ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
v 155 ’гипс* ■ ЯЗУЧЫЛАР ҺӘМ ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ Татарстан язучылары союзы каршындагы партия ошмасының 30 августта үткәрелгән ачык җыелышында язучыларның газета һәм журналларда хәзерге көннең әһәмиятле вакыйгаларын сурәтләгән хикәяләр, очерклар, публицистик мәкаләләр белән катнашуы мәсьәләсе тикшерелде. Докладчы А. Гумеров рус һәм татар классик һәм күренекле язучыларының вакытлы матбугатта эшләүләре, гражданнар сугышы, аннан соң илнең халык хуҗалыгын торгызу, Бөек Ватан сугышы чорларында татар язучыларының вакытлы матбугат битләрендә актив катнашулары турында күп кенә мисаллар китерде. Ләкин хәзерге вакытта күп кенә язучылар республика матбугатында, шулай ук үзәк матбугатта бик пассив катнашалар. Язучылар, үзләренең гражданлык бурычларын аңлап, тормышка тирәнрәк керергә, коммунизм төзүнең грандиоз планнарын тормышка .ашыруда партиябезгә һәм халкыбызга һәр яклап мөмкин кадәр зуррак ярдәм күрсәтергә тиешләр. Докладтан соң чыгып сөйләүче Н. Дәүли язучылар һәм газета редакцияләре арасындагы бәйләнешнең йомшак булуын, редакциядә эшләүче кайбер иптәшләрнең язучылар китергән әсәрләрне игътибарсыз калдыруларын әйтте. «Татарстан яшьләре» газетасы редакторы Б. Камалов бу мәсьәләдә язучыларның үзләрен тәнкыйтьләде: «Язучы иптәшләргә зур ихтирам күрсәтеп теге яки бу мәсьәләне яктырту буенча еш кына мөрәҗәгать итәргә туры килә, — диде ул.— Ләкин аларның күбесеннән уңай җавап алу бик кыен. Вәгъдә бирсәләр дә, күп вакытта үтәмиләр. Ә язучыларның газетадагы чыгышларын күп санлы яшь укучылар бик кызыксынып укып баралар». «Литература и жизнь» газетасының хәбәрчесе Р. Мостафин Татарстан язучыларын кыска хикәяләр, очерклар, тәнкыйть мәкаләләре белән бу газетага активрак катнашырга чакырды. Ш. Мөдәррис империалистик илләрнең колониаль политикаларын фаш итә торган публицистик мәкаләләр язу буенча үзенең планнары белән уртаклашты. И. Нуруллин һәм «Совет Татарстаны» редакциясе сотруднигы А. Сәләхетдинов редакцияләргә тәҗрибәле язучыларны тарту кирәклеге, бу өлкәдәге кайбер кимчелекләр турында сөйләделәр. Болардан тыш җыелышта үзләрен борчыган мәсьәләләр турында Г. Латыйп, С. Баттал һәм башкалар чыктылар. Соңыннан Татарстан язучыларының вакытлы матбугатта актив катнашуларын тәэмин итү буенча карар кабул ителде. «ЛИТЕРАТУРНАЯ ГАЗЕТА» ҺӘМ АНЫҢ КАЗАНДАГЫ УКУЧЫЛАРЫ Августның икенче яртысында Галимнәр йортында һәм Ленин районының Культура сараенда «Литературная газета»ны укучылар конференцияләре булды. Бу конференцияләргә газета редакциясеннән килгән махсус бригада — редколлегия члены, күренекле язучы Г. Гулиа, редакциянең җаваплы секретаре О. Прудков, газетаның махсус хәбәрчеләре В. Берестов һәм Н. Map катнашты. Конференцияләр бик җанлы үтте. Галимнәр йорты халык белән шыгырым тулы иде. Бирегә укытучылар, студентлар, инженерлар, эшчеләр, журналистлар һәм язучылар— барлыгы алты йөздән артык кеше килде. Татарстан язучылары союзы идарәсе председателе А. Шамов, конференцияне ачып, кунакларны тәбрикләде һәм «Литературная газета»ның Татарстан хезмәт ияләре тарафыннан яратып укылуын әйтте. Г. Гулиа залда утыручы укучыларны редакциянең эше белән таныштырды. — «Литературная газета» совет интеллигенциясе — язучылар, әдәбиятчылар, галимнәр, врачлар, инженерлар, укытучылар өчен чыгарыла,—диде ул. 1.56 Китапханә эшчесе Ф. Ваһапова: — «Литературная газетажы интеллигенция генә укый дню ялгыш караш, — диде,— Аны эшчеләр, барлык хезмәт ияләре дә яратып укый. Безнең китапханәгә дүрт мең ярым укучы йөри. Алар арасында эшчеләр, төзүчеләр күпчелекне тәшкил итә. Аларның һәрберсе дип әйтерлек бу газетаны кызыксынып күзәтеп бара. Редакция моны исәпкә алырга, бүгенге эшчеләр тормышын, коммунистик хезмәт бригадаларының һәм ударникларының батыр хезмәтен газета киңрәк яктыртырга тиеш. Бораулаучы Ә. Саләхов та Ваһапованың сүзен куәтләде. — Мин атаклы мастер, Социалистик Хезмәт Герое Мөгаллим Гыймазов бригадасында эшлим, — дип башлады ул сүзен.— һәм сезне ышандыра алам: «Литературная газетажы нефтьчеләр яратып укыйлар. Әмма газета гына ни өчендер Татарстан нефтьчеләрен «яратып» бетерми. Аларның батыр хезмәте «Литературная газета» битләрендә бик сирәк яктыртыла. Газета редакциясе нефтьчеләр янына Мәскәү язучыларын ник җибәрми? Килсәләр, алар Татарстан нефте ничек чыгарыла, анда нинди батыр, булдыклы кешеләр эшләгәнен, тормышыбыз ничек үскәннән үсә барганын күрерләр иде. Моңа кадәр нефтьчеләр янына Мәскәүдән түгел, Казаннан да ни өчендер язучылар бик сирәк килә... Казан телестудиясе режиссеры X. Кумысников газетада телевидение мәсьәләләренә киңрәк урын бирү кирәклеге турында сөйләде, язучыларның телевидение жанрларына күбрәк мөрәҗәгать итәргә чакырды. Язучы Г. Әпсәләмов газета битләрендә милли республикадагы әдәби хәрәкәтнең яктыртылуы .мәсьәләсенә тукталды. — «Литературная газета» татар әдәбиятына карата шактый игътибарсыз, — диде ул һәм моңа күп кенә мисаллар китерде. Ә Г. Минский газета битләрендә оештырыла торган дискуссияләргә башкала авторларын гына түгел, урыннардагы авторларны да тарту кирәклеге турында әйтте, хәзерге әдәби стиль мәсьәләсенә багышланган кайбер мәкаләләргә карата үзенең фикерен белдерде. Казан дәүләт педагогия институты доценты И. Рахлин үзенең чыгышын тәнкыйть һәм библиография, әдәбият белеме мәсьәләләренә багышлады, бу тармак буенча газетадагы җитешсезлекләрне тәнкыйтьләде. Яшь язучы В. Синев һ. б. лар чыгышында да редакция өчен күп кенә мөһим киңәшләр әйтелде. Икенче көнне конференция Ленин районында дәвам итте. Биредә дә Культура сараеның тамаша залы тулы иде. — Кичә конференциядә сөйләгән иптәшләр интеллигенция сүзенә ачыклык керттеләр,— диде Г. Гулиа, үзенең кереш чыгышында. — Чыннан да бу сүзнең мәгънәсе хәзерге заманда бик нык киңәйде. Хәзер эшче төрле конструкцияләргә дә үзенең ка мильләштерү тәкъдимнәрен кертә. Ул гади эшче генә түгел, ул хәзер уйлап табучы. Шуны искә алып без, мөгаен, киләчәктә газетабызның тематикасын һәм стилен үзгәртүне көн тәртибенә куярбыз... Әдәби түгәрәк члены, газосварщик В. Скорбилин үзенең чыгышында язучылар алдына зур таләпләр куйды. — Хәзерге язучы, — диде ул, — физика һәм югары математика белән дә таныш булырга тиеш. Тормышның киң колач белән үсеше аңардан әнә шуны сорый. Минем уемча, берничә елдан соң югары математиканы һәм физиканы үзләштермәгән ке ше аз белемле кеше булып исәпләнәчәк. Эшче В. Опарин язучыларны хәзерге заман совет кешесенең эчке дөньясындагы яңа сыйфатларны, аларның коммунистик киләчәккә омтылышларын киңрәк сурәтләргә чакырды. А. Сабитов, Т. Малаканова, Р. Мостафин, A. Будрин, А. Гумеров, И. Нәҗметдинов, И. Лопухов һ. б. ларның чыгышларында да мөһим фикерләр, «Литературная газета» редакциясе өчен кыйммәтле киңәшләр әйтелде. Конференция соңында концерт һәм әдәби кичә булды. Мәскәү кунакларының һәм татар язучыларының әсәрләрен залда утыручылар яратып тыңладылар. Мәскәүдән килгән кунаклар Казанный тарихи урыннарын карадылар, В. И. Ленинның квартира-музеенда, университетның B. И. Ульянов укыган бүлмәсендә, Кокуш- кино авылында булдылар, Г. Тукай. Ф. Әмирхан, Ш. Камал, К. Нәҗми. Т. Гыйззәт, С. Сәйдәшев каберләренә чәчәк салдылар, радио һәм телевидение буенча чыгыш ясадылар. ЖУРНАЛ ИСТЛАР СОЮЗЫНЫҢ КИҢӘЙТЕЛГӘН ПЛЕНУМЫ 31 августтан 3 сентябрьгә кадәр Татарстан журналистлар союзының киңәйтелгән пленумы булып үтте. Анда «Совет матбугатында һәм радиода җәмәгатьчелекнең катнашуын тагын да киңәйтү турында» Докладлар төрле телләрдә (рус, инглиз, немец, француз, гарәп, төрек һ. б.) ясалды. Конгресс рус теленең халыкара телләрнең берсенә әверелүен, аның авторитетының үсә баруын тагы бер тапкыр күрсәтте: күп кенә чит ил галимнәре, рус теленең әһәмияте артканнан-арта баруын аңлап булса кирәк, рус телен өйрәнгәннәр, бу телдә шактый яхшы сөйләшәләр, кайберләре хәтта үзләренең докладларын да рус телендә сөйләделәр. Безнең Казан галимнәре дә конгресска буш кул белән бармадылар. Алар тарафыннан дүрт доклад әзерләнгән иде. Доцент X. Госманның «Татар шигырь төзелешенең төп мәсьәләләре» дигән доклады яхшы бәя алды. Бу доклад буенча чыгып сөйләүчеләр аның актуаль темага язылган булуын, башка төрки халыклар әдәбиятын өйрәнүчеләргә дә үрнәк булырлык икәнлеген әйттеләр. Конгресста катнашучылар өчен безнең илебездә һәм чит илләрдә басылып чыккан китаплар күргәзмәсе, Урта Азия һәм Кавказ халыкларының тормыш-көнкүрешен чагылдырган күргәзмә, Советлар Союзының Көнчыгыш республикалары артистлары концерты, Көнчыгыш республикалары халыклары эпосына багышланган кичә, төрле- төрле экскурсияләр оештырылды, чит илләрдән килгән делегацияләр белән очрашулар булды, делегатларга махсус медальләр тапшырылды. Конгрессның соңгы утырышында һинд- стан делегациясенең XXVI конгрессны 1963 елда Дәһлидә үткәрү турындагы тәкъдиме бертавыштан кабул ителде. ЗАМАНДАШЛАРЫБЫЗ ТУРЫНДА ОЧЕРКЛАРГА КОНКУРС «Литературная газета» замандашларыбыз турында, аларның рухи тормышын, характерларындагы иң матур сыйфатларны чагылдырган, коммунистик киләчәгебез өчен батыр көрәшләрен сурәтләп язылган иң яхшы очеркларга конкурс игълан итте. Иң яхшы дип табылган әсәрләргә түбәндәге күләмдә премияләр биреләчәк: ун мен сумлык бер премия, биш мең сумлык ике премия, өч мең сумлык өч премия. Конкурс 1961 елның 1 январена кадәр дәвам итә. ТЫНЫЧЛЫК ЯКЛАУЧЫЛАРНЫҢ РЕСПУБЛИКА КОМИТЕТЫ ПЛЕНУМЫ 20 сентябрьдә Тынычлык яклаучыларның Татарстан Республика Комитетының киңәйтелгән X пленумы булды. Пленумда республика тынычлык яклау Комитеты президиумы члены, «Азат хатын» журналының жаваплы редакторы А. Хәсәнова «Гомуми һәм тулысынча коралсызлану кампаниясе үткәрү турында» доклад ясады. Докладтан соң Казан депосы машинисты Никитин, профессор Вясилева, коммунистик хезмәт бригадасы бригадиры Морозов, шагыйрь Мөхәммәт Садри, Апае районының Карл Маркс исемендәге колхоз председателе Шәйхулов, драматург Нәкый Исәнбәт, ВЛКСМның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре Таһнров һ. б.лар, хезмәт ияләрен тынычлык өчен көрәшне тагы да киңәйтергә, фидакарь хезмәтләре белән Ватаныбызның куәтен ныгытырга, коммунизм төзүдә яңаданяңа җиңүләр яулап алырга чакырып, ялкынлы чыгышлар ясадылар.