ПРОПАГАНДА ЭШЕН ТАГЫН ДА ЯХШЫРТЫЙК!
ПСС Үзәк Комитетының «Хәзерге шартларда партия пропагандасының бурычлары турында»гы карарында пропаганданың тормыштан аерылуын бетерү һәм хезмәт ияләрен интернациональ тәрбияләү эшен тагын да яхшырту буенча бик әһәмиятле чаралар билгеләнгән. КПССның XXI съезды карарларында һәм иптәш Н. С. Хрущевның съездда ясаган докладында хәзер илебездә киң колач белән коммунизм төзү барган шартларда партиянең идеологии эшенең фәнни-тео- ретик нигезләре бирелә. Хәзерге шартларда, бөтен илебез экономик яктан искиткеч үскән һәм марксистик-ленинчыл идеология чын мәгънәсендә тантанага ирешкән бер чорда, иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә, кеше шәхесенең формалашуының тирән процессында, халыклар тормышында милли мәсьәләнең хәл ителүенең объектив барышында яңадан-яңа тенденцияләр калкып чыгалар. Хезмәт ияләренең моңарчы тарихта күрелмәгән рәвештә рухи бердәмлеге — идеологиядәге бердәмлек, моральполитик принципларның уртаклыгы һәм берлеге, барлык милләтләрнең культураларындагы социалистик идеаллар, революцион традицияләр, коммунизм өчен көрәш максатларының уртаклыгы— милләтләрнең үсүенең, халыклар дуслыгының, социалистик интернационализмның тагы да ныгуын бик ачык гәүдәләндерәләр. Коммунистик төзелешнең хәзерге этабында, КПСС җитәкчелегендә, бу идеологии факторлар илебез халыклары экономикасы һәм культурасы үсешендә алга баруда бәя биреп җиткерү мөмкин булмаган дәрәҗәдә зур роль уйныйлар, халыкларны берберсенә тагын да якынайту өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр тудыралар. Коммунистлар партиясе үткәреп килә торган милли политиканың гүзәл нәтиҗәләре барлык милли республикалар эшендә, шул җөмләдән безнең Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы эшендә дә бик ачык күренә. Элек патша Россиясенең артта калган бер губернасы булган Татарстан Совет власте елларында экономикасы һәм культурасы бик нык үскән алдынгы республикага әверелде. Татарстан промышленностеның продукция эшләп чыгаруы 1959 елның азагына тулай алганда, 1913 елдагыга караганда, 146 тапкыр артты. Республикабызда машина төзү һәм химия промышленносте аеруча нык үсте. Татарстан илебезнең иң зур ягулык базасына әйләнде. Нефть чыгару буенча ул Советлар Союзында бе: ренче урынны яулап алды инде. Республикабызның авыл хуҗалыгы да соңгы елларда зур уңышларга иреште. Халык хуҗалыгының барлык тармакларында да милли кадрлар җитештерү буенча да уңышлаК 118 рыбыз зур. Республика хезмәт ияләре Михаил Гринь, Мөгаллим Гый- мазов, Корбан Вәлиев, Рәшит Саттаров, Андрей Хабаров, Александр Тимченко, Гөлсем Минһаҗова, Евдокия Никитина һ. б. кебек Социалистик Хезмәт Геройлары һәм коммунистик хезмәтнең башка бик күп новаторлары белән бик хаклы горурланалар. Бу яктан алганда татар хатынкызларының искиткеч үсүләрен әйтеп үтәргә кирәк. Татар хатын-кызлары актив хуҗалык һәм политик эшчәнлеккә тартылдылар. Татар хатын-кызларыннан күренекле галимнәр, инженерлар, врачлар, педагоглар, механизаторлар, югары уңыш һәм терлекчелек осталары җитеште. Республикабызның унике мең хатынкызы Верховный һәм Җирле совет депутаты. Югары белемнең үсүе һәм гомумән белем цензы ягыннан Татарстан Советлар Союзында лаеклы урында тора. Кырык ел эчендә ирешкән барлык шушы казанышларыбыз өчен без иң элек Коммунистлар партиясенә һәм илебезнең барлык тугандаш халыкларына бурычлы- быз. Кош канаты белән, кеше — дуслык белән көчле, ди халык мәкале. Татар халкы үзенең күршеләре чувашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар, башкортлар белән борын- борыннан, ничәмә-ничә гасырлардан бирле дус һәм тату яшәп килә. Өлкән агабыз, безне яңача яшәргә һәм революцион көрәшкә өйрәткән бөек рус халкы белән татарлар гомер- гомергә якын дус булып яшәп киләләр. Хезмәт ияләрен интернациональ тәрбияләүне үзенең идеологии эшенең иң әһәмиятле бер өлеше итеп санаучы Татарстан партия оешмасы коммунистик тәрбиянең бу тарихи факторыннан бик киң файдалана. Иҗтимагый тормыштамы, хезмәттәме, көнкүрештәме булсын милли тигезсезлек күренешләре хәзер бөтенләй сизелми дә. Коммунизм төзү планнарын үтәүдә, социалистик хезмәттә совет кешеләренең берләшеп эшләүләре бер үк вакытта төрле милләт кешеләре арасындагы дуслыкның иң гүзәл үрнәкләрен дә чагылдыра. Без үзебезнең эшебездә агитация һәм пропаганданың төрле формаларына — аерым кешеләрнең аңында әле яшәп килгән буржуаз һәм милли хорафәтләрне, артта калган иске гадәт һәм йолаларны бетерүгә юнәлдерелгән формаларына зур игътибар бирәбез. Яшьләр, эшче хатын-кызлар, йорт эше алып баручы хатын-кызлар һ. б. арасында тәрбия эшләренең әһәмияте аеруча зур. Дуслык һәм интернационализм хисләре тәрбияләү, милли кадрлар үстерү буенча даими шөгыльләнү партия оешмаларының идеологии эшләрен билгели торган төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Предприятиеләрдә, колхозларда, мәктәпләрдә, югары уку йортларында, аеруча нефть районнарында, дуслык кичәләре үткәрү һәм дуслык клублары оештыру хәзер бездә матур бер традициягә әйләнеп китте. Татарстанда утыз тугыз милләт кешеләре эшли торган нефть промышленностеның үскәннән-үсә баруы — ул дуслык идеяләренең чын- чыннан да триумфы, милли чикләнүчәнлекнең нинди генә булса да элементларының тормышта бетә баруының ачык мисалы. Күптән түгел генә без Әлмәттә яшь нефтьчеләрнең җиденче традицион слетын үткәрдек. Бу слетка союздаш республикалардан һәм Россия Федерациясенең күп кенә автономияле республикаларыннан күп кенә яшь эшчеләр катнашты. Слет бик җанлы үтте. Мондый чараларның тәрбия эшендә әһәмиятләре гаять зур. Татарстанның күп милләт кешеләреннән җыелган бердәм нефтьчеләр коллективына, аның фидакарь эшенә карагыз. Татарстан нефтьчеләре 1960 елда илгә планнан тыш 1 миллион тонна нефть бирергә дип социалистик йөкләмә алганнар иде. Менә шул йөкләмәләрен алар августта ук күп арттырып үтәделәр. Ел башыннан бирле алар планнан тыш 115 мең метр җир борауладылар. Уртак һәм бердәм коллективта нефть эшчеләренең техника белемнәре, осталыклары дәрәҗәсе дә үскәннән-үсә бара. Хәзер менә дигән 119 татар нефтьче кадрлары җитеште. Мәсәлән, Татарстан Совнархозында нефть промышленносте идарәсе начальнигы— татар иптәш Миңгәрәев. Аннары промыселларда никадәрле татар белгечләре эшли. Норлат районының Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы артеле колхозчылары ит җитештерү һәм дәүләткә ит сатуның еллык планын алты тапкыр арттырып үтәргә йөкләмә алдылар. Рус һәм татар авылларын берләштергән бу колхоз хәзер шул вәгъдәсен үтәү өчен көрәшә. Без шул коллективның дуслыгы һәм хезмәттәге бердәмлеге мисалында киң колач белән коммунизм төзүнең төп һәм конкрет эчтәлеген пропагандалыйбыз. Соңгы елларда Татарстанда «Дуслык» исемендә күп кенә колхозлар оеша башлады, аларда гадәттә 5—6 милләт хезмәт ияләре эшли. Вак колхозларны берләштергәндә без бик кызыклы гына күренешләргә очрадык. Мәсәлән, Тәтеш районында 1959 елда рус, татар, чуваш һәм мордвалардан торган дүрт кечкенә колхоз берләшеп «Дуслык» исемле яңа артель төзеделәр. Колхозга председатель итеп авыл хуҗалыгы буенча югары белемле, җитәкче эшләрдә яхшы эшләве белән танылган Захватов фамилияле рус иптәш, идарә членнары итеп ике рус, биш чуваш, ике мордва сайланды. «Дуслык» колхозының партия оешмасына Чумарин фамилияле татар иптәш җитәкчелек итә. Бу колхоз хәзер гөрләтеп эшли, үзенең социалистик йөкләмәләрен үз вакытында үтәп килә. Бу колхозда үзешчән сәнгатьнең оешуы да бик кызыклы гына: колхозның үзешчән сәнгать түгәрәкләре членнары рус, татар, чуваш, мордва халыкларының иң яхшы биюләрен өйрәнәләр, ике яки өч телдә сөйләшәләр һәм спектакльләр куялар. Мәсәлән, мондагы татарлар ның күбесе, рус теле өстенә, чувашча, чувашлар белән мордвалар, рус теле өстенә, татар телен беләләр. Күрәсез, шулай бик табигый рәвештә чынчыннан туганнарча коллективлар оеша, шул коллективларның тормышында, көнкүрешендә һәм культурасында милли культураларның бергә кушылуын сурәтли торган яңа элементлар туа. Колхозларда, промышленность районнарында төрле милләт кешеләренең өйләнешеп, бергә семья корулары да һаман күбәя бара. Партия оешмаларына эш практикасында интернациональ тәрбиянең күп кенә кызыклы мәсьәләләре белән очрашырга туры килә. Соңгы елларда колхозларны эреләндерү кешеләрнең тормыш мөнәсәбәтләренә зур үзгәрешләр кертте. Колхозларның күбесе төрле милләт кешеләрен берләштерде, нәтиҗәдә интернациональ тәрбия эшенең методларын үзгәртергә, төрле милләт кешеләреннән торган коллективның үзен һәм аның хуҗалыгын берләштерү, оештыру бурычларын хәл итәргә туры килде. Ә элек партия оешмалары шул темаларга лекцияләр уку, гомуми формулаларны аңлату белән генә чикләнәләр иде бит. Төрле милләт кешеләренең үзара аралашуында хәзер әдәбият, матбугат һәм радио торган саен зуррак роль уйный. Бер-берсенә бик якын торган күрше автономияле алты республикаларда оештырыла торган «Идел белән Урал арасында» дигән радиотапшырулар игътибарга лаеклы. Бу тапшыруларда җидееллык план заданиеләрен үтәү өчем хезмәт ияләренең көрәшүе, автономияле республикалардагы культура тормышы вакыйгалары яктыртыла. Ул тапшырулар интернационализм һәм халыклар дуслыгы идеяләре белән сугарылган, алар хезмәт ияләрен хезмәткә коммунистик мөнәсәбәт рухында тәрбияләүдә зур роль уйныйлар, экономика һәм культура өлкәсендә төрле милләт халыкларында сәламәт ярыш омтылышы уяталар. Соңгы вакытларда, башка өлкәләр һәм республикалар газеталары редколлегияләре белән берлектә, без үз республикабыз газеталарының махсус нохмерларын чыгара башладык, бу тәҗрибәгә укучылар һәм журналистлар җәмәгатьчелеге уңай бәя бирә. СССР Верховный Советы «Мәктәп белән тормышның бәйләнешен ныгыту һәм илдә халык мәгарифе 120 системасын тагын да яхшырту турында» кабул иткән Закон милли мәсьәләне марксистик-ленинчыл хәл итүнең үрнәге булып тора. Мәктәпләрне үзгәртеп кору буенча алып бара торган практик эшебездә без, балаларын нинди телдә укыту мәсьәләсендә ата-аиаларның тулы ирекле булулары принцибын саклаган хәлдә, балаларның үз ана телләрен һәм рус телен өйрәнүләренә бик зур игътибар бирәбез. Үсеп килгән буынны тәрбияләү һәм мәктәпләр системасын үзгәртеп кору эшенең барышы белән хезмәт ияләре тулы- сынча канәгать икәнлекләрен белдерәләр. Яшь буынны хезмәт процессында, социалистик ярыш процессында, киң колач белән коммунизм төзүнең практик бурычларын хәл итү процессында тәрбияләргә кирәк. Бу иң әһәмиятлесе. Тәҗрибә раслаганча, бу чаралар милләтләрнең политик һәм экономик яктан чәчәк атып үсүләрендә, күп милләтле совет дәүләтенең мораль-политик нигезләрен ныгытуда хәлиткеч әһәмиякә ияләр. Социализмның әле нигезләре генә салынган заманда, агитаторның ролен билгеләп, В. И. Ленин болай дигән иде: «...массаларны яңадан тәрбияләргә кирәк, ә аларны бары тик агитация белән пропаганда гына яңадан тәрбияли ала, массаларны, беренче башта, гомуми хуҗалык тормышын төзү белән бәйләргә кирәк. һәрбер агитатор-пропагандист- ның эшендә бу башлыча төп нәрсә булырга тиеш, ул (агитатор-пропагандист. — Ф. Т.) моны үзе үзләштерсә шул чакта аның эшенең уңышлы булуы тәэмин ителгән булачак»1 . КПСС Үзәк Комитетының карарында бик хаклы күрсәтелгәнчә, хәзерге вакытта да партия пропагандасының тәэсир итүчәнлеге беренче чиратта конкрет производство нәтиҗәләрендә гәүдәләнә. Партия пропагандасының күп төрле формалары аша производство һәм экономика мәсьәләләрен конкрет хәл итү өчен республикабызның партия оешмалары күп көч салдылар. В. И. Ленин, Әсәрләр, 4 нче басма, 31 том, 347—348 битләр. Безнең экономик районыбызның промышленность коллективлары 1961 ел өчен билгеләнгән хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эшләп чыгару дәрәҗәсенә бу елны ук ирешү өчен көрәшәләр. Предприятиеләр планда билгеләнгән күрсәткечләрне арттырып үтәп баралар. Бу елның җиде ае эчендә үзкыйммәтне планда билгеләнгән күләмнән дә киметү исәбенә генә дә 75 миллион сум экономия ясалды. Промышленностьның җитештерүчәнлеген үстерүдәге кызу темплар бездә техник прогрессның тизләтү бурычларын хәл итү белән бергә алып барыла. Техник прогресс бурычларын хәл итү процессында эшчеләрнең дә, белгечләрнең дә иҗат активлыклары үсте, рационализаторлар белән уйлап табучыларның саны артты, коммунистик хезмәт хәрәкәте киңәйде. Коммунистик хезмәт бригадалары һәм ударниклары ярышына бездә хәзер инде 73 меңнән артык эшче катнаша. Татарстанда унөч промышленность предприятиесе коллективы коммунистик хезмәт предприятиесе дигән исемне алу өчен көрәшә. Болар барысы да предприятиеләрдәге һәм төзелешләрдәге партия комитетларының оештыру һәм массаполитик эшләрне тагын да көчәйтүләре нәтиҗәсе. КПСС Үзәк Комитеты күрсәтмәләре нигезендә без производствотехника пропагандасын көчәйтү өчен тиешле чаралар күрдек. Совнархозның Техник информация үзәк бюросы, Татарстан китап нәшрияты, Уйлап табучылар һәм рационализаторларның Бөтенсоюз җәмгыятенең Өлкә Советы, Фән-техника җәмгыяте, профсоюзлар, Политик һәм фәнни белемнәр тарату Бөтенсоюз җәмгыятенең Татарстан бүлеге, Радиолаштыру һәм телевидение комитеты көчләре һәм средствола- ры белән республикада «Техника белемнәрен һәм алдынгы тәҗрибәне пропагандалау буенча җыйналма план» эшләнде. Промышленность производствосы резервлары, алдынгы нефтьчеләр, төзүчеләр һәм башка профессия кешеләре резервлары турында рус һәм татар телләрендә 121 33 исемдә листовкалар басылды; күргәзмә производство-техника агитациясе буенча 50 исемдә лозунглар һәм плакатлар чыгарылды. Республиканың иң эре предприятиеләреннән 19 ыида техника белемнәре һәм алдынгы тәҗрибә университетлары оештырылды, ал ардан бишесе нефть районнарында эшли. Әлмәт шәһәрендә нефтьчеләрнең «Техника йорты» ачылды. Унтугыз нефть предприятиесендә яшьләрнең техник информация бригадалары булдырылды, күп кенә промышленность предприятиеләрендә штаттан тыш конструктор бюролары төзелде, хезмәттә алдынгы методларны өйрәнү өчен төрле профессияләр буенча заводара семинарлар оештырылды, кирәк булган очракларда «Техника прогрессы атналары һәм декадниклары» үткәрелә башлады. КПСС Үзәк Комитетының июль Пленумына хәзерлек барган көннәрдә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, продукциянең үзкыйммәтен төшерү һәм әйләнеш средстволарын- нан яхшырак файдалану мәсьәләләренә багышлап Казанда промышленностьэкономика .конференциясе үткәрелде. Бу конференциянең пленар утырышында һәм секцияләрендә берьюлы 800 гә якын промышленность эшчесе, галимнәр, партия һәм совет эшчеләре катнашты. Конференция Совнархоз предприятиеләренең эшләрен яхшыртуга юнәл- телгән күп кенә тәкъдимнәр ясады. Республиканың нефть районнарында пропагандистлар, партия-совет эшчеләре һәм инженерлар активы өчен, промышленность предприятиеләренең техника өлкәсендәге прогрессы һәм экономика эшендәге тәҗрибәләрен күрсәтү буенча, КПСС Өлкә Комитеты билгеләгән тематика нигезендә, семинарлар һәм күргәзмәләр үткәрелде. Предприятиеләребезнең техника ягыннан югары дәрәҗәдә җиһазланды- рылуын һәм эшләп чыгарган продукциясенә һәм экономик эшенә карата куела торган таләпләрнең зурлыгын истә тотканда, ул чараларның барысын да партия оешмаларының алдагы зур эшенең башлангычы дип кенә санарга туры килә әле. КПСС Үзәк Комитетының 1959 елгы декабрь Пленумында сөйләгән докладында Никита Сергеевич Хрущев үз өстеңә йөкләмә алганда мөмкинлекләреңне ныграк исәпли белергә, йөкләмәләрне кыю алырга һәм төгәл үтәргә кирәклекне күрсәтеп үткән иде. Республикабызның колхозлары һәм совхозлары 1960 елда, терлекләрнең һәм кош-кортларның тулай санын 20—25 процентка арттыру белән бергә, илгә ит сату буенча планны ’икеләтә үтәргә (150 мең тонна ит сатарга), 400 мең тонна сөт, 125 миллион йомырка һәм 3600 тонна йон сатарга йөкләмә алдылар. Барлык пропаганда һәм агитация эше бездә шул социалистик йөкләмәләрне уңышлы үтәүгә буйсындырылды. Бу өлкәдә конкрет оештыру чаралары башкарылды. Алдынгы тәҗрибәне популярлаштыруга, экономика һәм авыл хуҗалыгы белемнәрен пропагандалауга, социалистик ярышны киң халыкка аңлата баруга без бик зур игътибар бирәбез. Авыл хуҗалыгы продуктларының үзкыйммәтен киметү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү буенча 1960 елның мартында КПСС Өлкә Комитеты Пленумында тиешле чаралар күрелде һәм хәзер алар тормышка ашырыла. Быел авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләренең үзкыйммәтен 20 дән алып 50 процентка кадәр төшерү исәбенә өстәмә рәвештә 1 миллиард 225 миллион сум керем алу көтелә. Авыл хуҗалыгы кадрларының экономика буенча белемнәрен күтәрү теләге белән колхозларда, совхозларда, бригадаларда һәм фермаларда конкрет экономика һәм производствоны оештыру буенча кыска сроклы 2812 түгәрәк оештырылып, ал арда 137 мең кеше укыды. Март- апрель айлары эчендә шул билгеләнгән программа буенча 5 тема өйрәнелде һәм матбугатта ике телдә махсус мәкалә итеп басып чыгарылды. Авыл хуҗалыгындагы социалистик ярышта җиңеп чыгучыларның алдынгы тәҗрибәләрен пропагандалау буенча рус, татар 122 һәм чуваш телләрендә 550 мен тираж белән 180 басма табак күләмендә 250 җыентык, брошюра, плакат, лозунг бастырып таратылды. Алардан «Татарстан колхоз һәм совхоз алдынгылары сөйли», «Куян асраучыларга йөз киңәш», «Алдынгы дуңгыз караучыларның тәҗрибәләре», «Татарстан кырларында кукуруз», «Авыл коммунисты китапханәсе» (11 брошюра) исемендәге серияләр зур популярлык казандылар. «Авыл хуҗалыгы белемнәрен пропагандалау атналары һәм дека дниклары», «Терлекчеләр көне», «Хезмәт ветераннары һәм производство алдынгыларын хөрмәтләү» кебек чаралар үткәрү, Мичурин университетларын һәм алдынгы тәҗрибә мәктәпләрен булдырулар, алдынгы тәҗрибәне өйрәнү өчен төрле районнарга һәм өлкәләргә бару, агитация һәм пропаганда эшенең бик күп төрле формаларын куллану, районның җитәкче эшчеләре катнашында җанлы газеталар чыгару— болар барысы да партия оешмаларының эшендә бик әһәмиятле урын тоталар. Промышленностьның һәм авыл хуҗалыгының активын һәм гади хезмәтчелләрен экономика белемнәре буенча укытуның киң җәелдере- лүе, минемчә, өлкә партия оешмасы эше тәҗрибәсендә иң уңай фактларның берсе. Экономика буенча конференцияләр дә республикада киң күләмдә үткәрелә башлады. Бу елның 9 ае эчендә барлык районнар, шәһәрләр, промышленность предприятиеләре, төзелешләр, эре колхозлар һәм совхозларда шундый 315 конференция булып үтте.» Нефть районнарында 48 конференция, Казанда 127 экономика конференциясе уздырылды. КПССның Казан Шәһәр Комитеты «Хезмәтнең җитештерүчәнлеге — яңа иҗтимагый стройның җиңеп чыгуында иң әһәмиятле, иң төп нәрсә» дигән темага бик кызыклы конференция үткәрде. Март-апрель айларында авыл хуҗалыгы производствосындагы резервлардан файдалану һәм авыл хуҗалыгы производствосында керем алуны арттыру мәсьәләләренә багышлап, КПСС Өлкә Комитеты алты җир-климатик зонада экономика конференцияләре үткәрде. Алар чынчынлап колхозлар Һәм совхозларның эшләренә йомгак ясаучы югары квалификацияле киңәшмә булды. Бу чаралар җитештерүне күтәрү, хезмәт һәм производствоны оештыруның иң яхшы формаларына экономика ягыннан стимул булдыру мәсьәләләренә активны фәнни дөрес килергә өйрәтү буенча уңай нәтиҗәләр бирә. Менә шулай эшләү хезмәт ияләрен, активны конкрет уңышлар өчен, җидееллык планны тизрәк үтәү өчен көрәшкә рухландыра. Бүген ирешә алган казанышларыбыз- ны без әле канәгатьләнүдән ерак дип саныйбыз. Пропаганданың тормыштан аерылуын бетерү өчен без алда тагын да ныграк көч салырбыз һәм шулай итеп продукция муллыгын булдыру һәм киләчәкнең яңа кешесен тәрбияләүдә тагын да уңышлырак эшли алырбыз. Без быел ирешәчәк бик тыйнак саннар, климатик яктан шартлар шактый уңайсыз булуга, Татарстанның 48 районыннан 25 ендә корылык булуга карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәтчелләренең дәүләткә ашлык сату планын 41,8 миллион пот күләмендә үтәүләре, ит һәм йомырка җитештерү һәм дәүләткә сатуның еллык планын күптән үтәүләре, сөт һәм йон буенча планның да үтәлү алдында торуы республика хезмәт ияләренең намус белән эшләүләрен һәм планны үтәү генә түгел, бәлки арттырып үтәү өчен бездә бөтен шартлар булуын раслыйлар. КПСС Үзәк Комитеты карарын үтәү буенча Татарстан партия оешмасының пропаганда эшендәге кайбер тармакларының йомгаклары, иң гомуми рәвештә алганда, менә шундый. 1960 елда кадрларыбыз- ның политик белемне үзлекләреннән күтәрү, марксистик-ленинчыл теорияне үзлекләреннән өйрәнүләрендә бик җитди кимчелекләр булуын истә тотып, коммунистларның* һәм гомумән безнең барлык кадрларыбызның теоретик укуларын тагын да яхшырту өчен җитди чара 123 лар күрергә кирәк. Партиябезнең халыкара һәм эчке политикасы мәсьәләләрен дөрес аңлау өчен, чорыбызга һәм коммунизм төзү эшендә совет кешеләренең хезмәтенә дөрес бәя бирә белү өчен теорияне белү бик әһәмиятле. Чөнки тормыш партия оешмаларының практик эшендә хәл кылуны таләп итә торган яңадан — яңа мәсьәләләр кузгата. Мәсәлән, югарыда әйтелгән интернациональ тәрбия мәсьәләсен алыйк. Ул, башлыча, идеологии мөнәсәбәтләргә карый. Билгеле булганча, хәзерге шартларда милләтләрнең бер-берсенә якынаюы бөтен халык, бөтен җәмгыять культурасының гомуми интернациональ характеры үсүе белән бәйле. Ләкин практикада, бик үк ачык гәүдәләнмәгән формада булса да, тормышның конкрет таләпләре белән һич ярашмый торган күренешләр очрый. Билгеле булганча, милли колоритка, гадәтләргә, ислам дине агуы тәэсирендә урнашып калган йолаларга хас булган күп кенә нәрсәләр инде юкка чыкты һәм, социалистик революциядән соң, алар урынына хәзерге интернациональ характерга һәм культурага хас булган иң яхшы сыйфатлар урнашты һәм урнаша бара. Милләтләр арасындагы дошманлык һәм халыкларның бер- берсенә ышанмавы инде тәмам бетте. Алдынгы рус культурасы һәм СССРның барлык халыклары культуралары тәэсирендә, партиянең зур тәрбияви эше нәтиҗәсендә, кешеләр тәмам үзгәрде. Рус теле аркылы без хәзерге заман фәненең барлык байлыкларына ирешәбез, рус теле ярдәмендә халкыбызның техникадагы зур мөмкинлекләрен ача алдык. Татар теле бик нык баеды һәм матурланды. Татар халкының тормышы, хезмәте белән һич бәйләнеше булмаган корьәннән һәм төрле дини китаплардан ияреп кергән күп кенә гарәп, төрек, фарсы сүзләре мәгънәләрен җуйдылар, бездә генә түгел, бәлки илебездән читтә дә кабул ителгән интернациональ политик, экономик, фәнни, техник терминология ныклап керде. Театр һәм музыкада рус һәм дөнья культураларының иң бөек, профессиональ үрнәкләренең бик күп элементлары органик үзләштерелә, алар яңача яңгырый башладылар. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: культураларның бер-берсенә үтеп керүләре беркайчан да тигез генә, шома гына, каршылыксыз гына, көрәшсез генә бармый; бу эштә дә алдынгы көчләр белән артта калган, консерватив, милләтче элементлар арасында каты көрәш бара. Кызганычка каршы, милли культураларның шундый кызу үсүе процессы милли интеллигенциянең аерым вәкилләрендә яңадан курку, үз эченә бикләнү тенденциясе тудыра. Шундый хәлләр булды, хәтта кайбер кешеләр үз ана телләренең әһәмияте җуела дип шикләнүләрен белдереп чыктылар, татар теленең яңа төшенчәләр, терминнар исәбенә тагын да баюын чикләргә азапландылар. Татар музыкасының уңышлы үсүе юлында да әле хәзергә кадәр консерватив тенденцияләр чагыла; музыканың милли үзенчәлеге, пентатониканың үсеше, профессиональ музыка сәнгатенең халык музыкасы белән үзара бәйләнеше мәсьәләләрендә төрле фикерләр яшәп килә. Борынгы заманнарда корьән музыка иҗат итүне, җырлар җырлауны тыеп килгән. Халык бер төрле тавыш белән (пентатоника белән) генә, сагышланып кына җырлаган. Ләкин Совет власте, социалистик строй шартларында, татар халкының тормышында искиткеч зур үзгәрешләр булгач, халыкның рухи йөзе дә бик нык үзгәрде. Татар музыка культурасы бөтенләй башка специфик сыйфатлар, классик һәм совет музыкаларының прогрессив ' халыкчан-реа- листик принциплары нигезендә, опера, симфония һәм камерный музыканың яңа формаларын үзләштерә бара. Бер генә халыкның да беркайчан да үзенең музыкаль көнкүрешен музыка сәнгатенең традицион формалары белән чикләгәне юк. Татар музыка иҗатының хәзерге формаларын тәнкыйть итүчеләр моны аңлый алмыйлар, һәм милли «үзенчәлек» флагы астында халыкны, яшьләрне бары тик борынгы, сагышлы көйләр үрнәгендә генә җырларга, шундый музыка гына иҗат иттерергә телиләр. Бу милли культураларның объектив үсеш законнарына капма-каршы килә. Күп кенә халыкларның пентатоник музыка культуралары хәзер практикада киң профессиональ сәнгать юлына чыкты инде. Идел буё, Себер, Урал композиторлары һәм музыка белгечләренең 1955 елда Казанда Кытай, Корея һәм Монголия вәкилләре катнашында үткәрелгән конференциясе моны бик ачык раслады. Милли культуралар үсешенең хәзерге заман проблемаларын түземлелек белән аргументлаштырырга, нигезләргә кирәк. Безнең философик әдәбиятыбызда коммунистик тәрбиянең бу бик катлаулы теоретик һәм практик мәсьәләләренә һич тә җитәрлек игътибар ителми әле. Җурналларыбызның битләре катып калган формулалардан бик акрын арына. СССР Фәннәр Академиясенең Телләрне тикшерү һәм өйрәнү институты төрки халыкларның телләрен өйрәнү, хәзерге үзгәрешләр карашыннан килеп аларның фонетик һәм башка үзенчәлекләрен тикшерү белән һич тә канәгатьләнерлек шөгыльләнми. Идеология эшенең менә шул алда кузгатылган мәсьәләләренә игътибар итмәү коммунистик тәрбия эшенә зарар китерүе мөмкин. Практика һаман алга бара, социализм белән коммунизмның җиңеп алга баруын тизләтү өчен күп кенә процессларны теоретик яктан нигезләүне ашыктырырга кирәк. Без эшебездә җитди җнтешсезлекләр әле бик күп булуын беләбез, әхлакый сыйфатлары коммунистик тормыш һәм хезмәт шартларына тулысынча җавап бирә торган яңа кеше өчен көрәшне партия оешмалары әле тиешенчә җәелдереп җибәргәннәре юк. Ләкин бу мәсьәләләргә алар якынлаштылар, позицияләргә урнаштылар инде, һәм хезмәт ияләрен тәрбияләүдә, коммунистик моральнең язылмаган законнарын куллануда җәмәгатьчелек ролен көчәйтү буенча хәзерге шартларда тормышка ашырыла торган практик чаралар алда да үзләренең гүзәл нәтиҗәләрен бирерләр, дип әйтергә тулы хакыбыз бар. Партиябез тарафыннан халыкларның какшамас дуслыгы, совет патриотизмы рухында тәрбияләнгән хезмәт ияләре коммунистик төзелешнең искиткеч зур һәм соклангыч планын тормышка ашыру өчен көчләрен аямаслар