Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘХӘББӘТ ХИКӘЯЛӘРЕ

"II ЖЛ әхәббәттән көчле тагын нәрсә *’жбар дөньяда? Шагыйрьләр мәхәббәтне «җырлар җыры» дип юкка гына атамыйлар. Мәхәббәт, дуслык турында язып бетерү мөмкин түгел. Чөнки мәхәббәт — зур, катлаулы, җитди, мәңгелек кичереш ул. Мәхәббәт, дуслык — чиксез шатлык чишмәсе. Лаеклылар гына бу чишмәне татый алалар. Ата-аналарын, балаларын рәнҗеткән, хатын-кызларны мәсхәрәләгән, аракыга табынган, рухи хәерчелектән котылырга теләмәгән, шапшак чабулы бәндәчекләр мәхәббәт-дуслыкның һәм шатлыклы, һәм газаплы утларыннан читтә яшиләр. Г абдрахман Минский үзенең «Мәхәббәт хикәяләре» 1 ндә менә шушы мәңге яңарып, мәңге яшәреп торучы мәхәббәт, дуслык, туган илне сөю хисләрен җырлый. Җырлый димен, чөнки бу бөек хисләр турында җырлап кына сөйләргә мөмкин дә. Мәхәббәт, дуслык, Ватанны сөю һәм нәфрәт тойгылары турында язылган бу җыентыкны мин яратып укыдым. Габдрахман Минскийның хикәяләрен чын мәхәббәтне эзләүче, аны аңларга тырышучы, чын күңелләреннән Ватанны сөюче совет кешеләре яратып укыйлар. Үзләренең фикерләрен, II Габдрахман Минский. Мәхәббәт хикәяләре. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1958 ел. 205 бит. Бәясе 5 сум. теләкләрен уртаклашып, автор исеменә килгән хатлар әнә шул турыда сөйлиләр. «Минем үземә бу әкият («Кыюлар кыясы») бик нык тәэсир итте, чөнки мин үзем дә әкияттәге егет хәленә төшеп бара идем... Төшенкелеккә дә бирелә башлаган идем, ә бу әкият мине уйланырга мәҗбүр итте һәм тормышка кире кайтарды», — дип яза 19 яшьлек бер укучы үзенең хатында. Габдрахман Минский хикәяләрендә мәхәббәт темасы чын дуслык, кеше бәхете өчен көрәш — революция, гражданнар сугышы, Ватанны сөю, намуслылык, сафлык, гаделлек кебек әһәмиятле мәсьәләләр белән бергә үреп сүрәтләиә. «Миңсылу» хикәясендә революциягә кадәрге яшьләрнең фаҗигале тормышлары дөрес яктыртылган. Бу хикәя күңелдә моң тойгысын уяту белән бергә саф мәхәббәт, бербереңне ярату хисләренә киртә булган иске тормышка нәфрәт утын да көчәйтә. Язучы әйткәнчә, «ниндидер бео яшерен көчнең чагылуы» — чын мә* хәббәт турында «бу ике гашыйк күз карашлары белән «сөйләшеп» кенә аңлаша алалар. Ләкин бу мәхәббәт аларны бәхетле итми. Гашыйклар рәхимсез авыр язмышка очрыйлар: Хәйри иске, караңгы тормыш зөбаныйлары тарафыннан, бер дә юкка гаепләнеп, кулга алына. Еллар үтәр, чәчләргә чал керер, әмма яхшылык күрсәткән кешене син беркайчан да онытмассың, аны хөрмәт итү кирәклеген аңларсың. «Еллар үткәч» хикәясендә менә шул тема яктыртыла. Хикәянең төп каһарманы профессор Гарифулла Саматов газеттан: «...карт укытучы үзенең элекке шәкертләреннән—бүгенге агрономнар, врачлар, язучылар, партия-совет эшчеләреннән уннарча котлау телеграммалары алды», — дигән хәбәрне укып, соң булса да, хатасын төзәтергә көч 118 таба. Карт укытучы Гөлниса апага рәхмәтен белдереп, бүләген тәкъдим итә. Гөлниса апа Саматов тарафыннан язылган калын китапның беренче битендә «Кадерле укытучым! Бу гыйльми хезмәтнең нигезенә Сезнең дә бөек һәм данлы укытучылык хезмәтегез салынган.' Автор.» — дигән сүзләрне укып, тирән канәгатьләнү, горурлык хисләре белән китапны совет галимнәренең томнары янына куя. Шул рәвешчә, гади генә сюжет аша культуралы совет кешеләренең матур кичерешләре күрсәтелә. «Тамань» хикәясендә Бөек Ватан сугышының бер ачы фаҗигасе ачыла: Керчьта гитлерчылар бер карчыкның улын тереләй күмгәннәр. Ана, кайгысыннан шашу хәленә җитеп. урамнарда улын эзләп йөри. Ашыгыч пакет тапшырырга баручы солдат ялгыз ана квартирында кунарга кала. Улларын, кызларын югалткан аналарның хисе, ал арның кайгыхәсрәтләре солдат йөрәгендә менә шушы ялгыз аналар өчен дә, үтерелгән, коллыкка сөрелгән уллар, кызлар өчен дә үч алу тойгылары уята. «Әйе, бу зур золым һәм бәхетсезлекләр өчен сугыш чукмарлары җавап бирергә тиеш! Миллионнарча яхшы күңелле кешеләрнең яшәүләрен кан белән юарга, аналарыбызның шатлыгын яшь белән буарга теләп сугыш уты кабызучыларны авызлыкларлык бөек көч бар дөньяда! Бу — халык. Халкым исемә төшүгә мин дәртләнеп китәм. Җиңү, тик бары җиңү теләге алга ашкындыра мине», — ди солдат, изге нәфрәт утында янып... Бу хикәяне тыныч кына укый алмыйсың: солдат үткән юлларны бер-бер артлы күз алдыңа китереп, үз тормышларын безнең бәхетле тормышыбыз өчен биргән картларны, егетләрне, кызларны, аналарны кат-кат исеңә төшерәсең... Менә язучының «Кыюлар кыясы» исемле әкияте. «Кыюлар кыясы»нда чын мәхәббәт— үлемсезлек тудырган, зур йөрәкле батырлар тудырган мәхәббәт турында сүз бара. Әкияттәге аучы әйткәнчә: «Бу мәхәббәт сөйгән кызыңа ничаклы .көчле, дәртле булса, сөйгән илеңә һәм халкыңа да шул кадәр дәртле, ялкынлы була». Биредә үлемне җиңгән, тормышның чын гашыйклары — М. Җәлил, А. Алиш, Алҗир кызы Җәмилә, рус кызы Зоя турында сөйләнә. «Кайту» хикәясендә каһарманнарның мәхәббәткә баглы эчке тои- гы-хисләре күп өлеш киңрәк күрсәтелә. Язучы бу хикәясенең сюжетын да матур корган. Матурлык матурлыкны тудыра, дигәндәй, хикәя каһарманнарының сизгерлекләре, турылыклы булулары һәм сөйкемлелекләре укучы күңелендә җылы тәэсир калдыра. Хикәядәге: «Мәхәббәт бик зур хис. Аны йөрәк тудыра һәм йөрәк кенә аңлата ала. Сөю өчен йөрәк кирәк, «сөям» дип әйтү өчен тел дә җитә» (77 бит); яки: «...Ялгызлыктан да әрнеткеч хәсрәт бармы икән бу дөньяда?! Корт булып суыра икән ул ялгызлык» (89 бит) кебек сүзләрне укыганда халкыбызның тирән мәгънәле мәкальләре хәтергә килә. Ана булачак кешегә ярдәмгә ашыгуларны, аналарга гына хас булган бөек мәхәббәт тойгыларын, олы яшьтәге кешеләргә ихтирам белән карау күренешләрен язучы «Гади бер төндә», «Ана мәхәббәте» һәм «Мәхәббәт» хикәяләрендә дә сурәтли. Бу җыентыкның кайбер кимчелекләренә дә тукталмыйча булмый. «Кыюлар кыясы»н укып чыккач, А. П. Чеховның: «Без, хикәячеләр, хикәяләрнең башында һәм ахырында күбрәк ялганлыйбыз», — дигән сүзләре -искә төшә. Үлемсезлек тудырган мәхәббәт барлыгы турында ишеткән егетнең хәлен аучы карт беркемгә дә сөйләмәскә була. Ни өчен? Кайберәүләр: «Әкиятне бо- лай очлау— әдәби алым ул», — диләр. Алым да булсын, ди. Ләкин мондый «алым» җыентыкта нигез урынны алып торган әсәрнең җитдилеген, димәк, көчен киметә. Әкияттәге егет фаҗигасен, әлбәттә, сөйләргә һәм кат-кат сөйләргә кирәк. Хәтта егет үзе дә, әгәр дә аның җаны-дәрте булса, башыннан үт- 119 • кәннәрне сөйләргә, башкаларга : гыйбрәт итеп аңлатырга тиеш. ; «Тамань» хикәясен искә алмаганда, язучы каһарманнарның төскыяфәтләреи, буй-сыннарын күрсәт- - ми. Билгеле булганча, чын гашыйкларның эчке тормышлары катлау- , ланганда һәм баеганда аларның эшләре дә батырая, хәрәкәтләре дә, үз-үзләрен тотулары да гүзәлләнә, йөрәк культуралары да арта. Моңа кадәр әллә ни матур да булып күренмәгән йөзкүзләре күреп туймас- , лык ‘чәчәкләрне, тыңлап туймаслык , музыка-җыриы хәтерләтә башлыйлар. Язучы менә шул хәлгә басым ясап җиткермәгән. «Коньяк көче үзенекен итте. Телләр ачылып китте», — (87 бит) дигән юллар колакка ятышсыз ишетелә. Шигырем проза булмасачы, прозам проза булсачы, дип эш иткәндә мондый «рифмалаштырулар»- дан да сакланырга кирәк ич!.. Н. Островскийның: «Безнең илдә ялкаулар гына талантсыз», — дигән фикеренә таянып, безнең илдә мәхәббәт утында янмаучылар гына бәхетсез, дияргә кирәк. Бәхет ул аңлашылып җитмәгән, сузылмалы, чуар мәгънәле, кая борсаң да борыла торган, абстракт бер төшенчә шунда дип, яки гыйшыкмәхәббәт тойгысы яшьләр өчен генә хас, карт һәм олы яшьтәге кешеләр мондый тойгыларны кичергәндә көлке хәлләргә генә дучар булалар дип, үзләрен дә, башкаларны да томан эчендә калдырырга теләүчеләр дә бар. Мондый кешеләр турында, кыска гына булса да, шуны әйтәсе килә: чын бәхеткә лаеклы булу өчен бик күп, хәтта гомер буе янып яшәргә кирәк. Мүкләнгән йөрәк исә янмый, кешеләрне түгел, үзләрен дә җылыта алмый. Телсез кеше җырчы була алмаган шикелле, мәхәббәтсез кеше бәхетле була алмый. Саф йөрәк аша гына чын мәхәббәткә һәм изге нәфрәткә ирешеп була. Акылны һәм йөрәкне көн дә тәрбияләргә кирәк. Эзләнүчәи, дәртле, сизгер яшьләр — гомумән барлык китап сөючеләр өчен бу җыентыктагы хикәяләрнең төп әһәмияте менә шунда.