Логотип Казан Утлары
Шигърият

БАЙРАК КҮТӘРГӘН КЕШЕ

Петрос Антеос — хәзерге грек революцион поэзиясенең күренекле вәкиле. 1941 елда, Грецияне фашистлар басып алгач, ул каләмен мылтыкка алыштыра. Үз илендә беренче башлап комсомол оешмалары төзи, аларны фашизмга каршы көрәшкә күтәрә. 17 яшендә Антеос Коммунистлар партиясе сафына керә, Азатлык армиясе сафларында батырларча көрәшә, сугышның соңгы чорында күренекле революционер Белояннис урынына дивизич комиссары итеп билгеләнә. ...Петрос Антеос белән мин язучыларның Дубулты иҗат йортында очраштым. Күзләрен диңгезгә төбәп, ул үзенең туган Грециясен, андагы авыр шартларда көрәшүче якын дусларын искә төшерә. Сугышка кадәр Афина Югары экономика институтында бергә укыган дусты, халык герое Манолис Глезос турында зур җылылык белән сөйли... 1941 елның язында Глезос Акрополь кыясыннан фашистлар флагын алып ташлый һәм анда грек байрагын элә. Антеос безгә Глезос җитәкчелегендә чыгарылган «Авги» газетасын күрсәтә. Безнең күз алдыбызга грек халкының милли герое турындагы истәлекләр, аның фашизмга һәм хәзерге реакцион хөкүмәткә каршы батырларча көрәше килеп баса. Петрос Антеос Глезос турында «Байрак күтәргән кеше» исемле поэма язган. Тирән дулкынлану һәм илһам белән язылган бу әсәрне, Глезосны яклау көрәшенә кушылып, бик күп телдәргә тәрҗемә иткәннәр. Автор безгә үзенең поэмасын укыганда дуслык, сугышчан туганлык хисенең тирәнлегенә сокланмый мөмкин түгел иде. Журналның бу санында укучыларга шул поэмадан бер өзек тәкъдим ителә. Бәян Гыйззәт. л күптәннән инде төрмәдә... Якыннарын сагынып беткәндер. Тормыш дустын күрер минутны Керфек какмый зарыгып көткәндер... — Син дә килдең менә, сөеклем, Исеңдәме тәүге кичебез... Бер үк йолдыз безне котлады, Акропольгә мендек икебез. Ил язмышы, хаклык байрагы Дуслаштыра җирдә күпләрне... — Әйт, Маноли, ул чак кыяга Нинди канат сине күтәрде? — Мәхәббәт һәм нәфрәт канаты... Юк, сөйләмик нәфрәт турында. Сөюең белән бизәп тормышны, Басып тордың минем кырымда. 9 Туялмыйча йөрдёк ул көнне Чәчәкләрнең тәмле исеннән. Зәңгәр күкнең сихри киңлеген Бүләк итеп алдым мин синнән. 74 Ак җилкәнле җитез көймәләр Йөзеп үтте ерак араны. Д у л к ы н л а т ы п Э г е й диңгезен, Шат дусларның җыры таралды. Җәйге кичләр хисне яңарта, Ай, йолдызлар якты янганда. ... Көчле куллар тоткан байракның Җилфердәвең ишетәм һаман да. Елмаюын күрәм әнкәмнең, Шул көч бирә аргач күңелгә... Син дә килдең менә, Тасия, Кара төндә хәлем белергә. 'Мәхәббәтең белән яктыртып, Аяз иттең минем күгемне, йөрәкләрнең уртак тибүен йолдызлар да аңлый гүгелме?.. ... Ә син, улым, озак кайтмый дип. Ачуланма мине, тиргәмә. Риза түгел: мине юксынып, Килә күрмә берүк төрмәмә. Монда, улым, кан һәм тир исе, Кояш күрми газап чигәсең. Кешелекнең бөтен тарихы Төрмә аша үткән диярсең. Яныңа мин үзем кайтырмын Кочагыма алып сөяргә. Таң алдыннан күргән төшеңне Онытмый тор миңа сөйләргә. Син киләсең кебек каршыма, Уйга талып, йомсам күземне. Төнге йокың тыныч түгелдер: Борчу сарган нәни йөзеңне... Үсә төшкәч мине аңларсың, Кичерерсең мине, акыллым. Син калмасын әчеп Ватансыз, Өйдә сезне ялгыз калдырдым. Ятагыңа тыптын иелеп, Битләреңнән үпсәм ятсынма. ... Күзләреңә карап уйланам Сөйгән энем Никос хакында. Аны шулай искә төшереп, Сагынмаган көнем бармы соң! Ул кичергән авыр язмышка Охшамасын синең язмышың. Юк, юк, улым, һич юл куймабыз йөрәгеңне синең таптарга. Ирек сөйгән өчен беркем дә Илтмәс сине таңда атарга. ... Никос энем юллар чатында Тора кебек менә тагын да: Яланаяк килеш боегып Баскан да ул рельс янына, Икмәкле ил ягына узучы Поездларга күзен төбәгән. 75 Бер кабымлык икмәк кайгысы Читтә йөрде микән кемнәрдән! Никос белән һәркөн икәүләп Төшә идек диңгез буена. Дарулардан күптән бушаган Шешәләрне юып суында, Акча эшләп тамак туйдырдык Унике яшь тулып килгәндә... ... Язгы таңда безне фашистлар Алып килде канлы төрмәгә. Энемнең мин кайгы алдында Башын игән чагын күрмәдем. Байракларга язган җыр белән Чыныктырды үзенең йөрәген. Шул йөрәккә атты фашистлар, Челтәрләнде таза күкрәге, йөрәкләрнең бергә кушылган Нәфрәтеннән таулар тетрәде. Калды аның соңгы сәламе Күңелләргә тирән язылып: «Егерме яшь миңа... Хисләрем Шаулаганда җылы яз булып, йортыбызга килгән илбасар Алып бара мине атарга. Сау булыгыз, әнкәй, Манолис, Каным бүләк булсын Ватанга». ... йокла, улым, йокла, елмаеп, Таң нурлары төшә бүлмәңә. Таң алдыннан сине беркем дә Алып китмәс салкын төрмәгә. ... Кайсы дусның изге куллары Радиоларны көйләп жибәрде: Көмеш кебек чиста аһәңнәр Камерама кереп тирбәлде. Юлдаш булып тансык көйләргә Күгәрченнәр оча биектә. Борчу катыш туган уйларым Алмашына якты өметкә. Рәхмәт сиңа, Кызыл мәйданлы. Аяз күкле Мәскәү каласы. Чын иреккә илткән юлларның Зур маягы булып янасың. Нико улым, әнкәй, сөеклем, Мин бурычлы дуслар алдында, йокыларын онытып, бу төндә Ашыга алар минем яныма. Җырхатымны калам озатып Артларыннан очар кошларның: — Очрашканга кадәр иректә, Сәлам сезгә, сәлам, дусларым! Р. Г ә р ә й тәрҗемәсе.