Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЧУАР ЙӨРӘК

Безнең поезд Котлас станциясенә иртәнге уннарда килеп туктады. Моннан соң минем сәяхәт Вычегда елгасы буйлап пароходта дәвам итәчәк иде, шуңа күрә мин, поезддан төшү белән, иң элек пароход пристанен сорашырга тотындым. Хәер, бусы тиз табылды, кечерәк кенә йортлар, салынып ята торган гостиница төзелеше өстеннән, каршы яктан, «Менә мин монда!» дигән кебек, зур вывескасы, челтәрле балконнары белән, яңарак кына зәңгәргә буялган пристань вокзалы күренеп тора иде. Вычегда елгасында навигация әле тик шул көннәрдә генә ачылганлыктан, монда гомумән бөтен нәрсә — киосклар, яр буе рәшәткәләре, эскәмьяләр, лабазлар — бөтенесе яңа күренә. Кайбер әйберләрнең искелеген буяу астына гына яшереп куйганлыкларын белеп торсаң да, күңел алай төпченеп тормый, күңел барысын да яңа дип кабул итә. Ахрысы, монда май кояшының өстән назлап көлүе, болыннарга җәелгән суның яр буендагы бөтен нәрсәгә төшкән зәңгәр шәүләсе, вокзал алды мәйданындагы карт тирәкләрнең бөреләрен ачып, әле яңарак кына яшел күзләре белән дөньяга карый башлаулары да тәэсирне көчәйткәндер. Ә бәлки бу күтәренке тәэсир минем бу якларда беренче кабат булуымнандыр. Нилектән генә булмасын, килеп төшкән сәгатьләрдә миңа мондагы бөтен нәрсә бик яңа һәм кызыклы тоелды. Инде барып, һичбер кысылусыз беренче класс каютасына билет та алып кесәгә салгач, дөньям тәмам түгәрәкләнде. Әле биг аның бу ягы да бар: мин утырып китәчәк «Степан Разин» пароходы Сыктывкарга быел беренче рейсын гына ясый икән, кыскасы, хәзергә дөнья минем кубызга биегәндәй тора иде. Биегән дигәннән искә төште. Көн бик матур булганлыктан, пароход көтүче пассажирлар, вокзалны ташлап, барысы да вокзал алдындагы ачык мәйданчыкка коелганнар: капчыклар, чемоданнар, эскәмья араларында үрмәләп йөрүче балалар, сорасаң-сорамасаң да биеп җибәрергә әзер торучы җиңел аяклы чегән кызлары... барысы да бер кояш астында, берсе икенчесенең кая баруы, нишләп йөрүе турында сорашмый, гомумән, күбесе аз сүзле, авыр сабырлы халык, алар арасында әлеге теге җиңел аяклы чегән кызлары бөтенләй икенче дөнья: ябышкаклар, ваемсызлар. Күрәсең, инде аларның барыр җирләре дә калмаган. йөрисе җирләрен йөреп бетергәннәр, Көньяк һәм Урта Россия далаларын таптап үтеп, инде менә бу төньяк поселокларына — пристань һәм вокзал буйларына сибелгәннәр. Ничек һәм нәрсә белән көн күрә торганнардыр, белмәссең. Ә үзләре җил кебек уйнап торалар, сорасаң да, сорамасаң да бииләр, дагалы үкчәләреннән тузан һәм очкын чы Б 77 гаралар. Аякларында юк икән, алай да килешә, җирнең салкынлыгы аларга кагылмый, хәтта яланаяк тагын да җиллерәк сикерәләр. Бөтен кешегә бер кояш, ә көчен бүлеп бетерерлек түгел, кем ничек булдыра ала, шулай очына бирә. Әмма гел кояш нурлары белән генә туенып та булмый икән. Пристань һәм тимер юлы вокзаллары тирәсендә буталып, шәһәр белән танышып йөри торгач, шактый вакыт үткән, бер заман «Түбән авыл көчекләре» нык кына өрә башладылар, безнеңчә әйтсәк, бу — ашыйсы килде дигән сүз. Вокзал бинасының өске катында, зур-зур тәрәзәләре белән суга караган ресторан инде күптән үк күзгә чалынгалап тора иде. Зәңгәргә буялган челтәрле баскычлардан менәсе, эчтә утырасың килмәсә. су ягында ачык террасасы да бар. Дөресен әйткәндә, мондый урынга, мондый кояшлы көннәрдә ашыйсы килмәгән чакларда да кергәләп утыру бер дә гөнаһ булмас иде, югыйсә. Ләкин андый утырулар кем белән булса да берәр иптәш кешең белән рәхәт. Ә мин бу якларда япа-ялгызым. Шулай да ресторан чаклы ресторанга кереп утыргач, ашау алдыннан йөз грамм коньяксыз котылып булмады һәм шуннан соң миндә кинәт, җен очыраса, җеннең үзе белән дусларча бер лыкылдап аласы килү теләге кузгалды. Бәхетем бөтенләй үк йоклап ятмый икән шулай да. Утырып-уты- рып, инде кузгалырга дигәндә генә минем өстәл янына, нәзакәтле рәвештә рөхсәт сорап, озын гәүдәле, өстенә билен кысып торган замш куртка кигән һәм, билен кысып тору аркасында булса кирәк, тегене тагын да гәүдәлерәк, сылурак итеп күрсәтә торган, кыскасы, кояшка таба яхшы ук сузылып үскән «яшь имән», безнеңчә әйтсәк, сөйкемле бер яшь егет килеп утырды. Кызларны артык иләсләндермәс өчен, алдан ук әйтеп куюны кирәк табам: шулай да артка чөеп тараган куе кара чәчләре арасында, сирәк-сирәк кенә булса да, ак «көмешләр» дә күрен- гәли иде. Моны мин соңыннанрак, егетне игътибар беләнрәк күзәткәннән соң гына ачтым. Күрәсең, «яшь имән» дигәнем бик алай яшь тә түгел, җилләрне, салкынны күргән, хәер, бу турыда аның озын керфекләре астына качкан һәм, сиңа томырылып караудан бигрәк, үз дөньясын үзендә яшереп сакларга тырышкандай уйчан күренүче, яшерен карашлы һәм гаҗәеп матур, ир кешеләрдә сирәк очрый торган сөрмәле зәңгәр күзләре дә сөйләп тора иде. Кара чәч һәм зәңгәр күз. Берсе икенчесенә бик үк ябышмый, дисезме? Дөнья булгач, була икән шул менә. Андый чакта, үзегез беләсез, сүз кая бару, кайдан килү тирәсеннән башлана. Безнең арада да шулаерак булды. Үземнең бу якларда нишләп йөрүемне, кая баруымны, әмма, акча һәм ботинка туздырудан башка, хәзергә бу сәяхәтемнең бернинди дә мәгънәсен тапмаганлыгым- иы сөйләп биргәч һәм, әлбәттә, әлеге теге чегән кызлары турында да бер-ике җор сүз кыстыргач, тик шуларның барысыннан соң гына, егетем чак кына эри төшеп, әлеге шул матур күзләре белән миңа туры гына бер карап куйды. — Әй, абыкаем, төрлесе бар безнең бу якларда да, сүгенергә ашыкмагыз,— диде ул, чак -кына көлемсерәгәндәй итеп. Нәкъ әнә шул көлемсерәгән вакытында күреп калдым: егетнең алгы ике теше алтын протез белән алыштырылгаи һәм алда ук ялтырап торган нәкъ әнә шул алтын тешләре белән ул мине кинәт сүрелдерде. Миндә эчке сагаю кузгалды: мий сокланган «яшь имәнме» бу? Әллә бишкә алганны унга озатып, туры килгәндә минем ише ачык авызларны дагалап йөрүче гади бер аферист кынамы? Сөйләшә торгач минем бу сагаюның урынсыз икәнлеге билгеле булды. Күрәсең, алтын тешле кешеләрнең барысы да җиңел юл белән кергән акчаны, кая куярга белмәгәнлектән, алтынга әйләндереп, гомер буена авызларына кабып йөрүчеләр дип уйлау дөрес түгел икән. 78 Әйтик, синең үз тешеңне бәреп төшерделәр, яшь кеше, син аның урынын буш йөртергә теләмәдең, ди. Нинди генә мәҗбүриятләр булуы мөмкин түгел бу фани дөньяда! Акча дигән сүз чыккач әйтим, егетнең кесәләре бик буш булмаса кирәк. Дөрес, ул мактанчык күренми, ләкин акча чыгарырга чират җиткәндә алай исәпләшеп тә тормый иде кебек. Шулай да әлеге теге биюче чегән кызларының берсе, күзләрен хәтәр майландырып, «погадаю... предсказываю судьбу» дип, теленә салынып, безнең өстәл янына килгәч, егет аны шундый бер яман сүз әйтеп куып җибәрде, мин янә аптырабрак калдым: шундый матур күзле сөйкемле егеттән шундый тәмсез сүз атылып чыгар икән! — Минем язмышымны үземнән бүтән бер кеше дә белергә тиеш түгел һәм аның кирәге дә юк,—дип үзалдына мыгырданып куйды ул Бу минутта аның кара тутлы йөзенә чак кына сизелерлек аксыл-алсу таплар бәреп чыкты. — Җенем сөйми эшсез буталып йөрүчеләрне, — дип өстәде ул бераздан, әле һаман үзендәге эчке ярсуны баса алмагандай. Аннары без урамда, вокзал алдында, яр буйларында сөйләшеп йөрдек. Минем «Степан Разин» пароходы Вычегда елгасы буенча югарыга сәгать кичке дүрттә, аныкы шул ук елга белән түбәнгә — Великий Устюг якларына сәгать алтыда китәргә тиеш иде. Урыннарыбыздан кузгалган, ләкин барасы җирләребезгә барып җитмәгән, аз гына кәефләнгән, ләкин «диңгез тубыктан» дәрәҗәсенә төшмәгән, без нәкъ кәефле сөйләшеп, дөньяга сокланып, акыл сораучы булса, акыл сатып йөрерлек бер чамада идек. Шундый акылга мохтаҗ кешеләрдән берсе очрап, алар тәкәллефсез генә сөйләшеп алдылар. Кайдадыр Киров вокзалында да күземә чалынган иде бу бәндә, ахрысы, мин килгән поезд белән килгән булса кирәк, шулай да минем белән түгел, минем иптәшем белән тел тапты. — Ә син буталып йөрмә монда, сантый, — диде минем иптәшем тупас кына итеп һәм, тегенең болай каты эндәшүгә бер дә исе китмичә мөлдерәп карап торуын күреп, бераз йомшый төште, — җитмәсә тагын үзеңне механизатор дип атаган буласың. ДАеханизатор, ә үзең элеп киптергән кебек. Әгәр ала канат булмасаң, мин сиңа бер акыл өйрәтим. Тагын ярты сәгатьтән (ул беләгендәге кара цнфрблатлы диңгез сәгатенә карады) «Котлас — Воркута» поезды кузгала. Эләк тә кит безнең Воркута якларына. Аида, брат, кәгазь сорап тормыйлар, җилкәң исән булсын да, кулларың эшләсен. Безнең отрядны эзләп табарга тырыш. «Воркутауголь», транспортный контора. Лукашкии дигән кешене сора, Фирапонт Филиппович. Женядан диген, ул мине яхшы белә. Айга мең ике йөз, мең ярым обеспечен. Конечно, сантый булмаска, кара тиреңне жәлләмәскә кирәк. Бу соңгы сүзләренә ул аеруча басым ясап, кисәтеп әйтте һәм, егетне үтәли күрергә теләгәндәй, күзләре белән тишеп, аңа тагын бер карап куйды. Теге, бездән аерылып, тарак тимәгән җитү чәчле җилкәсен җилдә чайкыйчайкый теләр-теләмәс кенә атлый башлагач, Женя кычкырып аны тагын туктатты. — А ты рубал? — дигәч сорау белән каршылады ул аны бу килүендә. Тегенең нәрсә дип җавап бирергә дә белмичә аптырап калуын күреп, шундук кесәсеннән ун сумлык акча чыгарып сузды: — Иң элек кереп, мүкләп чык, — тегенең алырга да, алмаска да белмичә икеләнеп калуын күреп, тавышын күтәрә төште, — я, конфетланма, әллә безнең баштан андый хәлләр узмаган дип беләсеңме? Шушы кечкенә эпизодтан соң, очраклы рәвештә танышкан бу иптәшемнең кем икәнлеген, үзе әйтмәсә дә, беркадәр чамалый башладым: һәрхәлдә, анасы кочагыннан өзелеп кенә төшкән нәнкәҗан түгел, 79 дөньяны бераз күргән кеше булса кирәк. Ә бераздан узе кереп, «сан- тый»ның әлеге ун сум акчаны ничек файдаланганын («Сыра эчеп утырмыймы, эт малае?») читтән генә күзәтеп чыккач, ул әлеге «Тарак тимәгән җилкә» турында бүтәнчә ләм-мим сүз кузгатмаса да, сизелерлек ачыла, сүзчәнләнә төште. Кеше табигате кызык ич ул. Әгәр шунда мин, ябышкак булып, тәрҗемәи хәлен сораштырып, җелеген суырып азаплансам, ихтимал, ул минем алда йомылган иренен дә кыймылдатмаган булыр иде. Ә инде бернәрсә дә сораштырмагач, егеткә шулай ук ошамады булса кирәк. Чынлап та, үзегез уйлап карагыз: бергә утырып сыйландык, кайдан килүебез, кая баруыбыз турында сораштык, ул ми.нем язучы икәнлегемне дә белде. Ләкин әнә шуны белә торып, язучы абыйсы белән бер өстәл артына утырып сыйланганы өчен хәтта ниндидер эчке горурлык сизгәне хәлдә, язучы абыйсының аннаң ныклабрак бернәрсә дә сорашмавы Женяны яхшы ук тырнады булса кирәк. Кинәт ул үзе сүз башлап алып китте: — Мондый гына хәлләрме, абыкаем. Мин менә бер анай карчыкны беләм, — аның тавышы кинәт дулкынланып, иңрәп куйгандай булды, егетнең үз башыннан кичкәнне кеше хәле итеп сөйләргә маташканлыгын сизеп, мин шундук колакларымны торгыздым, — әйе, карчык кеше. Өч малай үстергән, хәзергесе көндә янында ишелгән коймасын күтәреп куярдай кешесе юк. Ике малае Ватан сугышы-нда геройларча башларын салган, төпчеге, иң кадерлесе әрәмтамак булып чыккан. Шулай бит ул, абыкаем, бүре баласын никадәр бүреккә салма, ул барыбер урманга кача. Теге кадерле төпчекне әйтәм, җилкә үстереп, инде анай карчыгын җилкәсенә утырта дип кенә торганда, бас, тегене алып таш капчыкка. Кайдадыр мөгез чыгарып өлгергән яшь тәкәрлек, ни өчен икәнлегенә карчык ананың башы да җитмәле түгел. Ниндидер шайкага кушылып, алар кушканны үтәп йөргән, имеш. Бер кыз аркасында кулына пычак алган икән, дигән сүз дә йөрде. Булыр, яшь кеше— ящиктагы порох. Без йөреп-йөреп яңадан тимер юл вокзалы ягына килеп чыктык. «Котлас— Воркута» поезды нишләптер соңга калган, без килгәндә ул әле кузгалып кына тора иде. — Эләгә алдымы икән теге сантый, — дип үзалдына сөйләнеп куйды Женя һәм, поезд китә төшкәннән соң гына тынычланып, хикәясен дәвам итте: — ...Яшь кеше белән нәрсә булмас, хикмәт анда түгел. Хикмәт икенчедә. Хикмәт — бүреккә сыймыйча урманга чапкан бүре баласының карт анасында. Сез язучы кеше, абыкаем, бәлки берәр урынга кыстырып җибәрерсез, блокнотыгызга язып куегыз: Серафима атлы ул карчык, Великий Устюгтан. Но тешләгән җиреннән өзә торган кеше дә соң. Әнә шундый аналар булмаса, бу дөньяның бер чите әллә кайчан кителгән булыр иде... Женяның тавышы тагын калтырап куйды, күренеп тора, хәйләгә оста түгел егет. Бераз читкә карап, тынып барганнан соң, ул дәвам итте: — ...Соң, кире беткән түгел диген син аны. Авызыннан җаны чыгарга тора, ә ул тәкәббер: өч елга хөкем ителгән малае, зачетлары белән ике елда эшен бетереп, бусагасына әйләнеп кайткач, кертми. «Бер дә бүтән түгел, качып кайткансыңдыр». Имештер, бар, срогыңны тутырып, тәмам чистарып кайт минем янга! Малае да үз каны икән, хәер. «Ә шулаймы? Сиңа малай кирәк түгелме? Син коры куык булсаң, мин синнән дә болаерак коры куык». Шулай дип бикле ишек аркылы гына әрепләшә дә, бусагадан борылып, әйдә, акчасыз кесә... Яңадан Воркута якларына. Ияләшкән җир, телисең икән, җирнең асты бар, күмер чокы, теләмисең икән, өстендә эш җитәрлек... Бер дә кайт 80 маска дип, җене чыгып киткән иде киткәндә, үз анаңа үзең җенләнеп буламы соң. Ел ярым уздымы икән, менә тагын кайтып бара: өстендә инженерлар кия торган, кесәләре дә буш түгел, апай карчыкка төеп тутырган ике чемодан: күчтәнәче, бүләге... Шулай бит ул, абыкаем, берсе дә күктән төшми: бәхетсезлек тә, бәхет тә. Только менә намус белән эшләргә генә кирәк, кеше дигәнең беркайчан да югалмый бездә. Кызып киткәч, бөтен җәтмәләрне ертып атканлыгын соңга таба Женя үзе дә сизеп алды булса кирәк, болай күпне сөйләп ташлавыннан бераз уңайсызланып, авыз эченнән мыгырданды: — Әкиятне сата алган чаклы саттык, хәер... Безгә камерага барырга, чемоданнарны алырга да вакыттыр. Ул сәгатенә карады һәм шундук кызык кына итеп миңа бер карап куйды. «Сез мине, мактанчык, дип гаепли күрмәгез тагын, абыкаем. Үзем турында түгел, белгән кеше турында сөйләдем», — аның матур күзләре әнә шулай дигән төсле иде. Ләкин аның бу тырышлыгы бушка, минем өчен ул хәзер тәмам ачылган һәм, дөресен әйтим, бераз гына гадиләшеп тә калган иде: яшьлек аркасында кайчандыр бер сөрлеккән, шундый-шундый хәлләргә дучар булган; соңыннан әнә, хезмәтнең савыктыргыч йогынтысы нәтиҗәсендә, дөрес юлга басып, хәзер чын яхшы ният белән карчык әнисе янына — Великий Устюгка кайтып бара. Бер дә шаккатарлык түгел, безнең тормышның законы шулай, кемнәрне генә төзәтми ул. — Шулай да... шулай да сез әйтегез инде, Женя дус, әгәр дә мөмкин булса, конечно... Ничек, кайдан, кем аркасында килеп чыкты соң ул... белгән кешегезнең алай сөртенүе? Минем үтә кызыксына башлавым һәм, икенче яктан, хәйләсенең барып чыкмавы Женяны ачуландырды булса кирәк, ул сизелерлек караңгыланды, сүзсезләнде, яңадан үзенең табышмакка охшаган хәленә кайтты. — Нәрсә булмас дөньяда, сез, абыкаем, барысын да алай бик төпченмәгез, — дип куйды ул бераздан, шактый тупас итеп. Хәтсез генә дәшми барганнан соң, үзенчә шаярткан булып, өстәде, — хотя сез язучы дидегез, может, кәгазь буярга кирәктер. Алайса әйтим: бер кыз әйләндерде аның башын, бөтен явызлыкның башы шул бер кызда. Ә ничек? Ул турыда сорамагыз, сөйләп кенә бетерерлек түгел. Без кайтыр ягыбыз өчен поезд расписаниесен белешү сылтавы белән вокзалга кердек. Вокзал залларында кеше тыгылып беткән дип үк әйтерлек булмаса да, шулай да шактый иде. Вокзал булгач вокзал: чемодан-төенчек, бала имезеп утыручы хатыннар, эскәмьягә кырын әйләнеп төшеп, калган йокысын каза кылып тутыручы әрсез пассажирлар, стеналарда тупас кына картиналар һәм, әлбәттә, «Монда тәмәке тартмыйлар» дигән кисәтү, шуңа да карамастан кайсыларыдыр тартканнар, тыштан килеп кергәч әчкелтем тәмәке исе борынны җыра иде. Мин шәйләп өлгерми калдым. Женя, күрүдән бигрәк, тиз уянучан сизгер инстинкты, нервлары, ачулы маңгае белән, ә барысыннан да бигрәк сак хәтере белән булса кирәк, кинәт тотып алган: зур залның бер почмагындарак, эскәмьядә, коеп куйгандай зат чемодан янында коеп куйгандай бер ханыммы, кызмы утыра иде. Яны беләнрәк утырганлыктан, аның йөзе безгә күренми, әмма түгәрәк ак муены, эшләпәсе астыннан көлтәләнеп чыгып җилкәсенә өелгән куе чәче, башының бу якка бер дә борылмыйча горур бер кыяфәт белән, ничектер читкәрәк карап, тәкәббер торуы, килешле иңбашлары, сылу гәүдәсенә сыланып торган пөхтә киемнәре — барысы да игътибар юнәлтерлек, бигрәк тә менә бу йончылган өс-башлы кешеләр арасында ул өркетә торган бер вәкарьлелеге белән аерылып тора иде. Мин аның йөзен күрмәдем, 6. .C. Ә.* №10. 81 I әйе, ул безгә яны беләнрәк утыра, җитмәсә тагын йөзенең ярты өлеше вуаль астында иде. Мин шулай ук Женяның юкка чыгуын да абайламыйча калдым, ул бернинди кисәтүсез мине ташлап киткән, әлеге җанлы статуяның каршына барып баскан. Кул биреп күрештеләрме, юкмы, — анысын шулай ук күрмичә калдым, мин игътибар иткәндә, Җеня теге тәкәббер күркә алдында бишкә сынарга әзер булып басып тора, нәрсәнедер тырышып-тырышып исбат итеп азаплана, шул ук вакытта аннан нәрсәнедер суырырга да тырышкандай, һәрхәлдә элекке йомыклыгы беткән, алтын тешләре ялтырап-ялтырап китә, кызу жест- лар ясап, бик бирелеп сөйләгәннеке, куе чәче яртылаш чәршәмбегә, яртылаш дүшәмбегә сибелеп төшкән, әмма чәчтә эше юк, әллә нидә бер бармаклары белән генә сыпыргалап куйган була да... һич югында бәйрәм ашы кара каршы булсын икән. Теге тәкәббере ник кенә бер башын борсын! Вуаль астыннан күтәрелеп тә карамый... Шушы сәер эпизодтан соң, тагын да сәеррәге: вокзалдан чыгып бераз җир китү белән Женя мине, әллә кайчандагы якын иптәше урынына күреп, күз яше белән диярлек ялварып, бүгенгә Котласта калырга димли башлады. — Сез бернәрсә дә югалтмыйсыз, абыкасм, билләһи дип әйтәм менә, — ул әллә ничек, алҗыгандай күренде миңа. Моны сиздермәскә тырышып, йөзен читкәрәк борды. Ләкин кысылып чыккан тавышыннан аның котырган эчке дәрт белән яна башлаганлыгын сизәргә мөмкин иде, — билет дисез икән, билетны мин сезгә иртәгә, иртәнге пароходка, үз кесәмнән алып бирәм. Подумаешь, Сыктывкарга бер билет. Ә калсагыз, сез мине коткарачаксыз. Сезнең белән дә төрле хәл булуы мөмкин, абыкаем, тормыш бит ул. Ә ни өчен, дисезме? Хәзергә анысын сорамагыз, шулай кирәк, шунсыз .булмый. Зинһар өчен дим, коткарыгыз, югыйсә мин... югыйсә минем яңадан аңарга ияреп китүем бар. Бу серле хәл мине бераз шикләндерә, ләкин шул ук вакытта кызыксыну бөтенесеннән дә көчлерәк иде. Саргаеп көтеп торучыларым юк, бер көн алдан бардың ни дә, бер көнгә соңга калдың ни. Ә монда язмышларның котырып чәкәшкән чагы... Билетларны — үзенекен дә, минекен дә — кассага кире илтеп тапшырганнан соң гына бераз тынычлана төште Женя һәм уйламаганда башына килгән бу серле хәлне дә бары тик шунда гына, анда да очын- чачагын гына аңлатып бирде: — Бая миңа биргән соравыгызның җавабын күрдегезме инде? — Ул авыз чите белән генә көлемсерәгән булды, ләкин күзләре элеккечә бик җитди калды, — күрдегезме, нинди фартовой ул җавап, королева диярсең. Әле сез аны моннан өч-дүрт ел элек күргән булсагыз иде. Узганы капут, — ул һаваны кисеп кулын селтәп куйды, — узган эшкә кире әйләнеп кайтмыйбыз, но кызык өчен мин сезгә әйтим, абыкаем: ул миңа «Атыл, Карлыгач!» дисә, мин җәһәннәмнең үзенә атылырга әзер тора идем, әнә нинди хәлгә куйды ул блатной җан мине. Шуның аркасында блатной мирга кушылдым, шуның аркасында башым китте. Кесәдәге билетны кассага кире тапшырып, үзе белән калгач, Женя мине үтә үз күреп, эчендә бернинди серен дә калдырмыйча сөйләп бирде: ул аны, әлеге теге вокзалда очраткан кара каурыйлы «иске романтиканы», үзе белән ияртеп Великий Устюгка алып китәргә, карчык анасына килен итәргә теләп, бик кыстап караган, ләкин тегесенең кара каурыйлары коелып бетмәгән булса кирәк, риза булмаган. Менә хәзер без — бүген китәчәк пассажирлар — иртәне көтеп Котлас урамын таптап йөрибез. Кинода булдык, кичен тагын ресторанга кереп утырдык, бала-чага кебек витрина алларында басып торабыз, вакыт узмый да узмый. — Йөрик әле, кайтмыйк әле ул якка таба, — дип әледән-әле кабатлап куя Женя. Сизеп торам, ул бичара ике ут арасында. Бер минутта бөтенләй сүзсез калган, төрпәләнгән егетем икенче минутта кинәт ачылып, эчендәгесен тышка селки башлый: — Сез мине ул якка җибәрмәгез, мин сезне шуның өчен алып калдым. Ну ее к черту, кайдан очырап тора диген стерваны... — Женя ачуланып җиргә төкереп куйды һәм шундук тагын, үз ихтыярыннан үзе ычкынып китеп, читләтеп-читләтеп кенә булса да ул кызны, анын белән бергә уздырган бәхетле минутларын искә төшерергә тотынды. Шулай да, ничек кенә тырышсам да, мин аны тотып кала алмадым. Төнге сәгать бердә, гостиница камерасында чемоданнарын калдырып, Женя каядыр киткән, иртә торганда Женя юк иде. Төньяк сәфәреннән кайтып озак та тормадым, миңа Великий Устюгтан бер хат килеп төште. Шундук колагым торып, конвертны ерттым. Кыска-кыска берничә юлдан торган ул хатны менә кнтерәм: «Рәхмәт, абыкаем! Гәрчә сез мине тотып кала алмасагыз да, барыбер рәхмәт. Мин үземнең королевама ияреп, һич тә йомышым төшмәсә дә, Ухта шәһәреннән урап кайттым. Бик әйбәт булды. Великий Устюг карчыгы малаен дүрт көн соңга калып каршылады, аның каравы ул бичарага картайган көнендә малае гына түгел, килен дә кайтты. Любаны мин җиңдем, Люба мине түгел. Чемоданнарым Котлас гостиницасында исән-сау сакланган, бүләкләр өчен әнинең бик күңеле булды. Ж е н я»