СУ ЮЛЫ
Безнең оч’ка килен төшә бүген... Ләкин кыңгыраулы пар атлар, Кияү егетләре шау-шуыннан Гөрләп, яңгырап тормый тарафлар. Капка ачкан өчен бүләк алып, Малайлар да итми тантана. Бер ат җиккән җиңел читән арба Тып-тын гына керә капкага. Арбасыннан сикереп төшеп, кияү Шаян сүзләр әйтми киленгә; Төзәтенеп түгел, сызланудан Ике кулын тота билендә. Тик чал кергән керфек асларына Яшеренгән коңгырт күзләрдә Шундый җылылык! Тик сыймаудан •куркып, Салмыйдыр ул хисен сүзләргә. Шулай туй төшкәнен күргән саен Күңелләрем минем җилкенә. Ике яшьнең киләчәген уйлап, Биреләм мин хыял иркенә: «Нинди юл, — дим,— үтәр бу мәхәббәт, Кичерер ул нинди зур сынау? Кайда хәтле шат көйләрен илтер Туйда яңгыраган кыңгырау? Нинди матур моңнар калдырып, ул Тынар алда ерак елларда. Нинди эзләр, нинди эшләр калыр Бу сөюдән иркен юлларда?..» ...Бүген исә, туй төшкәнен күреп, Җилкенсә дә тагын йөрәгем, Гамьсез шатлык көен ишетмим мин, Моңсулыкка урын бирәмен. Юк шул! Кай юлларга текәлсәк тә, Үткән яшьлек, кире килмисең. Хәмит агай туен төшерә шул Билгеләгәч күптән иллесен. Хәят апа күңелендә дә бүген Әллә күпме хисләр булса да Тәүге адымы түгел, мәхәббәтнең Соңгы адымы шушы бусага. Шуңа, күңел, киләчәккә түгел, Син үткәнгә таба карыйсың. Актарасың, хыялларын түгел, Бу сөюнең ерак тарихын. Ләкин бүген туй көне бит әле, Үткән моңнар калсын бу юлы... — Хәят, килен төшкәч, кызлар элек Күрсәтәләр иде су юлы. Әйдә әле, картлык моңы болай Күңелләрне сүтеп ишмәсен: Үзем сиңа бер күрсәтеп кайтыйм Су юлларын, Хәят чишмәсен. Җилкәләрең синең талган инде, Чиләкләрең калып торсыннар, Япма башың, агарса да шундый Матур синең толым-тылсымнар!.. Юк! Чиләк тә алды Хәят апа. Яулыгын да тартып бәйләде. Булса, чулпы моңы белән дә ул Бизәр иде шушы бәйрәмне. Таллар арасыннан, тар сукмактан Алар төшеп барган чагында, Әллә кайда калган еллар җырын Ишетте ул яфрак шавында. Менә шунда гүя алар өчен Югалды инде вакыт чамасы: Яшьлек кайтыр кебек, фәкать теге Тал артына йөгереп барасы. ...Коммун Хәмит белән Низам кызы Беренче кат шунда күреште. Диванага башы төшкән кебек, Оялмыйча суырып үбеште. Әнә теге карсак караманы Үткән чакта, ерак җәйләрдән Кайтып, Хәят юлына пычак тотып, Чыгар кебек кулак Шәймәрдән. Канлы Хәмит киткәч больницага, Куркытып ул Хәят мескенне, Ничә тапкыр шушы юлга чыгып Әллә ниләр янап җикеренде. Менә чишмә. Бер көн Низам ага, Тыңлап шул Шәймәрдән явызны, Монда кызының яшен генә түгел, Ал каннарын килеп агызды. Чәче белән йолкып, шул чишмәгә Атты Низам Хәят чулпысын. Кызын көчләп күрше авылга бирде. ...Соңлап кайтты Хәмит ул кышын. Үч, мәхәббәт, нәфрәт тойгылары Бер ядрәгә, гүя, тупланып, Аңа армас-талмас көч бирделәр- Бер көн тормады ул тукталып: Колхоз төзеде туган авылында, Кулакларның тамырын корытты. Таныш таллыкны гел читләп узды, Күңелен йомшартмаска тырышты. Аннан инде сабыр йөрәк белән Гади эшчән кызга өйләнде. Бала туды. Тыныч, матур булып, Үрнәк булып, тормыш көйләнде. Семья бәхете әкрен елга кебек, Якты нурлар белән чагылды. Тик кайдадыр төптә чылтырады Хәят чишмәсенең агымы. Эштә. Өйдә- Хезмәт, ял һәм хезмәт. Үсте улы. Үсте колхозы. Хатын үлде. Малай — Арктикада, Колхоз беләи калды ялгызы. Биш ел ялгыз. Тора-бара төнлә Чишмә чылтыравын ишетеп, Уянучан булды. Үткән-барган Карый 1иде аңа ис китеп, Ярты төндә таллар ераера Салкын чишмә буена барганда. Түзә алмады. Сөйгән улыннан ул Киңәш алды карлар яуганда. Ә яз җиткәч, бераз эшләр беткәч, Җигеп җиңел читән арба.ны Күрше авылга китте. Бөтен авыл Кыр юлыннан күзен алмады... Татар хатыны! Эшчән сабырлыгың Нинди (авырлыкка түзмәгән! Күпме йортны тыныч шатлык белән, Якты бәхет белән бизәгән! Хәят бер ел диванадай йөрде, Тирә-якта берни күрмәде. Эшләде ул ләкин көнен-төнен, Бер шелтәгә урын бирмәде. Аннан кызы туды. Улы туды. Семьядагы тормыш үзәге Кебек бер җанланып китте Хәят. Матур гына тормыш төзелде. Тик күршедәге колхоз председателе Кайчак район ягына узганда, Ни өчендер ул, йөрәген тотып, Кереп кача иде чоланга. Аннан ул үзе дә колхозында Күтәрелде һаман югары. Сыер сауды. Кошлар карады. Аннан сугыш. Ире югалды. Балалары инде үсеп җитте. Үз семьялары. Хәят берүзе. Күрше колхозының председателе Узган чакта инде ул күзен Алмый, карап кала тәрәзәдән... Ә бүген шул арба тавышы Югалмады авыл башына китеп, Район ягына таба .авышып. Ул туктады Хәят капкасында. Тын да алмый Хәят. Тезенә Гер таккандай, тора алмый. Җавап Бирә алмый Хәмит сүзенә... Менә алар Хәят чишмәсендә. Тонык суга тыныч карыйлар. Кайнар үбешү дә юк. (Яшьләр түгел!) Өзелеп-өзелеп тын да алмыйлар. Ләкин мәхәббәтнең бөек көчен Алар кебек берәү тоямы? Үз сөюен җир саф чишмә итеп Күкрәгеннән шулай коямы? Соңымы бу алар сөюенең? Бу чишмәнең соңы бармы соң? Кайсы буыннарга җиткерер бу су Легенда итеп алар язмышын?! Теләсә дә күзен аера алмый, Карый Хәят, никтер калтырый. Ай шәүләсе белән янәшәдә Нәрсә анда суда ялтырый? Иелә, кулын тыга. Саташумы? Бу ни? Бу ни? Аның чулпысы! Хәмит каршысында тора мәллә Ерактагы шомлы ел кызы? Буталдымы еллар, вакыйгалар, Нигә, Хәят, нигә үксисең? Кайда башың, кайда ахырың синең, Әй, мәхәббәт, нинди көчлесең! Нинди агым ерак истәлекне Алып чыккан юшкын төбеннән? Ул коткарды кебек яшьлек көчен Еллар бәйләп куйган төеннән. Иртән генә, пенсияләр алып, Тыныч көннәр, тыныч дөньялар Корырга дип хыялланган уйлар Инде шундый яну тоялар! Хәят яшь тә коя, елмая да, Бер чишмәгә карый, бер ярга... — Фермада хәл кыен дигән идең, Анда яшьрәк кешене куярга Кирәк дидең. Иртәгәдән анда Мин барырмын! Миннән яшьрәкне Табалмассың, Хәмит, хәзер барыбер, Тыю кыен минем йөрәкне! Күр, яшьлегем чулпыларын миңа Серле чишмә кире кайтарды. Соңы кая соң бу мәхәббәтнең? Бүген генә гүя башланды! Таллар арасыннан, тар сукмактан Кайта алар. Әйт син, су юлы, Күпме үткән, килер заманнарны Сыйдырасың икән бу юлы! Ай яктысы сине көмеш иткән, Гүя күккә менә бер башың. Әнә сиңа тиеп үтә кебек Җирнең без ясаган юлдашы. Бу юлларның серле яктысын да Ул үзенә алг-ан шикелле. Кайсы чорлар, кайсы дөньяларга Илтер икән синең хисеңне...