Логотип Казан Утлары
Юлъязма

ЕВРОПА БУЙЛАП СӘЯХӘТ

Кечкенә чакларыбызда, мәктәптә география дәресләрен үткәндә,
дөньядагы төрле диңгезләрнең исемнәрен, чит илләрнең табигать
үзенчәлекләрен өйрәнгәндә, безгә аларны кайчан да булса үз күзебез
белән күрү мөмкинлеге бик ерактагы йолдыз кебек кенә чагылып китә иде.
Безнең кебек гади крестьян малайларына гына түгел, халкыбызның сөекле улы
— талантлы шагыйрь Габдулла Тукайга да, сәламәтлеге өчен дәвалану бик
кирәк булуга карамастан, әле ул вакытларда илебезнең Кара диңгез ярларына
барып йөрү мөмкинлеге дә булмаган.
Күп диңгезләр аша капиталистик илләргә сәяхәткә чыкканда Тукай
тормышы белән булган бу фаҗига минем йөрәгемне тагын беркат әрнетеп
узды. Шул ук вакытта андый ямьсез тормышның безнең илдә күптән узган
булуы, бөек Коммунистлар партиясенең, Совет дәүләтенең хезмәт ияләре
эшенә, ялына һәм гомумән тормышына чиксез зур уңайлыклар тудыруы
турында искә алу безне шатландыра, илебезнең көче турында уйлану
күңелебездә зур горурлык тудыра иде.
Безнең сәяхәтебез Совет Латвиясенең башкаласыннан башланды. Үзенең
төзеклеге, яшеллеккә байлыгы һәм гомумән чисталыгы белән сокланырлык
булган Рига шәһәре илебезнең төрле почмакларыннан килгән туристларны
елмаеп каршы алды. Шәһәрнең кунакчыл һәм тарихи урыннары белән
танышканнан соң, кич сәгать җидедә, диңгез портына килдек. Анда безне
«Победа» теплоходы көтеп тора иде.
Өченче июль. Җәйнең матур иртәсендә теплоходыбыз Швециягә карап юл
тотты. Шул беренче көндә үк туристлар арасында үзара танышу башланды.
Менә Балтик буе республикалары, Белоруссия һәм Украина халыклары
вәкилләре. Әнә Урта Азиядән, Казагстаннан, Кыр- гызстаннан, Мәскәү һәм
Ленинградтан килгән иптәшләр. Аларның кайберләре милли киемнәрдә.
Без, Татарстан кешеләре, Чувашстан, Башкортстан, Удмуртия һәм Мари
республикалары вәкилләре белән бер группага туры килдек.
Дүртенче июль. Кояш күтәрелеп кенә килә. Әле бик иртә булуга
карамастан, палубада кешеләр күп күренә. Теплоходыбыз Стокгольм
тирәсендәге утраулар яныннан уза. Ул утрауларны куе яшеллекләр каплап
алган, кошлар сайравы ишетелә. Стокгольмга 30 километрлар калгач, катерда
килеп безне швед лоцманы каршы алды. Җиңел сөякле бу кеше капитан
ярдәмчесе белән дусларча исәнләшкәч, җитез генә теплоходка менеп, безнең
лоцман янында урын алды һәм теплоходыбызны фиорд линиясе дип аталган
бормалы таш кыялар буйлап алыгг китте.
К