Г. ГАЗИЗ ХИКӘЯЛӘРЕ
Т атарстан китап нәшрияты Г. Газизнең (профессор Газиз Гобәйдуллиннең) сайланма хикәяләр җыентыгын басып чыгарды. Җыентыкка яшь әдәбиятчы һәм журналистларыбыздан Рәшат Гайнановның бик җылы тонда язылган сүз башы бирелгән һәм китапның ахырына язучының гыйльми-тари- хи, әдәби һәм тәнкыйть әсәрләренең библиографиясе кертелгән. Профессор Газиз Гобәйдуллиннең күп кенә лекцияләрен тыңлаганым бар минем. Ул төрки халыкларның һәм алар белән бәйләнешкә кергән бүтән халыкларның тарихларын ти- рәнтен белүче галим, оста педагог һәм эрудицияле лектор булып хәтердә калган. Кулында һичбер кәгазь, конспект-мазар булмауга карамастан, ул тарихтагы вакыйгаларны гына түгел, андагы бик чуалчык даталарны, хәзер инде бөтенләй гамәлдән чыккан исемнәрне искиткеч дөрес хәтерли, лекцияләре фәнни тирән һәм мавыктыргыч кызыклы була иде. Шул ук вакытта ул матур-матур хикәяләр һәм әдәби тәнкыйтьләр язучы каләм остасы да иде. XX йөз башында туган күп кенә язучыларыбыз бар. Аларның һәрберсе өчен характерлы тематикалары, телстиль үзенчәлекләре бар. Кешенең портретын, психикасын тормышта еш очрый торган кыска эпизодларда оста сүрәтләп бирүләре ягыннан Г. Газиз әсәрләре Шәриф Камалның Октябрьгә чаклы чыккан хикәяләренә якын тора. Ләкин бу — Г. Газиз белән Ш. Камал бер-берсен кабатлыйлар дигән сүз түгел. Шәриф Камалның иҗаты нигездә эшчеләр, эшчегә әйләнә баручы крестьяннар һәм хезмәтчел интеллигенция турында булды. Буржуазиядән һәм буржуаз интеллигенциядән сатирик көлү дә аның әсәрләрендә урын алды. Т 120 Г. Газиз — шәһәр кешесе. Ул кече яшьтән үк шәһәрнең мещаны, сәүдәгәре, шәкерте, интеллигенциясе эчендә кайнаган, аларның тормышлары, психикалары, дөньяга караш һәм әхлак нормалары аңа якыннан таныш. Шуңа күрә ул әдәби иҗат объекты итеп, шул социаль төркемнәрне ала һәм шулар тормышына бәйле эпизодларда кешеләрнең җанын зәһәрле микроб төсле туктаусыз имеп, борчып тора торган ваклык һәм түбәнлекләрдән көлә, Н. В. Гоголь әйтмешли, үтергеч көлүе аркылы әлеге агулы микробларга каршы көрәшә. Г. Газиз хикәяләрендә куркаклар, юк-бардан шикләнүчеләр. түбән җанлы мактанчыклар («Чалбар», «Форточкалы кәләпүш», «Әхмәт байның тәһарәте», «Тимсах куркусы», «Вәсвәсә», «Ул мактанмыйдыр иде» һ. бү кәнчеләр, төрле хорафатларга ышанучылар, зарланырга яратучылар («Җомга көн», «Хатыным җәдит булды», «Хәкимә әби», «Күмгән иде», «Дәҗҗал көткәндә»), исерек һәм хулиганнар («Исерек»), төрекләшеп маташучы маймыллар («Тирләргә килгән») һ. б. шундый тискәре шәхесләр һәм күренешләр фаш ителә. «Олуг ләгънәт» хикәясендә патшалык режимы белән халык арасындагы кискен каршылык һәм ул каршылыкның аерым кешеләрдә тудырган газаплы кичерешләре оста һәм үткен итеп тасвир ителә. Бу хикәя, һичшиксез, шул дәвердә булган реаль вакыйгага нигезләнеп язылган. Г. Газиз — кыска хикәяләр остасы. Ул кыска бер эпизодта геройның психикасын, дөньяга карашын матур итеп ача белә. Аның кайбер әсәрләре исә зур бер романның конспекты дип саналырлык («Олуг ләгънәт», «Яшьләр кичәсе», «Бер көтүнең тарихы»). Г. Газиз хикәяләрендә тәнкыйть ителгән күп кенә сыйфатлар аның үз чоры белән генә чикләнеп калмаган. Мәсәлән, ир белән хатынның берберсеннән көнләшүе сәбәпле гаилә тынычлыгы бозылу, исереклек, куркаклык, юк-бардан пиикләнүчәнлек, мактанчыклык, зарланучанлык, хорафатларга бирелү кебек тискәр е сы й фатл ар ны, кызганычка каршы, без әле хәзерге чор кешеләрендә дә очраткалыйбыз. Г. Газиз хикәяләре безгә әнә шундый, искенең калдыгы булган начар,яраксыз күренешләр белән көрәштә ярдәм итә. Бу үзенчәлекле язучының кыска һәм аз сүз белән төгәл һәм тулы күренешләр бирү осталыгыннан безнең хәзерге яшь язучыларыбыз да күп нәрсәгә өйрәнә алалар. Элекке дәвердән калган әдәби әсәрләрне басканда, бүтән телләрдән кергән сүзләрне дөрес язу һәм дөрес аңлату, төрле искәрмә һәм аңлатмаларның дөреслегенә игътибар итү кирәклеге турында быелгы «Совет әдәбияты» журналында (№ 2) бер мәртәбә әйтелгән иде. Шул ук фикерләрне Г. Газиз хикәяләре уңае белән тагын кабатларга туры килә, чөнки бу җыентыкта да шундый .кимчелекләр юк түгел. Мәсәлән, «Әххмәт байның тәһарәте» хикәясендә мулла: «Сасык, ашыкма! Син бик тиз, син Шафигый мәзһәбемчә сөйлисен, безнең Имам Әгъзам мәзһәбендә исә канның сыек булуы шарттыр...»,— ди. Бу урында сүз IX йөздә Багдадта, соңыннан Мисырда яшәгән галим һәм шагыйрь Әбү Габдулла Мөхәммәт бине Идрис Шафигый турында бара, ә искәрмәдә исә: Шафигый — XX йөз башындагы сәүдәгәр Заһидулла Ша- фигуллин дип аңлатыла (186 бит). Шул ук биттәге 29 нчы искәрмәдә «Милли шура» һәм «Хәрби шура» дигән оешмалар да Октябрь революциясеннән соң гына төзелгән кебек булып чыгалар. «Кылыч-мылтык» хикәясендәге Сәләхетдин, Сәет Баттал белән бергә, фольклор герое итеп бирелә (189 бит). Хикәядә исә сүз Өченче тәре походы (1189— 1192) гаскәрләрен тар-мар иткән Мисыр солтаны Сә- ләхетдин Әюби турында бара. Китапта аерым сүзләрнең язылышларында һәм аңлатмаларында да ялгышлар бар. Мәсәлән, мәсх (татарларда мәсих дип йөртелә) сүзе мәсах (17 бит), Гаруз сүзе го- руз (47 бит), ротубәт—рәтүбәт (50), 121 Салате нафилә — салавате нафилә, голәма — голәмә (51), мөтәфәл- сиф — мөтәфәләсиф (68), миллият— милләт (63), горраи—горрари (77), хомма — хәма (80), ганил-мөн- кәр — гайнелмөнкәр (92) дип басылган һ. б. Кайбер сүзләргә мәгънәләр, аңлатмалар бирүдә дә кимчелекләр бар. Мәхкәмә — суд түгел, учреждение (27 бит); Әл-гыйльме гыйльма- ни... Коръа1Н сүзе түгел; Ә калим — климат түгел (элекке географлар җирнең кеше яшәрлек өлешен 7 гә бүлеп, һәрберсен эклим дип атаганнар); әками-эклимнәр дигән сүз (52); гарәпчәдә археолог мәгънәсендә йөри торган мөхәррих сүзе юк, монда ул мөәррих-тарихчы мәгънәсендә (64 бит); ләм-ялтәфит — төптөз дигән сүз түгел, бу урында: исем дә китми минем мәгънәсендә (73). Бездә хәзер борынгы һәм элекке әдәбиятны бастыру эше ишңәя бара. Киләчәктә без XX 1Йөз башы гына түгел, бәлки XIII йөзләрдә чыккан әсәрләрне дә басарга җыенабыз. Әмма үзебезнең кулда гарәп, фарсы, борынгы төрки сүзләрнең язылышын һәм мәгънәләрен күрсәткән бертөрле дә сүзлек-белешмә юк. Менә шул юкны тизрәк булдырасы иде.