Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘРӘКӘТТӘ БӘРӘКӘТ

Бигрәк матур икән бу җитен дигәннәре, аксыл-яшькелт төстәге бәрхет кебек күпереп тора. Исәпсез-хисапсыз төймәләре шул бәрхет өстен бизәкләгән энҗе бөртекләре булып күренәләр. Җитен сабаклары тоташ стенадай куе булып үскә!-1, өстенә ятып аунасаң да, сыгылмаслар төсле. Сабаклар арасында чикерткәләр чырылдый. йомшак кына җил исеп китә, җитен төймәләре бер-берсенә бәрелешеп ышкылалар да, бик юка шөлдерләр чыңгылдагандай, үзенә бертөрле матур тавыш чыгаралар. Җил кабат исеп куя — әлеге чыңгылдаулар тоташ бер музыка, көй булып ишетелә башлый. Ул бер көчәя, бер салмаклана. Менә бөтенләйгә тына. Тик чикерткәләр тавышы гына туктамый. Шулай була бит ул: моңа кадәр күрелмәгән нинди дә булса матурлыкка сихерләнгәндәй, исең китеп, күзеңне алмый карап торасың. Мин үзем авыл малае булсам да җитен басуын беренче мәртәбә күрүем. Чөнки безнең якта җитен иккәннәре юк иде. Шуңа күрәдерме, тын басу естендә ишетелгән һәр авазга колак салып, бу матурлыкның һәр үзенчәлеген күңелдә калдырырга тырышып, чын-чынлап сокланып озак кына вакыт күзәтеп тордым. Аяк өстендә килеш тә күзәттем, утырып та күзәттем. Монда килер алдыннан җитен турында басылып чыккан берничә китап укыган идем. Шул белгәннәремнән чыгып, өлгереп килгән- җитен басуының матурлыгына соклана-соклана, аның файдасы, халык хуҗалыгында әһәмияте турында уйландым. Әйе, файдасы булмаса, мондый матурлыкның кирәге шулкадәр генә булыр иде. Матурлыгы гына түгел, файдасы да бик мул икән шул җитеннең. Юкка гына аны «төньяк ефәге» дип атамаганнар. Туку фабрикаларында эшләнеп чыккан бизәкле ап-ак ашъяулыклар, сөлгеләр кемнәргә генә таныш түгел. Җитен тукымадан тегелгән киемнәрне әрлегә дә, эшкә дә кияләр. Андый кием кисәң, тән рәхәтләнеп, сафланып киткәндәй була. Җитен тукымаларны хатын-кызлар аеруча яраталар, чөнки алар бик җиңел һәм бик яхшы юыла. Чыдамлылыгын әйтеп тә торасы юк инде — һәркем белә. Җитен җебе йонга караганда өч-дүрт мәртәбә ныграк. Шуңа күрә җитен җебеннән тукылган әйберләр көнкүрештә дә, промышленностьта да, авыл хуҗалыгында да бик киң кулланыла. Җитеннең энҗе .кебек төймәчекләре эчендәге орлыклар да бик кыйммәт тора. Ул орлыклардан техника һәм промышленность өчен бик кирәкле булган май сыгып алына. Җитен мае электротехникада да, резина, күн, эшләү, сабын кайнату промышленностенда да, медицинада да киң файдаланыла. Ж^итен мае азык өчен дә бик әйбәт. Ә кайнаткан җитен маен — олифаны яхшы сыйфатлы буяу һәм лак ясауда кулланалар. 7..C. ә.- №10. Б 98 Билгеле булганча, җир шарындагы җитен игелә торган мәйданның туксан проценты Советлар Союзына туры килә. Әм<ма безнең республика колхозлары бу кыйммәтле культураны игү белән соңгы вакытларга кадәр бик аз шөгыльләнәләр. Советлар Союзы буенча җитен игү мәйданнарын сурәтләгән картага күз салсаң, Татарстан колхозларының җитенне бөтенләй диярлек чәчмәүләре күренә. Ә Киров, Пермь өлкәләрендәге, Мари һәм Удмуртия республикалары колхозлары бу культураны игеп бик зур файда алалар. Әйе, Кукмара районының Сталин исемендәге һәм башка кайбер колхозлары җитенне зур мәйданнарда игә башлап бик яхшы эшләгәннәр. Ә безнең республика өчен җитен сүсе җитештерү аеруча әһәмиятле. Казанның В. И. Ленин исемендәге җитен комбинаты бөтен Советлар Союзына атаклы. Бу комбинат өчен чимал якын-тирәдә, үз республикабызда җитештерелсә начар булыр идеме?! Ә җитен сүсе һәм орлыгы җитештерү өчен шартларны безнең республикада юк дип әйтеп булмый. Татарстан климатының „җитен өчен бик кулай икәнлеген ата-бабалары- быз әллә кайчан исбат иткәннәр инде.. Бу куе һәм биек булып үскән, җырлап торган җитен басуы шуның ачык мисалы түгелмени! Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк: хәзер инде республикабызда ул кыйммәтле культураны игүче колхозлар аз булса да бар. Әмма безнең якларда җитеннән мул уңыш алу алымнары, бу эш белән шөгыльләнүче колхозларның тәҗрибәләре турында моңа кадәр бернинди китап та басылып чыкканы юк. Авыл хуҗалыгы министрлыгы да, Татарстан китап нәшрияты да моңа игътибар юнәлтергә тиештер... Минем монда килүемнең максаты җитен басуының матурлыгын күрү түгел иде, әлбәттә. Зур Сәрдек авылына барышлый, «Нинди була икән ул җитен басуы», — дип, юл уңаенда гына сугылдым мин бирегә. Ә Зур Сәрдек авылына баруымның төп сәбәбе — колхозның яңа председателе Камил Шакиров белән якыннан танышырга теләү иде. Зур Сәрдек авылында минем элек тә булганым бар иде. Ә андагы Сталин исемендәге колхозның яңа председателе Камил Шакиров икәнлекне Казанда, авыл хуҗалыгы җитәкчеләренең республика киңәшмәсендә генә белдем. Бу киңәшмә көне буе барды. Иртә таңнан басудан басуга, бригададан бригадага йөрергә гадәтләнгән колхоз һәм совхоз җитәкчеләре сәгатьләр буена бер урында хәрәкәтсез утырырга күнекмәгәннәр шул — залда утыручылар шактый ялыктылар. Ораторларның сөйләүләре дә гаҗәп бер төрле иде. Аларның күбесе, отчет вакытындагы кебек, ире- шелгән уңышларны санап чыгу белән генә чикләнделәр. Трибунага Абдуллин — Ютазы районының «Коммунизмга» колхозы председателе менде. Дөрес, аның колхозы республикада алдынгыларның берсе. Шулай булса да, нигә инде, һәр тармак буенча очсыз-кырыйсыз саннар китерә-китерә, залда утыручы мең ярымлап кешенең теңкәсенә тияргә? Ул саннарны колхоз ничек яулап алган? — шул турыда сөйләсен иде ул! Аның сөйләве буенча бу уңышлар бары тик идарәнең генә тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелгән булып чыга. Исемнәре бөтен республикага билгеле булган куян караучылар, бозау тәрбияләүчеләр, тавык караучыларның хезмәте турында ләм-мим! Бик табигый, киңәшмәгә катнашучылар, Абдуллинның сөйләвен тыңлауга карагайда, «Чаян» журналын яки газета укып утыруны артыграк күрделәр. Ниһаять, Абдуллинның регламенттан ашып киткән чыгышын кул чабып туктаттылар. Председательлек итүче сүзне чираттагы ораторга бирде. Залда утыручылар трибунага чыккан кешенең Камил Шакиров булуына да, аның Кукмара районындагы Сталин исемендәге колхоз председателе булып 7* 99 эшләвенә дә башта әле игътибар итмәделәр — күзләрен алларындагы «Чаян» һәм газеталардай алмадылар. — Колхоз экономикасын кыска вакыт эчендә күтәрү өчен без нинди чаралар күрдек? Мин шул турыда сөйләргә телим, — дип башлады Шакиров сүзен шактый кыю рәвештә, һәм иелгән башлар кинәт югары күтәрелде, пышынпышын сөйләшүләр дә бетте. Залда утыручыларның күзләре трибунага текәлде. Ал арның каршында тәбәнәк буйлы, ябыграк кына йөзле яшь бер кеше иде. Шакировның чыгышын зал зур кызыксыну белән тыңлады... Җитен игү һәм аның колхоз байлыгын арттырудагы әһәмияте турында сөйләде Камил... Кукмара районындагы авылларның күбесендә агач заты бөтенләй үсми дип әйтерлек. Бакча тирәләре дә киртә белән тотып алынмаган. Бакчаларда борыңборыниан бәрәңгедән башка берни дә үсми. Алмагачлар, башка җиләк-җимеш куаклары, һич булмаганда, каен, тополь, карама, өрәңге, юкә кебек гади агачлар утыртырга андагы кешеләрнең никтер куллары җитми. Шуңа күрә яңа гына матур итеп салынган йорт- каралтылар да ничектер шыр булып күренәләр. Ә менә Зур Сәрдек— Кукмара районының башка авылларына охшамаган— бик ямьле булып яшеллеккә күмелеп утыра. Ул Вяткага коя торган кечкенә генә Бөре елгасының сулъяк үзәнлегенә озынча булып, тауларга сыенып урнашкан. Зур Сәрдекне районның төньяк өлешендәге авылларның үзәге дип тә әйтергә була: биредә унбер еллык урта мәктәп, егерме урынлы участок больницасы, сельпо бар. Авыл урамнары буйлап караштыргалап йөрсәң, тагы шул күзгә ташлана: монда искергән йортлар бөтенләй юк диярлек. Урамы-урамы белән өр-яңа йортлар тезелеп киткән. Йортларның күбесе челтәрләп, бик матур итеп яңача салынган. Кайберләренең тоташ тәрәзәле зур-зур террасалары, балконнары да бар. Урып-җыю эшләре башланганга күрә салынып бетми калган йортлар да шактый—кайсысы (бурап кына куелган, кайсысының түбәсен ябасы бар, кайсысына миче чыгарылмаган. Тышкы билгеләр буенча фикер йөрткәндә дә, күренеп тора: колхозчыларның тормышлары зарланырлык түгел. Мин туп-туры идарәгә юнәлдем. Урып-җыюның иң кызган вакыты — анда хисапчы кыздан башка беркем дә юк иде. Ә миңа кирәкле кеше- колхоз председателе Шакиров бүген бөтенләй авылда түгел икән. Аны ниндидер җыелышка, район үзәгенә чакырганнар. Фатир хуҗасы Сәрвәр апа, минем ни өчен килүемне белгәч, үзенең колхоз эшләре белән бик якыннан таныш икәнлеген күрсәтергә тырышып, чәй янында Камил турында иркенләп сөйләргә кереште. Әмма ул аның турында моңа кадәр белгәннәремә өстәп әлләии яңа нәрсә әйтә алмады. Район үзәгендә дә, тирәкүрше авылларда да Шакировны яхшы беләләр. Алардан сораша торгач, монда килгәнче үк Камилгә карата шактый мактау сүзләре ишетергә өлгергән идем инде. Шулай, сөйләшеп утырганда Камилнең семьясы турында да сүз чыкты. — Хатыны Фәния яшелчәдә- бригадир булып эшли, — диде Сәрвәр апа. — Ике баласы — бер кызы, бер улы бар. Бик матур торалар. Әлс төнәге-н генә Фәния безгә килгән иде... — Ләкин хуҗа хатын сүзен дәвам итә алмады, йомышка кергән күрше карчыгы аны өйалдына чакырып алды. Мин, тиз-тиз генә җыендым да, яшелчә бакчасына юнәлдем. Камилне элек төзүче-ташчы булган дип сөйлиләр, авыл хуҗалыгы эше белән бөтенләй таныш түгел иде, диләр. Шуның өстенә аңа бары 29 яшь икән. Димәк, тормыш тәҗрибәсе дә ул кадәр зур түгел. Шуңа карамастан, ничек итеп ул шундый зур хуҗалык белән җитәкчелек итү эшен үз өстенә алды икән? Председатель кеше бит гомер буена иген 100 иккән картларга да, тәҗрибәле механизаторларга да дөрес киңәш бирергә тиеш. Колхозның барлык эшләре өчен иң башлап ул җаваплы. Бу җаваплылыкны өстеңә алу өчен Камил яшендәге кеше өчен зур тәвәккәллек, үз-үзеңә нык ышану кирәк. Үз-үзеңә генә микән?.. Үзәнлектәге яшелчә бакчасына барышлый әнә шулар турында уйладым. Яшелчәдә эшләүче хатын-кызлар яшелчә бакчасында кишер чүбе утыйлар иде. — Эшләр уң булсын! — дидем мин, шалаш янында гына чүп утаучы бер яшь кенә ханым янына килеп. — Исәнмесез! Миңа яшелчә бригадиры кирәк иде. — Нигә ул сезгә? Бригадир мин булам. — Алайса сез Камил Шакировның иптәше Фәнияме? Фәния җыелган чүп үләннәрен җитез генә бер өемгә илтеп ташлады. Мин аңа йомышымны әйттем. Камил исемен ишетү белән Фәния тигез, ак тешләрен күрсәтеп елмаеп куйды: аның түгәрәк, мөлаем йөзе балкып киткәндәй булды. — Мин Камил турында бары яхшы яктан гына сөйли алам, — диде Фәния. — Мин дә сезнең янга аның турында яман сүз ишетү өчен килмәдем. Нәрсәдән гыйбарәт соң Камилнең яхшы ягы? Мөмки-н булса, шул турыда сөйләсәгез иде. — Ничек дип әйтим инде? — Фәния берникадәр уйланып торды, ан нары, нәрсәдер исенә төшкәндәй, якында гына йөргән каравылчы малайга нидер ишарәләде.— Какмый, сукмый. Авыр сүз әйткәне юк. Тик менә әйбәт кенә эшен ташлап председательлеккә барып керде. Элек сигез сәгать эшлә дә, җаның тыныч иде. Хәзер көн дими, төн дими — һаман эштә. Ябыгып бетте инде. Шулай булса да үзе бер дә инде уфтана белми, зарланмый... һ Шул арада әлеге каравылчы малай бер кепка тулы кыяр өзеп килеп тә җитте. Аңа ияреп килгән өч-дүрт яшьлек нәни генә кызчык Фәниягә барып елышты. — Безнең кыярны авыз итеп карагыз, — диде Фәния, — күптән түгел генә ун центнердан артык җыеп озаткан идек инде. Тагын өлгереп килә. Быел кыяр бик уңды. Фәния эшен дәвам итте. Без нәни кызчык белән чирәм өстеиә утырдык та, әнисенең сөйләгәнен тыңлый-тыңлый, кыяр әрчергә керештек. Озакламый безнең табынга бер кепка кишер дә өстәлде. Фәния сүз сорап кешегә керә торган түгел икән, Камил турында, аның малай чагы, читтә йөрүләре, хәзерге эше турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Председательнең наряд биргәнен күзәтеп торсаң, аның нинди кеше булуын, ничек эшләвен шактый чамаларга була. Чөнки наряд вакытында бригадирларның председательгә булган мөнәсәбәте дә, председательнең үзенең дә характеры ачык күренә. Бригадирлар иртәгә нәрсә һәм күпме эшләргә тиеш булулары турында үзләре сөйлиләр. Камил, аларның сүзләрен тыңлый-тыңлый, блокнотына нәрсәдер сызгалый, әледән-әле бригадирларга төрле сораулар бирә, теге яки бу эшне ничек башкарырга кирәклек турында үзенең фикерләрен әйтә. Бригадирларда да шундый ук блокнотлар бар. Алар .иртәгә эшлисе эшләрен идарәгә килгәнче үк шуңа теркәп куйган булалар, димәк, бригадирлар шулар турында председатель белән киңәшергә генә килгәннәр. Әлбәттә, болай булгач нарядны үтәми кал маячаклар. Колхозда киеренке эш вакыты: һәр көнне кырыкка якын төрле эш 101 башкарылырга тиеш. Алты комбайн, өч лафет арыш һәм сабан ашлыкларын урып-җыя, кырыклап кеше ындыр табагында көшел чистарта, борчак алуда егерме кеше, утыз кеше эскерттә, утыз кешелек төзү бригадасы электростанция, терлекчелек биналары һәм мәктәпкә мастерской сала, баганалар утырта. Ике йөздән артык кеше җитен йолкый һәм көлтә бәйли һ. б. Боларның барысы белән дә идарә итү Камил өс- тенә йөкләнгән. Ә Камил, күренеп тора, үз өстенә йөкләнгән эшне үтәми кала торган егет түгел... Казанда колхоз һәм совхоз җитәкчеләренең республика киңәшмәсендә сөйләгәндә мең ярым кешенең -дикъкатен үзенә каратып тота алган Камил үзе турында сүзгә бик саран булып чыкты. Бу бик табигый, аның кебек кешеләр үзләрен сүз белән түгел, эш белән күрсәтә торган булалар. Ә халык нәкъ менә шундый кешеләрне ихтирам итә, үзе сөйләп мактанмаса да, аның эшләрен күрә, бәя бирә... 1958 елга кадәр, председатель булып сайланганчы, Камилгә сабан сөрергә, иген игәргә, кыскасы, авыл хуҗалыгында эшләргә бөтенләй туры килми. Юк, авыл хуҗалыгы эшен яратмаудан, рәхәт тормыш артыннан куудан түгел. Киресенчә, аның характерына һәр эшне җиренә җиткереп эшләү, бернинди авырлык алдында да баш имәү хас... Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан гына Камилнең әтисе үлеп китә. Аның әнисе, берсеннән-берсе кечкенә биш баласын ияртеп, Свердловск шәһәреннән туган авылларына кайтырга мәҗбүр була. Балаларның иң олысына — Камилгә ун гына яшь була әле сугыш башланган вакытта. Тол калган ана, «тамагы тук, өсте бөтен булыр» дип, Камилне күрше районда прокурор булып эшләүче энесе янына озата. «Өстең бөтен, тамагың тук» булса да, кеше янында яшәү — кеше янында яшәү инде ул. Дөрес, Камилне анда тиргәмиләр дә, сукмыйлар да. Шулай да җиңгәсенең һәр күз карашы «әрәм тамак» дия кебек тоела Камилгә, һәм ул, Суворов училищесына керергә ниятләп, дүртенче класста укыган җиреннән Казанга китә. Суворов училищесына эләгә алмагач, ФЗО га керә, һөнәр алу турында түгел, зур батырлыклар күрсәтеп, дошманны җиңүгә үз өлешен кертү турында хыяллана Камил бу вакытта. Сугыш турындагы китаплар укый, кинолар карый, һәм шулар тәэсиренә бирелеп, үзе белән бергә укучы Саша исемле малай белән, фронт ягына китүче эшелонга эләгеп юлга чыга. Станцияләрнең берсендә, эшелоннан эшелонга күчкәндә, юлдашыннан аерыла. Аны берничә тапкыр тотып Казан ягына озаталар. Ләкин ул үзенекен итә, әле вагон башында, әле вагон баскычында, ни эләксә шуның белән туклана-туклана, һаман фронтка якынлаша. Берничә айлар үткәч кенә, ниһаять, Смоленск өлкәсендә фронтны куып җитә. Ачлы-туклы, кайда җитте шунда кунып йөри торгач, Гусино станциясенә барып чыга һәм ничектер исән калган бер агач йортның ишеген кага. — Комендант рөхсәтеннән башка кунарга кертә алмыйм, — ди хуҗа карчык һәм Камилгә комендатураны ничек эзләп табарга кирәклеген өйрәтеп җибәрә. Өстенә тузып беткән бишмәт кигән, атналар буена юынмаган Камилне озын гына буйлы бер капитан каршы ала: — Син кем? — Камил Шакиров. — Кайдан? — Татарстаннан. — Нигә килдең монда? — Фашистлар белән сугышырга. Өс-башы ертылып беткән, тузанлы битендә бары тик коңгырт күзләре генә ялтырап күренгән кечкенә, ябык малайдан мондый кыю җавап 102 ишеткән капитан көлеп үк җибәрә. Камил, ял.варулы күз карашын капитанга төбәгән килеш, сүзен дәвам итә: — Абый, мине дә кызылармеец итеп алсагыз иде. — Моны мин хәл итә алмыйм, полк командирына барырга кирәк. Ә хәзер, әйдә, юын да ашарга! —ди капитан, җитдиләнеп. Камилнең хыялы тормышка аша. Подполковник Некрутенко 13 яшьлек Камил Шакировны Баш командование резервындагы «Александр Невский» орденлы зенит артиллериясы полкына полк улы итеп алу турында приказга кул куя... Менә еллар үтүдән саргаеп беткән кәгазь — кечкенә Камилнең сугышчан хезмәте турында полк командиры биргән характеристика. «Кызылармеец Шакиров Камил Фаяз улы,—диелгән анда, — безнең частьтә 1944 елның маеннан башлап хезмәт итә. Шушы вакыт эчендә ул Белоруссия, Литва, Көнчыгыш Пруссия территорияләрендәге сугышларда актив катнашты, һәр яктан да дисциплиналы һәм нык характерга ия булган Шакиров яшь ягыннан олы иптәшләре арасында авторитет казанды. Олы яшьтәге сугышчылар кебек үк сугышчан поход тормышының авырлыгына һәм кыенлыкларына бирешмәде. Кызылармеец Шакиров, бик яшь булуына да карамастан, үзенә йөкләнгән бурычларны һәм орудиенең материаль частьларын бик тиз үзләштерә алды. Хәрби белем һәм шәхси батырлыгы, кыюлыгы нәтиҗәсендә кызылармеец Шакиров дошман белән көрәш вакытларында сынатмады, күп кенә батырлык үрнәкләре «күрсәтте. 1945 елның февралендә немец басып алучылары белән Көнчыгыш Пруссиядә барган сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен ул «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Партиягә һәм социалистик Ватанга чын күңелдән бирелгән комсомолец Шакиров сугыш вакытының һәртөрле шартларында үз орудие расчетында агитатор вазифасын үтәде». Бу язу аның характерын ачык күз алдына китереп бастыра. «Олы яшьтәге сугышчылар белән беррәттән немец басып алучыларга каршы сугышларда күп мәртәбәләр катнашты, батыр егетне сугыш вакытының авырлыклары куркыта алмады», — дип яза аның турында частьнең ком- сомал оешмасы секретаре. Бу характеристикаларда сурәтләнгән сыйфатлар Камилнең алдагы тормышында ныгый гына бара. Бер генә нәрсәгә игътибар итик: Камил бары тик дүрт-биш ел гына мәктәпкә йөреп белем ала; шуңа карамастан, озакламый ул югары белемле белгеч булачак: хәзер читтән торып авыл хуҗалыгы институтында, механикалаштыру факультетының IV нче курсында укый. Фронттан кайткач, Ташкент шәһәрендә ташчы һөнәренә өйрәнә, аннары Ленинградта төзүче мастерлар хәзерли торган курсларда укый. Яше җитеп кабат армиягә алынгач та, хәрби хезмәттән калган вакытларын белемен күтәрү өчен файдалана, үзлегеннән укып өлгергәнлек аттестатына имтихан бирә. Армиядән Казанга кайта, яшь егетләрне, кызларны төзүче һөнәренә өйрәтә, СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы өчен яңа бина салуда эшли. Әмма кайда гына булмасын, нинди генә эштә эшләмәсен, аның теләге туган авылына кайтып төпләнү була. Колхоз өчен кирәкле белгеч булып кайтырга тели ул һәм шуңа күрә, үзе төзүче мастер булуга карамастан, Казан авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга керә... Менә аның туган авылы. Купка тавыннан ул уч төбендәге кебек күренә. Әнә тегермән буасы. Ул, Камилнең балачагындагы кебек үк, һаман үзенә чакыра... Юк, Камил өчен туган авылы шатлыклы истәлекләр белән бәйле түгел. Әнисе аны бөтен кеше сугыш авырлыгыннан җәфа чиккәндә, иң авыр елларда озаткан иде бит биредән. «Язмыштан узмыш юк инде, улым. Бәхетең белән тумагансың», дигән иде әнисе ул вакытта, үзенең күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып. Юк, Камил бәхет 103 сез түгел. Аңа әле егерме алты яшь кенә, ул инде дөнья күргән, чыныккан. Ни теләсә шуны булдыра ала торган егет. Менә дигән оста төзүче. Әнисе өчен дә, туганнары өчен дә таяныч була ала ул хәзер. Әмма аның өчен колхозда эш булырмы? Колхоздагы төзелешләргә аның һөнәре ул кадәр кирәк түгел бит. Чөнки ул ташчы, ә авылда йортлар да, каралтылар да башлыча агачтан салына... Озак вакытлар кәеф-сафа кылып яшәү Камил эше түгел. Ул кайткан көннең иртәгесен үк, ахыр чиктә комбайнер ярдәмчесе булып эшкә кереп булмасмы дип, Яниль ЛАТСыиа юнәлә, һөнәре булган кешегә эш бетәме соң: аны МТСта, үз һөнәре буенча, төзүче итеп эшкә алалар. Шуның өстенә ул биредә балачакта бер класста укыган, күптән түгел генә Минзәлә авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлаган Фәния белән очраша. Камил ялга кайткан җиреннән авылда төпләнеп кала. Район үзәгендә һәм авылларда күп кенә таш биналар салуда катнаша. Зур квалификацияле, өлгер һәм тырыш мастер буларак, хезмәт хакын да ярыйсы гына ала ул. Озакламый әнисенә һәм туганнарына менә дигән йорт салып бирә һәм Фәниягә өйләнеп тә җибәрә. Тиздән Зур Сәрдек авылында тагын бер яңа йорт барлыкка килә. Яшь кияү белән яшь килен шунда тора башлыйлар. Бер уйлаганда, Камил өчен хәзер тыныч кына үз өеңдә яшәргә, үз җаең белән эшләргә мөмкин. Өч мең, өч мең ярым хезмәт хакы алып авылда түгел шәһәрдә дә менә дигән итеп яшәргә була. Барысы да җитеш. Кайгырырга бер дә урын юк шикелле. Камил урынында башка берәү булса, бәлки шулай уйлаган да булыр иде. Ләкин Камил андыйлар- дан түгел. Колхозның хәле борчый аны. Колхозчылар эшләмиләр дә түгел, эшлиләр. Шулай да колхозның кереме 800—900 мең сумнан артмый. Дөрес, районда колхозны сүкмиләр, шулай ук мактамыйлар да. Чәчү дә, урып-җыю эшләре дә үз вакытында башкарыла. Терлекчелек продукцияләре дә планда күрсәтелгәнчә җитештерелә. Ләкин шунысы факт: колхоз бер урында таптана. Сәбәбе нәрсәдә? Камил газеталардан укып бара: һәр җирдә кичә урта хәлле булган колхозлар бүген алдынгы хуҗалыклар сафына басалар. Димәк, ул колхозлардагы җитәкчеләр моңа кадәр файдаланылмый яткан резервларны күрә беләләр. Сталин исемендәге колхоз председателе Малик абый да начар кеше түгел түгелен. Колхозчылар аннан зарланмый. Эчми дә, колхоз малын да әрәм-шәрәм итми. Тик шунысы бар: бары тик колхозның чираттагы сезонлы эшләре белән генә кызыксына. Колхозның алдагы үсешен кайгыртканы сизелми. Ә хәзерге колхоз җитәкчеләреннән партия нәкъ әнә шуны — киләчәк турында уйлануны таләп итә. Камил, авыл хуҗалыгы институты студенты буларак кына түгел, үз колхозын мондый хәлдән чыгару чараларын эзләп, алдынгы хуҗалыкларның тәҗрибәсен, Никита Сергеевич Хрущевның авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган докладларын, речьләрен өйрәнергә керешә. Колхозның үсешен тәэмин итү өчен төп шарт нәрсә? Җавап бик гади — экономиканы ныгыту, керемне арттыру. Ә моның өчен иптәш Хрущев Калиновка авылы колхозчыларына техник культуралар, аерым алганда, киндер җитештерергә киңәш итә. Сталин исемендәге колхозда да моның өчен мөмкинлекләр бар бит. Тимерче алачыгы янында агачтан ясалган ниндидер станок калдыклары ята. Камилнең карт тимерче Шәрәфи абзыйдан сорашканы бар — алар җитен сугу машинасы калдыклары икән. Димәк, биредә элек җитен игү белән шөгыльләнгәннәр. Ә хәзер бу турыда уйлаган кеше дә юк... Камил колхозның бер урында таптану сәбәпләре, аны алдынгылар рәтенә чыгару мөмкинлекләре турында үз кордашлары, яшьләр арасын- да да сүз .кузгата. Бик табигый, бу нәрсә аларны да бик борчый икән. 104 Шулай булмаска мөмкин дә түгел: колхозның киләчәге турында алар кайгыртмыйча, кем кайгыртсын! Яшьләр шундый сөйләшүләрнең берсендә аның үзенә председатель булырга тәкъдим ясыйлар. — Мин ул эшкә ярый торган кеше түгел, үзегез беләсез. Тәҗрибәм дә юк, — дип җавап бирә Камил. Шулай дисә дә, кайбер авылдашларының әйтүенчә, мөгаен, үзен бу эштә сынап карарга шул вакытта да уйлаган булгандыр ул. Үзе әйтмешли, әгәр ул бу эшкә теше-тырнагы белән каршы килсә, көчләп сайламаган булырлар иде. Эш аның теләвендә яки теләмәвендә түгел. Ул нинди председатель, колхозчыларның ышанычын аклыймы, юкмы?.. Гомуми җыелышта аның кандидатурасын яшьләр күтәреп чыга, халык та аны яклый. Әмма районнан килгән вәкил: — Иптәш Шакиров яшь кеше, тәҗрибәсе дә юк. Аны быелга председательнең урынбасары итеп сайласак та бик җиткән,—ди. Сүз Шакировның үзенә бирелә: — Ышаныч күрсәтүегезгә рәхмәт. Сайласагыз, ул ышанычыгызны акларга тырышырмын, — ди ул. — Ләкин мин урынбасар булырга риза түгел. Чөнки хуҗалык үсешен тәэмин итү өчен күп кенә үзгәртүләр кертергә кирәк. Моны председатель генә башкара ала. һәм 28 яшьлек Камил Шакиров бертавыштан Сталин исемендәге колхозның председателе итеп сайлана. Бик авыр була Камилгә башта. Ул һәр кешедән алда уяна, соң ята. Картлар янына киңәшкә бара, элек нинди культураларның нинди уңыш бирүе белән кызыксына. Гомер-гомергә иген игү белән шөгыльләнгән колхозчыларга, үз эшләрен яхшы белгән механизаторларга ышанып эш итүе аның халык алдында абруен бик тиз күтәрә. Алдынгы колхозлар үрнәгендә ул, идарә белән бергә, бригадаларны комплекслы итеп оештыру, бригадирларга -кырчылык һәм терлекчелек буенча ярдәмчеләр билгеләү чараларын күрә, партия оешмасы секретаре, агроном Нуриев Миңлегали белән бергәләп җитен уңышы үстерү үзенчәлекләрен өйрәнә. 1959 елда, Камил председатель булып сайланган елны, җитен бары тик 20 гектар мәйданда гына чәчелә. Беренче елда ук җитеннең һәр гектары ун мең сум керем бирә. Ә колхозның гомуми кереме миллион ярым сумнан артып китә. Керемнең бер ел эчендә ике мәртәбәгә якын артуы председательне дә, колхозчыларны да канатландырып җибәрә. Терлекчелектә эшләүчеләргә һәм механизаторларга акчалата түләүгә күчәргә мөмкинлек туа. Җидееллыкның икенче елын алар яңа дәрт, яңа омтылышлар белән башлыйлар... Җитмеш яшьлек Шәрәфи абзый илле елдан артык инде тимерчелек эшендә. Болай карап торуга аңа әле җитмеш яшьне һич тә бирмәссең. Колачка чак сыяр киң күкрәкле, баһадир гәүдәле кеше. Авыр чүкечне сандал өстендә җиңел биетә. Кирәкле детальне ясап бетергәч, салмак адымнар белән алачык алдына чыга. Булачак җитен сугу машинасының агач станогына борау белән әлеге деталь өчен тишек тишә. Аннары аны ашыкмый гына урнаштыра, ныгытып беркетеп куя. Сөйләшүе дә салмак. — Әнә теге машинаны, — ди ул, якындагы иске агач станокка күрсәтеп, — утыз бишенче елны ук ясаган идем. Сугыштан соң әлегә кадәр җитен белән кызыксынган кеше булмады, машина тик ятты, искереп, тузып бетте. Ә хәзер менә җитенне тагын игә башладык. Яна машиналар кирәк булды. Монысы уңайрак була, ике секцияле. Элек ат көче белән суктыра идек. Хәзер, Камил әйтә, электр көчен җигәбез, ди. Шушындый өч машина суга башласа, түзеп кенә тор, энем... Елга аша салынган күпернең аргы ягындагы урам чатыннан мотоциклына атланган председатель күренде, күз ачып йомганчы бирегә килеп тә җитте. Икебез белән дә күрешкәннән соң: 105 — Нихәл, Шәрәфи абзый, бик ардырмыймы? — дип сорады. Шәрәфи абзый Камилнең бу соравын ишетмәде, дисәм, ялган булыр, моңа кадәр шактый гына сөйләшеп утырдык, акрын тавыш белән әйткән сүзләрне дә игътибарсыз калдырмады. Ә менә хәзер, гадәттә картларга әйтелә торган «ардырмыймы» сүзен яратып бетермәде булса кирәк, җавап биреп тормастан, үзе сорашырга кереште: — Валларны, мин әйтәм, кайчан кырдырырбыз икән, Камил? Маши- налар әзер, эш шунда гына калды. Камил машинаның әле шомартылмаган валын кулы белән әйләндереп алды һәм: — Токарьный станокны төштән соң китереп җиткерергә тиешләр, Шәрәфи абзый. Анысы белән мәшәкатьләнмәсәң дә ярар инде. Боларын ясавың өчен дә зур рәхмәт,—диде. — Тик ятасы килми шул, хәрәкәттә бәрәкәт бар, диләр «бит, — дип, Шәрәфи абзый алачыкка кереп китте. — Алтын куллы кеше, — диде Камил, Шәрәфи абзый артыннан ымлап.— Җитен игә башлаганны ишеткәч, идарәгә килеп, бу машиналарны ясарга үзе алынды. Сатып ала башласаң, дөнья бәясенә төшәр иде... — Аннары ул мотоциклының ачкычын борды да:—Җитен йолкучылар янына барырга теләмисезме? Әйдәгез, — дип, миңа арттагы урынны күрсәтте. Мин тоткычка ябышырга чак кына өлгердем, мотоцикл тырылдап алга омтылды. Каршыга көчле җил исте, йортлар зур тизлек белән артка йөгерде... «Хәрәкәттә бәрәкәт бар», — диде бит Шәрәфи абзый. Мотоциклга утырып зур тизлек белән барганда, әнә шул сүзләр колак төбемдә яңгырап торды. Камилгә карата әйтелгәндер кебек тоелды миңа ул сүзләр. Шулай булса да, бер дә гаҗәп түгел. Әнә бит ул гел хәрәкәттә. Мотоциклына атлана да, әле тегендә оча, әле — монда. Бер эш тә, бер колхозчы да аның игътибарыннан читтә калмый, барысына да җитешә. Ул һәр көнне һәр эш кешесенең янында булырга өлгерә, диләр. Әлбәттә, мондый хәрәкәтнең бәрәкәте булмый калмый. Хәрәкәтләнүдән, тыйгысызлыктан куркып, ваемсыз гына «үгез үлсә — ит, арба ватылса — утын», дип йөрсәң, җитеннән алыначак миллионнарны да, электростанцияне дә, терлекчелек биналарын да, яңа машиналарны да бер дә юкка китереп бирмәсләр иде. Бер ел, ел ярым вакыт эчендә колхозның күзгә күренерлек мондый үсеше дә булмас иде. Алар барысы да кемнең дә булса артыннан йөрүен, өзлексез кайгыртуын, кыскасы, хәрәкәтләнүен таләп итәләр... Председатель мотоциклын җитен йолкый торган «ЛТ-7» агрегаты таккан трактор янына туктатты. Тракторчыга кулы белән эшне дәвам иттерергә ишарәләп, машина артындагы баскычка менеп басты. Беравык җитен сабакларының йолкынып тигез рәт булып җиргә ятуын карап барды. Аннары басмадан төшеп, бүген йолкынган җитен тезмәләрен санарга кереште. Мин дә аның артыннан иярдем... Үзе турында сүзгә саран булса да җитен турында рәхәтләнеп сөйли икән Камил. — Акчаны да мул бирә бу җитен,—диде ул, җилгә аркасын куеп, папирос кабыза-кабыза, — хезмәтне дә бик күп сорый. Уйлап карагыз, бе^хектар җитенне йолкып бетерү өчен 25 кеше иртә таңнан караңгы төнгәчә эшләргә тиеш. Әгәр кул белән эшләүгә китсә, 200 гектар җитен- не_200 кеше бер ай вакыт йолкыр иде. Ә бер машина һәр сменада 100 кеше эшләгәнне башкара. Җитен йолку машиналарын әле быел гына булдырдык. Бик шәп нәрсә булып чыкты бу машина. Әмма машинасыннан да бигрәк машинистлары әйбәт, тырыш егетләр. Мондый машинаны элек күргәннәре булмаса да, берничә көн эчендә тәмам серенә тө 10G шенделәр. Ә машина, үзегез күрәсез, шактый катлаулы. Хәзер Мостафин Лотфулла көн саен икешәр норма бирә. — Ә түләү тәртибе ничек, хезмәт көне беләиме? — Ике йөз гектар җитенне кыска вакыт эчендә йолкып алу галәмәт авыр эш, — дип сөйләп китте Шакиров.—Җитмәсә җитен нәкъ сабан ашлыклары урып-җыю вакытында өлгерә. Уйлаштык-уйлаштык та бу эшне материаль кызыксындыру көче белән генә хәл итәргә мөмкин дигән карарга килдек. Кул белән йолку нормасын дүрт сотый итеп куйдык. Аның өчен колхозчы уналты сум акча, ике кило ашлык һәм тагын терлек азыгы ала. Көлтә бәйләүчеләр, машинистлар өчен дә норма билгеләдек. Колхозчы хәзер белеп тора: бүген фәлән кадәр норма эшләсә, фәлән кадәр алачак. Ул эшкә әйткәнне дә көтми. Үзегез күрәсез, авылда бер генә дә эшсез кеше юк. Әби карчыклар да, кечкенә балалы киленнәр дә — һәрберсе мөмкин кадәрчә эшләргә тырышып басуга чыгалар. Яна елдан барлык тармак буенча да акчалата түләүгә күчәргә исәп. Җитен моңа мөмкинлек бирәчәк. Быел җитеннән алыначак доход ике миллионнан ким булмас дип көтәбез... Җитен өстен тар гына тасма булып чүп үләне, алабута басып киткән урынга тукталдык. — Самолет чакыртып яз көне басу өстенә «декотекс 80» дигән препарат сиптергән идек. Сигнал биреп торучы монда самолетка юлны тиешенчә күрсәтмәгән булса кирәк, күрәсезме, бу урын чи калган, — диде Камил. Фәннең куәтен күрсәтү өчен юри, махсус калдырылган диярсең, бу чүп үләне басып киткән тасманы. Ул .урында җитен бөтенләй үсә алмаган, алабута урман кебек шаулап тора. Ә самолет «утаган» басу өсте шундый чиста: тырышып-тырышып эзләсәң дә, бер генә чүп үләне табал- массың. Бу кадәр җитенне чүп үләннәреннән арындыру өчен өч-дүрт мәртәбә утарга никадәр кеше көче киткән булыр иде! Көлтә бәйләүчеләр янында без материаль кызыксыну дигән нәрсәнең бик характерлы күренеше белән таныштык. Председатель, мотоциклын туктатып, җитен көлтәсе бәйләүче хатын-кызларның хәлен сорашырга өлгермәде, алар Камилне әйләндереп алдылар да, бер-берсен бүлә-бүлә, зарланырга керештеләр. Зарлануларының сәбәбе дә бар икән. Ниндидер Д^иңлевәли хатыны — яшь кенә ди әле үзе, — кичә көлтә бәйләүдә эшләгән. Ә бүген югары басуга җитен йолкырга чыккан. Беренчедән, җитен йолкуда акча күбрәк төшә, ди, икенчедән, югары басудагы җитен мондагы кебек куе, чиста түгел, анда чүп үләне дә шактый икән. Ул, яшь кенә хатын, аңа әни булырдай апалар, бригадир сүзен тыңлап, көлтә бәйләргә йөргәндә, күбрәк акча да эшләсен, шул чүп үләннәрен җыеп, терлекләренә азык та хәзерләсен, имеш. Мондый хәлгә көлтә бәйләүче апаларның бик каты ачулары килгән булып чыкты. — Үләрсең гарьлегеңнән, Камил акыллым, — диде бер апа. Камил апалар алдында гафу үтенде: — Бергәләшеп мондагы йолкынган җитенне көлтәгә бәйләп бетерергә кирәк. Бик дөрес әйтәсез, юк исә, орлыклары да коела башлый. Аннары бөтенегез югары басуга чыгарсыз. Төштән соң андагы җитен йолкучылар барысы да монда көлтә бәйләргә килер. Ризамы шуңа? — диде. Камилнең бу сүзләренә апаларның күңелләре бик булды, шунда ук таралыштылар да элеккедән дә җитезрәк итеп көлтә бәйләргә керештеләр. — Менә ничек бит ул, — диде Камил, үз-үзенә сөйләгәндәй. — Биредә инде материаль кызыксыну чиктән ашып китә. Чүп үләне күп булса, җитен уңышы начар. Анда машина да кертеп булмый. Ә кул белән йолку ике-өч мәртәбә кыйммәткә төшә. Колхоз өчен зыян. Ә алар зыян турында уйламыйлар, шул зыянга сәбәп булган нәрсәдән файдалану ягын 107 карыйлар. Хәер, ни әйтәсең аларга? Үзебез гаепле. Хәзергә кадәр колхозчыларны терлек азыгы белән җитәрлек кадәр тәэмин итә алмыйбыз. Ә аларның терлекләреннән аерыласылары килми... — Камил беравык җитен басуы өстенә карап торды да, аннары, җитез генә иелеп мотоциклын кабызакабыза, өстәп куйды. — Ничего, ныклап торып аякка гына басыйк. Барысы да булыр!.. Камилнең телефон буенча Казан белән сөйләшәсе бар икән, без идарәгә кайттык. Электростанция өчен утка чыдамлы кирпечләр сорарга кирәк булган икән аңа бу сөйләшү. Сөйләшү өчен чират көткән арада ул, өстәл тартмасыннан өч-дүрт китап чыгарып, кәгазь белән аларны бик әйбәтләп төрде һәм төргәкнең шома ягын әйләндереп, адрес язарга кереште. Шул вакыт мин монда килер алдыннан булган бер вакыйганы хәтерләдем. Җитен игү белән шөгыльләнүче кешеләр янына барасы булгач, бу үсемлек турында аз гына булса да белергә кирәк бит инде. Шул максат белән мин, Үзәк республика китапханәсенә барып, җитен игү буенча чыккан әдәбият белән танышырга булдым. Ләкин миңа кирәкле китаплар барысы да кулда булып чыкты. Миңа китапханәара абонемент мөдире Мария Павловна янына барырга куштылар. Ул җавап урынына берничә хат китереп тоттырды. Дөресен әйтим, бу хатларны укып чыккач, китапларның биредә булмавына сөендем мин. Чөнки ул хатларны әлеге китапларны озак тотуы өчен гафу үтенеп һәм кайтару вакытын озайтуны сорап Кукмара районының Сталин исемендәге колхоз председателе Шакиров язган иде. Ә мин нәкъ менә шул колхозга барырга җыенган идем ич! Мин Камилгә әнә шул вакыйганы сөйләдем дә: — Әллә шул китапларны кайтарасызмы? —дип сорадым. — Юк, болары институт китапханәсеннән алынган китаплар, дәреслекләр,— диде Камил, — ә сез кызыксынганнары биредә,—ул стена буендагы шкаф янына барды, урып-җыюда беренчелек өчен колхозга бирелгән Күчмә Кызыл байракның чукларын төзәткәләп алды да шкафтан берничә китап алып өстәлгә куйды һәм: — Дедов белән Субботииның «Җитен эшкәртүче колхозларның экономикасын күтәрү» дигәне бигрәк тә кызыклы, һичшиксез укып чыгарга тырышыгыз,—дип калын гына бер китапны миңа сузды. Шулвакыт телефон шалтырады. Казанда утка чыдамлы кирпечләр бар икән, машина белән килергә куштылар. Камил, блокнотын алып, бүген эшләнәсе эшләр язылган пунктларның берсен сызып куйды һәм икенче биткә: «Казанга кирпеч алып кайтырга — бер машина, ике кеше», — дип теркәде. Председатель әлеге китап төргәген почтага тапшырырга дип хисапчы кызга бирде һәм бүген килгән газета-журналлариы караштырырга кереште. Урамда мотоцикл килеп туктаган тавыш ишетелде. Ишектә трактор бригадасы бригадиры Йөзмиев Сөнгат күренде. — Электростанциягә торба кирәк дигән идең, Камил, — диде ул, ишектән керешли үк. — Таптым әй! Мастерской янында гына яткан нәкъ безгә кирәкле торба. Председатель өчен бик шатлыклы хәбәр иде булса кирәк, аның йөзендәге гадәттәге кырыслык, күзләрендәге җитдилек шатлыклы елмаю белән алышынды. Ул хәзер барып бригадирның кулын кысар кебек иде. Председатель була торып, андый йомшак хисләргә бирелүен күрсәтергә теләмәде ахры: — Бик әйбәт булган. Ммн берәрсен РТСка җибәреп карамакчы идем,— дию белән генә чикләнде. Аннары икенче бригададагы комбайнчылар хәле белән кызыксынды: андагы бодай басуы тигез түгел, чокыр- чакырлар күп — комбайннар ватылып ятмыймы?.. Ул-бу юк икән. — Шундый вак-төякләр артыннан чабуга караганда, ике йөз гектар җитенне җыеп алу берни түгел, — диде Камил бригадир чыгып киткәч һәм блокнотыннан тагын бер пунктны сызып ташлады.—Менә җитен машинасы өчен роликлар кирәк. Сельхозснабтан да, РТС тан да табып булмый. Киров өлкәсенә кеше җибәреп карарга туры килә. Электростанция өчен дә төрле әйберләрне эзли-эзли тәмам җәфа чиктек. Совнархоз авыл хуҗалыгы кирәкяраклары, запас частьлар турында бик аз кайгырта. Ә спекулянтларга -шул гына кирәк. Алардан барысын да табарга була. Әйберне тиешле урында законлы юл белән табып алмагач, колхозлар ирекле-ирексездән шул спекулянтлар янына барырга мәҗбүрләр. Колхоздагы эшләр бит алар булганны көтеп тормый... Камилнең иптәше Фәния аның һич тә зарлана белмәвен әйткән иде бит. Председательнең бу сүзләре бәлки зарлану кебегрәк тоелыр. Чынлыкта исә, ул моны кемнәндер зарланып әйтмәде, еш кына очрый торган андый күңелсез күренешләргә ачынып сөйләде. Җитешмәгән әйберләрне табу өчен, ул спекулянтларга мөрәҗәгать иткәндер дип тә әйтеп булмый, чөнки аңа мондый нәрсә һич ятышмый. Югары оешмаларның теңкәсенә тияр, министрның үзенә барып җитәр, кирәк әйберен законлы юл белән булдырмый калмас. Әмма шунысын да яшереп булмый: колхоз председательләренең барысы Камил кебек кыю да, тынгысыз да түгел, колхоз эшендә бик кирәкле булган әлеге «вак-төяк» әйберләрне алар «җиңел юл» белән табалар: әлеге дә баягы спекулянтларга мөрәҗәгать итәләр. Боларны бетерү өчен Совнархозның авыл хуҗалыгы таләпләре белән киңрәк кызыксынуы һәм аларга кирәкле әйберләрне күбрәк җитештерүе генә кирәк. Әйе, бу бик мөһим мәсьәлә, ачынып сөйләрлек тә шул. Колхоздагы киеренке эш вакытларында, караңгыдан торып семьясын борчымас өчен, Камил еш кына идарәдә генә кунарга кала. Мондый тоннәрдә анда ут би»к озак сүнми: Камил институттан килгән контроль эшләр өстендә утыра, я авыл хуҗалыгында теге яки бу яңалык турында чыккан китаплар укый, журналлар актара. Әледән-әле аның, тирән уйга чумган килеш, бүлмә буйлап йөргәнен күрергә мөмкин. Нәрсәләр турында уйлана икән ул? Әлбәттә, үткән гомерен сагынып уйламый торгандыр. Аңа әле утыз яшь тә тулмаган. Аның яшендәгеләр үткән турында түгел, киләчәк турында уйлана торган булалар. Кем белә, ул, колхозның киләчәген күз алдына китереп, төрле планнар кора торгандыр, колхозчыларның тормышын тагы да яхшырту буенча чаралар эзлидер. Ә бәлки җитен игүне тагын да киңәйтү, колхозда җитен эшкәртү фабрикасы булдыру турында уйланадыр. Бу да бик табигый. Бу тирәдәге халык борын-борыннан һөнәрчелек белән шөгыльләнә. Кукмара ягы һөнәрчеләре баскан киез итекләрне кемнәрнең генә кигәне юк икән. Киез итек басу белән алар республика буенча гына түгел, тирә-күрше өлкәләргә дә атаклы. Җитен эшкәртү эше дә алар өчен бик кулай булыр иде. Дәүләт өчен дә, колхоз өчен дә файдасы мул булыр иде моның... Әнә ул бүлмә буйлай шулай уйланып йөри-йөри дә кабат өстәл янына утыра, әлеге блокнотына нәрсәдер сызгалый, яза. Аннары тагын уйга кала. Әйдә уйлансын. Нәрсә турында гына булмасын, аның уйлары, хыяллары матур, якты һәм һич шик юк, алар тормышка ашачак...