Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

ЖУРНАЛИСТЛАР ҖЫЕЛЫШЫ 2 декабрьдә Менжинский исемендәге клубта Казан журналистларының, нәшрият, радио, телевидение, күп тиражлы газет эшчеләренең һәм эшче хәбәрчеләрнең шәһәр жыелышы булып узды. Анда «Советская Татария» газеты редакторы М. Коло- динның «Совет журналистларының Беренче Бөтенсоюз съезды йомгаклары һә?л матбугат эшчеләре алдында торган бурычлар» турындагы доклады тыңланды. Җыелышта шулай ук съезд делегатлары — «Совет Татарстаны» газеты редакторы Г. Рябков, «Комсомолец Татарии» газеты редакторы Ф. Надыров чыгыш ясадылар. Доклад буенча фикер алышуларда Бауман райкомының агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире Сәйдәшев, хәбәрче эшче Фазлуллнн, профессор Пехтелов, компрессорлар заводындагы стена газеты редакторы Рәхимов һәм «Чаян» журналы редакторы Бәхтияров катнашты. Соңыннан КПССиын Татарстан Өлкә Комитеты секретары Ф. Табеев речь белән чыкты. Җыелыш матбугат работникларының иҗади эшләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән конкрет карар кабул итте. «ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШУ Татарстан язучылары союзы партия оешмасының 27 ноябрьдә уздырылган ачык җыелышында «Ялкын» журналы турында фикер алышу булды. Җыелышта чыгын сөйләүчеләр журналның яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләү буенча шактый эш башкаруы турында сөйләделәр. Журнал битләрендә балаларда хезмәткә тирән мәхәббәт уята торган хикәяләр, очерклар, поэма һәм шигырьләр басыла. Ләкин журналның эшендә кимчелекләр дә юк түгел әле. Фикер алышуда катнашучылар әнә шул кимчелекләрне бетерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр керттеләр. Шагыйрь Шәйхи Маннур журнал битләрендә алдынгы мәктәпләрнең эш тәҗрибәләрен киңрәк яктыртырга, әдәби әсәрләрнең иң уңышлыларыи гына урнаштырырга кирәклеге турында сөйләде. Идрис Тукта- ров үзенең чыгышында журналда кыска хикәяләрне ешрак биреп бару кирәклегенә тукталды. Сөйләшүдә С. Баттал, Г. Бакч- ров, Г. Латыйп, Ә. Бикчәнтәева һ. б. иптәшләр дә катнашты. ШАГЫЙРЬ ДӘРДЕМӘНД ЮБИЛЕЕ Узган елның ноябрь аенда республикабыз җәмәгатьчелеге нәфис шигырьләр остасы Дәрдемәнднең тууына 100 ел тулуны билгеләп үтте. Китапханәләрдә, югары уку йортларында аның иҗатына багышланган күргәзмәләр оештырылды, газет һәм журнал битләрендә шагыйрьнең әдәби эшчән- леген чагылдырган мәкаләләр басылды. Мәскәүдә һәм тугандаш республикаларда чыга торган газетлар да бу датаны яктыртуга урын бирделәр. Мәсәлән, «Литература и жизнь» газетының 138 санында В. Ганиевнең «Талант һәм поэзия», Казаг- стан язучылары союзы органы «Казакъ әдәбияты» газетының 20 ноябрьдә чыккаэ санында М. Кәримовның «Дәрдемәнд» дигән мәкаләләре урнаштырылды. 23 ноябрьдә СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалында Дәрдемәндкә багышлап зур кичә үткәрелде. Анда филология фәннәре докторы Мөхәммәт Гайиуллнв шагыйрьнең иҗат һәм тормыш юлы турында доклад сөйләде. Кичәнең икенче өлешендә әдәби-музыкаль концерт булды. Концертта Дәрдемәнднең күп кенә шигырьләре укылды. 125 ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР СЕМИНАРЫ 1959 елның 10—12 декабрёнда яшь язучыларның чираттагы семинары булып узды. Семинарны Татарстан язучылары союзы идарәсе председателе Афзал Шамов ачты. Ул безнең әдәбиятыбызга килүче яшьләр алдында торган бурычларга тукталды. ВЛКСМ Өлкә Комитеты секретаре иптәш Л. Зарипова комсомол тормышы, җидееллык батырлары турында күбрәк язарга чакырды. Шагыйрь Зәки Нури совет әдәбиятының халык тормышы белән тыгыз бәйләнеше турында сөйләде. Семинарда катнашучылар тәнкыйтьче Хәсән Хәйринең «Социалистик реализмның төп принциплары* дигән темага сөйләгән докладын тыңладылар. Аннан соң яшь авторларның әсәрләрен тикшерү башланды. Прозаиклар секциясендә Д. Галимов. Д. Насыйров, М. Шакиров, Ә. Садыйкова, М. Хуҗин, К. Дәүләтшин, һ. Гумеров, B. Нуруллин, С. Хөсәенов, Ф. Нуруллин хикәяләре тикшерелде. Секция эшендә катнашучы Ә. Еники, Ф. Хөсни, Г. Әпсәләмов, А. Расих, Г. Бакиров, Л. Ихсанова, И. Нуруллин, Н. Гыйззәтуллпн, Н. Юзиев, C. Сабиров, Я. Халитов, Ә. Бикчәнтәева һәм башка иптәшләр бу яшь авторларның иҗатына тирән анализ ясадылар, аларның уңышлы һәм кимчелекле якларын аерым мисалларга нигезләп күрсәттеләр. Шагыйрьләр секциясенең эше дә җанлы һәм нәтиҗәле үтте. Анда Т. Булатов. Е. Уткин, К. Гыйльмуллин, А. Сәләхётди нов, К. Фасахов, Р. Юнусов шигырьләре буенча фикер алышуларда шагыйрьләрдән X. Туфан, Ш. Маннур, Ш. Мөдәррис, 3. Нури, Г. Хуҗи, С. Шакир, Ә. Давыдов. С. Баттал, Ә. Юныс, М. Садри, Р. Гәрәй һ. б. лар чыгып сөйләделәр. Семинарда күренгәнчә, безнең поэзиябезгә кыю адымнар белән яңа алмаш килә. А. Сәләхетди- нов белән К. Фасахов икесе бергәләп «Мишә җыры» исемле поэма язганнар. Поэма бүгенге көн темасына — колхоз производствосындагы коммунистик хезмәг бригадаларының эшен яктыртуга багышланган. Ләкин поэмада әле геройларның үзара мөнәсәбәтләре һәм кайбер вакыйгалар тиешенчә ачыкланып бетмәгән. Бу авторлар семинарда бик күп файдалы киңәшләр ишеттеләр. Бондюг егете Егор Уткиниың шигырьләренә конкретлылык, кыскалык хас. Каләмдәш дуслары аңа иҗат тематикасын киңәйтергә кирәклеген әйттеләр. Колач тарлыгы, заман сулышының җитәрлек ишетелмәве башка авторларның иҗатларында да төп кимчелек булып тора. Ләкин тырышып эшләгәндә, туктаусыз эзләнгәндә олы иҗат юлына чыгарга аларның тулы мөмкинлекләре бар. Семинарда тагын бер шатлыклы күренеш күзгә ташланды. Драматургия өлкәсендә эшләүче яшь язучыларның саны шактый арта төшкән. Г. Фәтхуллин, Г. Сөнга- туллин, Т. Файк, Ф. Насыйров, М. Юнусов һәм Ш. Рәкыйповның бер пәрдәлек пьесалары арасында уңышлы гына әсәрләр очрый. Рус телендә язучы яшь авторларның иҗатларын рус язучылары, тәнкыйтьчеләре, әдәбият белгечләре тикшерделәр. Семинарга килүчеләр күренекле татар драматургы Нәкый Исәнбәт һәм язучы И. Гази белән очрашып, аларның иҗат тәҗрибәләре белән таныштылар. Соңыннан М. Горький, Ш. Камал музейларында, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында булдылар. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Татарстан язучылары союзы каршындагы драматурглар секциясенең чираттагы утырышында Шакир Мәҗитовның «Беренче карлыгачлар» исемле музыкаль комедиясе тикшерелде. Утырышта катнашучы Р. Ишморат, Ш. Зәйни, Ә. Камал, А. Әхмәт һ. б. әсәрнең әле сәхнәгә куелырлык дәрәҗәдә эшләнмәгәилеген, анда алынган вакыйгаларның тормышчан фактларга корылмаган- лыгын күрсәтеп үттеләр, авторга киңәшләр бирделәр. Тәнкыйтьчеләр секциясенең 9 декабрьдә үткәрелгән утырышы Рөстәм Башкуровның «Бөек Ватан сугышы елларында татар совет поэзиясенең кайбер үзенчәлекләре» дигән мәкаләсен тикшерүгә багышланды. Мәкалә буенча фикер алышуда X. Туфан, 3. Мәҗитов, С. Мортазин, Р. Мостафин, Н. Юзиев катнашты. Аларның һәркайсы бу мәкаләнең уңышлы якларын күрсәтеп үткәннән соң, андагы кимчелекләргә тукталдылар. Ул кимчелекләрне бетерү буенча авторга матурматур тәкъдимнәр әйттеләр. ЯЗУЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ КИЧӘЛӘРЕ Ленин исемендәге җитен комбинаты клубында эшчеләрнең язучылар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуда язучылардан һәм шагыйрьләрдән Абдулла Әхмәт, Салих 126 Баттал, Әнвәр Давыдов, Нәбн Дәүли, Зыя Мансур, Самат Шакир, Маннур Саттаров, татар әдипләренең күп кенә әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән һәм Казанга кунакка килгән Сталинград шагыйре Юрий Окунез катнашты. Кичәдә алар үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. Соңыннан клуб залында китаплар сату оештырылды. * * * Ноябрь ахырында Лениногорск шәһәренә шагыйрьләрдән Нәби Дәүли белән Хисам Камалов килде. Нефтьчеләр клубында алар белән очрашу һәм Нәбн Дәү- линең «Яшәү белән үлем арасында» исемле китабы буенча укучылар конференциясе уздырылды. Кптап турында фикер алышу җанлы әңгәмә рәвешендә үтте. Чыгышлардан соң автор конференциядә катнашучыларның бик күп сорауларына җавап бирде. Хисам Камалов Татарстан китап нәшрияты 1960 елда чыгарачак китапларның планы белән таныштырды, үзенең яңа шигырьләрен укыды. Шундый ук очрашулар шәһәр китапханәсендә, Зәй-Каратай авылында һәм Карабаш эшчеләр поселогында да уздырылды. Карабашта уздырылган очрашуда Әлмәттә яшәүче язучылардан Гариф Ахунов белән Әдип Маликов та катнашты. J? Ленин орденлы мехкомбииатның Культура сараенда коммунистик хезмәт бригадасы членнарының ял кичәсе булып үтте. Кичәдә Г. Әпсәләмов, КПССның Идел буе райкомы работнигы А. Огреба, пенсионер Г. Мөбәракшипа һәм башкалар чыгыш ясадылар. * ■> Казандагы 26 номерлы татар урта мәктәбе укучылары белән очрашуда шагыйоь М. Хөсәен һәм Р. Гәрәй балаларга үзләренең яна шигырьләрен укыдылар, хәзер нинди әсәрләр өстендә эшләүләре турында сөйләделәр. «Совет әдәбияты» журналы редакциясе хезмәткәрләре шушы көннәрдә Казан җитен комбинаты, Мехкомбинат, беренче һәм өченче номерлы тегү фабриклары, «Спартак» комбинаты эшчеләре янында булдылар. Алар анда эшчеләргә журналның эше турында сөйләделәр, киләчәктә басылачак әсәрләр белән таныштырдылар. ШАГЫЙРЬ ИҖАТЫНА БАГЫШЛАП Шагыйрь Әхмәт Исхакның иҗатын? 40 ел тулу уңае белән Казан дәүләт университетында әдәби кичә булды. Кичәдә катнашучыларны Әнвәр Давыдов шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныттырды. Соңыннан Татарстанның атказанган артисты А. Арсланов Әхмәт Исхакның шигырьләрен укыды, артистка Р. Тимерханозс шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкарды. ГЕРОЙ ШАГЫЙРЬ ТУРЫНДА БРОШЮРА Мәскәүдәге политик әдәбият нәшриятк Ю. Корольковның «Җыр булып яңгыраган тормыш» исемле брошюрасын бастырып чыгарды. Автор үзенең бу хезмәтендә фашистлар тоткынлыгында көрәшеп үлгән герой шагыйрь Муса Җәлилнең тиңсез батырлыгы турында сөйли. Брошюра 50 меЕ тираж белән чыгарылган. МУСА ҖӘЛИЛ СҮЗЛӘРЕНӘ УКРАИНЧА КӨЙ 1960 елның март аенда Мәскәүдә Украина сәнгате һәм әдәбияты декадасы үткәреләчәк. Шуңа хәзерлек йөзеннән Украина композиторлары союзы Киев галимнәр йорты белән берлектә иҗат кичәсе уздырды. Аида җырчыларның бөтенсоюз конкурсы лауреаты Галина Сухорукова дг катнашты. Аның репертуарында композв- тор Мейтусның Муса Җәлил сүзләренә язган җыры да бар иде. «БӘХЕТ ҖЫРЫ» ПЬЕСАСЫ — КУРЧАК ТЕАТРЫНДА Казан дәүләт курчак театрында шагыйрь Нәби Дәүли тарафыннан язылгав «Бәхет җыры» исемле пьесаның премьерасы булды. Тамашачылар әсәрне яраты’ карадылар. Спектакль телевидение аша дз тапшырылды. ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫНДА Татарстан китап нәшриятының мату? әдәбият редакциясе 1960 елда йөзгә якк! яңа китап бастырып чыгаруны планлаштырды. Г. Тукайның тууына җитмеш биш ел тулу уңае белән аның әсәрләре рус телендә ике том итеп чыгарыла. Беренче томга бөек шагыйрьнең шигырьләре» әкиятләре, икенче томга тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләре туплана. Бу ике томлыкка шагыйрьнең портреты һәм аның иҗаты турында кереш мәкалә урнаштырыла, күпчелек әсәрләр яңа тәрҗемәләрдә бирелә. Шагыйрьнең татар телендә басылачак бер томлык «Сайланма әсәрләре»иә аның иң популяр шигырьләре, поэмалары, әкиятләре туплана. Унтугызынчы йөзнең күренекле шагыйре Г. Кандалыйның үлүенә 1960 елның маенда йөз ел тула. Шул уңай белән аның шигырьләр җыентыгы басыла. Шагыйрь Н. Думави үзенең күпчелек әсәрләрен патша реакциясенең караңгы елларында язган һәм иҗатында милләтчелек, колониаль буржуазия, динчелек изүе астында интеккән хезмәтчел халыкның уйларын, кичерешләрен чагылдырган. «Шигырьләр һәм поэмалар» исеме белән чыгарылачак җыентыгына Нәҗип Думавиныц иң яхшы поэтик әсәрләре туплана. Беренче татар драматургы Ф. Халиди хикәяләр дә, новеллалар да язган. Аның «Мең дә бер сәхәр» исемендә басылачак китабы новеллалардан тора. Автор үзенең бу новеллаларында халыкны изүчеләрдән ачы көлә, иске заманда хатынкызларның чиксез авыр тормышта яшәүләрен чагылдыра. Октябрь революциясенә кадәр үк иҗат итә башлаган һәм язучылык эшен революциядән соң да актив дәвам иттергән язучыларның өлкән буын вәкиле Ф. Сәйфи- Казанлының «Сайланма әсәрләр»енә аның хикәяләре, пьесалары урнаштырыла, авторның тормыш һәм иҗат юлы турында мәкалә бирелә. Татар әдәбияты классигы Ф. Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» исемле фантастик повесте, «Габделбасыйр гыйшкы», «Сәмигулла абзый» һәм башка хикәяләре рус телендә чыгарылачак. 1960 елда шулай ук Г. Әпсәләмовнын «Сүнмәс утлар»ының татарча икенче басмасы, «Дустым мәхәббәте» повесте рус телендә һәм М. Әмирнең «Саф күңел» романы басылачак. Танылган драматург Н. Исәнбәтнең өчтомлык «Сайланма әсәр- ләр»е хәзерләнде. Аның беренче томы белән укучылар 1960 елда танышачаклар. Бу томга драматургның 1912 елдан алып бүгенге көнгә кадәр язган шигырьләре, драматик поэмаларыннан «Түләк», «Ләйсән», «Әбүгалисина» һәм башка әсәрләре кертелә. Ф. Хөснинең «Кырык хикәя» исемле китабына авторның төрле елларда язылган хикәяләре тупланган. Г. Бәшировның «Безнең Татарстан» дип аталган публицистик очеркы Татарстан АССРның төзелүенә 40 ел тулу уңае белән басыла. 1960 елда К. Нәҗминең дүрт томлык «Сайланма әсәрләр»ен чыгару эше төгәлләнәчәк. Кәрим Тинчуринның «Мәрҗәннәр» исемле китабында «33 көн» повесте һәм күп кенә хикәяләре бар. Проза әсәрләреннән болардан тыш А. Шамов хикәяләре рус телендә, Г. Минский, Газиз Мөхәммәт- шни, А. Гыйлаҗев, А. Әхмәт, Г. Галиев. М. Шәйми, 3. Вәли хикәяләре һәм очерклары басыла. Бөек Ватан сугышы елларында партизаннар отряды комиссары булган Г. Әмировның «Утлар-сулар кичеп» дигән язмаларында Смоленск партизаннарының батыр эшләре тасвирлана. Республикабызда яшәүче рус язучыла- рыннан Ян Винецкий, Н. Заслоновскин. Г. Крыловның хикәя һәм очерк җыентыкларын, Т. Журавлевның новеллаларын, Б. Железнов шигырьләрен рус телендә бастыру планлаштырылды. Татар шагыйрьләреннән С. Хәким, Г. Ху- җиев, Ә. Ерикәй, М. Садрн, 3. Нури, Г. Афзал, Р. Гәрәй, Ш. Галиев һәм байкаларның яңа китаплары басылачак. Драма әсәрләреннән Г. Минский, Г. Зәйнашева, Г. Сәгыйдуллин пьесалары, үзешчән сәнгать коллективлары өчен бер пәрдәлек яңа пьесалар басылырга тиеш. «Күңелле сәхнә»нең 12 иче китабы, татар совет язучыларының сатирик хикәяләре, шигырьләре, скетчлары тупланган «Көлке тартмасы» исемле җыентык һәм яшь язучыларның иң яхшы әсәрләрен эченә алган «Яшь үсентеләр» җыентыгы чыгарыла. Әдәбият белеме һәм тәнкыйть китаплары арасында Г. Кашшафның Ленин премиясе лауреаты, Советлар Союзы Герое патриот шагыйрь Муса Ж,әл илнең тормышы һәм иҗаты турындагы зур хезмәте, Ч. Бәхтиярованыц беренче татар балеты «Шүрәле»не иҗат иткән талантлы композитор Фәрит Яруллин турындагы монографиясе һ. б. лар бар. Болардан тыш нәшрият рус классикларының, СССР халыклары һәм халык демократиясе илләре язучыларының әсәрләрен чыгаруны да күздә тота.