Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАННЫҢ СЫНЛЫ СӘНГАТЕ

 Сынлы сәнгатьнең мәгънәсе гаять киң. Ләкин, гадәттә, сынлы сәнгать дип әйткәндә, без күбрәк живопись (нәгышь), скульптура һәм графиканы күз алдында тотабыз. Чөнки күп вакытта күргәзмәләрдә сынлы сәнгатьнең шушы өч тармагы гына күрсәтелә. Шулай да без, бер-ике сүз белән генә булса да, сынлы сәнгатьнең бүтән тармакларына да тукталып китәргә уйлыйбыз. Мәсәлән, коручылык — архитектура сәнгате!.. Сынлы сәнгать хакында язганда ничек инде .Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы төзелешенә тукталмыйча үтәргә мөмкин?! Шулай ук халык сәнгате хакында да берничә сүз әйтәсе килә. Без татар сынлы сәнгатенең Бөек Октябрь социалистик революциягә кадәр булган хәлен тикшерә башласак, анда берничә һәвәскәрнең бик зәгыйфь талпынуыннан башка бер нәрсә дә күрә алмабыз. 1905 ел революциясеннән соң татарлар арасында да сынлы сәнгать белән кызыксыну башлана. Ләкин художникларыбыз системалы профессиональ белем алудан мәхрүм калган һәвәскәрләр булалар. Алар арасында иң элек атаклы драматург Галиәсгар Камалны искә алырга кирәк. Аның «Яшен» һәм «Ялт- йолт» сатирик журналларында чыккан карикатуралары, профессиональ кимчелекләре зур булуга карамастан, үткенлекләре белән әле дә игътибарны җәлеп итәләр. Галиәсгар ага, матбугат сөюче кеше буларак, үз заманында китап бизәү эшендә дә актив катнашкан. 1920 елда «Эшче» газетасының урак-чүкеч белән кушып ясалган баш исемен эшләүгә Галиәсгар ага да катнашкан иде. Галиәсгар ага, яхшы каллиграф булып, басма өчен китап исемнәрен матур язу белән дә атаклы иде. Китап бизәүдә зур хезмәт күрсәткән, күп еллар Оренбургта укытучылык иткән Сәлах Камал да татар сынлы сәнгате өлкәсендә эшләүче һәвәскәрләребездән иде. Оренбургта басылган күп кенә китапларның тышларында очрый торган нәфис язуларның һәм «Шура» журналының нечкә зәвык белән башкарылган һәм зур осталык белән язылган тышлыгының авторы да Сәлах Камал булырга тиеш. Ул заманнарда Петербургта мәшһүр каллиграф һәм китап сөюче Ильяс Бураганский эшли. Бураганский оста каллиграф була, ул, үзе типография ачып, үзе хәрефләр койдырып, безнең китап басу эшенә күп хезмәт куя. Революциягә кадәр Петербургның Штиглиц сәнгать-һөнәр мәктәбендә Хөсәен Баданинский һәм Мирзажан Байкиев укый. Мирзажан ага скульптура белән шөгыльләнә. Күп заманнар ул Ленинградта Эрмитаж музеенда скульптураларның реставраторы булып эшли. 1928 елда без аның, Эрмитаждагы мастерскоенда булып, Тукай, Мәрҗани кебек атаклы әдип һәм галимнәрнең унлап скульптура-портретын күргән идек, аның хакында «Безнең юл» журна С 139 лында бер кыска мәкалә дә язган пдек. 1912—13 елларда булса кирәк, Казандагы «Шәрык» китапханәсендә бер кечкенә күргәзмә оештырылды. Аның экспонатлары — татар әдипләренең (Тукай, Әмирхан һ. б.) бер табак стандарт рәсем кәгазенә кара (прессланган күмер булса кирәк) белән ясалган унлап портретыннан тора иде. Күргәзмә авторларының берсе — Яхшыбаев, ә икенчесенең исеме хәтердә калмаган. Алар һәвәскәрләр иде, әлбәттә. Мәс- кәүдә Строганов сәнгать мәктәбендә укучы Зөһрә Акчуринаның «Ак юл» журналында бер-ике график эше шул ук 1913 елда күренеп китте. Ләкин бу кечкенә, сүнәр-сүнмәс кенә булып кабынган нурчык, офыктан күтәрелер- .күтәрелмәс, югалды. Революция алдыннан татар сынлы сәнгате шундый хәлдә иде. Димәк, XIX йөзнең соңгы яртысында, XX йөз башларында берникадәр татар яшьләре сынлы сәнгать мәйданына керү өчен талпынып караганнар. Ләкин алар тиешенчә уңыш казана алмаганнар. Әгәр сынлы сәнгатьнең гомумән хәлен алсак, революция алдында Россиянең көнчыгыш өлкәләрендә (Идел буе, Урал, Себер, Төркстан) Казан шәһәре яхшы ук зур сәнгать үзәгенә әверелгән иде. Казанда заманы өчен шактый зур сәнгать мәктәбе (художественная школа) эшли һәм ул мәктәп үз тирәсенә Н. Фе- шин, В. Тимофеев, П. Беньков, В. Богатырев кебек зур художникларны туплаган иде. Бөтен дөнья күләмендә зур оста саналган һәм сәнгатьтә үзенчәлекле үткен, нәфис стильгә ия булган Николай Фешин- ның һәм шул берничә көчле останың шушы сәнгать мәктәбендә педагог булулары Казан сәнгать мәктәбенең данын шактый күтәргән иде. Казанда сынлы сәнгатьнең үсүендә һәм югары дәрәҗәгә ирешүендә бу мәктәпнең мактарлык хезмәте бар. 1895 елда ачылып, 10—15 ел эчендә сынЛы сәнгать осталары хәзерләүдә зур уңышлар казанган бу мәктәп Бөек Октябрь революциясеннән соң тагы да үсте. Ә менә 1919 елны. ягъни бу юлларны язучы Казан сәнгать мәктәбенә укырга кергән вакытта, аның ике йөздән артык укучысы арасында бер генә татар да юк иде. Революциягә кадәр дә татарлардан бу мәктәпне тәмамлап чыгучылар булмаган. (Ә менә хәзер, мәсәлән, Ленинградның, Рига һәм башка шәһәрләрнең югары сәнгать уку йортларында татар кызлары һәм егетләре күпләп-күпләп укыйлар.) Кызганычка каршы, ул вакытларда Казанда булган зур сәләтле художниклар да татар халкы тормышы белән җитәрлек кызыксынмаганнар. Данлыклы Н. Фешин, үзе дә Казан губернасының «иноро- дец»ларыннан булуына карамастан, татар халкы тормышыннан бер кисәк нәрсә ясамаган. Революциядән соң татар культурасына хезмәт иткән П. Беньков, Г. Медведев кебек осталар да аңарчы татар халкы тормышын өйрәнү, сурәтләү белән бөтенләй диярлек шөгыльләнмәгәннәр. Шуның өчен, татар халкы тормышының кайбер күренешләрен әсәрләрендә мәңгеләштергән Карл Гун, И. Прянишников кебек художникларның эшләре безне аеруча кызыксындыра һәм тәкъдир ителергә тиеш. Казан сәнгать мәктәбенең архитектура бүлеген тәмамлап, революциядән соң күп вакытлар сызым һәм декоратив сәнгать буенча укытучы булып эшләгән, бөтен гомерен диярлек татар сәхнәсендә татар спектакльләрен җиһазлап үткәргән худбжник-декоратор П. Сперанскийның эшләрен без хөрмәт белән искә алабыз. Татар халык сәнгате белән кызыксынып, татар чигеш үрнәкләрен җыюда аның искә алырлык хезмәтләре бар. Татарстаннан читтә яшәгән өлкән буын татар художникларыннан: Уфада Дәүләткилдеевны, Пензада Гомәр Бурдинны искә алырга кирәк. Болар икесе дә яхшы белемле, хәзерлекле осталар иде. Дәүләт- килдеев нәгышьче булса, Бурдин скульптор иде, ул гомер буе Пенза сәнгать мәктәбендә укытты. Совет чорында сынлы сәнгать кадрлары хәзерләүдә Казан сән- 140 гать мәктәбенең роле, әйткәнебезчә, зур булды. Аңардан сәләтле, талантлы осталар чыкты. Шушы икенче буын, ягъни революциянең беренче елларында укын башлаган осталарга, алардан да иң әүвәл архитекторларга тукталасым килә. Хәзер беренче татар архитекторлары чәчләре агарып, картаеп баралар инде. Шулар арасында архитектор Исмәгыйл Г айнстдпновның иҗаты, шөбһәсез, зур хөрмәткә лаеклы. Аның һәр эше талантлы, намуслы, югары зәвыклы оста икәнлеген күрсәтеп тора. Казанда җитешкән, Советлар иле үзәге Мәс- кәүдә камилләшкән һәм хәзер Мәскәү архитектура институтында укытучы булып эшләүче Исмәгыйл Гайнетдинов үзенең иҗади программасын һәрвакыт Казан, Татарстан белән бәйли. Әгә|р Татарстан өчен бер генә әсәрен — Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры бинасын гына төзеп калган булса да, ул иң хөрмәтле архитекторлардан саналырга хаклы булыр иде. Мәшһүр француз архитектура теоретигы М. Виюлле Ле Дук «Архитектура турында әңгәмәләр» дигән әсәрендә: «... бөтен дүрт сәнгать (музыка, архитектура, скульптура, нәгышь — Б. -У.) бер-берсе белән якын туганнар, әмма баштагы икесе — музыка һәм архитектура игезәкләрдер», — ди. И. Гайнетдинов музыка белән архитектураның игезәклеген аеруча сизә. Муса Җәлил исемендәге театрга керүгә, аның зур осталык белән ясалган беренче бизәкләрен күргәч үк, музыканы хис итә башлыйсың. Татар орнамент-бизәк мотивларыннан нинди вариацияләр ясалмаган?! Нинди ритмик тактлар, үлчәүләр уйлап чыгарылмаган?! Барысын алганда нинди төгәлләнгән тулы гармония! И. Г а й н е т д и н о в н ы ң Татар опера һәм балет театры бинасын эчке һәм тышкы бизәүгә куйган көченең, иҗади дәртенең кыйммәте әйтеп бетергесез. Заманыбызның сынлы сәнгать мәйданында төп урын тоткан стан нәгышенә (станковая живопись) күчкәнгә кадәр, архитектурага якын торган монументаль нәгышь остасы Чыңгыз Ахмаров иҗатын да искә төшереп үтик. Чыңгыз Союзыбыздагы монументаль нәгышь осталарының иң популярларыннан берсе. Аның үз стиле, үз алымы бар. Дөрес, аның Татар опера һәм балет театрындагы панноларын әле тулысыңча уңышлы дип булмый. Ләкин аларда да югары профессиональ белемле останың кулы сизелә. Бу сылу, назлы контурлар һәм локаль төсләр остасы Ташкентта, Нәваи исемендәге опера һәм балет театр фойесында ясаган паннолары өчен Сталин премиясе алган иде. Чыңгыз Ахмаров татар әдәбияты һәм сәнгате декадасын хәзерләүдә дә актив катнашты. Ул үзенең Татар опера һәм балет театры бинасы фойесында ясаган панноларын, яңадан төзәтеп, чын фреско техникасы белән язу турында хыяллана. Аның бу теләгенә ирешүен өмет итәбез. Скульптор Садри Ахун да өлкән буын вәкилләреннән берсе. Күп заманнар Татарстанда Садри Ахун бердәнбер скульптор иде. Ул күргәзмәләрдә портретлары һәм жанр әсәрләре белән катнашты. Соңгы елларны ул, скульптор Л. Кербель белән бергә, Казанның Куйбышев мәйданында куелган Г. Тукай һәйкәлен ясады. Казанда соңгы вакытта тагын берничә сәләтле яшь скульптор эшли башлады. Ләкин скульпторларга эшләү өчен кирәкле шартлар тудыру юлында Художниклар союзы һәм Художество фондының Татарстан . бүлеге әле күп тырышлык күрсәтергә тиешләр. Художниклар армиясенең иң көчле, иң җаваплы булган группасы — нәгышь (живопись) осталары. Сынлы сәнгать мәйданының хәзерге торышы турында сөйләгәндә сәнгатьтәге аерымлашу процессын искә алырга, шуның өчен нәгышь- челәр, декораторлар, графикларны аерымаерым тикшерергә туры килә. Стан нәгышс—заманыбызның иң популяр сәнгать тармагы. Ләкин стан нәгышенең үзенең эчендә дә аерымлашу процессы бара: жанрчылар, пейзажчылар, портретчылар һ. б. чыга. 141 Татарстан художниклары союзы членнарының яртыдан күбесе — нәгышьчеләр. Әгәр нәгышьчеләр арасында һәм гомумән художниклар союзы членнары арасында төп контингент Казан сәнгать мәктәбен тәмамлап чыккан кешеләрдән торганын искә алсак, бу мәктәпнең Татарстан өчен нинди зур роль уйнавына төшенә алырбыз. Бу бигрәк тә нәгышьчеләргә карата әйтелергә тиеш. Татарстан художниклары союзында соңгы елга кадәр бер скульпторның да булмавы Казан сәнгать мәктәбендә скульптура бүлегенең эшләмәве белән аңлатыла. Шуның өчен дә соңгы елга кадәр булган күргәзмәләрдә скульптура әсәрләренең сыйфаты, нәгышькә, графикага караганда, күп түбән иде. Соңгы күргәзмәдә исә скульптураның да дәрә- җәсе бераз күтәрелә төште. Оешмада торган татар художниклары да хәзер системалы белем алган, яхшы квалификацияле, профессиональ кешеләр. Алар арасында әсәрләре өчен Сталин премиясе белән бүләкләнгән Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов кебек зур художниклар бар. Лотфулла Фәттахов белән Харис Якуповның көнкүреш жанрында катлаулы композицияле һәм шактый зур осталык белән эшләнгән картиналарын һәр күргәзмәдә күрергә мөмкин. Аларның иҗатында, ниндидер уртак мотивлар белән бергә, шактый гына аерымлыклар, үзенчәлекләр дә бар. Якуповның нәгышендәге бер төрле прозалык аның эшләренә бераз корылык тудырса, татар халкының көнкүрешен, этнографикасын яхшы белүе жанр әсәрләренә җитдилек бирә. Лотфулла Фәттахов картиналарында лирика күп, төсләрне бирүдә нәзакәтлек сизелә; ләкин халыкның көнкүрешен белеп бетермәве аның кайбер әсәрләрен ятсыныбрак карарга мәҗбүр итә. Икесенең дә композицияләрендә әле ниндидер тартынкылык, кайвакыт аларга кадәр очраган алымнар белән файдалану кебек нәрсә сизелгәлп. Ләкин аларның осталыклары барган саен үсүенә өметебез зур. М. Усманов, А. Бурлан нефтьчеләр тормышыннан чибәр генә картиналар ясыйлар. «Нефть килде» исемле картинасы өчен А. Бурлай быел Тукай премиясе белән бүләкләнде. Пейзаж җиңелрәк жанр исәпләнә. Ләкин табигатьнең нәфис, сылу, күңелгә тынычлык бирә торган серләрен ачып, аның назлы сөйкемлелеген, кайвакыт аяусыз стихиясен, үзенең көченә масаеп җилкенү рухын сурәтләү — җиңел эш түгел. Моның өчен олы тойгылар һәм зур осталык кирәк. Күргәзмәләрдә Н. Кузнецов, С. Лывин, К. Максимов, Р. Нурмөхәммәтов һәм башкаларның колоритлы пейзажлары яхшы бәя алалар. Портрет жанрында С. Ротницкийның осталыгын һәм эшчәнлеген әйтми узып булмый. Ләкин ул күп кенә әсәрләрендә тышкы охшашлык белән канәгатьләнә. В. Куделькин- ның кайбер портретлары уңышлы ясалган була. Мәсәлән, аның шундый эшләреннән 1959 елның күргәзмәсендә күрсәтелгән художник Б. Әльменовның портретын әйтеп узарга кирәк. Татарстан художниклары арасында көчле группаларның берсе — графиклар. Графиклар үзләре күп тармакларда эшлиләр: китап бизәүчеләр, плакатчылар, карикатурачылар, стан графикасы. Графиклардан иң башта, профессиональ хәзерлеге аз булса да, таланты мул булган Госман Арслановның «Чаян» журналына ясаган карикатураларын һәм Тукай әсәрләренә ясаган иллюстрацияләрен искә алыйк. 20—30 нчы елларда Р. Таһиров, Д. Красильников, Г. Ильясов татар матбугатында күп кенә график эшләр башкаралар. Соңра Ш. Мөхәммәтҗанов китап сурәтләү сәнгатендә уңышлы эшләп килә. Нәгышчеләрнең дә күбесе хәзер графика белән шөгыльләнә. Мәсәлән, X. Я ку- пов, Л. Фәттахов, Р. Төхфәтуллин һ. б. графикада да уңышлы әсәрләр иҗат итәләр. Өлкәнрәк буыннан газета-журналларда эшләүче талантлы графиклардан Г. Мусин һәм Н. Сокольский хөрмәткә лаеклылар. Ка зан мәктәбен тәмамлап, шул ук мәктәптә укытучы булган Н. Сокол ьскинның графикасында үзенчә бер аромат бар. Э. Гельме, Е. Сидоркин кебек карикатурачылар, Б. Әльменов кебек графиклар, Н. Байбурин, Җ. Булат кебек плакатчылар үзләренең эшләре белән безнең газета-жур- н ал л арны, к ита пл а р ны җа нл а н д ы- рып, рухландырып торалар. Алар- ның профессиональ белемнәре тулы, осталыклары шактый зур. Татарстан графиклары турында бай иллюстрацияле аерым монография чыгарырга бик вакыт инде. Моның *әчен Казан полиграфия базасының мөмкинлекләре бар. Театр декорациясе эшләрен тәҗрибәле П. Сперанский, Э. Гельмс, М. Сүтүшев кебек осталар белән бергә, Ә. Тумашев, Ә. Ногаев кебек үз эшен яхшы белүче, квалификацияле яшьләр дә уңышлы башкарып киләләр. Театр декорациясе культурасын күтәрү, тагын да үстерү өчен Казанда бер театр музее оештыру — кичектерелми хәл ителергә тиешле эшләрнең берсе. Бу музей яшь художниклар өчен дә, халык өчен дә белем ала торган мәктәп һәм сәнгать әсәрләрен карап рәхәтләнә торган урын булыр иде. Октябрьдан соң ижат мәйданына чыккан хатын-кыз художниклардан Г. Рәхманкулова һәм Р. Якупованың эшләренә, Р. Төхфәтуллин кебек яшьләр иҗатына һәм гомумән графикларның, декораторларның хезмәтләренә аерым һәм җентекләп тукталырга кирәк иде. Хәзер бу темаларның һәрберсенә аерым монографияләр багышларга мөмкин инде. Татарстан художниклар союзы адресына, теләк рәвешендә, бер-ике сүз әйтәсе килә. Сыйлы сәнгать мәйданында эшләнергә тиешле булган иң кирәкле чараларның берсе — сәнгать галлереясе булдыру. Художникларның күп эшләре шул галлереянең төзелүен көтеп торалар; графикларның папкаларында күпме графика әсәрләре тупланган, декораторларның әсәрләре дә һәр төрле почмакларда яшеренеп ята. Сынлы сәнгатьнең артта калган, бик өстерәлеп, сөйрәлеп бара торган бер тармагы булса, ул да — көнкүреш әйберләрен бизәү сәнгате, ягъни утилитар сәнгать. Татар халкының көнкүрешендә бсрын-борыннан зур урын тоткан декоратив күн эшләре бар иде. Бу һөнәрне яңадан тергезәсе, замана таләп иткәнчә җанландырасы иде. Шулай ук керамика-ташаяк әйберләрен ясауны, алтын-көмеш осталыгын, ювелир сәнгатен халык теләгән әйбер, җиһазларны җиткереп торырлык дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Кырык ел эчендә Совет Татарстанында профессиональ белемле, чын советчыл, коммунизм рухы белән дәртләнгән, эшенә чын күңелен куйган яхшы квалификацияле сәнгать кадрлары үсте. Татарстан художниклары үзләренең иҗади эшләрен, осталыкларын совет халкының яңа, мул, матур тормыш төзү юлындагы көрәшенә багышлыйлар. Татарстан художниклары союзы хәзер РСФСРда көчле оешмаларның берсе. Шуның өчен Татарстан художникларыннан зур иҗат уңышлары таләп итәргә урын бар. Татарстан художникларының алдагы иҗади эшләре безгә дәртле, нурлы булып күренә.