Логотип Казан Утлары
Публицистика

Батыр комиссар

Галиулла Касыймов 1893 елда Глазов ягындагы Кистем дигән авылда, бик фәкыйрь крестьян семьясында беренче бала булып дөньяга килә. Яше җиткәч бер-ике ел мәдрәсәгә йөри. Әмма аңа укуын дәвам итәргә туры килмәде. Гали абыйга унөч яшь тулганда әти үлеп китте, һәм ул, бәхет эзләп, читкә китәргә мәҗбүр булды. Шул китүеннән Гали абый озак вакытлар авылга кайтып күренмәде. Менә бер ел үтте, и>ке ел — әни, һаман күз .яшьләрен агыза-агыза, аны көтте. Ниһаять, әнинең теләге кабул булды: аркасына капчык асып, чабата киеп киткән малай берзаман үскән егет булып кайтып керде. Бөтенләй татар малаена охшамаган иде ул: башында эшләпә, өстендә кыска гына пиджак, чалбар белән итек кигән. Кыланышлары да үзгәргән. Ул кайтып кергәч, әни аны башта танымыйча торды, тик бераздан соң гына: — Ни йөзең белән халыкка күренерсең, я раббым, — дип елап җибәрде. Берничә көннән Гали абый тагын каядыр китте. Озак та үтмәде, мине дә, Глазовка илтеп, Хәмидуллин байларның йомырка конторасына хезмәткә бирделәр. Гали абый, икенче кышны кайтып, Парҗы авылында укытучы булды. Мин ул кышны аның янында үткәрдем. Көннәрнең берендә Гали абый: — Хәтерлисеңме, Сәмигулла, Саратов, Самар, Казан якларыннан килгән төрле һөнәрчеләр безнең авылда яши торганнар иде. Алар безгә сөргенгә җибәрелгән кешеләр булганнар. Безнең авыл аркылы жан СӘМИГУЛЛА КАСЫЙМОВ БАТЫР КОМИССАР 110 дармнар аякларына богау салган нихәтле кешене Себергә озаттылар. Без аларны һәрвакыт зур юлга чыгып карап тора идек. Ни өчен алармы болан җәфалаганнар, беләсеңме? Белмәсәң, әйтим инде алайса: патша хөкүмәтенә каршы көрәшкән өчен, халык файдасын кайгырткан өчем аларны шулай җәфалаганнар. Бездә -ярлылар да, байлар да булмасын, халык тигез яшәсен дип тырышканнар алар, — диде. Гали абый Парҗы авылында озак яши алмады, байлар, муллалар белән сүзгә килеп, икенче кышны аннан китәргә мәҗбүр булды. Парҗыдан киткәч, ул Пермь губернасындагы Александровка приискасында укытучы булып эшли. Биредә дә балалар укыту белән генә чикләнми. Шахтерлар белән аралаша, аларга эшчеләр һәм ярлы крестьяннарның тормышлары турында сөйли, хуҗаларның, динчеләрнең төрле әшәкелекләрен фаш итә. Тиздән аның халык арасында патша хөкүмәтенә каршы «коткы таратуы» урядникка җиткерелә һәм ул бу приискадан сөрелә. .Моннан соң Гали абый Демидовның күмер яндыру заводына эшкә керә. Анда Морзакаев дигән кешенең кушуы буенча, эшчеләр арасында политик агитация алып бара. Ләкин монда да озак эшли алмый, мулла доносы буенча жандарм уряднигы аны кулга ала. Турыдан-туры гаеп таба алмагач, урядник аны дезертир дип игълан итә һәм солдатка озаттыра. Гали абый. 1915 елның маеннан башлап 1917 елның Февраль революциясенә кадәр Шадринск шәһәрендә 139 нчы җәяүле запас полкта хезмәт итә. Февраль революциясеннән соң Гали Касыймов солдатлар арасында революцион агитация таратуга актив катнаша, революцияне киңәйтергә, халыклар дуслыгын көчәйтергә, большевиклар партиясе тирәсенә тупланырга, барлык эшчеләр һәм крестьяннар берләшеп, патша түрәләренә, алпавытларга каршы көрәшергә өнди. 1917 елның августында Шадринск гарнизонындагы татар солдатлары Гали Касыймовны Екатеринбург шәһәрендә үткәрелгән Урал өлкәсе мөселман солдатларының беренче съездына -вәкил итеп сайлыйлар. Бу съездга мин дә катнаштым. Мин Ка-мышлов шәһәре солдатлары вәкиле булып килдем. Съездның көн тәртибендә төп мәсьәлә булып Россиядә милли мәсьәләнең торышын тикшерү тора иде. Бу съездда Сәхипгәрәй Сәетгалиев Урал өлкәсе большевиклар комитеты исеменнән доклад белән чыкты. Ул байларның, муллаларның төрле милләт халыклары арасында дошманлык тудырырга тырышуларын фаш итте. Докладтан соң бу мәсьәләгә карата фикерләрен әйтеп иң беренче Гали Касыймов чыкты. Ул да пролетар интернационализмны яклады. Съездга катнашучыларның күпчелеге моңа кушылды. Урал өлкәсе солдатлары, Урал эшчеләре милләтчеләргә каршы аваз күтәрделәр. Съезддан соң, даими җитәкчелекне алып бару өчен Урал өлкәсе мөселман гаскәрләре Советы сайланды. Аңа С. Сәетгалиев — председатель, Г. Касыймов, Денисламов, М. Ибраһимов, бу юлларның авторы һ. б. — членнар керде. Совет беренче адымнарыннан ук Урал өлкә большевиклар комитеты белән элемтә урнаштырды, һәрвакыт аның биргән директивалары буенча эшләде. Ул" Урал эшчеләре һәм солдатлары арасында пропаганда эшен киң җәелдерде. Г. Касыймов һәм Советның башка членнары Урал заводларын, шахталарын йөреп чыктылар. Эшчеләр һәм солдатлар арасында культура эшләрен юлга салырга ярдәм иттеләр, аларга социалистик революцияне тыныч юл белән генә булдыру мөмкин түгеллеген, кораллы көрәшкә күтәрелү кирәклеген аңлаттылар. Ул вакытта Урал өлкәсендә унике гарнизон, һәр гарнизонда берничә татарбашкорт ротасы бар иде. Солдатлар арасында революцион пропаганда алып баруга 47 иче бригаданың командованиесе тоткарлыклар ясарга тырыша иде. Партиянең Өлкә Комитеты бу бригадага комиссар итеп иптәш С. Сәетгалиевне җибәрде. Гали Касыймовка татар- 111 башкорт солдатларыннан революцион отряд оештыру эше тапшырылды. Ул бу эшкә зур тырышлык белән кереште һәм аны тиз башкарып чыкты. Отрядка «Беренче Урал татар-башкорт революцион батальоны» исеме бирелде. Командир итеп Кунгур гарнизоныннан Байбурни иптәш билгеләнде.1 Совет, гарнизондагы солдатлар арасында эш алып бару белән рәттән, башында ахун Рахманкулов, миллионер Агафуров һәм башка зур байлар утырган Милли шурага каршы көрәш тә алып барды. Милли шурачылар, байлар татар-башкорт солдатларын кунакка ча- кырган булып, аларны милләтчеләр ягына аударырга тырышалар иде. Әмма аларның бу маташулары файдасыз булды. Солдатларның күбесе большевиклар ягында иде. 26 октябрьгә каршы төндә иптәш Сәетгалиев бик ашыгып Совет урнашкан бинага кайтып керде. Аның йөзендә шатлыклы дулкынлану балкып тора иде. — Иптәшләр, хәзер генә телеграмма алынды. Петроградта революция җиңеп чыккан, бөтен .власть эшче, крестьян һәм солдат депутатлары Советы кулына күчкәй!—диде ул. Без бу төнне беребез дә йокламадык, кызыл байраклар әзерләдек, лозунглар яздык, солдатлар янына казармаларга йөрдек. Иртәгесен «Беренче Урал татар-башкорт революцион батальоны» һәм башка солдатлар, кызыл байраклар, лозунглар күтәреп, демонстрациягә чыкты. Алдан Совет членнары барды. Төрле урамнар буйлап үзәк мәйданга таба эшчеләр демонстрацияләре агылды. Мәйданда чын-чын- лап бәйрәм иде. Җыелган халык революцион җырлар җырлый, революцион лозунглар кычкырган авазлар яңгырый. Менә митинг башланып китте, партиянең «Россия гражданнарына» дигән мөрәҗәгате укылды, большевикларның Екатеринбург оешмасы вәкилләре речьләр белән чыктылар. Совет членнарыннан С. Сәетгалиев һәм Г. Касыймов рус телендә дә, татар телендә дә сөйләделәр. Шул ук көннәрдә шәһәрдәге бөтен власть Советлар кулына күчте. 1917 елның декабренда Екатеринбургта Урал өлкәсе татар-башкорт солдатларының икенче съезды җыела. Монда инде татар-башкорт республикасын төзү, милләтче татар байларына һәм муллаларга каршы көрәшне көчәйтү мәсьәләләре конкрет формада көн тәртибенә куела. Съезд үзенең резолюциясендә: «Урал өлкәсе солдатлары үзләренең бөтен көчләрен Совет властен сакларга бирәчәкләр», — дип белдерә1 2 . Съезд Казанда Хәрби шура җыйган бөтен Россия мөселман гаскәрләренең икенче съездына вәкил итеп Сәхипгәрәй Сәетгалиев белән Галиулла Касыймовны сайлый. Съездга килгән вәкилләрнең күпчелеген милләтче укымышлылар, эсерлар, офицерлар тәшкил итә. Большевиклар һәм аларга теләктәшлек белдерүче солдатлар бары тик егермеләп кенә кеше була. Большевиклар фракциясенең башында К. Якуб, С. Сәетгалиев, X. Урманов, Г. Касыймов һ. б. була. Иптәш Сәетгалиев съездда большевикларның Урал солдатлары арасында эшчәнлеге турында сөйли. Советлар хөкүмәте урнаштыру өчен көрәш съезддан соң яңа көч, яңа дәрт белән дәвам итә. Большевик делегатлар, казармаларга барып, солдатлар арасында җыелышлар, митинглар үткәрәләр, аларны большевиклар ягына күчәргә өндиләр. Гали Касыймов, бүтән большевиклар белән берлектә, бу көннәрдә армый-талмый эшли. Ул Казанда Мөселман комиссариатының хәрби бүлегенә председатель итеп билгеләнә. 1 Бу батальон соңрак Кустанай, Оренбург тирәсендә Дутов бандаларына, алар тар-мар ителгәч, .ак чехларга каршы сугышларда катнашты. 2 «Урал большевиклары Октябрь социалистик революциясенең җиңүе өчен көрәштә» дигән китап. Рус телендә, Свердловск, 1957 ел, 239 бит. 112 Казан ул вакытта бик хәвефле хәлдә була. Хәрби шура, Милли шура шикелле контрреволюцион оешмалар милләтчелек агуын халык арасында таратырга тырышалар, бүтән милләт халыкларына карата дошманлык чәчәргә азапланалар. Яшеренеп калган күп санлы ак элементлар үзләренең явыз ниятләрен тормышка ашыру өчен җай чыкканын көтеп яталар. Англия һәм Франция империалистлары тарафыннан өстерелгән ак чехлар фетнәсе башлангач, аларның явызлыгы бермә-бер арта. Менә шундыйларның хыянәте нәтиҗәсендә Казан шәһәре ак чехлар кулына төшә. Казан өчен барган сугышларда Гали Касыймов эшчеләр отрядына командалык итә. Аның отрядына шәһәрнең үзәген сакларга кушыла. Кыска вакыт эчендә генә оештырылган, җиңел генә коралланган эшчеләр отряды зур батырлыклар күрсәтеп сугыша. Ләкин көчләр тигез булмый. Эшчеләрнең күбесе авыр сугышта һәлак була. Отряд командиры Гали Касыймов, крестьян арбасына утырып, Әтнә юлы белән аклар кулындагы шәһәрдән китәргә мәҗбүр була. Ләкин аны Бәрәскә дигән авылда кулаклар тотып алалар һәм бик нык кыйныйлар. Элекке Казан бригадасының икенче батареясында хезмәт иткән Хәсән Гәрәев (хәзер ул Бәрәскәдә яши) бу турыда болай ди: «Безне, егерме ике кызылармеецны, Бәрәскә аркылы Әтнәгә алып барганда Гали исемле бер бай: «Гали Касыймов дигән кешене кичә Казанга илтеп тапшырдылар, бәлки, инде аны анда атканнардыр», — диде». Шулай ук ул вакытта төрмәдә утырган Хаҗи Габидуллин: «Тугызынчы августта танымаслык дәрәҗәдә кыйналган Касыймовны китерделәр... Кулга алынган коммунистлардан сиксән кешенең атылачагын белдек. Шулар арасында Касыймов фамилиясен дә әйттеләр»,— дип яза3 . Кызыл Армиянең Казанны азат итүе Гали Касыймовны үлемнән коткарып кала. Ләкин ул иреккә чыкканда бик иык хәлсезләнгән, көчкә йөрерлек була. Партия Үзәк Комитеты аны дәваланырга Мәскәүгә чакыра. Терелеп чыккач, ул Көнчыгыш коммунистларының Мәскәү бюросы председателе итеп сайлана һәм 1919 елның апрель аена кадәр анда эшли. Мәскәүдә эшләгән вакытында Гали Касыймов партиянең Үзәк Комитеты тарафыннан III Коммунистик Интернационалның I конгрессына делегат итеп җибәрелә. 1919 ел яшь Советлар иле өчен иң куркыныч вакыт иде. Эчке контрреволюция һәм 14 илнең империалистлары Советлар властен буып ташларга теләделәр. Илебезнең хезмәт ияләре Ленин чакыруы буенча интервентларга каршы көрәшкә күтәрелде. Революция өчен һәрвакытта үзенең бөтен көчен бирергә әзер торган Гали Касыймов та үзе теләп Көнчыгыш фронтына китә. Аны партиянең Үзәк Комитеты, аерым татар частьлары оештыру эшен йөкләп, Казанга җибәрә. Беренче Идел буе татар бригадасы аның катнашында оештырыла. Башта беренче һәм икенче полклар фронтка җибәрелә. Өченче полк Алатырда төзелә. Ә Гали Касыймов шул полкка комиссар итеп билгеләнә. Беренче татар бригадасы, укучыларга билгеле булганча, зур сугышчан юл үтә. Бу урында өченче татар полкының сугышчан юлындагы кайбер эпизодларны сөйләп үтәсе килә. Өченче татар полкы, Тимер шәһәрен алганнан соң, ярдәмгә бирелгән атлы гаскәр отряды һәм бер батарея белән берлектә аклар фронтын өзеп, 250 километр тылга үтә. Моннан соң инде аңа, фронттан һәм армиядән аерылган хәлдә эш итәргә, һәрбер оператив мәсьәләне үзенә хәл итәргә туры килә. Чөнки мондый очракта, нинди генә авыр хәлгә төшсә дә, югары командованиедан ярдәм алу мөмкин булмый. 3 «Татарлар һәм башкортлар Кызыл Армия сафында» исемле җыентык, 1925 ел, беренче бүлек, 79 бит. Хәзер инде полкка фронт буйлап түгел, ерак тылдагы ак казакларның төп көчләренә каршы сугышырга туры килә. Очсыз-кырыйсыз киңлекләргә җәелгән Казагстан даласы. Тирә-як типтигез. Тик еракта ара-тирә әле анда, әле монда кышлаклар^ яки калкулыклар күреигәли. Сөякләргә үтәрлек салкын җил исә, бозлы яңгыр ява. Юллар пычрак. Сугышчыларның күбесе ялан аяк диярлек, өсләрендәге киемнәре дә тузып беткән. Әмма алар, бернинди авырлыкларга карамастан, һаман алга баралар. Үзләре яулап алган азатлыкны сакларга күтәрелгән эшчеләркрестьяннар, хәрби хәзерлекләре булмаса да, яхшы коралланган ак казакларны Уел ныгытмаларыннан кысрыклап чыгару өчен алга омтылалар. Уел ныгытмаларына тугыз полктан гыйбарәт булган Иләк корпусы урнашкан. Әмма сугышта җиңү сан исәбе белән генә түгел, сугышчыларның кыюлыгы, батырлыгы, үзләренең хаклыкларына ышану, мораль өстенлек белән дә яулап алына. Полкта 300 коммунист бар. Алар сугышчылар арасында аңлату эшләре алып баралар, үзләре һәр урында башкаларга үрнәк булалар. Менә Уел шәһәре күренә. Полкның якынлашуын дошман гаскәре сизми дә кала. Отряд Уел елгасын үтә башлагач кына казаклар шәһәрдән давыллы ут ачалар. Ләкин инде соң була. Полк ныгытмаларны төрле яктан урап ала. Шәһәр эчендә паника куба, шуңардан файдаланып, безнең сугышчылар һөҗүАмгә ташланалар. Дошманның күп кенә көчләре пленга алына, калганнары Кызыл Куга ягына таба чигенәләр. Кызылармеецлар бик күп кием, азык һәм корал запасы кулга төшерәләр. Әмма юлда күргән авырлыклар, көзге салкын үз эшен эшли, сугышчылар арасында тиф авыруы тарала. Уел шәһәре тоташ больницага әверелә. Полкның 70—80 проценты урында ята. Полк командиры Хөсәен Мәүлүтов та авырый. Полк белән командалык итү эше тулысы белән Гали Касыймов өстенә кала һәм ул, шундый авыр хәлгә карамастан, исән сугышчылар белән дошманны кысрыклап алга китә. Җирле казакъ халкы кызыл сугышчыларны һәр җирдә дип әйтерлек бик җылы каршы ала. Кызылармеецлар белән җирле халык арасында яхшы мөнәсәбәт урнаша. Шуның тәэсирендә контрреволюцион Алаш-Орда хөкүмәтенең гаскәрләре арасында да Кызыл Армиягә карата дошманлык мөнәсәбәте бетә бара. Шулар нәтиҗәсендә Алаш-Орда хөкүмәте башлыгы Җиһанша Дусмөхәммәтов кызыллар ягына күчү буенча сөйләшүләр башларга мәҗбүр була. Алаш-Ордачылардан килгән вәкил полк командованиесенә түбәндәге хатны тапшыра: «...Без үзебезнең гаскәрләребезне Кызыл Кугада хәзерлектә тотабыз. Без Советларга каршы түгел, безнең халыкның теләге кыргыз иленнән4 казакларны тиздән сөрү. Ярдәмегезне көтәбез». Бу турыда тиз генә югары командованиегә хәбәр ителә. Әмма җавап килеп җитәргә өлгерми, Алаш-Ордачылардан сөйләшүләр алып бару өчен вәкилләр килеп җитә. Алар белән сөйләшү җаваплылыгын Гали Касыймов үз өстенә ала. Бик тиз генә киңәшмә җыйнала. Киңәшмәдә полкның партия оешмасы да, командирлар да бу сөйләшүне кирәк дип табалар. Киңәшмәдән соң Гали Касыймов сөйләшүгә хәзерлек турында адъютантка кирәкле күрсәтмәләр бирә дә уйга кала. Әйе, полкның хәле шәптән түгел. Отрядның 20—30 проценты гына сафта. Ә дошман сугыш эшенә яхшы өйрәнгән, чит «ил капиталистларының ярдәме белән бик яхшы киендерелгән, яхшы коралландырылган- аларның башында зур тәҗрибәле офицерлар тора. Аның өстенә дошманга бу тирәләр яхшы таныш, һәммәсендә дә яхшы атлар. Бу яктан аклар күп өстен, алар белән көрәшү җиңел эш түгел. 4 Ул вакыттагы документларда Казагстан шулай йөртелгән. з. .с. ә.- № ю. 113 114 Ләкин шунысы бар: алар инде Уел сугышында күп гаскәрләрен югалттылар. Үзләренең төп көчләреннән аерылып калдылар. Аларда, димәк, мораль төшенкелек. Рядовой казаклар белән башлыклары арасында хәзер бердәмлек булмас. Җирле халык та нигездә безнең яклы. Бездәге гаскәрләрнең рухы күтәренке — бу безнең өчен бик зур фактор... Ни генә булмасын, Алаш-Ордачыларны хөрмәт белән кабул итәргә туры килә. Ул арада ишекне шакыйлар. Комиссар, бик җитди кыяфәткә кереп, өстәл өстендәге кәгазьләргә иелә: — Керегез! Ике кеше ияртеп адъютант керә. — Алаш-Орда вәкилләре, — ди адъютант, зур нәзәкатьлек күрсәтеп. — Без, хөкүмәтебез башлыгы Дусмөхәммәтов әфәнденең вәкаләте белән, аның исеменнән, моннан элек сездән алынган ризалык буенча, бөтен гаскәребезне Советлар ягына күчерү һәм сезнең тарафтан куелган шартлар турында сөйләшергә килдек, — дип сүз башлый вәкилләрнең берсе һәм куеныннан пакет алып комиссарга суза. Комиссар, аларга хөрмәт йөзеннән, аяк өстенә басып пакетны кулына ала һәм утырырга урын күрсәтә. — Аның исеменнән әйтергә ни сүзегез бар? Аякларын бөкләп урындыкка утырган вәкил: — Кулыгыздагы хатта ул әйтелгән булса кирәк. Без сезнең хатыгызны алдык. Сезнең якка күчүебез һәм сез куйган шартлар турында ачыграк итеп сөйләшергә килдек, — ди. — Димәк, сез безнең шартларның һәммәсе белән дә таныш? — Әйе, таныш. — Сезнең хөкүмәтегез үзенең бөтен гаскәрләре белән безнең якка күчәргә катгый карар кылдымы? — Әйе, без Советлар ягына күчү мәсьәләсен инде күптән хәл иткән идек. Әмма моңарчыга кадәр сезнең белән сөйләшергә бертөрле дә мөмкинлек тапмадык. Сез Уелны килеп алганнан соң, ул мөмкинлек ачылды. — Иләк корпусын без тар-мар иттек, аның калдыклары инде хәзер безгә каршы тора алырлык хәлдә түгел. Сезнең күчәргә теләвегезгә бу сәбәп түгелме? — Юк, сезнең кызыл гаскәрләр Төркстан юлын ачкач ук бездә шул фикер туган иде. — Әгәр дә шул вакытта ук күчкән булсагыз, моның кадәр кан түгелмәгән булыр иде. — Дөрес, ләкин ул вакытта безгә мөмкинлек булмады. — Безнең белән сөйләшү алып баруыгыз, безгә килүегез Иләк корпусы башлыкларына һәм башкаларга билгеле түгелме? — Юк, бу мәсьәлә алар өчен сер. —Сезнең Советлар ягына күчәргә теләвегез үзегезне саклар өчен генә түгелме? —Юк. Сез Уел ныгытмасын алып, кыргыз халкы белән якын мөнәсәбәткә кергәннән соң, һәм Совет хөкүмәтенең җирле халыкка карата булган сәясәтен аңлагач, бу күчү теләге бездә бигрәк тә ныгыды. — Үзегезгә мәгълүм, сезнең Советлар тарафына гади күчүегез белән генә без разый була алмыйбыз. Тыңлагыз, безнең сезгә тәкъдимебез: Безнең боерык буенча, нәкъ без күрсәткән вакытка һәм безнең отрядның беренче төркеме билгеләнгән урынга барып җиткәч, сезнең гаскәрләрегез Кызыл Кугада оялаган корпус штабын, аның бөтен башлыклары белән, кулга алырга тиеш. Соңыннан, Кызыл Куганы алгач һәм анда булган бөтен гаскәрләрне тар-мар иткәч, андагы бөтен складларны кулга төшергәч, сезнең гаскәрләр безнең комаидованиегә күчәргә, 115 ак казакларны тәмам юк иткәнче, фәкать безнең боерык буенча хәрәкәт итәргә тиеш. — Бу шартларга без риза!.. Ниһаять, сөйләшүләр тәмам. Ике вәкилнең берсе Алаш-Ордага, элек Советларга каршы сугышкан кыргыз гаскәрләре янына җибәрелә. Аңа Совет хөкүмәтенең милләтләргә карата политикасын сурәтләгән төрле брошюралар бирелә. Икенче вәкил заложник итеп полкта калдырыла. Полк походка хәзерләнергә керешә. Комиссар Касыймов, походка чыгар алдыннан, сугышчыларга речь сөйли. — Мин ышанам, иптәшләр, безнең арада куркаклык, йомшаклык шикелле нәрсәләр, моңарчы булмаган шикелле, хәзер дә булмас, — ди ул. — Безнең гаскәрләребез арсланнар кебек кыю, көчле булып дошман гаскәрләренә каршы сугышырга тиеш. Партия һәм Совет хөкүмәте бездән шуны таләп итә. Юлда уяу булыгыз, һич шик юк, безне алда җиңү көтә. Кыргыз халкын карагруһ генераллар кулыннан азат итү безнең бурычыбыз. Алар безгә ышанып, азатлык китерүебезне көтәләр. Аларга мәрхәмәтле кулыгызны сузыгыз!.. Җирле халык, Совет хөкүмәтенә һәм кызыл гаскәрләргә ышаныч, дуслык күзе белән карап, Кызыл Куга юлында алдан билгеләнгән урында, билгеләнгән вакытта сугышчылар өчен бөтен кирәк-яракларны әзерләп куя. Юлда барганда берничә урында ак казакларның сакка куелган отрядлары тармар ителә. Полк бертөрле югалтуга да очрамый. Билгеләнгән вакытта полк Кызыл Куганы чолгап ала. Бу вакытта җирле халыктан, эшчеләрдән төзелгән халык дружинасы да ярдәмгә килә. Килешүдә куелган шартлар буенча Алаш-Ордачылар гаскәре дә дошман һич тә көтмәгән вакытта гарнизондагы ак казак гаскәрләрен һәм штабны чолгап ала. Шуның нәтиҗәсендә ак казаклар полкка каршы сугыш ача алмый. 28 нче декабрьгә каршы төндә өченче татар полкы Кызыл Куганы азат итә. Корпус командиры Акутин, бөтен штаб һәм күп офицерлар, гарнизондагы казак гаскәрләренең бөтен кирәк- яраклар склады, Алаш-Ордачыларның а типографиясе һәм башка бик күп мал полк кулына төшә. Моннан соң инде кыргыз солдатлары өченче татар полкы составына күчә. Бу операцияләр дәвамында Иләк корпусының 9 полкы юкка чыгарыла, ныгытылган Уел районы ак казак гаскәрләреннән тәмам чистартыла. Көньяк группасы гаскәрләренең баш командующие иптәш Фрунзе өченче татар полкының бу операцияләрне зур осталык белән башкаруына югары бәя бирде. Совет хөкүмәте полк командиры Хөсәен Мәүлүтовне һәм комиссар Галиулла Касыймовны, Чапаев һ. б. лар белән бер үк вакытта, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләде, күп кенә командирларга, политработникларга, кызылармеецларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды һәм рәхмәтләр белдерде... Бу вакыйгалардан соң озак та үтми, Гали Касыймовны Мәскәүгә, партиянең Үзәк Комитетына чакырып алалар. Гражданнар сугышы башланганчыга кадәр эшендә үк партиянең ленинчыл милли политикасын тормышка ашыру өчен хезмәтләрен искә алып, аны Мәскәүдән Казанга, яңа гына төзелгән Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасына эшкә җибәрәләр. Татарстан хезмәт ияләре Гали Касыймовны Казанга кайтуы белән үк республика хөкүмәте составына сайлыйлар. Ул эшче-крестьян инспекциясе комиссары итеп билгеләнә, шул ук вакытта Татарстан республикасының гадәттән тыш комиссиясе коллегиясенең члены итеп тә сайлана. 1921 ел. Коммунистлар партиясенең X съезды. Гали Касыймов Татарстан партия оешмасыннан бу съездга делегат итеп сайлана. Съезд 8« барган көннәрдә Кронштадт фетнәсе кузгала, революциянең бишеге булган Петроград куркыныч астында кала. Советлар илен дошманнардан саклау, аны ныгыту өчен көрәшләрдә чыныккан, зур тәҗрибә алган, һәрвакытта иң беренче сафта барган, кыю йөрәкле Гали Касыймов та үзен фетнәчеләргә каршы сугышка җибәрүне сорый. Ул Сестрорецк фррнтының уң канатына комиссар итеп билгеләнә һәм фетнәчеләр тар-мар ителгәнче алгы сызыкта торып көрәшә. Фетнә бастырылгач, яңадан Казанга кайтып, үз эшендә эшли башлый. 1921 елда Кырымда яшеренеп калган төрле ак элементлар һәм милләтчеләр актив рәвештә Совет властена каршы җимерү эше башлыйлар. Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты партиянең Кырым оешмасын ныгыту һәм ак элементларга каршы көрәшне көчәйтү максаты белән бер төркем партия эшлеклеләрен, шулар исәбеннән Гали Касыймов- ны да, Татарстаннан Симферопольгә җибәрә. Гали Касыймов анда партиянең округ комитеты һәм бюросы члены итеп сайлана. Шул ук вакытта ул Симферополь округы башкарма комитеты председателе дә булып эшли, башка җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. 1923 елда ул яңадан Казанга кайтарыла. Монда ул Елга арты районының (хәзерге Киров районы) партия оешмасы секретаре булып эшли, күп мәртәбәләр партиянең Татарстан Өлкә Комитеты һәм бюросы члены итеп сайлана. 1927 елда Г. Касыймов Себер партия оешмаларына җибәрелә, аннан Урта Азиягә күчерелә, Үзбәкстан Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетында һәм ВКП(б) Үзәк Комитетының Урта Азиядәге уполномоченные урынбасары булып эшләп, урындагы тайпылышлар һәм буржуаз милләтчеләр белән көрәшүдә актив хезмәт күрсәтә. 1931 елда Г. Касыймов Мәскәүгә күчерелә. Анда РСФСР Эшче- крестьян инспекциясе комиссариатында, аннары Җир эшләре халык комиссариатында эшли. Илебездә мамык җитештерү мәсьәләсе җитди рәвештә көн тәртибенә килеп баскач, Советлар Союзының көньягындагы республикаларда мамык совхозлары һәм МТСлар төзелә. Шуның белән рәттән м£мык совхозы һәм МТСларда эшләүче эшчеләрнең профсоюзлары төзелә. Бөтенсоюз съездында Гали Касыймов мамык эшкәртүчеләр профсоюзының Үзәк Комитеты председателе итеп сайлана. Бу хезмәтендә дә ул бөтен көчен биреп эшли, хезмәт ияләре арасында зур хөрмәт казана. Үзенең бөтен көчен илебезнең бәхетле киләчәге өчен биргән партиянең турылыклы солдаты Галиулла Касыймов 1942 елны үлә. Аның исемен халкыбыз һәрвакыт тирән ихтирам бел.ән үзенең күңелендә саклар