МӘДИНӘ
Капка төбендә мотоцикл тавышы ишетелде. Руль тоткан кеше артына әйләнде дә: — Алайса иртәгә, Мәдинә? — диде. Ялангач беләкләрен күкрәк турысына кушырган көе, капка баганасына сөялебрәк торган яшь кенә бер хатын: — Иртәгә инде, иртәгә, Хәбибҗан...— диде ашыгып. Хатынның бу сүзләре мәсьәләне аның бүген үк, менә хәзер үк хәл итәргә теләмәвен белдерсә дә, Хәбибҗан, күрәсең, аның җавабыннан бик канәгать иде. Мәдинәнең бөтен күз карашы, бөтен кыяфәте әйткән сүзләренә капмакаршы булган икенче бер нәрсә сиздереп тора иде, һәм бу икенче нәрсә буенча мәсьәләнең чыннан да инде бүген үк хәл ителгәнлеген, кире якка түгел, бәлки уңай якка, нәкъ Хәбибҗан теләгән якка хәл ителгәнлеген аңларга була иде. Хәбибҗан хатынның ягымлы елмаюлы күзләренә тагын бер мәртәбә яратып, иркәләп карады да, сеңелесенә яисә сөекле баласына эндәшкән кебек, аталарча, абыйларча бер йомшаклык, юашлык белән: — Ярар, бар инде кер, Мәдинә, — диде. — Әнә яңгыр килә... Өстең юка... — Сау бул, Хәбибҗан... Үзең дә яңгырга хәтле кайтып җитә күр инде, — диде Мәдинә саубуллашып. Хәбибҗан мотоциклын җайлап юлга борды, җиргә тиеп торган уң аягын күтәреп алып, педальгә нык кына басты да, артыннан зәңгәрсу төтен төчкертеп, китеп тә барды. Мәдинә исә, урыныннан кузгалмыйча, дымсу күзләре белән аны озатып калды. Мотоцикл авыл очына чапты. Бераз вакыт авыл эчендә пытырдык тавыш ишетелеп торды. Тавыш бик тиз ерагая барды һәм озакламый кайдадыр басу ягында таралып юкка чыкты. Мәдинә, һаман шулай кулларын күкрәгенә кушырган көе, капка баганасына сөялеп торды да торды. Бары тик беләгенә бер-бер артлы салкын тамчылар килеп төшкәч кенә ул сискәнеп китте, аптырап калды һәм, үзенең болай багана терәтеп торуын күрше-күлән карап тормый микән дигәнсыман, як-ягына карангалап алды да, ярым ачык капкасын ябарга да онытып, ашыгып өенә керен китте. Ул үзендә инде бик күптәннән булмаган бер гаҗәп сәер хәлсезлек тойды. Аның битләре, колак очлары кызды. Мондый үзгәреш, мондый К 11 әсәрләнү аңа ят булып, оят булып тоелды, аның үз-үзенә ачуланасы килде, ләкин шул ук вакытта бу ифрат дәрәҗәдә күңелле дә, куанычлы да иде. Өйгә килеп кергәч тә ул иң элек бианасының сораулы күз карашын күрде. Бераз вакытка ике арада уңайсыз бер тынлык барлыкка килде. Актугай Хәбнбҗаниың ни өчен килгәнлеген әнкәсе, әлбәттә, белә иде. Мәдинә дулкынлануын, оялу-кызаруын әнкәсенә күрсәтмәс өчен чар- шау-оч якка кереп китте, бик ашыгыч, бик мөһим бер эше бар кеше кебек, әле анысына, әле монысына барып тотынды, савыт-сабаны бер урыннан икенче урынга күчерде, чиләктәге суны казанга, казаннан чүлмәккә бушатты һәм, кузгатырлык, күчерерлек бүтән берни дә күренмәгәч, үз-үзенә урын таба алмыйча, яңадан түр якка килеп чыкты. Әнкәсе, түр яктагы бөтен өстәлне биләп, ялт итеп торган борынгы җиз самавырын шаулатып, чәй эчеп утыра иде. Мәдинә тавыш-тынсыз гына өстәл янына килде дә, әнкәсе ягына карамаска тырышып, шундый ук бер тынычсызлык, кабалану белән, бушаган чынаякларны юарга- сөртергә кереште. Шулай сөртә торгач, кулы нишләптер калтыранып киткәндәй булды. Искәрмәстән йомры ычкынып та китте, чыңлап идәнгә барып та төште. Идәндә як-якка сибелгән кыйпылчыклар гына торып калды. Киң төпле сай йомры бик матур иде; тышына ал, зәңгәр буяулар белән бик матур итеп, бик ачык итеп чәчкәләр төшерелгән, чит-читенә алтын сызыклар сызылган иде. Мондый йомры.белән тәлинкәләр барысы алты пар иде. Ул чынаякларны алар Рәхим белән икәүләп базардан алып кайтканнар иде... биш кадак майга... Мәскәү «мпнәйт»ләреинәи алмашып... Ә бүген ул йомры белән Хәбибҗан чәй эчкән иде. Шундый кадерләп сакланыла торган, бик сирәк чакларда гына тотыла торган йомрының ватылуы Мәдинәгә бик кызганыч булып, бик зур бәла-каза булып тоелды. Аның инде болай да чишмәсе тулган иде. Шундук ул лып итеп урынга утырды, куллары хәлсезләнеп тез өстенә салынып төште һәм ул, үзе дә сизмәстән, чын күңелдән чыккан бер йөрәк әрнүе белән: — Ай алла! Харап кыналар иттем!—диде дә еларга да кереште. Моңарчы кайдан ничек сүз башлап җибәрергә аптырап утырган әнкәсе, бер дә ис китмәгәнсымак, тыныч кына: — Хәерле каза булсын, килен, хәерле каза...—диде, юатып.— Кайгырма юкка, кайгырма... Кайгыдан елый идеме ул, шатлыктан идеме — Мәдинә үзе дә белә алмады. Тик бераз яшь агызып алгач кына ул ничектер бушанып, иркенләп калгандай булды, үзен һаман борчып, каушатып торган тиле бер кабалану-карсалану шундук юкка чыкты, һәм аның бөтен күңелен талгын бер тынычлык, йомшак бер арыганлык биләп алды. Ул ике куллап иягенә таянды да тирләгән тәрәзәгә карап уйга калды. — Кистереп кенә әйттеңме, килен? — диде әнкәсе, тынлыкны бозып. — Юк әле, әнкәй, — диде Мәдинә, тәрәзәдән күзен алмыйча. — Аллага тапшырырга кирәк, килен, аллага тапшырырга...—диде биана җанлана төшеп. — Язганың шулдыр. Язмыштан узмыш юк, язганың шулдыр... Гомерең буена тол көе утырмассың. Миннән хәер-фати- ха... бер сүзем юк, бер сүзем юк... Аллага тапшырырга кирәк. Кешесе әйбәт. Ипле, акыллы... — Шулай шул, әнкәй, — диде Мәдинә, килешеп. — Алай эчеп-исереп адәм хуры булып йөргәне ишетелми, эчеп-исе- реп... — диде биана, барысын берьюлы әйтеп бетерергә ашыккандай, һаман ныграк сүзчәнләнә барып.— Яхшы ата-ана баласы. Әхмәт Хаҗи затлары тирә-якта данлыклы булдылар. Тәвәккәлләргә кирәк, килен, 12 тәвәккәлләргә... Сузма алай. Синең дә инде яшь чагың түгел, яшең һаман бара... Кешесе чыгып торганда... — Шулай шул, әнкәй,— диде Мәдинә, шундый ук бер каршылыксыз төстә. — йорты-жире бар, малы-туары бар. Монда күченеп килсә дә бер сүзем юк. Моңарчы тату тордык, бер тел-тешкә килмәдек, аллага шөкер, бер сүзем юк... Моннан соң да тынычлап торырга язсын. Синең изгелегеңне күп күрдем, инде хәзер үзеңә яхшылык булып кайтсын. Бер сүзем юк, бер сүзем... Миңа инде бу дөньяда күп тә калмагандыр, сыярбыз, килен, сыярбыз. — Шулай шул, әнкәй... — Малаеңа да ата булыр, үзеңә дә тотка булыр, — диде биана, киленен мактарга һәм шуның белән үзенең аңа рәхмәтен белдерергә мөмкинлек чыгуына куанып. — Яшь гомереңне саргаеп уздырмассың, яшь гомереңне... Мин саргаеп уздырган да җитәр. Бигрәкләр кыен ялгыз башың көн итү, һай, бигрәкләр кыен!.. Кайчан килергә куштың соң? — диде ул кисәк кенә, сүзне икенчегә борып. — Иртәгә, — диде Мәдинә. — Алай ашыгып ризалык бирәсем килмәде, әнкәй. Синең белән дә киңәш-табыш итим, дидем, тагын берәр кат уйлашып карыйк, дидем... Ашыгып эшләнелә торган эш түгел бит... — Яхшы иткәнсең, килен, яхшы!.. — диде карчык, күңеле үсеп.— Аллага тапшырырга кирәк, аллага тапшырырга... II Тракторчы Актугай Хәбибҗанның быел кыш чирләп хатыны үлде. Бер бала белән бөтен байлык, бөтен хуҗалык Хәбибҗанның бер үзенә өелде дә калды. Сөйгән хатынын югалту кайгысы өстенә, ялгызлык өстенә моңарчы бөтенләй күренмәгән, сизелмәгән вак-төяк йорт мәшәкатьләре килеп кушылгач, эш кешесе Хәбибҗанга башта бик авырга туры килде. Хәер, икенче көнне үк әниләре баланы үзләренә «кунакка» алып киттеләр, ә мал-туар карауда, аш-су әзерләүдә туган апасы бу- лышкалап йөрде. Ләкин гомергә болай яшәү, әлбәттә, мөмкин түгел иде. Хатынын җирләп бер ай, ай ярым вакыт үтмәде, әтисе-әнисе дә, туган-тумачалар, күршекүләннәр дә аңа өйләнү кирәклеген исенә төшерә башладылар. Алар алай искә төшереп кенә дә калмадылар, алар аңа кирәкле кешесен дә тәкъдим иттеләр. Хәбибжан әле яшь, таза иде, әгәр теләсә, ул теләсә кайсы кызны ала алган булыр иде. Ләкин, үз тормышы белән кызыксынуга караганда, бигрәк тә кеше тормышы белән кызыксына торган кайбер таныш-белешләренең һәм шулай ук ата-анасының, туган-тумачасының бик нык гаҗәпләнүенә каршы, димләнгән кызларга да, димләнмәгән кызларга да аның әз генә дә исе китмәде. Алар турында ул яратам да димәде, яратмыйм да димәде. Ул, әйтерсең, беркем белән дә кызыксынмады һәм шул ук вакытта беркайчан да аның авызыннан «өйләнмим» дигән сүз дә чыкмады. Күрәсең, аның үз исәбе бар иде. Озакламый моның чыннан да шулай икәнлеге беленде. Ул әле бик яшь чакта Кәрешкәдә матурлыгы белән тирә-якта дан тоткан бер кыз бар иде. Ул вакытта әле сугыш еллары иде, ир затыннан булган һәркем диярлек фронтка китеп беткән иде. Авылларда исә ирләр-егетләр бармак белән генә санарлык иде. Күрәсең, шуңа күрәдер, күрше-тирә авыл яшьләре барысы бергә кайный, барысы бергә чуала иде. Үзләрен дөнья кендеге дип исәпләгән вак-төяк егетләр өчен кыз-кыркын ягыннан, билгеле, әз генә дә кытлык юк иде. Ләкин кыз халкына шундый байлык-муллык булган заманда да, әзме-күпме буй 13 үстергән егет кисәкләре данлыклы кыз Мәдинә артыннан төркемлә- шепкүмәкләшеп йөриләр иде. Аның өчен хәтта ызгыш-тал ашлар да, тәпәләшепбәргәләшеп алулар да була торган иде. Хәбибҗан күптән инде малай акылыннан чыккан иде һәм, үзенең чыннан да малай-шалай түгеллеген күрсәтергә теләгәнсыман, һәр көнне кич елга буена чаба башлаган иде. Ә елга буенда кызлар була, таң атканчы уен-көлке, җыр-бию була иде. Шулай бер көнне Кәрешкәгә спектакль карарга килгәч, ул моңарчы ишетеп кенә белгән шул Мәдинәне якыннан күрде. Күрде дә гашыйк та булды. Хәер, аның гыйшкы Мәдинә турында хыялланудан, төйнәр буе аның белән саташып чыгудан ары узмады. Ләкин, ни генә булмасын, бу аның иң беренче күңел талпынуы иде. Шундый саф, шундый эчкерсез һәм самими булганга, андагы бу изге хис беркайчан да югалмады да, бозылмады да, һәм ул, ниндидер бер хыялый күренеш кебек итеп, ниндидер бер сихри сурәт кебек итеп, күңеленең иң яшерен бер җирендә һәрвакыт шул гүзәл истәлекне саклап йөртте. Мәдинәнең хәзер тол хатын икәнлеген ул белә иде. Тик аны бик күптәннән бирле күргәне юк иде. Адым саен димчеләр очрый башлагач, ул нәкъ менә шул япь-яшь егет чагын исенә төшерде. Ул тагын да элекке таныш татлы хисне, соклану һәм таң калу хисен тойган кебек булды. «Хәзер ничек икән? Үзгәрде микән, әллә һаман шундый ук, кыз чагындагы кебек үк микән?» дип уйлады ул. Бу уй аны бик кызыксындырды, хәтта борчый, тынычсызлый башлады, һәм үзенә үзе биргән шул сорауга җавап табылмаса, әйтерсең, аңа беркайчан да күңел тынычлыгы булмас шикелле тоелды. Бер көнне ул җыенды да, мотоциклына атланып, Кәрешкәгә китеп тә барды. Гаҗәп хәл, Мәдинәләр турысыннан үткәндә ул аларга ныклап күтәрелеп тә карый алмады — әллә инде мотоциклы бик кызу чапты, әллә аны чыичынлап курку-каушау биләп алды. Авыл очына барып чыккач, ул мотоциклын шундук кире борды. Монысында инде машинасын тыебрак җибәрде һәм таныш йорт яныннан узган чакта ак кашага элгән, гөлләр үскән тәрәзәләргә керердәй булып карап узды. Икенче, өченче көнне дә ул эштән соң, кичкырын Кәрешкә ягына юл алды. Авыл капкасыннан пытырдап килеп керде дә, ниндидер йомышы бар кеше шикелле, Мәдинәләр ягына борылды. Ә бер көнне ул Мәдинәнең үзен очратты, бөтенләй көтмәгәндә, бөтенләй уйламаган җирдә — юлда, басу уртасында очратты. Мәдинә, билгеле, теге вакыттагы кебек нәфис кара-кучкыл йөзле, ут чәчрәтеп торган шомырт кара күзле, фәрештәдәй сылу кыз түгел иде. Ул инде басыла, олыгая төшкән иде. Нәфислеге шиңгән аксыл йөзендә һәм кечерәя төшкән күз төпләрендә авыр еллар тамгалап калдырган басынкы, боек бер җитдилек күләгәсе сизелә иде. Әйе, язгы алма чәчкәседәй бик тиз коела торган, бер карауда күзнең явын ала торган сокландыргыч-исерткеч гүзәллек юк иде инде анда. Әмма аңарда икенче төрле матурлык — ягымлы, сагышлымоңсу матурлык бөркелеп тора иде. Юк, аны әле картая башлаган дип әйтергә мөмкин түгел иде. Аида әле дәрт тә, йөрәк җылысы да бар, матур хатынкызларга хас горурлык та, яхшы күңелле хатыннарга хас мөлаемлек тә бар иде. Хәбибҗанга ул хәтта элеккегә караганда да ныграк ошады. Хәзер ул аңа бигрәк тә якын, бигрәк тә аңлаешлы булып тоелды. Аңа сөйкемле хатын кирәк булган кебек, аның кызына да сөйкемле, яхшы ана кирәк иде. Ә Мәдинәдән башка аның Гөлбикәсенә кем яхшы ана була алыр да, Мәдинәнең улына аның үзеннән башка кем яхшы ата була алыр икән? ЛАондый парны эзләсәң дә таба алмассың! Икесе дә бер тигез, икесенең дә берәр бала — киләчәктә тавыш-ии чыга калса, 14 бер-береңне арттан килгән балаң белән түбәләргә дә бернинди сәбәп булмаячак. Хәер, алар алай ачуланышып та тормаячаклар. Ул аны кадерләп, яратып кына торыр, ул аны өрмәгән җиргә дә утыртмас! Кая ул, мөмкипме соң! Дөрес, кыз чагында аны бик холыксыз диләр иде, ләкин яшь чакта кем генә әүлия булды икән соң? Җитмәсә, шундый чибәр, шундый данлы чагында!.. Шуның өстенә, аның йорт-җире дә менә дигән. Ике хуҗалыкны бергә кушып җибәргәндә нинди шәп булачак! Карчыгы да алай зыянлы түгел, балаларга күз-колак булыр, йорт-җирне карап торыр... Әйе, мондый парны эзләсәң дә таба алмассың!.. Ул «иртәгә» диде. Ләкин бу «иртәгә» сүзе аның өчен хәзер бер мәгънәгә дә ия түгел иде. Бу «иртәгә» чынында исә «бүген» иде, «хәзер» иде 11әм хәзер инде ул бары тик буш, коры бер сүз генә иде. Бу турыда Хәбибҗан әз генә дә шик тотмады. Иркен юлдан мотоцикл ашкынып алга ыргылды. III Ялгызлыкка Мәдинә инде бөтенләй диярлек күнегеп беткән иде. Аңа хәзер үзенең тормышы гомергә, мәңгегә шулай бер төсле тигез генә, талгын гына агар да агар шикелле булып, киләчәктә бернинди күңелле яңалыклар да, бернинди шатлык-куанычлар да булмас шикелле булып тоела иде. Андыйлар бары ул гына түгел иде. Ирләре сугышта үлгән, үзләре өчәр-дүртәр бала белән тырышып-тырмашып гомер итеп яткан тол хатыннар да, өйләнешеп бер ай, бер ел тормый ирен ташлап кайткан, я булмаса ирләре аерып җибәргән япьяшь хатыннар да, аллага шөкер, авылда җитәрлек иде. Үзе ише тол хатыннарның, улы ише атасыз балаларның күп булуы аңа үзенә күрә бер күңел тынычлыгы бирде. Аеруча кыен, ямансу чакларда ул шулар турында уйлады, үз-үзен юатып: «бер мин генә түгел әле, бөтен ил белән», — диде һәм мондый фәлсәфә әзме-күпме аңа үзенең ялгызлыгын, үзенең күңел китеклеген онытып торырга ярдәм итте. Менә шундый бер вакытта, хәтта' кайбер яшьрәк хатыннар да ялгыз башлары зарыгып-саргаеп гомер кичергәндә ул кайчан да булса бәхет кояшы елмаер дип бик үк хыяллана да алмады һәм үз башына төшкән ачы язмыш белән теләсә-теләмәсә дә килешергә мәҗбүр булды. Шуңа күрә, күңелендәге барлык мәхәббәтен, барлык җылы, изге тойгыларын ул Рәхименнән гомерлеккә истәлеккә калган улына юнәлтте, аның карчык анасына—дөньяда инде бер генә улы да, бер генә кызы да калмаган бианасына юнәлтте. Берсенең шат киләчәге, икенчесенең тыныч, җитеш картлыгы өчен кайгырту үзеннән-үзе аның тормыш максатына, шатлык-куаныч чыганагына әйләнде. Кыз чагында матурлыгы, чаялыгы белән дан тоткан булса, тол калгач ул үзенең инсафлылыгы, тыйнаклыгы белән, эшчәнлеге белән танылды. Хәер, танылды дигәч тә, беркем дә алай аның турында шаулап та йөрмәде, телдәнтелгә күчереп мактау сүзләре дә сөйләмәде, шулай ук яхшы костюмнар кидереп, аның рәсемен газетларга да бастырып чыгармадылар. Бик үк күзгә ташланмыйча, нинди дә булса берәр күренекле, зур урынга дәгъва кылмыйча, ул башын иеп тыныч кына яши бирде. Аның эшчән, тырыш йорт хуҗасы, әйбәт апа, миһырбанлы килен булуын биана да, күршеләр һәм танышбслешләр генә белде. Тол яшәвенең беренче елларында аңа бер-бер артлы кодалар килде. Рәхименең истәлеге әле суынып та өлгермәгән иде: ул беркемгә дә ризалык бирмәде. Аннары, үзенә сүз әйттергән кешеләрнең кайберләрең ул бик үк яратып та җиткермәде — элекке чибәр кыз тәкәбберлеге әле булса үзен сиздерә иде. 15 Ай артыннан ай үтте, ел артыннан ел үтте, элекке гүзәлләр урынына яшьләр җитеште, кайчандыр ана яучы җибәргән кешеләр инде күптән өйләнешеп беттеләр, шау-гөр килеп бала-чагалар үстерә башладылар. Горур Мәдинә, чибәр Мәдинә әкренләп-әкренләп күздән төшә барды. Ул, билгеле, моны бик яхшы сизде. Аның төрле чаклары булды. Тол хатынның күз яшен тик көзге дә мендәр генә күрә. Хәбибҗанның тәкъдименә ул баштарак ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ир белән торуны ул инде бөтенләй диярлек онытып бетергән иде, яратышу, кияүгә бару, өйләнешү кебек нәрсәләр аның өчен хәзер ничектер бик сәер булып, чит-ят булып тоела иде. Ул, гадәттә булмаганча, ниндидер бер оялу, уңайсызлану кичерде. Ул үзенең улыннан, әнкәсеннән оялды, авылга: Мәдинә кияүгә чыгарга итә икән, дигән хәбәр таралуыннан оялды. Ә бераздан бу оялу-кыенсыну курку- шикләнүгә әйләнде. Хәбибҗанның, менә дигән япьяшь кызлар барында, тол хатынга өйләнергә ниятләве аңа бик гаҗәп, бик серле булып күренде. Кем белә, бәлки, ул аны бөтепләй яратмый дадыр, бәлки, ул аңа бары тик байлык өчен генә, йорты-җнре, малы-туары өчен генә өйләнергә телидер! Байлык өчен генә йортка керүче булдыксыз ирләр әзмени дөньяда! Ләкин, алай дисәң дә... Бит Хәбибҗап андый булдыксыз түгел! Аның үзенең дә тормышы нык, тракторда эшләп ашлыкны ул көрәп кенә ала. Әйе, ул яктан берни әйтеп булмый, тик шулай да... Тик шулай да ул үзенең шикләрен әйтми булдыра алмады. Хәбиб- җан, аңа каршы ничек җавап кайтарырга белмәгәндәй, беравык көттереп торды да, үзүзенә карата җиңел чә бер мыскыл белән, уен-көлке белән аңа элекке «гыйшкы» турында сөйләп бирде. Шуннан соң Мәдинә беркадәр тынычлангандай итте. Бик күптәнге Хәбибҗаины — читтән генә үзенә авызын ачып карал йөргән ниндидер Актугай егетен ул, әлбәттә, хәтерли алмады. Ул чакта ул аны, ихтимал, күрмәгәндер дә, хәтта, аңа кырып күзе белән дэ карамагандыр. Ә хәзер? Яратамы соң ул аны? Хәер, үз-үзенә ул мондый сорауны биреп тә тормады. IV Күк йөзен томалап алган тәбәнәк, юеш болытлар кичкә таба тагы да куера төштеләр. Көнне бик иртә караңгылатты. Өй эче бигрәк тә моңсу-күңёлсез булып, караңгы, шыр булып калды. Соңгы көннәрдә Мәдинә никтер үзләрендә ямь тапмый башлады. Менә хәзер дә шулай булды: эче пошты, күңеле эзләнде һәм кем белән булса да сөйләшәсе, эч серләрен таратасы килде. Сыеры савылган, мал-туар ябып куелган иде, малае исә иптәшләрендә уенда булырга тиеш иде, ә йокларга әле иртә иде. «Туктале,— диде Мәдинә үз-үзенә, — күршеләргә кереп утырыйм әле. Күптән инде кергән юк». Ул сандыкта басылып яткан, хуш ис аңкытып торган яңа күлмәк-яулыкларын актарып алды, кпмәкче-бөркәпмәкче булып, әле болай, әле тегеләй әйләндереп карады, ләкин шундук күңел ■ Күршеләргә төзә- пеп-бнзәнсп керәләрмени? Әллә пи уйлаул. . бар»,--дигән бер уй килде. Менә шундый чакта да чак-чак кына матурланып-көязләнеп алудан баш тартырга мәҗбүр булуы өчен ул бераз гына күңелсезләнгәндәй итте, көрсенеп, уфтанып куйды. Шулай да, әнкәсенә күрсәтмәскә тырышып, киеменә шешә белән тиз-тпз генә хушбуй сеңдерде, көзге алдында туктап сыйпалангандай итте дә, кулына бәйли башлаган оегын-энәсеи алып, чыгарга җыенды. — Мин Сәлимәләргә киттем, — диде ул, әнкәсенә эндәшеп.— Фәрхәт йокларга ятсын кайткач та, кич утырып тагын дәресенә соңга калыр... 16 Сәлимәләр әле яңарак кына ашап туйганнар иде. Сәлимәнең каен сеңелесе — уналты-унҗиде яшьлек Вәсимә, бик җитез кыланып, энелә ренәсеңелләренә кычкырынгалап, өстәл җыештырып ята иде. Мәдинә килеп кергәч тә ул ялт итеп артына борылып карады һәм, күрәсең, үзенең олы кеше икәнлеген, Мәдинә апасына тиң кеше икәнлеген күр- сәтмәкче булып, энеләренә-сеңелләренә кычкырынган шикелле, күтәренке бер тавыш белән: — Хурлан кына йөрисең икән, Мәдинә апа!—дигән булды. Мич алдында самавыр көле кагып маташкан әнкәсе карчык: «Кара инде моны! Аның бу тилелегенә һич тә мин гаепле түгел»,— дигән бер кыяфәт белән күршесенә күтәрелеп карады да кызын шелтәләп: — Кит, дивана! Кергән кешене шулай каршылыйлармыни, тәрбиясез, — диде. Әнкәсенең кеше алдында хурлавыннан оялып, Вәсимә кып-кызыл булды һәм үзенең бер дә «дивана» түгеллеген, «тәрбиясез» түгеллеген күрсәтмәкче булып, үртәлеп, әнкәсенә: — Син акыллы инде! — дип кычкырды. Аннары Мәдинә апасына карады да, «Тыңлама шуның сүзен!» дигән бер төс белән елмаеп, сандугачтай сайрап: — Ачулана күрмә, Мәдинә апакаем, яме! — диде.— Әйтә торган сүз инде... Мәдинә монда үз кеше иде, шуңа күрә ул Вәсимәнең «тәрбиясезле- генә» әз генә дә игътибар итмәде, аяк-өс киемнәрен ишек төбенә салып куйды да, чип-чиста итеп юылган идәнгә ап-ак йон оекбашлары белән баскалап, кыстаганны-ниткәнне дә көтеп тормыйча, туры түргә узды. — Менә, эш белән кердем әле сезгә, — диде ул, «кая булып беткәннәр соң болар» дигәнсыман, өй эченә күз йөртеп. — Бик әйбәт булган, Мәдинә апакаем!—диде Вәсимә, куанып. Баштагы уңайсызлыгыннан котылу өчен, Мәдинә апасы чыннан да «дивана» дип уйламасын өчен ул ничек тә аның күңелен табарга, аңа карата үзенчә ягымлы, ачык йөзле булырга тырышты. Өстәл өстен тиз генә сөртеп алгач, кулындагы юеш чүпрәген мич каршындагы киштәгә атып бәрде дә, йөгергәләп шундук күршесе янына килеп җитте. — Кая, менә мондарак кил, Мәдинә апакаем, яктыга, өстәл янынарак, — диде ул, Мәдинә апасына утырыр урый җайлап. Ләкин, күрәсең, моның белән генә риза булмыйча, үзенең никадәр аны нык яратуын күрсәтмәкче булып, кинәт аның муеныннан кочаклап алды һәм чут- чут итеп ике як битеннән үбәүбә: — Нинди матур син, Мәдинә апакаем!— диде, сокланып. — Бүген син тагын да матурайгансың... Нигә мин дә синең кебек булмадым икән?! — Булырсың әле, башың яшь, — диде әнкәсе, кызының бу «тилелегенә» көләргә дә, ачуланырга да белмичә. — Минем кебек булырга бер дә күп кирәкми, үскәнем, — диде Мәдинә, елмайгандай итеп, ләкин шул ук вакытта ул үзе әйткән сүзләрнең төп мәгънәсен шәйләп алды, һәм аның керфекләре шундук түбән салындылар. Тыштан юан Сәлимә килеп керде, киемнәрен чөйгә элде дә, лас- лос атлап, мыш-мыш тын алып, түрге якка чыкты. — Күрше бар икән, — диде ул, Мәдинәне күреп, дәртсез генә. — Тышта шундый караңгы — күзгә китереп төртсәләр дә берни күрмәссең... Яңгыр яварга итә... — Яңгыр яварга итә шул, — дип куйды Мәдинә дә, исәнлек-саулык сорашу урынына, аның сүзләренә җавап итеп. Бераз вакыттан өй эче тынып калгандай булды. Икенче як бүлмәдәге, такта стена артындагы балалар елаштылар, кычкырыштылар да, арыгач, елашып-тиргәшеп туйгач, кайсы кая тәгәрәшеп йокыга киттеләр. Сәлимәнең ире өйдә юк иде — ашагач та ул идарәгә чыгып киткән иде. Вәсимәнең әнкәсе исә, кичке эшләрен бетереп, намазын укып алгач та урьи җәяргә кереште. Өстәл янында, ут тирәсендә Мәдинә дә Сәлимә, Вәсимә генә торып калды. Вәсимә чигү чикте, Сәлимә малаеның күлмәк-ыштанын ямады, Мәдинә оек бәйләде, һәм алар, һәркайсы үз алларына иелгән көе, әледән-әле башларын күтәргәләп яисә бер-берсенә бер-ике сүз әйткәләп, ашыкмыйча гына, җай гына үз эшләре белән мәшгуль булдылар. Мотоциклга атланып Хәбибҗанның көн саен диярлек бу очка килүен, килгән саен һәрвакыт Мәдинәләр капкасы төбендә туктап калуын күршеләр, билгеле, күрми калмыйлар иде. Аның анда ни өчен килеп йөрүен дә шулай ук бик яхшы белеп торалар иде. Тик әлеге аларның килешү-килешмәве генә беркемгә дә аермачык билгеле түгел иде. Бу турыда турыдан-туры сорау уңайсыз иде, ә Мәдинә, билгеле, өендәге серен урамга чыгып сөйләп йөрми иде. Өстәл янында өчәүдән-өчәү генә калгач, түземсез Вәсимә, тел төбен кымырҗытып торган шул нәрсә турында сүз кузгатмакчы булып, берничә мәртәбә авызын ачып карады, ләкин телен тешләгәндәй шундук туктап калырга мәҗбүр булды: күңеленнән ул акыллы, әдәпле булырга, җиңгәсеннән узып сүз башламаска үз-үзенә сүз биреп куйган иде. Җиңгәсе исә Мәдинәнең хәле белән бер дә аннан ким кызыксынмый иде. Ниһаять, ул җайлап кына, читләтеп кенә сүз башлады. Мәдинә дә тартынып, кыстатып тормады — аның үзенең дә күршеләре алдында бераз гына мактанып аласы килә иде. Сәлимә үзен бәхетсез итеп исәпли иде, җае чыккан саен үзенең кыз чакларын искә төшерергә, үзе әйтмешли, «шул шөкәтсез» иренә чыгып, чәчкәдәй яшьлеген харап итүе турында һәм, гомумән, ирдән уңмавы турында зарланырга ярата иде. Мәдинәнең тәвәккәлләргә ниятләвен ул бик хуп күрде, аның өчен чын күңелдән сөенүен белдерде һәм, күршесе белән чагыштырганда, үзенең ни дәрәҗәдә бәхетсез-өлешсез икәнлеген аңлатырга тырышып, авыр гына бер көрсенеп куйды да: — Уф, Мәдинә, үтте инде, үтте, булмады... — диде моңсу-хәсрәтле бер төс белән. — Көнләшәм мин синнән, билләһи менә! Шулай да каен сеңелесе алдында ул бүтән вакыттагы кебек ирен хурларга батырчылык итмәде. Ул бары тик Хәбибҗаниы гына мактады да, Мәдинәне генә димләде, әйтерсең, Мәдинә Хәбибҗанга чыгарга аяк терәп каршы тора иде. — Чык, җаным, чык! Бер дә ике уйлап торасы юк, — диде Сәлимә, дәртләнеп. — Безнең заманда шул калдык-постыклар гына, кулсыз- аяксызлар гына кайтты безгә. Әйткән иде диярсең, чыксаң, синнән дә уңган кеше булмас, уч төбеңне үбәрсең, билләһи менә! Шатлыгыннан нишләргә белми уңайсызланып утырган Мәдинә, Хәбибҗан турында, үзенең киләчәк бәхете турында тагын да ныграк мактау сүзләре, яхшы сүзләр ишетергә теләп, әле бик үк риза да булмаган булып күренергә тырышты, шулай да, күңелем тыныч түгел, дигән булды, ышанып та җитә алмыйм, дигән булды, хәзерге ирләрне бик белеп тә булмый инде, дигән булды. Сәлимә аның саен үгетләде, аның саен акыл өйрәтте һәм алар икесе дә берберсеннән бик риза, бик канәгать булып утырдылар. Ут каршында хатыннарның җитез бармаклары хәрәкәтләнде, бер- берсе белән кисешеп җитез энәләр ялт-йолт килде һәм көзге озын төндә әкрен генә, ашыкмыйча гына сүзләр агылды. Сизелмичә генә сүз икенче нәрсәгә — яшьлек истәлекләренә күчте. Аеруча тәэсирле урыннарда хатыннар я уфтанып куйдылар, я кисәк кенә көлеп җибәрделәр һәм шуңа карап аларның йөзләре дә я боек, сагышлы бер төс алды, яисә кинәт кенә балкып яктырып китте. Сүз арасында үзенә дә берәр нәрсә кыстырып җибәрергә мөмкинлек чыкмавына һәм шулай көлә-көлә сөйләрлек бернинди кызыклы вакыйга да белмәвенә хафаланып, Вәсимә әле җиңгәсенә, әле Мәдинә апасына 2. .а ә.ш № 1. 17 18. карады. Күңеленнән ул бертуктаусыз: «Нәрсә әйтим икән мин дә?» — дип уйланып утырды. Мәдинә авызыннан «Рәхим» сүзе чыккач, яшь кыз кинәт башын калкытты да, бик белдекле төс белән: — И, Мәдинә апакаем, шундый матур була торып, ничек шул Рәхим абыйга чыктың син? — диде. — Аны бит мунча пәрие кебек булган диләр!.. Өй эчендә кинәт шомлы тынлык урнашты. Тышта, кара пыяла артында, ачуланып, эчне пошырып, көзге жил сызгырды, кайдадыр еракта сузып-сузып этләр өрде. Сәлимә күзен акайтып шундук Вәсимәгә карап алды. Вәсимәнең эче жу итеп китте. Ул үзенең тагын ниндидер «диваналык» эшләгәнлеген шәйләп алды, ләкин ул «диваналык»ның ни өчен «диваналык» булуын аңлый алмаудан газапланып, кызарынып, ярдәм эзләгәндәй, каш астыннан җиңгәсенә карап алды. Күңелсез, шатлыксыз тол тормышын кинәт якты нур белән балкытып, барлык күңелен яңа хисләр, яңа өмет-теләкләр биләп алгач, яшьлеге турында, Рәхим турында Мәдинә уйламаска тырышты. Соңгы көннәрдә шул үткәннәр белән түгел, бәлки киләчәк белән яшәгәнгә күрә, ул бары тик Хәбибҗанны гына белде, аны гына уйлады һәм аның белән бергә булачак, аның белән бергә корып җибәрәчәк яңа тормыш турында гына хыялланды. Яшь кызыйның уйламый әйткән авыр сүзләре аңа һич тә көтмәгәндә пычак белән китереп кадагандай тәэсир итте. Аның күз аллары томанланып калды, тамагына, авырттырып, тынын кысып, әйтерсең, ниндидер бер авыр, коры төер килеп кысылды. Рәхим аның ире иде. Яшь чактагы аның барлык матур, яхшы истәлекләре Рәхим исеме белән бәйләнгән иде. Рәхим аның иң нечкә җире иде. Рәхимгә тел тидерүне ул һәрвакыт үзенә тел тидерү итеп, үзен хурлау, үзен мәсхәрәләү итеп аңлый иде. Рәхим үзе исән чакта да, соңыннан да бик еш кына аңа ирен усал, көнчел телләрдән араларга туры килә торган иде. Хәзер дә ул аның исемен-дәрәҗәсен якларга кирәк тапты. — Юк, алай ямьсез түгел иде ул, үскәнем, — диде Мәдинә, башын күтәрмичә генә. Бераз тынып утырды да авыр гына бер тын алды һәм Рәхимнең начар, ямьсез кеше булмаганлыгына бернинди шик калмасын дигәнсы- ман, ышанычлырак итеп: — Юк, алтын кеше иде ул, — дип куйды. Көтелмәгән бу четрекле тоткарлыктан соң тиз генә сүз ялганып китә алмады. Өчесе дә, бик бирелгән булып, калкынмыйча, үз эшләре белән мавыктылар. Ә тышта, морҗа калайларын, түбә такталарын алып орырдай булып, усалланып, төнге җил исте. Пыялага кинәт коры ком сипкәндәй каты бәреп, вак яңгыр яварга тотынды. — Башланды...—диде Сәлимә, бик зур кайгысы бар кеше шикелле пошынып. Мәдинә тиз генә тынычлана алмады. Аның күз алдына үткән көннәре— бүгенгедәй аермачык, якты көннәре килеп басты. Хәзергесе кинәт каядыр артка чигенде, читкә тайпылды, Сәлимәләр, Вәсимәләр дә, хәтта Хәбибҗаннар да ниндидер томан эченә кереп югалып беттеләр, бергә кушылып, буталып, әһәмиятсез бер бушлыкка әверелделәр. Ул үзенең Рәхимен күрде, аның җылы кочагын, җылы кулын тойды, ягымлы сүзләрен ишетте, һәм аның йөрәге сыкранып кысылып куйды. Тынлыкны бозарга беркем батырчылык итмәде. Тышта җил тынган иде, ахрысы. Тик юеш, йомшак җиргә, койма такталарына, каты шыбырдап, тыела алмыйча, көзге яңгыр яуганы гына ишетелә иде. Мәдинәләрнең бик яратышып торган булулары турында Сәлимә ишетеп белә иде. Ләкин аның, әйтүләренә карагайда, чыннан да ямьсез 2* 19 булган Рәхимей шулай өзелеп ярата алуын ул, кайберәүләр кебек, һич тә аңлый алмый иде. — Нишләп шул кадәр башыңны әйләндерә алды икән соң ул, күрше?— дигән булды ул бераздан. Вәсимә үзенең баягы сүзләрен дә, Мәдинә апасы алдында бик нык уңайсыз хәлдә калуын да онытып: — Мәдинә апакаем, сөйләле, сөйлә шул турыда!—диде. Мәдинә бәйләвеннән туктады да, тыштагы яңгыр тавышына колак салгансымак, беравык уйланып утырды. — Шулай шул, инде сөйләсәң дә була, — диде аннары, үз-үзенә сөйләнгән кебек. V — Кыз чагымда мин шыр тиле идем, — диде ул сүзгә башлап.— Анысы да сүз кушкан була, монысы да сүз кушкан була, ни әйтер бу, дип, күзеңә керердәй булып торалар. Бер елмаеп карасаң, башлары күккә тия. Кая барсаң да, уң ягыңда да бер гашыйк, сул ягыңда да бер гашыйк. Мактыйлар, тузга язмаган сүзләр сөйлиләр. Телләре белән әйтмәсәләр, күзләре белән әйтәләр... Масаерга теләмәсәң дә масаерсың! Бер заманны теге чулак Шәйхулланың Тимербае урларга йөрде Әхсәннәр, Фәрдиләр белән. Көчкә качып котылдым. Кая, качып та тормадым, ишеттем дә боларның урларга йөргәнен, гашыйкларыма гына әйттем. Әмирләр, Салихлар, тагын әллә кемнәр шунда сагалап тордылар да тегеләрне, тукмап, үзләренең кул-аякларын бәйләп, арбаларына салып, хур итеп кайтарып җибәрделәр. Шуннан соң Тимербай әллә ни заман миңа теш кайрап йөрде... Янаучылар да булды. Берсенә дә баш бирмәдем. Хикмәт, нишләптер шуларның берсен дә чынлап торып яратмадым. Яраткан шикелле чакларым да булды, ләкин ныклап танышып киттеңме, әле бер җире ошамый, әле икенче җире ошамый— анысын ташлыйсың да, икенче берәүгә көлә карый башлыйсың. Җә, кем әйтер инде тиле булмаган дип?! Ай-Һай, бигрәк борын югары иде шул!.. — Нургаян белән озак йөргәнсез түгелме соң? — диде Сәлимә. — Шулай шул, — диде Мәдинә, килешеп. — Аның белән безнең ботка да пешә язган иде. Нишләптер соңыннан ачуланыштык без аның белән. Үзем киреләндем, ахрысы. Юк, чынлап яратмадым мин аны... Мәдинә, Нургаянны исенә төшерүенә һәм телен әрәм итеп шул турыда сөйләп утыруына үкенгәндәй, кисәк кенә сүзеннән туктап калды, фикерен туплап, бефкадәр вакыт уйлангандай итеп утырды да ашыкмыйча гына яңадан башлады: — Рәхим белән без көн дә очраша торган идек. Клубка дип чыктыңмы— капка төпләрендә ул басып тора. Мине көтеп тора, мин аны бик яхшы беләм. Көндез без гел диярлек бергә эшлибез, шулай да кичен аларның капка төбендә очраштыкмы, беренче мәртәбә күрешкән кебек, әллә кайдан бер-беребезгә сәлам бирешәбез, исәнлек-саулык сорашкан булабыз. И шуның белән сүзебез дә бетә, клубка җиткәнче, юлда берәрсе очраганчы бер-беребезгә рәтле берни эндәшмибез. Эш турында сөйләшәсе килми, йөрешү, яратышу турында сөйләшеп бул- м ый... Ул мине бик күптән яратып йөрде, ләкин үзе беркайчан да ачыктан- ачык сиздермәде. Янды, көйде, Нургаяннардан, Әмирләрдән үләрдәй булып көнләште, шулай да, кайбер былагай егетләр кебек, эчеп-исереп, «дошманнарына» бәйләнеп тә, талашып та йөрмәде. Төптән уйлап караганда, барысына да гаепле кеше мин бит инде! Мин тсләмәсәм, Нургаяны да, Әмире. Салихы да минем белән йөрү түгел, минем яныма да килмәсләр иде. Шундаен адәм әүлиясы кеше иде ул — беркайчац 20 да бер үпкә белдермәде, беркайчан бер ачулы, көнчел сүз әйтмәде. Кайберәүләр аннан көлеп тә йөрделәр: Мәдинәне клубка Рәхим алып килә, клубтан Нургаяннар озатып куя, диделәр. Аның ничек газапланганын миннән башка бүтән беркем белмәгәндер. Шуңа күрәдер инде, икәүдән-икәү генә калдыкмы, авызга су капкан кебек була торган идек: ул миннән уңайсызлана, мин — аннан. Аннан соң, үзенең ямьсез булуыннан да хурлана торган иде... Үзен ямьсез дип уйлыйдыр иде, — дип куйды Мәдинә, баштагы сүзен төзәтеп. — Юк, миннән башка аны беркем дә аңламагандыр. Тыштай шундый юаш, тыйнак булып күренсә дә, бик горур иде ул, авызында кара кан булса да, дошман алдында төкерә торган кеше түгел иде. Үзебезнең авыл Нәҗибә аның өчен үләрдәй булып йөрде, тилереп хәтта берничә мәртәбә минем белән дә ачуланышты. Ә ул беркемгә дә карамады. Печән өстендә, уракта, ашлык сукканда егетләр, кызлар бергә буласың бит инде. Шунда, ичмасам, шаярып кына булса да бер генә хатын-кыз белән дә былагайланмады. Мин юк чакта, бәлки, кочкандыр да, үпкәндер дә — анысы миңа караңгы, әмма минем алда ник бер кылансын! Юк, миннән башка бүтән беркемне дә якын күрмәде ул... Тышта, караңгы тәрәзәгә шапылдатып, бертуктаусыз яңгыр яуды, өй почмагындагы тулы кисмәккә шыбырдап-пычтырдап яңгыр суы коелды һәм эчне пошырып, күңел сагышын арттырып, агач ботакларын әледән-әле җил чайкады. Мәдинә, җилле-яңгырлы болганчык караңгылык аша үткән якты көннәренә әйләнеп караган төсле, тирән бер уйчанлык белән нурланган күзләрен тышка текәп, беравык сүзеннән бүленеп торды. — Бер-беребезгә без бөтенләй искәрмәстән ияләшеп киттек, — диде ул, яңадан сүзгә керешеп. — Алар турысына җитә башладыммы, иң элек капка төбенә карыйм: андамы, юкмы? Анда булса, күңелле булып китә, булмаса, нидер җитмәгән кебек була башлый. Шулай да бу ярату да түгел, берни дә түгел — бары бер гадәт кенә, кызлар белән кызлар арасындагы дуслык кебек кенә. Яшь чакта минем кызлардан якын күреп йөргән беркемем дә булмады... Үзем эре булгангадыр инде... Аны ярату турында мин беркайчан да башыма да китереп карамадым. Кая, ул яктан мин аны бөтенләй исәпкә дә алмадым! Баш-күз әйләнгән чак, кемгә карарга да, кемне сайларга да белмисең, шуңа күрә беркемнеке дә булмый йөри бирәсең. Масаюдан үз күлмәгеңә үзең сыймыйсың, мин мин микән, мин кем икән, дисең, ә шулай да күңел тыныч түгел. Сиңа һаман кемдер кирәк,* нидер кирәк, син һаман да кайгылы, бәхетсез. Шулай инде, яшь чакта бөтен дөньяны иңләп- буйлап алырдай буласың... Бер көнне кичке уеннан бергәләп кайттык моның белән. Салих белән никтер үпкәләшкән чагыбыз. Бөтенесе алдында малай-шалай кебек итеп култыклап алдым да: «Әйдә киттек, Рәхим, йокларга вакыт!» — дидем. Соңыннан үзем дә шәйләп алдым — кеше алдында аны кимсетү була бит инде бу! Менә шул инде акылның юклыгы. Жд, кем әйтер инде тиле булмаган дип?! Уңайсызланды бу, елмайган булды, шаяртырга тырышкан булды. Шулай да карышмады. Кая, карышу юк инде ул! Киттек без. Кайтырга ерак. Әле аларны узгач та безгә чаклы күп кенә барасы бар. Барабыз шулай. Ярты юлда сүзебез бетте. Бервакыт бу бөтенләй әллә нишләде, аягын да теләр-теләмәс кенә атлый, үзе калтырангандай да итә. Тәненә кул тидерерлек түгел — уттай яна. Сизеп барам — нәрсәдер бар. Мин дә тынычсызлана башладым, никтер телем бәйләнә, берәр сүз әйтсәм, я ялгыш, я ямьсез булыр шикелле. Уйланып барам шулай да: болай эндәшми бару ярамый бит инде, димен, ачулануы 21 бар, нәрсә генә әйтим икән соң, ходаем, димен. «Хәмдия апаның Гафуры кайткан», — димен мин моңа бара торгач. Шундый мәгънәсез сүз әйтүем өчен үзем эсселе-суыклы булдым, эчтән генә тиргим үземне: «Шыр тиле, кайтса ни, Хәмдия әллә синең туганыңмы?» — димен. «Уң аягын кискәннәр, таяк белән йөри», — ди Рәхим дә. Үзе телен көчкә кыймылдата. Шулай, исән-имин килеп җиттек безнең турыга. Килеп җиттек, никтер аягым карыша, кулым карыша — капканы ачып кереп китәлми тик торам бер урында. Торабыз шулай бер-беребезгә карашып. Моңарчы безнең култыклашканыбыз да юк иде, янәшә барганда да берберебездән бер-ике адым читтәрәк атлап бара торган идек. Кинәт бу мине кочаклап алды, үпмәкче булды. Тәнемә кагылгач та бу, шундук исемә килдем, ачуымнан бер ныгытып киерелдем, тартылдым да, ычкындым моның кулыннан. Аптырап калды бу. «Мәдинә... Мәдинә... бәгырем!..» — ди. Хикәяче, үз сүзен үзе бүлдереп, кабаланып, тиз генә яулык очына тотынды, ут яктысына елтырап чыккан кайнар күз яшьләрен сөртеп алды һәм бары шуннан соң гына сагышлы, көчсез бер тавыш белән сүзен дәвам итте: — Нишләвең бу, мин әйтәм. Нишләп мин синең бәгырең булыйм, мин әйтәм... Нәрсә сөйләгәнемне үзем дә белмим — киттем кызып. Кагыласы булма миңа, мин әйтәм. Юкка өмет итеп йөрмә, мин әйтәм... Үзем шулай дим, ә үзем күңелдән: «Эх, харап иттем! Шулай дип әйтергә ярыймыни инде!» дим... Юк, чынлап, шыр тиле идем мин ул чакта... Эзлә, бетмәгәндер... үзең ишеләр... мин әйтәм... Монысында инде ул яулык очына тотынып та тормады, һәм энҗедәй күз яшьләре ашыгып бер-бер артлы аның икс як бите буенча аска, иягенә таба тәгәрәштеләр. —Әле булса йөрәкләрем әрни, — диде ул, тынычлангандай булгач.— Ай, бнгрәкләр рәнҗеттем шул мин аны, бер дә юкларга рәнҗеттем! Бит үзенең ямьсезлегеннәи кимсенгәнен белеп рәнҗеттем, йөрәгенә кадыйм әле моның дип рәнҗеттем. Артыгын ычкындырганны соңыннан үзем дә сизеп алдым, үземнең тилелекне җую өчен берәр йомшаграк сүз дә әйтмәкче булып карадым — юк шул, булмады. Татар акылы төштән соң, ди... Күзгә күренеп үзгәрде бу. Таң беленә башлаган иде — күреп торам: ап-ак булды. Кара кешенең шул чаклы агарганын беркайчан да күргәнем юк нде. Башын күтәрде, күкрәген киерде, үтерердәй итеп карады да бу миңа: «Рәхмәт киңәшеңә!» — диде. «Сау бул», диде аннары. Борылды да китте дә барды... VI — Шуннан соң миңа әллә ни булды,—диде Мәдинә, читкә тәгәрәгән йомгагын янынарак тартып. — Эх, мин әйтәм, эх, тиле, эх, самый, иртәгә аның күзенә ничек күренермен инде, кеше күзенә ничек күренермен инде, мин әйтәм. Артыннан йөгерәсем килә, китмә, Рәхим, ачуланма, дип әйтәсем килә, барып култыклап аласым, үбәсем килә. Бер ягымлы сүз әйтсәм, шундук эреп китәр иде, ачуын да-ннеи дә онытыр иде, дип уйлыйм. Куркыта да. Үземнең көчкә, үземнең сихергә кинәт ышаныч югалган кебек булды. Беренче мәртәбә шунда үз-үземә ямьсез булып, әшәке, җирәнгеч булып тоелдым. Төне буе Рәхимне уйлап йоклый алмый чыктым. Бер янам, бер туңам, бөтен тәнем манма су булды. Бу да әле ярату түгел иде. Минем бары аның белән яңадан килешәсем, татулашасым гына килде. Бер-беребезгә без шундый нык ияләшеп киткән идек—аның шулай кисәк кенә дошманга әйләнүе башка сыймый торган нәрсә булып тоелды. Бүтән егетләр белән ачуланышканда 22 да күбрәк вакыт гаеп миндә була торган иде. Ләкин, никадәр гаепле булмыйм, беркайчан да үземне гаепле итеп калдырмый торган идем, аһ, юкка кәефен боздым бит, моның., дип, һич тә хафаланмый торган идем. Андый нәрсәгә мин бер туклык итеп кенә, көлеп кенә карый торган идем. Беренче мәртәбә мин үземнең гаепле икәнлегемне күрдем. Юк. бик зур гаепле булдым мин аның, картында! Хәзер мпн гел моның турында гына уйлыйм, кайда гына очратыйм икән дә әйткән сүземне пичек кенә кире алыйм икән, дим. Икенче көнне клубка барганда капка төпләренә карыйм — юк, тәрәзәләренә ка рыйм — юк. Юри әкренрәк барам. — Юк, һаман юк. Өченче көнне дә шулай, дүртенче көнне дә шулай. Югалды Рәхим. Ул чакта мин урак ура идем, ә ул стансага ашлык ташый иде. Күрешсәк шул кич клубта гына күрешергә буладыр иде. Шулай, кара кайгыга сабыштым: көлмим, шаярмыйм. Салихларганиләргә әйләнеп тә карыйсым килми. Барысы да әллә нинди чиркәнгеч, ямьсез... Элеккедән дә усалракка, холыксызракка әйләндем. Беркемгә бер юньләп эндәшмим, кем нәрсә әйтсә дә киреле-мырлы гына җавап кайтарам... Яшь вакытта андый гына ялгышлар була инде ул. Була да бетә. Кайсы берике көннән, кайсы бер-ике айдан бетә. Эзе дә калмый каймакта. Минем дә шулай тилереп йөрүем, билгеле, беткән булыр иде. Ул чакта мин алай бик үк эч пошуга бирелә торган кеше дә түгел идем. Сугышның иң авыр елларында да кайгы миннән кырык чакрым артта йөрде. Көне буе баш күтәрми эшләр идек, кичен кашык белән, шырпы кабы белән он өләшер идек, бәрәңгене санап кына пешерә идек. Урак урган чакларда күз аллары караңгыланыр иде ачлыктан. Шулай да бирешмәдек. Уйласаң, исең китәр — ничек җан асрап барганбыздыр инде... Юк, алай борын салындыра торган кеше түгел идем, мин ул чакта. Кем белә, Рәхим белән безнең шулай качышлы уйнап йөрү дә бик тиз беткән булыр иде, онытылган булыр иде, бәлки. Мин яңадан элеккечә борынны күтәргән булыр идем, я Салих, я Нургаян белән, Әмир белән шаяргалый башлаган булыр идем, алары булмаса—беткәнмени шулар ише берәрсе! Үзеңә үпкәләгән һәрбер егет өчен кайгыра башласаң, бик тиз чәчең агарыр! Йөрер-йөрер иде дә качып, соңыннан үзе үк килеп ялыныр иде, яңадай артыңнан калмый тагыла башлар иде... Никадәр ачулы булма, мәхәббәт барыбер урталай бөгә. Ә Рәхим мине теге- ләй-болай гына яратмыйдыр иде — мин аны бик яхшы беләдер идем бит. Әгәр дә мәгәр без шулай тыныч кына, тату гына килешкән булсак, чынлап ярата алган булыр идем микән мин аны — әйтә алмыйм. Юк, ярата алмас идемдер. Ул үзе беренче булып ялынып килгән булса, мин аңа шул барыбер элекке Рәхим итеп кенә караган булыр идем. — Безнең эшләр икенче төрле булып чыкты... — диде Мәдинә, тирән бер сулыш алып. — Кызлары яратмады исә, кайберәүләр, сагышларына түзә алмыйча, әллә нишләп бетәләр. Егетләр генә түгел, кайчакта кызлар да... Алар турында бәетләр, җ.ырлар чыга, бөтен тирә-якта шау-шу килеп сөйләргә тотыналар. Бер-ике ай, күп булса, бер-ике ел шулай телдән төшерми сөйлиләрсөйлиләр дә, уфтаналар, кызганалар да оныталар. Җә, ни хикмәте бар инде шуның? Сөймәгән икән, кызны да гаепләп булмый. Егет үзе җебегән, сөйдерә белмәгән. Кайвакыт, үскәнем, Вәсимә, сөя белү генә түгел, сөйдерә белү дә кирәк. Ә Рәхим менә сөйдерде, сөйдерә алды... Шулай шул, күп кеше аны ямьсез дидер иде, кара шайтан дидер иде, таш астыннан чыккан дидер иде. Гәүдәгә дә алай бик үк күзгә ташланып тормыйдыр иде, төскә-биткә дә беренче караштан ук телдән яздырырлык матурлардай түгел иде. «Ләкин аның ап-ак тешләрен елты 23 ратып бер елмаюын күрсәң, бөтен күңелең эри иде. Күңелең түгел, -хәтта таш булса, таш та эрер иде — шундый ягымлы, шундый йомшак итеп елмаядыр иде ул! Андый эчкерсез елмаюны мин аннан башка бүтән беркемдә дә очратмадым... Аның ничек елмаюына карап мин аның күңелендә нәрсә ятканын шундук сизеп ала торган идем. Шатлаиса-куаиса, айдай-кояштай балкып елмаер иде, кайгырса, кәефсезләнсә — күзләрен кысып елмаер иде. Бергәторгаида, кайчакта мин, элекке гадәт буенча, бер дә юктан пы- раннарга тотына торган идем. Андый чакта ул бер дә каршы сүз әйтмәс иде, уңайсызланып бер елмаеп кына карар иде. Аның шундый елмаюлы йөзен күрдемме, ачуланыр җиремнән ачуланмас идем, үземнең үк аңа беренче булып сүз кушасым, көләсем, иркәлисем килә торган иде. Аннан соң, тавышы бик моңлы иде аның. Көлтә ташыганда бөтен басуларны яңгыратып җырлар иде. Хатын-кызлар, аның җырлаганын ишеттеләрме, «Әнә Рәхим җырлый!» диерләр иде, барысы да шып туктарлар иде дә эшләрен ташлап тыңлап торырлар иде. Гармунга да кушылып җырламас иде, исереп тә җырламас иде — аның алай исергәнен минем күргәнем дә булмады — үзе генә булганда: я бик моңлы, я бик дәртле чакларында гына җырлый иде. Кичләрен авылның бер башында җырласа, икенче башында шул көе ишетелеп торыр иде — шундаси да көр тавышлы иде ул. Кайчакларда, кич клубтан кайткач, кайдадыр авыл уртасында аның сузып-сузып «Сарман» көенә җырлавын ишеттемме, өйгә кермичә, хыялланып, моңаеп, капка төбендә тынлап торыр идем. Эш дигәндә инде үлгәнен дә белмәс иде. Колхозда аны бик яраталар иде. Беркайчан карышмас, беркайчан киреләнмәс иде. Ул елларны бар авырлык безнең өстә иде. Әгәр без дә карышсак, белмим, кем генә эшләр иде икән? Мөгаен, бөтен дөньясы җимерелер иде. Иң авыр эшләргә, иң ерак җирләргә аны җибәрәләр иде. Төнлә килеп әйтәләрме, иртәме, кичме — ыштырын урап, чабатасын киенер иде дә, билен буар иде дә, чыбыркысын кулына алып, ат фермасына юнәлер иде. Өчәр- дүртәр потлы капчыкларны туп кебек кенә күтәреп ыргытыр иде... Менә шул Рәхим инде мине гашыйк иттерде, мине, мин тилене, патшага барырмын дип хыялланып йөргән, теләсә нинди арыслан егетне уч төбендә биетә алган тәкәббер Мәдинәне гашыйк иттерде! Юк, ул алай суга да ташланмады, муенына муенчак та салмады. Асылынып та, суга төшеп тә ул беркемнең дә исен китәрә алмаган булыр иде, кайберәүләр хәтта аның кем өчен үлгәнлеген дә белмәсләр иде. Минем тәкәбберлекне сындырып, шайтан кызы Мәдинәгә өйләнеп ул бөтен авылны, бөтен тирә-якны таңга калдырды... VII — Шулай ут йотып, башымны кая куярга урын тапмый йөргән чак. Бер көнне кич клуб бакчасында утырабыз. Малай-шалай гармун уйный, бииләр, җырлыйлар, түгәрәк әйләнгән булалар. Мин бернигә катышмыйм, мин катышмагач, Салихлар да минем янда ләчтит сатып утыралар. Ачуланышканның икенче көнендә үк без Салих белән татулашкан идек. Үзем аның сүзен тыңлаган шикелле булып утырам, үзем һаман капка ягына карыйм. Салихларга үртәлеп, үз-үземә үртәлеп шулай карангалап утырсам, ни күзем белән күрим, каршыма Рәхим килә! Теге вакыттан соң беренче күрүем. Башта мин моны үзе генә дигән идем, ныклабрак карасам — ходаем-аллам! Үземә-үзсм ышанмый торам: кемнедер култыклаган бу. Киләләр ләбаса ярдай халык алдын 24 да култыклашып, елмаешып! Әллә аны үземнән башка кызлар янында* күреп гадәтләнмәгәнгә, әллә үзен күрергә шундый зарыгып утырганга — бик сәер тоелды бу миңа, бик гаҗәп тоелды. Әйтәм бит менә, бөтенләй телсез калдым. Үзем ул якка карамаска итәм, аларны күрмәмешкә салынмакчы булам, ә үзем, сихерләнгән кебек, күземне алмый боларга карыйм. «Кая барырлар икән?» дим күңелемнән — барыбер түгелмени инде кая барсалар да! Рәхимне сүгәсем, әрлисем килә, «Ничек оялмый башка кызлар белән йөрисең?» димәкче булам. Юк, булмый, күңелдә энә очы кадәр дә ачу юк. Кая ул ачулану!.. Үзе шундый чибәр, йөзеннән нур балкый. Я, ходай, нинди матур икән ул, мин әйтәм, нишләп моңарчы күрмәдем икән, мин әйтәм... Карап торам шулай исем китеп, аптырап... Туп-туры безгә таба киләләр болар! Икәүләшеп, парлашып киләләр, куанышып киләләр! Кемнәргәдер кунак кызы килгән дигәннәр иде, шулдыр инде, димен күңелемнән. Я, ходай, кызы соң кызы, мин әйтәм, булыр икән шундаен да матурлар дөньяда, мин әйтәм... Шулай, ашыкмый гына килделәр дә болар, минем каршыдан бер- ике-әч адым читләтеп узып киттеләр. Рәхим, ичмасам, әйләнеп тә карамады. Бөтенләй чит кеше дип торырсың, беркайчан да күрмәгән дәг белмәгән дә дип торырсың!.. Күз алларым караңгыланды, тамак төпләрем кипте-корышты, хәлем бетте... Аяк-кулиы кузгатырга итәм — булмый, бөтенләй үземнеке түгел. Әйтәм бит менә, шул чакта җир ярылса, җир тишегенә керер идем — шундый көнләштем, шундый гарьләндем!.. Эчтән үзем ярсыйм-тилерәм: миннән башка кызлар белән култыклашып йөрергә аның ни хакы бар, мин әйтәм, үзенчә мыскыл итмәкче була торгандыр инде, мин әйтәм, туктале, исермәсәм исемдә булсын, мин әйтәм. Тиле инде, тиле... тиле булмаган кеше шулай димени? Бит, төптән уйлап караганда, алай дип әйтергә минем бернинди хакым да юк! Менә шунда гашыйк булдым да инде мин аңа чын-чынлап. Чынында мин аңа, бәлки, элегрәк тә гашыйк булганмындыр, ул турыда үз-үземә танырга гына теләмәгәнмендер. Ләкин шул кичтән соң миндә бер генә икеле-микеле нәрсә дә калмады. Аннан башка бөтен дөньясы миңа караңгы булып күренә башлады, аннан башка яшәүнең дә кызыгы калмады. Юк, бик нык яраттым мин аны. Шуннан соң беркемне дә яратмадым да, ярата да алмадым... Мәдинә тынып калды, бик озак бер торышта булган гәүдәсен язып, бераз киерелгәндәй итте дә, ничектер җиңеләеп калган шикелле, бер көрсенеп алды. Сәлимә, шундый мәхәббәт маҗаралары күрми әрәм үткән яшь гомерен кызганып, ихлас бер пошыну, көнләшү белән: — Уфф! — дип куйды. — Шуннан, шуннан, Мәдинә апакаем? — диде Вәсимә, күзләренелтыратып. — Шуннанмы? — диде Мәдинә, көттеребрәк. — Шуннан шул: төне буе елап чыктым. Әле дә хәтеремдә, шул көе, ялангач көе җиде төн уртасында Рәхимнәргә торып киткәндә чак калдым. Бер мәртәбә ишекне дә торып ачканмын, әни тотып калды... Шундый шыр тиле идем инде мин ул чакта. Икенче көнне караңгы төшәр-төшмәс борын Рәхимнәргә киттем. Нишләгәнемне үзем дә белмим, бөтенләй төш кешесенә әйләндем. Бардым, барсам, тәрәзәләрендә ут-фәлән юк, ятып йоклаганнар. Капкаларын ачтым, кердем, уңга-сулга карамый чолан ишекләренә таба барам, Рәхим бакча коймасы янында, бүрәнә өстендә утыра икән. Аны күрмәгәнмен. Күрдем дә, йөгермәкче булам моңа таба. Бер-ике адым атлагач та абынып егыла яздым — аякның бөтенләй хәле калмаган. 25 Бардым да муенына сарылдым. «Рәхим, бәгырем!—дидем, аккошым, былбылым, дидем, мин синнән башка торалмыйм, теләсәң нишләт, дидем... Хәзер үк синеке булырга риза», — дидем... Шуннан шул: икенче көнне аннан кода килде. Әти-әниләрнең ризалыгын алдык, өйләнештек, барлы-юклы нәрсәбезне бергә кушып шаулатып туй ясадык... Ул чакта безнең икебезгә дә унсигезәр яшь иде. Бер ел чамасы тордык — бер көн шикелле дә тоелмады. Икенче җәйне аны солдатка алдылар, Фәрхәт ул киткәч туды. Сугышка китеп бер ел үтмәде, үле хәбәре килде... Мәдинә сүзен бетерде дә стенадагы сәгатькә карап алды. Сәгать унике тулып килә иде. Нәкъ шул чакта электр сүнде. Өй эче дөм-ка- раңгы булып калды. Мәдинә чыгарга җыена башлады. — Кунак кызы соң, кунак кызы? — диде Вәсимә, хикәянең болай бик тиз бетүенә бик үк риза булмыйча. — Нинди кунак кызы? — диде Мәдинә, аның ни турында сораганын аңлап җиткермичә. Исенә төште дә, көлгәндәй итеп куйды. — Үзебезнең түбән оч Хәсәнә булган ул. Күзем-башым акаеп мин аны бөтенләй танымаганмын да... Ике-өч ай торгач, Рәхим әйтә: «Мин бит сине алдап алдым!» ди. «Ничек?» — мин әйтәм. Менә шулай, шулай, ди, мин бит теге вакытта Хәсәнәне юри култыклап кердем бакчага, ди. Шулай, гомергә алдандым да калдым... VIII Мәдинәнең әле бу турыда беркайчан да беркемгә дә сөйләгәне юк иде. Бүген аның нишләптер күңеле йомшап китте һәм ул менә түкми- чәчми барысын да чыгарды да салды... Юеш, тайгак сукмак буенча сакланып кына атлый-атлый, үзләренә кереп барганда ул шул турыда уйлады. Чит кешеләр алдында артык чишелеп китүе өчен ул күңелендә үкенү шикелле бер нәрсә тойды. Ләкин үкенүдән дә бигрәк аны икенче бер яңа тойгы биләп алды. Аның күңелендә бөтен нәрсәнең астыөскә килде. Теге төндәге кебек ул бүген дә уйланып, елап чыкты. Ул чакта әле бөтен нәрсә алда иде, ул чакта әле теләк-омтылыш һәм яшьлек ялкыны барлык кайгы-хәсрәттән дә көчлерәк-куәтлерәк иде. Хәзер исә коры сагыштан башка, үткәннәр турында әрнеп сыкранудан башка бүтән берни дә юк иде, һәм барлык теләк-омтылышлар да, барлык кайнар дәртхисләр дә менә шундый көзге, яңгырлы көннәрдә күз алдына килә торган җәйге кояш кебек, кайдадыр артта, еракта торып калган иде, һәм шулай артта, еракта торып калганга күрә дә алар тагын да якынрак, тагын да кадерлерәк иде. Ниһаять, инде йокыга китте дигәндә генә, кинәт кемдер каты куллары белән аның юрганын тарткалый башлады. Мәдинә, шундый тәмле йокыдан бүлдерүләренә ачуы килеп, ризасыз, кәефсез бер тойгы белән, йөрәге еш-еш типкән хәлдә, күзләрен ачып җибәрде. Янында әнкәсен күреп ул тынычлана төште. — Килен, ә, килен, торасыңмы әллә? Әнә, кеше килгән... — диде әнкәсе, йомшак кына итеп. Шул чакны Мәдинәнең күңеленә келт итеп Хәбибҗан килеп төште. Ул тиз генә сикереп торды да ашык-пошык күлмәген киде, шәлен бәйләде һәм өстеиә иске сырма бөркәнеп тышка чыкты. Яңгыр инде туктаган, шулай да көн әле болытлы иде. Аста, баскыч төбендә булачак очрашу-сөйләшү шатлыгыннан ерылган авызын көчкә тыеп, Хәбибҗан басып тора иде. — йокылар тәмле булдымы? Нинди төшләр күрдең, Мәдинә? — диде ул, исәнлек-саулык алгач, шаяртырга тырышып. Мәдинә җавап бирергә бик үк ашыкмады, һәм шул вакыт Хәбиб- җан аның бер төн эчендә алыштырып куйгандай үзгәргән, бөтенләй чит-ят булып калган кыяфәтен күреп алды. — Ни булды сиңа, Мәдинә, чирләдеңме әллә? — диде ул. каушап, исе китеп һәм бер-нке басма өскә тартылып куйды. — Юк, чирләмәдем, — диде Мәдинә, мөмкин кадәр тыныч, ягымлы булырга тырышып. Ләкин аның тавышы бик коры яңгырады. — Төне буе уйланып чыктым... сиңа нинди җавап бирергә дип... Аның ничек сөйләшүе буенча җавапның нинди буласын алдан ук сизенгән һәм шуңа күрә тәмам коелып төшкән Хәбибҗан, туры күтәрелеп карарга кыймыйча: — Нәрсә уйладың инде? — диде әкрен генә. — Турысын әйткәнемә ачуланма, Хәбибҗан... — диде Мәдинә авыр гына. Аның тыны беткәндәй булды, тавышында күз яше сизелде, ләкин шулай да ул йомшаклыгын җиңә алды һәм пшетелер-ншетелмәс тавыш белән: — ...Булмый... күңелем тартмый... — диде. Хәбибҗан Tin генә аңына килә алмады. — Бәлки... тагын уйлап карарсың?.. — диде ул, ачыктан-ачык ялыныч белән. — Мин көтәргә риза... — Юк, юк, Хәбибҗан, көтмә. Мин барыбер синеке булалмам. — Беркайчан дамы? — диде Хәбибҗан, әле һаман өметен өзәргә теләмичә. — Беркайчан да... Ир кеше, бозылган, кызганыч йөзен күрсәтмәскә тырышып, авыр гына борылды да, авыр иңбашын көчкә күтәреп, әкрен генә, авыр гына кире җиргә төште. Сыгылып торган басма такталарында аның сырлы, төрткеле күн итек эзләре торып калды. Шулай ук авыр гына, теләр-те- ләмәс кенә атлап ул капкага юнәлде. Капка төбенә җиткәч, шулай да түзмәде — артына борылып карады һәм ниндидер сырхау кеше шикелле көч-хәл белән кыймылдап, мотоциклын кабызды да ава-түнә кузгалып китте. Яңгырда чыланып, муртаеп беткән, авып-кыегаеп торган капка, ябылмыйча, боегып, ярым ачык килеш торып калды.