Якын ИПТӘШЕБЕЗ
КПСС ҮЗӘК КОМИТЕТЫННАН ҺӘМ СССР МИНИСТРЛАР СОВЕТЫННАН КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы СССР Верховный Советы депутаты, СССР Язучылары союзы идарәсе секретаре, күренекле совет язучысы Федор Иванович Панферовның озак дәвам иткән каты авырудан соң, 10 сентябрьдә үлгәнлеген кайгы белән белдерәләр.
Аның үлгән хәбәрен ишетү бик авыр булды. Федор Иванович Панферов турында бик талантлы зур язучы иде, яхшы күңелле, ифрат кешелекле кеше иде, дип әйтү генә аз- Федор Панферов өлкән буын рус язучылары арасында совет әдәбиятының нигез ташын салучылардан берсе, аларның да күренеклеләреннән, миллионлаган укучылар - каршында танылганнардан берсе иде. .Аның авыл хезмәт ияләренең гражданнар суышыннан башлап күмәкләшүгә кадәр вакыт эчендә башыннан узган үтә катлаулы бер яшәеш чорын, андагы көрәшне, шул көрәш эчендә чыныгып үскән Кирилл Ждаркин- нарны һәм бүтәннәрне тасвирлаган «Бруски» романы һәм башка әсәрләре совет әдәбиятының алтын хәзинәсенә керде. Күрәсең, безнең заманның алдынгы кешеләренә хас иң күркәм бер сыйфаттыр инде бу — Федор Иванович актык сулышына кадәр баш очында өзлексез сагалап, янап торган үлем турында түгел, бәлки үзенең сөекле туган иле, аның халкы, аның киләчәге, әдәбияты, аның язу А Ф. И. ПАНФЕРОВ 1153 чылары турында уйлап, шуның белән ялкынланып яшәде. Ул, сулышының озакламыйча .киселәчәген, тормышының мәңгегә сүнәчәген белгәне хәлдә, үлем белән якага-яка .көрәшкәндә, үләренә сигез генә сәгать калгач та, иптәшләренә телефоннан шалтыратып, үзе турында түгел, авыруы турында да түгел, бәлки хәзерге совет әдәбиятында философик тирәнлекне кайгыртып сөйләшкән. Моның өчен нинди ялкынлы йөрәк кирәк тә, тормышка нинди тирән мәхәббәт, нинди мораль көч кирәк! Шунлььктан, фидакарь җанлы бу коммунист турында ничектер «мәрхүм» дип әйтергә тел бармый. Федор Панферовны әле менә хәзер дә исән-сау кеше итеп, әдәбиятны да, язучыларны да көне-төне кайгыртып йөрүче, шулай ук синең үзеңә дә гел яхшылык теләүче изге күңелле якын кешең итеп җылы сүз белән искә аласы килә. Федор Иванович болай карап торуга шактый ук коры табигатьле, кискен сүзле, кырыс чырайлы кешесыман күренсә дә, асылда яхшы җанлы, иркен күңелле, кешелекле кеше иде. Бу яктан аны: «Ул үзенең туган рус халкына хас булган иң күркәм кешелек сыйфатларына ия иде», — дип әйтергә мөмкин. РСФСР Язучылары союзының секретаре буларак та, аңа кадәр дә, шулай ук утыз елдан артык вакыт «Октябрь» журналының баш редакторы сыйфатында да ул күп милләтле совет әдәбиятының бик күп әдипләренә иҗади ярдәм итте, дистәләрчә яшь язучыларны зур әдәбиятка җитәкләп чыгарды, аларның үсүен һәрвакыт күзәтеп, аталарча кайгыртып торды. Ул үзе дә Идел буенда туып үскән кеше булганлыктанмы, болаймы, аның каршында без якташлар идек. Үткен күзле, туры сүзле бу кешедә ошаса да, ошамаса да турыдан яра торган беркатлылык, таныш булмаган кешегә төрпәрәк күренердәй бер гадилек бар иде. Ул синең белән -башкала кешесе булып өстен торып түгел, беренче очрашуда ук әллә кайчангы танышың яки күршең кебек, тәкәллефсез сөйләшә белә. Сүз барышында син аның бик күп әйтер сүзләре барын беләсең, бик оригиналь фикерләрен ишетәсең. Әмма шул ук вакытта ул үзен остаз, сине өйрәнчек итеп тә куймый, синнән дә нидер көтә, нидер беләсе килеп киңәш-табыш итә, әңгәмәгә тартып сөйләшә иде. Миңа аны каты авырган чакларында очратырга туры килгәләде. Билгеле, хәлен сорашасың, кайчан тазарып җитү мөмкинлеген белешә башлыйсың. Күреп торасың, хәле җиңел түгел, ләкин ул шундук үзенең авыруын юкка чыгарып калдыра да синең үзеңне кайгырта башлый. — Я, ничегрәк бара өшләрең? Нинди яңалыклар күтәрдең? Кайчан тәмамлыйсың? Сездә тагын нинди яңа әсәрләр язылып ята? Федор Панферов озак вакытлар шәһәрдә яшәсә дә үзенең рухи омтылышы, эчке дөньясы белән «авыл кешесе» булып калды- Аның иң яратып язганы да авыл тормышы, Идел буйлары булды. Ул әле Ульянов, Куйбышев өлкәләренә барып чыга, әле Сталинградта, Кара җирләрдә йөреп кайта. Татарстан хезмәт ияләре СССР Верховный Советына депутат итеп сайлаганнан соң, Федор Иванович безнең Кама буйларында һәм нефть районнарында озак-озак (яшәп китә иде. Чистай яклары, гомумән Кама буеның колхозчылары аны һәрвакыт кадерле кунак итеп каршы алалар, Федор Иванович та бу якларга, туганнарына кунакка килгәндәй, бик яратып килә, соңгы елларда колхозларның һәм Татарстан нефть промышленностеның кыю рәвештә алга атлавы турында куанып сөйли иде. Кремль сараенда СССР Верховный Советының сессияләре вакытында мин аның колхозчы депутатлар чыгышын тыңлавын күргәнем бар. Депутат берәр җитди яңалык күтәргән яисә берәр кыю фикер әйткән саен Федор Ивановичның чырае яктырып китә, тирән утырган күзләре күңелле елмая башлыйлар. Ул алдындагы блокнотына әледән-әле нидер гызгалапч ала. Соклануын яшермәстән, чын күңелдән куанып: 154 — Карале син, ә! — ди торган иде. — Ничек кенә сөйләп җибәрә! Ниләр әйтә! Үсте безнең колхозчы, туган, бик нык үсте!.. Федор Панферовның язучы буларак тагын бер күркәм үзенчәлеге шунда иде ки, ул, әгәр шулай әйтергә килешә торган булса, эре масштаблы, иң хәлиткеч кеше иде. Ул яңа тормыш төзү процессының иң әһәмиятле, иң хәлиткеч зур вакыйгаларын .күрә белде, туган илебезнең һәм халкыбызның иҗтимагый тормышын, аның киләчәге, -кешеләренең үсешләре турында киң итеп уйлый, тирән фикер йөртә белде. Ул үзенең әсәрләрендә дә тормышның зур катламнарын күтәрергә тырышты. Алыгыз аның югарыда әйтелгән романы «Бруски»ны, яки соңгы елларда язылган «Уйлану» романын. Бу китаплардагы төп геройлар— Кирилл Ждаркин, Николай Кораблев һәм Аким Морев әнә шундыйлардан. Болар өчесе дә бөтен ил киңлегендә эш итә алырдай киң карашлы, тирән акыллы, эре характерлы кешеләр. Аларны тормыш социализм өчен барган көрәшнең алгы сафына - батыр көрәшче итеп чыгарган. Минемчә, бу китапларның бигрәк тә әнә шул яклары кадерле. Алар миллионлаган укучыны безнең заман рухында тәрбияләргә ярдәм иттеләр. Федор Панферовның иҗаты тагын шул ягы белән дә кадерле, ул Л. Н. Толстой, A. AL Горький һ. б. бөек рус язучыларының яхшы традицияләрен дәвам иттереп, үзенең әсәрләрендә әледән-әле һәм бик яратып, якын итеп татар һәм башка милләт халыкларының образларын гәүдәләндерә килде. «Уйлану»да, мәсәлән, көтүче Ибраһим белән аның кызы Мәрьям һәм рус кешеләре арасындагы туганнарча җылы мөнәсәбәтне халыклар дуслыгының бик матур үрнәге дип әйтергә мөмкин. Федор Иванович Панферов дөреслекне сөюче батыр йөрәкле коммунист, талантлы һәм көчле язучы иде. Ул көтүче малаеннан русның зур язучысына кадәр булган араны җиңел генә, шома гына узмады. Әмма ул нинди генә кыен вакытларда да халкы белән, партия белән бергә булды, туры юлдан язмады, үзенең язучылык на-мусына тап төшермәде. ГОМӘР БЭШИРОВ