ҖӘМИЛӘ АПА
Дөресен әйтим, бу юлы командировкага барасым килеп чыгуым түгел иде. Беренчедән, менә ничәнче көн инде яңгыр явып тора. Икенчедән, чираттагы отпускама китәргә вакыт җиткән. Шуңа күрәдер, шәһәрдән китәргә бер дә аягым тартмады. Тик директор бик үтенгәч, синнән башка җибәрер кешебез юк дип кат-кат әйткәч кенә риза булдым. Сабын, теш порошогы белән сөлге-мазар һәм юка гына китап салынган сумкамны тотып килеп кергәндә, вагон эче шыгрым тулы, эскәмья саен дүртәр-бишәр кеше утырган иде. Ишектән ерак түгел бердәнбер буш эскәмьянең янында яшь кенә бер кызның, муенындагы косынкасын бөтерәбөтерә, әле ишеккә, әле тәрәзәгә карангалап, кемнәрнедер көткәнен күреп торсам да: — Бу урын бушмы? — дип сорамый булдыра алмадым. — Хәзер иптәшләрем керә, — диде ул, ялт кына миңа борылып. — Әйберләре күп. Утыра алмый торалар. Ә мин урын саклыйм. Минем өчен җавапның беренче өлеше бик җиткән иде инде; калганын тыңлап азапланмадым, сөйләшеп торырга кәефем дә юк иде, кы- сылакысыла, алгарак үттем. Шул вакыт каршы як эскәмьядәге бер апа, үзе кысыла төшеп, миңа урын тәкъдим итте: — Кил, утыр, сеңелем. Сыярбыз әле. Мин күрсәтелгән урынга уңайсызланып кына утыргач, күршеләремә күз йөртеп чыккан арада, каршыдагы кызның да иптәшләре кереп җитте. Тышта яңгыр көчәйгән икән, шактый чыланганнар. Әллә көннең бозылуы сәбәп булган, әллә әйберләре авырлыктан, керүчеләрдән өлкәнрәгенең кәефе аеруча кырылган иде. Үзләре белән алып кергән зур катыргы әрҗәләрне урнаштырганда да, тузгыган юеш чәчләрен рәткә китереп азапланганда да ул үз алдына сукрануыннан туктамады. Әле генә миңа урын тәкъдим иткән түгәрәк ак йөзле, бик мөлаем зәңгәр күзле, батист яулыгын артка чөеп бәйләгән апа, аңа таба карап- карап торды да: — Әйберләрегез бик күп икән шул. Носильщикка әйтәсегез калган, — дип куйды. —Носильщикка бирергә яраса, анысын үзебез дә белгән булыр идек... Яна кергән ханымның әле һаман да тынычлана алмавын яхшы аңласам да, бөтенләй чит бер кешенең үзенә яхшылык теләп әйткән сүзләренә шундый кырыс җавап бирүе миңа ошамады. — Юкка ачуланасыз. Ул бит сезне кызганып әйтә, — димичә булдыра алмадым. Д 86 Ханым бераз уңайсызланды булса кирәк, инде шактый ягымлы та- выш белән: — Медикаментлар шул анда. Носильщикка бирергә курыктык, ватылуы бар, — диде һәм, чәченә соңгы шпилькасын кадагач, өстәп куйды. — Алдан ук хәзерләп куя да белмиләр. Поездга утырыр алдыннан гына кулга тоттырырга кирәк бит... Матур апаның йөзенә яңадан кайгыртучан борчулы төс чыкты: — Төшкән җирегездә каршы алучы бармы соң, ичмасам? —Юк шул. Без җиңелчә генә барып кайтырбыз, дип уйлаган идек. Больницага хәбәр итеп тормадык. Алар да мин төшәсе районга баралар икән. Өлкәнрәге, борчулысы врач — терапевт, ә яшьрәге, озын керфекле зур күзләрен тутырып дәшми генә тәрәзәдән карап баручысы, медсестра булып чыкты. Алар шулай ял көннәрендә шәһәр тирәсендәге авылларга медицина темасына лекцияләр укырга һәм шундагы медпунктларның эшенә ярдәм итәргә баргалыйлар икән. Тик менә поездга утырыр алдыннан гына, үзләренә горздравтан йомыш кушкач һәм бу йомышның район больницасына тапшырылырга тиеш булган зур-зур әрҗәләрдән торганын белгәч, аларның бераз кәефе киткән булган. Алмасаң— яхшы түгел, алсаң — үзеңә кыен. Поездның кузгалып киткәнен сизми дә калганбыз. Күп тә үтмәде, без әкренләп танышып та беттек. Мин терапевтның Елена Алексеевна, ә сестра кызның Катя булуын, әлеге кайгыртучан апаның Җәмилә исемле икәнен, янында утырган зәңгәр крепдешин күлмәкле хатын белән авылдаш булуларын, ә Гөлсем исемле бу хатынның гомере буе җитен комбинатында эшләвен, моннан ике генә ай элек пенсиягә чыгып, инде ун еллап күрмәгән туган авылына кунакка кайтып баруын, тагын әллә ни- ләрне белеп алдым. Шунысы кызык, без барыбыз да бер станциягә төшәсе һәм километр ярым ераклыктагы район үзәгенә дә бергә кайтасы булып чыктык. Тышта тәмам караңгыланды. Вакыт-вакыт, йолдыз атылган шикелле булып, тәрәзә пыяласында электр утлары сызылып китә, һаман саен көчәя барган җилле яңгырның вагон стенасына бәреп яууы ишетелә. — Безнең дә төшәр вакыт җитеп килә, — диде Җәмилә апа, пыялада үз шәүләсеннән башка нәрсәне күрерлек булмаса да, тәрәзәгә үрелеп.— Әйләнеп килим әле, авылдашлар юк микән, — дип ул вагонның икенче башына таба китеп барды. — Бәндәнең холкы үзгәрмәсә үзгәрми икән. Кеше кайгысын кайгыртып гомере үтте инде, — дип калды аның артыннан Гөлсем апа. — Андый кешеләр була шул, — дип куйдым мин, сүзне озынга җибәрәсем килмичә. Җылы вагонда, халык арасында сөйләшеп утыру күңелне бераз тынычландырган иде. Җәмилә апаның килеп җитәбез дигән сүзе яңадан юл газапларын искә төшерде. Мин, авыр көрсенеп, тәрәзәгә таба борылдым, һәм Гөлсем апа хикәясенең башы/н .ишетми калдым. — Бу бигрәк тә инде, — диде күршем. — Шул гадәте аркасында тормышы да бозылып бетте, мескеннең. Шәһәр кызы .иде ул. Безнең күршедә үсте. Балалар укыта башлады. Шул мәктәптә эшли тор- 1ан берәүгә кияүгә чыкты. Сугыш башланганда дүрт яшьлек улы белән калды, ирен сугышка алдылар. Ул вакытларның читенлекләрен беләсез бит инде, хәзер искә төшсә дә аркалар чемердәп китә. Тамак туя ашарлык ризыгы, ягып җылытырлык утыны юк... Җәмилә дә баласын салкын бүлмәгә бикләде дә эшкә йөгерде, бикләде дә эшкә йөгерде. Сменадан бушаган араларда мин дә кергәләп чыга идем... Кая, үзеңнең кырыгың кырык җирдә кырылып ятканда, вакыт табып буламени? Акыллы да бала иде мескенкәем. Үз алдына тып-тын гына уйнап утыра иде 87 шунда. Бер көнне, малае шае гына булыр, кыз бала җитәкләп кайтты бу эштән. — Нишләвең синең, Җәмилә? Үзең ачлы-туклы торасың, җитмәсә ятимнәр җыясың, — дим мин моңар. — Түзәрбез әле, Гөлсем апа, гомергә килгән кайгы түгелдер, үтәр әле, — ди. — Бигрәк кызганыч бит, беркеме юк мескеннең. Илдарыма да иптәш булыр, — ди. Шулай әкрен генә торып яталар иде әле. Балалар да бер-берсенә ияләшеп килә иде. Колхозга җибәрделәр боларны. Эшкә киткән җиреннән ашыгып кайтып керде дә: — Колхозга /китәбез, Гөлсем а>па. Сезнең авылга, — диде, — укучыларны бәрәңге «казырга алып барам. Тамаклары да туяр шунда. Илдар белән Сәвияне дә үзем белән алам, — дип сөйләнде. Шуннан кырыклап укучыны алды да китеп барды бу. Көз иртә килде ул елны. Бертуктаусыз яңгырлар явып торды да кинәт туңдырып җибәрде. Бәрәңгеләрне өшетмичә генә җыеп алырга кирәк иде. Җәмилә, билгеле инде, эш дисә җанын-тәнен кызганмый. Эш әйбәт барсын, укучыларым ачыкмасын, авырмасын ди-ди, үз балаларын карарга да вакыты калмаган мескеннең. Шул. Кырык баланы исән-сау алып кайтты, үзенең Илдарын, менә, җирләп калдырды. Үпкәсенә салкын тигән. Даруын, врачын табып булдымыни ул вакытта. Хәзер бик җиңел төзәтәләр дә бит аны. Ире болай да әллә нинди генә нәрсә иде шунда. Малаеның үлүен сылтау итеп алды да, сугыштан соң семьясына әйләнеп кайтмады. Җәмиләнең әлеге ятимне алуын да яратып бетермәде, ахрысы. Елады-елады да мескенем, Илдарым янында булырмын дип, Сәвиясе белән авылга кайтып китте. Башта’ укытучы булып эшләде. Хәзер, кызы үсеп җитеп, кул арасына керә башлагач, китапханәгә күчкән, бугай. Мин әкренләп сүз белән мавыгып китүемне сизми дә утырам икән. Гөлсем апа туктап калгач, Җәмилә апа белән кызыксынуым көчәя генә төште. Ниндидер сорау бирергә теләп авызымны ачуга, итәгемнән тартып, дәшмәскә куштылар. Җәмилә апа әйләнеп килә икән. — Авылдашларны очратмадым. Аның каравы егетләрнең менә ди- . гәннәрен таптым. Бер дә борчылмагыз, әйберләрегезне төшереп үк куярлар, — диде ул, Елена Алексеевнага карап. — Рәхмәт инде, — диде Елена Алексеевна чын күңелдән сөенеп. Ул баягы дорфалыгы өчен уңайсызлана иде булса кирәк. — Менә инде, кулдан килгәндә булышмыйни, — дип куйды Җәмилә апа, берни дә булмагандай. — Бәхетебезгә станциядә машина-мазар очрамасмы тагын. Поезд без туктыйсы станциягә якынлашып килә иде инде. Төшәсе кешеләр әзерләнә башлады. Безнең янга берсеннән берсе таза өч егет килеп басты: — Кая, апа, әйберләрегезне бирегез. Елена Алексеевна: — Әкрен, вата күрмәгез, анда медикаментлар, — дип кисәтергә дә өлгерми калды, егетләр әрҗәләрне җайлап кына күтәрделәр дә тамбурга чыгарып та куйдылар. Ишек төбенә халык җыелды, эссе булып китте. Поезд йөрешен акрынайта башлауга Җәмилә апа тамбурның ишеген ачып җибәрде. Бөркелеп, салкынча дымлы һава керде. Яңгыр да бераз басыла төшкән, ахры, шулай да куе кара болытлар түбән генә салынып торалар иде әле. Менә яшел утын чекерәйтеп безне каршы алган семафорны да узып киттек. Ерак та түгел, бер читтә, йөзләгән утларын җемелдәтеп, район үзәге торып калды. Поезд бу станциядән бик тиз китә икән. Егетләр ашыга-ашыга әйберләрне төшерештеләр дә кузгалып бара торган вагон баскычына сикереп менделәр. — Рәхмәт инде, акыллыларым! Исән-сау кайтып җитегез! _______ дип калды алар артыннан Җәмилә апа. Вагоннан хәтсез генә кеше төшкән кебек иде, кай арада төрлесе төрле якка таралыштылар да беттеләр. Караңгы төи уртасында бары без генә басып калдык. Мин ераклашып барган поездның кызыл утына бераз карап тордым да Җәмилә апага борылдым. Әйтерсең лә ул менә шушы кечкенә отрядның башлыгы, безнең язмышыбызны кайгыртырга тиешле кеше, аның сүзе барыбыз өчен дә закон, ә без исә һич карышусыз аңа буйсынырга тиешбез шикелле. Башкалар да үзләрен шулай сизделәр булса кирәк, барсы да, Җәмилә апа ни әйтер дигәндәй, аңа карап торалар иде. Ә ул үзен чыннан да хуҗаларча хис итә. Башта әйберләрне корырак, җилдән ышыграк җиргә күчертте. Аннан соң: — Сез шунда торып торыгыз, мин әйләнеп килим әле, берәрсе күренмәсме,— дип 'караңгыга кереп югалды да, шактый торгач (бәлки көтеп торганга гына безгә шулай озак тоелгандыр), бер атлыны ияртеп, әйләнеп тә «килде. — Бәхетегез бар икән әле, Елена Алексеевна, менә күршемне очраттым, — диде ул һәм, арбадан сикереп төшеп, ашыктыра да башлады.— Я, әйдә, китерегез әйберләрегезне. — Бәхетебез булмаса сезне очратмас идек, Җәмилә, — диде врач чын күңелдән. Бар булган әйберләрне төягәч, арбада урын да калмады. Шулай да әрҗәләрне җайлап куйгач, юлчы агай бер-ике кешелек урын тапты. Ин элек медикаментлары янына Елена Алексеевна менеп кунаклады. Аннан соң барыбыз да бер авыздан Җәмилә аланы кыстый башладык. Ләкин ул безнең сүзне колагына да элмәде, көчләп диярлек, Катяга утырырга кушты: — Сөйләмәгез әле юкны. Җәяү йөрмәгән кешеме мин? Катя, әйдә, мен! Я, караңгыда аеры-саеры килеп, бер-берегезне югалтып йөрерсез тагы! Утыр, утыр! Бер дә уңайсызланма. Менә шулай. Я, Галәви агай, кузгал әйдә. Кунакларны колхоз йортына төшерерсең дә Гөлсем апа белән минем әйберне өйгә илтеп куярсың, — дип кырт кисте. Кысташып тору файдасыз иде, Галәви абзый атын борды да чөңгереп китеп барды. Бер-ике минуттан ул бөтенләй күренми башлады, «лач-лоч» баскан ат тоягы тавышы гына караңгыда бераз ишетелеп торды. Кеше күңеле өчен бик аз нәрсә дә җитә шул. Җәмилә апаны атка утырып китәргә чын күңелемнән кыстасам да, таныш түгел юлдан бару һәм төн караңгылыгы куркытып тора иде үземне. Ул безнең янда калгач, шунда ук күңелгә җылы кереп, кәефем күтәрелеп китте. Ни дисәң дә караңгы төн уртасында, чакрым ярым пычрак юл үтәсе бар бит әле. Ә юл чыннан да авыр иде. Абайлап атламасаң, таеп егылуың да бик тиз. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгыда юл читенә казылган сулы канауга килеп төшүең дә бар. Җитмәсә салкын җил исеп куйды һәм шуның артыннан ук тагын яңгыр көчәеп китте. Алда җемелдәгән утлар, юлны кыскарткан төсле, якын гына күренәләр. Мин аларга карыйм да монысы клуб тәрәзәседер инде, ә анысы әнә колхоз йортыныкыдыр, әнә тегесе, зур тәрәзәлесе, больница булса кирәк, дип юрап барам. Шул якты тәрәзәләр арасында Җәмилә апаларныкы да бар бит әле дип уйлыйм мин. Н.и өчендер миңа бу өйнең тәрәзәләре барысыннан да яктырактыр, өй эче дә матур итеп җыелгандыр, тынычтыр, җылыдыр күк тоелды, һәм минем шул өйнең тәрәзәсеннән генә булса да карап китәсем килде. Мин шулай үз алдыма елмайган көе, күптән күрешмәгән авылдашларның сүзләренә ара-тирә колак салгалап, алар артыннан атлап киттем.