башка реакцион катлаулар даирәсе «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәре өчен 3. Бигиевне шелтәлиләр. Шулай итеп, 3. Бигиев үзенең беренче иҗади адымнары белән үк әдәбият тарихында билгеле фикерләр тудыра һәм укучылар массасының игътибарын җәлеп итә. 3. Бигиевнең икенче әсәре — «Гөнаһе кәбаир («Зур гөнаһлар») 1890 елда, язучы үзе Казанда укыган 144 вакытында, басылып чыга. 1891 — 1902 еллар арасында 3. Бигиев «Мөртәт», «Катилә», «Мавәраэннәһердә сәяхәт» исемле әсәрләрен яза. Аның бу соңгы әсәрләре үзе исән вакытта басылмыйлар. Тик 3. Биги- ев үлгәннән соң (1902), 1907—1908 елларда гына, ул әсәрләр өчесе дә матбугатка биреләләр, ләкин бу вакытта да аларның тик «Мавәраэннәһердә сәяхәт»^ генә дөнья йөзен күрә ала. Бу әсәрнең теле һәм эчтәлеге басма китапта билгеле күләмдә үзгәртелгән булса кирәк. Р. Фәхретдинов бер язмасында моны шактый ачык искә алып уза. «Мөхәммәтзаһир әфәнденең матбуг (басылган—X. М.) әсәрләре берлә.— ди ул, — бу китап гыйбарәте вә эслүбе арасында мөшабәһәт (охшашлыклы Л1.) күрелми». Чыннан да, 3. Би- гиевнең «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә», «Гөнаһе кәбаир» әсәрләренең телләре белән «.Мавәраэннәһердә сәяхәт»нең теле арасында бик зур аерма бар. Язучының беренче әсәрләренең теле гомум халык теленә бик якын тора һәм киң катлау укучыга җиңел аңлашыла. «Мавәраэннәһердә сәяхәт» әсәренең теле исә күп кенә урыннарда киң катлау укучы өчен шактый кыен аңлашыла. «Мөртәт» һәм «Катилә» романнары, патша цензурасының тоткарлавы аркасында, басылмыйча калалар һәм бүгенге көнгә кадәр аларның язмышлары әле дә мәгълүм түгел. 3. Бигиев «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә», «Гөнаһе кәбаир», «Мавәраэннәһердә сәяхәт» исемле әсәрләрендә капитализмның кабахәтлекләренә, череп таркалган әхлак принципларына, татар тормышындагы искелек. торгынлык, йомыклык, караңгылык, фанатизм шикелле феодализм калдыкларына каршы чыга. Ул искелекне дә, капитализмның «чирләре»н дә либераль-буржуаз караштан килеп түгел, бәлки демократия позициясеннән торып тәнкыйтьли; әсәрләрендә ул хезмәт ия се массаларының интересларын яклап чыга; феодаль-буржуаз жәмгы1 Мөхәммәтзаһир Бигиев. Мавәраэннәһердә сәяхәт. Казан. 1908 ел. ятьпең төрле төстәге кабахәтлекләрен, изүче сыйныф вәкилләренең пычрак йөзен фаш итә. «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәрендә, мәсәлән, фабрикант малае Муса Салиховның, йөз мең сум акчасы булган өчен генә, бай кызы Хәдичәгә өйләнүе сурәтләнә. Университет тәмамлаган, үзен югары культуралы кешегә санаган бу ак сөяк бары тик 100000 сум акча өчен Зөләйханың керсез, саф мәхәббәтен аяк астына салып таптый. Зөләйха исә, бу хурлыкка түзә алмыйча, үзенә кул сала. Ә икенче бер бай малае Габдениасыйр (тыштан Мусаның «якын дусы») йөз мең сумлы кызны үзенә эләктерү хәстәрләрен эзли, төрле кабахәтлекләр эшләп, ялган бәлаләр тагып, /Мусаны каторгага җибәрү артыннан йөри. «Гөнаһе кәбаир»дагы Якуб Галиев — әхлак ягыннан череп таркалган, намуссыз, бернинди кешелек сыйфаты калмаган бер азгын, пычрак бай малае. Аның абыйсы Ибраһим, энесенең гаепләрен яшерү һәм үзенең «абруен» саклау өчен, каракларны, бандитларны яллап, кеше үтертә, сыщикларны. суд чиновникларын сатып ала. Китапта иске патша Россиясендәге черек тәртипләр фаш ителә. Патша самодержавиесенең суд учреждениеләрендәге чиновниклары: сыщиклар, адвокатлар гаделлек белән түгел, бәлки байлык, акча, капитал принципларыннан чыгып эш йөртәләр. Алар да, Мәмәт, Габделгафур, акушерка карчыклар шикелле, акча хакына байларның канлы һәм пычрак эшләрен яшерүчеләр буларак сурәтләнәләр. 3. Бигиев тәнкыйть уты астына алган бу типларның күбесе—аның үз сүзләре белән әйтсәк, «гөнаһлы бәндәләр булып, дөньялары баштан ахырына кадәр һәлакәт һәм бишектән алып кабергә кергәнчегә кадәр язмышны алдау» (78 бит), кабахәтлек, явызлык белән тулган кешеләр. Либераль буржуазия вәкилләре, караклар, кеше үтерүчеләр, сыщиклар, чиновниклар белән кулга-кул тотынып эшләгән надан, тупас, комсыз һәм ялагай руханиларны да 3. Бигиев рәхимсез тәнкыйть итә. Нәкәс мулла, «Күл буе мәдрәсәсе» дамелласы Габделгалләм хәзрәт, мөдәррисләр» Бохар а дагы мөфтиләр, казыйлар» ишаннар, муллалар — болар барысы да язучы өчен фаш итү, көлү объектлары булып торалар. 3. Бигиев халык массасы, хезмәт ияләре турында аерым бер җылылык, зур симпатия белән яза. Ул хезмәт массасының авыр тормышын күрә, аларны кызгана. «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә», «Гөнаһе кә- баир» романнарында горничный- лар, хезмәткәрләр, швейцарлар, дворниклар, «зәгыйфь һәм сары йөзле... шәкертләр», «гаять тә фәкыйрь кешеләр»гә аерым битләр багышлый, туларның авыр язмышын уртаклаша. «Гөнаһе кәбаир»да язучы саф күңелле, турылыклы, гомер буе үз гаиләсен яратып, сөеп яшәгән намуслы, югары әхлаклы Әхмәди турында яза. «Мавәраэннәһердә сәяхәт» әсәрендә ул Астраханьдагы, Бохарадагы хезмәт иясе хал.кы массасының, шәкертләрнең авыр тормышларын күрә. «Арбадан төшеп каберлеккә юнәлгәндә — дип яза 3. Бигиев Бохарадагы күргәннәре турында,— урам сәдака сораучылар белән тулы иде. Юл ерып каберлеккә үтә алмаслык дәрәҗәдә хәерчеләр күп иде. Сәдака бирмичә үтәргә мөмкин түгел иде. Бер хәерчегә сәдака бирсәң, тирә-ягыңны йөз саилче әйләндереп аладыр, сине бер яктан икенче якка тарталар иде. Мин шул хәлгә бераз гаҗәпләндем. Саилчеләр арасында яшь балалар, карт бабайлар, ирләр, хатыннар бар иде...» (83 бит). Урта Азия халкының гомумән авыр шартларда яшәвен күрү белән бергә, андагы халыклар арасында махау (проказа) авыруының таралуы идарә кешеләренең, байларның, реакцион руханиларның — «го- ләмә»ләрнең шул яман чиргә каршы көрәш алып бармаулары, бернинди чара күрмәүләре өчен дә 3. Бигиевнең йөрәге әрни. Махау белән авырган кешеләргә бернинди медицина ярдәме күрсәтелмәгән, аларны бернинди эшкә алмаганнар. «Мескеннәрне урамнарга ташлау, шул юл белән андый зарарлы авыруларга ШӘҺәрДӘ. МӘМЛӘКӘТТӘ Те ралута юл кую, бөтен шәһәрне бе шифаханә хәленә әйләндерү...— ли яза автор, — кешелек карад-ынд яраган эш түгел иде. Ул кадәр гыи бадәтханәләр, кирәгеннән артык мә четләр төзелгән булсалар да, Боха ра кебек бер шәһәрдә гаҗиз мес кеннәр өчен бер шифаханә дә төзе мәгәннәр» (84 бит). Феодал ь-буржуаз җәмгыятьтәге кыргыйлыкларның, ерткычлыкларның, хәерчелекнең социал ь-иҗтймагый сәбәпләрен аңлаудан 3. Бигиев, әлбәттә, ерак тора, ул социаль революция, хәтта берәр’ради- каль юл белән җәмгыять тормышын үзгәртү турында башына да китерә алмый. Җәмгыятьтәге кимчелекләрне 3. Бигиев кешеләрне мораль әхлак ягыннан тәрбияләү, ал арның карашларын, психологияләрен, гомумән рухи дөньяларын тәрбияләү, үзгәртү, аларны фән- культура казанышлары белән коралландыру, мәктәп-мәдрәсәләрдә укыту-тәрбия эшләрен яхшырту шикелле чаралар белән бетерергә мөмкин дип уйлый. «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәрендәге Зөләйха. «Гөнаһе • кәбаир»дагы Җиһангир образлары язучының мораль-әхлак идеалларын гәүдәләндерәләр. Ул чын әхлак сафлыгын киң катлау халык массасы, хезмәт кешеләре арасында күрә. «Гөнаһе кәбаир»дагы хезмәтче Әхмәди бу яктан бик характерлы. Язучының мораль-әхлак мәсьәләләрендәге идеаллары «Мавәраэннәһердә сәяхәт» * әсәрендә гомумән хатын-кызлар, башлыча төрекмән һәм Көнбатыш хатынкызлары турында әйткән фикерләрендә һәм башка күп кенә мәсьәләләрдә дә ачык чагыла. Фән, культура үсешен, мәктәпмәдрәсәләрне рус уку йортлары тибында үзгәртү мәсьәләсен 3. Бигиевнең бөтен дәүләт <күләмендә куярга теләгәнлеге аңлашыла. «Россиядә шулкадәр миллион мөселманнарның бер тәртипле мәктәпләре, гимназия, реальный кебек урта дәрәҗәдә төрле яктан җитешкән бер мәдрәсәләре»нең булмавын язучы каткат искәртеп уза. ю. .с. Ә.‘ № ю. 145 146 Татар һәм башка халыкларның алга китүендә, мәдәни үсүендә рус халкының, Россиянең зур роль уйнаганын, Россиянең экономика, культура, фән ягыннан үсүе, чәчәк атуы бөтен халыклар өчен дә уртак бер куаныч булганлыгын 3. Бигиев дөрес аңлый. Аның бу карашлары «Мавәраэннәһердә сәяхәт» әсәрендә Россиядән Урта Азиягә тимер юл салдыру, Идел белән Дон арасында канал булдыру планы, һиндстан белән коры җир аша бәйләнеш урнаштыру турындагы фикерләреннән ачык аңлашыла. Ул татар халкы хезмәт ияләре, аларның тормышы, культурасы, прогрессив юлдан үсү перспективасы турында кайгырту белән бергә, үзенең гомумән Россия кешесе булуы турында кат-кат басым ясап әйтә. Ул һәрвакыт «безнең Россия», «безнең Россиядә», «безнең Россиянең» дигән сүзләрне куллана. 3. Бигиев актуаль социаль-иҗтимагый проблемаларны күтәрүе, үз чоры өчен алдынгы прогрессив, мәгърифәтчелек идея-эстетик карашларны яклавы белән бергә, талантлы художник, сүз сәнгате остасы булу ягыннан да XIX йөзнең икенче яртысында татар әдәбиятында күренекле фигураларның берсе. «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә», «Гөнаһе кәбаир» әсәрләре сәнгатьчә эшләнешләре, композицион төзелешләре, сюжет бәйләнешләре, образлар системасы, образларның типиклаштырылуы һәм индивидуальләштерелүләре ягыннан тикшереп караганда да болар татар әдәбиятының беренче реалистик романнары булып торалар. Язучы образларның эчке дөньяларын, уй, фикер йөртүләрен, психологияләрен, кичерешләрен, характерларын ачык итеп, ышандырырлык итеп тасвирлап бирә. 3- Бигиев үзенең әсәрләре белән, һичшиксез, Г. Кандалый, К- Насыйри, X. Фәеэханов, Г. Махмудов, Ф.Халиди, Г. Камал һәм башкалар шикелле киң катлау халыкка аңлаешлы әдәби телне яклаган. 10 Шәйхзадә Бабич, Сайланма әсәрләр, Татарстан китап нәшрияты, төзүчесе М. Фазлыев, X. Госман редакциясендә, 1958 ел. 11Шәйхзада Бабич, һайланма ә с ә р з ә р, башкорт телендә, Башкортстан китап нәшрияты, төзүчесе Ә. Харисор. 1958 ел. «Мавәраэннәһердә сәяхәт» әсәре— татар әдәбияты тарихында шулай ук яңа һәм гаять әһәмиятле эчтәлекле, кыйммәтле бер истәлек. Сүз уңаенда шуны да әйтеп китәргә кирәк: 3. Бигиевнең «Мавәраэннәһердә сәяхәт» әсәренең бу җыентыкка кертелмәвен бернәрсә белән дә аңлатып булмый. Зур социаль эчтәлекле бу истәлекне сайланма әсәрләргә урнаштыру кирәк иде. Киң катлау совет укучылары 3. Бигиевнең әсәрләре җыентыгын яратып, кызыксынып укыячак. Ул әсәрләр үткән за-ман тормышын гәүдәләндерүдә онытылмаслык истәлек булып торалар