Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШӘЙХЗАДӘ БАБИЧНЫҢ САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘРЕ

елны шагыйрь Шәйхзадә -LvzUO Бабичның татар 1 һәм башкорт10 11 телләрендә «Сайланма әсәр- ләр»е басылып чыкты. Бик үзенчәлекле бу шагыйрьнең әсәрләре 1922 елдан бирле басылганы юк иде. Билгеле булганча, гарәп хәрефләре белән басылган китапларны хәзерге укучыларның күпчелеге укый алмаганга «күрә, яшьрәк буын укучылар өчен Шәйхзадә Бабич иҗаты белән танышу шактый читен иде. Бу җыентыклар, шагыйрьнең иҗатын укучыларга җиткерү юлындагы әһәмиятле хезмәт булып, әдәбият киштәбездә мактаулы урын алдылар. Татар һәм башкорт укучылары бу китапларны җылы каршылады. Күптән түгел генә китапханәләргә «илеп кергән нөсхәләренең тиз арада таушалып барулары, аларның һич туктаусыз кулдан-кулга күчеп йөрүләре әнә шул турыда сөйли. Җыентыкның татарчасын М. Фазлыев, башкортчасын Ә. Харисов төзегән. Китапның татарчасында Хатип Госман, башкортчасында Әхнәф 147 Харисов тарафыннан язылган шагыйрьнең иҗат һәм тормыш юлы турында бай эчтәлекле мәкаләләр урнаштырылган. Мәкаләләрдә шагыйрьнең катлаулы иҗат юлы, үзенчәлекле таланты турында дөрес фикер әйтелә. Галимҗан Ибраһимов тарафыннан җыелып, 1922 елда басылган һәм шагыйрьнең кайбер әсәрләрен генә эченә алган «Шигырьләр мәҗмугасының беренче китабын -искә алмаганда, болар—Шәйхзадә Бабичның билгеле күләмдә тулы гына чыгарылган беренче җыентыклары. Тик җыентыкларның татарчасы күләм ягыннан артык кысылган: шагыйрьнең «Сайланма әсәрләре» эченә кертелергә лаеклы булган күп кенә әсәрләре читтә калган. Әйтик, шагыйрь талантының сатирик ягын бик көчле чагылдыра торган «Китабеннас» исемле әсәре, кайбер җирләрен кыскарткалап булса да, җыентыкта урын алырга тиеш иде. Җыентыкларның башкортчасы исә тулырак, анда шагыйрьнең иҗат юлында әһәмияткә лаеклы булган әсәрләренең күбесен кертергә тырышылган. Шуңа курә үл җыентык үзенең эчтәлеге белән шактый бай итеп чыгарылган һәм ул укучыларны Шәйхзадә Бабич иҗаты белән киңрәк таныштыра. Бабич иҗатының асылын аңларга ярдәм итә торган бу җыентыкларда, кызганычка каршы, шактый төгәлсезлекләр җибәрелгән. Бу төгәлсезлекләрнең кайберләре мәгънәне бозсалар, күпчелеге шигырьнең аһәңен бозалар. Бер «Газазил» поэмасында гына татарча җыентыкта 27, башкортча җыентыкта 76 урында шигырь ритмын боза торган хаталар бар. «Китабеннас»та исә андый хаталар 80 нән ашып киткәнБабич— музыкаль шагыйрь. Аның шигырьләре аһәң ягыннан гаҗәеп төгәл. Шуңа күрә, җыентыклардагы төгәлсезлекләр шигырьләрнең аһәңен бозып, колакны рәнҗетә икән, бу инде шагыйрьнең әдәби осталык дәрәҗәсен төшереп күрсәтү була. Мәсәлән, татарча җыентыкта «Актык зарым» исемле өч строфалы шигырьнең ике строфасында шигырь ритмын боза торган хаталар киткән. Икенче строфаның беренче юлы: Нишлием сок? Әйтче зинһар! Чәнчелимме? Нишлием?— дип биреләсе урынга: Нишлием сон? Әйтче зинһар! Чәнчелимме? Ни эшлим?,— дип бирелгән. Өстән генә караганда, монда хата әллә ни зур да түгел шикелле: иҗек саны барыбер унбиш ләбаса. Ләкин бу кәгазьдә генә шулай күренә, укыганда исә өч иҗек исәбенә бирелгән «ни эшлим» сүзенең янәшә килгән «и» һәм «э» авазлары бергә кушылып, ул ике генә иҗекле булып кала. Инде иҗек санын тутыру нияте белән, ул сүзне тартып, сузып укысак та, барыбер, аның белән генә эш төзәлми, чөнки монда шигырь ритмын аксата торган шундый бер хәл килеп туган: ачык һәм ябык иҗекләр чиратлашу законы буенча, монда ачык булырга тиешле ундүртенче иҗек ябылган, шуның нәтиҗәсендә шигырьнең табигый агышына зарар килгән. Моның өстенә тагын, сүзнең шулай үзгәрүе аркасында, строфаның рифмасы юкка чыккан: чөнки «ни эшлим» белән «эш кыен» фразалары арасында бернинди дә аһәңдәшлек табып булмый. Өченче строфаның беренче юлы исә, шагыйрьдә булмаган сүзне өстәү аркасында, бозылган. Шагыйрь тарафыннан: Нишлием? Зәкъкумле хәсрәтләр белән күңелем яна, — дип язылган шигырь юлы: Нишлием с о ң? Зәкъкумле хәсрәтләр белән күңелем яна, — дип басылган. Күрәсез, шушы бер генә иҗекле сүз өстәлү шигырьнең нәфислегенә нинди зарар китергән! Татар һәм башкорт әдәбиятының күренекле вәкиле Шәйхзадә Бабич— башкорт әдәбиятына нигез салучыларның берсе. Төп әдәби мирасы татар телендә булган бу шагыйрьнең башкорт телендә язылган шигырьләре дә бар. Башкорт халкы Шәйхзадә Бабичны милли әдәбиятының беренче карлыгачы дип таный. Шуңа күрә, аның бөтен әдәби мирасы, әлбәттә, башкорт телендә басылып ю - 148 чыгарга тиеш. Башкортстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган Шәйхзадә Бабичның «Сайланма әсәрләре» — шул ихтыяҗны үтәүнең тәүге күренеше. Ләкин, аянычка каршы, бу эшкә зур иҗади эш итеп каралмаган әле- Җыентыкта басылган рәвештә шигъри әсәрләрне түгел, мәкаләләрне генә тәрҗемә итәргә мөмкин. Анда да, фикерне калкурак бирү өчен, тел хәзинәсендәге мөмкинлекләрне ныклабрак җентекләргә кирәк. Шигырь бит ул үзенә бертөрле югары сәнгать, аны башка телгә тәрҗемә иткәндә фикернең үткенлеген, әдәби образларның камиллеген, әсәрнең эмоциональ көчен, кулланылган ритмо-мелодик чараларның үзенчәлеген сакларга, моның өчен тел мөмкинлекләреннән оста итеп файдалана белергә кирәк. Тәрҗемә эшенең бик катлаулы иҗади эш икәнен бер дә онытырга ярамый. Әйтергә теләгән фикерне ачыграк аңлату өчен кайбер мисалларга тукталыйк. Башта, имгәтелүләрнең һәртөрлесен күргән әсәрләрнең берсе булган «Кил, сабия» шигыренә кагылыйк. Анда бер строфа менә болай бирелгән: Сөнбөлөм һин, әйләнәңдә ал көбәләктәр оса, Күңелгә күктән фирештәләр инеп, рәхмәт эсә. Монда язылганча, фәрештәләр ■күктән төшеп, нәни кызның күңеленнән «рәхмәт эчәләр». ГалимҗанИбраһимов тарафыннан бастырылган «Мәҗмүгада»да, Татарстанда басылган соңгы җыентыкта да «рәхмәт чәчә» дип бирелгән. Миңа калса, соңгысы дөрес: фәрештәләр нәни кызның күңеленә рәхмәт орлыгы чәчәләр. Моның өстенә икенче юлның беренче сүзен «күңелгә» дип алу да хата. Биредә әйтелгән фикер турыдан-туры сабый кызга төбәлгән. «Күңелгә» дип алу шагыйрь әйткән фикернең адресын үзгәртә — бу бер. Икенчедән, ул сүз шигырьнең аһәңен боза. Мәгълүм ки, Бабич тарафыннан киң кулланылган бу дүрт буынлы бәхре рәмәл үлчәвенең икенче, алтынчы, унынчы һәм ундүртенче иҗекләре мотлак ачык булырга тиеш. Биредә исә юл башындагы «күңелгә» сүзенең икенче иҗеге ябык. Оригиналда ул сүз «күңлеңә» дип язылган. Нәп-нәни кызгылт телеңдә нзге коштар һайрайзар, Былбылым һин, һайраһайра, бер таралһын кайгылар. Биредә беренче юлдагы мотлак ачык булырга тиешле ундүртенче иҗек ябылып, шигырьнең музыкальлеген бозган. Шуның өстенә бу строфада «сайрыйлар—кайгылар» сүзләреннән ясалган рифма, башкорт теленә күчерелгәч, юкка чыккан. Гомумән, башкортчага күчерелгәч, кайбер сүзләрнең үзгәрүе аркасында, рифма бозылулар күп шигырьләрдә очрый. Әйтик, «Мандолин» шигырендәге «аңламыйм— мандолин» сүзләреннән ясалган рифма башкортчада юкка чыккан. Чөнки «аңламайым» белән «мандолин» сүзләре арасында бернинди аһәңдәшлек юк. «Кил, сабия1 » шигыренең тагын бер строфасын тикшереп .карыйк: Килсе әле, иркәм, үзеңде косагыма аланым, Кил, сабиәм, күркәм күзеңде туйгансы бер карайым. Башка шигырьләрнең барында да, шигырь үлчәве бозылса да, сүзләрне туп-туры башкортчага күчерү белән чикләнелгән. Биредә исә, кыюланып китеп, строфаны редакцияләүгә, үзгәртүгә барылган. Ләкин бу үзгәртүне мәгънә ягыннан да, аһәң һәм образлылык ягыннан да уңышлы дип булмый. Бабичча яңгырамый бу строфа. Авторнын үзендә менә болай бирелгән ул: Кил, сарыйм, иркәм, үзеңне, кер кочакка, ямьләним. Кил карыйм күркәм күзеңне, кил, күзеңнән әйләним. Бу строфаның юлбашы — рифмасы гына да ни тора! Гомумән, Шәйхзадә Бабич борынгы фольклорыбызның үзенә генә хас булган юл башы р.ифмасын юл ахыры рифмасы белән бергә кулланып, гаҗәеп матур шигырь үрнәкләре биргән шагыйрь. «Кил, сабия» шигыренең соңгы юлы башкортча .китапта менә болай: 1 Сабия — кыз бала. 149 Кнлсе-килсе, бер үбәйем, шуннан уйнарһың, гөлөм. Биредә Бабич шигърияте өчен ин характерлы шигъри бизәк, эчке рифма юкка чыккан. Оригиналда: «килче-килче, бер үбимче». Башкорт телендә дә ул эчке рифманы биреп була: «килсе-килсе, үбәйемсе». Тел мөмкинлек биргәндә андый шигъри бизәкләрне сакларга кирәк иде. Татар һәм башкорт классик шигырь үлчәвендә ачык һәм ябык иҗекләр чиратлашу законын искә алмау аркасында, тәрҗемәдә үтә авырайтылган шигырь юллары бик еш очрый. Кайбер юлларда дүртәр, бишәр, алтышар, хәтта җидешәр ябык иҗек беррәттән тезелеп китеп, шигырьнең нәфислеген җуялар. «Таркау уйлар» шигыренең соңгы строфасы менә болай тәрҗемә ителгән: Знр-зәбәр уйзар, газаптар менән тик һызлай был баш, Ургыла, кайнай төтөн, кайнай томан, гөжләй был баш Күрәсез, оригиналда җиңел генә агып бара торган бу юллар тәрҗемәдә ямьсез сикелтәләргә очрыйлар. Бу строфаны мин дә башкортчага тәрҗемә итеп карадым- Болай килеп чыкты: Зир-зәбәр уйзар, газаптардан түнеп һызлай башым, Ургыла, кайнай төтөн, кайнай томан, гөжләй башым. Бу строфаны һич тә тәрҗемә өлгесе рәвешендә тәкъдим итәргә җыенмыйм. Фәкать ачык һәм ябык иҗекләр чиратлашуы законын искә алып эш иткәндә, шигырь юллары ның музыкальлек ягыннан төгәл яңгыравын гына күрсәтеп үтәргә теЬ.лим. Тагын шуны да әйтергә кирәк. Тәрҗемәдә эзлеклелек принцибы сакланмаган. Алда күреп үттек, күп кенә урыннарда шигырь ритмы үзгәрүләрнең шактый өлеше иҗекләр арту аркасында килеп туган. Ул иҗек артулар исә башкорт теленең үзенчәлеге белән бәйләнгән. Мәгълүм ки, күп .кенә сүзләрдә, бигрәк тә фигыльләрнең кайбер төрләрендә, башкорт телендә иҗек саны артыграк була (чын—ысын, лачын—ыла- сын, эшләмим—эшләмәйем, бирмик— бирмәйек һәм башкалар). Ләкин тәрҗемәнең кайбер урыннарында, шигырь ритмын саклау өчен дип, башкорт теле кануныннан читкә тайпылу фактлары да бар. Мәсәлән, «Халкым өчен» шигыренең беренче дүрт строфасында башкортча «йырламайым» дип алынасы фигыль «ерламыйм» дип татарча алынган. Ап-ак алтын йырзарымды пырламыйм данлык өсөн... Башкорт телендә бит «йырламыйм» дигән форма юк, шулай булгач, бу фактны тел кагыйдәсен бозу дип билгеләргә туры килә. Ә бит бу урында шигырь төзеклегенә һичбер зарар китермичә, бик шәпләп башкортча форманы кулланырга мөмкин: Ап-ак алтын йырзарым йырламайым данлык өсөн... «йырзарымды» урынына «йырзарым» дип алудан мәгънәгә зарар килми. Чөнки безнең телләрдә төшем килешенең кыскартылган формасы да бар. Инде шул ук шигырьнең бишенче строфасында, ритхМ бозылу белән бер дә исәпләшмичә, «йыгламыйм» фигыле саф башкортча «иламайым» дип алынган. Иламайым мин көндәрем һыргак, һыуык, һалкың өсөн. Бабич башкорт телендә дә, башка телләргә күчергәндә дә Бабич булып яңгырарга, эмоциональ һәм музыкаль яктан оригиналдагыча шыңгырап торырга тиеш. Башкорт теле гаҗәеп бай, музыкаль, йомшак, ягымлы, колакны иркәли торган үзенчәлекле тел. Тик шигъри әсәрләрне тәрҗемә иткәндә шул музыкаль телнең бай хәзинәсеннән оста файдалана белергә генә кирәк. Моның өчен, әлбәттә, тәрҗемәче чын иҗатчы, шигырь аһәңен нечкә сизүче таләпчән шагыйрь булырга тиеш. Шигырь ритмын боза торган күренешләрнең шактый өлеше шагыйрь язган сүзләрне үзгәртү аркасында килеп чыккан. Безнең элекке поэзиядә кулланылган кайбер сүзләр- 150 не, авторча бирмичә, әдәбиятыбызда законлаштырылган нормага яраштырабыз дип, авырайтып бирелгән. Мәсәлән, җыентыкның татарча басмасында «Ямь күрә алмам» шигырендәге: Эчтә хәсрәт кайнашып ташкач, өзексез яшь түгәм, — дип язылган шигырь юлының «өзексез» дигән сүзе «өзлексез» дип төзәтелгән. Шуның аркасында, шигырь юлының мотлак ачык булырга тиешле унынчы иҗеге ябылып, аһәң бозылган. Бу «өзексез» сүзен без Тукайда да очратабыз: Һич өзексез шык та, шык безнең тәрәзәне кага. («Су анасы».) Ул сүз Тукайның халыклашып беткән әсәре белән бергә шул көенчә яши бирә. Бабичта да ул шулай калырга тиеш иде. Тагын шагыйрь тарафыннан икешәр иҗекле итеп алынган «яңрый», сшыңрый» сүзләрен, «яңгырый», «шыңгырый» дип редакцияләп, өчәр иҗекле итү, өч иҗекле итеп алынган «ыңрашу» сүзен «ыңгырашу» дип дүрт иҗекле сүзгә әйләндерүләрнең дә шигырь ритмын бозуда тискәре роль уйнауларын әйтергә кирәк. Шигъри әсәрнең музыкаль структурасын төзегәндә грамматик нормалар белән исәпләшмичә, сүзнең әйтелешенә карап эш иткән чаклар шактый еш очрый. Җанлы телдә еш кына очракларда сузынкы авазлар төшеп калгалый бит. Шагыйрь, шигырь үлчәве өчен, әнә шул мөмкинлектән файдалана. Шунлыктан, телдә сөйләгәндә төгәл яңгыраган кайбер шигырь юлларын грамматик кагыйдәдән чыгып кәгазьгә язсаң, анда артык иҗекләр килеп чыга. Укучы аны бер хәрефен дә кыскартмыйча, язылган көенчә төгәл итеп укый. Мисал өчен Бабичның «Бай һәм ярлы» дигән шигыреннән беренче строфаны алып карыйк. Бу шигырь дүрт буынлы бәхре рәмәл үлчәвендә, унбишәр иҗекле итеп язылган. Татарчасында да, башкортчасында да ул грамматик кагыйдәгә туры китереп бирелгән: Син сабыр итсәң сабыр ит, башкасы сабыр итмәсен, Юк, түзә алмыйм — сабыр итә алмыйм, акчасы җәбер итмәсен. Күрәсез, строфаның беренче юлына бер иҗек арттырылган. Икенче юлына исә дүрт иҗек өстәлеп, шигырь юлының музыкаль агымын тәмам киртәдән чыгарып җибәргән. Башкортчада иҗекләр саны тагын да арта төшкән, анда икенче юлга алты иҗек өстәлеп, унбиш иҗекле шигырь юлы егерме бер иҗекле булып киткән: Юк, түзә алмайым, сабыр итә алмайым, аксаһы йәбер итмәһен! Бабич бу строфада, шигырьнең музыкальлеген саклау өчен, «сабыр» сүзен ике төрле формада, ике иҗекле һәм бер иҗекле итеп кулланган: Син сабыр итсәң, сабыр ит, башкасы сабр итмәсен. Юк, түзәлмыйм, сабр италмынм, акчасы җәбр итмәсен. Күрәсез, шагыйрь баштагы фразада «сабыр» сүзен гадәттәге формада «калланган. Аннан инде, нәүбәттәге сүзнең сузынкы аваздан башлануы аңа сабыр сүзенең бер иҗеген кыскартырга мөмкинлек биргән. Икенче юлдагы «җәбер» сүзе дә, шул ук принцип буенча, бер иҗеккә .кыскартлган. Инде «юк, түзалмыйм, сабр «талмыйм» фразаларындагы берәр иҗекнең йотылуы бик табигый: җанлы телдә сузынкы авазга тәмамланган сүздән соң сузынкы аваз белән башлана торган сүз килгәндә, бер иҗек һәрвакыт йотылып юкка чыга. Халык җырларында да без бу хәлне еш очратабыз: Карурманны чыккан чакта Кисеп алдым пар каен... Шигъри әсәрләрдә, үлчәү төгәллеге өчен, бер үк сүзнең төрле формасын куллану бер Бабичта гына түгел: һәр шагыйрьдә бар дияргә МӨМ.КИН. Рус поэзиясендә мондый күренешләрне бик «күп очратырга мөмкин. Мәсәлән: Пушкин үзенең «Медный всадник» исемле поэмасында, шигырь ритмының таләбеннән чыгып, берег — брег, город — град, голова — глава, болото — блато сүзләренең һәр ике формасын да куллана. һәм анда редакторлар ул «сүзләрне әдәби нормага китереп «дөресләмиләр»: шагыйрьнең грамматик белеменә ышанып, автор язганча калдыралар. Бу соңгы җыентыклардагы хаталарның шактый өлеше 1922 елда басылган «Шигырьләр мәҗмүгасеаннән күчеп килгән. Чөнки .кайбер шигырьләр һәм поэмалар турыдантуры шул китаптан алынган. Мин ул мәҗмугага кертелгән шигырьләрнең кайберләрен Бабич исән чакта ук «Аң», «Шура», «Кармак» журналларында басылган текстлар белән чагыштырып карадым. Журналларда басылган текстларда андый кытыршылыклар юк дәрәҗәсендә. •Шагыйрь Хәсән Туфан Бабич әсәрләренең күп өлешен электән үк, матбугатка чыкканга кадәр үк, яттан белүе турында сөйли, һәм ул да 1922 елда чыккан китапта аларның шактый «төзәтелүе» һәм ритмик яктан бозылуы турында әйтә. «Бабич шигырьнең музыкальлегенә аеруча зур әһәмият бирә иде», — ди Хәсән Туфран. Шагыйрьнең әдәби мирасын төгәл итеп халыкка җиткерә торган яңа җыентыкларны бастырып чыгару турында уйларга кирәк. Чөнки басылган җыентыклар таралып беткән, китап кибетләрендә аларны хәзер табып булмый. ГАБДУЛЛА ШАМУКОВ.