МӘҢГЕЛЕК КЕШЕ
21. «БЕТТЕМ!» ич белән балалар блогына бер кеше килде. Ул барлык тоткыннар кебек ала-кола киемнән, күкрәгендә «Р» хәрефе язылган кызыл өчпочмак. Калын ак мыегы бар, башы карбыз кебек түгәрәк тә, кыяр кебек озынча да түгел, урамнарга түши торган таш кебек дүрткелрәк иде. Ул, барак уртасындагы урындыксыман бернәрсәгә утырды да, кулъяулыгы белән мыек очларын сыпырып алды. Күзләре күм-күк. ягымлы карыйлар, тик нигәдер моңсу кебек. Монда совет балалары гына җыелган иде. Җиде-сигез яшьтән алып ундүрт-унбиш яшькә кадәр булган балалар, авызларын ачып, бу кеше нәрсә әйтер дип көттеләр. — Балалар, — диде карт, тамагын кырып, — укый-яза белүчеләр кулларын күтәрсеннәр. — Үзебезчәме, германчамы? — дип сорады иң алда утырган Мишутка. — Үзебезчә, — диде карт. Малайларның күзләре ялтырап китте, алар бер-берсенә карашып алдылар, ләкин берсе дә кул күтәрмәде. Карт моңа гаҗәпләнмәде. Малайларның алдашып утыруларына ачуланмады. Ул өсләренә төрле иске-москы кигән, сабый күзләрендә курку һәм үлем дәһшәте мәңгегә сеңеп калган бу ябык ҺӘхМ ач балаларның, яшьләре белән балалыктан чыкмасалар да, гади мәгънәдәге балалар түгеллеген бик яхшы аңлый иде. Шушы яшьләреннән коллыкка төшеп, тормышның иң әшәке якларын гына күргән һәм тоткынлык газапларын зурлар белән беррәттән кичергән бу балаларның берәүгә дә ышанмаулары бик табигый иде. — Зарар юк, өйрәнербез, — диде карт тыныч кына. — Китап бирерсезме? — Дәфтәр белән карандаш та -бирерсезме? — дигән сораулар ишетелгәләде. — Бирерләр, көт. Дубина күрсә!.. Бу шомлы исемне ишеткәч, балалар шым булдылар, артларына борылып карадылар. Ләкин ишектә берәү дә күренмәгәч, яңадан шаулаша, төртешә башладылар. — Балалар, шауламагыз, — диде карт, — сезнең китапларыгыз да, 1 Дәвамы. Башы 9 нчы санда. К 8 дәфтәрләрегез^ дә булыр. Өлкән абыйларыгыз сезгә һәммәсен дә табып бирерләр. Дубинадан да курыкмагыз. Ул берни белмәс... Ә хәзер мин сезгә, дусларым, Ватаныбыз турында, Советлар Союзы турында сөйлим. Сез аны беркайчан да онытмаска тиеш. Ул да сезне онытмый... Мишутка, барлык малайлар кебек, ябык муенын сузып, иреннәрен ача төшеп тыңлап утырды. Туган авылы, авыл кырыендагы мәктәп, укытучылары күз алдына килде. Аның Мәскәүдә дә, Ленинградта, Киевта да булганы юк. Ул Иделне дә, Днепрны да күрмәде, ләкин ал арның колхозлары кырыеннан бәләкәй генә инеш ага иде. Ул анда су керергә, балык каптырырга йөри иде. Бу аның Ватаны иде. Мишутканың күзләренә яшь килде, ләкин, партизан малайга елап утыру килешмәгәнгә, ул башын аска иде һәм карт сөйләп бетергәнче, берәүгә дә күтәрелеп карамады. Төнлә ул төш күрде. Каймакка мана-мана кайнар белен ашады. Аннары иптәшләре белән балык каптырырга төште, клуб янында бик озак качышлы уйнадылар, соңыннан клубта концерт карады. Сәхнәгә аллы-гөлле күлмәк, башына чәчәк таҗы кигән әнисе чыкты. Ул бик матур итеп җырлады. Аннары алар өчәүләп, Мишутка, әнисе һәм әтисе, өйләренә кайтып киттеләр. Күктә ай йөзә, еламсар таллар белән уратып алынган тын инештә дөнья яңгыратып бакалар кычкыра иде... Уянгач, Мишутка боларның берсе дә юк икәнен аңлады. Теле белән иреннәрен ялап алды — лагерьга килгәннән бирле аның бер генә тапкыр да туйганчы ашаганы юк, ул гел ярым ач килеш йөри иде. Әтисе белән әнисен сагынып елап җибәрде. Аларны икесен дә, партизан булганлыклары өчен, гитлерчылар а.выл кырыена чыгарып атканнар иде. Ә Мишутканы, башка авыл малайлары белән бергә, Германиягә куып алып киттеләр. Иптәшләренең күбесе юлда һәм лагерьда кырылып бетте. Җор, үткен һәм зирәк Мишутка һаман исән әле... Тышта кар катыш яңгыр ява иде. Мишутка ике кулын ике җиң эченә тыгып шумахерайга йөгерде һәм гадәтенчә тәрәзә янына барып бөрешеп утырды да ишек алдын күзәтә башлады. — Мин түбәндә булырмын,—диде Бруно Мишутка яныннан узып барышлый. Подвалга, политинформациягә төшкән иде. Караул начальнигы, алга чыгып, комендантка рапорт бирде: — Унбиш мең дә тугыз йөз унөченче номерлы һефтлинг эш вакытында тәмәке тарткан өчен егерме биш таякка хөкем ителде. Комендант, тәкәббер башын беленер-беленмәс кыймылдатып, «башларга» дип ишарә ясады. Тоткын, ыштанын шудырып, артына бернәрсә дә куймаганлыгын күрсәтеп, станокка ятты. Шунда ук аның аяк^кулларын селкенмәслек итеп бәйләп тә куйдылар. Комендант боерыгы шундый: ничә тапкыр сугуларын тоткын үзе санап барырга тиеш иде. Чыбыклар чаж-чож сызгыра башлады. Тоткын, суккан саен илереп кычкыра-кычкыра, күз яше аралаш санап барды: — Әйн... цвай... драй... фюнф... Унбиш таяктан соң тоткынның бары тик ыңгырашуы гына ишетелә башлады. Ә ул әле тиешле җәзасын алгач, торып комендант алдында ун тапкыр чүгәләргә һәм фәлән номерлы тоткын фәлән гаебе өчен фәлән хәтле таяк алды дип, рапорт бирергә тиеш иде. Назимов башкалар кебек үк тән газабын да, җан газабын да туйганчы татыды. Хурлыкны күтәрү бигрәк тә авыр булды аңа. Ул кычкырмаска, ыңгырашмаска тырышты, ләкин эсэсчылар шулкадәр каты суктылар, кычкырмас җирдән кычкырылды. Бу хәл Назимовны тагын да ныграк гарьләндерде... Кичке барлауга ул инде үзе генә чыга алмады. Иптәшләре аны култыклап алып чыктылар. Ул, капка өстендәге балконга басып, микрофон аркылы команда биреп торучы эсэс офицерларына әйтеп тә бетергесез ачу белән карап, «Мин моны онытмам!» дип пышылдады. Икенче көнне аңа әзрәк хәл керде, күз аллары яктырды. Ләкин хәл кермәсә, күзләре күрмәсә яхшырак буласы икән. Баракта ул ике кулы белән йөзен каплап утырган бер испан картын күрде һәм янына барып: «Ни булды?» дип сорады. Испанлы озак кына эндәшмәде. Аннары кулларын йөзеннән алды. Аның ике күзеннән яшь ага иде. Шешенгән битендә күгәреп чыккан камчы эзләре ап-ачык күренә. Көне буе таш кисеп, кайтырга чыккан булганнар болар. Эсэс казармалары яныннан үткән чакта аларга бер төркем малай-шалай очраган. Болар гитлерчы яшьләр оешмасы — «гитлерюгенд» членнары икән. — Шул маңка малайлар безне, әтиләреннән олы кешеләрне, һичбер сәбәпсез-нисез камчы белән йөзләребезгә орган чакта, аталары, кулларын бөерләренә куеп, кычкырып көлеп тордылар, — диде ул, чиксез нәфрәт белән.—Этләрне өстергән кебек: «Ныграк сал, яңагына кундыр. Арттан килеп!..» дип кычкырып тордылар. О, алланың каһәре төшкән имгәкләр! Аларны төз атарга өйрәтер өчен, әтиләре политик тоткыннарга атарга кушалар. Малайлар күз дә йоммыйча тере кеше 12 ләргә аталар. Нәрсә бу? Бу явызлыкны, бу кансызлыкны, яшь җаннарны шушылай аздыруны нәрсә дип атарга? Бүре балалары тәрбияләү ич бу. Алар бөтен дөньяны ашаячаклар! Испан карты, яңадан ике кулы белән йөзен каплап, -шул хәлендә бик озак утырды. Аннары, урыныннан торып, чайкала-чайкала ишеккә таба атлады. Кая бара бу? — дип уйлады Назимов һәм артыннан чыкты. Карт испан туп-туры тимер чыбыкларга таба китте. Караңгы. Көчле җил исә. Ток җибәрелгән тимер чыбыклар әкрен генә чаткыланып торалар. — Артык түзә алмыйм бу хурлыкка, түзә алмыйм, — дип пышылдый иде карт испан. Аның йөзе ачудан кыйшайган, телендә каһәрләү иде. Назимов аны туктатмакчы булып артыннан йөгерә башлаган гына иде, вышкадан ут ачтылар. — Антонио! Тукта!—дип кычкырды Бакый. Ә карт испан, күрәсең, берни ишетмәде. Ул һаман үзенең коточкыч һәлакәтенә таба атлый бирде. Антонионың һәлакәте бөтен блокны кузгатты. Кешеләр, барактан йөгереп чыгып, тимер чыбыкларга ябышкан Антонионың җансыз гәүдәсенә озак-озак карап тордылар. Берәүләр аны кызганды, -икенчеләр аны һәлакәткә илтүчеләрне каһәрләделәр, кайберләре Антонионың үзен гаепләделәр. Назимов сүзгә, бәхәсләргә катнашмады. Ул, үзе дә токка эләккән- сыман, ике кулын каты йомарлап, тешен кысып бер ноктага текәлгән килеш, өнсез утырды. — Үлү белән үлүнең аермасы бар, — дип, немец телендә кемдер рус әсирләре турында сөйли башлады. — Бу хәл 42 нче ел башында булды. Аларны «Густлов-веркега» эшкә алып барабыз дип лагерьдан чыгардылар, заводка барып җиткәнче русларның берсе дә карышмады. Завод капкасы төбендә туктадылар да: «Артык бер адым да атламыйбыз. Без үз туганнарыбызны үтерер өчен корал ясарга теләмибез!» — дип кычкырдылар. Аларга ата башладылар, ләкин берсе дә урыннарыннан кузгалмады... Бу — көрәш иде! Алар көрәшеп үлделәр һәм безгә дә көрәштә чигенмәскә васыять .итеп калдырдылар. Ә Антонио... Ул чын көрәш юлын аңламады, дөресрәге, көрәшнең көчсез юлын сайлады. Безгә руслардан үрнәк алырга кирәк. Шунда барысы да Назимовка борылып карадылар. Ә ул ике кулын йомарлап, тешләрен кысып, һаман бер ноктага карап утыра иде. Ләкин шундый итеп карап утыра иде, кешеләр аның үлем куркынычы алдында да чигенмәячәген бик ачык күрделәр. 23. САБЫР ТӨБЕ—САРЫ АЛТЫН Крематорий төтеннәренә уралып көннәр һаман үтә тордылар. Тышта инде декабрь. Көн-төн епшек кар ява, үзәккә үтә торган төньяк җилләре исә. Тоткыннар арасында авырулар, үлүчеләр көннән-көн күбәя барды. Аяккуллары, йөзләре ачлыктан шешенгән яки шыр сөяккә калган, яшәү өметләре сүнгән кешеләр инде бернәрсә дә көтмиләр иде. Күпләр барган көйләренә кинәт егылалар да, яңадан инде тора алмыйлар. Аларны әле җан бирмәс борын ук крематорий ишек алдына илтеп ташлыйлар. Җылы тотмый торган арестант киеменең зәһәрле мәкерлеген тоткыннар бөтен фаҗигасе белән менә шушы көзге-кышкы ачы җилләрдә аңлый башладылар. Тамырларда кан өшеп ката -иде кебек. 13 — Без бик акрын кыймылдыйбыз... Соңыннан үкенергә туры килмәгәе,— диде Николай Задонов бер көнне Назимов белән сөйләшкәндә.— Әйт син аларга... Назимов эндәшмәде. Күңеленнән ул, билгеле, Задоиовка тулысы белән кушыла иде. Ләкин күңел ни теләмәс, тел ни сөйләмәс. — Активлашырга кирәк. Көтеп ятмаска. Хәзер безне бер дивизия эсэс саклый. Ике дивизия куярга мәҗбүр итәргә кирәк, — диде Николай һәм ачу белән мыек чылгыен тартып куйды. — Ичмасам, фронтка шул ярдәмебез булсын. — Юк, — диде Назимов, дустын бер кулы белән кочып. — Нигә ике дивизия? Коралсыз кешеләрне кырып бетерү өчен бер дивизия дә, хәтта бер батальон да җиткән. — Димәк, әҗәл .көтеп ятарга?!—дип әрнеп сорады Задонов. — Нәрсә кызасың син, Николай. Мин сине танымый башладым. — Нибары шул гынамы? — Николай Назимовка ачуланып карады. — Кичә лагерьда йөздән артык кеше үлгән. Үтерелгәннәре күпмедер тагы. Биш кеше үзләре тимер чыбыкларга ташланган. Син шуны күрмисеңмени? Кешеләр үлә! Иң яхшы кешеләребез! 8 нче блокта балалар кырыла. — Беләм, — диде Назимов әкрен генә һәм тагын бер кат .кабатлады. — Беләм. Сукыр да, чукрак та түгел. Ләкин мәгънәсезгә корбаннарны арттыру... бу шулай ук дөрес юл түгел. — Кайда соң ул дөрес юл?! — дип сорады Задонов. — Белсәң, әйт. Нигә әйтмисең? Әллә ышанмыйсыңмы? — Сиңа да ышанмасам, кемгә ышанырга тиеш мин? — дип, сорауга сорау бирде Назимов. — Вакыты җиткәч, алар хәбәр итәрләр. Итми калмаслар. Бу — көчсезлекне акларга тырышып сылтау эзләү дә, куркаклык та түгел, Николай. Бу ышану... Шул көнне .кич 42 нче баракка Владимир килеп чыкты. Назимов белән Задонов аны карантиннан киткәннән бирле күргәңнәре юк иде. Иң якын туганнарын очраткан .кешеләр кебек шатланыштылар. — Кайда югалдың син, Володя? — дип сорады Задонов. — Я, сөйлә, нинди яңалыклар бар бу дөньяда. Югыйсә без монда тутыгып, мүкләнеп беттек. Володя, кара күзләрен уйнатып, мәгънәле генә карап алды да әкрен генә елмайды. — Ә арияләрне җырлыйбызмы? — Андый гөнаһыбыз бар. Менә берсен сезгә дә әзерләгән идем. Гремин ариясе исеңдәме? — һәм Задонов калын тавыш белән җырлап та җибәрде: Онегин, я скрывать не стану: Безумно я люблю Татьяну... Владимир, елмаеп, башын селекте. — Шәп ария бу... Ә тыңлаучылар табыламы? — Бушка кем тыңламый... — Бик яхшы, — диде Владимир. — Мин сезгә яңа арияләр алып килдем. Вакытыгыз булса, үзегезгә генә җырлап күрсәтер идем. Задонов белән Назимов бер-берсенә карашып алдылар. Назимов шунда ук урыныннан торды. — Юк, сез биредә утырыгыз, без, Николай Иванович белән, чыгыйк,— диде Владимир һәм, Назимовка күз кысып, урыныннан торды. Егерме-утыз минут үткәч, Задонов, мыек чылгыен* тарта-тарта, яңадан Назимов янына кайтты. Назимов немецләр белән сөйләшә иде, Задоновны гүя бөтенләй күрми дә. — Кара әле, Борис, — диде Задонов, немецләр читкәрәк киткәч,— бу чегән беләсеңме миңа нинди ария җырлады? 14 — Әйткәч, белермен, — дип елмайды Назимов. — Ләкин әйтмәвең бәлки, хәерлерәктер. Задонов, иреннәрен алга сузып, үзенең гаҗәпләнгәнлеген белдерде. Аннары, кулын селтәп, китеп барды. Бер атна чамасы вакыт үтте. Задонов һаман борчулы иде. Назимов сүз кузгатмый йөрде-йөрде дә бер көнне: — Ни булды? — дип сорады. — Ни булганын үзем дә белмим, —диде Задонов. — Ләкин безгә аерылырга туры килер, ахрысы. Отто әйтә: мине 8 нче балалар барагына штубендинст итеп күчерергә уйлыйлар, ди. — Начальство итеп булгач, ярый, минемчә, — диде Назимов һәм елмаеп куйды. — Көлмә. Бу көлке түгел, — диде Задонов. — Көлмим, Коля. Хәерлегә булсын, дим. — Мин моңа риза түгел. Соңыннан беләсеңме ни диячәкләр? — Тсс-с, — диде Назимов. — Кызарга кирәкми. Иң элек моны сиңа кем әйткәнен уйла. — Юк, — диде Задонов, кискен итеп. — Казан янында булгач, корымга буялмый булмый. — Димәк, сиңа чиста эш кирәк? — Көлмә, Борис! Көлке түгел. Задонов, башын түбән иеп, терсәге белән тезенә таянды һәм шулай ярым иелгән килеш бик озак уйланып торды. — Сугышка дисәләр... Берсүзсез риза булыр идем. Ә бу эшкә... юк, булмый миннән. — Ә үзең эш таләп итеп йөргән булдың. Ә эш биргәч, шыр җибәрдең!— диде Бакый һәм аның иңбашына кулын салды: — йозефны уйла, Оттоны... Әгәр алар булмаса, без бүген кайда булыр идек? Аларга бу эшкә алыну җиңел булгандыр дисеңме? Без — солдатлар, Николай. — Син мине иркәләнә димәкче буласыңмы? — Задонов кашларын җыерды. Назимов кулын селтәде. Шуннан соң икесе дә озак кына эндәшми утырдылар. Аннары Задонов уйчан, сагышлы тавыш белән: — Икәү ничектер җанга җылырак бит, — диде. — Ә аерылгач... — Анысын дөрес әйтәсең. Икәү җанга җылырак. Ләкин без үзебез турында гына уйлый алмыйбыз. Беләсеңме, Николай, мин бу эшне төптән уйланган дип карыйм. 8 нче блок — балалар блогы. Аларга синнән дә яхшырак «әти» табу кыен булыр, минемчә. — Син моны чынлап әйтәсеңме? — Әлбәттә, чынлап. Ул кичне Назимов шулай сөйләгән иде һәм моны акылы белән дөрес дип тапкан иде. Әмма, Николайдан аерылгач, аңа шул хәтле ямансу булып китте, хәтта сагышлана 'башлады. Дөрес, аның яңа иптәшләре дә бик күп иде инде. Шулай да ул аларга күңелен Николайга ачкан шикелле ача алмый иде. Аннары... тагын. Николайга «эш» бирделәр, ә аңа? Бакыйга кайчан эш бирәләр инде? Ә икенче көнне эштән кайтып килгәндә, 42 нче блок ишеге төбендә аны бер кеше туктатты. Уртачарак буйлы, башына сәер мех бүрек кигән. Әйтерсең, Себер тайгаларында йөрүче бер аучы. Ул, Назимовны җиңеннән тотып читкәрәк алып китте дә: — Мин сезнең белән сөйләшергә теләр идем. Әйдә барагыгызга керик, — диде. Назимов, шикләнеп, аны баштанаяк күздән кичерде. Нинди кеше? Кем? Ни кирәк аңа? Дусмы, дошманмы? Бу уйлар Назимовның башыннан өермәдәй бөтерелеп уздылар. Ни өчен шундый очрашу буласын алдан хәбәр итмәделәр? — Әйдә, керик, — диде ул аңа коры гына. 15 Ләкин алар баракка түгел, юыну бүлмәсенә керделәр. Монда беркем дә юк иде. Таныш булмаган кеше ишекне таяк тыгып бикләде дә, сагаеп басып торган Назимов янына килде. — Мин подполковник Назимов белән сөйләшәм, — диде ул, аңа туры карап. — Шулай бит? Кереш ясарга вакытым юк. Минем иптәшләремнең кушуы буенча сез яшерен хәрби оешма төзү эшендә катнашырга тиешсез. Бу—Назимов күптән көтеп йөргән кадерле сүзләр иде, ләкин белмәгән, күрмәгән кешегә ышанырга аның хакы юк иде. һәм ул яңадан: «Ник хәбәр итмәделәр? — дип уйлап алды. — Провокация түгелме?» — Сез ялгышасыз, — диде ул, нык итеп, — мин бер дә подполковник түгел. Мин — гади бер солдат. Шуңа күрә сезнең нәрсә турында сөйләвегезне аңламыйм. — Аңлыйсыз, — диде әлеге кеше тыныч кына. — Башта мин үзем белән таныштырыйм. Мин — Николай Толстый булам. — Мине Николайларның юаны да, нечкәсе дә кызыксындырмый. Танышырга җан атып тормыйм. — Шулай укмыни, — дип елмайды Толстый. — Сезгә дәлилләр кирәк? Бәлки, Волхов фронтында ничәнче номерлы полк белән командалык итүегезне әйтсәм, җитеп торыр, ә? «1244» сезгә таныш номермы? Бу чыннан да Назимов полкы номеры иде. Ләкин моны аңа гестапо офицеры да әйткән иде бит һәм Назимов кискен итеп: — Юкка маташасыз. Мин күкрәгемдәге номерымны гына беләм. Ә сезне... — Ярар, алайса, — диде Толстый, аны бүлдереп. — Булмагач — булмый. — Ул ишек тоткасына тыккан таякны суырып алды да, бүреген басып, юыну бүлмәсеннән чыкты. Назимов та аның артыннан атлады. Толстый саубуллашырга кулын сузды. Назимов алмады. Төн һәм көн борчу белән үтте. Назимов Отто яки Бруно яки үзе белгән бүтән бер кеше килеп бер-бер нәрсә әйтер дип көтте. Ләкин ул көнне аның янына берәү дә килмәде. Бу хәл Назимовның күңелендә яңа шик тудырды. Ләкин үзенең күңел шөбһәләре турында кемгә булса сөйләргә яки кемнән булса киңәш сорарга аның хакы юк шул. Шуңа күрә ничәнче тапкыр инде: «Ник алдан хәбәр итмәделәр?» — дип үз-үзенә бер үк сорауны бирде. Ул хаклы иде. Ләкин аңа хәбәр итәргә тиеш кеше үзе дөньяда юк иде инде. Бухенвальд тоткыннарының бик күбесе шикелле ул да барган җиреннән кинәт егылды да яңадан тормады. Озак уйланулардан соң, шундый хәлнең булу ихтималы Назимовның да күңеленә килде һәм ул Толстый белән артык тупас сөйләшүе өчен үкенә башлады. Җайлы вакытны көтеп алу кыен, кулдан ычкындыру җиңел, диләр. Әгәр чыннан да шулай булып чыкса? Әгәр Толстый яңадан килмәсә? Ләкин Толстый килде. Аның белән Йозеф һәм тагын бер рус егете бар - иде. Рус егете үзен Григорий дип таныштырды. Бакый йозефны күрүгә бик шатланды. Аны иңеннән кочып алды. Карт шактый бирешкән иде. Ләкин Назимов хәл-әхвәл сорый башлагач, Йозеф, бу турыда кирәкми дигәндәй, аркасыннан сөеп: — Әйдә тышка чыгыйк, — диде. Алар дүртесе дә тышка чыктылар. Ишектән бер читкәрәк китеп туктадылар. Дөм-караңгы. Тик вышкалардагы прожекторлар гына лагерь эчен ак кылычлары белән ара-тирә айкап алгалыйлар. — Борис, син миңа ышанасыңдыр бит? —диде Йозеф, Назимовка пышылдап. — Әлбәттә, — диде Назимов. 16 — Миңа ышансаң, бу ике иптәшкә дә ышан. Үз кешеләр. Ә хәзер сау бул. Сау булыгыз, егетләр. Миңа монда күренергә ярамый. Йозеф караңгыда юкка чыкты. Аяк тавышлары да ишетелми башлады. «Барлаудан соң ничек курыкмый йөри?», дип ихтыярсыздан уйлап алды Назимов һәм иптәшләренә борылды. — Мин тыңлыйм. — Тын почмагыгызга үтик. Алар юыну бүлмәсенә керделәр. — Теге вакытта, — диде Толстый, — сезгә хәбәр итә алмый калганнар икән. Шуңа күрә кечкенә генә кереш сүз дә ясарга туры килә. Безнең лагерьда байтактан бирле рус хәрби әсирләренең яшерен оешмасы яшәп килә. Без аны Рус политик үзәге дип йөртәбез. Аннан тыш лагерьда барлык милли оешмаларга җитәкчелек итүче Интернациональ үзәк бар. Рус үзәге Интернациональ Үзәк белән берлектә эшли. Моңарчы оешманың төп эше үз кешеләребез арасында политик агитация алып бару, аларга чын хакыйкатьне җиткерү һәм кирәк вакытта кулдан килгән ярдәмне күрсәтү белән чикләнә иде. Хәзер заманалар да, шартлар да үзгәрде. Хәзер коры агитация белән генә чикләнергә мөмкин түгел. Без тоткыннарга оешманың көче барлыгын, ул көч кирәк чакта аларны яклый алуын .күрсәтергә тиешбез. Шул турыда Политик Үзәктә ныклап уйлашканнан соң, үзебезнең хәрби оешмабызны булдыру кирәк табылды. Бу эшне оештыруны, әгәр каршы килмәсә- гез, Үзәк сезгә йөкләргә уйлый. Сез академия бетергән өлкән офицер, бу эштә сезнең белемегез һәм тәҗрибәгез бар. — Без сезнең турыда барысын беләбез, — дип өстәде Григорий, Назимовның гаҗәпләнүен күреп. — Сезнең ике тапкыр качуыгыз да, Галле төрмәсендә утыруыгыз да, анда сезне Власов армиясенә тартырга маташулары да — барысы да безгә билгеле. Тик моны куркыту дип уйламагыз. .Бу — бары тик сезнең янга очраклы килмәвебезне генә күрсәтә. — Я, нәрсә дисез? — дип сорады Толстый.— Безгә сезнең ачык җавабыгыз кирәк. — Мин боерык көтәм,— диде Назимов. — Җавабым шул. — Яхшы, — Толстый якын-тирәдә кеше-фәлән юкмы дип карап килде. — Без сезнең теләгегезне Үзәккә җиткерербез. Бер сорау: ышанычлы иптәшегез бармы? — Бар. — Кем? — Николай Задонов. Капитан. — Яхшы, без ул кешене дә беләбез. Сез аны бу эшкә тарта аласыз. Черкасовны онытмадыгызмы? — Юк, онытмадым. Ул миңа Сабир исемле бер егетне тәкъдим иткән иде. Кырык дүртенчедән. Фризер. Григорий белән Толстый күзгә күз карашып алдылар. — Аны да беләбез, начар егет түгел ул. Ләкин рядовой... Сезгә офицерлар белән эш итәргә туры киләчәк. — Толстый бераз уйланып торды һәм боерык биргән бер тавыш белән: — Шушы араларда Черкасов сезне ике кеше белән таныштырыр. Икесе дә офицерлар. Оешманың принцибы, структурасы турында дүртәүләп сөйләшерсез. Бүтәннәрне хәзер арага кертмәскә. Бернинди башбаштаклык! Мәсьәлә бик җитди һәм яшерен. Элемтә турыдан-туры минем белән яки Григории аркылы. — Аңлашыла. Толстый белән Григорий саубуллашып китеп бардылар. Назимов яңа хис, яңа дәрт белән баракка берүзе керде. Задоновны исенә төшерде. Менә кемне күрәсе килә иде аның хәзер! 24. «ЯҢА ЕЛ ДА КИЛЕП ҖИТКӘН БИТ!» Үлем лагере үзенең коточкыч тормышы белән яшәвендә дәвам итә иде. Әмма Назимов хәзер үзен бу тормыштан өстә күк сизә башлады. Оешма белән чын-чынлап бәйләнешкә кергәннән соң аңа инде көндәлек авырлыклар да авырлык булып тоелмый иде. Ләкин аяусыз, рәхимсез чынбарлыкта мондый хисләр белән генә озак яшәргә мөмкин түгел иде. Ул Задоновка кичәге сөйләшү турында әйтергә дип сигезенче блокка барганда, Задоновны бер үзен башын аска салындырып утырган хәлдә күрде. Задонов теге вакытта үз-үзе белән бик каты көрәшкәннән соң, иптәшләренең сүзенә колак салып, 8 нче блокка штубендинст булып күчәргә риза булган иде. Штубен- динст булып күчү белән бергә ул үзенең ләгънәтләнгән флюгпункт тамгаларын да ташлады. Билгеле, уз белдеге белән ташламады. Аңа ташларга мөмкин диделәр. Күрәсең, канцеляриядәге шәхси карточкасында флюгпункт дигән язуны юк иткәннәр иде. Балалар янына күчкәч, Задонов берьюлы жанланып киткән иде. «Ниһаять, чын эш кулыма эләкте. Күрәсең, мин тумыштан укытучы булганмын да ялгышып кына хәрби һөнәрне сайлаганмын», дигән иде ул Назимовка. Ә бүген инде башын салындырып утыра. Ни булган? Болай гына уйга калганмы? — Коля, күтәр башыңны! — диде Назимов шат тавыш белән. Николай башын күтәреп карауга, Бакый артка чигенә язды. Задо- новның күзләреннән яшь ага иде. Яшь бөртекләре жыерчыклы бит алмалары буйлап тәгәриләр дә мыек очларында беразга асылынып торгач, идәнгә тамалар. — Ни булды, Коля? — дип сорады Назимов, аның янына утырып. — Мишутканы... Шенке... — диде Николай һәм артык сүз әйтә алмыйча башын ике кулы белән кысты. — Беркайчан да... беркайчан да... Үч, үч! Бухенвальд лагеренда эсэсчылар тоткыннарны талатыр өчен махсус этләр асрыйлар иде. «Этләр фюреры» Шенке, этләр кеше итенең тәмен онытмасыннар өчен, аларны әледән-әле бәйдән ычкындырып тоткыннарга өстерә иде. Бүген Мишутка үзенең иптәшләре белән «генерайга» эшкә чыккан булган. Шенке ниндидер бер сәбәп табып балага бәйләнгән дә, башына чиләк каплап, этләрен бәйдән ычкындырган. Бүре хәтле өч эт бичара ААишутканы тәмам өзгәләп бетергәннәр. Шенке һәм бүтән сакчылар шул «кызыкка» карап эчләре катканчы көлеп торганнар. Мишутка үлгән. Николай, билгеле, Назимовка боларны сөйли алмады. Ләкин Шенке исемен ишеткәч, Назимов барысын да аңлады. Күңеленә әйтеп бетергесез авыр булып китте. Ләкин йомшап утыра торган чак түгел иде. Ул үзен кулга алды һәм кырыс тавыш белән Николайга: — Әйдә юыну бүлмәсенә керик, — диде. Мишутканы үз баласы кебек кызганган Задонов аның нәрсә әйтүен берьюлы төшенә алмады. — Бетерәм, барыбер бетерәм мин бу Шенкены!—дип пышылдады ул. — Мишутканың канын жирдә калдырмыйм. — Николай! — диде Назимов тагын да кырысрак тавыш белән.— Әйдә минем белән! Задонов, аңына яңа килгәндәй, күзләрен тутырып Бакыйга карады. — Әйдә! — дип кабатлады Назимов. Алар юыну бүлмәсенә барып керделәр. Биредә беркем дә юк иде. Назимов ишекне бикләде. Аннары, Задоновны ике беләгеннән тотып: 1. „с. ә." № ю. 17 18 — Тыңла, Николай. Мин бик мөһим хәбәр әйтергә килдем. Мин„ ниһаять, иптәшләр белән очраштым. Задание алдым. — Задание?! — Николайның күзләре зур булып ачылдылар. Аларда ут кабынды. — Я, сөйлә тизрәк. Назимов, Николайга аңлаешлы булсын өчен кыска гына кереш сүз- ясады да: — Рус үзәге миңа яшерен оешманың хәрби бүлеген оештыра башларга кушты,—диде. — Миннән юлдашка кемне аласың дип сорадылар. Мин синең исемеңне әйттем. — Минем моңа көчем җитәрме? Мин бит академия бетермәгән. — Башта синең риза булуың кирәк,—диде Назимов аңа шөбһәләнергә ирек бирмичә. — Мин сиңа ышанам, шуңа күрә синнән берни дә яшермим. Тагын ике иптәш булачак. Мин хәзергә аларны белмим әле. Тиздән таныштырачаклар. Ә академия... син фронт академиясен үткән офицер. — Син бу эшне кушкан кешеләргә ышанасыңмы? Берәр провокация түгелме? — дип сорады Николай шактый уйланып торганнан соң. — Хәзер ышанам. Башта, билгеле, ышанмаган идем. Алар йозефны алып килделәр. Йозеф аларның безнең кешеләр булуын раслады. — йозефка ышанырга була. — Димәк, риза? — Моны сорап тормаска да мөмкин иде. — Юк, ярамый, Николай. Бу эшнең тулы җаваплылыгын аңлап сүз бирергә кирәк. Бәлки... — Ул турыда кирәкми, Борис. Кайчан очраштырасың? — Бүген, отбойдан соң безнең баракка кил. — Яхшы, килермен. Ишек төбендә туктап Назимов крематорийның морҗасыннан ургы- лыпургылып чыккан кара төтенгә берничә минут карап торды. Бәлки,, шушы минутта анда яшь көрәшче Мишутканың мәетен яндыра торганнардыр. Ул баракка кайтты. Үзәкләренә салкын үткән кешеләр, кулларын җиң эчләренә тыгып, бөкрәешеп, идән буйлап арлы-бирле йөренәләр иде. Салкыннан алар гүя миңгерәүләнгәннәр. Аларның бөтен уйлары, теләгән бөтен теләкләре җылы турында гына кебек. Назимов аларны шактый озак күзәтеп торды. «Коралга!» дип дәшкәч,'кузгалырлармы бу кешеләр?» — дип үз-үзенә сорау бирде. Аның яныннан Жак үтеп китте. Ул әле ниндидер бер күңелле көй сызгырырга итә, ә күгәргән иреннәре астыннан кызганыч тавышлар гына чыга. Аркасына әллә шәл, әллә иске юрган япкан Пьер деМюрвелы дә шунда бөкрәеп беткән бер карчыкка охшап йөренә. Назимовны күргәч, икесе дә туктадылар. — О, руслар салкыннан бер дә курыкмый! — диде де Мюрвельг Назимовның беләгеннән тотып. — Шушы салкынга чыдамлыклары аркасында руслар Наполеон-ны да җиңделәр, фюрерны да Мәскәүгә җибәрмәделәр. Назимов елмайды. Җилекләре боз булып каткан бу карт француз белән бәхәсләшүнең мәгънәсе юк иде. Килер вакыт, барысы да русларның ни өчен Наполеонны һәм Гитлерны тар-мар итүләрен аңларлар. Тарих барысын күрсәтер, аңлатыр. Көндәгечә, бик озакка сузылган кичке барлау, аннары отбой булды. Назимов эчен кулы белән тотып бәдрәфкә юнәлде, саклык беләи генә коридорга, ишек төбенә чыкты. Караңгы. Кар катыш яңгыр ява. Салкын җил өрә. Кайдадыр якында гына автоматтан аттылар. Аннары, лагерь эче шомлы тынлыкка чумды. Шул тынлыкта аяк тавышлары ишетелде. Күләгәгә поскан Назимов шунда ук Задоновны танып алды һәм тамак кырып үз янына чакырды. 2* 19 — Үзең генәме әле? — Хәзер килеп җитәргә тиешләр. Вышка башындагы прожектор нуры барак буйларын капшап үтте. Бараклар арасында беләкләренә ак тасма бәйләгән лагерьшуцлар күренеп калды. Аларны күргәч, Задонов бик -нык борчыла башлады. Назимов аны тынычландырды. Якында гына тагын аяк тавышлары ишетелде. Назимов йотлыгып алга карады һәм Мономахныкы кебек бүрегеннән Толстыйны таныды. — Исәнмесез, — диде ул, егетләрнең кулларын кысып. — Адаш? — Әйе, адаш, — диде Задонов. — Назимов сөйләштеме? — Әйе. — Ризамы? — Риза. — Яхшы. Мин иптәшләргә җиткерермен. Бәйләнеш Борис аркылы. Кайтыгыз. Задоновның аяк тавышлары тынганчы алар эндәшми тордылар. Аннары, Толстый Назимовка иелеп: — Черкасов сине яңа ел көнне күрер. Бер иптәш белән. Ул кеше синең юлдашларыңның берсе булыр. Хуш, — диде. Караңгыдан шыпырт кына килеп чыга һәм яңадан шул караңгыга шыпырт кына кереп югала торган бу кешеләр — алар, мөгаен, бөтен лагерь буйлап шулай йөриләрдер, — Назимовка боз астындагы дулкынны хәтерләтте. Хәзер алар күзгә дә күренми. Әмма килер бер заман, алар куәтеннән Бухенвальдның калын бозлары челпәрәмә килер һәм дулкыннар иреккә омтылырлар. Яңа ел көнне! Күр, Назимов моны тәмам онытып та җибәргән бит. Ул урынына барып яткач кына шул турыда уйлый башлады һәм, их- тыярсыздан, Мәскәүне, хатынын исенә төшерде. Нинди күңелле итеп каршы алалар иде алар Яна елны! Кадриянең шат көлүләрен, тыпырдап, очынып биюләрен онытырга мөмкинме соң! — Бәхет өчен! — дип тост күтәрергә ярата торган иде Назимов. 1941 елны каршы алганда да бәхет өчен тост күтәргән иде ул. Яңа ел бәхетле килсен, диде ул, ә кайда үткәрде Назимов 1941 елның 31 декабрен? Кайда каршы алды ул кырык икенче елны? Волхов урманнарындагы бер блиндажда. Ә кырык өченче елны? Онытылган. Әллә концлагерьда, әллә төрмәдә. Ә мең тугыз йөз кырык дүртенче елны Бухенвальдта, шәрә сәкегә сузылып яткан килеш каршы ала. Менә сиңа бәхет! Аның кем беләндер сөйләшәсе килеп китте. Якуб нигәдер урынында юк. Кайда икән ул? Назимов иске елның йомгаклары, киләсе елның перспективасы турында уйлана башлады. Хәзер Совинформбюро сводкалары белән даими танышып барганда, фронт хәлләрен ул яхшы белә иде. Кызыл Армиянең һөҗүме дәвам итә. Сож һәм Днепр, Днепр һәм Березина елгалары арасында, Припять елгасының түбән агымы буенда, Черкассы, Кременчуг, Днепропетровск тирәләрендә бик каты сугышлар бара. Инициатива тулысы белән Кызыл Армия кулында. 1944 ел — җиңү елы булырга тиеш, монысына Назимов бик нык ышана иде. Шушы ышану аның күңелләрен күтәреп җибәрде, карын ачлыгы да, салкын да беркадәр вакытка онытылды. Мәгънәви тормыш белән яшәү кешегә рухи көч кенә түгел, хәтта физик көч тә бирә икән. Лагерьдан лагерьга, төрмәдән төрмәгә йөри-йөри Назимовның җитез хәрби акылы ничектер бераз тупасланган, сүлпәнәйгән иде кебек. Йозеф белән беренче тапкыр ачыктан-ачык сөйләшкәннән соң аның бу акылы әкренләп уяна, көч җыя, канат җәя башлаган иде. Толстый белән аңлатышканнан соң һәм Политик үзәктән задание алгач, аның зиһене тәмам ачылып 20 киткәндәй булды. Шушы ачык һәм айнык акыл белән ул булачак оешма турында уйлана башлады. Ничегрәк итеп төзү хәерлерәк булыр? Бервакыт, әле Иозеф белән беренче тапкыр сөйләшкән чакларда, ул Задоновка: — Әгәр минем кул астымда яхшы коралланган бер рота булса, мин берсүзсез тимер чыбыкларны өзеп чыгар идем, — дигән иде. Хәзер төрле яклап уйлый башлагач, монда бер рота түгел, бер батальон белән дә берни кырып булмаячагын ачык күрде. Кечкенә бер төркемне качыру өчен бәлки рота да җитәр иде, ә дистәләрчә мең кешене азатлыкка алып чыгу өчен зуррак көч кирәк. Монда, әгәр авантюрага биреләсебез килмәсә, бригадалар турында уйларга тиешбез. Ә үлем лагеры шартларында бу мөмкинме? Конспирация моңа юл куямы? Шул хәтле сугышчыга корал табып буламы? Ул бригадаларны ничек идарә итәргә? Өйрәтүләрне кайда алып барырга?! Мондый сораулар меңләп иде һәм Назимов иптәшләренә берәр вариант тәкъдим иткәнче бу сорауларның барысына да ачык җаваплар табарга тиеш иде. Шунсыз аның теләсә нинди тәкъдиме дә сукыр бер тиен тормаячак. Назимов шулай уйланып ятканда Якуб кайтты һәм тавыш-тынсыз гына урынына сузылып ятты. Ләкин Назимовның, ике кулын баш астына тыгып, түшәмгә карап йокламый ятуын күргәч: — Үткәннәрне исеңә төшерәсеңме? — дип сорады. — Мондый көннәрдә күңел нечкәрми булмый. Бир кулыңны, яңа ел белән тәбриклим! — Рәхмәт, — диде Назимов, кулын сузып. — Сезне дә шулай ук тәбрик итәм. Яна ел — җиңү елы булсын. — Амин, шулай булсын. Менә, — ул Назимовка бер шакмак шикәр бирде. — Бәйрәм күчтәнәче. Якуб та ике кулын баш астына тыгып, уйланып ята башлады. — Эх, кешеләрнең язмышы! — диде ул әкрен генә. — Кайдадыр бокаллар чыңлый... Якты заллар, биюләр, шат көлүләр. Ә без... шәрә такта өстендә... Якыннардан, дуслардан еракта. Балалардан еракта... Синең балаларың бармы, Борис? — Икәү иде. Берсе сугыш вакытында үлгән. — Минем өчәү. Өч малай. Өлкәне төрмәдә утыра инде. Калган икесе... белмим кайда. Ә хатының? — дип сорады Назимов. — Хат язамы? — Язмый, — диде Якуб, көрсенеп. — Балаларны саклап калу өчен, мине төрмәгә утырткач, ул миннән аерылган... Аны аерылырга мәҗбүр иткәннәр. Ул үзе бервакытта да... Ә синең хатының, Борис? — Минеке көтә! Үлгән хәбәрем килми торып көтүдән туктамас. — Ә үлгән хәбәрең килсә? — Ул чагында да көтәр! Якуб озак кына эндәшми ятты. — Мин дә шулай уйлый идем. Мин дә шулай ышана «идем. Менә нәрсә килеп чыкты. — Бездә аңа «иреңне оныт!» дип әйтүче юк, — диде Назимов. — Бәхетле хатын ул! — Якуб көрсенеп куйды. — Әгәр барлык хатыннар шундый бәхетле булса, дөнья нинди ямьле булыр иде, Борис. Уйлап кына кара! 25. БЕРЕНЧЕ КИҢӘШМӘ Назимов Черкасов белән эштән кайтканда, лагерь урамында очрашты. Аның уң ягыннан озын, төз буйлы, ала-кола киемле бер кеше атлый иде. Черкасов, башы белән ымлап: — Син күрергә теләгән Саша Зубанов шул була, — диде һәм узе, кулы белән йөрәген тотып, арткарак калды. 21 Назимов Зубановка баш иде һәм күзе белән баштанаяк үлчәп чыкты. Егеткә егерме биш-утыздан артык булмас. Карар күзгә нык, ихтыярлы күренә. — Танышуга шатмын, — диде Назимов. — Мин дә. — Иптәшеңнең сәламәтлеге ничек? — Ару гына. Рөхсәт булса, ул да сезне күрергә тели. — Иртәгә кич 42 нчегә килегез. Мин көтәрмен. Бу сүзләрне алар, янәшә атлый-атлый, шыпырт кына әйттеләр. Аннары Зубанов Кече лагерь ягына борылды. Ул 58 нче блокта тора иде. Ләкин вәгъдәләшкән вакытта Зубанов та, иптәше дә килмәде. Назимов борчыла башлады. Ул-бу булмагае дип курыкты. Күңеленә шик тә килде, ачуланды да. Ул үзе кичегүнең нәрсә икәнен белми иде. Шулай төгәл булмаганда хәрби эштә ничек эшләмәк кирәк. Зубанов икенче көнне кичке барлаудан соң гына килде. Назимов яныннан узганда ул күз кысты һәм, кемнедер эзләгәнсымаи, аргы башка үтеп китте. Назимов юыну бүлмәсенә чыкты. Бераздан иптәше белән Зубанов та анда керде. — Борис Королев, — диде Зубанов, иптәшен таныштырып. — Адашлар булабыз икән. — һәм Назимов адашларның күбәеп китүенә елмаеп куйды. Кара күзле, нечкә кара кашлы, кара тут йөзле, уртача буйлы Королевка шулай ук күпч булса 26—27 яшьләр иде. Ияге алга чыгыбрак тора. Күзләре әзрәк кысык. «Рус түгел бугай», дип уйлап алды Бакый һәм кай җирләрдән дип сорады. — Рязань урысы, — диде Королев, елмаеп. — Кадрдаймы? — Әйе. — Ни өчен танышуыбызны беләсездер бит? Сезнең белән сөйләткәннәрдер. — Сөйләштеләр. — Соң ничек, эшкә әзерме? — Әзер. Назимовның дөньяда иң яратмаган кешеләре тел бистәләре иде. Бу ике егет аңа эшкә атлыгып торулары белән ошады. Тик аларның штабист булулары гына бераз күңеленә ятмады. Ул үзе строевой командирларны күбрәк хөрмәт итә иде. — Алайса, шулай, — диде ул, тойгыга бирелмәскә тырышып, — берсе көнгә отбойдан соң 8 нче балалар барагында очрашабыз. Шунда мин сезне тагын бер иптәш белән таныштырырмын. Сезгә үтенечем шул: тәкъдимнәрегезне уйлап килегез. — Тыңлыйбыз, — диделәр Королев белән Зубанов. Өченче январьда, төнлә, алар барысы да 8 нче балалар барагының подвалында утыралар иде. Задонов, Назимов, Королев һәм Зубановтан башка монда тагын Үзәк вәкиле Григорий да бар иде. Үзара танышканнан һәм фронт хәлләре, халыкара хәлләр турындагы яңалыклар белән уртаклашканнан соң, Григорий сүз алды. — Безнең кулда төгәл мәгълүматлар бар, — диде ул. — Гитлерчылар фронт якынлашкан бөтен җирләрдән үзләренең төрмә-лагерь- ларын ашыгыч рәвештә Германиянең эчке районнарына күчерәләр. Безнең лагерьга күчерелүчеләрнең дә саны көннән-көн арта бара... Үзегез беләсез, безнең лагерь Германиянең нәкъ үзәгендә. Бухенвальдтан Берлинга нибары 400 километр. Безне бүтән җиргә күчерер урын булмаячак. Кызыл Армия Германиягә бәреп керүгә, союзниклар да икенче фронтны ачачаклар. Мондый шартларда гитлерчылар үзләренең җинаятьчел эзләрен яшерер, шаһитларны калдырмас өчен барлык тоткын 22 нарны кырып бетерергә маташачаклар. Бу — көн кебек ачык нәрсә. Ә без нишли алабыз? Үзәк, кирәк вакытта тоткыннарны корал белән яклый алырлык хәрби оешма төзергә дигән фикергә килде. Бу эшнең башында торырлык сәләтле кешеләр табылды. Ул кешеләр — сез. Рус политик Үзәге бу эшне оештыруны, иптәшләр, сезгә тапшырырга булды. Сез барыгыз да кадровый офицерлар. Уйлашыгыз, киңәшегез, аннары, фикерләрегез, тәкъдимнәрегез әзер булгач, Үзәк утырышында расларбыз. Хәзергә сез барыгыз да подполковник Назимовка буйсынасыз. Аңлашылдымы, иптәшләр? Николай Задонов, мыек очын чеметә-чеметә, иптәшләрен күзәтте. Мишутка ерткычларча үтерелгәннән соң бик нык ябыккан һәм шуңа күрә кара мыегы тагын да озынрак, колаклары тагы да зуррак булып калган Задонов арада иң өлкәне булып күренә иде. — Әгәр аңлашылса, —диде Григорий, һәммәсенә карап чыгып, — хәзер сезнең фикерне тыңлыйк. Сез — хәрби белгечләр. Хәрби оешма турында сезнең фикерне ишетәсе килә. Иптәш Назимов, сез әйтәсезме? — Мөмкин. Мин бу турыда байтак уйлап йөрим. Бухенвальдта безгә һичбер хәрби сәнгать дәреслекләрендә каралмаган, өйрәнелмәгән бурычларны хәл итәргә туры киләчәк. Безнең сугыш кыры — чәнечкеле тимер чыбык белән уратылып алынган ярты квадрат километр җир. Лагерьны ураган тимер чыбыкларга ток тоташтырылган, йөз адым саен вышка. Ул вышкаларда автоматлар, пулеметлар һәм фауст патроннар белән коралланган сакчылар. Минем беренче мәгълүматларыма караганда, тимер чыбык киртәсенең тышында, чама белән 25 метр киткәч, сакчыларның икенче сызыгы сузыла. Ул сызык шулай ук лагерьны уратып ала. Анда пулеметчылар, автоматчылар, минометчылар өчен ут нокталары, блиндажлар, дзотлар. Блиндажлардан йөз метр ары — лагерь тирәли этле патрульләр йөри. Шуннан ары нәрсә бардыр — хәзергә әйтә алмыйм, һәрхәлдә анда тагын нәрсәләрдер булырга тиеш. Менә шушы алка эчендә аякларын көч-хәл белән өстерәүче ач, ялангач 60— 80 мең тоткын. Төрле милләт тоткыннары, анысын да искә алырга кирәк. Күпчелек политик яктан шактый чуар. Корал белән эш иткән кешеләр түгел. — Аның коралы да юк, — дип өстәде Задонов. — Әйе, — диде Назимов. — Меиә шушы шартларда кулыннан эш килердәй хәрби оешма төзү беренче карашта фантастик, авантюристик бер эшсыман. Ләкин без шундый шартларга куелганбыз, әгәр исән калырга теләсәк, булмастаен да булдырырга тиешбез, мәҗбүрбез, чөнки бүтән юл юк. Григорий дөрес әйтте, гитлерчылар, көймәләре комга утыра башлагач, лагерьны юк итәргә тырышачаклар. Моңа бары тик нык оешкан, дисциплиналы һәм сугыш эшен яхшы белгән хәрби көч белән генә каршы торырга мөмкин. Хәрби оешманың оештыру принцибы нинди булырга тиеш? Минемчә, без үзебезнең армиядәге принципны алырга тиешбез. Взводлар, роталар, батальоннар... Мин бу хәрби оешманы шактый массовый оешма дип күз алдыма китерәм. Ләкин бу оешма батыр кешеләр төркеме түгел, ә чын хәрби частьлардан тора. Командирлар билгеләнә, һәр командир үзенең кул астындагы кешеләр белән үзенең турыдан-туры командирын гына белә. Әйтик, отделение командиры взвод командирын гына белә, ә взвод командиры рота командирын гына. Шулай югарыгача... Назимов сөйләгәндә барысы да бик зур игътибар белән тыңладылар. Назимов үз-үзенә бик нык ышанып сөйләде. Ул эшне зурдан куптаруын белә иде. Әле кичә генә: «Күпне кочаклаган — аз учлар»,—дип үз-үзен- нән шикләнгән булса, бүген Григорийдан Үзәкнең фикерен ишеткәч, аз гына да икеләнмәде. 23 — Яхшы, — диде Григорий, Назимов сөйләп бетергәч, — инде, иптәшләр, сезнең фикерне тыңлыйк, — ул Королев белән Зубановка борылды. Алар, үзләренең башкарак планнары барын әйтеп, уйлашырга вакыт бирүне үтенделәр. — Ә хәзер таныштырсагыз? — диде Назимов. — Безгә уйлашырга кирәк, — диде Зубанов. — Сез бик кыю план тәкъдим иттегез. Моны без исәпкә алмыйча булдыра алмыйбыз. Ә бу— вакыт сорый. — Иптәшләр белән килешергә кирәк булыр, — диде Григорий. Яңадан кайда очрашабыз? 58 нче блоктамы? Зубанов, сезнең сөйләшер урыныгыз бармы? — Бар. — Бик яхшы. Шуның белән бетердек, бугай. Берәм-берәм генә чыгасыз. Назимов арткарак калды һәм ишек төбендәге бер малайга игътибар итте. Ул, ике кулын чалбар кесәләренә тыккан килеш, сызгыра-сызгыра арлыбирле йөренә иде. Малай Задоновны күргәч, бер-ике тапкыр сызгырды да тәрәзә янына барып басты. Бу — Л1ишутканың якын дусты Васютка иде. 26. БӘХӘС Икенче көнне эштән кайткач, Назимов 58 нче блокка китте. Ике кулын ике җиң эченә тыгып, аркасын бөгеп җилгә ян биребрәк атлаган бу кешенең нинди уйлар, нинди йомыш белән баруын белсәләр, эсэсчылар, уйлап та тормыйча, аны аппель мәйдан уртасындагы беренче баганага тотып асарлар һәм, башкаларга гыйбрәт булсын өчен, атналар буе шуннан төшертмәсләр иде. Ләкин кешенең уе, нияте аның маңгаена язылмаган. Бүтән меңләгән тоткыннарныкы кебек өстенә ала-кола кием кигән, агач башмакларын епшек кар өстеннән көч-хәл белән генә сөйрәп барган бу кешенең уенда ниләр барлыгын белеп кара менә! Бу минутта Назимов яшерен оешманың детальләре, үзе белән бергә эшләячәк иптәшләре турында уйлый иде. Кичәге утырыштан соң Зубановка карата да, Королевка карата да аның күңелендә беркадәр сагаю туды. Күрәсең, алар барлык яшьләр кебек үз-үзләренә артык ыша- нучаннар иде. Элек ниндидер бер генералның адъютанты булып эшләгән Зубановта беркадәр эреләнү һәм үз-үзенә соклану да сизелгәндәй булды. Хәер, бер-ике очрашуда гына кешеләрне һәрьяклап белү мөмкин түгел. Назимов монда күбрәк бу егетләрне тәкъдим иткән кешеләрнең авторитетына ышана һәм шуңа күрә, «болар фәлән-төгән булмагайлары» дип аз гына да борчылмыйча, шикләнмичә алар янына бара иде. Зубанов белән Королев аны 58 нче блок ишеге төбендә көтеп торалар иде. Назимовны күргәч, алар баш кагып сүзсез генә исәнләштеләр дә, Королев күз кысып Назимовка үз артыннан барырга ишарә ясады. Зубанов ишек төбендә калды. Королев Назимовны ниндидер буш чоланга кертте. Аннары подвалга төштеләр. Тычкан күзе хәтле генә сукыр лампа яна иде. Лампа янында ниндидер икенче юлдан алдан килеп җиткән Зубанов утыра иде. Ул, Назимовиың гаҗәпләнүен күргәч, бик канәгать булып үзалдына елмаеп куйды. Рәхим итегез, утырыгыз, — диде ул, бер ящикка кулы белән күрсәтеп. Стенада аның иләмсез күләгәсе селкенеп куйды. — Тригорий киләме? 24 •— Юк, ул бүген килә алмый, — диде Назимов, тирә-ягына күз йөртеп. — Сез чын мәгънәсендә подпольщиклар икән, — диде һәм кулларын угалый башлады. Ул туңган, ә биредә тыштагыдан да салкынрак икән. Вакыт бик кысынкы иде. Кичке барлауга кадәр Назимов үз блогына кайтып өлгерергә тиеш. — Мин тыңлыйм, иптәшләр, — диде ул. Тонык яктыда аның әзрәк шешенә төшкән шадра йөзе шактый кырыс һәм хәтта усал күренде. Тик бүреге астыннан чыгып торган агара башлаган чәче генә аңа ниндидер бүтән бер йомшак сыйфат өсти иде кебек. — Сез безнең арада өлкән иптәш, — диде ЗубагГов, зәңгәр күзләре белән Назимовка туры карап. — Бәлки, кичәге сүзләрегезгә өстәп тагын берәр нәрсә әйтерсез. — Чыннан да, иптәш подполковник, — дип, Королев та иптәшенең сүзен куәтләде. — Кичә бит әллә ничегрәк булды... — Ничек әллә ничегрәк? — дип сагаеп сорады Назимов. Егетләрнең болай сүз башлаулары аңа бөтенләй ошамады. — Королев без кичә артык дулкынланган идек, дип әйтергә тели, - дип төзәтте Зубанов. — Психологик момент... Беренче очрашу, конспирация... Үзегез беләсез инде. Назимовның ышанмавын күреп, Королев: — Чын, чын. Сез әллә ни уйламагыз, иптәш подполковник, — диде. «Нәрсә маташтыралар?» — дип уйлады Назимов, егетләрнең серенә төшенә алмыйча. — Ярар, — диде ул бераздан. — Кичә мин чыннан да өстән-өстән генә сукалап үттем. Соңыннан, кайткач, үзем дә уйладым. Безнең хәрби оешма аерым-аерым хәрби частьлардан торырга тиеш. Монысы, минемчә, бәхәссез. Инде ниндирәк частьлар: батальон, полк, дивизия, бригада? Отряд? Мин боларның уңай һәм кире якларын исәпләгәч, безгә иң кулае җиңеләйтелгән бригаданы алу, дигән фикергә килдем. — Димәк, штаб, тыл һәм башка ярдәмче подразделениеләр булмый? — Әйе, нәкъ шулай. Зубанов уйга калды. — Штабсыз... — диде ул, башын чайкап. — Штабсыз мин хәрби подразделениене күз алдына китерә алмыйм. Штаб — хәрби частьның йөрәге, мие... — Бик дөрес, ләкин без нинди шартларда икәнебезне онытмаска тиешбез. — Ни өчен бригада, дивизия түгел? — дип Королев яңа сорау бирде. Назимов дивизиянең конспирация шартларында җитәкчелек итү өчен артык кыен булуын аңлатты. — Яхшы, — диде Королев. — Бу кадәресе шулай да булсын. Ә корал? Без роталар, батальоннар төзедек, ди. Корал булмаганда ул роталар, батальоннар нигә ярый? Минемчә, бернигә дә ярамый. Бу — бары тик фанатиклар төркеме генә булачак. Аннары, мин взводымны, ротамны күрмим, белмим икән, мин аның белән ничек командалык итәм? — Кызмагыз, — диде Назимов. — Сабыр уйлашыйк. Корал дисез. Мөһим нәрсә. Коралсыз подразделениеләр — фанатиклар төркеме дисез икән, аның белән дә килешергә була. Ләкин чарасына керешкәндә корал табыла бит. — Кайдан, ничек? — дип, Зубанов белән Королев икесе берьюлы сорадылар. — Яныбызда корал заводы бар. Анда винтовкалар, пистолетлар, гранаталар ясыйлар. Лагерь эчендә тагын корал ремонтлау мастерское бар. Оештыра белгәндә шунда эшләүче тоткыннар аркылы корал кисәк 25 ләрен лагерьга кертергә мөмкин. Ә җыю — берни тормый. Хәтта сынарга да мөмкин. — Кайда? Әгәр лагерьда мылтык тавышы ишетсәләр... — Җир астында, иске коеларда, берни ишетелми. Зубанов та, Королев та уйга калдылар. Назимов аларны ашыктырмады. — Мөмкинме, — диде Зубанов, башын күтәреп. — Сезнең тәкъдимне ныклап уйлагач, без аның концлагерь шартларында төпсез бер фантазия икәненә ышандык. Заводтан корал кисәкләре чыгару мөмкин түгел. Бигрәк тә ствол, приклад кебек эре кисәкләрне. Анда эшләүчеләрне заводтан чыкканда кием җөйләренә кадәр тентиләр. Лагерьга кергәндә тагын тентиләр. Аннары сүз бер-ике пистолет, бер-ике граната турында гына бармый бит. Роталар, батальоннарга җитәрлек корал турында бара. Инде бер могҗиза белән корал таптык ди. Ә кайда саклыйбыз без аиы? Әгәр лагерьда бер генә корал барын белсәләр дә гитлерчылар лагерьның астын-өскә китереп тентеп чыгачаклар. Иске коелар, канализация трубалары да калмаячак. Чөнки аларның барлыгы гитлерчыларга да билгеле. Ә лагерьда бер генә корал тапсалар да, ярты лагерьны кырып бетерәчәкләр. Бу сылтау булачак. — Дөрес,—диде Королев та.—Саша дөрес әйтә. Әгәр кулга корал төшереп була икән, аиы бер генә минут та лагерьда сакларга ярамый. Назимов, эндәшмичә, уйга калып утырды. Бу егетләрнең сүзләрендә хакыйкать юк түгел. Алар дөресен сөйлиләр. Кызганычка каршы, ачы хакыйкать шундый иде. Ләкин шунда алар аерылалар да иде: Зубанов белән Королев шушы ачы хакыйкать белән килешергә, ә Назимов килешмәскә чакыра иде. Ул оешманың көченә һәм сәләтенә ышана иде. Ялгыз-ярым кешеләр кулыннан килми торган эшне оешма һәрвакыт башкара ала. һәм Назимов басым ясап: — Оешмага ышанырга кирәк, — диде. Ләкин Зубанов белән Королев бу сүзләрне ишетмәмешкә салындылар. Шуннан соң Назимов алардан: — Үзегез нәрсә тәкъдим итәсез соң?—дип сорады. Зубанов белән Королев бер-берсенә карашып алдылар. Аннары Королев иптәшенә: — Сөйлә, Саша, — диде. Зубанов үз-үзенә нык ышанган хәлдә һәм хәтта үз сүзләренә үзе үк сокланып сүзгә кереште. Алар фикеренчә, лагерьда бик аз санлы кешеләрдән генә торган даими яшерен штаб төзелә. Штаб үз чиратында батыр йөрәкле кешеләрдән вак-вак яшерен патриотик группалар •оештыра. — Оешкан бер группаны, пычаклар һәм мөмкин булганда пистолетлар белән дә коралландырып, штаб Бухенвальдтан аның филиалларына һаман саен озатылып торган транспорт командаларына кертә, аларга юлда күмәк качуны оештыру эшен йөкли. Лагерьдан качу мөмкин булмаса да, юлда качу бик мөмкин эш, — дип сүзен бетерде" ул. — Мин моның белән килешә алмыйм, — диде Назимов. — Сезнең тәкъдимегез аерым бурычны хәл итү өчен генә ярый. Ә Үзәк безгә төп бурыч итеп барлык тоткыннарны азат итүне куя. — Лагерьдан транспорт бик еш китеп тора. Кайбер транспортларда меңәрләгән кешеләр була, — диде Королев. — Шулай да барлык тоткыннарны транспорт командасына кертеп булмый, иптәшләр, — диде Назимов. — Бу — ачык көрәш, бу—артык тәвәккәл эш. Беренче күмәк качудан соң ук эсэсчылар кискен чаралар күрәчәкләр. Транспорт кагыйдәләрен үзгәртәчәкләр. Качучыларны берәмберәм тотып атып бетерәчәкләр, лагерьга.да кул сузачаклар. Бу — гитлерчыларга тоткыннарны күпләп кырырга, бая сез әйткәнчә, бер 26 сылтау гына булачак. Тагын да ачыграк итеп әйткәндә, без үзебез аларга үзебезне кырып бетерергә булышачакбыз. Юк, бу юл ярамый, иптәшләр. Мин моңа кискен рәвештә каршы. Үзәк куйган бурычны мин болай аңламыйм... Сезнең юл белән барганда без меңнәрчә .иптәшләребезне мәгънәсезгә корбан итәчәкбез. —Корбаннан курыкканнар читтә торырлар!—.диде Зубанов, кискеч итеп. —Эсэсчылар кем гаепле, кем гаепсез икәнен тикшереп торачаклар- мыни, — Назимовның кашлары җыерылды. — Алар моңа, кабатлап әйтәм, шатланачаклар гына. Кешеләрне кырыр өчен алар болай да этлек эзләп кенә торалар. —Әгәр без тәвәккәллектән куркабыз икән, безнең монда сөйләшеп торудан, гомумән, мәгънә бармы? — дип кызып ук китте Зубанов. — Тәвәккәллек төрлечә була, — диде Назимов сабыр гына. — Болай да чебен урынына кырыла торган тоткыннарны яңа һәлакәт чокырына ташларга безнең хакыбыз юк. Без алар өчен ил һәм халык алдында җаваплы. Юк,—диде ул, кискен итеп, — тисә — тиенгә, тимәсә — ботакка, — бу безнең принцип түгел. Зубанов белән Королев үз сүзләрендә тордылар. — Ярар, — диде Назимов, учы белән тезенә сугып, — бүтән тәкъдимнәр юкмы? Димәк, һәрберебез үз фикеребездә калабыз. Мин иптәшләргә һәр ике якның да фикерен түкми-чәчми җиткерергә сүз бирәм. Үзәк кайсы тәкъдимне яхшы дип табар, шунысын кабул итәр. Аннары күз күрер. Шуның белән бетердекме? Ул урыныннан торды. Зубанов белән Королев та аякка бастылар. Ул аларның икесенең дә кулларын нык итеп кысты. — Хушыгыз. Без кызып сөйләштек, ләкин үпкәләшү булмаска тиеш. Шулай бит? Безнең максатыбыз андый вак-төякләрдән өстенрәк. Зубанов та, Королев та аның үткен карашыннан күзләрен яшермәделәр. Аларның күзләре тәвәккәллек һәм батырлык белән тулы иде. 27. ҮЗӘК НИ ДИЯР? Шулай да бик күңелсез хәл иде бу. Беренче очрашуда ук, эшкә керешмәс борын ук, аларның фикерләре аерылышты. Ә соңыннан, көрәш кискенләшә, таләпләр катылана башлагач, нишләрләр? Үзәктә ни уйларлар? Булдыксызлар, димәсләрме? Бәлки, уртак юл эзләргә кирәк булгандыр? Бүтән көннәрдәге кебек бүген дә Назимов көне буе иске башмакларга агач олтаннар, чүпрәк йөзлекләр сукты. Мәгънәсез, дәртсез; күңел теләмәгән кол хезмәте аны әйтеп бетергесез туйдырган иде. Ва- кыт-вакыт аның эчендә бөтен үпкә-бавырлары актарылгандай була, үзен кол итеп сизү аның җанын шул хәтле газаплый, ачуын шундый китерә иде, аның бу агач башмакларны пран-заран китереп төрлесен төрле якка атып бәрәсе килә иде. Ләкин ачуы чиктән ташыган минутларда да ул үзенең төп борчуын онытмады: «Кем дөрес юлда? Бәлки, мин Бухенвальдның бөтен кабахәтлеген белми торганмындыр әле. Бәлки, мин Үзәк куйган бурычны төшенеп җитмәгәнмендер?» Кеше гел бер шөбһәле уйны уйлый башласа, вакыт үтү белән аның мие арып миңгерәүләнә, рухи көче кимеп, күңел дәрте сүрелә. Тирә-як аның өчен ничектер төссезләнеп китә, эче поша, бернәрсә эшлисе килми башлый. Мондый чакларда андый кеше акыл иясе булудан туктап, үзе хәрәкәтләнә, үзе кыймылдый торган җансыз бер машинага әверелә һәм, ахыр килеп, аны соры томан кебек гамьсезлек тойгысы басып ала. 27 Назимов мондый хәлгә төшүдән сакланырга тырыша иде. Ләкин яшерен фронт дошманы—йомшарган нервлар юк-юк дигәндә дә үзләренекен итәләр, аны әле бер яктан, әле икенче яктан кысрыклап сабырсызлык баткаклыгына этәрәләр иде. Шуңа күрә эш бетүен көтү аңа чиксез авыр булды. Ахырга таба сәгать гүя бөтенләй туктады. Ә ул бер минут кичекмичә, Толстыйны, Задоновны күреп барысын да аларга сөйләп бирергә тиеш иде. Кичә ул моны вакыт соң булу сәбәпле эшли алмаган иде. — Сез бүген нигәдер бик күңелсез? — дип сорады Андрей Войков Назимовтан. Алар арасында якын дуслык урнаша башлаган иде. Ләкин бүген Назимов салкын җавап бирде. — Әй, чәнчелсен лә!—диде ул, кулын селтәп. — Шул башмак белән башыбызга гына бәрәсе иде безнең. Андрей елмайды. — Ник? Бик тырышып эшләвебез өченме? Назимов аңа күз кырые белән бер карап алды да кабат кулын селтәде. Шул чакта алар янында форарбайтер туктады. Ул, кулларын артына куйган килеш, Назимовның эшен беравык күзәтеп торды да, әкрен саңгырау тавыш белән: — Борис, син авырыйсыңмы әллә? — дип сорады. Назимов иңбашы аша Брунога карады, күзләре усал ялтырап китте. — Авырмыйм! — диде ул ачулы тавыш белән, һәм кадагына шап итеп сугып алды. — Авырырга уйламыйм да. — Алайса, әвене янган кеше кебек утырма әле, — диде Бруно, кисәтеп. — Өеңдә түгелсең! Болай да мең хәсрәт, мең куркыныч астында ач-ялангач яшәүче тоткыннарның күңелләре сынык. Шуның өстенә арада шыңшучылар да булса, күңелләр тагын да ныграк сыкрана башлый. Ә бу — бары тик дошманга гына файда. — Эштән соң минем янга керерсең! — диде Бруно, кискен итеп, һәм китеп барды. Кешене теге яки бу уйдан аерыр өчен кайчак әллә ни зур сәбәп тә кирәкми. Назимов башын күтәрде, тәрәзәгә карады. Инде караңгы төшкән, тиздән эш тә бетәчәк. Назимов алъяпкычын чиште, тузаннарын какты, коралларын җыйды һәм Бруно янына китте. Бруно көтеп тора иде инде. — Әйдә, яңа хәбәрләр тыңларга киттек, — диде ул. Политинформациягә чакырганда Бруно һәрвакыт шулай дип әйтә торган иде. Алар гадәттәгечә подвалга төштеләр. Чакырылган кешеләр килеп бетүгә, Бруно әңгәмәне башлап та җибәрде. — Дуслар, — диде ул, — мин сезне Совинформбюро сводкалары белән таныштырырга дип чакырдым. Соңгы көннәрдә Невель шәһәре янында каты сугышлар бара. Беренче Украина фронты гаскәрләре бик күп шәһәрләр, авылларны азат иткәннәр. Шулар арасында Новгород- Волынск шәһәре бар. Зур шәһәр диләр, шулай бит, Борис? Аннары Белая Церковь, Бердичев, Чуднов шәһәрләре... Икенче Украина фронты гаскәрләре Кировоград шәһәрен алганнар... Шуларга өстәп, мин сезгә тагын бер нәрсә укыйм. Бу 384 нче немец пехота дивизиясенең русларга плен төшкән унтер-офицеры Фриц Байерның күрсәтүе. Әйтүенә караганда, Фриц Байер Сталинград янында яраланган булган. Терелеп чыкканнан соң, үткән елның Октябренда, аны тагын рус— герман фронтына җибәргәннәр. Ни күрә ул анда? Ул әйтә: яхшы өйрәтелгән кадровый солдатларның күбесе һәлак булган. Алар урынына сугыш эшен бөтенләй белмәгән, хәтта сугышка ярамый торган кешеләр китерелгән. Ләкин алар белән дә фронтны тутырып булмый, кешеләр кырыла гына. Фрицның әйтүенә караганда, ул хезмәт итә торган батальон 28 да эшләр харап. Беренче ротада 16 кеше, өченчедә нибары 9 кеше кал* ган. Полк командиры аларга соңгы кешеләренә кадәр сугышырга боерык биргән. Ләкин Фриц әйтә: бу мәгънәсез эш, ди. Ул солдатларына коралны ташларга кушкан, солдатлар моны бик теләп үтә гәннәр. Я, моңа ни дисең, Борис? Син хәрби кеше. Мондый хәлдә озак сугышып буламы? — Юк, мондый хәлдә озак сугышып булмый, — диде Назимов. —Димәк, сугышның ахыры көннән-көн ачыграк күренә, нацистларның гомерләре санаулы калып бара. Безнең бурыч: моны барлык тоткыннарга аңлату. Кайберәүләр хәзер агитация кирәкми, мәсьәлә болай да ачык диләр. Бу хата фикер. Сез Совет Армиясе турында нацистларның нинди уйдырмалар таратуларын үзегез дә ишетәсез. Радио бертуктаусыз акырып тора. Тоткыннар арасында Геббельс сүзләренә ышанучылар да юк түгел. Димәк, безнең тынычланырга хакыбыз юк... Таралышкан чагында Бруно, Назимовны туктатып, Гансның хәле начарланып китүен әйтте. — Ул сине күрергә тели, син аның янына бар әле, — диде. — Хәзер үк бар, югыйсә... Назимов туп-туры ревирга китте. Ганс караватта сузылып яткан иде. йөзе дә, чәче дә ап-ак. Борыны юкарган, башы кечерәйгән. — Ганс, хәлең ничек? — диде Назимов, аның кулына кагылып. Гансның кулы сап-салкын иде. — Бу синме, Борис? Ярый килеп җиттең... Син килгәнче... китәрмен дип... курыктым. Хуш, туган. Әгәр исән калсаң, нацизм белән немец халкы бер түгел икәнлеген онытма. Бу минем соңгы... васыятем. Нацизм... герман халкының... сәламәт тәненә чыккан яман шеш кенә ул. Имгәк... Мин нацизмга каршы көрәштем... Актык минутымача.. Мин васыять итәм: безнең халыклар дус яшәргә тиеш... Дус... лыкта бөтен... өмет, бөтен киләчәк... Гансның тавышы хәзер ишетелер-ишетелмәс кенә чыга иде. Аннары ул бик тирән итеп бер сулыш алды да, кинәт бөтен буыннары йомшап хәрәкәтсез калды. Назимов тиз генә аның кулын тотып, тамыр тибешен тыңлады: тамыры типми иде инде. Назимов бүреген салды һәм, берничә минут Гансның баш очында, хөрмәт каравылы торган кебек, хәрәкәтсез басып торды да, ревирдан чыгып китте. Аның жылыйсы, үкереп-үкереп җылыйсы килә иде, ләкин күзеннән яшь чыкмады, тик бугазы гына әрнеп-әрнеп кысылды. һәр штубендинстның баракта үз почмагы бар иде. 8 нче балалар блогы штубендинсты почмагында Назимов Задонов белән янәшә утырган Толстыйны күрде. Икесе белән дә кул биреп күреште. — Синең төсләрең киткән, Борис, — диде Задонов, шунда ук Назимовныц кайгысын сизеп. — Бер-бер хәл булдымы? — Әле яңа гына Ганс үлде, — диде Назимов, башын салындырып, һәм аның васыятен әйтте. . — Бу изге васыять, — диде Задонов бераз уйланып торгач. — Герман халкы нацизмны бездән ким каһәрләми. Фронтта чакта без — үтер немецне! — ди идек. Кулына корал тотып безнең илгә басып кергән немец безнең карашта фашист белән бер иде. Бу чынлыкта да шулай иде. Ләкин лагерьларда йөргәндә мин чын немецләрне да күп күрдем. Гитлер аларны концлагерьларга тутырган икән... Толстый эндәшми утырды. Ул Гансны белми иде, аңа аның кем булуын сөйләп бирделәр. — Зур көрәшчене югалтканбыз икән, — диде ул. — Әйдәгез аяк өскә басып, аны искә алыйк. — Алар өчесе дә аякка бастылар һәм бер минут тын тордылар. 2? — Хәзер без көрәштә корбан булган иптәшләребезнең эшен дәвам иттерергә тиешбез. Борис, сөйләгез. Иптәшләрне күрдегезме? Нинди фикергә килдегез? — Толстый, Назимовның сүзен көтеп, аңа текәлде. Назимов тирән генә көрсенеп алды. Аннары, караңгы уйларны куарга теләгәндәй, учы белән маңгаен сыпыргалады. Аның бармаклары озын, ябык иде. — Күрүен күрдем, — диде ул, —.ләкин очрашу нәтиҗәсез булды. Безнең фикерл.әр берекмәде. — Ачыграк сөйләгез, — диде Толстый, бер дә гаҗәпләнмичә. Назимов ике якның да фикерләрен түкми-чәчми, бозмый-төзәтми аңлатырга кереште. Толстый белән Задонов аны бүлдерми тыңладылар. — Нәтиҗә шул, — диде Назимов, сүзен йомгаклап: — мин аларнын тәкъдиме белән килешә алмадым һәм хәзер дә үз фикеремдә калам. Зу- банов белән Королев турында начар бер сүзем дә юк, ләкин алар, минемчә, обстановканы һәм тактиканы аңлап бетермиләр... Мин ике тапкыр лагерьдан качкан һәм ике тапкыр тотылган кеше. Әнә Задонов белә. Тәҗрибә иң авыры качу моменты түгеллеген, бәлки качкач, үзебезнеи якка чыга алмыйча тинтерәп йөрү икәнен күрсәтә. Массовый качулар оештырганда моны бигрәк тә истә тотарга кирәк. Герман җире — совет җире түгел ул, анда адым саен дигәндәй үз кешеләр, монда адым саен ятлар. Әнә Задонов әйтер безне ничек тоттырганнарын. — Сез үз планыгызның дөреслегенә һәм реаль мөмкинлегенә ышанасызмы? — дип сорады Толстый, Задоновка сүз бирмичә. — Ышанам! — диде Назимов бер сүз белән. Ә сез, адаш? Сез кем яклы? — Мин Борис яклы! — диде Задонов. — Дөресрәге, без Үзәкнең кушуын шулай дип аңладык. Әгәр ялгышмасак, Үзәк аерым төркемнәр турында түгел, бөтен лагерь турында кайгырту мәсьәләсен куя. Ә лагерь турында кайгырту кораллы көчләр булдыру дигән сүз. — Дөрес! — диде Толстый. — Мин үзем дә шул фикердә. Ләкин бу карар түгел әле. Үзәк һәр ике якның да тәкъдимен -җентекләп тикшерәчәк.— Ул урыныннан торды. — Фикерләр каршылыгы безне беркайчан да куркытмаска тиеш. Бәхәстә хакыйкать туа. 28. «ИПТӘШЛӘР, НЫК БУЛЫГЫЗ!» Бухенвальд тоткыннарына, руслар белән яһүдләрдән башкаларына, Кызыл хач аркылы өйләреннән ара-тирә посылкалар килгәли иде. Посылкаларны блок башлыгы ачкан көенчә баракка алып кайтып хуҗаларына тапшыра. Язылмаган бер закон буенча политик тоткыннар шушы посылкалардагы ашамлыкларның бер өлешен гомуми кәрзингә салалар. Бу кыйммәтле бүләкләр соңыннан, Интернациональ Үзәк кушуы буенча, беренче чиратта балаларга һәм хәлләре начарланып киткән аерым тоткыннарга бирелә. Тоткыннар арасында зур галимнәр, сәнгать эшлеклеләре, профессорлар бар иде. Интернациональ Үзәк аларның тормышын саклап калуны үзенең бурычы итеп саный иде. Бүген 42 нче блокка да Отто байтак посылкалар алып кайтып, озын өстәлгә тезеп куйды. Өстәлнең башына, штубендинстның кушуы буенча. Назимов зур гына кәрзин китереп утыртты. Аннары Отто бәхетле кешеләрнең фамилияләрен әйтеп чакыра башлады. Менә бөкрәйгән, хәлсезләнгән кешеләр өстәл янына киләләр. Күпләрнең күзләрендә яшь. Кайберләре посылкаларына * бик озак моңаеп карап торалар, аннары, калтыранган кулларын сузып, әкрен генә сыйпыйлар, кайберләре, газиз туган илләреннән килгән шул кадерле посылкаларга башларын куеп, бер минут тын торалар. Берәү дә аларга ачуланмый, кычкырмый, ашыктырмый. Шуннан ул посылкасын актара 30 һәм күңеле күпме кирәк күрсә, шулкадәр печеньесын, шоколадын үз кулы белән гомуми кәрзишгә сала. Ник аз салдың, ник саранланасың дип әйтүче юк, чөнки ачлыктан үләргә җиткән кешегә моны әйтүе үзе бер оятсызлык булыр иде. Бүген Пьер де Мюрвельгә дә Парижда яшәүче кызыннан посылка бар иде. йөзен сакал-мыек баскан карт француз, иске юрганга бөркән- гән хәлдә, әкрен генә атлап, өстәл янына килде дә Оттога хөрмәт белән баш иде, аннары ябык кулы белән посылкасын иркәләп сыйпарга тотынды. — Рәхмәт, кызым, рәхмәт, карт әтиеңне онытмаган өчен, — дип сөйләнде ул үзалдына һәм иң өстә яткан күчтәнәчләрнең бер өлешен кәр- зингә салды. — Балаларга, балаларга бирегез, — диде. Бу карт киң күңелле кеше иде. Ул беркайчан да үзе генә сыйланмый, һәрвакыт башкаларга өлеш чыгара иде. Менә ул бер читтә басып торган Назимовны эзләп тапты да: — Борис, бусы сиңа, — дип аңа да печенье сузды. 1Мондый тәмле печенье хәзер Назимовның төшенә дә керми иде. Тамак төере селкенә башлады, ләкин ул үзен кулга алды. — Рәхмәт, Пьер әфәнде, миңа кирәкми. Рөхсәт итсәгез, мин бу кыйммәтле күчтәнәчне гомуми кәрзингә салыр идем. Пьер де Мюрвель аңа бераз гаҗәпләнеп карап торды да Назимовның аркасыннан сөеп: — Син яхшы кеше, Борис, — диде. — Сез совет кешеләре коллектив җанлы, — һәм ул, читкә борылып, уч төбе белән күз яшен сөртеп алды.— Кеше турында кайгырта беләсез. Мин коммунист түгел, ләкин мин коммунистларның кешелеклегенә сокланам. Шул чакта блок ишеге ачылып китте һәм аннан... ике чегән баласы килеп керде. 8 нче блокта яшәүче бу ике бертуган чегән баласы посылкалар өләшкән көннәрдә һәрвакыт килеп йөргәнгә аларны күрүгә берәү дә гаҗәпләнмәде. Киресенчә, аларны күрүгә күпләрнең йөзләре яктырып китте. Чегән балалары ишек төбендә үк җырлап бии башладылар. Аларның өсләрендә керле күлмәк. Чем-кара чәчләре бөдрәләнеп иңнәренә төшкән. Зур, кара күзләре ялт-йолт килә. Бер заман бөтен барак, балаларны уратып алып, аларга кул чаба башлады. Ә балалар биюдән һәм җырдан туктауга, аларның башларыннан сыйпап, күчтәнәчләр бирделәр. Балаларның бу күчтәнәчләргә чын күңелдән шатланулары һәм рәхмәт укулары олыларның күзләреннән яшь чыгарды. Бигрәк тә балаларга берни бирә алмаган 1кешеләр нәүмизләнлеләр. Посылкаларны өләшеп чыкканнан соң, кәрзиндә җыелган күчтәнәчләрне Отто үз кулы белән икегә бүлде дә, бер өлешен балалар блогына, икенче өлешен Интернациональ Үзәк карамагына җибәрде. Үзенә бер печенье, бер шакмак шикәр алмады. Балаларга дигән күчтәнәчне Назимов алып китте. Ул кәрзин күтәреп 8 нче блокка барып кергәч, Николай куанычыннан аны кочып алды. — Иртәгә якшәмбе. Димәк, балаларыма бәйрәм күчтәнәчләре өлә- шәм! — диде ул. — Барлык рәхимле дусларга балаларның рәхмәтен тапшыр, Борис. Башка блоклардан да китерерләр дип көтәм. Назимов хәзер Задоновта гаҗәп зур үзгәреш сизә иде. Ул ничектер җанланып, хәтта дәртләнеп йөри иде кебек. Бер минут тик тора алмый, анда чаба, монда йөгерә. Штубендинст итеп күчергән чактагы зарлануларын гүя бөтенләй оныткан. Хәзер ул үзенә генә хас үтә бер тырышлык белән балаларны ач үлемнән коткару чараларын эзли. Политик тоткыннарның бик күбесе, аның ялкынлы үтенеченә колак салып, үзләренең болай да аз азыкларыннан балаларга дип сыныклар калдыралар 31 I иде. Николай шуларны, рәхмәт әйтеп, җыеп йөри һәм балаларга кн зур бүләк өләшкән кебек өләшә иде. — Бүген синдә нигәдер бик тын. Балаларың кайда, күренми? — дип сорады Назимов. х — Дәрестә! — диде Задонов горур тавыш белән. — Әйдә, карыйсың киләме? Тик башмакларыңны шакылдатмыйча атла. Алар, өске катка менеп, аш бүлмәсенең ишеген ачтылар. Монда йөз- ләгән бала утыра иде. Өстәлләр арасында ала-кола киемле өч-дүрт кеше күренә — болар укытучылар. Берсе шактый олы кеше — калын ак мыеклы, калганнары бер-берсенә охшаган урта яшьләрдәге кешеләр. Укытучыларның' сүзләреннән Назимов биредә бер үк вакытта арифметика, рус теле, рус әдәбияты, география һәм тарих дәресләре барганлыгын аңлады. Карт укытучы иң бәләкәйләрне — беренче, икенче класс балаларын укыта иде. Ул кара такта янына баскан да акбур белән: «Наша Родина...» дип яза. Башта Назимовны шул хәтле баланың тавыш-тын чыгармыйча тәртипле утыруы гаҗәпләндерде. Аннары ул балаларга игътибар итә башлады. Балалар алдында сирәк-сирәк булса да китаплар ята. Карандаш- кәгазь белән дә кытлык зур, ахры. Бер үк кәгазьгә бер үк карандаш белән ике-өч бала чиратлашып язалар. Берсе, телен тешләп, әле ныгып җитмәгән кулы белән язган чагында, икесе, уттай янып торган күзләре белән аңа карап, чират көтә... — Укытучыларга аптырамыйбыз, — диде Задонов, балалар яныннан чыккач. — Тоткыннар арасында элекке укытучылар шактый. Аларны безгә Үзәк табып җибәрә. Дәреслекләр белән кыенрак. Шулай да әйбер складында эшләүче иптәшләр совет балаларының өйдәй килгән әйберләре арасыннан байтак китап табып бирделәр. Кәгазь-карандаш белән немец иптәшләр тәэмин итә. Күргәнсеңдер, балалар лагерь канцеляриясенең бланкларына язалар... Син картка игътибар иттеңме? — дип сорады Задонов. — Мәктәп оештыру эшен башлап җибәрүче шул үзе инде. Элек Смоленск өлкәсендә мәктәп директоры булган диләр, гитлерчылар балаларны Германиягә куа башлагач, ул да алар белән киткән... Менә шулай балаларны ярата белсәң иде, Борис! — Сак турында нигә уйламыйсың? — дип сорады Назимов. — Әгәр дәрес вакытында килеп керсәләр... Задонов көлемсерәп куйды. — Син дә безнең сакчыларны күрмәгәч, димәк, алар үз эшләрен шәп башкаралар! Назимов, әлбәттә, блок ишеге төбендә дә, арырак почмакларда да арлыбирле йөренгән, тәмәке тартырга туктаган тоткыннарны килгән чакта күргән иде. Ләкин болар сакта торалар дип һич тә уйламады. Яңадан түбәнге катка төшкәч, Задоновны бер малай туктатты һәм колагына нидер пышылдап алды. — Борис, адаш килгән икән, — диде аннары Задонов Назимовка.— Син бара тор, ул минем почмакта утыра. Мин хәзер килеп җитәм. Назимов шунда ук аргы башка узды. Толстый, Задоновның койкасына утырып, тәмәке тарта иде. Назимовны күргәч, торып исәнләште. Ул арада Задонов та килде. 8 нче блок яшерен оешма вәкилләренең иң ышанычлы һәм иң куркынычсыз очрашу урыны иде. Ник дисәң, эсэсчылар бу блокка, башка блокларга караганда, игътибарны азрак юнәлтәләр һәм «көчекләр» оясына — алар балаларны шулай дип йөртәләр иде — йогышлы авыру эләктерүдән куркып кермиләр иде. — Берсекөнгә, — диде Толстый Бакыйга, — Политик үзәкнең утырышы булачак. Хәрби оешма турындагы белдерүне син ясыйсың. Башлыча төзелеш принцибына, формасына һәм оештыру якларына тукталырсың. Аннары якын арадагы эш планы белән таныштырырсың. 32 — Димәк, Үзәк безнең фикергә кушыла? — дип сорады Назимов һәм, шатланып, дусты Задоновка карап алды. Толстый туры жавап бирмичә: ' —Үзәк сезне тыңларга булды, — диде. —Ләкин мәсьәлә артык житди һәм катлаулы. Иптәшләр сездән — Задонов белән икегездән — тагын бер тапкыр барысын да ныклап уйлашуны үтенделәр. Хәзергә 6v эшкә бүтән кешеләрне кертмибез. Толстый урыныннан торды һәм йөнтәс бүреген күзләренә үк төшереп басып киде. — Миңа кайтырга вакыт, иптәшләр. Киңәшмә урынын һәм вакытын соңыннан әйтермен. Толстый киткәч, Назимов белән Задонов әле байтак вакыт үзара сөйләшеп, киңәшеп утырдылар, тәкъдимнәрен ачыкладылар. Аннары икенче көнне яңадан очрашырга сүз куешып, аерылдылар. Ләкин икенче көнне, көтелмәгән сәбәпләр аркасында, аларга очрашырга туры килмәде. Әле көндез үк эсэсчыларның лагерьда гадәттәгедән күбрәк тыз-быз йөрүләре күзгә ташланган иде. Назимов дүрт тапкыр бәдрәфкә яшеренергә мәжбүр булды. Һәм һәрвакыт, мине эзлиләр, бугай дип, борчылды. Каракның бүреге яиа дигәндәй, гаебе булган кеше андый чакта иң элек үзе турында уйлый бит. Гадәттә кичке тикшерү сәгать-сәгать ярымнан артыкка сузылмый торган иде. Бүген аларны менә ике сәгать тоталар инде. Ун меңнәрчә кешеләр: — Ни булган? Ник кайтармыйлар?—дип аптырашып көтеп торалар. Ахырда мәгълүм булды: чехлар тора торган блокта бер кеше югалган икән. Гитлерчылар, бөтен лагерьның астын өскә китереп, шул югалган кешене эзлиләр икән. Барлык чехларга кар өстенә тезләнергә боерык булды. — Югалган һефтлингны тапканчы, шушында тезләнеп торачаксыз. Әгәр тапмасак — шунда катып үләчәксез, — дип янады комендант чех-’ ларга. Башка милләт тоткыннарын тезләндермәделәр, ләкин гыйбрәт өчен аларны да таратмадылар. Югалучы нинди кеше, кая киткән, нишләгән — берәү дә белми иде. Икесе ике жирдә баскан Назимов белән Задонов оешма кешесе була күрмәгәе дип бер уй белән борчылдылар. Крематорий төтеннәрен чайкап, агачларны шаулатып, киң мәйдан өстендә дымлы жил сызгыра, юеш кар аякларны туңдыра. Көн озын дәвам иткән авыр хезмәттән соң арыган ач тоткыннар бизгәк тоткандагы кебек дердер калтырыйлар. Ә гитлерчылар, һау-һаулап өргән этләре артыннан, әле бер баракка, әле икенчесенә йөгерәләр, әле анда, әле монда аларның кесә фонарьлары ялтырый. Ниһаять, сафлар буенча борчулы тавыш үтте: — Тапканнар, китерәләр! Эсэсчылар, бөтен лагерьны актарганнан соң, әлеге югалган кешене чыннан да тапканнар иде. Ул баракларның берсендә чарлакта асылынган булган. Күрәсең, коллык хурлыгына, кыйнау-жәзаларга түзә алмыйча, үзүзенә кул салган. Ләкин гитлерчылар шушы көчсез протестка да чамасыз ачуланганнар иде. Ничек итеп ул тоткын аларның рөхсәтеннән башка үләргә батырчылык иткән, янәсе! Мәетне, муенына үз кулы белән салган баудан сөйрәп китереп, тоткыннарның аяк астына ташладылар. Ләкин мәетнең башы гитлерчыларга таба борылган иде. Ул. кара көйгән телен сузып, күзләрен чекрәитеп, дошманнарыннан каһкаһә белән көлә иде кебек. Юк, алай гына да түгел, ' палачларының хәзер инде аны берни дә эшләтә алмауларын күреп тантана итә иде кебек. Гитлерчыларның берсе аны итеге белән тибеп: — Ду биет швайн, — дип узып китте. Лагерь коменданты, бугазыннан яшелле-сарылы тавышлар чыгарып, тоткыннарга җикеренә, куркыта һәм яный башлады. Уч иртәгә барлык чехларга штраф салачагын, аларны ач калдырачагын әйтте. Чехлардан башка тоткыннарга таралырга рөхсәт иттеләр. Киң мәйданда, гитлерчылар белән уратылган хәлдә, карга тезләнгән чехлар гына торып калды. — Иптәшләр, нык булыгыз, без онытмабыз, — дип пышылдады кемдер алар яныннан китеп барышлый. Моны барысы да ишеттеләр. 29. КЕМ КЕМНЕ? Болай да жан асрарлык кына ризык күрүче кешеләргә бер тәүлеккә аштан бөтенләй мәхрүм булу әйтеп бетергесез каты жәза иде. Фашистлар моны беләләр иде. Ләкин алар бер нәрсәне исәпкә алмадылар: алар бер блокны аштан мәхрүм итсә, уннарча блоклар җәзага дучар булган чехларга дуслык кулын сузды. Ил төкерсә — күл була, ди. Утызынчы, егерме бишенче һәм кырык дүртенче блокларда торучы руслар беренче булып үзләренең ярты ризыкларын чехларга бирергә дип күмәк карар чыгардылар. Башка блоклар да читтә калмады. Аш вакыты килеп җитүгә, чехлар тора торган блокка бөтен бараклардан аш-су агыла башлады. Кичәдән бирле бик күңелсезләнеп торган чехлар, бу хәлне күреп, башта таң калдылар, күзләренә яшь тыгылды. Аннары, аш китерүчеләрнең кулларын кыса-кыса, мең-мең рәхмәтләр укыдылар, моны беркайчан да онытмаячакларын әйттеләр. Назимов та, бер поляк иптәш белән, үз баракларыннан чехларга аш алып барган иде. Ул, ишәктән килеп керүгә үк, озын өстәл артына баскан Сабирны күрде. — Килегез, тартынмагыз, дуслар, — дип сөйләнә иде Сабир, кайнар шулпа өләшә-өләшә, — бездә сыйлап биргәндә судан да тәмле нәрсә юк диләр. Бүген «диетик көн», шулпабыздан Веймар каласы гына түгел, Берлин дә күренә. Ләкин гаеп итмәссез, сыйлап бирәбез. Аның каравы ипие менә дигән, теш казнасын җимерерлек. Рәхим итегез. Килегез, кил, тартынмагыз. Әй, абзый кеше, кыюрак бул,— диде ул кулына калай савыт тотып кыяр-кыймас басып торган бер карт чехка, — тартынма, минем гермос әкияттәге серле чүлмәк кебек, төпсез^ шулпасы бер дә бетми. — һәм ул, чүмече белән сыек өйрәне чумырып алып, картның савытына салды. — Диет көн булмаса, шалканын да бирер идем, нишлисең бит, шундый көнгә туры килгән... Назимов, үз термосын ачып, шулай ук шулпа өләшә башлады. Аның теле Сабирныкы кебек җитез кыймылдамый иде, ләкин чехларның күзләрендәге кайнар рәхмәтне ул бик ачык күреп торды. Термослар бушагач, Назимов Сабирга дәште: — Ни' хәлләрегез бар, якташ? — Хәлләр ярый, Бакый абый. Менә интернационал дуслыкны ныгытабыз әле. Авылда безнең колхоз «Интернационал» дип атала иде. Ә мәгънәсен бик үк төшенеп бетми идем. Менә хәзер төшенәм. Шәп нәрсә икән ул Интернационал. — Тормыш төшендерә ул, Сабир дус. — Үзебез дә шулай дип уйлыйбыз. Югыйсә, авыздан өзеп бирер идекмени. Менә үзем бүтәннәргә азык өләшәм, үземнең урта авылда этләр өрә. — Һәм ул буш термоска моңсу гына карап алды. Алар кайтырга чыктылар- Сабир кызу атлый иде. в. .с. ә.- № ю. 33 34 — Кая ул кадәр ашыгасың?-—дип сорады Бакый. —Эш күп, вакытым тар, — дип елмайды Сабир, — эт дагалыйсым! бар. Назимов көлеп җибәрде. —Ну, шаян егет син, Сабир. Синең яныңда башкалар да борыннарын салындырып утырмыйлардыр. Мактаганны кем яратмый, Сабирның да күңеле эреп китте һәм ул, бераз мутлана төшеп: —Тырышкан булабыз, — диде дә кинәт:—Бакый абый, бокс яратасыңмы? — дип сорады. Назимов җавап бирүдән элек яңак төбен ышкып алды. Теге вакытта Сабирлар барагы төбендә «яшел» бандит суккан җире һаман авыртып тора иде әле. — Авылда чакта зерә сугышчы малай идем, — диде ул, елмаеп. — Безне сугышчы Аю Гатаулла малайлары диләр иде. Ә хәзер мин жи.ъ иссә дә егылырга торам. — Үзегез сугышмасагыз, карарга килегез. — Карарга? — Әйе. Тиздән без «яшелләр» белән бокс матчы үткәрәбез. — Көләсеңме әллә, Сабир? — дип гаҗәпләнде Назимов. Ул бу хакта берни ишетмәгән иде. — Нишләп көлим. «Яшелләр»нең атаклы чемпионнарына каршы үзебезнең рус егетен куябыз. Руслар арасында тормагач, белмисездер, бәлки. Без во всю хәзерләнәбез. Боксерыбызны, көч җыйсын өчен, өстәмә рәвештә ашатабыз. Сабир, билгеле, шаяртмый иде. Ләкин биредә ул белмәгән нәрсәләрдә бар иде, шуңа күрә булачак матчның тарихын аз гына аңлатырга кирәк булыр. «Яшелләр» арасында элек-электән профессиональ боксерлар шактый күп иде. Аларга теләсә нинди политик тоткынны бер сугуда аяктан егу берни тормый иде. Тагын да остарак кыйнарга өйрәнү нияте белән алар лагерьда еш кына үзара бокс ярышлары үткәрәләр иде. «Яшелләр»нең күбесе форарбайтер, штубендинст, капо, староста кебек түрә булганга, тоткыннарны «өйрәтү» өчен бокс белү аларга бик кирәк нәрсә иде. Аннары алар тоткыннарны нихәтле күбрәк кыйнаса, гитлерчылар алдында шулкадәр бәяләре күтәрелә иде. Шулай итеп «яшелләр» бик күп еллар буе үзләренең көчләре белән масаеп, бөтен лагерьны куркытып яшәп килделәр. Рус политик үзәге бу козырьны аларның кулыннан тартып алырга булды. Оешма вәкилләре тоткыннар арасында элек боксер булган кешеләрне эзли башладылар. Ниһаять, алар Андрей Борзенков дигән кешене эзләп таптылар. Бу — 22 — 23 яшьлек тәбәнәк буйлы, киң җилкәле бер егет иде. Элек ул Урта Азия республикаларының берсендә боксер булган. Көннәрдән беркөнне Политик Үзәк тарафыннан бу эшне оештырырга билгеләнгән кеше Андрей янына килеп: — Сине боксер диләр, чынмы? — дип сорады. — Булса булгандыр, — диде Андрей теләр-теләмәс кенә, — хәзер мин нинди боксер. Хәзер мине бала да кыйный. Теге кеше Андрейның сүзен тыңламыйча: — Анысын күз күрер әле, — диде. — Димәк, боксер? Я, нәрсә кызлар кебек назланасың... — Я, боксер, ди. Шуннан? __ Шуннан син, Андрей, «яшелләрнең» атаманы — Жоржны дөмбәсләргә тиешсең! Андоей чиертсәң битеннән каны чәчрәп чыгарга торган кызыл йөз- ле авып үлчәүле Жоржны күз алдына китерде. Ул кайчандыр Европаның олимпия чемпионы һәм шул ук вакытта халыкара бандитта булган. .3* 35. Безнекеләр сугыш алдыннан аны Одессада каптырганнар һәм герман хөкүмәтенә тотып биргәннәр. Шуннан бирле Жорж русларны күрсә, яшеллезәңгәрле булып китә һәм очраган берсен бәреп егуны үзенең бурычы дип саный торган иде. Үзенә шундый тәкъдим ясауларына Андрейның ачуы килде. — Син нәрсә, «яшелләргә» кәмит күрсәтергә уйлыйсыңмы? Рәхмәт, бүтән юләрне эзләп тап! — диде ул. — Юк, м.иңа юләр кеше кирәкми. Эш бик җитди, Андрей. Син «яшелләрнең» безнең бараклар янына килеп: «Әй, кызыл рус коммунистлары, сугышырга чыгыгыз!» дип мыскыл итүләрен бер дә ишеткәнең юкмыни? — Мин чукрак түгел, — диде Андрей сүрән генә. — Ә алар, Андрей, рус коммунистлары арасыннан үзләренә каршы торучы кеше юк дип уйлыйлар, үзләрен иң көчле кешеләр дип масаялар. Без шуңа түзеп торырга тиешме, юкмы? Аларга безнең белән шаярырга ярамавын.күрсәтергә кирәкме, юкмы? Андрей эндәшмәде. Менә шуннан башланды инде. Андрейны эштән «азат» иттеләр, аңа ашны мулрак бирделәр һәм атна-ун көн эчендә егет шактый ныгып алды. Аннары аңа тренер билгеләделәр. Бу — голландлы Гарри иде. Андрей белән Гарри бик тиз дуслашып киттеләр һәм күнегүләр алып бара башладылар. Әмма моны бик саклык белән эшләргә туры килә иде, чөнки әгәр гитлерчылар «авыру» Андрейның бокс белән шөгыльләнүен белеп алсалар, аны, эштән кача дип, шунда ук җәзага тарттырачаклар иде. Аннары кеше-кара күзеннән дә ераграк булу хәерлерәк иде. Беркөнне Гарри Андрейны «яшелләр» тора торган 12 нче баракка «таныштырырга» алып барды. Гаррины анда беләләр иде, күрәсең, бер төркем «яшелләр» аны шунда ук: «О, Гарри!» дип сырып алдылар. — Ә бу нинди хәчтерүш? —дип сорадылар алар, Андрейны күрсәтеп. Гарри ни өчен килүләрен аңлатып биргәч, тимер мич янында ит кыздырып утыручылар да урыннарыннан күтәрелделәр. Ләкин Андрейның башыннан бокс кайгысы очкан иде. Ул йотлыгып тимер мичкә карый иде. Ач кешегә аш күрсәтсәң, дөньясын оныта дигәндәй, Андрейга да дөнья беткән иде. — Кем, шушы хәчтерүш минем белән сугышмакчымы? — дип бер мәһабәт гәүдәле кеше күтәрелде. Бу — Жорж үзе иде. — Хоһ! — диде ул, кинәт Андрейның маңгаена чиертеп. Онытылып басып торган Андрей сискәнеп артка чигенгәч, бөтен барак шаркылдап көлеп җибәрде. Ул арада Жорж кайдандыр перчаткалар да алып килде һәм бер парын Андрейга ташлады. — Ки, үләт, мин хәзер сине теге дөньяга озатам, — диде Жорж һәм үзе дә перчаткалар кия башлады. — Мин русларны кыйнарга яратам. Андрейга ташланган перчаткаларны Гарри алды. — Юк, хәзер булмый,— диде ул.—Ярыш булгач, чын ярыш булсын. Халык алдында. — Бу малайның җан бирүен бөтен халыкка күрсәтмәкче буласызмы?— дип сорады Җорж, көлеп. — Ярар, каршы килмим. Кайчан? — Якшәмбе көн, кич. Ә хәзер... — һәм Гарри перчаткаларны үзе кия башлады. Жоржның күзләре ялтырап китте. — һа, — диде ул Гаррига. — Кабыргаларың кычытамы? Беренче раундтан соң ук Гарри баш тартты. — Булды, җитте, — диде елмаеп. — Икенче раундтан соң, мине моннан носилкада алып китәргә туры киләчәк. Ә минем "үз аякларым белән кайтасым килә әле. Ауфвидерзейн. Димәк, якшәмбе көн, кич. «Яшелләр» яңадан шаркылдап көләргә тотындылар, Жорж Андрей' янына килде. Ул инде борынын кытыклаган котлет исе тәэсиреннән котылган иде. Хәзер, оялып, аска карап тора иде. 36 — Я, руссиш, күрдеңме, бездә ничек сугышалар. — Гаррины җиңгәннән соң Жоржның күңеле күтәренке иде. Ул, Андрейның иңбашына шап итеп сугып,— минемчә, сугышырга йөрәгең җитмәс синең. Шулаймы? — Юк, мин сугышачакмын! — диде Андрей, үзсүзлеләнеп. — Нәрсә?! —дип сорады Жорж мыскыллы тавыш белән, ләкин Андрейның нәфрәтле карашын күреп үзе дә кашларын җыерды. Аннары кинәт елмаеп, — курыкма, бәби, мин сиңа бөтен көчемә сукмам, — диде. — Болай шаярып кына. Якшәмбе көннәрдә лагерьда эш иртәрәк бетә иде. Таш бараклар белән агач бараклар арасындагы мәйданда һәр ике яктан да бик күп халык җыелды. «Яшелләр» мәйданның бер ягында, «кызыллар» икенчесендә. Нык, таза, симез «яшелләр», үзләренең өстенлекләрен сизеп, айгырлар кебек ажгырып кешниләр, ябык, авыру «кызылларга» бармак төртеп күрсәтеп мыскыл итәләр. «Носилка алып килдегезме? Крематорийда чиратсыз мичкә тыксыннар, дип алдан сөйләштегезме?» — дип кычкыралар иде. «Кызылларның» иреннәре кысылган, йөзләре салкын, тик күзләре генә нәфрәт уты белән яна иде. һәркем көчләрнең тигез булмавын — симез, көр Жоржның өстәвенә авыр үлчәүле, ә ябык, арык Андрейның урта үлчәүле генә булуын ачык күрә иде. Бүтән Сер ярышта да мондый көрәшкә юл куелмас иде. Ә биредә бүтән чара юк. Монда боксерлардан битәр — «яшелләр» белән «кызыллар» сугыша иде. Теге вакытта «яшелләр» барагында Гарри Жорж белән сугышкан чакта Андрей Жоржның алымнарын бераз күреп калган иде. Ләкин Германия, Франция, Америка, Голландия рингларында тәҗрибә җыйган Жорж кечкенә бер бәрелештә үзенең бөтен серен ачып бетермәвен Андрей ачык сизә иде. Шуңа күрә ул көрәш башлану белән аның кайсы дистанциядә — якынындамы, ерагындамы көчлерәк сугышуын белергә һәм шуннан чыгып хәрәкәт итәргә булды. Перчаткаларын кия-кия ул берничә тапкыр Жоржга астан гына карап алды. Жорж артык тыныч, хәтта гамьсез күренә. Бу матчка төкереп караганлыгы әллә кайдан сизелеп тора. Андрей исә шактый нык дулкынлана. Дөрес, ярыш булгач, кемдер өстен чыгарга, кемдер җиңелергә тиеш. Ләкин Андрей үзенең җиңелергә хакы юклыгын аңлый һәм бу нәрсә аның дулкынлануын гына арттыра иде. Ихтыярсыздан аның күз алдына якты залда ак бау белән уратып алынган ринг, шаулы тамашачылар килеп басты. Биредә якты зал да, ак бау белән уратып алынган ринг та — берсе дә юк иде. — Ул синнән буйга озынрак, — дип, Гарри Андрейга үзенең соңгы киңәшләрен бирде, — куллары да озынрак. Димәк, ул сине үзенә якын китерми кыйнаячак. Син, аны алдап, аңа якынрак торып сугыш. — Әйе, әйе, якын дистанциядә сугышырга, — дип, Андрей күңеленнән кабатлады. Ул үзе дә шул фикердә иде. Андрей карашын Жоржга күчерүгә, Жорж аңа күз кысты һәм черт итеп җиргә төкерде. Андрей түземсезлек белән перчаткасын перчаткага бәрә башлады. Кемдер иске тимер чиләккә таш белән орды. Гонг! Актык мизгелдә Андрей иптәшләренең: — Андрюша, дускай, сынатма, —дигән сүзләрен ишетте. Аннары барысы югалды, тик дошманы гына калды. Ул инде тренерның да: — Уклоннар турында онытма... — дип әйткән киңәшләрен дә ишетИяген күкрәгенә нык итеп кысып һәм сул кул башы белән йөзен каплап Андрей Жоржга каршы атлады. Жорж, үзенең өстенлеген сизеп, J р f/armfur ипрнрп кенә килә башлады. Халык сулыш гамьсез рәвештә аңа каршы иренен кепи пвл® J 37 I алудан туктады. Бу ниндидер бик кыска бер вакытка гына шулай булды. Аннары, китте, китте! Инде берәү дә тик кенә тора алмый башлады. Жорж башта ук Андрейга бер-бер артлы бик нык сугарга тотынды. Ул суккан саен, «яшелләр» шатланышып акырыштылар. Андрей каушап калды. Ул Жоржның саклану чараларына бөтенләйбөтенләй игътибар итмәвен күрде. һөҗүмгә күчәргә бик жайлы вакыт җиткән иде. Ләкин каушау аның бөтен ихтыярын җуйган иде. Ул бары тик сакланды һәм раундның тизрәк бетүен генә көтте. Ләкин вакыт әкрен узды һәм Жорж аны уңлы-суллы дөмбәсләвендә булды. — Андрей, сук, сук! — Андрей, һөҗүм ит, нәрсә карыйсың! —дигән тавышлар яңгырады. Ниһаять, Андрей үзе дә болай эш чыкмавын аңлады булса кирәк, аз гына кыюланып китте. Бөтен халык менә хәзер, менә хәзер Жорж Андрейны тора алмаслык итеп бәреп ега дигәндә, Андрей Жоржның башына сул яктан сугарга җыенган булып итте дә кинәт бик шәп иттереп уң яктан күкрәгенә салып җибәрде. Бу көтелмәгән удардан Жорж чак егылмый калды. «Кызыллар» арасында соклану тавышлары яңгырады. — Менә шулай! Молодец! Тиш күкрәген! Измәсен из!—дип шаулаштылар алар. Беренче раунд беркемнең дә җиңмәве белән бетте. Жорж оятыннан комач кебек кызарган иде. Хәзер инде ул елмаймый, төкерми. Димәк, икенче раундта тешен кысып сугышачак. Ләкин икенче раундны Андрей үз-үзенә ныграк ышанып башлады. Иптәшләренең, тренерның киңәшләре аны дәртләндерде, ул беләкләрендә яңа көч сизде, аяклары җиргә ныграк басты. Ачуы кабарган Жорж, бөтен көче белән селтәнеп, Андрейның йөзенә төртмәкче булган иде, Андрей читкә тайпылып өлгерде һәм Жорж, аның яныннан атылып үтеп, халык өстенә барып ауды. Ул яңадан әллә ничә тапкыр шул алымын кабатлады, ләкин Андрей һәрвакыт бик оста сакланды. Жорж хәлдән тая башлады. — Андрей, һөҗүм ит! Вакытны ычкындырма!—дип кычкырды кемдер. Андрей үзе дә моны күрә иде инде. Ул һөҗүм итә башлады. Жоржның корсагына сугарга җыенган булып килде дә, Жорж кулларын түбән төшерүгә күз иярмәс бер тизлек белән уң яктан аның башына бәрде. Жоржның тез буыннары калтырап китте һәм ул гөрс итеп җиргә ауды. Андрей, тирән итеп сулый-сулый, Жоржның торуын көтте. Ул судьяның нокдаун санавын да, иптәшләренең шатланып кычкыруларын да, «яшелләрнең» сүгенүләрен дә ишетмәде. «Я, тор, тор, фашист!» дип кабатлады ул эченнән. Жорж тормады. Судья Андрейның җиңгәнлеген белдерде. Ләкин «яшелләр» тавыш кубардылар һәм Андрейны бәреп егар өчен өстенә килә башладылар. Политик Үзәк бу хәлне алдан күргән һәм Андрейны сакларга махсус кешеләр билгеләгән иде. «Яшелләр» әтәчләнә башлауга, билгеләнгән кешеләр, кулларын йомарлап, алга чыктылар. «Яшелләр» хур булып чигенергә мәҗбүр булдылар. Чигенә-чигенә янадылар: — Без барыбер аның корсагын ярабыз! — Барыгызның да борыннарын канатабыз! Алар бүген бер Жоржның гына түгел, бөтен «яшелләрнең» җиңелүен, бүгеннән аларга лагерьда көн бетәсен аңлыйлар Һәм шуңа күрә катырак шаулыйлар иде. Ләкин соң иде инде, алар оттырганнар иде инде. 38 30. политик ҮЗӘК УТЫРЫШЫ Бокстан кайткан чагында Николай Толстый Назимовка Политик Үзәк утырышының сәгатен һәм урынын әйтте. Андрейның ата фашистка каршы ялгыздан ялгыз батырларча көрәшүе һәм җиңүе Бакыйны бик нык куандырган иде. Ул биредә дә фашистларны үкертеп кисеп буласын тагын бер кат төшенде һәм Толстыйның сүзләреннән соң күңеле тагы да күтәрелебрәк китте. Ләкин бераздан ул каушый башлады. Әмма бу зур кешеләр алдында коелып төшү, «имтихан» бирә алмау куркынычы түгел иде. Юк, әйтәсе сүзен Назимов теләсә кайда, теләсә кемнәр алдында, теләсә кайвакытта, хәтта җиде төн уртасында уятып сорасалар да буталмыйча әйтәчәк. Чөнки ул йокысыз озын төннәрдә барысын да, барысын да кат-кат уйлаган, үлчәгән, исәпләгән иде. Бу ниндидер бүтән бер каушау, гади телдә моңарчы әле анык төшенчәсе дә булмаган тирән һәм гүзәл бер каушау иде. Ихтимал, «каушау» дип ялгыш әйтә торганмындыр. Монда борчылу белән бергә чын-чынлап көрәш ашкынуы, үзеңне чын көрәшчеләр сафында күрү, шуның белән горурлану һәм дәртләнү, иң авыр, иң өметсез шартларда да гомереңнең әрәм китмәвен йөрәгең һәм акылың белән тою, үзеңнең бердәнбер дөрес юлдан баруыңны, югары һәм мөкатдәс хакыйкать яклаучысы икәнеңне аңлау һәм шуның үтә зур җаваплылыгын тою хисе иде. Мондый хис кешенең күзләрен нурландыра, җанын канатландыра, рухи көчен үстерә, акылын чарлый. Мондый хис кешене батыр һәм матур итә. Мондый хис кешене үлем дөньясында да бәхетле итә. — Ә өченче адаш булачакмы? — дип сорады Назимов Толстыйдан. Рус политик үзәгенең җитәкчесе кем икәнен хәзергә кадәр Назимовка әйткәннәре юк иде. Бары тик хәрби оешма мәсьәләсен утырышка куяр алдыннан, соңгы тапкыр шул турыда сөйләшкәндә генә, Николай Толстый, елмаеп: — Барысын да өченче адашка доложить итәрмен, — дигән иде. Өченче «адаш» дигәне Рус политик Үзәгенең җитәкчесе Николай Семенович Симагин иде. Назимов аны олырак яшьтәге бер полковник яки генерал итеп күз алдына китерде. Ни өчендер ул аны үзенең дивизия командирына охшарга, аның кебек мәһабәт, ихтыярлы һәм гаяр булырга тиеш, дип уйлый иде. Утырыш сәгате якынлаша башлагач, Назимовның дулкынлануы бермәбер артты. Ул, берничә тапкыр тышка чыгып, капка башындагы электр сәгатькә карап алды. Задонов янына кереп чыкты, киңәште, үзенең борчылуын әйтте. Утырыш рус хәрби әсирләре тора торган эчке лагерьда — җиденче баракта, кичке барлаудан соң билгеләнгән иде. Барлаудан арып, туңып кайткан Назимов капка башындагы сәгатькә тагын бер кат күз төшерде дә, вышка башындагы гитлерчы-сакчыларның күзенә чалынмаска тырышып, бараклардан төшкән күләгәгә яшеренәяшеренә, эчке лагерьга таба китте. Барак яннары буш, бер җирдә бер кеше очрамый, сөйләшкән тавышлар да ишетелми иде. Эчке лагерь капкасы төбендә аны Толстый каршы алды һәм шуңа күрә капка төбендәге лагерьшуц аңардан кая барасың дип сорамады. Алар электр уты белән яктыртылган кечкенә генә бер бүлмәгә керделәр. Бүлмәнең стеналары акшарланган. Ике якта ике койка. Өстәл һәм берничә урындык. Кадакта санитар сумкасы эленеп тора. Бүлмәдә Назимовка таныш булмаган биш кеше утыра иде. Иң элек Толстый Назимовны уртачадан озынрак буйлы, чандыр гәүдәле һәм чандыр йөзле, киң, калку маңгайлы, егерме биш-өгерме җиде яшьләрдәге 39 бер кеше алдына алып килде. Бу кешенең өстендә искереп, ямалып беткән һәм юа-юа төсе уңган яшел гимнастерка, күкрәгенең сул ягында номеры һәм SU дигән язу язылган. Егетнең соры күзләре үткен карыйлар, әмма елмаюында хатын-кызларга тартым оялчанлык сизелә иде. — Николай Симагин,—диде ул, Назимовның кулын нык кысып. Акыллы һәм игътибарлы күзләре шул ук вакытта Назимовның йөрәгендәге иң яшерен, иң ерак почмакларга үтеп керделәр кебек. «Менә син нинди кеше икән!» дигән уй Назимовның миеннән ялт итеп үтеп китте. «Мөгаен, комсомолның райком секретаре булгандыр. Ә мин генерал дип торам...» Сул як койкада үткен карашлы, бөтен торышында ниндидер яшерен көч һәм кыюлык сизелеп торган бер кеше сузылып яткан иде. Аның өстендә Австрия солдатының яшел мундиры, әмма күкрәгендәге язу — SU — аның да совет кешесе икәнен күрсәтә иде. Симагин Назимовны аның белән таныштырды. — Степан Бикланов. Бикланов яше ягыннан Симагин белән бер чамадарак булып, гәүдәгә тазарак иде. «Монысы офицер. Мөгаен, разведчиктыр», дип чамалады Назимов. Калганнар, Назимов кебек, «полосатниклар», ягъни — ала-кола киемле тоткыннар иде. Алар белән дә таныштырдылар. Авыр карашлы иреннәре нык итеп кысылган бу кешеләр арасында өлкән хәрби командирларны күрү Назимовка кыен түгел иде. Моны аларның күз карашлары ук әйтеп тора иде. Симагин утырышны башлап җибәрде һәм беренче сүзе белән үк барысын үзенә каратты. — Иптәшләр! — диде ул, совет кешеләре өчен җанга иң якын сүзне •әйтеп, — нәкъ үз өегездәге кебек тыныч утырыгыз, бернәрсәдән дә ку- ^рыкмагыз. Саклык чаралары күрелгән. Шулай бит, Степан? — Әйе, — диде Бикланов, кыска гына итеп. Симагин дәвам итте: — Без монда бик мөһим, мин әйтер идем, беренче чираттагы кичектергесез мөһим мәсьәләне карарга җыелдык. Шулай булса да, конспирация кагыйдәләреннән чыгып, Политик Үзәкнең барлык членнарын җыймадык. Безнең бүгенге карарны мин аларга аерым-аерым җиткерермен. Алар үз фикерләрен әйтерләр. Шуннан соң гомуми бер карарга килербез. Көн тәртибендәге мәсьәлә Олы лагерьда совет тот- •кыннарының яшерен хәрби оешмасын төзү. Сүз подполковник Назимовка бирелә. Рәхим итегез, иптәш Назимов. Назимов, нәкъ хәрби совет утырышларындагы кебек, җиңел бер хәрәкәт белән аякка басты, сынын турайтты, ә куллары, каешны эзләп, биленә сузылдылар. Ул моны, билгеле, аңсыз рәвештә, хәрби кешенең күнегелгән бер гадәте буенча эзләде. Әмма билендә каешы юклыгын аңлагач, ничектер уңайсызланып киткәндәй булды. Иптәшләре дә мо- -ны күреп алдылар, ләкин берсе дә шаяртырга җыенмады, мөгаен, .аларның һәркайсы, билләрендә каеш булмавын уйлап, күп тапкырлар • сызлангандыр. Назимовның карашы кырысланды. Болай да кысыграк күзләре тагын да кысыла төшеп, ярыктан ялтырагандай булдылар. Аз гына шадра йөзенә алсулык йөгерде һәм ул матураеп китте. —Иптәшләр!—диде ул нык тавыш белән һәм үзе үк үзендә шундый кыюлык, ышаныч барлыгына гаҗәпләнде. — Иң элек безгә бер сорауга ачык, туры җавап бирергә кирәк: Бухенвальд шартларында 50—60 мең кешене коткарырлык нык дисциплиналы, хәрби белемле, кораллы көч төзергә мөмкинме, юкмы? Бу бер авантюризм булмасмы? Ике төрле фикер бар, «иптәшләр. Берәүләр мөмкин түгел, ди, икенчеләр мөмкин, .ди. Кораллы хәрби частьлар төзергә мөмкин түгел дигән иптәшләр үз 40 фикерләрен раслау өчен мондый дәлилләр китерәләр... — Назимов Зубанов белән Королевның дәлилләрен түкми-чәчми сөйләп бирде дә дәвам итте: — Нәрсә тәкъдим итәләр алар? Төркем-төркем качу методын. Моның өчен транспорт командаларын файдаланырга уйлыйлар Без, Николаи Задонов белән, икенче фикерне яклыйбыз, һәм тоткыннарның яшерен армиясен төзергә тәкъдим итәбез. Нинди нигездә, нинди принципларда, нинди өлгедә төзергә? Безнеңчә, бу өлге —- җиңеләйтелгән армейский бригада булырга тиеш... Беренче, башлангыч группа — отделение. Конспирация йөзеннән без бу группаны «ЛЪ группасы дип атыйбыз. «М» группасы дүрт сугышчыдан һәм бер командирдан тора. Икенче группа — өч отделение командиры һәм взвод командиры, өченче группа — өч взвод командиры һәм бер рота командиры, аннары китә өч рота командиры һәм бер комбат. Ахырда өч комбат һәм бригада командиры. Башта бригаданы ике батальон составында төзү җайлырак булыр дип уйлыйбыз. Бу, беренчедән, җыйнаклык өчен, көчне һәм игътибарны таркатмас өчен кирәк. Икенчедән, рус тоткыннарының баракларда урнашу тәртибе безгә шулай эшләргә куша. Без оештыру эшләрен бер-берсенә якын торган һәм фәкать руслар гына яши торган блоклардан башлап җибәрергә тиешбез. Бу әлеге дә баягы конспирация өчен мөһим. Аннары, кирәк табылса,, өченче батальонны да оештырырга мөмкин булыр, һәр группа үзенең турыдантуры командирын гына белә, аңа гына буйсына. Бригада командиры турыдантуры Политик Үзәккә буйсына һәм аның тарафыннан билгеләнә. Отделение, взвод, роталарны төзегәндә аларның бер барактан, бер флигельдән булуын принцип итеп алырга кирәк. Чөнки, беренчедән, бер флигельдәге кешеләр бер-берсен яхшырак беләләр, арага ят кеше керү ихтималы азрак, аннары алар һәрвакыт бергә, аларга җитәкчелек итү уңай һәм кирәк вакытта стройга бастыру өчен дә алар бер: гә тупланган була. Подразделениеләрне төзү, безнең фикеребезчә, югарыдан башлана.. Башта кемдер батальон командирына ярардай кешеләрне таба. Аннары һәр комбатка өчәр рота командиры табарга кушыла- Шулай итеп отделениегә кадәр дәвам итә. Без, Задонов белән, исәпләп карадык: чама белән Бухенвальдта руслардан ике-өч бригада төзергә мөмкин. Олы лагерьда агач баракларда торучылардан бер бригада, таш баракларда торучылардан икенче бригада. Өченче бригада — без аны резерв бригадасы итеп карыйбыз — Кече лагерьда төзелергә тиеш. Ә рус хәрби әсирләре бригадалар составына кертелми, алар Үзәк каршында, аерым ударный отряд итеп калдырыла. Хәзергә мин уку-өйрәнү, хәрәкәт планнары, разведка һәм корал табу кебек аерата мөһим нәрсәләр турында сөйләмим. Болар һәрберсе аерым-аерым тикшерелә торган бик җитди һәм катлаулы мәсьәләләр. Безнең фикеребезчә, беренче бригаданы җәй ахырларына тулысын- ча төзеп бетерергә мөмкин. Шуннан да соңга калырга ярамый, чөнки герман — совет фронтында вакыйгалар баш әйләндергеч тизлек белән үзгәрә бара. Икенче, өченче бригадаларны төзү мәсьәләсе соңыннан, эш барышында хәл ителер дип уйлыйбыз. Фикер алышучыларның берсе дә Назимов тәкъдим иткән планны нигездә эшкә ашмас, фантастик план дип әйтмәде. Киресенчә, аның, колачы, катлаулылыгы һәм хәтәрлеге кешеләрдә эчке дәрт һәм омтылыш уятты. Зубанов — Королев варианты бердәм кире кагылды. Симагин барлык сөйләүләргә йомгак ясады. Шунда Назимов тагын бер кат Николайның зур һәм акыллы җитәкче булуына ышанды. Ул әллә нинди сүзләр дә әйтмәде кебек, ләкин аның чыгышыннан соң мәсьәлә тәмам ачык бер төс алды, ышаныч артты. — Назимовның тәкъдиме, — диде ул, — Үзәк куйган' максатка туры килә, шуңа күрә без аны нигездә кабул итәргә тиешбез. Эшне Агач бригадасын, — ул мөлаем гына елмаеп куйды, — төзүдән башлап җибәрик. Таш һәм резерв бригадалары мәсьәләсен соңыннан карарбыз. Хәрби әсирләр отряды күптән төзелгән. Аның командиры Степан Бик- лаиов. Ул үз эшен дәвам иттерәчәк. Тагын нәрсә? Иптәшләрнең заме- чаниеләре дөрес булды. Мин үзем дә «М» группасын биш кешедән түгел, өч кешедән төзү яклы. Кеше җитешмәүдән түгел. Солдат булырга теләүчеләр күп табылыр, ләкин безгә үлгәндә дә антына туры кала торган кешеләрне генә сайлап алырга кирәк. Аннары өч кешене җыю, күреп сөйләшү дә ансатрак. Өлкән командирлар табу бик мөһим эш. Моның белән безнең ул эшне күптән башкарып килүче иптәшләр шөгыльләнер. Минемчә, хәрби иптәшләр үпкәләмәс. Ышанычлы кешеләрне без аларга күрсәтеп бирербез, ә алар шул кешеләрдән үзләренә яраклыларын сайлап алырлар. Корал табу мәсьәләсе турында. Минемчә, хәрби иптәшләр үзләренең төп эшләре — ягъни подразделениеләрне оештыру, сугыш белеменә өйрәтү һәм восстаниене хәзерләү белән шөгыльләнергә тиеш. Ә корал белән тәэмин итү мәсьәләсен бөтенләй башка бүлеккә йөкләргә. Безнең моңа сәләтле һәм бу өлкәдә азмыкүпме эш алып баручы иптәшләребез бар инде. — Зубанов белән Королев хәзер кайда? — дип сорады кемдер. — Ышанычлы кешеләрме? — Әлбәттә, аларга ышанмаска хакыбыз юк, — диде Симагин, — ләкин саклык йөзеннән без аларны транспортка кертүне кирәк таптык. Димәк, хәзер алар Бухенвальдта юк инде... Шул, иптәшләр, нәтиҗә ясыйк: башта әйткәнемчә, безнең карар Политик Үзәкнең барлык членнары белән киңәшкәннән соң гына булыр. Шунда бригада командирын билгеләү мәсьәләсе дә хәл кылыныр. Хәзергә Назимов белән Задо- новка бу эшне дәвам иттерергә кушыйк. Киңәшмә беткәч, иң алдан Бикланов чыгып -китте. Аннары башкалар. Симагин Назимовның кулын кысып: — Я, уңыш телим, — диде. — Сезнең бу нәләт тамгаларыгызны,— ул Назимовның күкрәгендәге кара-кызыл-сары түгәрәккә күрсәтте, — тизрәк алып ташлау чарасын күрергә кирәк. Анысын үзебез эшләрбез. Отто, Бруно белән дуслыгыгыз ничек? — Әйбәт. — Үз кешеләр алар. Коммунистлар. Тагын бер тапкыр әйтәм. Сак булыгыз. Бары тик без күрсәткән кешеләр белән генә эш итегез. Монда, тоткыннар арасында, төрле элементлар бар. Назимов аның кулын нык итеп кысты. Вакыт соң иде инде, Задоновны күрергә мөмкин түгел иде. Ләкин күңелеңдә сөйләнмәгән сер бар чагында тыныч яту кыен икән. Назимовның йокысы йокы булмады. Төшендә әллә нәрсәләр күреп бетте. Әле фронтта сугышты, әле бригадасы белән Бухенвальд тимер чыбыкларын штурмлады... Шушы якты, дәртле һәм куанычлы ирек тойгысы белән ул йокыдан уянды. Ә аш вакытында аның өчен һич тә көтелмәгән, уйланмаган яңа бер шатлык килде һәм аны әйтеп бетергесез куандырды. Өстәл янына килеп утыргач, ул үз каршында язу һәм ашамлыклар: галеталар, чикләвек һәм ипи кисәге күрде. «—Бу -нәрсә?» — дип уйлады ул һәм язуны кулына алды. Анда немец, француз, поляк, чех, голланд, норвег, итальян һәм югослав дуслары аны туган көне белән котлаганнар иде! Бакый Бухенвальдта үзенә карата мондый игътибар булыр дип уөна да китермәде. «Каян белгәннәр? — дип гаҗәпләнде ул. — Туктаг 41 42 'бүген нинди число соң? Унынчы февраль.» Димәк, бүген Назимовка 34 яшь тулды! Ул, елмаеп, рәхмәт белән тулы күзләрен иптәшләренә йөртеп чыкты. Күңелләре ташыды. 31. НИКОЛАЙ СИМАГИН Давыл вакытларында бер бөртек тузанның кайдан күтәрелеп, кай- ларда бөтерелеп, канларга илтеп ташланасын кем генә белә икәи? Ул тузан бөртеге шашынган җиһанда оча-оча да бер заман кайлардадыр эзсез югала. Ә кеше? Икенче бөтендөнья сугышы давылына эләккән йөз меңнәрчә кешеләрнең язмышы да шул бер тузан бөртеге язмышы түгел идеме? Ихтимал, дөнья давылын кубарган гитлерчылар шулай булыр дип уйлаганнардыр да, шуңа исәп тә тотканнардыр. Ләкин үзенең кешелеген аңлаган кеше нинди генә котырган стихия эчендә дә тузан бөртеге була алмый. Газиз башы сау булса, ул үзенең язмышын борылмас җирдән дә үзе теләгән, үзе яраткан якка таба борып җибәрү юлларын эзләп таба. Аны бу теләгеннән бернәрсә дә, хәтта үлем үзе дә тыя алмый, һич югында ул үзенең үлеме белән исәннәргә туры юлны күрсәтеп калдыра. Киң күңелле рус егете Николай Симагин сугыш башланганда 87 нче номерлы погранотрядта хезмәт итә иде. Егерме икенче июньгә каршы төндә ул иптәшләре белән көндәлек дозорга чыкты, һәр кыштырдаган тавышка колак салып, караңгыга поскан кордон ягына ка- рый-карый, алар чик буйлап атладылар. Җәйнең кыска төне үтеп тә бара иде инде. Кинәт туплар гөрселди башлады. Баш өстеннән шыелдап снарядлар очып үтеп, кайдадыр безнең җирдә ярылырга тотындылар. Ул да булмады, йөзләгән, меңләгән танклар җиде башлы бер диюсыман үкереп җибәрделәр. Нәкъ шушы минутта сугыш башланып китүенә ышану кыен иде. Симагин, винтовкасын'кысып, куе куаклар арасыннан якынлашып килгән дошман танкларына карап торды. Нәрсә бу? Провокация генә түгелме? Винтовкаларын нык итеп кыскан сугышчылар сержантның командасын көттеләр, һәм ул ут ачарга команда бирде. Шулай гади бер рус егете Симагинның язмышы сугыш давылына кушылып китте. Аз санлы пограничниклар дошманның тимер лавасын туктата алмадылар, ләкин аның алдында тез чүгәргә дә уйламадылар. Сугыша- сугыша, тиңсез көрәштә батыр иптәшләрен югалта-югалта, алар .Минскига таба чигенделәр. Бәрелешләрнең берсендә Симагинның сул кулы яраланды. Башта моңа аның артык исе китмәде. Бер кул белән дә бик төз атты. Ләкин тора-бара аның яралы кулы шешә башлады. Симагин, кулының сызлавына түзә алмыйча, күзләрен йомып тешен кысып ятты. Ниһаять, ул торып йөри алмас бер хәлгә килде. Дошманның яңа кысрыклавыннан соң иптәшләре чигенә башлагач, ул, аңын югалтып, тузанлы юл өстенә егылган килеш ятып калды... Ул бары тик хәрби әсирләр лагеренда гына һушына килде. Ничек аны егылган җирендә атып үтермәгәннәрдер, ул кадәресен Симагин соңыннан да белә алмады. Кемнәрдер аңа операция ясаганнар һәм ярасын бәйләп куйганнар иде. «Инде нишләргә?» — ул елларда меңнәр алдына килеп баса торган бу дәһшәтле сорау Симагин алдына да үзенең бөтен кискенлеге белән килеп басты. Туры агачның күләгәсе дә туры була диләр. Чекист Симагин моңа бары тик бер генә җавап бирә ала иде: көрәшергә, актык тамчы канга кадәр көрәшергә! Батыр егетләр табып качарга да, яңадан илгә кайтып, кулга корал алырга. Бары тик шулай гына. 43 -Ләкин ул әле терелеп тә җитмәгән иде, ноябрь башларында, аларны — ике мең совет әсирен — Брест-Литовск шәһәре янындагы шталагтан •чыгардылар да, кызыл вагоннарга төяп, каядыр бик-бик еракка алып киттеләр. Соңыннан беленде: аларны Бухенвальдка китергәннәр икән... Биредә Симагин гитлерчыларның, совет хәрби әсирләренә бармак •белән төртеп күрсәтеп: — Совет Армиясенең калдыклары, әнә карагыз ул йолкышларга,— дип көлүләрен күп ишетте һәм беркөнне ышанычлы дусларын җыеп, аларга болай диде: — Безгә, иптәшләр, монда барлык Европа илләренең кешеләре карый. Без аларга совет кешесенең чын йөзен күрсәтергә тиешбез. Безнең арада сәләмә киемле, йөзен сакал-мыек баскан, чәче җитүле, йөзе керләнеп беткән бер генә шапшак кеше дә булмаска тиеш. Шуның өчен көрәшик, шуның өчен агитация алып барыйк. Бүгенге көндә бу безнең алда торган төп мәсьәлә. Нәкъ шушы минутта һәм нәкъ шушы сүзләр белән Симагин рус хәрби әсирләре яшерен оешмасының нигезен сала башлавы турында уйлап та карамады. Әмма бу шулай иде. Аннары тормыш бүтән мәсьә- .ләләрне китереп куйды. Тоткыннар арасында, Бухенвальдтагы кыйналуларга, ачлыкка, хурлыкка түзә алмыйча үз-үзләренә кул салучылар күбәеп китте. Симагин яңадай үзенең иптәшләрен җыйды: — Совет кешеләре арасында үз-үзенә кул салучы бер генә кеше дә булмаска тиеш, — диде ул. — Бу — хурлык, иптәшләр. Бу — дошман алдында көчсезлек күрсәтү, ниндидер күләмдә аның өстенлеген тану, үз идеалларыбызга ышанып бетмәү. Бер нәрсәне исебездә тотыйк: дошман безне теләсә кайсы минутта кырып бетерә ала. Ләкин кырып бетерү — җиңү түгел. Ә дошманның безне җиңәсе килә. Аңлыйсызмы, иптәшләр, үтерәсе түгел, җиңәсе килә. Үз-үзләренә кул салучы- .лар — җиңелүчеләр алар! Дошманга булышучылар! Менә шуны барлык иптәшләргә төшендерик. Бүген безнең алда торган төп мәсьәлә әнә шушы. Ләкин агитация, әгәр ул еллар буе бернинди эш белән дә ныгытыл- маса, берәүне дә канәгатьләндерә алмый. Бигрәк тә тоткынлыкта. •Симагин моны ачык күрде. — Тоткыннарга алар турында кайгыртучылар бар икәнен күрсәтергә кирәк, — диде ул иптәшләренә. — Хәлдән таючыларга бер телем артык икмәк, бер артык бәрәңге бирә алсак, алар безнең һәр сүзгә ышаначак. Салкыннар башлану белән тоткыннар арасында авырулар, эшкә йөри алмаучылар аерата күбәеп китте. Аларга киң күләмдә ярдәм итәр өчен ревирда эшләүче врачлардан, санитарлардан үз кешеләрне табарга, яшәү өчен аерата әһәмиятле булган кухня, склад кебек урыннарга ышанычлы егетләрне куярга кирәк иде. Тоткыннарның язмышын җиңеләйтүдә блок башлыкларының роле бик зур булганга, шту- бендинст, санитар, блок җыештыручы урыннары өчен, ниһаять, янгын командасына, лагерь полициясенә үз кешеләребезне кертү өчен көрәшергә кирәк иде. Ләкин оешма кулыннан гына килә торган эш иде бу. Симагин тоткыннар арасында да, әсирләр арасында да аерым батыр кешеләр тирәсенә оешкан патриотик төркемнәр барлыгын яхшы белә иде. Ләкин аларны оешма дип әйтеп булмый әле. Алар һәрберсе үз алдына хәрәкәт итүче, башкалар белән бәйләнешкә кермәгән, күп вакытта агитация белән генә чикләнүче яралгылар гына иде. Иптәшләре белән очрашканда Симагин гел шул турыда сүз кузгатты. Олы лагерьда торучы тоткын иптәшләрен активрак булырга чакырды. 44 Без, хәрби әсирләр, аерым яшәгәнгә башка милләт кешеләре белән аралаша алмыйбыз. Ә сез алар белән гел бергә. Аларның сүзләренә колак салыгыз, өметле һәм ышанычлы кешеләр белән бәйләнешкә керегез. Кайбер мәгълүматларга караганда, Бухеивальдта не- мецләрнең, французларның, чехларның яшерен оешмалары бар. Иртәме, соңмы совет кешеләреннән берсе бу бәйләнешкә керми калмас иде. Ләкин бер хәвефле очрак Симагинга бу бәйләнешне көтелгәннән дә иртәрәк булдырырга ярдәм итте. 1942 елның башында Николай Симагин каты авырып китте. Аны рус әсирләре санчастена салдылар. Биредәге врачлар аңарда үпкә авыруы таптылар һәм аны өметсез авырулар палатасына күчерделәр. Эсэс врачы беркайчан да кемнең өметле, кемнең өметсез икәнен тикшереп тормый иде- Барысына рәттән агулы укол кадап чыга да бетте китте. Элегрәк, күрше бүлмәдә ятканда, Симагин эсэс врачы чыгып киткәннән соң беркадәр вакыт үткәч, «өметсез авырулар» палатасында үлем ыңгырашулары башлануын үз колагы белән дә әллә ничә тапкыр ишеткән иде. Ә бераздан анда яңадан тынлык урнаша иде. Аннары санитарлар үлекләрне алып чыгалар иде. Бу юлы эсэсчыдан алда палатага бер тоткын врач ашыгып килеп керде. Бу — австрияле Густав Бозе иде. Ул «өметсезләр» палатасында яткан унике авыруның уникесен дә бик җентекләп карады да, чыгып киткәндә, күңелләрне төшермәскә кушты. Гадәттә иң өметсез авыру да врачның юатуына шатлана. Әмма Густавның күңелегезне төшермәгез дигән сүзләренә унике үлемдар ачы итеп көлемсерәделәр генә. Дөресрәге, көлемсерәргә маташтылар, чөнки аларның ташсыман каткан йөзләреннән елмаю күптән инде качкан иде. Врач чыгып киткәч, алар бер-берсенә сүзсез генә карашып алдылар. Авыр, газаплы иде аларның карашлары. Бераздан ишек ачылгач, аларның барысы да сискәнеп китте. Ләкин керүче эсэс врачы түгел, ә санитар иде. — Тиз генә киемнәрегезне алмаштырыгыз, — диде ул шыпырт кына һәм һәр кешегә тоткыннар киеме өләшеп чыкты. — Сезне Олы лагерь ревирына күчерәбез. Катып карап торган тоткыннарга кинәт җан кергәндәй булды. Алар урыннарыннан кузгалыштылар һәм ашыга-ашыга киенә башладылар. Сүнгән күңелләрендә өмет чаткысы кабынды. Олы лагерь ревирында Симагинның хәле бик тиз яхшыра башлады. Ниндидер билгесез рәхимле җаннар рус хәрби әсирләренә өстәмә аш, күз карасыннан да кадерлерәк дарулар китереп бирәләр иде. Эсэс врачлары килгән чакта шул ук рәхимле җаннар, үз тормышларын куркыныч астына куеп, төрле юллар белән авыру әсирләрне саклап калалар иде. Симагин Бозе белән якыннан танышып китте һәм җае туры килгәндә аның белән озак-озак сөйләшә торган булды. Башта алар күбрәк киная белән сөйләштеләр. Симагин бер нәрсәне ачык төшенде: Бозе фашизмны яратмый, Совет Армиясенең җиңүенә ышана. Шушыны аныклаганнан соң көннәрдән беркөнне Симагин, Бозены аулакта очратып: — Густав, сез белергә тиеш. Әйтегез, зинһар, кем, ни өчен безне үлемнән коткарды? — дип сорады. Бозе туры җавап бирмичә: — Биредә барлык совет әсирләренең тормышларын саклап калу белән кызыксынган иптәшләр бар, — диде. Бозе артык тафсиллап тормаса да бу җавап Симагинның күңелендә әллә нихәтле уйлар, өметләр уятты. Димәк, Бозе ул кешеләрне белә^ алар белән бер кулга эшли. Димәк, аның аркылы... 45 Төрле шикле бәндәләр белән тулы лагерьда тоткыннар белгән кешеләргә дә үзләре турында дөресен сөйләүдән тыелалар иде. Ләкин Симагин, тәвәккәлләп, беркөнне Бозега үзе турында барысын да ачык- тан-ачык сөйләп бирде һәм «иптәшләр» белән таныштыруын үтенде. — Бухенвальд — шундый ук фронт, — диде ул. — Мин көрәштән читтә кала алмыйм. — Сезнең сүзләргә каршы мин берни дә әйтә алмыйм шул, —диде Бозе, уйга калып. Бары тик тагын байтак очрашулардан соң гына Бозе Симагинны Квет исемле бер чех белән таныштырырга вәгъдә итте. Ике көннән соң Симагин янына палаталарны җыештырып йөрүче поляк яһүде Юмба килде һәм, Николайның күзләренә мәгънәле гена? карап, коридор ягына башы белән ымлап алды. Үзе юеш чүпрәге белән карават астындагы тузаннарны сөртергә иелде. Буп-буш коридорда тәбәнәк буйлы бөкре бер кеше басып тора иде. — Мин — Квет, — диде ул Симагинга русча һәм кулын сузды. — Мин — Симагин, — дип җавап кайтарды Симагин. Квет якты зәңгәр күзләре белән аңа астан гына карап алды. Бу күзләрдә ниндидер җылы нур һәм шаянлык бар иде. Чыннан да, сөйләшә башлау белән үк Симагин бу кешенең шат күңелле бер җан икәнен белеп алды. Дөрес, Симагин Кветның тизрәк «эш» турында сөйләвен көтте, ләкин Квет һаман тегесенмонысын сораштырудан узмады. Аның иң күп сораштырганы совет кешеләренең тормышлары турында булды. Әйтерсең, ул Советлар Союзына күчәргә җыена иде. Симагин аның сорауларына бик теләп җавап бирде, әмма Квет «эш» турында берни әйтми китеп баргач, ул шактый күңелсезләнеп калды. Икенче, өченче очрашуларда да Квет шуннан ары китмәде. Тик дүртенчеме, бишенчеме очрашуда гына ул: — Коммунистлар биредә дә тик ятмыйлар, — диде һәм шушы көрәштә Симагинга да катнашырга тәкъдим ясады. — Мин риза, — диде Симагин, кыю һәм нык итеп. — Алайса мин сезгә безнең таләпләр турында әйтим. — һәм ул конспирацияне саклау турында Симагинга киңәшләр бирә башлады.— Иң мөһиме — ашыкмаска кирәк. Ашыккан — ашка пешкән. Серне бары тик иң ышанычлы кешеләргә генә ачарга. Бу юлы алар әледән-әле очрашып торырга сүз куештылар. — Элемтәче Юмба булыр, — диде Квет. Көннәр әкренләп үтә торды- Юмба көн саен шунда чуала бирде. Еш кына ул Симагинны дәшеп чакыра да я душ бүлмәсенә, я әйбер складына, я урамга, я барак артына алып бара торган иде. Кветны күрүгә, бүтән йомышы бар кеше кебек, Юмба шунда ук каядыр үз юлына китеп югала иде. Очрашуларның берсендә Квет Симагиннан: — Сәламәтлегегез ничек? — дип сорады. — Тәмам ныгыдым. Иптәшләр янына тизрәк кайтасы килә. — Юк, ашыкмагыз. Без әле сезне тагын бераз ревирда тотарга булдык, — диде. — Моннан сезгә рус бараклары белән бәйләнеш тоту уңай. Якташларыгыз белән сөйләшкәлисезме? — Әйе, сөйләшкәлим, — диде Симагин. — Дусларың күпме? — Бар. Ләкин без... һәркайсыбыз үзалдына... Квет нык итеп кулын йомарлады: — Берләшергә кирәк- — Аңлыйм. — Уңыш телим. Шуннан соң, Симагин төрле блокларда үз тирәләренә батыр егетләрне туплаган Степан Бикланов, Ашарин һәм башкалар белән очрашып, алар алдына берләшү, бер патриотик оешма төзү мәсьәләсез куйды. 46 — Оешмасыз без яши алмыйбыз. Минем сизенүемчә, башка милләтләрнең оешмалары күптән яшәп килә. Без алар белән бәйләнешкә керергә һәм бергәләп көрәшергә тиешбез. һәм Симагин үзенең интернационал бәйләнешләре турында сөйләп бирде. 1943 елның мартындагы бер яшерен утырышта алар рус тоткыннарының һәм әсирләренең Политик үзәген төзү турында карар кабул иттеләр. Оешманың җитәкчесе итеп бертавыштан Николай Симагин сайланды. Оештыру эшләре беткәч, Рус политик үзәге Симагиниы Интернациональ Үзәктә үзенең даими вәкиле итеп күрәсе килгәнлеген белдерде. Квет аны немец тоткыннарының җитәкчесе Вальтер исемле бер кеше белән таныштырды. Ә Вальтер тәкъдиме буенча Интернациональ Үзәк Симагинны үзенең составына кертте. Интернациональ Үзәк айга бер тапкыр, төнлә, бик зур саклык белән генә җыела иде. Утырышлар я эффектенкамерада (әйбер складында), я кухняда, я санчастьта була торган иде. Урын сайлаганда запас ишек булуга игътибар ителә, ә урамда лагерыцуцлар сакта тора иде. Интернациональ Үзәкнең членнары: немец Вальтер, чех Квет, австрияле Бозе, француз Марсель, тагын поляклардан, югославлардан һәм венгерлардан вәкилләр бар иде. Интернациональ Үзәкнең җитәкчесе коммунист Вальтер иде. Интернациональ Үзәк үз алдына түбәндәге бурычларны куйган иде: 1) Кораллы восстаниегә әзерлек, 2) Густлов-верке заводында саботаж, оештыру, 3) тоткыннарга азык-төлек белән ярдәм итеп тору, 4) фашистларга каршы агитация һәм пропаганда алып бару... ...Симагин менә шушы вакыйгаларның уртасында торучы кеше иде. Назимов исә боларның берсен дә хәзергә белми иде. 32. БЕРЕНЧЕ КОМБАТ —Я, туган, бир кулыңны! — диде Назимов, шул сүзләр белән Задо- новны Политик Үзәк карары белән таныштыра башлап. Икенче көнне Назимов янына Владимир килде һәм иптәшләр кушуы буенча 30 нчы блоктагы бер егет белән очраштырырга теләвен әйтте. 25 нче баракта да сезгә кирәкле бер иптәш бар, диде. Назимов бераз уйлап алганнан соң 25 нче блокка Задоновны җибәрергә булды. Үзе Владимир белән утызынчы блокка китте. Владимир аны уртачадан аз гына калкурак буйлы бер егет белән таныштырды. Өстенә барлык тоткыннарныкы кебек ала-кола кием кигән, ләкин шул киемдә дә бик чибәр күренгән егет Назимовка сагаеп һәм нидер көтеп карап торды. Назимов та, үз чиратында, аңа җентекләп карады. Бу сүзсез танышу, бербереңне сүзсез күзәтү озаккарак сузылса, бик күңелсез бетүе мөмкин иде. Назимов моны сизеп алды һәм елмаеп: — Без бер-беребезнең кесәсенә керергә җыенмыйбыз бит, болай карашмыйк, — диде. — Мин сезнең тирәнгәрәк керергә ниятегез барлыгын күрәм,— диде чибәр егет, шулай ук сабыр гына елмаеп. Бу егетнең исеме Николай, фамилиясе Кимов иде. «Дүртенче адаш!» дип күңеленнән көлемсерәде Назимов. «Бу руслар Иван белән Николайдан башка исемнәрне белмиләр, ахрысы». Назимов Кимов янына бер атна буе йөрде һәм бер атна буе аңа ли өчен килеп йөрүен ачмады. Дөресен генә әйткәндә, Назимовны Кимов- ның тышкы кыяфәте — чибәрлеге шикләндерде. Мондый нәзберек кешеләр каты сынауларда чыдамлы булмыйлар, тиз сыгылалар,, бигрәк тә сынауда ялгыздан ялгыз калгач тиз бирешүчән булалар. 47 Назимов аңа ныграк күз сала башлады, баракта бу егет турында^ нәрсә сөйләүләре белән кызыксынды, һәм үкенмәде. Кимов турында ул4 күп нәрсә белде. Армиядә Николай Кимов танкка каршы ата торган батареяда политрук булып хезмәт иткән. Аларның часте Брест крепостенда торган. 21 июньдә партия оешмасы аны партиягә членлыкка кандидат итеп алган. Шул ук көнне Кимов үзенең батареясы белән тактик өйрәнүләргә чыгып киткән һәм... сугышка кергән. Алар крепостька кайтырга омтылып караганнар, ләкин дошман боҗрасын өзә алмаганнар. Шуннан сугыша-су- гыша чигенгәннәр. Бобруйск, Лоев, Щорс яннарында бик каты сугышлар булган, ләкин дошманны туктата алмаганнар. Короп һәм Конотоп шәһәрләре янында яңадан каты сугышлар булган. Шушы сугышларда Кимов яраланып әсир төшкән. Алариы дыңгычлап тутырылган товар вагоннарында Гомель, Минск аркылы Германиягә озатканнар. Риза шәһәре янындагы Якобсталь станциясендә вагоннардан төшереп, «304-Н» лагерена илтеп япканнар. Лагерьда коточкыч тиф башланып, 33 мең кешедән нибары 1 200 кеше исән калган. Шуннан аларны Бельгиягә күчергәннәр. Ташкүмер шахталарында эшләргә туры килгән. Ләкин дошманга күмер чабуны совет кешеләре тифтан да хәтәррәк күргәннәр. Шуңа күрә алар эшләмәгән дә, тик тә тормаган: иртә дә мыштыр, кичтә мыштыр. Ач, ялангач кешеләргә шоколад плиткасы күрсәтеп, аларны Гитлер армиясенә язылырга өнди башлаганнар. Ак эмигрантлар килеп йөри башлаган. Кимов ышанычлы иптәшләре белән аларга каршы агитация оештырган һәм бу эше сизелгәч, аны унсигез иптәше белән бергә кулга алып Бухенвальдка озатканнар. Биредә ул көндезләрен заводта эшләгән, ә кичләрен, барлык кешеләр дә яткач, караңгыда, иптәшләренә «Александр Невский һәм Чуд күле сугышы» турында, «Василий Буслаев дастаны», «Куликов сугышы», «Минин һәм Пожарский җитәкчелегендә халык ополчениеләренең Кремльне алуы», «Полтава сугышы», «Суворовның походлары»,. «Бородино» турында озын-озын хикәяләр сөйләгән. Ул әкрен, тигез тавыш белән үтә кызыклы итеп сөйли икән һәм барысы да аның элек тарих укытучысы булганлыгын белеп алганнар. Шушы әңгәмәләр һаман дәвам итеп торганда, беркөнне аңа бер котелок пешкән бәрәңге китереп биргәннәр. — Хикәяләрең өчен бу, Николай, — дигәннәр иптәшләре, һәм аңардан Кутузовның ничек итеп Наполеоины дөмбәсләве турында да сөйлә- вен үтенгәннәр. Кимов Кутузовның Наполеонны дөмбәсләве турында да сөйләгән. Аннары байтак кичләр буе Гомернең «Одиссия»сенең эчтәлеген хикәя кылган. Беркөнне борынгы юнан ^героеның мәкерле Сцилла һәм Харибда кулыннан ничек итеп ычкынуы турында тәфсиллап сөйләгәндә, кемдер караңгыдан әйтә куйган: — Син, туганкай, сөйләвен сөйлә, әмма авызыңнан тере саескак очырма. Мондый хәлләрне рус кешесе генә булдыра ала. Кимов көлемсерәгән. «Тел төбемне сизәләр икән!» дип күңеленнән шатланган. Беркөнне Кимов янына йөзендә яра эзе беленеп торган бер аксак тоткын килгән. — Партия тарихын беләсеңме? — дип сораган ул. Кимов, шикләнеп, әллә тагы дигән кебегрәк итеп җавап биргән. Байтак көднәр үткәннән соң гына Кимов аксакның үз кеше булуына ышанган. Аксак кеше Кимовтан Германиядә 1918 елда булган ноябрь революциясенең тарихын язып бирүне үтенгән. Кимов яңадан шиккә калган. 48 Гелдән сөйләү бер хәл, эзе калмый, — ә кәгазьгә язу... ай-һай! Тотылсаң, беттең! — Моны беркем дә белмәс. Карандаш, кәгазь бирербез, — дигән әлеге аксак кеше, аны тынычландырып. Икенче көнне аңа өч көнгә эштән азат ителү турында язу китереп биргәннәр һәм ул баракка кайткан. Сергей Шведов — аксак кешЬнец исеме шулай икән — аңа кәгазь, карандаш китереп биргән, ә блок башлыгы баракны ачкыч белән бикләп куйган. Кимов буш баракта берүзе торып калган һәм кулы талганчы язган. Соңыннан Кимовның язмаларын немец теленә тәрҗемә итеп, немец политик тоткыннары арасында яшерен рәвештә укыганнар, өйрәнгәннәр. Монысын инде ул үзе дә белмәгән. Шуннан соң, Кимовка яңа эшләр куша башлаганнар. Ләкин эсэсчылар аның эшкә йөрмәвенә игътибар иткәннәр. Аның нинди чир белән авыруын эсэс врачы тикшерсә, ялганы шунда ук ачылачак икән. Ә саботаж өчен ким дигәндә 25—50 таяк! Кимовны иптәшләре ревирга алып киткәннәр һәм хирургия бүлегенә салганнар. Врач «уң аягы бирчәйгән» дигән диагноз куйган. Ревирдан чыккач, яшерен оешма аны лагерьны җыештыру командасына эшкә урнаштырган. Назимов нәзберек дип уйлаган Николай Кимов менә шундый кеше иде. Ләкин Кимов үзе турында, эше турында Назимовка бик саран сөйләде. Бары тик семьясы, балалары турында сөйләгәндә генә үзе дә сизмәстән җәелеп китте. Алар хатыны Полина белән бергә Вязьма педтехникумында укыганнар һәм 1935 елда аны тәмамлагач, Семлевский тимер юл мәктәбендә укытканнар. Полина рус теленнән, Николай — тарихтан. Аларның Володя исемле малайлары һәм Галя исемле кызлары булган. Июнь башында Полина, балаларын туганнарында калдырып, үзе ире янына Брестка килгән. Чик буеннан 800—900 метрларда торган Волынка авылында бүлмә алганнар. Полина биредә 6 июльгә кадәр торырга тиеш булган. Сонгы тапкыр Кимов хатынын 21 июньдә көн урталарында күргән һәм егерме өченә Брест театрына билетлар алдым, дип әйткән. — Хәзер Полиночка исәнме, юкмы, белмим, — диде Кимов, авыр сулап. — Ул шул чик буендагы өйдә калды. Мин аңа әсирлеккә эләккәнче хатлар язгаладым, җавабы булмады. Балалар турында да берни белмим. Полинаның туганнары Смоленск өлкәсенең Кардымовка районында торалар иде. Ул җирләрне дошман басып алды... Кимов кешенең күзенә карап, аның бөтен игътибарын үзенә тартып сөйли иде. Бүтәннәр сөйләгәндә елмая башласа, күр дә тор: ул сөйләүче белән килешми. Инде үзе сөйләгәндә елмая икән, димәк, я шаярта, я хәйләләргә керешкән. Ниһаять, Назимов анык бер карарга килде: бу кешегә ышанырга ярый. Хәзер инде ачыктан-ачык сөйләшергә вакыт җиткән иде. Ул Ки- мовтан киләчәктә нәрсә эшләргә уйлавын сорады. Кимов кырт кисеп җавап бирде: — Иптәшләр ни эшләргә кушса, шуны берсүзсез башкарачакмын,— диде. Аның өстәвенә шартлар куймавы да Назимовка ошады. _ Яхшы, — диде ул. — Синең якыннан белгән кешеләрең, бәлки үзең белән бер ротада яки батальонда хезмәт иткән танышларын бардыр. Шул иптәшләрең арасыннан өч кеше сайлап ал. Өч кеше. Аргык кирәкми. Өчесенең дә Совет Армиясе командирлары булуы шарт. Әлбәттә, яхшы командирлар... — Аңлашыла. — Шул өч кешене тапкач, миңа әйтерсең. Ә кемнең кушуы буенча моны эшләвеңне берәүгә дә әйтмисең. Моны без генә беләбез. Гомумән сак булырга тырыш. Аз гына шикле булган кешедән дә читкә кит. Кул кысып саубуллашканда Кимов: — Әйттем бит, син кесәгә генә түгел, тирәнгәрәк керергә уйлыйсың, — дип, шаяртып алды. Назимов берни әйтмәде, елмайды гына. 33. НИК ЙӨРИ БУ ПОЦЕЛУЙКИН? Кайчак шулай дәртләнеп алга барганда аяк астындагы юк кына бер нәрсәгә абынып шап итеп егыласың. Назимов белән дә шуңа охшашлырак бер хәл булып алды. Оештыру эшләрен дәртләнеп җәеп җибәргәндә, кинәт авырып аяктан егылды. Билгеле, «кинәт» дигәне аның үзенә генә шулай «кинәт» булып тоелды, югыйсә ул инде барлык тоткыннар кебек күптән авырып йөри һәм күптән аяктан егылырга тиеш иде. Өч көн ул ут эчендә яткан кебек ятты, берни белми саташты. Иртәнге һәм кичке барлауга иптәшләре аны култыклап алып чыктылар. Көндезләрен аның янына кемнәрдер килеп йөрде, хәтта ниндидер дарулар да бирделәр, бугай. Аны ревирга күчермәкче булганнар иде. Ләкин нигәдер күчермәделәр, кемдер «үзебез карарбыз» дип алып калды. Ниһаять, ул күзен ачты. Авыл мунчасының ләүкәсендәге кебек коры, эссе һава, аның сулышын буып, бугазын көйдерә иде. Кинәт җиләс җил исә башлагандай булды. Хәл керде. Томан тарала башлады. Күз аллары яктырды. Назимов янында Поцелуйкин утыра иде. Аны таныгач, Назимов- ның чырае караңгыланып китте. «Саташкан чагымда да биредә утырды микәнни?»—дип борчылды. Атаң белән анаңа да әйтергә ярамый торган нәрсәләрне Поцелуйкинның ишетүе хәтәр иде. — И-һи!—диде Поцелуйкин, шатланган булып. — Мин теге ни... и-һи-и, ычкына бу мескен дип тора идем. Үзәгең нык икән. Болай булгач, мин әйтәм, теге ни... — Шайтаныма олак үзеңнең «ниләрең» белән! —диде Назимов, көйгән иреннәрен чак кыймылдатып. — Хи-хи. Сез инде шаярта башладыгыз. Менә су эчегез. Монда берәүне дә куарга ярамый, яныңда хатының юк. Авыр чакта бер-беребезгә булышмасак... Кичә генәме икән синең янга бер якташың килгән иде. Озын гына буйлы, чибәр генә егет, йомышыңны әйт, күзен ачкач, үзем җиткерермен дигән идем, әйтмәде. Монда кеше кешедән генә түгел, үз- үзеннән дә шикләнә бит. Бөтенесенең коты алынган. Ә юкка... Җаһил- дән курыксаң... Юк, дуслар белән ачык булырга кирәк. Назимов Кимов турында уйлап алды. Димәк, килгән булган. Поцелуйкин тагын нидер такылдый башлаган иде, Назимов аны бүлдерде: — Карагыз әле, Поцелуйкин. Мин бик арыдым. Сез мине борчыма- сагыз иде, — диде. — Ярый, ярый, — диде Поцелуйкин, бик тиз урыныннан торып.— Хәзер инде монда минем кирәгем юк. Аллага шөкер, күзеңне ачтың. Тизрәк аякка бас. Син озак ятмассың, синең үзәк нык. Мин бит синең янга якташың сораганга гына кергән идем. Сабир исемле, 44 нче барактан, беләсеңдер? Ул минем әшнә кеше. Ул үзе килә алмый, ә мин санитар — миңа чыгып йөрергә рөхсәт ителә. «Сабир синең әшнәң? Юк, булмас, күзгә төтен җибәрәсең», — дип уйлады Назимов эченнән, әмма Поцелуйкинга берни әйтмәде. Кичен Якубны күргәч, ул: 4. »с. ә.- № ю. 49 50 — Мин нык саташтыммы? — дип сорады. Я куб елмайды. — Булды инде. Ут эчендә яттың бит. — Ә бу... Поцелуйкин һаман минем яныма килеп йөрдеме? — Килгәләде. Ник? — һм!.. — дип Назимов иреннәрен тешләде. Икенче көнне кичен Поцелуйкин тагын килде. — Тукта, барып хәлен белим, җыен ят арасында нишли икән, дисәм, штубендинстыгыз кертми, — диде Поцелуйкин, тирә-ягына каранып алып. — Ул чыгып киткәч кенә әле... Бар да соц дөньяда явыз кешеләр...— Ул Назимов янына утырды. — О, о! Сез бөтенләй башка бүген. Менә бит ул үзәге нык кеше... Теләсә нинди чиргә дә бирешми. Иншал- ла, эшләрең алга бара синең болай булгач. — Сез мине аллага инандырып йөрмәгез әле, Поцелуйкин, — диде Назимов, кашларын җыерып. Поцелуйкин Назимовның тавышындагы салкынлыкны сизмәмешкә салынды. — Христиан алласына ышанмасагыз, мөселман алласына ышанырсыз. Кеше бернәрсәгә дә ышанмыйча тора алмый. Ул барыбер бер алла уйлап таба. Мөселманнар исә... — Мөселманнарның монда ни катнашы бар? — дип сорады Назимов, эчтән сагаеп. — Ник булмасын, — диде Поцелуйкин. — Исемне русныкын да, татарныкын да тагып була... — Сез ялгышасыз! — диде Назимов, аның тел төбен аңлап. — Ялгышам?.. Х-хи...— Поцелуйкин хәтта Назимовка бармагы белән төртеп күрсәтте: — Ялгышам, хи-хи... — Нәрсәдән ахмакларча көләсез? — диде Назимов һәм Поцелуйкин- ның җиде бабасына җитеп сүгенеп алды. — О, — диде Поцелуйкин. — Сез нәкъ Рязань мужиклары кебек сүгенә беләсез икән, ләкин теге ни... сезгә сөннәтле балага!.. Мунчада үзем күрдем. — Ә!! — диде Назимов, — сез әле шуларны карап йөрисезмени, кабахәт! Назимовның куллары йомарлануын күргән Поцелуйкин кинәт җитдиләнеп китеп: — Ярар, шаяртканны аңларга кирәк,—диде. — Бу җәһәннәм базында әзрәк шаяртып та алмасаң, эч пошудан акылдан язарга гына кала... Мин, энекәш, кайчак тозлап-борычлап сөйләшергә яратам... Баракта Якуб күренде һәм Поцелуйкин ялт итеп юкка чыкты. Аяклары әзрәк ныгуга Назимов 8 нче блокка китте. Тәрәзә янында басып торган Васятка күзләре белән Задонов тора торган почмакка ымлап күрсәтте. Назимовны күргәч, Николай урыныннан сикереп торды һәм шундый каты итеп кочып алды, Назимовның сөякләре шыгырдап китте. — Ниһаять! — диде ул. — Мин монда чәчемне йолкырга әзер... — Кереп чыгарга вакыт тапмадың, — диде Назимов үпкәләп. — Вакыт тапмадың димә, — Задонов көрсенеп куйды. — Кайдадыр, нәрсәдер булган... Миңа анда барып йөрергә рөхсәт итмәделәр. — һем, — диде Назимов, уйга калып. — Беләсеңме, мин авырган чакта минем яныма кем килеп йөргән? Поцелуйкин! Ышанасыңмы, ул минем... белән кызыксына! _ Кит аннан!—Задоновның иреннәре бөрешеп алга сузылды.— Менә гад! __ Мин авырганда Кимов та кереп чыккан булса кирәк. _ Әйе, ул бер кереп чыккан иде. Соңыннан мин аңа да йөрмәскә куштым. 4* 51 — Аның эшләре ничек бара? — Синең заданиеңны үтәгән. — Ә үзеңнең? Монда тынычтыр бит? — Тыныч. — Алайса, сөйлә. Задонов 25 нче блокта бик әйбәт өч кеше табуын әйтте. Өчесе дә Совет Армиясе офицерлары. — Фамилияләре? Задонов әйтеп бирде. Назимов бераз уйланып торды, аннары кискен бер карарга килгән кеше кебек башын күтәреп: — Бик яхшы булган, — диде.—Хәзергә син аларга задание бирми тор әле. Мин 30 нчы баракка киттем. Ләкин ул көнне Назимов анда бара алмады, һавага чыккач, аны шул хәтле каты укшытып җибәрде, ул стенага сөялеп хәл җыярга мәҗбүр булды. Үз барагына көч-хәл белән генә кайтты. Кимов үзе килде. Халык алдында Назимов, аны белмәмешкә салынып, күз кысты да, кулы белән эчен тотып, кая барырга кирәклеген аңлатты. Үзе дә бераздан шунда китте. Юыну бүлмәсе бу вакытта буш була иде. — Сөйлә!—диде ул, Кимовның кулын кысып. Кимов, Задонов кебек үк, өч иптәш тапканлыгын әйтте. — Яхшы, — диде Назимов. — Иртәгә син аларны миңа берәм-берәм ерактан күрсәтерсең. Үзең якын килмә. Алар безнең таныш икәнлекне белмәскә тиешләр. Икенче көнне кич Назимов 30 нчы баракта Кимов ерактан күрсәткән шадра бер кеше белән сөйләшеп утыра иде инде. Сүз һәрвакытта- гыча ерактан, урап башланды. Назимов аңардан кайда тууын, тылда кемнәре калуын, кайсы фронтта сугышуын, әсирлеккә ничек төшүен, концлагерьларда ниләр күрүләрен сорады. Шадра егет—ул үзенең исемен Петр диде — җәелмичә, ләкин барлык сорауларга тулы җавап бирде. Аңарда тыныч сабырлык һәм яшерен көч сизелеп тора иде. Гәүдәсе нык, төз, күрәсең, спортчы булган. Шуңа күрә Назимов түзмәде, спорт белән шөгыльләнәсезме, дип сорады. Петр спорт төрләреннән шахматны гына яратуын әйтте. Калган ике егет белән ул шулай ук аерым-аерым берничә көн рәттән сөйләште һәм нәтиҗәдә Кимовның кешеләр сайлый белүенә ышанды. Үзенең һәм шулай ук Задоновның да сайланып алынган кешеләр турындагы фикерләрен Толстыйга җиткерде һәм аңардан эшне дәвам иттерергә рөхсәт сорады. Толстый, ул кешеләрне башка юллар белән дә тикшергәнлекләрен әйтеп, эшне дәвам иттерергә рөхсәт бирде. Шуннан соң Назимов Кимовны 8 нче балалар барагына чакыртты. Билгеләнгән вакытка Кимов килеп тә җитте. 'Назимовның йөзе кырыс һәм ниндидер эчке киеренкелекне чагылдырган иде. Кимов аякка басты. — Өлкән лейтенант,—диде Назимов, боерык биреп, — мин сезне беренче батальонның командиры итеп билгелим. Батальон хәзергә юк әле, ләкин ул булырга тиеш. Үзегез тапкан өч иптәшне рота командирлары итеп билгелисез. Аларның һәркайсына аерым-аерым өчәр взвод командиры табарга кушасыз. Взвод командирлары табылгач, аларның һәркайсына өчәр кеше — отделение командирлары табарга кушасыз. Отделение командирлары үз чиратларында өчәр сугышчы табарлар. Отделение безнең телдә «М» группасы дип йөртеләчәк. Бу эшне оештыру өчен сезгә ике ай вакыт бирелә. Эшнең барышы турында миңа көн саен хәбәр итеп торырсыз. Сораулар бармы? 52 Сораулар юк та, бар да иде. Ләкин хикмәт анда түгел. Кимовны Назимовның тәкъдиме гаҗәпләндерде. Ул, турысын әйткәндә, мондый тәкъдимне көтмәгән «иде. Бер минут чамасы ни әйтергә белмәде. — Нәрсә, өркетәме әллә? — дип елмайды Назимов. — Юк, өркетми!—диде Кимов шатлык белән. — Ләкин колачы... кыюлыгы... Кыскасы, үтәргә рөхсәт итегез! — Үтәгез^—диде Назимов. — Тик бер нәрсәне — безнең шартларны онытмагыз. Бухенвальд — Смоленск урманнары да, Брест крепосте да түгел. Дошман борын төбендә. Аның җитмеш җиде күзе, шул хәтле үк колагы бар. Сез бары тик рота командирларын гына беләсез. Рота командирлары — взвод командирларын, взвод командирлары отделение командирларын гына белә. Шул ук көнне Назимов Задоновны икенче батальонның .командиры итеп билгеләде һәм Толстый аркылы бу турыда Үзәккә хәбәр «итте. П о цел уй кин яңадан күренмәде. 34. «СИН СҮЗЕҢДӘ ТОРА БЕЛӘСЕҢМЕ?» Әйе, Поцелуйкин яңадан 42 нче блокта күренмәде, ләкин Назимовның җан тынычлыгы югалган иде. Кем ул, нинди кеше? Ник ул Назимов авырган чакта гына килгән? Билгеле, кеше бәхетсезлеккә очраганда бүтәннәрнең ярдәменә мохтаҗ. Кыен чакта кешегә булышып та, соңыннан бу турыда искә төшереп оялта күрмәсеннәр дип тавыш-тынсыз ■читкә китүче искиткеч тыйнак кешеләр дә бик күп. Бухенвальдта — бу җәһәннәм чокырында алар төрле милләт кешеләре арасында бик еш очрый. Күрмәгән, белмәгән, хәтта телен дә аңламаган кешеләр сиңа гомер онытмаслык яхшылык эшләп китәләр. Бәлки, Поцелуйкин да шундыйдыр? һәм Назимов аның кем булуы, кайда туып үсүе турында моңарчы кызыксынмавы, бары тик күңеле яратмавы аркасында гына аңа кул селтәве өчен үкенеп тә куйды. Ләкин ни булса да булган, үкенүдән файда юк. һич кичекмәстән Поцелуйкин турында оешмага хәбәр итәргә к-ирәк иде. Ләкин кешегә нахак бәла ягудан сакланып, Назимов башта Сабпр белән сөйләшергә булды. Бер баракта яшәгәч, белми булмас, нәрсә дә булса белер әле. Аннары инде күз күрер. Бүген Назимовның кәефе шактый күтәренке иде. Әле күптән түгел генә аңа Совинформбюро сводкасын һәм Ленинград, Волхов фронтлары гаскәрләренең бер айлык һөҗүмнәре турындагы йомгакны укыдылар. Кайчандыр үзе сугышып йөргән Волхов фронты турында ишетү генә дә Назимовның күңелләрен әллә нишләтеп җибәрде. Белдерүдә дошманның тар-мар ителгән дивизияләренең номерлары саналган иде. Аларның берсенә каршы — Назимовның хәтерендә номеры бик нык сакланган иде — ул үзенең полкы белән бик каты сугышлар алып барган иде. Шушы дивизиянең, ниһаять, тар-мар ителүе аның күңелендә әйтеп бетергесез шатлык тудырды. Ләкин шул ук вакытта үзенең бу сугышларда катнаша алмавына күңеле әрнеде. Шул ике төрле тойгы — шатлык һәм әрнү тойгылары белән уралып ул 44 нче баракка килеп керде. Кайчандыр шушы барак ишеге төбендә кыйналганга, ул бу юлы да «яшелләр» юкмы дип тирә-ягына каранды. «Бокс» ярышыннан соң «яшелләр»нең аеруча ачу саклап йөрүләре, «кызылларны» барысын да суябыз дип ачыктан-ачык янаулары аңа билгеле иде. Андый-мондый шикле кеше күренмәгәч, Пазимов оаракка керде һәм бер тоткыннан: _ фризер кайда икән, белмисезме? — дип сорадьп 53 — Өстә, — диде тоткын, ябык кулы белән икенче катка менә торган баскычка күрсәтеп. Назимов баскыч култыксасына тотына-тотына өскә менә башлады. Каһәр суккан йөрәк шунда ук дулап тибәргә, колаклар шауларга тотынды. Ләкин кинәт ул шаккатып туктап калды. Кайдандыр эчке яктан бик ачык булып татарча җыр ишетелә иде: ...Саргая урман, коела яфрак, Уйлыймын сине, газиз илкәем, Аралар ерак, аралар ерак. Бик күптән, бик күптән инде Назимовның күзенә яшь килгәне юк иде, бу юлы әллә ничек кенә булды. Эрегән тимер бөртеге төсле кайнар күз яше, аның күзләреннән атылып чыгып, ябык яңаклары буйлап тәгәри башлады. «Газиз илкәем...» дип кабатлады ул күңеленнән, «газиз илкәем!» Бу җырның башы һәм дәвамы бар идеме, Назимов белә алмады. Сабир бары тик шул өч юлны гына кабатлый иде. Ихтимал, ул үзе җыр чыгарып маташадыр. Ниһаять, Назимов үз-үзен кулга алды һәм җыр тавышы яңгыраган якка, бер кулы белән йөрәген тотып, менеп китте. Сабир юыну бүлмәсендә үзенең тастымалларын юа иде. Ул аяк тавышына борылуга Назимовны күрде һәм шат тавыш белән: — Бакый абый, терелдегезме? — дип аңа каршы килде. — Бигрәк бетеренгәнсез икән. Ничек килдегез? — Исәнме, Сабир, — диде Назимов, күрешеп. — Мин менә авыру булсам да килдем әле, ә син... — Ачуланмагыз, Бакый абый. Мин бит үз иркемдәге кеше түгел. — Димәк, кантовщик бирешә башлаган?—дип шаяртып сорады Назимов. — Әйттегез, Бакый абый. Бөкерене кабер генә төзәтә. Мин алар өчен — мәңгелек бөкере! — һәм Сабирның күзләре ялтырап китте. Назимов елмайды. Аннары тирә-ягына каранып: — Эшләрең ничек бара? Ниләр бетерәсең? — дип сорады. — Комнан аркан ишеп, күлне күккә асудан башка эшем юк минем,— диде Сабир. Назимовның баягы шаяртуыннан аның әзрәк хәтере калган иде. Назимов аның иңбашына кулын салды. — Алай’ турсаерга ярамый, Сабир. — Авыр сүз әйттегез бит, Бакый абый. — Монда шулай әйтелә инде ул, Сабир. Син гел шулай җырлыйсыңмы? — Ә нигә җырламаска? Куркып торыр хәлем юк. Без әле бер концерт та үткәреп алдык. Мин дә җырладым. Менә гармун юк, югыйсә бер сыздырып җибәрер идем әле. Сабир тастымалларын юып, кибәргә элде дә: — Яхшы хәбәрләр ишетмәдеңме, Бакый абый?—дип сорады. — Бездә малай кулдан кулга бер шигырь йөри. Кем язгандыр белмим, — сүзләре пряме йөрәкне өтә: Нынче уж солнце восходит над нами, Нет, уж это не кажется мне... Назимов Сабирга әле бүген генә ишеткән Совинформбюро сводкасы турында сөйләп бирде. — Алайса, чыннан да безнең кояш чыга!—дип шатланды Сабир. Назимов бераз эндәшми торды да: — Сабир, син Поцелуйкин дигән кешене беләсеңме? Ниндиерәк бәндә ул? — дип сорады. ■54 — Бер ^кабахәт җан, Бакый абый. Без аны бер тапкыр, башын томалап, кыйнап та алдык. Шуннан соц бераз песиләнеп йөри башлады. — Ни өчен кыйнадыгыз? — Коткы тараткан өчен. Ул әйтә, без илгә кайтсак та, безне барыбер предатель дип санаячаклар... Назимов иренен тешләде. — Ә ни өчен син аны минем янга җибәрдең? — Минме? Мин, Бакый абый, әгәр беләсегез килсә, аның ишеләр белән авыз күтәреп сөйләшеп тә тормыйм. Назимов Сабирга туры карады. Бу егет алдашмый иде кебек Күзләрен яшерми. Димәк... Назимов кулын йомарлады, иренен тешләде. Димәк... Назимов аптырап калды. Нишләргә? — Сабир, — диде ул, — син сүзеңдә тора беләсеңме? — Беләм, Бакый абый. —Алайса, бу Поцелуйкинга күз-колак булырга вәгъдә бир. Әгәр ул брамага таба бара башласа... — Аңлыйм, Бакый абый. Беркая да бармас ул. Назимов Сабирның кулын кысты һәм ашыгып китеп барды. Блокка ул бик борчылып кайтып керде. Ул кайтып керүгә, анын янына Жак килде һәм: —Сезне Пьер әфәнде чакыра, — диде. Ул хәзер немецчә азрак су калый башлаган иде. Француз капиталисты белән сөйләшеп торыр чакмыни! Назимов инде элемтәче аркылы Григорийны чакырткан һәм минут саен анын килүен көтә иде. — Пьер әфәнде сезгә ниндидер мөһим нәрсә турында әйтергә тели,—- диде Жак, Назимовның кузгалмавын күргәч. Назимов шунда ук карт янына барды. Пьер де Мюрвель авырып тора иде. — Борис, — диде ул. Назимовка, — менә ничәнче көн инде сиңа бер нәрсә әйтермен дип йөри идем. Хәтеремә төшерә алмадым... Картлык... Синең янга килеп йөри торган без борынлы кешене мин... кайдадыр күргән идем. Парижда, бугай. — Парижда? Ул рус кешесе ич. — Парижда да руслар бар бит, Борис. Назимов агарынып китте. — Рәхмәт, — диде ул һәм ишектән килеп керүче Григорийга каршы атлады. 35. ЫШАНУ Политик Үзәк Назимовны Агач бригаданың командиры итеп билгеләде һәм аңардан оештыру эшләрен кызурак тотуны таләп итте. Назимовның эш кәгазьләре була башлады, ләкин барлык строевой командирлар кебек Назимов та кәгазь яратмый иде, шуңа күрә ул үзе белән бергә мастерскойда эшләүче Андрей Войковны адъютант итеп билгеләде һәм бөтен «кәнсәләриясен» аның карамагына тапшырды. Хәзер взвод командирлары сайлау бара иде. Бу эшкә Назимов ту- рыдантуры катнашмады, моны инде комбатлар һәм рота командирлары эшли иде. һәр ике комбат — Кимов белән Задонов аңа эшләнгән эшләре турында көн саен хәбәр итеп тордылар. Әгәр эшләр киләчәктә дә шулай шома гына барса, тагын ай-ай ярымнан бригада төзелеп тә бетәчәк. Назимов үзе бригаданың алдагы эшләре — уку-өйрәнү планнарын төзү һәм разведка мәсьәләләре белән шөгыльләнде. 55 Конспирация кагыйдәләре аны Симагин белән еш очрашудан тыя иде. Ләкин көн тәртибенә шулхәтле катлаулы һәм җитди мәсьәләләр килеп баскан иде, Симагин белән күзгә-күз очрашып сөйләшмичә, алар- ны хәл итәргә мөмкин түгел иде. һәм Назимов Николай Толстыйдан үзен Симагин белән очраштыруны үтенде. Ике көннән соң Толстый аңа Симагинның җавабын китерде. Симагин якын көннәрдә очрашырга сүз биргән. Ул Назимовка провокаторлардан сак булырга, бер-беренә кирәксезгә йөрүләрне бетерергә кушкан. Шуларга өстәп, Толстый канцеляриядә эшләүче немец подпольщиклары ниндидер бер явыз җанның доносын эләктереп алуларын әйтте. — Поцелуйкин түгелме? — дип сорады Назимов, каушап китеп. — Белмим, — диде Толстый. — Хәзер тикшерү бара. — Аның доносы гестапо кулына эләккәнме? — Анда эләксә, бетте диген. Иптәшләр алданрак кулга төшергәннәр. Назимов җиңел сулап куйды. Ләкин нәкъ менә шушы көннәрдә бер бик күңелсез хәл булып алды. Блоковой Назимовны ашханәдән баланда — шалкан шулпасы алып кайтырга җибәргән иде. Термосны берүзенә күтәреп кайту кыен булганга, Назимов шушы ук баракта торучы бер немецтән булышуын үтенде. Үз хәле хәл булган немец баш тартты. Назимов, кызып китеп, немецкә каты сүз әйтеп ташлады. Тегесе каршы әйтте һәм шулай алар бер мәл ызгышып алдылар. Аннары икесе дә үз юлларына китеп бардылар. Назимов шуның белән эш бетте дип уйлаган иде. Азмыни андый чәкәшүләр була. Ләкин кич белән аны һәм аның белән чәкәшкән немец- не Отто икенче баракка.— анатомия профессоры янына алып барды. Күкрәгенә немец политик тоткыны икәнен күрсәтеп торган кызыл тамга тегелгән, пеләш башлы, күзлекле профессор аларны баштанаяк күздән кичерде дә, башын чайкады. Бу кешенең йөзендә һәм күз карашында ниндидер тимер тынычлык бар иде кебек. Профессор икесенә дә утырырга кушты һәм кырыс, шелтәле бер тавыш белән: — Ничек оят түгел сезгә, иптәшләр!—дип сүзен башлады. — Сез икегез дә намуслы кешеләр. Шул намуслы башыгыз белән безнең күз карасы кебек саклаган интернациональ дуслыгыбызга тап төшерәсез. Хәзер бөтен лагерь шул турыда гайбәт сата. Булмаганнарны да өстиләр. Араны бозарга тырышучыларга менә дигән азык биргәнсез ич! Назимов бу картның үз балаларын әрләгән ата кебек әрнеп сөйлә- вен беренче сүзеннән үк аңлаган иде. Ләкин бу аның газабын, үкенүен җиңеләйтмәде, киресенчә, арттырды гына. — Татулашыгыз һәм моннан соң мондый ахмаклыкны кабатламаска сүз бирегез, — диде профессор.— Нацизмның кешене күрәлмәүчелек фәлсәфәсенә каршы без үзебезнең интернациональ бердәмлегебезне, туганлык һәм дуслыгыбызны куябыз һәм моны берәүдән дә боздырырга ниятебез юк. Сез шуны аңлагыз. Назимов үзе белән әрләшкән немецкә—ул кызарып, аска карап утыра иде — беренче булып кулын сузды һәм гафу үтенде. Теге дә аңардан гафу үтенде. Ләкин эш моның белән генә дә бетмәде. Николай Толстый янып торган күзләре белән Назимовны егардай карап: — Сез совет офицеры өчен гафу ителми торган җинаять эшләгәнсез,— диде.— Нервлар белән акланмагыз. Хәзергә безнең нервлар юк. Бар икән— тимердән, корычтан! Сезне бер минут тотмый эштән читләштерергә кирәк. Званиегызга да, заслугаларыгызга да карап тормабыз. Чөнки бу ахмаклык кына түгел. Бу — политик дорфалык. Назимов иптәшләренең бернинди шәфкать күрсәтмәячәкләренә бик ачык төшенде. 56 — Мин Үзәктән бер генә нәрсә үтенәм, — диде ул. — Миңа эшемне дәвам иттерергә мөмкинлек бирсеннәр. Яңадан мондый нәрсәләр кабатланмас. Толстый озак кына эндәшми утырды. Аннары: — Мин Үзәккә сезнең җавапны җиткерермен. Нинди карар чыгарырлар — белмим, — диде. Бу вакытта инде көннәр озыная, яктылык арта башлаган иде. Яз яктылыгы иң өметсез тоткыннарның күңеленә дә өмет салды. Ә Назимов үзен эштән читләштерүләрен көтте. Монда аеруча каты, рәхимсез законнар хөкем сөрүен ул акылы белән аңлый иде. Ниһаять, бер кичне Николай Толстый Назимовны Симагин янына алып китте. Алар Симагин тора торган җиденче баракның кечкенә бер бүлмәсендә очраштылар. Бу вакыт эчендә Симагин тагын да ябыга төшкән иде кебек. Маңгаенда, ирен почмакларында тирән-тирән җыерчыклар сузылган. Карашы катыланган һәм кырысланган. Беренче очрашудагы мөлаемлыкның эзе дә юк иде. — Сөйләгез, — диде ул Назимовка. — Ишеткәнсездер инде, — диде Назимов, һәм ул булган хәлне, үзенең бу эшкә булган мөнәсәбәтен барысын да ачыктаи-ачык сөйләп бирде. Шуннан соң ул Симагинның әрләвен көтте. Ләкин Симагин әрләмәде. Ул торып бераз йөренеп алды да: — Мин уйлыйм, безгә бу темага яңадан беркайчан да сөйләшергә туры килмәс!—диде.— Бригада командиры үзенең дәрәҗәсен тота белер! Сөйләгез, эшләрегез ничек бара? Назимовның өстеннән тау төшкәндәй булды. Ул беренче батальоннарны оештыру эшләре уңышлы барганлыгын, беренче батальонның командиры итеп өлкән лейтенант Николай Кимовны, икенче батальонның командиры итеп капитан Задоновны билгеләвен әйтте. Шуннан сон һәр ике батальондагы рота командирларын санап чыкты. Устав, корал һәм тактик өйрәнүләргә, разведка мәсьәләләренә тукталды. — Өйрәнүләрне башлар өчен бригаданың төзелеп бетүен көтмәскә булдык. Батальон командирлары белән Совет Армиясе уставын өйрәнү буенча дәресләр үткәрә башладым. Аннары тактикага күчәрбез. Безгә блокаданы эчтән өзү юлларын яхшылап өйрәнергә кирәк. Ленинград фронты тәҗрибәләре турында материаллар булса, бик шәп булыр иде. — Анысын табарбыз. Ә корал өйрәнүне кайчан башлыйсыз? — Учебный кораллар алгач та. — Сез ул коралларны иртәгәдән башлап ала аласыз. Без хәзердән үк сезнең карамакка бер пистолет, бер автомат һәм фауст патронның схемасын бирә алабыз. Немец иптәшләр карта табарга вәгъдә иттеләр. Симагин бераз уйга чумып торды, тагын торып йөренеп алды. Идән уртасында туктап ниндидер ерак тавышларга колак салды. — Хәзер ситуация бик кызу үзгәреп тора, бер дә көтелмәгән хәлләр килеп чыгуы мөмкин. Интернационал Үзәк бездән икенче бригаданы төзи башлауны тизләтүне сорый. — Минемчә дә, вакытны әрәм итмәскә кирәк, — диде Назимов.— Хәзер безнең азмы-күпме тәҗрибәбез бар инде. — Безгә 36 нчы блокта Иван Иванович Смердов дигән бер подполковникның барлыгы билгеле, — диде Симагин. — Әйтүләренә караганда, ул армиядә 25 ел хезмәт иткән. Фронтта дивизия артиллериясенең начальнигы булган. — Ә кайсы елны әсир төшкән? — 1941 елда. Күптәнге икән. Хәзер бит Совет Армиясе бөтенләй яңача сугыша. Анысы шулай, ләкин хәрби академияләрдән командирлар соратып ала алмыйбыз шул,— диде Симагин, чак кына елмаеп. — Барына канәгать булырга кирәк. Смердовны хәзер «өйрәнәләр». Сиңа да аның I белән танышырга кирәк булыр. Әгәр Смердов уңай булып чыкса, аны Таш бригадага командир итәрбез. Кайтырга дип урыныннан торгач, Симагин Назимовка яңадан утырырга кушты. — Без сезнең турыда, Борис, ; күп уйладык. Сезгә флюгпункт тамгаларын ташларга вакыт. Шушы көннәрдә сезнең карточкага үзгәрешләр кертергә мөмкинлек булыр, дип торабыз. Моны немец иптәшләр эшләячәк. Сезгә хәбәр итәрбез. Эш урыныгызны да алмаштырырга вакыт. Мастерскойда сез иртәдән кичкә кадәр бер урынга кадакланган. Ә сезгә көне буе вакытыгыз үз кулыгызда була торган, лагерь эчендә теләсә кайчан, теләсә кайда йөри ала торган бер эш кирәк. Мөгаен, сезне шушы араларда 42 иче блокка лойзоконтроль итеп күчерерләрдер. Әлбәттә, исеме бераз тегеләйрәк,—дип елмайды Симагин, — аның ка равы вакыт үз иркегездә булачак. 36. ИВАН СМЕРДОВ Симагннның сүзне җилгә ташламавын Назимов бик тиз күрде. Беркөнне эштән кайтуга Отто аны үз бүлмәсенә чакырды да: — Сал әле бу флюгпунктлы ала-кола хөлләңне, — диде һәм кара китель сузды. — Менә шуны киярсең. Күкрәгеңә, сул якка менә шушы кызыл өчпочмакны тек, — һәм ул «Р» хәрефе язылган кызыл чүпрәк тә сузды.— Хәерле сәгатьтә булсын. — Иртәгәдән сез лойзоконтроль... — дип өстәде ул, чак кына көлемсерәп.— Ир кеше эше түгел түгеллеген дә, ярар... Никадәр үзгәртә иде бу көлемсерәү кырыс кешене. Гомерендә көлүнең нәрсә икәнен белмәгән шикелле тоелган Отто көлемсерәгән чагында гаҗәп мөлаем һәм йомшак күңелле җан булып күренә иде. — Лойзоконтроль бөтен блокны җыештырырга, бәдрәфләрне юарга, кайнаган су алып кайтырга, кешеләрнең таста- йөрүен күзәтергә тиеш. Мин сездән блокта үрнәк чисталык таләп итәчәкмен. Шапшакларны, ялкауларны яратмыйм. Соңыннан үпкәләштән булмасын. Отто бу сүзләрне каты кисәтеп әйтте. Ләкин чиксез бәхетле Нази- мовның колагына болар бер дә кисәтү булып ишетелмәде. Ул әле ничектер ышанып та бетми иде. Шулай ансат кына, берьюлы гына... Менә синең тәнеңә бервакыт чуан чыга. Ул синең теңкәңә тия, син аңардан ничек котылырга белмисең. «Флюгпункт» тамгасы да Бакый өчен шушындый яман бер чуан иде. Ул кая барса, ни эшләсә дә аны һаман күкрәгендә, аркасында тоеп торды һәм... минут саен арттан пуля көтте. Бу бик әшәке, бик ямьсез, бөтен канны агулый торган бер нәрсә иде. һәм бүгеннән, шушы минуттан, болар һәммәсе бетә! Назимовцың хәзер үк мунча керәсе, кайнар су белән кабат-кабат юынасы килд* һәм ул чыннан да юыну бүлмәсенә кереп, салкын су белән булса да яхшылап юынып алды. Назимовны шатландырган икенче нәрсә ирек тойгысы иде. Әлбәттә, аның иреге бик чикләнгән, бик чамалы иде. Әмма Бухенвальд шартларында бу ирекнең бәясе дә—дөнья бәясе иде. йөзләрчә кеше торган дүрт флигельның, дүрт зур бәдрәфнең, дүрт юыну бүлмәсенең чисталыгын саклау җиңел эш түгеллеге үзеннән-үзе билгеле иде. Ләкин Назимов иренчәк кеше булмаганга анысыннан гына курыкмады. Аннары ул, гомумән, хәрби кеше буларак, тәртип куярга’һәм кешеләрдән шул тәртипне саклауны таләп итәргә күнеккән иде. Беренче көннәрдә Назимов мастерскойдагыдан да бигрәк арыды. Аннары күнегә башлады. Назимов яңа эштә эшли башлауга өч-дүрт көн үткәч, Отто аңа: 57 58 — 36 нчы блокта «яшелләр» бер русны кыйнаганнар. Ләкин үзләре ул русны немец политик тоткыннары кыйнаган дигән хәбәр таратканнар, — диде. Оттоның әкрен, салмак тавышында яшерен үпкә һәм рәнҗү бар иде. Назимов моны шунда ук сизеп алды һәм уңайсызланып, кызарып китте. — Моны фаш итәргә кирәк! — диде ул, бүтән ни әйтергә белмичә. — Ничек фаш итәсең? Җыелыш җыясыңмы? Митинг үткәрәсеңме? Кич иде. Назимов шунда ук 36 нчы баракка чапты. Ни өчен, үзе дә белми иде. Электр уты белән тонык кына яктыртылган зур баракта, беренче каттагы сәкедә иллеләр тирәсендәге бер кеше сузылып яткан иде. Аның башы чүпрәк белән уралган. Чүпрәк аркылы кан типкән, йөзе ябык, яңак калкымнары чыгып тора. Үзе әледән-әле каты итеп ыңгырашып куя, аннары тагын тына. Янында иптәшләре җыелган. Барысы башларын иеп утырганнар, чырайлары караңгы һәм ачулы. Берсе карлыккан тавыш белән сөйли: — Кулымда коралым бар чакта очрасын иде бу немчура миңа. Мин аңа коралсыз кешеләрне ничек кыйнарга кирәген күрсәтер идем!— диде. — «Яшел» ич ул, — диде аңа каршы шунда утыручыларның берсе. — Аларның яшелләре дә, зәңгәрләре дә, аклары да барыбер. Алар- ның очраган берсен котырган этне буган кебек буарга -кирәк! —дип кызды әлеге сөйләүче. — 42 нче блокта карап тормаганнар бит, салганнар да екканнар. Шулай кирәк тә! Халык әнә кая бора бит! 42 нче блокта кыйнаш бөтенләй булмады, ә монда инде «салганнар да екканнар» дип сөйлиләр. Назимовның: «Сез ялгышасыз, иптәш! Бергә йөзне кушасыз...» дип әйтәсе килде. Ләкин яңадан төзәлмәс хата ясамас өчен бәхәскә кушылмады, тешен кысып түзде һәм кемнең дә булса бу кешегә дөрес җавап бирүен көтте. Андый кеше табылды. Бу кеше әлеге яралы үзе иде. — Син, Тихон,—диде ул әкрен генә, — уйламыйчарак сөйлисең. Без совет кешеләре... Без югарырак булырга... — Икенче төрле әйткәндә, аларның барлык ерткычлыкларын гафу итәргәме? — диде Тихон кызып. — Сез аларның басып алган җирләрдә ниләр эшләгәнлекләрен күрмәдегез. Әбиләр ярын күрсәгез... — Мин күрдем, Тихон. Монда да күрәм... Шулай да «яшел» белән «кызылны» аерам. Кыйнаган вакытта да кайсы эләксә шунысын түгел, ә белеп кыйнаячакмын! Назимов эченнән сөенеп, янында басып торган бер тоткыннан: — Бу кеше кем була? Ни өчен аны кыйнаганнар? — дип сорады. — Иван Иванович Смердов бу, — диде ул Назимовка. «Әллә Симагин шушы кешене күздә тоткан идеме?» — дип кинәт уйлап алды Назимов һәм, Смердовка якынрак килеп, аның ябык йөзенә карап тора башлады. Коңгырт кашлары җилпеп җибәргән бөркет канатларына охшый. Борыны курносрак. Кыска мыегы бар. йөзендә типик рус чалымнары белән бергә көнчыгыштан да нәрсәдер бар кебек. Монысы кайдадыр күз-каш тирәсендә иде. Шул чакта тик кенә ятып торган Смердов күзләрен чет-чет иттереп бик каты йомды да, кинәт ачып җибәреп, елмаеп куйды. Бераздан тагын шуны каба глады. " «Нигә елмая бу?» дип гаҗәпләнде Назимов һәм янындагы кешегә карап: — Әллә... әзрәк ычкынганмы? — дип бармагы белән чигәсенә төртте. — Юк, бу аның сәер гадәте генә, контузия бәласе булса кирәк,— диде тоткын. 59 Шул ук көнне Назимов Кимовны күрде һәм аулакта аңардан Смердов турында сораштырды. Ләкин җавап бирүдән элек Кимов беркадәр вакыт Назимовның киеменнән күзен алмады. Кара кительдә Назимов элекке Назимовка аз гына да охшамый иде. — Гаҗәпләнмәгез,—диде Бакый Кимовка, — хәзер мин зур кеше — лойзоконтроль! Кимов аңлыйм дигән төсле башын какты да Смердов турында сөйләргә кереште. Бу чыннан да подполковник Смердов үзе инде. — Туры кеше. Мин аңа күптән күз салып киләм. Назимо1В Смердов турында яңадан берни сораштырмыйча, политик агитацияне көчәйтү турында киңәшләр бирде. — Тихонга аеруча күз салыгыз. Аның безгә бик зур зыян китерүе мөмкин. Дуслыкны җимерү — ансат, ә • төзәтү — кыен. — Тихонны да беләм, — диде Кимов. — Гитлерчылар аның бөтен семьясын тереләй яндырганнар. Әйтүләренә караганда, Тихон, үч итеп, йөзләп фашистны үтергән инде. Аның чын исеме Тихон түгел. Фамилиясе дә үзенеке түгел бугай. Мин аның белән күп тапкырлар сөйләшкәнем бар... Ләкин оешмага тартырга куркам... — Дөрес эшлисең. Резервта торып торсын. Ә штурмга барганда ул иң алгы сафта булачак. Кулында коралы булмаса да иң алгы сафта барачак ул... Ничек уйлыйсың син, — дип кинәт сорап куйды Назимов.— Сиңа комиссар кирәк булырмы-юкмы? Политик эшләрне җәелдерергә? — Бик кирәк булыр иде!—диде Кимов, Назимовның уен берьюлы төшенеп алып. — Югыйсә, кул җитешми. Кайтышлый Назимов Николай Задонов янына керде һәм Смердов белән булган хәлне сөйләп, үзенең шул уңай белән туган фикерләрен уртаклашты. — Тукта, нинди Смердов турында сөйлисең? — дип сорады Задонов. Җавап урынына Назимов күзләрен чет-чет иттереп бик каты йомды да кинәт ачып җибәреп елмаеп куйды. — О!—диде Николай, утырган урынында сикереп. — Нәкъ үзе. Мин белгән Смердов. Мин аның белән сиңа юлыкканчы очрашкан идем әле, — һәм ул Назимовка Польшадагы, аннары Германиядәге лагерьларда Смердов белән бергә каңгырып йөрүләрен сөйләп бирде дә:— Патриот карт! — дип сүзен бетерде. — Алайса, эш кушарлык кеше? — дип сорады Назимов. — Бер дә шикләнмичә! — диде Задонов нык итеп. Чыннан да Смердов тартынмый һәм сурыкмый сөйләшә иде. Үз фикерендә нык торганлыгы, карашын алмаштырмаганлыгы ярылып ята иде. — Мин гомеремнең иң яхшы елларын Совет Армиясендә хезмәткә бирдем, — диде ул беркөнне Назимовка. — Әгәр мин киләчәктә дә шул хезмәтемне дәвам иттерә алсам, миңа шуннан зур бәхет булмас иде. Шуннан соң Назимов аңа туры һәм кыю сорау бирде: — Әгәр иптәшләр сездән үз бурычыгызны киләчәктә түгел, ә бүген үк үтәүне таләп итсәләр, сез нишләр идегез? Смердов үз чиратында аңа туры карап, аз гына да икеләнмичә: — Мин боерыкны тикшерми үти торган кеше, — диде. — Шулай да уйлагыз әле. — Бу минем гомерем эше. Күптән уйлап, күптән ныгытып куйган. Политик Үзәктәге очрашуларның берсендә Назимов боларның барысын да Симагинга сөйләп бирде. Симагин башка юллар белән дә Смердов турында мәгълүматлар алганга, бик тиз бер фикергә килделәр. Алар Таш бригаданы оештыруны Смердовка тапшырырга булдылар. 60 — Хәзер сез аның белән шул турыда ачык сөйләшегез һәм задание бирегез, — диде Симагин. — Сынар өчен башта (батальон турында гына сүз алып барыгыз. Кечкенә димәсме? Назимов бу эшне озакка сузмыйча Смердовны 8 иче балалар блогына чакыртты да 44 нче блокта хәрби әсирләрдән яшерен батальон төзи башларга боерык бирде. Сынын катырып баскан Смердов аның боерыгын тын да алмыйча гыңлады. Бу вакытта карт командирның йөзе ифрат күркәм һәм илһамлы иде. Күрәсең, чын эш табылуга ул үзен чыннан да бәхетле итеп саный һәм батальон гына бирүләренә аз гына да кимсенми иде. Назимов аңа сак булырга, кешеләрне ашыкмый сайларга кушты. Ләкин ул Смердовның күңелендә ташыган хисләрне анык күрә алмады һәм бу нәрсә бик күңелсез хәлләргә китерә язды. Икенче көнне үк Назимов янына бик каты борчылган Николай Кимов йөгереп килде. — Сез Смердовка бер-бер йомыш куштыгызмы? — дип сорады ул туптуры итеп. — Нәрсә булган? — дип сорауга сорау бирде Назимов. — Ул кичә 44 нче блокта тулы мобилизация үткәргән! Берничә сәгать эчендә яшерен оешмага дистәләп кеше тарткан. Арада безнеи «М» кешеләрен дә «агитацияләгән». Алар командирларына, командирлары миңа җиткерде. Алар мондый конспирациядән баш тарталар. — Булмас! — Назимов йөзенә кан йөгерде. Бер минут кичекмичә Смердовны күрергә һәм аның бу акылсыз эшен туктатырга кирәк иде. Ләкин утыз алтынчы баракка барырга дип чыккач, Назимов кинәт 44 нче баракка борылды. Сабпрны күреп андагы хәлләрне аныграк белергә теләде. Хәзер ул аңа тулысынча ышана иде. Сабир Назимовны күрүгә үзе сөйли башлады: — Бакый абый, мин үзем дә сезгә киңәшкә бармакчы идем. Кичә безнең блокка бер иптәш килгән иде. Ачыктан-ачык кырмыска оясына таяк төртә. — Ачыктан-ачык таяк төртүчеләргә бик үк ышанырга да ярамый, Сабир, — диде Назимов. — Мин үзем дә шулай уйлыйм, Бакый абый. Бездә, авылда картлар әйтә торган иде, мич башыннан егылып төшүнең дә рәте бар. Ә монда бит мич башыннан гына егылып төшү турында сүз бармый. — Дөрес, — диде Назимов һәм, тирә-ягына каранып, — теге кешенең сүзләрен Поцелуйкин да ишеттеме?—дип сорады. — Ишетмичә. Колак тишек бит. 36 нчы баракның юыну бүлмәсендә Назимов үрә баскан Смердовны күз ачырмаслык итеп сүгеп ташлады. — Сез нәрсә, подполковник, акылдан яздыгызмы әллә? — диде ул. — Яшерен оешманы шулай төзиләрмени? Әллә барыбызны да стенага терәттерәсегез киләме? Смердов кинәт күзләрен чет-чет иттерә башлады, аннары бик каты йомып кинәт ачты да елмайды. Бу гадәт бу юлы шул хәтле мәгънәсез булып тоелды, Назимов салып җибәрүдән чак тыелып калды. — Мин болай малайларча эш итәрсез дип уйламаган идем, подполковник,— диде ул, тешен кысып һәм «подполковник» сүзенә басым ясады. — Бу акылсызлыгыгыз өчен мин сезне бүген үк эштән читләш- терәм һәм арестовать итәм. Моннан соң сезнең үз барагыгыздан чыгарга, кешеләр белән эш турында бер авыз сүз сөйләшергә хакыгыз юк. Карагыз аны, башбаштаклык күрсәтергә уйламагыз. Безгә сезнең һәр адымыгыз, һәр сүзегез билгеле булачак. Смердовның йөзе ап-ак булган иде. Ул үзенең яхшы ният белән эшләгән эшенең нинди хата юл белән алып барылуын бары тик шушы минутта гына аңлады булса кирәк. 61 — Мин сездән гафу үтенергә батырчылык итмим, — диде ул тирән эчке кичереш белән... — Мин чыннан да... — Ул башын иде. Назимов ишекнең тышкы ягында бер читтә сакта басып торган Николай Кимовка үзенең нинди карар кабул итүен әйтте дә, Смердовка күз-колак булырга кушып, кайтып китте. Бу гадәттән тыш хәл һәм күрелгән чаралар турында хәзер үк, бер минут кичекмичә, Политик Үзәккә хәбәр итәргә кирәк иде. Ярый ла ул егерме кешенең очраклы рәвештә барысы да үз кешеләр булып чыкса. Әгәр арада берсе гитлерчылар эте булып аларга җиткерсә, гитлерчылар лагерьда дөнья кубарачаклар бит! «Эх. карт юләр, карт юләр!» 37. «ИГЪТИБАР БЕЛӘН ТЫҢЛАГЫЗ!» Смердов вакыйгасы мәгълүм булгач та, Политик Үзәк үзенең гадәт- *тән тыш утырышын җыйды. Бу җыелыш бик зур саклык белән җыелды. Анда нибары берничә кеше катнашты һәм кулга алулар башланган хәлдә оешманың төп үзәген саклап калу ^мәсьәләләре каралды, саклык чаралары билгеләнде. Утырыш карары нигезендә бөтен оешмага уяулыкны көчәйтү бурычы куелды. Смердов сөйләшкән егерме кешенең егермесе дә каты күзәтү астына алынды, аз гына шикле яки тотнаксызрак дип исәпләнгән кешеләр кичектерелмәстән транспорт командаларына кертелеп лагерьдан бөтенләй озатылдылар. Смердов үзе эштән соң үз барагыннан беркая да чыгарылмады. Оешманы Поцелуйкин мәсьәләсе борчыды. Аңа карата каты шикләнү бар иде, ләкин аның дошманлыгы турында бернинди анык мәгълүмат юк иде. Аның складтагы барлык әйберләрен, кәгазьләрен тикшереп чыктылар — шикләнүне расларлык берни табылмады. Аның Парижда булу-булмавын аныклар өчен, канцеляриядәге карточкасын карарга кирәк иде. Бу эшне Интернационал Үзәк аркылы гына эшләргә мөмкин иде. Симагин аларга мөрәҗәгать итте. Ләкин моңа вакыт кирәк иде. Поцелуйкинны транспорт командасына кушарга да ярамый иде. Әгәр ул чыннан да явыз җан булып чыкса, транспорт командасында аңа явызлыгын эшләргә җай гына булачак. Биредә ул һәрвакыт нык күзәтү астында... Оештыру эшләре вакытлыча туктатылды. Бу көннәрдә яшерен оешманың бөтен көче — агитациягә, халыкның күңелен күтәрүгә, уяулыкка чакыруга һәм җиңүгә ышаныч тәрбияләүгә юнәлдерелде. Политик Үзәк чараларының файдасы т.идеме, әллә уңай бер очраклык аркасындамы, куркыныч давыл хәвеф-хәтәрсез генә үтеп китте бугай, һәрхәлдә атна-ун көн буена гитлерчылар гадәттәгедән артык активлык күрсәтмәделәр. Дөрес, бу көннәрдә үтерелүчеләр дә, кыйналучылар да, өченче тәрәзәгә чакырып алынучылар да байтак булды, ләкин бу Бухенвальдның көндәлек тормышы .иде, шуңа күрә аңа артык игътибар ителмәде. Яманы булмаса, яхшысы булмас иде дигәндәй «хәрби эшләр» тукталып торган арада агитация эшләре киң җәелдерелде һәм иң мөһиме шунда: бу эшне белеп, яратып эшләүче яңа кешеләр табылды. Хәрби әсирләр арасында Совет Армиясенең элекке комиссарлары, политруклары шактый булып чыкты. Аларның кайберләре, оешмага тартылмаган хәлдә, бу эшне үз теләкләре белән оештырып җибәрделәр. Аларга комачаулаучы булмады, киресенчә, ярдәм генә күрсәтелде. Әкренләп хәрби эшләр дә яңартылды. Аресттан азат ителгән Смердов үзен җайлы эштән бөтенләй читләштермәүләрен, кечкенә генә булса 62 да бер эш бирүләрен үтенде. Үзенең бик зур сабак алганлыгын, күп нәрсәне төптән уйлавын әйтте. — Анысы шулайдыр, саф намуслы кеше мондый вакыйгадан соң газапланмый калмас, газапланыр, — диде аңа Назимов, үзенең дә бервакыт шул хәлгә төшә язуын уйлап. — Ләкин эшне яңадан куркыныч астына куярга безнең хакыбыз юк. — Ә минем гади бер солдат булырга хакым бардыр бит? Смердовның йөзе эчке газап кичергән кешеләрдә генә була торган тирән җыерчыклар белән капланып беткән иде. Ул элек тә ябык иде, хәзер шыр сөяккә калган иде. Ләкин Назимов кызгану хисенә бирелергә теләмәде. Үзеңә карата да, иптәшләреңә карата дә рәхимсез булу — подпольщикларның законы. — Әлбәттә, — диде ул, — солдат булырга һәркемнең хакы бар. Хәзер сез ирекле казак, теләсә нишли аласыз, әмма оешма эшенә тыгылмагыз. — Юк, — диде Смердов әрнеп, — миңа сез әйткән ирек кирәкми. Мин озак еллар буе кесәмдә партбилетымны йөрттем. Хәзер билетым кесәмдә юк, формаль яктан мин партиясез, ләкин иң ышанычлы җирдә— йөрәгемдә партбилетым бар. һәм ул анда гомерем азагына .кадәр сакланыр. — Бу кадәресенә шикләнмим, — диде Назимов. — Без сезне дошман булганыгыз өчен түгел, ә кыен шартларда эшли белмәвегез өчен эштән читләштердек. — Шик тотмавыгыз өчен рәхмәт, — диде Смердов. — Минем ише кешегә монысы да зур бәхет. Ләкин ничек кенә булмасын, икенче бригаданы төзү шактый тоткарланып калды. Өлкән -командирлардан бригада белән җитәкчелек итәрлек ышанычлы кеше хәзергә әле күз алдында юк иде. Ә тормыш көтми иде. Смердов белән сөйләшкәннең икенче көнендә үк Назимов янына Толстый килде. Алар гадәттәгечә юыну бүлмәсенә керделәр һәм Назимов ишекне бикләде. Хәзер ачкычлар аның үз кулында иде. — Игътибар белән тыңлагыз, — диде Толстый. — Бүген «яшелләр»- нең Варфоломея төне ясарга җыенулары турында мәгълүматлар бар. Алар политик тоткыннарны, бигрәк тә үзләренә ошамаган блок старосталарын суеп, башларын гитлерчыларның аякларына куймакчы булалар. Шуның белән алар алдында яхшы атлыланып, элекке шөһрәтләрен кайтарырга әзерләнәләр. Үзәк моңа юл куймаска, дигән карар чыгарды. Карарны үтәү сезгә йөкләнә. Ләкин үзегезгә турыдан-туры катнашу тыела. «Яшелләренең берәр явызлык эшләргә җыенулары күпләргә билгеле иде. Ләкин бу кадәресен хәтта Назимов та көтмәгән иде. Уйга калды. Корал булса бер хәл иде. Юк, корал булса да бу юлы кулланырга ярамас иде. Бу вак мәсьәлә өчен зур серне ачарга ярамый. Кул белән, йодрык белән... Андрей Борзенков... Назимов Задонов белән Кимовны чакыртты да аларга ашыгыч рәвештә иң ышанычлы ике взводны сугышчан заданиегә хәзерләргә һәм «яшелләр» блогын бертуктаусыз күзәтеп торырга боерык бирде. 38. «ВАРФОЛОМЕЯ ТӨНЕ» Лагерьны уратып алган дистәләрчә вышкаларның прожекторлары барысы бер урынга—лагерь эченә юнәлдерелгән. Лагерь эчендә кеше түгел, тычкан йөгереп үтсә дә күренерлек. Бары тик беләкләренә ак чүпрәк бәйләгән лагерьшуцлар гына курыкмыйча йөри алалар. Алар- ның ак тасмалары вышка башындагы сакчыларга ачык күренә. Сакчылар аларга атмыйлар, чөнки алар «законлы» тәртип саклаучылар. Ә 63 инде ак чүпрәкне Задонов батальоны сугышчыларының кайберләре бәйләгән икән, аны төнлә кем тикшереп тора? Аннары барак буйларында күләгәле урыннар да бетмәгән. Шул куе күләгәләргә сыенып «яшелләр» блогы ишеге төбендә сугышчылар тупланган. Взвод командиры соңгы боерыкны бирде: — Бер генә бандитны да блоктан чыгармаска! Барак эченнән шау-шу, сүгенүләр, бер-берсен дәртләндергән тавышлар ишетелә. «Отбой күптән булган, ә алар ятмыйлар. Димәк, чыннан да хәзерләнәләр, димәк, ялган түгел». Ала-кола киемле солдатлар, кулларын йомарлап, тын да алмыйча басып торалар. Күңел шомланып та куйгалый. Бухенвальдта әле моңарчы бу кадәр оешкан төстә, бер боерыкка, бер максатка буйсынып, солдат булып беркемнең дә дошманга каршы болай чыкканы юк иде. Ни булыр, ни белән бетәр? Кешеләрне сугышка керер алдыннан була торган таныш бер дулкынлану, эчке дулкынлану чолгап ала. Күзләр ныграк киерелеп ачылып, ишеккә карыйлар, колаклар сагайган, куллар йомарланган. Командалар шыпырт кына бирелә. Ут яктысына чыга күрмәгез, дип аеруча кисәтелә. Вакыт әкрен, бик әкрен үтә. Көне буе авыр эштән соң арыган аякларның тез буыннары сыгыла, керфекләр авыраеп китәләр. Баштарак чиксез киеренкелек аркасында кешеләр моның белән жиңел көрәштеләр, соңга таба бик кыенга килә башлады. Күзләр йомылды, тән изрәде. Ләкин кешеләр дисциплинага барыбер буйсындылар, беркем дә урыныннан кузгалмады. Лагерь төнге тынлыкка чумган. Тик крематорий моржасы өстендә генә шомлы кызгылт-кара ялкын бии һәм электр чыбыкларында зәңгәр чаткылар очкынланып тора. Бандитлар әллә берәр нәрсә сизенәләр, әллә юри кешеләр изелеп йоклый торган иң авыр минутны көтәләр. Ишек янына килгән кеше юк. Тәрәзәләр янына да килмиләр, һәр тәрәзә күзәтү астында. Төнге солдатлар арасында Андрей Борзенков белән Сабир да бар иде. Сабир ишеккә якын ук стенага ябышырдай булып сыенып басып тора иде. Ул — Политик Үзәк турында да, бригада турында да берни белми. Янына килеп йөри торган Назимовның бригада командиры булуын, бүген нәкъ менә аның боерыгын үтәп шушында килүен ул башына да китерми иде. Ул фәкать үз иптәшләреннән берсе: «Сабир, син киләчәктә ничек яшәргә уйлыйсың?» дип сораштыра башлагач, «кантовать 1итеп» дип кенә жавап биргән иде. Иптәше: монысы ярый, лә кин моның белән генә чикләнү житеп бетәрме дип әйткәч, Сабир иптәше качарга өнди дип уйлап, монда гомер буе ятып булмас, дип үзенең бу эшкә дә ризалыгын белдерде. Ләкин тора-бара ул үзен качарга түгел, ә яшерен оешмага член итеп керергә өндәүләрен аңлады. Шулай итеп ул «М» группасььның члены булып китте. Ул үзенең ике иптәшен һәм отделение командирын гына белә иде. Билгеле, отделение командирын ул отделение командиры итеп түгел, ә бөтен бер яшерен оешманың житәкчесе, ә үзен шул оешманың иң актив бер кешесе итеп исәпли иде. Тора-бара бу оешмага Назимовны да тартырга уйлый иде ул. Назимов үзен солдат дип кенә әйгсә дә, Сабир аның өлкән командир булуын сизенә иде. Әмма әгәр ул нәкъ менә шушы минутта Назимовның, якындагы баракларның берсендә, резервта калдырылган кешеләр арасында басып торуын белсә, гажәпләнер идеме икән? Блок эчендә тавыш көчәйде. Кемдер ишеккә таба килә башлады. Күләгә ышыгындагы кешеләр дә стенага сыенып ишеккә якынрак килделәр. Шыпырт кына әйтелгән соңгы команда ишетелде: 64 — Тавыш-тынсыз гына борыннарына сугарга! Менә ишек ачылды һәм үгездәй таза бер бандит ишек турысына туктап, борыны белән дымсу һаваны иснәп-иснәп, тирә-ягына карана башлады. — Варфоломея төне килеп җиткән, егетләр! — дип кычкырды ул, артына борылып, һәм команда бирде: — Походка! Ләкин бер адым атларга өлгермәде, кемнеңдер көчле йодырыгы аның борынына китереп кундырды. нәр безне тышка чыгармый, дип кычкырышалар иде. — Кемнәр анда? — Безне чолгап алганнар! — Кызыллар! — Лагерьшуңлар. — Ни карап торасыз, әйдәгез... Бераздан алар яңадан ишеккә ташландылар. Бу юлы дөмбәсләшү шактый озакка сузылды. Күпләр инде эндәшмичә генә сугыша алмадылар, русча, немецчә кычкырган, ярсыган тавышлар яңгырады. Бандитлар яңадан баракка кереп бикләнергә мәҗбүр булдылар. Ишек төбендә җирдә аунаган пычаклар гына калды. Барак эчендә бандитлар үзара ызгыша башладылар. Аннары тагын берничә тапкыр чыгарга маташып карадылар һәм авыз-борыннары җимерелеп яңадан үз өннәренә кереп бикләнергә мәҗбүр булдылар. Барак эчендәге тавышлар әкрен-әкрен тына башлады. Күрәсең, йокларга яттылар. Взвод командиры әкренләп тарала башларга команда бирде. Бераздан бандитлар барагының ишеге төбендә берәү дә калмады. Подъ- емга кадәр ишекне ачып чыгучы да булмады. Сабир үз барагына кайткач, салкын су белән битен-башын бик әйбәтләп юды. Аның кәефе күтәренке иде. Искиткеч арыган булса да. күңеле көр иде. — Үч кайтты әзрәк. Сулыш алулары да җиңеләйде кебек, — диде ул Андрей Борзенковка. Андрейның бер җире дә шешмәгән һәм канамаган иде. Ә беренче бандитның борын сөяген җимереп ваткан кеше ул булды бит. Моны Сабир ачык күрде. — Андрей — диде ул, — син мине бокска өйрәт әле, малай. Көн саен сакалыңны бушлай кырырмын. 39. ПРОВОКАТОР Поцелуйкин Бухенвальд лагерына француз тоткыннары белән бергә килде. Совет Россиясенең кан дошманы, ак эмигрант Поцелуйкин Франциядәге ниндидер зур аферасы һәм бозык эшләре өчен гитлерчылар тарафыннан төрмәгә утыртылып, аннары Бухенвальдка озатылган иде. Ул немецләрдән шактый шүрли, ләкин аларны дошман күрми, гаепләми иде. Вакыт узу, һавалар алмашыну белән, ул бүген үзен Бухенвальдка ташлаган гитлерчылар белән якын дус булуына ышанды. Ә менә үзен туган иленнән сөреп җибәргән, заводларын, бөтен мал-мөлкәтләрен тартып алган совет кешеләре белән һичкайчан дуслашмаячак! Кеше күңеленә кеше керми, кемнең кем икәнлеге маңгаена язылмаган. Ала-кола кием, агач башмак һәм ясалма битлек — ул үзен совет кешесе дип атый һәм юри бераз иләсрәк булып кылана иде — аңа рус әсирләре белән аралашырга мөмкинлек бирде. Ул әсирлеккә төшкән, үлем газаплары татыган, ачлык, ялангачлыктан интеккән совет кешеләре үз илләреннән йөз җыерырлар, аны каһәрләрләр, дип көткән иде. Ләкин беркөнне читләтеп кенә булса да Франциядәге «азат тормышны» мактап сөйли башлагач, әсирләрнең берсе, ни өчен икәнен әйтеп тә тормастан, Поцелуйкииның борын төбенә шундый утыртып алды, Поцелуйкин барысын да ап-ачык төшенде һәм берьюлы тактикасын үзгәртте. Ул әсирлеккә төшкән русларның һәрвакыт бер-берсенә ярдәм күрсәтешүләрен, төркем-төркем җыелышып ил хәлләре, фронт хәлләре турында сөйләшүләрен һаман күреп торды. Поцелуйкинга шунысы гаҗәп тоела иде: гитлерчыларның җиңү турындагы шапы- рынулы мактануларына русларның берсе дә ышанмый, гитлерчыларның кәпрәюләренә җавап итеп, арадан берсе шундый тозлы-борычлы анекдот сөйләп җибәрә, яки шундый үткен бер шаян сүз әйтеп куя, башкалар эчләре катып көләләр, ә Поцелуйкииның бөтен тәненнән салкын тир бәреп чыга иде. Аның шунда ук бу «кызыл авызларны» тоттырасы, тереләй килеш крематорий мичләренә тыктырасы килә иде. Ләкин ул мәкерле булуы өстенә аек акыллы да иде. Унлап кешене тоттыруы өчен генә гитлерчылар аның җинаятен гафу итмәячәк- Ул һаман вак пешка булып калачак. Ә аның мат куясы килә иде. Атсаң — эрерәк куянны атарга, ачсаң зуррак козырьны ачарга — бу Поцелуйкииның гомерлек девизы иде. Ул көтәргә булды. Карантинда ятканда аның үткен күзләре һәм сизгер борыны меңләгән тоткыннар арасында Задоновны, Назимовны, Гансны һәм Йозеф- ны бик тиз аерып алдылар. Ул аларны ныграк күзәтә, сүзләренә күбрәк колак сала башлады. Фронт хәбәрләрен беренче алардаи ишетүен күңеленә бикләп куйды. Хәзер аның бөтен теләге бу кешеләр арасына керү, аларның иң яшерен серләрен белү иде. Ул хәтта үзе дә патриотик сүзләр сөйләштергәли башлады. Ләкин, ни хикмәттер, бик күпләр аны үзләренә* якын китермәделәр. Ул сүзенә колак салырдай нибары бер- ике кеше генә таба алды. Карантиннан ул 44 нче блокка эләкте һәм Задонов белән Назимов- тан ераклашуына кайгырды. Ләкин беркөнне Сабир янына килгән Назимовны күреп алгач, ул яңадан сөенде һәм аның кайсы баракта торуын белде. Назимов авырып ятканда ул юри аның янына барып йөрде, саташканда бер-бер сүз ычкындырмасмы яки үлем алдында йомшамасмы дип көтте. Назимовның авызыннан чыккан һәр сүзне игътибар белән тыңлады, ул әйткән һәр исемфамилияне күңелендә ятлады. Ләкин иң кирәклесен — яшерен оешманы Назимов әйтмәде. Ә яшерен оешманың булуына Поцелуйкин шикләнми иде. Поцелуйкин, кылын тартыр өчен, Назимовны куркытып та карады. Ләкин тегенең «кире беткән» икәнен күргәч, бу тактикасын да үзгәртте. «Көтәргә, көтәргә! Бер булмаса, бер булыр», дип үз-үзен тынычландырды. һәм ялгышмады. Ниһаять, аның урамына да бәйрәм килде. Бу шул хәтле көтелмәгәндә булды, Поцелуйкин хәтта аптырап калды. Аптырамаслык та түгел иде шул. Көпә-көндез, гитлерчыларның борын төбендә, ниндидер бер кеше яшерен хәрби оешмага сугышчы булып язылырга өндәп йөрмәсенме! Дөрес, ул кеше Поцелуйкииның үзе белән сөйләшмәде, — монысы бер яктан хәерлерәк тә. Эш зурга китә башлагач, гитлерчыларның нечкәләп тормаулары бик мөмкин, стенага терәрләр дә аллаһе әкбәр. Әлеге кеше Поце- луйкинның якын әшнәсе белән сөйләшкән һәм аны үз «отрядына» язылырга «өндәгән» иде. Бу хәбәрне ишеткәннән соң, Поцелуйкин, кулларын угалап, утырган урынында сикереп куйды. Мәченеке 5. ,С. Ә.’ № 10. 65 66 кебек яшел күзләре кечерәеп, җыерчыклар эчендә тәмам югалып калдылар, томшык борыны тагын да нечкәреп киткәндәй булды. — Син, Серафим Петрович, — диде әлеге «отрядка өндәлгән» кеше, — мин чынлап язылам дип уйлый күрмә тагын. Мин син кушканга гына ич... — Курыкма, — диде Поцелуйкин, — мин бар чакта югалмассың... Әмма ләкин кара, боргаланырга уйласаң... үзең беләсең, — диде һәм аның кысылган күзләре пыяладай ялтырап киттеләр. — Син барысын миңа җиткереп торырга тиешсең. Ләкин Поцелуйкинның шатлыгы кыска гомерле булды. Ике-өч көннән үк аның әшнәсен транспорт командасына кертеп, Бухен- вальдтан бөтенләй озаттылар, ә отряд төзүче кеше үзе яңадан 44 нче блокта күренмәде. Бу хәл Поцелуйкинны хайраи-вайран итте. Күрәсең, гитлерчылар миннән алда сизеп алдылар, дип уйлады ул пошынып. Югыйсә барысы да болай тиз алмашынмас иде. Инде нишләргә? Шаһит юк. Отрядка өндәп йөргән кешене дә белми, тоттыра алмый. Шулай булгач, гитлерчылар аңа ничек ышансын? Ышансалар да Поцелуйкин өчен әҗере күпме генә булачак? Юк, тагын беразга сабыр итәргә кирәк. Ул Задоновның 8 нче балалар барагына штубендинст итеп күчерелгәнлеген белә иде. «Флюгпунктны ничек штубендинст итеп куйдылар икән? Бик шикле бит». Бу уй Поцелуйкинга тынгы бирмәде. «Тукта әле, иске дустымны бер күреп килим», дип беркөнне ул 8 нче баракка китте. Ләкин баракка аны кертмәделәр, карантин дигән булдылар. Әгәр Поцелуйкин бу вакытта 8 нче баракта дәрес барганын, ә аны ба_- ракка кертмәүче кешеләрнең яшерен оешма кушуы буенча сакта торуларын белсә, сикерәсикерә комендатурага чабар иде. Ләкин блокка кертмәү факты гына да аңарда яңа кызыксыну тудырды. 42 нче блокка ул һичбер тоткарлыксыз керде, чөнки айда бернинди сакфәлән юк иде. Ләкин Назимов аны караңгы чырай белән каршы алды, Поцелуйкинның төчеләнеп сузган кулын теләр-теләмәс кенә кысты. — Нигә болай сөмсерләрең коелган? — дип сорады Поцелуйкин. Ә үткен күзләре Назимовның кара кителенә текәлде. Нәрсә бу?! Икенче флюгпунктны да гитлерчылар гафу иткәнме? Юк, бу мөмкин түгел. Димәк... — Әллә тагы, — дип җавап кайтарды Назимов. — Авырыйм, бугай. Ә синең кәефләр шәп күренә. — Шәп булмыйча, — диде Поцелуйкин һәм тирә-ягына серле генә каранып алгач, тавышын әкренәйтте. — Ишеттеңме әле, безнекеләр зобаныйларны шәп дөмбәслиләр икән анда, — ул башы белән каядыр еракка изәп алды, — яңа әсирләрне китергәннәр, шулар сөйләде. Герман бөтен җирдә чигенә, ди. — Безнең заманда чигенүчеләр әсир алмый, чигенүчеләр үзләре әсирлеккә төшә иде, — диде Назимов, тегенең хәйләсен ачып. _ Хи-хи... Сез бигрәк инде... — дип көлде Поцелуйкин. — Мин хәрби кеше булмагач, тагы андый нечкәлекләрне белмим дә. Счет төймә- се шуытып гомерең үткәч... — Ул тагын тирә-ягына серле итеп карап алды. — Сугышырга теләмичә, үз ирекләре белән әсир төшүче хыянәтчеләр булмас дисеңме? — Нәрсә! — диде Назимов, ачуы кубып. — Син монда агитация таратып йөрисеңме әле санитар башың белән. Әйдә киттек штубен- динстка. Аркаң кычыта ахрысы оинең. Бераз каезлап алсыннар. Бу көтелмәгән хәлдән Поцелуйкин агарынып китте, теле көрмәкләнә башлады. I — Чү, кычкырма... Теге ни... Мин... Башыма, э... ни... тай типмәгән лә... Рус башын ашамакчы буласыңмы?.. — Әйдә, әйдә, — диде Назимов, аны беләгеннән үк эләктереп. — Анда синең нинди рус икәнеңне тикшерерләр. Монда сине Парижда күрүчеләр дә бар... Ишектән чыккач, Назимов аны арт санына тибеп этеп җибәрде дә ишекне япты. Коты очкай Поцелуйкин мүкәйләгән хәлдә Назимовка бераз карап торды да аннары үз барагына йөгерде. Парижда диде ич. Алла сакласын... Юк, юк... Әгәр руслар аның ак эмигрант икәнен белсәләр... Тын алгач, Поцелуйкин кирәгеннән артык шүрләве өчен үз-үзенә ачулана башлады. Аннары тагын шиккә төште: юк, бу монгол белән, — ул Назимовны шулай дип атады, — шаярырга ярамый. Аны акылга утыртырга кирәк. ♦ Төнлә Поцелуйкин 44 нче барактан кешеләрнең каядыр шыпырт кына чыгып китүләрен күрде һәм аларның кайтуын көтеп төне буе күзен йоммады. Ул торып бәдрәфкә дә чыкты. Ләкин анда беркем дә юк иде. — Кая киттеләр? — дип уйлады ул.— Әллә качтылармы? Иртән ул фризерның шешкән ирененә игътибар итте. — Кем болай матурлады? — дип сорады ул, очлы борыны белән чәнечкәндәй итеп. — Дубинадан эләкте, — диде Сабир һәм бик тиз читкә китте. — Хи-хи... Дубина... — дип эченнән көлде Поцелуйкин. — Дубина... Хихи... Ә көндез ул бүген төнлә кемнәрнеңдер бандитларны кыйнаулары турында ишетте. Моны ишеткәч, ул инде үзенә урын тапмады. Эт этлеген итмәсә, эче күгәрә дигәндәй, бер почмакка посып донос язарга кереште. Яшерен оешма кешеләре әле көндез үк аның кыяфәтенә игътибар иткәннәр иде. Төнлә кесәләрен актарып карадылар. Кесәсендә шактый зур бер исемлек һәм донос табылды. Язуны укыгач кире урынына куйдылар. Иртән торгач, Поцелуйкин киенде дә, кесәсендәге язуны -капшап, брамага — эсэс комендатурасына чапты. Оппельплацны үткән чакта аны лагершуцлар туктатты һәм кая барасың, дип сорадылар. Поцелуйкин, ни әйтергә белмичә, ык-мык килә башлаганда, лагершуңлар- ның берсе аңа туры карап: — Син карак! —диде. Лагерьда, язылмаган закон буенча, каракка үлем җәзасы бирелә иде. Поцелуйкин агарып китте. — Юк, юк, минем берни урлаганым юк... Мин, мин... Аңа сөйләргә ирек бирмичә, ике яктан култыклап, кире 44 нче блокка алып кайттылар һәм юыну бүлмәсенә алып кереп стенага терәделәр. Лагершуцларның берсе аның кесәсеннән язуны чыгарды: — Бу нәрсә? Поцелуйкин маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Ләкин ул үзен кулга алып: — Күрәсездер, — диде. — Ә сез миие карак дисез. Сез миңа эшемне эшләргә комачаулыйсыз. Мин сезнең өстән... — Син провокатор! — диде лагершуц, аны бүлдереп. — Син моны үзең әйттең. Шушы җинаятең өчен без сине Совет власте исеме белән үлемгә хөкем итәбез! Биш минуттан Поцелуйкин дөньяда юк иде инде. Аның гәүдәсен вагонеткага ташлап, крематорийга алып киттеләр. Ә кичен Назимовны Симагин янына чакырдылар. 68 40. «БУЛМАСТАЕН ДА БУЛДЫРЫРГА» Симагин әле яңа гына чыккан яшерен газетаны укып утыра иде. Немец дәфтәре битенә кулдан язылган ‘ бу газета нибары ике экземплярда ике атнага бер чыга һәм бары тик рус хәрби әсирләре лагерында гына таратыла иде. Әмма аның эчтәлеге телләрдән телләргә күчеп барлык тоткыннарга да барып җитә иде. Беренче биткә, почмакка эре хәрефләр белән «Правда пленных» дип язылган. Аннан өстә газетаның девизы: «Әсирлектә булсаң да, Ватаныңны онытма!» Иң элек Симагинны газетада басылган зур гына мәкалә — хәрби күзәтү кызыксындырды. Гитлерчылар үзләренең бөтен фронт буйлап чигенүләрен «сыгылма оборона», «фронт сызыгын аңлы рәвештә кыскарту» кебек төрле сафсаталар белән акларга маташалар иде. Газета шул ялганнарны фаш иткән, гитлерчыларның чигенүләренең чын сәбәпләрен ачып күрсәткән. Мәкалә җиңү көне, фашизмны тар-мар итү көне ерак түгел инде, иптәшләр, башларыгызны югары күтәрегез, без Совет Армиясенең җиңүенә кулыбыздан килгән барлык чаралар белән булышырга тиешбез, дигән ялкынлы чакыру белән тәмамлана иде. «Лагерь яңалыклары» бүлегендә Симагинның күзенә «Норвег студен гларын кая алып киткәннәр?» дигән бер хәбәр чагылды. Моннан бер ай чамасы элек гитлерчылар Ослодан 350 норвег студентын алып килеп Бухенвальдтагы бер буш баракка япканнар иде. Аларны эшкә йөртмәделәр, эсэсчылар кухнясыннан ашаттылар. Ак- сыл-бедрә чәчле, яшь, чибәр һәм сәламәт егетләр, берни эшләмичә, көннәр буе лагерь буйлап аннан ары, моннан бире сугылып йөрделәр. — Гитлер үзенең союзникларын да чәнечкеле тимер чыбык эченә тыга башлаган икән, — дип сөйлиләр иде тоткыннар үзара. Бу студентлар немец оккупантлары белән бергә эшләгән норвег юристларының һәм эре коммерсантларның балалары булып чыкты. Аларны, әйтүләренә караганда, бер яктан, Гитлерга каршы чыгышла-р ясаган өчен, икенче яктан, әти-әниләрен куркытыр өчен монда китергәннәр икән. Беркөнне иртән торгач, тоткыннар әлеге норвег студентларын лагерьда күрмәделәр. Кая алып киткәннәр аларны, нишләткәннәр— беркем дә белми иде... Икенче бер хәбәрдә лагерьдагы командаларның берсендә эшләүче гестапо кешесенең фамилиясе әйтелгән иде. Газета тоткыннарны уяу булырга, бу кешедән сакланырга чакырган иде. Симагин газетаны редакторга кайтарды да йөренә башлады. Лагерьда гестапоның яшерен агентлары көннән-көн күбәя бара иде. Алар һәммәсе тоткыннар киеме киенеп, алар белән бергә торалар, бергә эшкә йөриләр, бергә ашыйлар-эчәләр иде. Тоткыннарның үз араларыннан гестапога сатылган кешеләрнең барлыгы да билгеле иде. Күрәсең, гитлерчылар лагерьда оешма барлыгын сизенәләр һәм ничек кеиә булса да шуны ачарга тырышалар иде. Лагерь канцеляриясендә эшләүче немец иптәшләрнең ярдәме аркасында канцеляриягә хәтле барып җиткән доносларның күбесе тотып алынды һәм провокаторлар үзләренең гадел җәзаларын татыдылар. Ләкин чүп үләне әрсез һәм күп була. Әле шушы араларда гына Сима- гинга Бухенвальдка элек СС частьларында хезмәт иткән, төрле жир- ләрдә полицайлар булып эшләгән, аннары ниндидер «гаепләре» өчен хөкем ителгән бер төркем җинаятьчеләрнең китерелүен хәбәр иттеләр. Бу агу йоткан көчекләрне гитлерчылар төрлесен төрле командаларга таратыл үзләренә эшләтмәкчеләр икән, дигән хәбәрләр дә бар иде. Симагин оешманың куркынычсызлыгын саклау буенча махсус 69 эшләүче иптәшләргә бу хәшәрәтләрнең эзен корыту турында задание дә биргән иде. Нинди чара күрделәр икән? Симагин янына киң җилкәле, кәкре аяклы бер кеше килеп керде. Ул, тын алып, урындыкка утырды да беретын салды. Аның чәче яртылаш коелып беткәнгә, баш сөяге ялтырап тора иде. Бу—транспорт командалары белән эш итүче иптәш иде. — Хәл бетә, — дип зарланды ул, — йөрәк кыса. — «Кунаклар»иы нишләтергә булдыгыз? — дип сорады Симагин. «Кунаклар» дип әлеге шул лагерьга китерелгән полицайларны атый иде ул. — Дорага, курортка җибәрәбез. «Дора» үзенең чиксез каты шартлары белән яманаты чыккан концлагерь — Бухенвальд филиалларыннан берсе иде. Анда иң таза кешеләр дә бер айдан артык яши алмыйлар иде. — Бик яхшы, — диде Симагин. — Шул кирәк аларга. Ләкин карагыз, тараканнар ярыкка кысылырга яраталар. Кысылып калмасыннар. Оешманың куркынычсызлыгын саклау эшенә бер үк вакытта рус хәрби әсирләренең отряд командиры һәм Политик Үзәк члены Степан Бик- ланов җитәкчелелек итә иде. Ләкин Биклано-в, әсир булуы сәбәпле, Олы лагерьга чыгып йөри алмый, аннары аның үз эше дә муеннан. Ә куркынычсызлык бүлегенең роле көннән-көн үсә, катлаулана бара иде. Аның начальнигы һәм кешеләре лагерьда теләсә кайчан ирекле йөри алырга, барлык әһәмиятле постлар алар кулында булырга тиеш. Корал өйрәнү, корал саклау, тактик өйрәнүләрне тулысымча куркынычсыз итү — болар үзләре генә дә әллә никадәр өстәмә чаралар таләп итә иде. Бу эшнең башына тоткыннар арасыннан кыю, булдыклы һәм үткен бер кешене куярга кирәк иде. Кемне? Симагин менә шул турыда баш вата, Политик Үзәк члеинары белән киңәшә иде. Дөресен әйткәндә, Симагинның күздә тоткан кешесе дә бар иде инде. Шул турыда сөйләшү өчен ул бүген Назимовны чакыртты. Билгеләнгән вакытка Назимов килеп тә җитте. Аның йөзе аз гына алсуланган иде. Гүя үзенең нигә алай дулкынлануын аңлатыр өчен, кул кысышып күрешкәч тә, ул язгы көнне мактый башлады. Әйе, тышта инде апрель бетеп бара. Безнең якларда апрель азакларында агачлар әле шәрә була, җир яңа йокыдан уянып, иркен тын ала, басуларда трактор сөргән җирләр каралып ята. Ә биредә инде агачлар яфрак ярган, кошлар сайрый, кырлар яшәргән. Ләкин Симагинның шигърияткә бирелергә чамасы юк иде. Ул шунда ук Назимовтан Николай Кимов турында сөйләвен үтенде. Назимов сагая төшеп калды. Ул Симагинның ни өчен кинәт кенә Кимов турында соравын аңлап бетермәде. — Кимов турында начар бер сүз дә әйтә алмыйм, — диде ул гомуми бер тонда. — Ә яхшысын нәрсә әйтә аласыз? Назимов аның батальонны яхшы итеп оештыруы, конспирация кагыйдәләрен оста саклавы турында сөйләп китте. Симагин игътибар белән тыңлады. Ләкин күзләрендә үзенең мөнәсәбәтен белдерә торган бер чаткы да күренмәде: салкын иде аның күзләре. Назимов тагы сагайды. Нәрсә бу? Нинди тәфтиш? Нинди кинаяле сорау? Ниһаять, Симагин: — Кимов политработник. Батальон белән командалык итү аңа кыен түгелме? — дип сорады. — Бу уй минем башыма да килгәне бар. Ләкин безнең шартларда кешенең бүтән сыйфатларын да исәпкә алырга туры килә. Ул әйбәт конспиратор булу өстенә үткен разведчик та, — һәм ул Симагинга Кимов биреп килгән мәгълүматлар турында сөйләде. Менә ШҮЛ чакта инде 70 Симагинның салкын соры күзләрендә җылы чаткылар кабынып китте. Назимов моны бик тиз күрде, ләкин мәгънәсен аңламады. — Борис» — диде Симагин, — без синнән Кимовны алырбыздыр, ахрысы. Без аңа бүтән бер эш бирергә уйлыйбыз. — Ничек? — диде Назимов гаҗәпләнеп. — Хәзер, батальонда уку- •өйрәнү эшләре киң җәелдерелергә торган бер чакта, командирны алмаштыру ярый торган эш түгел. Мин моңа каршы! — Мин шулай әйтерсез дип уйлаган да идем, — диде Симагин. —- Чөнки үзем дә шул фикердә. Ләкин оешма интересы башкача эшләргә куша. Комбатка яраклы кешебез бар безнең, ә Кимовны куя торган урынга бүтән кешебез юк. Назимов уйга калды. — Безгә яңа кешене курска кертү кыен булачак, — диде ул. — Ки- мовка аның кул астындагы кешеләр ышана, яңа кешею ышанмаулары мөмкин. — Ышандыру безнең кулда. Ни өчен сез Кимовны кая алуыбыз турында сорамыйсыз. — Әгәр әйтергә яраса, үзегез әйтерсез дип көтәм, — диде Назимов. — Әйтергә яраса... Хәйләкәр сез, Борис. Без аны куркынычсызлык бүлеге начальнигы итмәкче булабыз. Күрәсез, аерата әһәмиятле эш. — Ә Кимов урынына кемне тәкъдим итәсез? — дип сорады Назимов. — Харитонов дигән кешене. Подполковник. Ул лагерьда күптән түгел. Сугышчан, батыр командир. Сезне аның белән таныштырырлар. Саубуллашкан чагында Симагин «күңелле» хәбәр әйтте. Иртәгәдән башлап, комендант лагерьда ике атнага карантин игълан итәчәк икән. Берәү дә эшкә йөрмәячәк һәм гитлерчылар үзләре дә лагерьга борын тыкмаячак. — Сез шуннан файдаланып подразделениеләрдә уку-өйрәнү эшләрен киң җәелдерегез. — Әлбәттә! — диде Назимов, мондый хәлгә шатланып. — Нинди сәбәп белән кара-нтин? — Тиф сәбәпле. — Тиф?1 — Борчылма, — диде Симагин елмаеп, — нинди тиф икәнен хәзер аңлатам. Густлов-верке заводында эшләүчеләр моннан атна-ун көн элек заводка яңа корал ясарга кушып ашыгыч заказ килгәнлеге турында Сима- гинга әйтәләр. Симагин Политик Үзәкнең утырышын җыя һәм бу заказны өзү турында карар чыгарыла. Интернационал Үзәк русларның бу тәкъдименә кушыла һәм аның кушуы буенча лагерь врачлары тиф белән «авыручыларны» табалар һәм лагерьда тиф эпидемиясе башланды дип комендантка махсус рапорт бирәләр. Завод җитәкчеләре, заводта эшләүче башка эшчеләргә дә тиф йогудан куркып, коменданттан карантин игълан иттерәләр. — Без моның белән берьюлы ике куянны атабыз, — диде Симагин елмаеп. — Ашыгыч заказ да өзелә, хәрби өйрәнүләргә мөмкинлек тә туа. — Шәп! — диде Назимов сокланып. — Менә бу эш, ичмасам! Болай булгач, укуларны җәелдерәбез генә. — Берүк гамьсез булмагыз. Гамьсезләргә карантин гына ярдәм итми, — дип кисәтте Симагин. 41. ТАШ БРИГАДАНЫҢ БЕРЕНЧЕ КОМАНДИРЫ Лагерь тормышындагы бетмәс-төкәнмәс кыенлыклар өстенә күңеле теләгән, йөрәге ашкынган сугышчан эштән дә читләштерелгән Смердов бик каты вөҗдан газабы кичереп яшәде. Үзенең гаепле, иптәшләренең каты карары гадел икәнен аңлаган, вак шөһрәт, вак мин-минлектән бик 71 ерак торган бу намуслы кешенең вөҗдан газабы әрнүле һәм тирән иде. Моны үзләре шундый сынауга дучар булган кешеләр генә аңлавы мөмкин. Иван Иванович үкенеп бетә алмады. Ярый әле, ул Псцелуйкин доносы турында берни белми иде! Яшерен оешма кешеләре Смердовны үзенә сиздермичә туктаусыз күзәтеп тордылар. Иптәшләр аның газаплануларын ачык күрделәр. Шуның белән бергә Иван Ивановичның сукранмыйча, сыкранмыйча, кадровый хәрби кешеләргә хас бер төгәллек белән боерыкка буйсынуы да аларның күзеннән ычкынмады һәм нәкъ менә шушы нәрсә киләчәктә аны яшерен оешма сафларында булачагын хәл итте дә. Көннәр кешеләрнең кайгы-хәсрәтләренә карамыйча һаман үттеләр дә үттеләр. Салкын, караңгы, михнәтле кыш әкрен генә узып китте. Инде яз урталары, бөтен җир ямь-яшел, күк йөзе зәп-зәңгәр, томанлы, дымлы ачы зәһәр җилле Эттереберг тавы хәзер, әгәр чәнечкеле тимер чыбыклар, крематорий морҗасы, биек вышкалар, караңгы чырайлы шыксыз бараклар булмаса. көйгән ит һәм чәч исе күңелне болгатмаса, һавадан корым яумаса, табигатьнең гүзәл бер почмагы булыр иде. Фронттан оерсеннән-берсе әйбәтрәк хәбәрләр килеп тора. Бу хәбәрләр шунда ук бөтен лагерьга тарала һәм кешеләр үзара җыелышып шул турыда шатлыкларын яшерә алмыйча сөйләшәләр, бер-берләрен тәбрик итешәләр. Дөрес, тау ташкыны кебек ургылып килгән бу җиңү шундый ук тизлек белән тоткыннарның фаҗига сәгатен дә якынайта, — агитаторлар бу турыда яшерми сөйлиләр иде, — ләкин кешеләр ул турыда түгел, котылу, яшәү, илгә кайту, якыннары, бала-чагалары, сөекле хатыннары һәм ярлары белән күрешү турында хыялланалар иде. Ниһаять, шундый якты кичләрнең берендә Смердовка 8 нче баракка барырга куштылар. Ул сагая калды. — Минем анда якташларым юк. Гомумән мин авыру кеше, барып йөри алмыйм, — диде. — Юк, сез инде сәләмәт, — диде чакыра килгән егет. — Гафу итегез, — диде Смердов, — сез врач түгел, минем күкрәгемне тыңлап караганыгыз юк. Шуңа күрә сез минем авырумы, түгелме икәнемне белә алмыйсыз. — Ул чагында врач китерербез, — диде егет елмаеп һәм бер сәгать тә үтмәгәндер, Кимовны алып килде. — Иван Иванович, чакырган җиргә барырга кирәк, — диде Кимов. Смердов аңа туры итеп бер карап алды да артык сүз әйтмичә җыена башлады. 8 нче баракка ул эчке бер шатлык һәм курку хисе белән килеп керде. Ул ник чакыруларын да, кем чакыруында, ни эш кушасыларын да белми, хәтта чамалый да алмый иде, чөнки булып үткән хәлләрдән соң ул үзенә җитди эш йөкләүләрен көтми иде. Штубендинст тора торган почмакта Смердов бик нык ябыккан, йөзе саргая башлаган Назимовны күрде. Теге сөйләшүдән соң аларның яңадан очрашканнары юк иде. Смердов аны көч-хәл белән генә таныды. . — Исәнмесез, Иван Иванович? — диде Назимов, аксылсары ябык кулын сузып. — Сәламәтмесез. Үзегезнең хәлләр ничек? Смердов аның кулын кысты һәм аяк өсте калды. — Утырыгыз,—диде Назимов. — Рәхмәт. Назимов аның сәламәтлеге, кәефләре турында сорады, үзе һаман аңа туры карап торды. Мондый туры караш астында кеше үзен уңайсыз сизә, ләкин Смердов моны күрсәтмәскә тырышты. Сорауларга бик кыска, бик ачык җавап кайтарды. Үз абруен саклый белүче горур кеше буларак, ул мескен күренергә, үзен кызгандырырга җыенмый иде. Ул иң кирәклесен һәм ирләрчә туры итеп әйтте. — Мин эш кушуыгызны үтенәм. —диде. — Бүтән бернинди үтенечем юк. Ялгышымнан сабак ясадым. — Ансы безгә билгеле, — диде Назимов. —Без хәрби кешеләр, сүзнең— сүз. эшнең — эш икәнен беләбез. — Гафу итегез, сез минем сүзләремә ышанып җитмисез, бугай. — Юк, ышанам. Ышанмасам, монда чакыртмас та идем, Иван Иванович.— Назимов тәмәке кабызып берничә суырды да азрак йөткереп алганнан соң, — Иван Иванович, — диде нык итеп. — Без сезгә бик зур һәм җаваплы эш йөкләргә уйлыйбыз. Сез моңа ничек карыйсыз? — Боерык бирегез, мин тыңлыйм» — диде Смердов, аякка басып., — Утырыгыз,— диде Назимов, аның кулына кагылып. — Мин боерыкны утырып тыңлый алмыйм. Өйрәнмәгәнмен. — Өйрәнергә кирәк. Утырыгыз. Смердов утырды. Назимов бераз уйланып торды да: — Мин иптәшләр исеменнән сөйлим, аларның карарын әйтәм, — диде. — Сезгә Бухтенвальдтагы совет тоткыннарыннан ике батальонлы бригада оештырырга кушыла... Смердов яңадан аякка басарга омтылганда, Назимов аны кабат туктатты. — Стеналарның күзе юк, димәгез, Иван Иванович, — диде Назимов пышылдап. — Бер урында бик яхшы дип саналган эшнең икенче урында ахмаклык булуы сезгә мәгълүм нәрсә. Смердовның йөзенә кызыллык йөгерде. Назимов дәвам итте: — Бу бригада Таш бригада дип аталачак. Чөнки ул таш бараклардагы тоткыннардан гына төзелергә тиеш. Сезнең иң беренче бурычыгыз— батальон командирлары табу. Үткәндәге хаталар кабатланмасын өчен, теләсә кем белән түгел, иптәшләр күрсәткән кешеләр белән генә эш итегез. Батальон командирына яраклы кешеләр тапкач, аларны комбат итеп билгеләрсез һәм аларга рота командирлары булырдай кешеләр табарга кушарсыз. Шулай отделениегә кадәр. Бу турыда без теге вакытта сөйләшкән идек. Үзгәреш юк. Тагын нәрсә? Сезне Николай Толстый дигән иптәш белән таныштырырлар. Киләчәктә сез аның белән эш итәрсез, аңа буйсынырсыз. Кабатлыйм, сез таш бараклар белән генә эш итәсез. Агач бараклар һәм Кече лагерь сезгә керми. Аңлашыламы? — Аңлашыла. Смердовның йөзе кырыс һәм тантаналы иде.
(Ахыры киләсе санда)