Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДРАМАТУРГИЯБЕЗНЕҢ ЗУР ОСТАСЫ

РСФСР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУМЫ УКАЗЫ Н. С. Исәнбәткә РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирү турында Совет сәнгате өлкәсендәге хез иәт- ләре өчен язучы Нәкый Си п а җи улы Исәнбәткә РСФСРның атказанган (әнгап.ъ эшлеклесе дигән мактаулы исем бирергә. РСФСР Верховный Советы Президиумы председателе Н. Орган ошв. РСФСР Верховный Советы Президиумы секретарь! С. Орлов. 'Мәскәү, 26 декабрь, 1959 ел.

 

Татар совет әдәбиятының үсешендә күренекле урын алган атаклы язучыларыбыз- ның берсе Нәкый ага Исәнбәткә 60 яшь һәм әдәби эшчәнлегенә 45 ел тулды. Алтмыш яшь! Кырык биш ел иҗади хезмәт! Зур гомер бу, халкың белән бергә яшәп, тирән дулкынланулар, иҗади эзләнүләр белән тулы гомер. * Әллә никадәр әсәрләр — шигырьләр, пьесалар, хикәяләр, фәнни хезмәтләр, публицистик мәкаләләр. Бо- ларның барысын да кыска гына бер мәкаләдә тикшереп чыгу һич мөмкин түгел. Моның өчен зур-зур хезмәтләр язарга кирәк. Мәкаләне язарга утыргач, «Хуҗа Насретдин» комедиясен карап кайтучы ике яшь кызның Н. Исәнбәт турында сөйләшеп барулары искә төште: — «Хуҗа»ны кем язган әле? — Нәкый Исәнбәт. — Күрәсе иде үзен. Иллә үткен телледер ул. Хуҗасы да өздереп әйтә бит. Кайдан барысын белеп бетергән? Хуҗа Насретдин белән таныш булгандыр ул, могаен... Бу ике иптәшкә һәм шундый ук кызыксынучы башка иптәшләргә дә җавап итеп әйтик. Әйе, Исәнбәт сезнең һәм безнең арабызда яши. Алтмыш яшь булса да, ул әле көчле дәрт белән иҗат эшен дәвам иттерә. Гомер буена ул халык арасында булды, халык күңелендәге «Хуҗалар» белән бергә яшәде. Нәкый Исәнбәт 1899 елның 29 декабрендә, Башкортстанның Салават районы, Мәләвез авылында туган. Кече яшьтән үк әдәбият белән кызыксына. Күп еллар укытучылык итә. Халык тормышын якыннан өйрәнү, белемен арттыру һәм язучылык осталыгын күтәрү өстендә туктаусыз эшләү аның өчен нәтиҗәсез калмый. Совет тормышы шартларында ул гади укытучыдан танылган зур язучы булып җитлегә. Татар совет әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүдәге күренекле хезмәтләрен искә алып, Хөкүмәтебез Нәкый Исәнбәтне 1957 елда Ленин ордены белән бүләкләде. Шул ук елны аңа Татарстанның атказанган сәнТ 88 гать эшлеклесе дигән мактаулы исем дә бирелде. Н. Исәнбәтнең беренче әсәрләре матбугатта 1914 елда күренә башлыйлар. Тукай традицияләре рухында язылган бу беренче лирик шигырьләре һәм сәхнә әсәрләре күбесенчә өйрәнчек характерда булалар әле. Октябрь революциясе елларын инде ул билгеле дәрәҗәдә хәзерлекле, тормыш күргән кеше булып каршы ала. Халыкның революцион көрәше белән рухланган Н. Исәнбәт зур дәрт белән эшкә керешә һәм иҗат активлыгын үстереп җибәрә. Татар совет әдәбиятының беренче нигез ташларын салучылар арасында булып, Н. Исәнбәт тә тормыш таләп иткән актуаль темаларга шигырьләр, пьесалар, мәкаләләр, фельетоннар яза, революцион әдәбиятның актив бер вәкиле сыйфатында дәртләнеп эшли. Бу еллардагы поэзиянең төп пафосы — ул иске тормышка каршы көрәш, буржуаз- феодаль коллык дөньясын җимерергә өндәү һәм яңа тормышның тантанасын җырлау. Н. Исәнбәт поэзиясенең дә төп эчтәлеге шуннан гыйбарәт иде. Аның Октябрьдән соңгы поэзиясе эчке романтик рухы, «гыйсьянчылык» — бун- тарлык мотивлары белән бу еллардагы һ. Такташ поэзиясе белән аваздаш булды. Моның ачык мисалларын «Яралы батыр» (1920), «һи- малая» (1922), «Эңгер җыры» (1922), «Гыйсьян җыры» (1922), «Коммуна тимерлегендә» (1922) һ. б. күрергә мөмкин. Халык арасына соңынтын җыр булып таралып киткән «Уракчы кызы» да шундый ук романтик әсәрләрнең берсе. Башка кайбер шагыйрьләребез- дәге кебек, Н. Исәнбәттә дә ул елларда революцион пафос белән җырларга омтылыш көчле иде. Әмма шигъри сурәтләрендә конкретлык, фикер ачыклыгы җитешми әле. Шагыйрь еш кына абстракт образларны, символикмифологик сурәтләрне куллана. Мәсәлән, индивидуалист-романтик бунтарның рухын чагылдырган менә мондый юлларны китерергә мөмкин: Төн... офыкта янган утлар... Тау ватам мин... Юл нөрнм... Атлыгам мин зур җиңүнең Тәхетенә, әй» Җир шары!.. Бер дә шиксез, иң җитез Арбам булырсың син минем!.. Шанлы юл алган юлым, әй, күк! Барамын мин сиңа! Канлы арбамда синең Хуҗаң булырга мин барам! Ант итеп аркаң иярлим, Инде менәм өстеңә! («Гыйсьян җыры>). 1925 елны Уфада басылып чыккан «Чаң» җыентыгында Н. Исәнбәтнең, романтик шигырьләр белән бергә, реалистик мотивлар, буяулар табуы да сизелә. «Коммуна тимерлегендә» шигырендәге кулына чүкеч тоткан тимерче образы — «Эңгер җыры», «Гыйсьян җыры»ндагы абстракт образлардан, символик- мифологик сурәтләрдән аермалы буларак, җир кешесе. Монда шагыйрь яңа тормыш төзүгә өнди, хезмәткә дан җырлый. Эш кенә бар җирне-күкне күкрәтә. Эш кенә бар тауны-ташны тетрәтә. Эш кенә дуслык, татулык чишмәсе, Эш кенә тик коммунаның чәчкәсе, — дип яза ул. Н. Исәнбәт иҗаты революцион чынбарлык йогынтысында формалашып үсте. Элекке абстракт-романтик образлар белән тулы поэзиясе дә җиргә якынлаша, яңа эчтәлек белән баеп, конкретлаша барды. Аның иҗаты торган саен реалистик юнәлештә үсә барды һәм ул онытылмаслык реалистик драмаларын тудырды. Сүз уңаенда, Н. Исәнбәт иҗаты үсешендәге тагын бер үзенчәлекне әйтеп үтәсе килә. Драматург реалистик әдәбият юлында үсә барган саен сатирага таба ныграк борылыш ясады. Тукайлар сатирасының традицияләрен дәвам иттерүчеләрнең, берсе булды дип әйтсәк, һич ялгыш булмас. Н. Исәнбәт — төрле жанрда иҗат итүче, киң колачлы язучы. Ул иҗа-i тының башлангыч чорында ук поэзия белән дә, драматургия һәм проза белән дә кызыксына. Әмма анын күп кырлы, көчле таланты драматургия жанрында көчлерәк балш-; 8$ ды, драматург буларак халыкта мәхәббәт һәм хөрмәт казанды. Н. Исәнбәтнең сәхнә әсәрләрен күләм һәм төрлелек ягыннан гына искә алганда да таң каласың. Нинди зур хезмәт, никадәр киңлек, тематик байлык, һәркайсыбызның күз алдында торган төрле-төрле җанлы образлар һәм типлар! Эчке дулкынланулар һәм эзләнүләр белән тулы, халык хыялларын һәм хисләрен чагылдырган, аның күңеленә сеңәрлек образларны тудыру турында һәрвакыт кайгырту белән үткән бу иҗади хезмәт чынлап та сокланырлык! Н. Исәнбәт егерме биштән артык сәхнә әсәре язды. Ул халык тормышының бүгенге вакыйгалары, үткәндәге тормышы, хәтта бик борынгы тарихы белән дә һәрвакыт тирәнтен кызыксынып иҗат итә. Билгеле, актуаль бүгенге көн темасы белән тарихи темаларның чагылышы аның иҗат гомере дәвамында төрле дәрәҗәдә була. Күп гасырлар буена халык аңын агулаган ислам динен, карагруһ динчеләрне рәхимсез фаш иткән «Сират» (1919—1920) трагедиясе һәм татар реакцион көчләренең пычрак йөзен ачып салган «һиҗрәт» (1922) комедиясен язганнан соң, драматург бер-бер артлы кечерәк күләмле сатирик сәхнә әсәрләрен дөньяга чыгара («Культур Шәңгәрәй» 1925; «Пикуләй Шәрәфи» 1927; «Портфель» 1929). Бу әсәрләрендә инде ул совет тормышының үсешенә киртә булып торган конкрет тискәре күренешләрне — культурасызлык, мещанлык, бюрократлык фактларын фаш итә. Дөрес, сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан бу әсәрләрнең кимчелекләре бар. Ләкин алар соңынтын иҗат ителгән уңышлы зур комедияләр өчен үзенә күрә хәзерлек, тәҗрибә баскычлары булуын онытырга ярамый. Утызынчы елларда Н. Исәнбәт төп игътибарын татар халкының Октябрьгә кадәрге тарихын, авыр тормышын гәүдәләндерүгә һәм халык иҗатын, аның онытылмаслык җанлы образларын өйрәнүгә юнәлтә. Драматург башка халыкларның да тарихи героик образлары белән кызыксына. 1934 елда борынгы Рим империясендә колбиләүчеләр дөньясын тетрәткән коллар һәм гладиаторлар юлбашчысы Спартак турында «Спартак» исемле трагедиясен яза. Шушы әсәрендә үк инде без драматургның күп гасырлар элек булган хәлләрне иҗади хис итә белү осталыгын, трагедия жанрында да үзен иркен сизүен, киң эрудициясен күрәбез. Бу елларда һәр яңа әсәре белән Н. Исәнбәт безнең драматургиябезгә яңа образлар, яңа темалар алып килә. «Биби тормышка чыга» комедиясе (1934), «Миркәй белән Айсылу» драмасы (1936), «Болак арты республикасы» (1939) һәм «Хуҗа Насретдин» комедиясе (1939—1940) кебек әсәрләрендә драматургның үзенчәлекле көчле таланты аеруча тулы ачылып китте. Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы елларда Н. Исәнбәт драматургиябезнең җитлеккән зур остасы булуын раслаган яңа әсәрләр бирде. Сугыш елларында «Мәрьям» драмасы (1942), «Җирән чичән» комедиясе (1943), «Түләк батыр» либреттосы (1943), «Сәхипҗамал Волжская» драмасы (1944) дөньяга чыкты. 1947—48 елларда иң уңышлы әсәрләреннән берсе исәпләнгән һәм хаклы рәвештә халык тарафыннан котлап каршы алынган «Мулланур Вахитов» исемле героик драмасын төгәлләде. «Гүзәл» (1947— 1949), «Рәйхан» (1948—1952), «Зифа» (1953—1954) кебек әсәрләре драматургның бүгенге тормышка якынрак килү, совет кешеләренең хезмәтләрен, омтылышларын, хисләрен тирәннән аңларга теләве ягыннан караганда, үзләренә бер аерым урын алып торалар. «Гүзәл» пьесасында Н. Исәнбәт, бүгенге кешеләрне иҗат казаны аркылы җитәрлек үткәрә- алмау нәтиҗәсендә, уңышсызлыкка очраган булса, «Рәйхан» белән «Зифа» да инде ул бүгенге тормышны сизгер күзәтә белүен һәм геройларының эчке характерларын, язмышларын дөрес аңлап сурәтләвен күрсәтте. Безнең драматургиядә соңгы вакытта иҗат ителгән иң уңышлы комедия, һичшиксез, «Зифа» комедиясе. 90 Н. Исәнбәт әдәбиятыбызда трагедия жанрында да уңышлы эшлә- вен дәвам иттерә. «Муса Җәлил» трагедиясе (1956) драматургның яңа иҗади казанышы булды. Көрәшче шагыйрь һәм халык герое Муса Җәлилнең җанлы образын гәүдәләндергән бу оптимистик трагедияне укучылар да, тамашачылар да зур канәгатьләнү белән каршы алдылар. Н. Исәнбәт тарихи, тарихи-революцион темаларга багышланган әсәрләрендә халыкның бөеклеген, зирәклеген, яктыга һәм бәхеткә омтылучы көчләрен тасвирлый, азатлык өчен көрәшүче халык батырларын данлап жырлый, шул ук вакытта хезмәтчел халыкка каршы торган реакцион көчләрне, революцион үзгәрешкә аркылы төшүчеләрне рәхимсез рәвештә сатира белән камчылый. Н. Исәнбәт иҗатында дингә каршы көрәш темасы шактый зур урын ала. Ул ислам диненең, динчеләрнең «фәлсәфәсен», кара пәрәвезләрен бик яхшы белә. Егерменче елларда ул «Исламның дөньяга карашлары» дигән китап та чыгарган иде. «Сират»тан башлап «Миркәй һәм Айсылу» һ. б. аркылы атеистик идеяләр белән дә сугарылган классик «Хужа Насретдин» комедиясенә килүен драматургның эзлекле үсешенең табигый нәтиҗәсе итеп карарга кирәк. Н. Исәнбәтнең иң яхшы әсәрләре реалистик әдәбиятның халыкчанлык, дөреслек таләпләренә нигезләнгән булулары белән аерылып торалар. Социалистик реализмның коммунистик идеялелек, тормышны революцион үсешендә һәм тарихи дөрес чагылдыру принципларына таянып иҗат ителгән әсәрләр, тарих һәм бүгенге тормыш фактларының эчтәлеген, характерын тирән- тен аңлап тудырылган образлар Н. Исәнбәт иҗатында аз түгел. Кайбер әсәрләрендә исә куелган проблема, образларның совет әдәбиятының төп таләпләре яктылыгында хәл ителеп җитмәве драматургны уңышсызлыкларга да китерде. Мәсәлән, «Идегәй» драмасы һәм өлешчә «Җирән чичән» комедиясе әнә шундыйлардан булды. Партия Үзәк Комитетының «Идегәй» эпосы турындагы күрсәтмәләре һәхм аңлатмалары тарихи чынлыкны дөрес төшенергә, әдәби иҗат бурычларын дөрес билгеләргә ярдәм иттеләр. Партия язучыларны татар халкының башка дус халыклар белән бергә алып барган үткәндәге революцион көрәшен, күренекле революционерларын, социалистик Татарстан геройларын әдәбиятта күрсәтергә чакырды. Н. Исәнбәт бу чакыруга конкрет әсәрләр белән, иҗат активлыгын көчәйтү белән җавап бирде. «Мулланур Вахитов» моның иң матур үрнәге иде. Бу героик драма Татар дәүләт академия театрында һәм Казан Зур рус драма театрында уңыш белән уйналды. «Мулланур Вахитов» драмасын Н. Исәнбәтнең аеруча яратып, бирелеп эшләгәнлеге сизелеп тора. Гражданнар сугышы герое, атаклы татар революционеры Вахитов образы драматургны «Болак арты республикасы» комедиясен язган вакытларда ук кызыксындырган һәм дулкынландырган булса кирәк. Зур осталык белән иҗат ителгән бу героик образ Мулланур Вахитов исемен әдәбиятыбызда мәңгеләштерде, халык аңында аның онытылмаслык җанлы сүрәтен яңадан терелтте. Хезмәт халкының азатлыгы, социалистик революциянең җиңүе өчен җаны-тәне белән бирелеп көрәшү, Ленин идеяләре һәм эше белән рухланып яшәү, революция дошманнарына карата рәхимсез булу, кыюлык һәм тәвәккәллек, кешелеклелек — Вахитов образы менә шушы гүзәл сыйфатлары белән безнең күз алдыбызга килеп баса. Вахитов һәм аның көрәштәшләренең эшләре, индивидуаль характерлары киеренке тарихи вакыйгалар эчендә, реаль һәм дөрес картиналар аша ачыла. Вахитов контрреволюцион татар буржуазиясенә, сатлык буржуаз милләтчеләргә, «үз карьерасы өчен илен, халкын, ватанын саткан буш бугазларга» каршы рәхимсез көрәшә. Ул совет властеның җиңүенә, Татарстан республи- 91 :касының тууына ышанып, горурлык белән: «Менә ул — революциянең көчле янгыннары, күкрәүләре, каннар эчендә көрәштә туа торган яшь республика! Нинди Киң, нинди катлаулы көрәш!» — ди. Шулай ук иң авыр, соңгы минутларында, бронепоездларының якынлашып килүен ишеткәч, эшче Тимербайга: «Бу ул! — Безнең кабызган утыбыз, күрәсез, ул сүнмәде. Безнең көн туа!..» сүзләрендә дә никадәр рухи көч, җиңүгә ышаныч, якты киләчәккә өмет авазы ишетелеп тора. Бөтен драма әнә шул төп фикерне, төп пафосны раслау белән сугарылган. Драмадагы башка образлар да авторның үз-үзенә таләпчәнлеге, талант көче, зур осталыгы турында <өйлиләр. Матрос Әҗем, эшче Тимербай, Нәби Вахитов образлары •булсын —һәркайсында безнең драматургиябез, драматург иҗаты өчен яңалык бар. Татар буржуаз милләтчеләрен — төрле контрреволюцион шурачыларны фаш итү һәм аумакай татар буржуа интеллигенция вәкилләренең чын йөзләрен күрсәтү ягыннан да «Мулланур Вахитов» драмасының принципиаль әһәмияте бар. Үзен галим, интеллигент дип йөргән Кәбир Гали муллии тибын гына искә төшерегез. Никадәр генә «культуралы», «тәти» булып күренмәсен, ул бездә чиркану, нәфрәт кенә уята. Кәбир кебек интеллигентларның күп лыгырдап та, халык өчен бер тиенлек хезмәт күрсәтмәүләре, аларның буржуаз-мещанлык фәлсәфәләре драмада бик дөрес чагылдырылган. Шул ук вакытта Кәбир образының эшләнешендә тонык урыннар да юк түгел. Безнеңчә, образны сатирик пландарак үткенләндереп бирү җитми кебек тоела. Кәбир бер урында үзен «мин куркак кеше», «көймәдә чайкалучы» дип атый. Бу буржуаз интеллигентның чайкалуы, әлбәттә, контррево- люцияне рухландыручы миллионер Атабаевлар ягына авыша. Асылда бит дошман тылында калган Мулланур Вахитовның эзенә төшүләренә һәм тотылуына Кәбир белән Вазыйфа бикә ярдәхм итәләр. Шуннан инде контрразведка килеп җитә. Татар буржуазиясе, милләтчеләре Вахитовны дошман кулына тотып биргәннәр, дигән фикер драмада дөрес чагылган. Тормышта да нәкъ шулайрак булган дип раслаучылар бар. Бу нәрсә драманың финалына каршы килмиме? Безнеңчә, һич тә каршы килми. Драматург бит әле драматик конфликтны, героеның язмышын монда чишеп бетерми. Драманың финалы ясалма, тарихка каршы килә дип бәхәсләшүче иптәшләр очраганга күрә, бу турыда үз карашымны әйтеп китү артык булмас дип уйлыйм. Әйе, тарихи факт, тарихи чынлык белән сәнгатьчә чынлык арасында каршылык булмаска, туры килү булырга тиеш. Ләкин сәнгатьчә чынлыкны факт күчермәсе итеп аңлау беркатлылык булыр иде. Н. Исәнбәт үзенең драмасында, тарихи шартларны исәпкә алганы хәлдә, төп конфликтларның һәм герой характерының логик үсешеннән чыгып эш иткән. Әсәрдә бирелгән катлаулы һәм каршылыклы вакыйгаларның эчендә, бөтен яшерен революцион көчләр тар-мар ителүе куркынычы туган минутта Вахитовның дошманнар алдына батыр килеп басуы һич тә ясалма яки тарихны «бозу» булып сизелми безгә. Аннары бит Вахитовның индивидуаль, шәхси характерын да истә тотарга кирәк. Драматург бу моментта да аның характерын, эчке рухын бик дөрес аңлаган. Геройның язмышы бик авыр булса да, «Вахитов» драмасы революциянең җиңүенә ышаныч белән, көчле күтәренкелек рухы белән тәмамлана. Драматик конфликтлар революцион оптимизм белән сугарылып хәл ителәләр. Драма халык көрәшчеләренә, Мулланур Вахи- товка карата бездә хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен уята. Н. Исәнбәт Татарстанда Бөек Октябрь революциясе көннәре, совет власте өчен көрәш темалары белән күптән кызыксынып килә- Бу темаларны үзләштерү юлындагы беренче иҗат тәҗрибәсе «Болак арты республикасы» комедиясе бул. 92 ды. Үткен сатира рухында язылган бу комедия драматургның иҗаты үсешендә әһәмиятле урын ала. Комедиядә җанлы типлар, тарихи дөрес бирелгән картиналар бар. Н. Исәнбәт сатирасы революция дошманнарына, контрреволюцион «республика» турында хыялланучы татар буржуазиясенә, буржуаз милләтчеләргә каршы юнәлтелгән. Драматург татар буржуазиясенең авантюристлыгын, төрле «милли» калай әтәчләрнең шапырынуларын оста ачып сала. Ләкин «Болак арты республикасы» комедиясен сәнгатьчә эшләнүе ягыннан тәмам җитлеккән бер әсәр дип булмый. Ашыгып эшләү, тарихи вакыйгаларны бөтен тирәнлеге белән аңлап бетермәү, илдәге зур революцион көрәш, оешкан революцион көчләр белән тыгыз бәйләнештә яктыртып җиткермәү комедиянең сәнгатьчә эшләнешенә кимчелек китергән. Шуңа күрә комедия тамашачылар алдында тиешенчә уңышка ирешә алмады. Н. Исәнбәт үзенең бу иҗади кимчелеген «Мулланур Вахитов»та төзәтте һәм хаклы рәвештә уңышка иреште. Н. Исәнбәт ул комедиясе дәрәҗәсеннән бик югары күтәрелде, ул үткән этап инде. Димәк, драматург өчен бу әсәренә таба борылып, хәзер яңача карап үтү авыр булмаячак. Н. Исәнбәт шикелле тәҗрибәле зур драматургыбызның әдәбиятта Бөек Октябрь революциясен сәнгатьчә яктырту белән эзлекле кызыксынуы безне сөендерә. Билгеле булганча, бу темага безнең әдәбиятта байтак әсәрләр язылса да, аны тиешле тулылыгы белән яктыртылды дип кем генә әйтер икән?! Сүз биредә Октябрь революциясен һәм татар халкының тормышындагы тарихи үзгәрешләрне, рус, татар, чуваш һ. б. халыкларның бердәм көрәшен сурәтләгән эпопея турында бара. Шул ук вакытта әдәбиятыбызда Ленин образын иҗат итү кебек мактаулы бурыч та киң полотно күләмендә хәл ителмәгән әле. Бу бурыч беренче чиратта олы язучыларыбыз өстенә төшә. Матбугат битләрендә Н. Исәнбәтнең «Октябрь» трилогиясе өлгереп килүе һәм Ленин образын иҗат итүгә омтылышлары турында хәбәрләр күренеп киткән иде (бу турыда 1941 елда «С. Ә.» журналында һәм 1957 елда шул ук журналда чыккан Г. Шамуковның «Н. Исәнбәт иҗаты» дигән мәкаләсендә әйтелә). Хак сүз булсын иде бу. Безнең бүген, теләгебезне һәм ышанычыбызны тагын бер тапкыр беркетеп, Нәкый ага Исәнбәткә: «Уңышлар телибез!» — дип әйтәсе килә. Н. Исәнбәт иҗатында халык көрәше, халыкның матур хыяллары, хисләре, яңа, якты тормышка омтылышлары киң урын ала. Ул ватанчылык, совет патриотизмы идеяләре белән рухланып яшәүче халык улларының һәм кызларының гүзәл образларын иҗат итте. Н. Исәнбәтнең «Муса Җәлил» трагедиясе чын-чыннан бүгенге әдә. биятыбызны бизәп торган җитди уңышыбыз итеп бәяләнергә хаклы. Драматург аңарда социалистик революция тудырган азат тормыш шартларында, Коммунистлар партиясе тәрбиясе астында чыныгып үскән совет кешеләренең буйсынмас һәм какшамас көчен, рухи ныклыгын һәм халыкның югары идеаллары белән ныгытылган мораль сыйфатларын гаҗәп бер зур осталык белән, чын художникларча ачып бирүгә ирешкән. Совет иленеи бөек патриоты һәм ялкынлы җырчысы Муса Җәлил, нинди генә газапларга, авыр сынауларга очрамасын, соңгы сулышына кадәр батыр көрәшче һәм татар халкының лаек лы горур улы булып кала. «Муса Җәлил» трагедиясендә дә без аныя образын әнә шундый итеп күрәбез Шуның белән бергә трагедияләп тискәре типларның да сәнгатьчә ос та, тормыштагыча дөрес, реаль ите: язылуларын әйтергә кирәк (эмиг рант-милләтче Альбеков, анш улы — фашист Фәрит, фашизм идео логы ерткыч Розенберг, хыянәт Бәкер һ. б.). Н. Исәнбәт тормышның тискәр| якларын сатира алымы белән сү рәтли, кайчак гротеск, шарж эле ментларын да кулланудан тартын 93 иМый. Аның мондый әсәрләрендә, билгеле, тискәре типлар төп урынлы алалар. Шул ук вакытта Н. Исәнбәт әдәбиятта уңай герой мәсьәләсенә җитди игътибар биреп килә. Мулланур Вахитов, Муса Җәлил, Мәрьям, Тимербай, Гүзәл, Зифа 1). б., әлбәттә, иң якты уңай геройлар. Халыкның зирәклеген, тапкырлыгын, көрлек һәм хөрлекне сөючәнлеген үзендә туплаган, чын мәгънәсендә халыкчан Хуҗа Насретдин да бит тискәре образ түгел. Н. Исәнбәт —драматургиябезнең зур остасы. Аның трагедия, драма һәм комедия жанрларындагы иҗат тәҗрибәләре, драматурглык осталыгы аерым тикшерүгә лаеклы. Үз иҗат практикасыннан чыгып әйткән фикерләрендә, мәкаләләрендә һәм гыйльми хезмәтләрендә сибелеп яткан теоретик карашлары да бик нигезле һәм әһәмиятле. Ул ясалмалыкка, тышкы ялтыравыклы сюжет корамаларына, мелодраматизм, сентиментальлек белән мавыгуга һәрвакыт каршы. Аның драматик әсәрләре сюжет җыйнаклыгы, мавыктыргыч язылулары белән аерылалар һәм тормышчан кискен конфликтларга бай булалар. Ул үзенең идеясен чын сәнгать теле белән укучыга һәм тамашачыга җиткерә белә. Аның драматик әсәрләрендә типиклаштыру — гомумиләштерү сыйфаты көчле. Драматург сәхнә әсәрендәге конфликт һәм характер мәсьәләсенә аеруча җитди карый. «Чөнки конфликт һәм аңа бәйләнгән характер мәсьәләсе драматургиянең булу- булмавыи хәл итә торган мәсьәлә»,— ди Н. Исәнбәт драма жанрының асылын бик дөрес аңлап («Драма әсәрләрендә конфликт, уңай һәм тискәре образ мәсьәләсе»— дигән мәкаләсе. «С. Ә.» журналы, № 6, 1952 ел). Н. Исәнбәт драмаларының күпчелегендә иҗти м а гы й-со ңи а л конф - ликтлар алына һәм кеше характерлары шул конфликтлар эчендә, эчке логик үсешендә табигый рәвештә ачылалар. Геройлар кискен көрәштә сыналалар. Н. Исәнбәтнең трагедия һәм кайбер драмалары уңай геройның үлеме белән тәмамлана. Кайбер тәнкыйтьчеләр: алар үзүзеңне корбаи итүчелек карашларын китереп чыгармыймы? —дигән сорау куялар. Без моңа болай дип җавап бирер идек: революцион оптимизм белән сугарылган, революцион көрәш идеалларына аерылгысыз тоташкан, чын гуманизм байрагын күтәргән героик драма һәм трагедияләрнең буржуаз һәм вак буржуаз эгоизмы белән бернинди уртаклыгы юк. Спартактан башлап, Мулланур Вахитов, Муса Җәлил, Мәрьям образларына кадәр — барысы да тарихи чынлык нигезендә, тормыштагыча халык батырлары итеп сурәтләнәләр. Аларның ил, халык өчен, югары идеаллар өчен авыр көрәштә геройларча һәлак булуларында да без чын батырлык үрнәкләрен күрәбез. Аларның үлеме дә көрәшкә өндәүче җыр һәм халык эшенең мәңге үлмәслек билгесе булып яңгырый. Н. Исәнбәт трагедия һәм драмаларында халык батырларының үзләре генә түгел, туган җиренә тамырланган һәм халыкның бөтен рухи көченә, трагедиясенә таянган бу батырлыкларның нигез чыганаклары да гаҗәп нечкә хис, сиземләү белән чагылалар. Н. Исәнбәт әсәрләреннән моны раслаучы бик күп җанлы мисаллар табарга мөмкин. Драматург һәрвакыт кеше характерының үсешен, аның һәр яктан тулы ачылырга тиешлеген күз алдында тота. Ул типларның, характерларның иҗтимагый-психологик эчтәлеген ачуга җитди игътибар бирә. Н. Исәнбәт талантының көче, осталыгының үзенчәлеге менә шунда бигрәк тә ачык күренә. Аның «Хуҗа Насретдин», «Зифа» кебек җитди (җиңелчә көлү түгел!) комедияләре өчен дә хас сыйфат ул. Н. Исәнбәт, классик реалистларның осталыгыннан иҗади өйрәнеп, аларның традицияләрен безнең әдәбият җирлегендә дәвахм иттерә. Ул беркемне дә кабатламый, чын новатор әдип буларак, исәнбәтчә яза һәм яңа проблемалар, яңа образлар белән әдәбиятыбызны баетып тора. Н. Исәнбәт—безнең драматургиябез тарихында трагедия, героик драма жанрын үстерү буенча иң күп эшләгән һәм эшләүче язучы. Теге я бу сәхнә әсәренең жанр үзенчәлеген аңлы рәвештә исәпкә алып, ул жанр мәсьәләсенә принципиаль карашта торып эш итә. Аның пьесалары үзләренең жанр конкретлыклары белән күп кенә башка драматургларның пьесаларыннан аерылалар. Әйтик, «Муса Җәлил» трагедия дип аталган икән, без аны мелодрама яки гади драма дип саташтыра алмыйбыз. Без аның эчке төзелешендә, образларның эшләнешендә, тормыш конфликтларының үсеше һәм хәл ителешендә трагедияне күрәбез. Шулай ук комедияләренең дә жанр үзенчәлекләре бик ачык билгеләнгән. Бигрәк тә үсеп килгән яшь прозаик, драматург һәм шагыйрьләребез өчен профессиональ осталыгы югары торган Н. Исәнбәт иҗатында өйрәнерлек, уйланырлык үрнәкләр бик күп. Халык массалары арасында Н. Исәнбәт әсәрләре киң популярлык казандылар. Аның иҗат иткән күпчелек образлары, озак гомерле булып, укучылар һәм тамашачылар күңелләрендә нык сакланалар. «Хуҗа Насретдин» комедиясенең егерме ел инде диярлек сәхнәдән төшми уйналып килүе, 1750 тапкырдан артык сәхнәдә куелуы гына да күп нәрсәне аңлата. Татар драматургиясе һәм театр өчен бу моңарчы билгеле булмаган күренекле факт. Н. Исәнбәт гомер буена халык иҗаты белән кызыксынып килә, аны җыя һәм өйрәнә. Халык иҗатын яхшы белүе, халык теле хәзинәсенә якын торуы һәм шуннан мул итеп файдалануы аның әдәби әсәрләренә дә уңай йогынты ясыйлар. «Хуҗа Насретдин», «Түләк батыр», «Әбүгалисина» һ. б. кебек әсәрләр — халык иҗаты образлары белән илһамланып эшләү нәтиҗәләре. Балалар әдәбиятын үстерү турында һәрвакыт кайгыртуын аерым әйтеп үтәргә кирәк. Аңлаешлы, кызык эчтәлекле, җиңел телдә язылган әсәрләре нәни укучылар арасында популярлык белән файдаланылалар. Драматург һәм шагыйрь Н. Исәнбәт әдәбият тарихын һәм халык иҗатын фәнни өйрәнү буенча да гаять зур эшләр башкара, яңа тикшеренүләрен чыгара тора. Әле яңарак кына аның халык мәкальләре турында безнең фольклор фәнен баеткан өч томлык зур хезмәтенең беренче томы чыкты. Бу хезмәтендә Н. Исәнбәт татар халкы мәкальләренең эчтәлеген һәм формасын гаҗәп бай материаллар нигезендә тикшерә, традицион мәкальләрнең төрләрен, яшәүчән көчен һәм тарихи-иҗтимагый асылын ачып сала. Язучы халык мәкальләре турында кыйммәтле күзәтүләр ясый һәм безнең фольклор фәнебез өчен бик әһәмиятле яңа нәтиҗәләр чыгара. Ул сүзлекләр төзүдә катнашып килә. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге өстендә күптән эшли. «Тукай прозасы», «Тукайның соңгы басмасы турында», «Драма әсәрләрендә конфликт, уңай һәм тискәре образ мәсьәләсе», «Театр һәм драматургиябез үсеш юлында» исемле, яки татар шигыре төзелеше турындагы һ. б. мәкаләләрендә татар әдәбияты тормышының актуаль мәсьәләләрен яктыртты. Н. Исәнбәт күренекле әдәбият тарихчысы, фольклорист галим генә түгел, ул оста тәрҗемәче дә. Мольерның «Тартюф» комедиясе, Шекспирның «Гамлет» һәм «Король Лир» трагедияләре, А. С. Пушкинның «Полтава», «Бак- часарай фонтаны» поэмалары һ. б. аның тәрҗемәсендә басылып чыктылар һәм кайберләре сәхнәгә куелдылар. Формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культурабызның үсешендә ул, үзенең лаеклы өлешен кертеп, алдынгы совет язучыл арының берсе булып зур дәрт белән иҗат итә- Аның иҗаты хәзер чын мәгънәсендә чәчәк ату чорында. Ул укучыларны һәм тамашачыларны әле бик күп яңа әсәрләре белән шатландырыр дип ышанабыз. Озын гомер һәм иҗатында яңа уңышлар телибез!