Логотип Казан Утлары
Хикәя

XИКӘЯЛӘР

КЫЙБАТЛЫ ЭТ омер буе армиядә хезмәт итеп, картаеп баручы поручик Дубов һәм вольноопределяющий булып хезмәт итүче Кнапс салып утыралар. Дубов, үзенең Милка исемле этен Кнапска күрсәтеп: — Бик әйбәт эт, — дип мактый. —Менә дигән эт! Сез аның танавына игътибар итегез! Бер танавы гына ни тора! Эт сөюче кеше моның бер танавы өчен генә дә ике йөз сум бирер иде! Әллә ышанмыйсызмы? Алайса сез пычагым да аңламыйсыз... — Аңлавын аңлыйм, әмма... — Сеттер бит бу, саф канлы инглиз сеттере! Ауга чыксаң, җиде чакрымнан җәнлекне сизә... Сиземе исең-акылың китмәле! Әле бала вакытында ук мин аны, беләсезме, күпмегә алдым? йөз тәңкәгә! Гаҗәп эт! Милка, на-ян! Милка, ти-ле! Кил әле монда, кил әле... Ах сине, ах син этне!.. Дубов Милканы кочып ала да ике колак арасыннан үбә. Күзләреннән яшь елтырап чыга. — Бирәмме соң мин сине... матурым... разбойнигым. Яратасыңмы мине, Милка? Яратасыңмы?.. Я кит моннан! — дип Дубов кинәт кычкырып куя. — Пычрак аякларың белән өскә атланасың! Менә шулай, Кнапс, әле бала чагында йөз илле сумга сатып алынган эт бу! Шәп эт булганга шундый зур акча түләгән инде мин, юкка гына түләмәгән! Тик шунысы кызганыч, ауга йөрергә вакытым юк! Эшсез әрәм ята, таланты җилгә китә... Шуңа күрә сатмакчы булам. Алыгыз, Кнапс! Гомер буе рәхмәт укырсыз! Инде акчагыз җитми икән, рәхим итегез, яртысын тә- шәм. Алыгыз илле тәңкәгә! Талагыз мине! — Юк инде... — ди Кнапс, көрсенеп. — Әле ир затыннан булса, бәлки, алган да булыр идем, ә бит... — Милка ир затыннан түгелме?—ди поручик исе китеп. — Кнапс, сез нишләдегез? Милка ир затыннан түгел, имеш! Ха-ха! Нәрсә соң ул, сезнеңчә, ана этмени? Ха-ха!.. Сез бөтенләй малай! Ата этне ана эттән аера белмисез! — Сез шундый итеп сөйлисез, гүя мин сукыр кеше яки сабын бала...— ди Кнапс, кимсенеп. — Әлбәттә, ана эт! — Торып-торып сез әле мине дә хатын-кыз затыннан диярсез! Ах, Кнапс, Кнапс! Үзегез техническийны бетергән кеше! Юк, җанкисәгем, бу менә дигән саф канлы ата эт! Алай гына да түгел, теләсә нинди ата этне бөтереп биленә кыстырырлык ата эт ул, ә сез... ир затыннан түгел, имеш! Ха-ха... Г 37 — Кичерегез, Михаил Иванович, ләкин сез мине... ахмак дип исәплисез булса кирәк... Үпкәләтәсез... — Алайса кирәкми, кадалып китегез... Алмагыз... Сезгә төшендереп булмас! Сез әле озакламый бу койрык түгел, аяк дип әйтә башларсыз... Кирәкми. Үзегезгә яхшылык итмәкче булган идем. Вахрамеев, коньяк керт! Денщик тагын коньяк китерде. Дуслар берәр стакан салып алдылар да уйга талдылар. Ярты сәгатьләп тын гына утырдылар. Чыраен сытып шешәгә карап утыручы поручик: — Ә хатын-кыз затыннан булса ни... — дип башлады. — Нәрсәсенә исегез китте! Үзегез өчен яхшырак. Бала китерер, егерме бишәрдәи сатарсыз... Рәхәтләнеп алалар. Белмим, ни сәбәптән сезгә ата этләр ошыйдыр! Ана эт мең тапкыр әйбәтрәк. Хатын-кыз яхшылыкның кадерен бе- ләрәк төшә, кешегә тизрәк ияләшә... Инде алай хатын-кыз затыннан бик шүрлисез икән, рәхим итәсез, егерме бишкә биреп я\ибәрәм. — Юк, булмый... Бер тиен дә бирә алмыйм. Миңа эт кирәк түгел, аннары акчам да юк. — Соң күптән шулай диләр аны. Милка, кит моннан! Денщик йомырка тәбәсе кертеп куя. Дуслар ашарга тотыналар һәм дәшми генә бер таба тәбәне әйләндереп салалар. — Шәп егет сез, Кнапс, тугры егет... — ди поручик, иреннәрен сөртәсөртә. — Сезне буш кул белән чыгарып җибәрү кызганыч... Беләсезме нәрсә? Тигеи алыгыз! — Нишлим мин аның белән? — ди Кнапс көрсенеп.— Аның артыннан йөрер кешем юк минем! — Алайса кирәкми, кирәкми... чәнчелегез! Алмыйсыз икән, кирәкми... Кая ашыгасыз? Утырыгыз әле! Кнапс киерелә дә урыныннан тора, барып бүреген ала. — Вакыт инде, сау булыгыз... — ди ул иснәп. — Туктагыз, мин сезне озата барыйм. Икесе дә, киенеп, урамга чыгалар. — Белмисезме, кемгә олактырырга икән бу этне? — дип куя поручик.— Танышларыгыздан берәр кеше юкмы? Үзегез күрдегез, нәселле, яхшы эт, ләкин... миңа бөтенләй кирәге юк! — Белмим шул, җаным... Минем биредә нинди танышларым булсын?! Кнапсның квартирына барып җиткәнче дуслар артык бер сүз сөйләшмиләр. Кнапс, поручикның кулын кысып, кече капканы ачканнан соң гына, Дубов йөткеренгәләп ала да кыюсыз гына әйтә: — Белмисезме, мондагы тире тунаучылар эт алалармы икән? — Алалардыр... Ләкин тәгаен әйтә алмыйм. — Иртәгә Вахрамеевны җибәреп карыйм әле... Кадалсын шунда, тиресен тунасыннар... Пычрак эт! Җирәнгеч эт! Бүлмәне әшәкеләве генә җитмәгән, кичә кухнядагы бөтен итне ашап бетергән. Кабахәт... Яхшы нәселдән булса әле бер хәер, сарбай белән дуңгыздан туган нәрсә. Тыныч йокы сезгә! — Сау булыгыз! — ди Кнапс. Кече капка шылт итеп ябыла, поручик ялгыз гына торып кала. ЯКТЫ ДӨНЬЯГА ЧЫКМЫЙ ТОРГАН КҮЗ ЯШЕ Караңгы август төннәренең берендә компания белән клубтан чыгып килүче гаскәри начальник подполковник Ребротесов, телеграмм баганасы шикелле озын, нечкә бер кеше: — Хәзер, әфәнделәр, әйбәтләп ашап җибәрсәң, шәп тә булыр иде соң! — дип куйды. — Яхшы шәһәрләрдә, әйтик, Саратовта, клубта һәр вакыт кичке аш ашап була, ә безнең бу тынчып беткән Червянскида таракан коенган чәй белән аракыдан бүтән шайтаным да бирмиләр. Эчеп алганнан соң ашарга булмаса, шуннан да начаррак нәрсә юк инде! —Әйе, — диде духовный училище инспекторы Иван Иваныч Двоеточисв, җилгә чыдый алмыйча, пальтосына төренде. — Бер дә начар булмас иде х.әзер тегендп-мондыйрак берәр нәрсә капкалап алсаң. Инде сәгать ике, трактирлар бикле, ә бит гаҗәп шәп булачак селедкамы анда, тозлаган гөмбәме... яисә шуның ишерәк берәр нәрсәдән авыз итеп карасаң... Инспектор, бармакларын кыймылдатып, чырае белән ниндидер ашамлыкны аңлатырга тырышты, бик тәмле ашамлык булды булса ки- рәк, чөнки аның йөзенә карап баручылар яланып-яланып куйдылар. Компания туктады да уйларга кереште. Уйлап-уйлап та, ашарлык бернәрсә дә уйлап таба алмады. Коры хыяллану белән генә чикләнергә туры килде. Исправник ярдәмчесе Пружина-Пружинский үз алдына көрсенеп куйды. —Кичә мин Голопесовларда әй-яй шәп күркә ашадым! Карагыз әле, әфәнделәр, сезнең кайчан да булса Варшавада булганыгыз бармы? Анда болай итәләр... Гади кәрәкә балыгын, тыпырдашып торган тере балыкларны алалар да... сөткә батыралар. Көне буе сөттә алар, каһәр суккыры нәрсәкәйләр, шулай йөзеп йөргәннән соң, тоталар да тегеләрне чатырдап торган кайнар табада каймак белән кыздыралар, ашап җибәрсәң, мин сиңа әйтим, ананасларың бер якта торсын! Валлаһи менә... Бигрәк тә бер-ике рюмка төшереп тә алган булсаң. Үзең ашыйсың, үзең авызда барлыгын да сизмисең... һуштан язарлык... Бер тәмле исе өчен генә дә җаныңны бирерсең!.. — Өстәвенә тагы тозлы кыяр белән дә булса... — дип, Ребротесов тегенең сүзен күтәреп алды. — Польшада торганда без пилмәнне бер ашаганда икешәр йөзне сыптыра торган идек... Тәлинкәне тутырып саласың да борычлап торып жиббәрәсең, укроп белән петрушка өстисең һәм... сөйләп кенә аңлатып була торган түгел инде! Ребротесов, кинәт тукталып, уйга калды. 1856 елда Троицк монастырен дд ашаган стерлядь шулпасы хәтеренә төште. Бу хатирә шундый тәмле иде, гаскәри начальник кинәт кенә балык исе сизгән кебек булды һәм, нишләгәнен белештермичә, авызын чыпылдатып куйды, хәтта калошына пычрак су тулганын да сизмәде. — Юк, чыдар хәлем калмады, — диде ул. — Артык түзә алмыйм! Өемә кайтам да рәхәтләнеп ашыйм. Менә нәрсә, әфәнделәр, әйдәгез сез дә миңа! Валлаһи, әйдәгез! Берәр рюмка эчеп, хәзинәдә булганы белән сыйланырбыз. Кыяры, колбасасы табылыр... самовар куйдырырбыз... Киттекме? Ашарбыз, ваба үләте хакында гәп сатарбыз, үткән заманны искә төшерербез... Хатын инде йоклый, аны уятып тормабыз... әкрен генә, шыпырт кына... Әйдәгез! Бу чакыруның чиксез куаныч белән кабул ителүен язып торуның кирәге юк. Тик шуны гына әйтим, Ребротесовның әле бервакытта да, бүгенге кебек, дус күрүчеләре күп булганы юк иде. Гаскәри начальник, кунакларын алгы караңгы бүлмәгә алып керә- керә, үзенең денщигына: — Колакларыңны өзгәләп ташлармын!—диде.— Алгы бүлмәдә йоклаган чагыңда хуш исле кәгазь яндыра торган бул дип сиңа мең тапкыр әйтелгән! Бар, ахмак, самовар куй да Иринага әйт, ни... нәүрәптән кыяр белән әче торма кертсен... Аннары тагы селедка чистарт... өстенә яшел суган тура, укроп сип, теге ни... түгәрәкләп бәрәңге кис, чөгендер тура... Аннары серкә, май, беләсең бит, горчица сал... Өстеннән борыч сибәрсең... ЗЯ 39 Ребротесов, барысын бергә болгатырсың дигәнне аңлатып, бармакларын кыймылдатты, аннары гарнирга сүз белән өсти алмагаинарып мимика белән өстәде... Кунаклар, калошларын салып, караңгы залга килеп керделәр. Хуҗа, күкерт сасысы чыгарып, шырпы сызды. Стеналарга якты төште. Анда «Нива» журналы премияләре, Венеция күренешләре ябыштырылган иде һәм язучы Лажечников портреты белән тагын сәерсенеп карап торучы ниндидер генерал рәсеме эленгән иде. — Хәзер без... — диде хуҗа, җыелмалы өстәлнең канатларын шыпырт кына җәя башлады. — Табынны көйлик тә утырыйк... Машаның бүген нигәдер кәефе юграк. Сез инде гафу итегез... Ниндидер үз авыруы шунда... Доктор Гусин әйтә, постный ашаганнан, ди... Бик мөмкин! Мин хатынга әйтәм: «Әнкәсе, дим, эш ашамлыкта түгел! Авызга кергән зарарсыз, авыздан чыккан яман, дим, постный ашыйсың, ә үзең элекке шикелле үк чәпчисең... Җисемеңне интектереп азапланганчы, дим, чәп- чемәсәң, телеңне тыйсаң, яхшырак булмасмы...» Колак та салмый! «Бала чактан шулай өйрәнгән мин», ди. Денщик керде дә, муенын сузып, хуҗаның колагына нидер пышылдады. Ребротесовның кашлары кыймылдап куйды... — Алай икән... — дип мыгырданды ул. — һм... Кара син... Хәзер җайлыйбыз аны... Бер генә минутка, хәзер, хәзер... Маша ниткән, нәүрәп белән шкафны хезмәтчеләрдәй бикләткән дә ачкычларны үзе белән алган. Кереп алып чыгарга кирәк. Ребротесов, бармак очларына басып, ишекне ачты да хатыны янына керде... Хатыны йоклый иде. — Машенька!—диде ул, карават янына шыпырт кына якынаеп.— Уян әле, Машуня, бер генә секундка! — KeiM бу? Синмени әле? Нәрсә кирәк? — Машенька, мин менә ии турыда... Син, җанашым, бер дә борчылма, бер дә... Ачкычларны гына бир... Аннары йоклавыңны бел... Кунаклар тирәсендә мин үзем чуалырмын... Берәр кыяр бирермен дә артык берни дә әрәм итмәм... Менә алла орсын, әрәм итмәм. Двоеточиев, аннары ни, Пружина-Пружинский һәм тагын бер-ике кеше шунда... Бик •әйбәт кешеләр... Җәмәгатьнең хөрмәтле кешеләре... Пружинскийның дүртенче дәрәҗә Владимир ордены бар... Сине бик ихтирам итә ул... — Кайда син болай чөмереп кайттың әле? — Менә ачулана да башладың инде... Кызык кеше син, валлаһи... Берәр кыяр кисәге генә бирәм дә шуның белән бетте... Алар чыгып китә... Мин үзем карармын, сине тамчы да борчымабыз... Ята бир син, курчагым... Сәламәтлегең ничегрәк соң? Мин юкта Гусин булдымы? Кирәк икән менә кулыңны үбәм... Кунаклар сине барысы да ихтирам итә... Двоеточиев — диндар кеше, беләсең... Пружина да, казначей да — диндар. Барысы да синең турында, беләсеңме... «Марья Петровна ул, диләр, хатын-кыз гына түгел, ә хатын-кызның әгъләсе, диләр... Өязебезнең кояшы», — диләр. — Ят инде! Күп лыгырдыйсың! Шул клубында үзе ише шалаберник- лар белән аракы чөмерә-чөмерә дә, аннары төн буе тынычлык бирми! Оялыр идең бераз! Балаларың бар! — Балаларым анысы бар, тик син чәпчемә генә, Манечка... кәефсезләнмә. Мин сине яратам, кадереңне беләм... Балаларны да, аллаһ боерган булса, урнаштырырмын. Митяне менә гимназиягә кертербез... Соң бит мин аларны куып чыгара алмыйм ла... Уңайсыз ич... Ияреп керделәр, .ашарга сорыйлар. «Ашат безне», диләр... Двоеточиев, Пружина-Пружинский... Барысы да бик әйбәт кешеләр... Сине яраталар, хөрмәт итәләр. Берәр кыяр бирермен үзләренә, берәр рюмка эчертермен... шуның белән вәссәләм... Үзем карармын... — Менә җәфа! Шаштыңмы әллә син? Нинди кунаклар бу вакытта? Төи уртасында кеше борчып йөрергә оялсыннар иде бераз, җир битләр! 40 Төнлә кунакка йөргәнне кайчан күргәнең бар?.. Трактир түгел ич монда! Юләр түгел лә мин ачкычларны тоттырып чыгарырга! йокыларын туйдырып, айнып, иртәгә килсеннәр! —һм... Әллә кайчан шулай диләр аны... Олы башымны кече итеп, ялынып тормаган да булыр идем... Пәйгамбәрләр китабында әйтелгән, хатын, янәсе, иренең тормыш дусты, иренең җан азыгы... Ә син минем баш казыгым, елан син... — Әле син әрләшәсеңме, тилчә? Хатыны калкынды һәм... гаскәри начальник, битен кашып алып, дәвам итте: —Мерси... Бервакыт бер журналда: «Кеше арасында хатын фәрештә кебек, ире белән — өйдә жен кебек»... дип язганнар иде. Бик дөрес язганнар икән. Гомерең буена жен булдың, жен булып үләрсең... — Мә алайса тагын берне! — Сук, сук... Кыйна бердәнбер иреңне! Я менә алдыңа тезләнеп сорыйм... Ялынып-ялварып үтеиәм... Манечка!.. Кичер мине!.. Бир ачкычларны! Манечка! Фәрештәм! Газраплем, кеше алдында мине оятка калдырма! Кырагаем, кайчанга кадәр син мине болай азапларсың икән? Сук... Кыйна... Мерси... Зинһарлап сорыйм, бирә күр! Алар шулай озак кына гәпләштеләр. Ребротесов хатыны алдына тезләнеп тә карады, елап та бакты, сүгенде дә, үзе һаман яңагын кашыды... Ахырда хатыны урыныннан торды да: «тфү!» диде. — Күрәм, син бәладән котылып булмас! Урындык башындагы күлмәгемне алып бир! Ребротесов күлмәкне әйбәт кенә итеп алып бирде дә, прическасын төзәтеп, кунаклар янына чыгып китте. Кунаклар генерал рәсеме каршына басканнар да аның сәерсенгән күзләренә карый-карый: кем картрак, генералмы, әллә язучы Лажечниковмы дигән мәсьәләне хәл кылырга азапланалар. Двоеточиев Лажечников ягын каера, янәсе, ул үлсә дә- яши, Пружина-Пружннский исә: — Сүз юк, яхшысын яхшы язучы ул, — ди, — көлке итеп яза, кызгандырып, ә шулай да сугышка жибәреп кара әле син аны, ул анда ротаның да очына чыга алмаячак, ә генералга корпус бирсәң дә ничево... — Минем Машам хәзер чыга... — дип, хужа тегеләрнең бәхәсләрен бүлде. — Бер минуттан монда булыр... — Без сезне борчыдык инде... Федор Акимич, битегезгә ни булды? Энекәем, күз төбегез дә күгәргән! Кем белән сөзештегез? — Битем? Нәрсә битем? — дип, хужа каушап төште. — Әх! әйе! Манечканы куркытып уятмакчы булып, караңгыда шыпырт кына кереп киләм, караватка килдем дә бәрелдем! Ха-ха... Әнә Манечка үзе дә кереп килә... Минем Манюням бигрәк җыйнаксыз инде! Нәкъ Луиза Мишель! Залга өс-башы тузган, әле йокыдан да айнып җитмәгән, ләкин йөзе балкыган, күңелле Д1арья Петровна килеп керде. — Безгә сугылуыгыз белән бик тә әйбәт иткәнсез, — дип тотынды ул. — Рәхмәт инде иремә, көндез килмисез икән, төнлә булса да алып кергән. Хәзер генә, үзем йоклыйм, үзем ниндидер тавышлар ишетәм.... Кемнәр булыр икән болар, дип уйлыйм... Федя миңа кузгалмаска, чыкмаска әйткән иде дә, түзә алмадым, чыктым... Хатын йөгереп кенә кухня ягына чыгып керде дә, ужин башланып* китте... Бер сәгать вакыт узганнан соң, компания гаскәри начальникның өеннән чыгып килгән чакта, Пружина-Пружинский көрсенеп куйды. — Өйләнгән булу рәхәт тә соң! Җаның теләгәндә ашыйсың, җаның теләгәндә эчәсең... Синең өчен җан атып торучы якын кешең барлыгын һәрвакыт сизеп торасың... Фортепьянда тегенди-мондый берәр нәрсә уйнап күрсәтүчең дә бар... Бәхетле кеше Ребротесов! 41 Двоеточиев дәшми генә барды. Ул уфтана һәм уйлана иде. Өенә кайтып, чишенеп азапланганда, ул бик каты уфылдап, хатынын уятты. — Әкренрәк дөпелдәт итекләреңне, тегермән ташы!—диде аңа хатыны.— йокларга бирмисең! Шул клубында күбенеп кайта да шаулый башлый, мәхәббәтсез! Инспектор уфылдап куйды. — Бар белгәнең әрләү дә әрләү. Ребротесовлар ничек яшәгәнне күрер идең син! Йа хода, яшиләр бит кешеләр! Карап-карап торасың да үзләренә, елыйсыларың килеп китә! Бер мин генә бәхетсез җан, хатыным дию пәрие булып яралган. Кагыл! Инспектор юрганын ябынды да язмышыннан шыпырт кына сукранып ятаята йоклап китте. ӨЛКӘН БАКЧАЧЫНЫҢ СӨЙЛӘГӘННӘРЕ Граф оранжереясенең чәчәкләрен саталар. Алучылар күп түгел: мин, минем күршем бер алпавыт, аннары агач белән сату итүче бер яшь сәүдәгәр. Безгә сатылган асыл чәчәкләрне работниклар, чыгарып, арбага куйган арада, без оранжереянең ишек төбендә аны-моны сөйләшеп утырып торабыз. Апрель аенда иртә белән җылы бакчада утырып, кошлар сайраганны тыңлау һәм иреккә чыккан чәчәкләрнең кояшта назлануларына карап тору бик рәхәт. Бакчачы Михаил Карлович, — өстенә сюртуксыз гына мех жилет кигән, сакалы-мыегы китәрелгән тулы битле мөхтәрәм бер карт, — чәчәкләрне арбага тезү эшен үзе күзәтә иде. Берәр яңа сүз ишетмәмме дип, безнең сөйләшүгә колак салгалап, ул бик озак дәшми генә торды. Барлык кеше тарафыннан хөрмәт ителүче акыллы, ягымлы карт иде ул. Гәрчә атасы ягыннан швед, әнисе ягыннан рус булса да һәм рус чиркәвенә йөрсә дә, ни өчендер аны барлык кеше немец дип исәпли иде. Ул русча белә, шведча һәм немецчә белә, шушы телләрдә язылган китапларны күп укыган, һәм бу кешене бер рәхәтләндерим әле дисәң, син аңа укырга берәр китап биреп тор, яисә үзе белән, әйтик, Ибсен турында сөйләшеп утыр. Кечкенә генә булса да, бу кешенең йомшак ягы да бар: мәсәлән, хуҗалыкта кече бакчачылар булмаса да, ул үзен өлкән бакчачы дип йөртә; чырае гаҗәп һавалы һәм тәкәббер; үзенә каршы әйткәнне бер дә сөйми, сүзен бик игътибар белән һәм бик җитди кыяфәт белән тыңлап торганны ярата иде. Минем күршем, мичкә белән су алып кайтып килгән, чырае чегәннекенә охшаган кара битле работникны күрсәтеп: — Белеп калыгыз, менә бу бик әшәке кеше, — диде. — Үткән атнада шәһәрдә үзенә суд булды. Кеше талаган. Акладылар. Янәсе, акылга зәгыйфь дип тапканнар. Ә асылда ул, әнә чыраена багыгыз, тап-таза кеше. Соңгы елларда Россиядә мошенникларны бик еш аклый башладылар, я авыру дип тапкан булалар, я тагы нәрсә... Ә бит мондый яклау карарлары, мондый йомшаклык һәм узындыру хәерлегә китермәячәк. Кешене мораль бозыклыкка илтә бу, кешеләрнең гаделлек хисләре тупаслана, чөнки җинаятьнең җәзасыз калдырылуын күрергә гадәтләнделәр, һәм, беләсезме, безнең заманыбыз турында, һич тартынмыйча, Шекспир сүзләре белән: «Безнеке ише явыз, фәхеш заманда яхшылык начарлыктан гафу үтенергә мәҗбүр», — дип әйтә алабыз. — Дөрес бу, дөрес, — дип сәүдәгәр килеште. — Судларның аклавы аркасында үтерүләр, ут төртүләр элеккедән битәр күбәйде. Әнә мужиклардан сорагыз. Бакчачы Михаил Карлович безгә таба борылды. — Миңа калса, әфәнделәр, мин аклау карарларын һәрвакыт бик 42 куанып каршы алам. «Гаепле түгел» дип әйткәндә, мин моральгә һәм гаделлеккә зыян килер дип курыкмыйм, киресенчә, рәхәтләнеп кенә кн- тәм. Җинаятьчене аклаулары белән присяжныйлар ялгыш иткәннәр дип, намусым әйтеп торган чакта да, хәтта шул вакытта да мин куанам. Изегез уйлап карагыз, әфәнделәр: әгәр судьялар һәм присяжныйлар төрле дәлилләргә, гаепне исбат итүче әйберләргә һәм речьләргә ышанудан бигрәк кешене ң үзенә ышаналар икән, бу кешегә ышану үзе генә дә тормыштагы бөтен исәп-хисаплардан өстен түгелмени? Мондый ышану бик сирәк кешеләргә генә насыйп була, Гайсаны аңлый һәм аны хис итә белүчеләргә генә... — Әйбәт фикер,— дидем мин. — Ләкин яңа фикер түгел. Хәтеремдә, моннан күп заманнар элек бу темага минем бер легенда да ишеткәнем бар иде. Бик матур легенда,— диде бакчачы, елмаеп. — Миңа аны мәрхүмә әбием, атамның әнисе, сөйләгән иде. Бик әйбәт карчык иде. Ул аны миңа швед телендә сөйләгән иде, русча бик матур, бик әйбәт чыкмас инде ул. Без аның сөйләп бирүен, рус теленең тупаслыгына карамавын үтендек. Ул, бик зур канәгатьлек белдереп, трубкасын ашыкмый гына кабызды да, эшчеләргә усал гына карап алганнан соң, башлап җибәрде: — Кечерәк кенә бер шәһәргә өлкән яшьләрдәге ялгыз, ямьсез бер әфәнде килә һәм шунда яши башлый, фамилиясе аның Томсонмы, әллә Вильсонмы була — анысы, хәер, барыбер. Эш фамилиядә түгел. Кәсебе бик изге була ул кешенең: авыруларны дәвалый ул. Кеше белән йөреш- ми, караңгы чырайлы, сөйләшүен дә эш төшкән вакытта гына сөйләшә. Кунакка да бармый, танышлары белән дә баш иеп, дәшми генә исәнләшә, тау тишегендәге дәрвиш кебек, шыпырт кына яши бирә. Мәсьәлә шунда, ул галим кеше була, ул заманның галимнәре гади кешеләр кебек булмыйлар. Алар көннең-көн буе табигать күзәтеп, китап укып, авырулар дәвалап үткәрәләр, бүтән эшләрнең барысына да уен итеп кенә карыйлар, артык сүз сөйләшеп торырга вакытлары булмый. Ул яшәгән шәһәрнең кешеләре моны бик яхшы аңлыйлар һәм, өенә килеп, юк-бар сүзләр сөйләп, теңкәсен корытмаска тырышалар. Ходай үзләрен авырулар дәвалый белүче шундый кешегә юлыктырган өчен бик сөенәләр, шәһәрләрендә шундый әйбәт кеше яшәгәнгә бик горурланалар. — Аның белмәгәне юк, — диләр алар. Алай дип әйтү генә аз. «Ул барлык кешене ярата» дип тә әйтәсе калган. Яхшы күңелле галим, әүлия җанлы кеше була ул. Ни генә әйтсәң дә, шәһәрдәге кешеләр бит аның үз туганнары булмый, ят кешеләр була, ләкин ул аларны үз балалары кебек ярата, алар өчен хәтта җанын да кызганмый. Үзе чехотка белән чирләп, гел ютәлләп йөрсә дә, авыру янына чакыра килсәләр, чирен онытып, үз-үзен һич аямыйча, нинди генә биек булмасын, тауларга сулуы тыгылатыгыла менә. Эсседән дә, суыктан да курыкмый, ашыйсы-эчәсе килү белән санашмый. Дәвалаган өчен акча алмый, һәм шунысы бик сәер — пациенты үлә калса, мәрхүмнең туган-тумачалары белән бергә табут артыннан елый-елый бара. Озакламый шәһәрдә ул шундый кирәкле кешегә әйләнеп китә, халык, элек ул булмаганда, без ничек яши алганбыз, дип гаҗәпләнә. Кешеләр аны чиксез ярата. Олылар һәм балалар, рәхимлеләр һәм рәхимсезләр, гаделләр һәм гаделсезләр — кыскасы, барлык кеше аңа ихтирам күрсәтә, аны олылый. Шәһәрдә һәм шәһәр тирәсендәге авылларда аңа берәр начарлык эшли алырлык түгел, хәтта шул турыда уйлап кына карарлык та кеше булмый. Квартирыннан чыгып киткән чагында, ул бервакытта да ишекләрен, тәрәзәләрен бикләп йөрми, чөнки үзенә зыян китерергә кыюлыгы җитә торган каракның юклыгын ул бик яхшы белә. Врач буларак аңа еш кына урманнар, таулар аша озак юллар йөрергә туры килә. Юлда ач сукбайлар мыжлап тора. Ләкин ул һич шикләнмичә йөри бирә. Бер вакыт төнлә белән авыру яныннан кайтып килгән чак- 43 та, урман эчендә аңа юлбасарлар һөҗүм итә, ләкин танып алгач, юлбасарлар, ихтирам белән каршысында эшләпәләрен салып: «Карыныгыз ач түгелме?» — дип сорыйлар. «Мин тук» дигән сорауны алганнан соң, алар, үзләренең бер җылы плащларын биреп, шәһәргә кадәр үзен озатып куялар һәм шундый галиҗәнап кешенең яхшылыгына каршы яхшылык белән җавап кайтарырга мөмкинлек чыккан өчен бик куанышалар, үзләрен бик бәхетле саныйлар. Әби аннары тагып, ул кешене хәтта атлар, сыерлар һәм этләр дә таный булганнар һәм аның белән кара- каршы очрашканда үзләренең шатлыкларын белдергәннәр, дип сөйли торган иде. Үзенең әүлиялыгы аркасында һәртөрле явызлыклардан имин булган, хәтта юлбасарларга һәм котырган кешеләргә хәтле үзенә карата яхшы нияттә йөргән шушы бәндәне көннәрдән бер көнне үтереп ташланган килеш чокыр эченнән табалар. Баш капкачы тишелгән, гәүдәсе канга манчылган, ак чыраена гаҗәпләнү чыккан була аның. Әйе, каршында үтерүчесен күргәч, аның йөзенә курку түгел, ә гаҗәпләнү чыккан. Шәһәрдәге һәм авыллардагы кешеләрнең күңелләрен кара кайгы басканын сөйләмичә дә аңларсыз дип уйлыйм. Барлык кеше, үз күзләренә үзләре ышана алмыйча, тәмам шашынып: «Бу кешегә кемнең кулы күтәрелде икән?» — дип аптырыйлар. Тикшерү алып баручы кеше һәм судьялар бо- лай диләр: «Бөтен нәрсәдән күренеп тора, аны үтергәннәр, әмма дөньяда безнең докторны үтерә алырлык кеше булмау сәбәпле, биредә үтерү булмаса кирәк, ә инде үтерү билгеләре бары тик очраклы бер нәрсә генә булырга тиеш. Доктор караңгыда үзе чокырга егылып төшеп үлгәндер дип уйларга кирәк», — диләр. Шушы фикер белән бөтен шәһәр халкы килешә. Докторны җирлиләр, шуннан соң үтерү хакында берәү дә сүз чыгармый. Докторны үтерерлек түбән һәм кабахәт кешенең булуы мөмкин түгел дип карала. Кабахәтлекнең дә чиге бар ич. Шулай түгелме? Ләкин көтмәгәндә булган бер хәл, беләсезме, үтерүчегә юлыктыра. Бозыклыгы белән аты чыккан, күп тапкырлар суд хөкеменә тартылган бер шалапай кабакта докторның сәгате белән табакеркасыи эчеп ята икән. Болар докторныкы бит, ди башлагач, бу, уңайсызланып китеп, күрәләтә ялганнарга тотына. Тегенең өен тентиләр. Урын-җиренә яшергән, җиңнәре канга буялган күлмәк белән докторның алтын саплы ланцетын табып алалар. Тагын нинди дәлил кирәк инде? Юлбасарны төрмәгә утырталар. Халыкның яман ачуы чыга, әмма шул ук вакытта бо- лай диләр: — Кеше ышанмаслык хәл! Булуы мөмкин түгел! Карагыз аны, ялгыш булып чыкмасын; булгалый бит шундый хәлләр, дәлилләр хак сөйләми! Үтерүче судта, аяк терәп, мин түгел дип бара. Нәрсәне генә алма, бөтенесе аңа каршы, аның гаепле булуына инану туфракның каралыгына ышану кебек үк ансат, ләкин судьялар гүя бөтенләй тилерә: алар, барлык дәлилләрне йөз дә бер тапкыр үлчәп, шаһитларга шикләнеп карыйлар, кызарыналар, һаман су эчәләр... Иртә таңнан башланган суд кичкә генә бетә. — Гаепләнүче!—ди баш судья, үтерүчегә мөрәҗәгать итеп, — суд сине фәлән докторны үтерүдә гаепле дип тапты һәм үзенең карарында... Баш судья: «...үлем җәзасына хөкем итте» димәкче була, әмма карар язылган кәгазьне кулыннан төшереп җибәрә дә, битендәге салкын тир тамчыларын сөртеп: — Юк! — дип куя. — Әгәр ялгыш хөкем итәм икән, алла урынымны җәһәннәмдә итсен, ләкин ант итеп әйтәм, бу кеше гаепле түгел! Безнең дустыбызны, докторны үтерергә кыюлыгы җитәрлек кеше бардыр дигән уйны башыма китерә алмыйм! Кешенең ул хәтле түбәнлеккә җитүе мөмкин түгел! Башка судьялар да: — Әйе, андый кеше юк! —днп, моның белән килешәләр. Халык та: — Юк! — дип, үз фикерен әйтә.— Чыгарып җибәрегез үзен!—диләр. Дүрт ягың кыйбла дип, үтерүчене җибәрәләр, ник шунда бер Җаниясе судьяларны, сез хаксыз, дип шелтәләсен. Кешегә шундый зур ышаныч күрсәткән өчен, ди торган иде минем әби, ходай тәгалә шәһәрдәге барлык кешенең гөнаһларын кичергән. Кеше алланың үзенә охшатып яратылган дип ышанган өчен, алла куана имеш, ди иде әби, инде кешенең дәрәҗәсен онытып, кеше турында эттән яман итеп уйласалар, алла хәсрәтләнә, ди иде. Әйтик, үтерүчене аклау зыян да китерсен ди, аның, каравы, уйлап карагыз, кешегә шул рәвешле ышану (ә бит кешегә бо- лай ышану җирдә ятып калмаячак!) кешеләргә яхшы яктан тәэсир итмәгән дип беләсезме? Кешегә ышану безнең күңелләребездә галиҗәнап тойгылар тәрбияли, һәр кешене яратырга һәм хөрмәт итәргә өнди, һәр кешене! Ә бу бик әһәмиятле! Михаил Карлович сүзен бетерде. Минем күршем аңа нидер каршы әйтергә җыенган иде дә, өлкән бакчачы, мин каршы әйткәнне яратмыйм дип булса кирәк, кулы белән ишарә ясады, аннары арбалар янына китеп, һавалы гына кыяфәт белән чәчәкләрне арбага тездерүендә булды

Ибраһим Гази тәрҗемәләре.