Яәеллек ярсуы
ЯҢАЛЫК САЕН ЯҢАЛЫК арысы да төштә күргән кебек. Әле генә Казанның Ирек мәйданындагы мәһабәт Ленин һәйкәле янында, шәһәребезнең «әкияттәгедәй үсүенә» сокланып басып тора идек. Корыч канатлы аккош, биек-биек таулар, кара урманнар, зур елгалар аша очып, безне республикабызның көньяк чигенә — Бөгелмәгә китереп төшерде. Хәзер без халыкча әйткәндә, Европаның «үзәгендә» үскән икенче бер шәһәребез уртасында машина көтәбез. Монда теләсә кайсы шәһәргә илтергә әзер торган берсеннән-берсе матур, комфортлы автобуслар куп. Ә безгә ашкынып чабучы җиңел машина кирәк. Барасы җиргә тизрәк җитәсе, күбрәк күрәсе килә. Бу машина да /күп көттерми: без тагын юлга чыгабыз. Бу якларда юллар бигрәк тә туры икән. Машина, озын Бөгелмә урамнарын үтеп, шәһәр чигенә чыга да яшь кызларның чәч тасмаларыдай тигез, көзге кебек ялтырап яткан асфальт юлдан алга омтыла. — Яңа юл! Элекке асфальт юлга караганда турырак! — Яңа? Кайчан гына салып өлгерделәр әле шундый зур асфальт магистральне?! — Татарстанның 40 еллык бәйрәмен каршылап. — Берничә айда никадәрле зур эш эшләнгән! Үткән ел Әлмәт шәһәренең М. Горький исемендәге клубында матур әдәбият укучылар конференциясе үткәргәннән соң, язучы Габдрахман Әпсәләмов белән бергә, без, Зәй-Каратай аша Лениногорск шәһәренә салынган зур яңа асфальт юлга сокланып барган идек. Быел тагын менә дигән яңа зур юл ачылган. Барысы да төштә күргән кебек шул. Әйе, моннан бер-ике сәгать кенә элек әле без Казанда идек; ә хәзер, Әлмәтнең Ленин исемендәге киң проспекты буйлап, даһи Ленинга куелган икенче бер һәйкәл янына килеп җиттек. — Гостиницагамы? — Әйе! — Рәхим итегез, гостиница әйбәт, — ди шофер, — анысы да яңа! Яңалык саен яңалык. Әлмәттә нефтьчеләр өчен яңа яхшы торак йортлар, Культура сарайлары салынуы турында һәркем горурланып сөйли. Нефтьчеләр гостиницасы әле быел кыш көне генә бер "кечкенә йортта иде. Төзүчеләр хәзер зур яңа гостиница өлгерткәннәр. Шулка- дәрле тиз арада тагын бер Культура сарае — нефтьчеләрнең техника йорты салынган, стадион төзелгән. Яшь нефтьчеләр шәһәренә барып төпләнгән һәм үзләре тирәсенә яшь каләм көчләре туплап өлгергән Б 92 безнең Рафаил Төхфәтуллин, Гариф Ахунов, Әдип Маликов кебек язучыларыбыз һәм Фазыл Мостафин белән Габдулла Маннапов кебек журналистларыбыз да Әлмәтнең чын патриотлары булып өлгергәннәр. Алар да шулай ук мондагы үзгәрешләр, үсүләр, яңалыклар турында, нефть промышленностен үстерә-үстерә үзләре дә үсүче яңа кешеләр турында рәхәтләнеп сөйлиләр. Азучыларыбыз һәм журналистларыбыз- ның кәефләре яхшы, күңелләре көр. Чөнки нефтьчеләр яңа яхшы йортлардан аларга менә дигән квартиралар биргәннәр, ижат эшләре өчен аларга зур мөмкинлекләр тудырганнар. Кыскасы, биредә һәркем, һәр төзелеш бөек җидееллыкның киеренке сулышы белән яши. Республикабызны киңрәк, тулырак күрәсегез килсә, Казаннан само* летка утырып очыгыз да Бөгелмәгә төшегез. Анда автобусларның берсенә яки җиңел автомашинага утырып: Леииногорскигамы, Әлмәткәме, Азнакайга яки Баулыгамы, кыскасы, кайсы якка телисез, шунда юнәлегез. Машина сезне киң һәм тигез асфальт юлдан очырып кына алып барыр. Ул якларда сез әкиятләрдә дә сөйләнмәгән тизлек белән үскән искиткеч яңа шәһәрләр, поселоклар, промысел һәм бораулау вышкалары, еракларга сузылган электромачталар — совет индустриясе тудырган бай, куәтле техниканы күрерсез. Сез алтын куллы яңа кешеләрне: нефтьче батырларны, яңа шәһәрләр төзүче осталарны, бишьеллык гигантларын төзеп, коммунизм кырларына чыккан җидееллыкның данлыклы баһадирларын үз күзләрегез белән күрерсез. ҖИДЕ ТҮГЕЛ — БИШ, АЛТЫ! Тыштан үзенчә бер мәһабәт, ә эченә кергәч күңелләрең рәхәтләнеп китә торган матур бинаның иркен залында яңа кешеләрнең — яшь нефтьчеләрнең VII нче слеты бара. Ел саен үткәрелә торган һәм инде традициягә кергән бу слет — республикабызның яшь нефтьчеләре ассамблеясы дип аталырга хаклы. «Кара алтын» табучылар һәм чыгаручылар аңа аеруча зур күтәренкелек белән хәзерләнгәннәр һәм һәр коллектив үзе ирешкән уңышлар турында рапорт бирә. Слет комсомол- яшьләрнен ел буена дәвам иткән социалистик ярышларына тулы, тирән анализ, йомгак ясап, алдагы елда куелачак проблемаларны тикшерә һәм аларның үтәлешен тәэмин итәрлек конкрет бурычлар билгели. Кыскасы, биредә күтәренке йөкләмәләр алына һәм аларны үтәү сугышчан закон итеп куела. Бу мәсьәләләрне тикшергәндә нефтьчеләрнең өлкән вәкилләре һәм күп кенә кунаклар да катнаша. Быел да шулай булды. Анда, республикабызның Социалистик Хезмәт Герое Корбан ага Вәлиев кебек атаклы нефтьчеләре белән беррәт- тән, бай тәҗрибәле Баку, Грозный нефтьчеләренең, данлыклы Башкорт- стан, Сталинград, Куйбышев, Оренбург, Пермь һәм башка республика, өлкә нефтьчеләренең оста яшь вәкилләре катнаштылар. Совет яшьләренең тиңсез батырлыгын гәүдәләндерүчеләрнең бер матур вәкиле — татар халкының данлыклы улы Әсгат Җиһаншин да быелгы слетның кадерле кунагы булды. Слет көн тәртибенә «КПСС Үзәк Комитетының июль Пленумы йомгаклары һәм республикабыз яшь нефтьчеләренең бурычы» дигән бер генә мәсьәләне куйды. Болай кыска гына күренгән бу көн тәртибе, өлкән буынга алмашка килеп өлгергән, күпчелеге комсомол-яшьләрдән торган Татарстан нефть промышленностендагы бүгенге искиткеч бай, иҗади хезмәт белән тулы гүзәл сәхифәләрне күз алдына китереп бастырды. Нинди генә батырлыклар эшләмиләр безнең нефтьче яшьләр! Партиябез, хөкүмәтебез, халкыбыз ышанычын аклар өчен алар, нефть- челәребезнең өлкән буыны ярдәмендә, үзләренең техник белемнәрен камилләштерә барып, гомуми белемнәрен өзлексез күтәреп, җидееллык- 93 ны бер-ике ел алда үгәү өчен барлык көчләрен, сәләтләрен бирәләр, Татарстанда нефть чыгаруның җидееллык планын алар биш елда, бораулау планын алты елда үтәү өчен зур көрәшкә чыкканнар. Аларның девизы дүрт кенә сүздән тора: «Җиде түгел — биш, алты!». Якынайтырга илгә тизрәк Җидееллыкның тылсымлы язын, Ашкына безнең түземсез йөрәк Яна көрәшкә тагын һәм тагын! Татарстанның яшь нефтьчеләре мондый зур йөкләмәләрне кәгазьгә теркәп кую өчен генә алмыйлар. Алар үзләренең теләкләренә ирешү юлында күзгә күренерлек, һәркемне шатландырырлык нәтиҗәләргә ирешәләр. Кайбер мисалларны китерик: Күпчелеге комсомол-яшьләрдән торган «Әлмәтнефть»нең беренче промысел нефтьчеләре, коммунистик хезмәт коллективы исемен алу өчен көрәшеп, 19 августта ук инде еллык планнан тыш 140 мең тонна «кара алтын» чыгардылар. «Әлмәтбурнефть» тресты коллективы бораулау эшләренең тугыз айлык планын июль ае ахырында ук үтәве турында слетка рапорт бирде. Бу трестның өченче бораулау конторасында бигрәк тә яхшы эшлиләр. Алар унбер айлык заданиене август аеның беренче яртысында ук үтәгәннәр. «Әлмәтбурнефть»нең икенче промысел коллективы быел, 45 скважинаны эксплуатациягә биреп, планнан тыш нефть чыгаруның берьеллык йөкләмәсен 18 августка үтәде. Мастер Журавский бригадасы ел башыннан быел 23 мең метрга якын, Петров бригадасы 22 мең метрга якын, Социалистик Хезмәт Герое Гринь бригадасы 21 мең метрга якын бораулаганнар. Комсомол-яшьләр скважиналарны иң арзан бәягә төшереп, бораулау өчен бөтен тырышлыкларын биреп эшлиләр. Мастер Владимир Литвилко бригадасы быелның алты аенда гына да 232 мең сум экономия ясаган. Мастер Кави Вәлиәхметов бригадасы быел ВЛКСМ Өлкә Комитеты һәм Татарстан Совнархозының нефть промышленносте идарәсе күчмә Кызыл байрагын яулап алган һәм ул ахырына кадәр 30 мең метр бораулап, ярты миллион сум экономия ясау өчен көрәшә. Баулы нефтьчеләре быел, планнан тыш меңнәрчә тонна «кара алтын», миллионнарча кубометр «зәңгәр ягулык» биреп, җидееллыкны срогыннан элек үтәү өчен үзләреннән зур өлеш кертәләр. Биредә быел гына да 350 гә якын камилләштерү тәкъдиме тормышка ашырылган һәм шул ярты миллион сумнан артык экономия биргән. Республикабыздагы шулай ук күпчелеге яшь нефтьчеләрдән торган «Азнакайнефть», «Бөгелмәнефть», эреләндерелгән «Алабуганефть» промыселлары идарәләре коллективлары да җидееллыкны срогыннан элек үтәү өчен зур батырлыклар күрсәтәләр. «Кара алтын» өчен көрәш атаклы бораулау мастерларыннан М. Гринь, М. Гыймазов, А. Гобәйдуллин, нефть чыгару остасы К. Вә- лиев, вышка монтажлаучылар бригадиры А. Тимченко кебек Социалистик Хезмәт Геройлары белән беррәттән, сокланырлык яңа, яшь батырлар үстерә. Алардан Юнир Мөхәрметов, Анатолий Криушкин, Фаил Хәкимов, Геннадий Васильев бригадалары бораулау тизлегенең инде 1965 елга билгеләнгән дәрәҗәсенә ирештеләр. Шундый уңышлар нәтиҗәсендә, Татарстан нефтьчеләре 1958 елда ук нефть чыгаруда хезмәт җитештерүчәнлеге ягыннан АКШны ике тапкыр артка калдырдылар. АКШта бер нефтьчегә 2 500 тонна нефть чыгарылса, Татарстанда 5 мең тонна чыгарыла. Яшьләрнең җитештерүчәнлекне күтәрүгә салган хезмәтләре, «кара алтын» чыгару, җыю, озату эшләрен автоматлаштыру, диспетчерлаш- 94 тыру, яңадан-яңа нефть ятмаларын табу һәм нефть «чирәмен» үзләштерү өчен көрәшләре бөтен халык мактавына лаеклылар. Алар шулай ук яңа, Зәй-Каратай мәйданын нефть чыгаруның комплекслы автоматлаштырылган, диспетчерлаштырылган үрнәк-терәк мәйданы итеп әйләндерүгә барлык иҗади сәләтләрен бирәләр. Мондый үрнәк мәйданнарын күбрәк булдыру, бай һәм катлаулы техника белән коралланып, Ватаныбыз куәтен тагын да ныгыту өчен, 14 меңле комсо- мол-яшьләр гаскәрен туплаган 200 коллектив социалистик ярышны көн- нән-көн киңрәк җәелдерә. Алай гына да түгел, ВЛКСМ Үзәк Комитеты секретаре А. X. Везировның сүзләре белән әйткәндә, нефть табу һәм чыгару буенча Татарстан Советлар Союзының иҗат лабораториясенә әверелде инде. Республикабыз элек тәҗрибәле кадрларга үзе мохтаҗ булса, хәзер ул җитәкче оешмаларга да зур белемле, тәҗрибәле, менә дигән сәләтле кадрлар җитештерә. Республикабыз нефтьчеләре 1960 ел йөкләмәләрен август ае ахырында ук үтәп, Ватаныбызга миллион тоннадан артык «кара алтын» бирделәр. Скважиналар бораулау буенча республикабызның җидееллык планын алты елда, нефть чыгаруны биш елда үтәү өчен көрәшнең алгы шартлары әнә шулар. Ә ул шартлар җидееллыкта тугыз мең километр бораулап үтүне һәм Ватаныбызга миллионнарча тонна нефть яулап бирүне тулысынча тәэмин итәчәкләр. ЛЕНИН ИСЕМЕ БЕЛӘН Казан — Ульяновск тимер юлы. Бу юл яңа. Бөек Ватаи сугышы фронтларына китүче солдатлар бу тирәләрдән җәяүләп атлаганнар. Ә өйләренә инде яңа тимер юл белән кайтканнар. Поезд аларның күбесен авылларына ук китереп җиткергән. — Китүе авыр, кайтуы җиңел булды! — дигәннәр алар, юл тузаннарын кагып... Казан — Уфа поезды. Җылы, якты вагонда пассажирлар, якаларын чишеп, тирләп-пешеп чәй эчәләр. Юл озын, чәй өзелми, ризык мул. Ә сүз һәммәсеннән дә күбрәк. Менә Азнакай районы «Кызыл Октябрь» колхозы игенчесе Нури Әхтәмов. Күкрәгендә Ленин ордены балкый. Ул үз колхозының үткәне, бүгенгесе һәм тагын да матуррак киләчәге турында сөйли. — Әйе, — диләр аны игътибар белән тыңлап утыручылар, — колхозлар тагын да матуррак чәчәк аталар! Безнең янда, Казанда кунакта булган бик күңелле ике кеше бар. Аның берсе башкорт язучысы Сәгыйт Агиш, икенчесе —ша.гыйрь Шәриф Биккол. Алар тормышның матурлыгы, Казанда яхшы кунак булулары, татар язучыларын һәм шагыйрьләрен хөрмәт итүләре турында сөйлиләр. Сәгыйт Агиш ялкынланып Муса Җәлил шигырьләрен укый. Ул «Моабит дәфтәре»ндәге шигырьләрнең барысын да диярлек күңелдән белә икән. Аннан соң, далаларны, Урал буйларын хәтерләтеп, җыр яңгырап китә. Шәриф Биккол башкорт халык җырларын җырлый. Бу җырларны тыңлап, чиксез дулкынлану кичерәсең, инде күптән үткән иске гомерләр, хәзер яши торган бүгенге матур көннәребез турында уйлыйсың. Шуннан, баһадирларча йоклап яткан күршебез уяна да тиз генә юынып килә. Ул да, алдына чәй куеп, әңгәмәгә кушылып китә. Таза гәүдәле, түгәрәк йөзле, зәңгәр күзле бу өлкән кеше Шөгердә Совет власте өчен көрәшкән батырларның берсе Шакир Ситдыйков икән. — Бүгенге матурлыкны яхшырак күрү өчен үткән авыр тормышны кичергән булырга кирәк! — дип башлап җибәрә ул сүзен. 95 — Сөйлә, туган, — ди Сәгыйт Агиш, аның җилкәсенә кулын куеп,— иске тормышны мин яхшы беләм. Элек болай рәхәт яшәп булыр идемени безгә? — Иске тормыш авыр булган булса, яңаны төзә башлавы да җиңел түгел иде, — дип сөйләп китә Ситдыйков.—Мин ике кушаматлы идем< Элек «Зәңгәр хәерче» дип йөрттеләр. Чөнки, зур корсаклы карт биям, киндер күлмәгем, әтидән калган иске тунымнан башка бер әйберем дә юк иде. Аннары, яшьләр белән авылда Совет власте өчен көрәшкәндә «Шакир коммун» дип йөртә башладылар. Киң җилкәле, тдза куллы, арслан йөрәкле идем. Совет дошманнары мине яңа казылган коега гашлап күмә башладылар. Чыктым. Почмактан аттылар, уклары тимәде... «Шакир коммун» көрәште, җиңде һәм яши! Әйе, шандорларны да, җандарларны да җиңдек! — дип өстәп куйды ул. — Ә шандорлары кемнәр? — Шандормы? Америка бае! Шуны әйтергә кирәк, безнең нефть тарихын өйрәнә башлавыбыз әлеге юлчы әйткән «Шандор» сүзеннән башланып китте. Элекке заманда да нефтьне безнең җирләрдә күп эзләгәннәр. Моннан 200— 250 ел элек үк инде Казан губернасында нефть барлыгы турында .күп кенә хәбәрләр тарала. Бу хәбәрләрдән соң, рус халкының атаклы галимнәреннән һәм сәяхәтчеләреннән Рычков, Лепехин, Паллас һәм башкаларның Казан җирләрендәге нефть һәм гудрон ятмалары турында язмалары басылып чыга. Ләкин аларның хезмәтләренә кем дә игътибар бирми. Моннан 200 ел элек Нәдер авылы старшинасы Нәдер Уразметов, Казан губернасында беренче буларак, заводсымак нәрсә салып, нефть җыярга керешә һәм ул нефтьтән керосин кудыра башлый. Баю комсызлыгы белән янган Уразметов, техникасының примитив булуы аркасында, күп эзләнә алмый, барлык акчасын салып бөлә. Бөгелмә алпавыты Малакиенко, 75 метр тирәнлектә берничә скважина бораулап, 2 мең пот гудрон, 100 чиләк нефть чыгарта һәм шул нефтьтән бик яхшы керосин ала. Ләкин Малакиенко да, бөлгенлеккә төшеп, бу эшне ташларга мәҗбүр була. Бу якларга килгән Муром бае Смолянинов та тиешле нәтиҗәгә ирешә алмый. Патша Россиясенең Америкадагы генераль илчесе барон Остен- Сакен, моннан 100 ел элек, Казан губернасында нефть чыгаруга игътибар итәргә өндәп, Америка байларына — Нью-Йоркка хат яза. Озак үтми бу якларда чынлап та чит ил байлары күренә башлый. Шөгер тирәләренә Америка бае Шандор да килә? Нефть исен сизгән Шандор ике скважина бораулый. Бельгиянең «Браун һәм К°» фирмасы, бертуган Нобельләр фирмасы вәкилләре дә разведка башлыйлар. Алар артыннан капиталистларның башка акулалары да, мәсәлән, Англия нефть корольләре дә, тынычлыкларын югалтып, тизрәк «Казан Ойл фильд» фирмасы оештыралар. Ләкин бу фирмаларның эшләре уңышсыз чыга. Халык аларга нәфрәт белән карый. Аларның кайберләре 1914 елда, империалистик сугыш башлангач, эшләрен туктатып торалар. Ә кайсылары, техникалары бик примитив булганга күрә, нәтиҗәгә ирешә алмыйча, «кыргый татар җирләрен» каргый-каргый ташлап китәләр. Кыскасы, 1917 елга кадәр, Казан губернасы үз җире байлыкларын Россия байларыннан да, чит ил капиталистларыннан да яшерә. Владимир Ильич Ленин, Россиянең артта калган өлкәләрен күтәрү, хезмәт ияләренең тормышын яхшырту турында Октябрьнең .беренче көннәреннән үк аталарча кайгырта. Безнең якларны акгвардиячеләрдән, интервентлардан азат итү өчен партиябезнең, эшчеләр сыйныфының иң яхшы вәкилләрен җибәрү белән бергә, ул җир байлыкларыбызны өйрәнү, табу, аларны халык бәхетенә файдалануны оештыру өчен дә вакыт таба. 1918 елда В. И. Ленин Главнефть комитеты оештыра һәм аның күренекле члены академик И. М. Губкин җитәкчелегендә безгә экспедиция җибәрә. И. М. Губкин 1919 елда ук инде безнең җирләрдә: Кама, Идел, Шушма буйларында җитди разведкага керешә. Ул биредә нефть барлыгын, аның төп чыганакларын фәнни нигезләр белән раслап, «Нефть турында тәгълимат» иҗат итә. Аның теориясе һәм методикасына таянып, структура-геология эшләре җәелә. Нәтиҗәдә, Шөгер, Тимәш, Сарман, Аксубай һәм башка структуралар картасы барлыкка килә. Безнең республикабызда нефть ятмаларын ачу әнә шулай даһи юлбашчыбыз Ленин исеме белән бәйләнгән. Илебезне индустрияләштерү бишьеллыклары нефть ятмаларын ачу өчен зур мөмкинлекләр тудырды. Еллар үтү белән бәхет ишекләребез киңрәк ачылды. Татарстанда беренче промышленность нефте — рус галиме Губкин теориясе нәтиҗәсендә, Мальцев һәм Трофимчук җитәкчелек иткән «Туймазынефть» разведкасы тарафыннан, Баулы мәйданында табылды. Баулылар ул көнне киемнәрнең Әйбәтләрен сайлап кигәннәр. Нефтькә юл ачкан бурилыцикны Кулдан-кулга йөртеп чөйгәннәр. Нефтьчеләр башлаганнар җырны, Колхозчылар аңа кушылган. Гали тавыннан җыр күтәрелгән, Җәелгән ул илгә шушыннан... Ул — беренче скважина иде, Гаҗәпләнеп ялгыз чагына, Ерак вышкалардан верховойлар Карый хәзер Гали тавына,— дип яза шагыйрь Сибгат Хәким ул хакта. Бик дөрес әйтә! Баулы нефть факеллары кабыну республикабызда нефть чыга башлауның ышанычлы адымы була. Ләкин аның яңа җитди адымы, зур перспективасы Тимәш ятмаларыннан куәтле девон нефте чыгарудан башлана. Тимәш ятмалары табылуы Татарстан геологларын яңадан-яңа девон нефте ятмалары эзләүгә, Кама буйларында да нефть байлыкларын ачуга рухландырды. Кыска гына вакыт эчендә Татарстан Советлар иленең иң бай нефтьле республикасына әверелде. Иң артта калган Казан губернасы, Октябрь кояшы, Ленин кояшы астында тиңсез биеклеккә күтәрелде. Хәзер нефть вышкалары, буровойлары Татарстанның ярты өлешен диярлек чорнап алдылар. Байлык ташый, илем, синең якта, Тауларыңда, тирә-юнеңдә, Диңгез туган яңа Карабашта, Зәңгәр Зәй, Ык, Кама җирендә. Тимәшендә, Әлмәт, Сарманыңда Батыр халык бәхет, ямь таба, Совет җире! Синең һәр ягыңда Азат хезмәт итә тантана. Татарстан нефть промышленностенда гына да бүген 33 коммунистик хезмәт бригадасы, 113 коммунистик хезмәт ударнигы эшли. Бу бөек дәрәҗәгә ирешү өчен тагын 194 коллектив көрәшә. Намуслы хезмәт җидееллыкның яңадан-яңа батырларын үстерә. Әйе, нефть республикабызның йөзен сокланырлык матур итеп үзгәртте. Ул алдынгы совет фәненең өстенлеге һәм тантанасы, халыклар дуслыгы тантанасы, партиябезнең ленинчыл милли политикасының җиңүе тантанасы булды!