Логотип Казан Утлары
Шигърият

КҮҢЕЛ ДӘФТӘРЕ

АШЫГУ ТУРЫНДА Ашыккан сулар диңгезгә Сирәк барып җитә диләр,— Күренмичә алар күзгә Чәпчеп-чәчрәп бетә диләр. Ә бетсә соң? Бетсә бетсен... Алар ярны сугара бит— Чәчәк булып үсәр өчен Җиргә сеңеп югала бит. Булсын иде шулай яшәп! Чәчрәүгә мин каршы түгел, Юлларыңда синең чәчәк Үстерәлсә ярсу күңел. СИН ШУНДЫЙ БУЛ С*ин шундый бул: читтә йөргән чакта Сизелмәсен читтә икәнең. Үткәнеңне җиткер киләчәккә Бүгенгеңнең киереп җилкәнен. Син шундый бул: чәчкәм дисәң — сакла, Боз яудыртма, кырау тидертмә; Узынсам—тый, хаклы булсам—якла, Сагындыр син, ләкин тилмертмә. Син шундый бул: күрмәү үкендерсен, Үпкәләүләр ләкин кирәкми. Сүзең утлы, сүзең үткен булсын, Яндырмасын ләкин йөрәкне. Син шундый бул: эзләт эзләреңне, Суьпк :көндә эзләт җылыңны, Очкыннарын сибеп күзләреңнең Кара төндә яктырт юлымны. Син шундый бул: уйларыма кер дә Давыл уйнат, күкрәп яшенлә,— Борчы мине, тынгы бирмә бер дә, һәм борчылсаң үзең — яшермә... Теләкләрем шундый менә минем, Күп тә түгел — чынлап уйласаң. Мин бүтәнгә аны теләр идем, Әгәр үзең шундый булмасаң! 84 МИН ГЕЛ ШУЛАЙ ■<п ни калдым тагын кул болгап — Самолетлар узып китте, Әйтерсең зәңгәр күл буйлап Ап-ак кошлар йөзеп үтте. Барыр җирләрен белмимен, Ләкин диңгез ярларына Очалардыр алар, димен,— Сөеклемнең яннарына. Меним икән ничек итеп — Күкләргә менәсем килә; Бик тиз генә очып җитеп Хәлләрен беләсем килә! Күңел әйтә:—«Оч булмаса, Кереп болыт арасына... Самолетлар!., һич булмаса Хат китерсен алар сиңа!» Күңел гел күккә күз сала — Нинди зәңгәр, нинди тирән! Нәни кош очып узса да Зур самолет итеп күрәм. КОЯШ БЕР ГЕНӘ Бөл үсәлми караңгыга качып, Гел яктыга гөлем үренде. Әйтте гөлем:—«Күзләреңне ачып, Кояшкаем, мине күр инде!» Гөлгә кинәт рәхәт булып китте, Тапты гөлем кирәк яктыны — Кояш булып аңа нурын сипте Сөйгәнемнең йөрәк ялкыны. Әйтәм җырлап: — «Үс, күтәрел, сулма, Чәчәк койма, күңел гөлгенәм. Сип нурыңны, сип, сип, саран булма, Кояшкаем — минем бер генәм!» БЕР Уй Б ер уемны минем бел син, дустым, Мин йөрәктә аны сакладым: Аерылуга Җил дип исем куштым, Мәхәббәтне Ут дип атадым. Җил истеме — ялкын дөрләп менә, Көч өстәлә кинәт зур утка. Тик кечкенә утлар кинәт сүнә Хәтәр җилләр искән минутта.