Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘХМҮД МАКСУДКА 60 ЯШЬ

Татар совет әдәбиятының нигез ташларын салучыларның берсе карт коммунист язучы Мәхмүд Максуд иптәшкә 60 яшь, аның әдәби-иҗтимагый эшчәнлегенә 40 ел тулды. Комсомол сафына керүе бе- лән кулына корал алып гражданнар сугышының иң авыр урыннарына ташланган һәм фронт шартларында беренче әсәрләрен язган бу әдипнең тормыш һәм иҗат юлы һәр яктан игътибарга лаеклы, Чын мәгънәсендә партияле журналист һәм редактор буларак, ул күп еллар буена татар совет матбугатында актив эшләп килә. Ул тирән идеялелек белән сугарылган һәм Ватанга за әсәрләре иҗат итте. Мәхмүд Максуд әсәрләре, революция башларыннан бирле газет-журналларда басылу белән беррәттән, аерым китаплар булып та күп тапкырлар чыктылар. Мәхмүд Максудның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге хезмәтләре нык тәкъдир ителерлек. Классиклардан А. С. Пушкин, Л. Н. Толстой, Н. А. Некрасов, И. С. Тургенев, А. М. Горький, Гете, Абай, Низами, хәзерге заман язучыларыннан Ромен Роллан, Л. Фейхтвангер, К. Чуковский, Т. Семушкин, В. Ажаев һәм башкаларның иң күрнекле әсәрләре татар телендә Мәхмүд Максуд тәрҗемәсендә басылып чыкты. Ул Л. Н. Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» дигән тарихи эпопеясен, «Анна Каренина» романын татарчага тәрҗемә итте. Мәхмүд Максуд әдәбиятны тикшерү һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә актив эшләгән әдипләрнең берсе. Аның бу тармактагы хезмәтләре партияле принципиальлек рухы, интернационализм һәм халыклар дуслыгы идеяләре белән сугарылган. Совет матбугаты алдына партия тарафыннан куелган бурычларны үтәүдә актив катнашып килгән Мәхмүд Максуд Бөек Ватан сугышы елларында явыз дошманга каршы көрәшнең алгы сызыгында булды — Хәрәкәттәге Совет Армиясендә чыккан фронт газетының редакторы булып эшләде. Әдәби иҗат эшчәнлеге һәм хәрби хезмәтләре өчен Хөкүмәтебез тарафыннан күп тапкырлар бүләкләнгән өлкән каләмдәшебезгә, аңа 60 яшь тулу уңае белән, чын күңелдән, нык сәламәтлек, озын гомер һәм тагын да зуррак иҗат уңышлары телибез.