Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧОР МАТУР ЖЫР СОРЫЙ

Халык җырларының бай традициясе бар. Гасырлар буена халыкның җан юлдашы булып килгән җыр кеше күңеленең тирәнлеген чагылдыру буенча соклангыч матур өлгеләр тудырган. Безнең җырлар кеше күңеленең иң нечкә хисләрен зур осталык белән бик тирән итеп сөйләп, күрсәтеп бирә алалар. Тормыш халык җырларында бөтен төрлелегендә, катлаулылыгында, хисләр дулкынының нечкә төсмерләренә кадәр чагыла. Татар совет шагыйрьләре, халык җырларының иң яхшы традицияләренә таянып, татар шигырь культурасы, шулай ук рус һәм башка тугандаш халыклар поэзиясе ирешкән уңышлардан файдаланып, халыкның җыр хәзинәсен тагы да баеттылар. Социалистик реализм сәнгатендә җыр жанрына моңарчы күрелмәгән тизлек белән үсеп китәргә киң юл ачылды. Шагыйрьләр язган җырларны халыкка якынайтуда татарның үз профессиональ музыка сәнгате туып үсүе, С. Сәйдәшев, Ы. Җи- һанов, М. Мозаффаров, Җ. Фәйзи, 3. Хәбибуллин, А. С. Ключарев, С. Габәши, Р. Яхин, Ә. Бакиров, X. Вәлиуллин, Ш. Мәҗитов, А. Вәлиуллин, И. Шәмсетдинов кебек композиторларының, Ф. Насретдинов, М. Рахманкулова Г. Сөләйма- нова, М. Булатова, 3. Басыйрова кебек артистларның эшчәнлеге зур роль уйнады. Халык өчен җыр язу, халык күңелендә туган яңа хисләрне җырлау поэзиянең тормыш таләбе нигезендә туган бер табигый үзенчәлеге булып әверелде. Тукай әйткән «сихерле көзге»нең тылсымнары югалмады, шагыйрьләр кулында ул тагы да үткенәйде. Менә шуңа күрә дә халыкның җыр хәзинәсендә шагыйрьләр һәм композиторлар иҗат иткән җырларның төп һәм үзәк урынны ала башлаулары гаҗәп түгел. Бу — «Халык җырлый» җыентыгына күз салганда да ачык күренә. Анда урнаштырылган һәм халык арасында киң таралган күпчелек җыр текстларының авторлары — шагыйрьләр. Үзешчән түгәрәкләргә үткәрелгән смотрлар да, радиодан башкарырга сорап җибәргән меңләгән хатлар да бу хакыйкатьне раслый. Татар шагыйрьләре иҗат иткән уңышлы җырлар халык күңелендә тирән эз калдыра, алар халыкның үз җырлары булып китәләр. Халык шул җырларны җырлап яши, көрәшә, яңа тормыш төзи. Тукайның «Әллүки», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк» җырлары үз вакытында шулай халыклашып киткән иде. Хәзер мондый җырларның саны бик артты, һәм алар һаман да ишәя баралар. Ы. Исәнбәтнең «Уракчы кыз» һәм «Бормалы су», М. Җәлилнең «Сагыну», «Синең карашларың» җырлары, һ. Такташның «Урман кызы», Ә. Фәйзинең «Зәй- түнәкәй» һәм «Умырзая» җырлары, Ф. Кәримнең «Кемгә сөйлим серләремне» җыры, С. Хәкимнең «Фазыл чишмәсе», «Юксыну» җырлары, Ә. Ерикәйнең «Мөмкин түгел», «Көтәм сине», С. Урайскийнын «Син кайтмадың», М. Садринык Х 96 «Сайра, сандугач», 3. Мансурның «Яшьлек» жырлары һ. б. менә шундый бәхетле язмышка очрады. Мондый чын-чын халыклашып киткән лирик жырларның исемлеген тагын да сузарга мөмкин. Халыкның җыр хәзинәсенә күз салсак, анда М. Фәйзи. К. Тинчурин, Ф. Бурнаш, Т. Гыйззәт пьесаларыннан, М. Җәлил, Ә. Фәйзи, Ә. Исхак, X. Вахит либреттоларыннан, 11. Юзиевның радиопоэмал арыннан халыклашып киткән жырларны да, Ш. Маннур, Ә. Исхак, К. Нәҗми, Г. Кутуй, Н. Арсланов, Г. Хуҗи, Г. Насрый, М. Ногман, 3. Нури, Ә. Бикчәнтәева, М. Хөсәен һ. б. күп шагыйрьләрнең .җырларын да очратабыз. Туган ил, бәхетле яшьлек, тынычлык һ. б. эчтәлектәге жырларның соңгы ярты гасыр эчендә нык артуы — безнең поэзиянең бер үзенчә1 леге. Бу үзенчәлек халыкның милли характеры үзгәрү процессын да чагылдыра. Социалистик революция халыкның ижтимагый аңын уятып җибәрде. Халык үз язмышының хуҗасы булып әверелде. /Менә бу олы тарихисоциаль процесс публицистик җырларда аеруча ачык чагыла. Җырларда ижтимагый фикерләү бик нык көчәйде. Бу — халыкның иҗтимагый-публицистик характердагы җырлар тудыруында да, шагыйрьләр иҗат иткән шундый жырларны үз итеп кабул итүендә дә күренә. Ә. Ерикәйнең «Шауласын, гөрләсен безнең жыр»ы да, С. Хәкимнең «Таң атканда» җыры да, Ш. Маннурның «Ана җыры» да, Ә. Исхакның «Шауласыннар безнең урманнар», Ә. Фәйзинең «Мәңгелек яшьлек» җыры да, М. Хөсәеннең «Советлар Союзы — тынычлык терәге» жыры да, Н. Арслановның «соя турында баллада»сы да халыкның үз фикерләвен чагылдырган үз җырлары булып китте. Муса Җәлилнең җырлары 30—40 нчы елларда ук халыкка киң таралган иде. Аның Моабит зинданында иҗат иткән жырлары халкыбызның культура мирасына яңа кыйммәтле хәзинә булып өстәлде. Уңышлы публицистик җырлар хәзер дә туа тора. Мәсәлән, С. Хәким соңгы вакытларда Ленин турында «Күңелем Ленин белән сөйләшә», халыклар дуслыгы темасына «Казакъ дусларга», тынычлык турында «Давыл чәчәкләре», хезмәт темасына «Мехчылар уза урамнан» исемле җырлар язды. Бу җырларда шагыйрьнең жыр өлкәсендә осталыгы елдан-ел камилләшә баруы, халык жырлары һәм совет поэзиясе традицияләрен уңышлы үстерүе ачык күренә. Җырлар язу буенча 30 елга якын эзлекле рәвештә эшләп килгән Ә. Ерикәйнең дә соңгы вакытларда «Ленин турында җыр», «Синең җырың, һиндстан» кебек уңышлы җырлары туды. Н. Арслановның коммунистик хезмәт темасына багышланган «Завод гудоклары», М. Ногманның «Татбригада сугышчылары җыры», Г. Афзалның «Газинур батыр турында жыр»лары композиторларны яңа көйләр язуга рухландырды. Юмор-сатира өлкәсендә дә безнең иҗат уңышларыбыз бар. Ә. Фәйзинең «Улым үземә охшаган», Ә. Ерикәйнең «Өч егет»е, Ш. Маннурның «Чәчләребез чәчкә бәйләнсен», Г. Зәйнашеваның «Хөршидә-Мөр- шидә» кебек җырлары бу өлкәдәге бушлыкны тулыландыруда уңышлы адым булды. Хәзер халыкның җыр хәзинәсен шагыйрьләр иҗатыннан башка күз алдына китерергә мөмкин түгел. Моның белән шагыйрьләр чын-чынлап горурланырга хаклы. Ләкин бүгенге көн бурычлары яктылыгыннан һәм совет поэзиясенең бүгенге югарылыгыннан караганда безнең жыр өлкәсендә шактый зур кимчелекләребез булуы күренә. Әгәр дә «сихерле көзге»гә карасак, аның өсте нәрсәдәндер тоныклана төшүен сизәрбез. Бу көзгедә безнең бүгенге чор, бүгенге көн кешеләренең эшләре, уй-хыяллары, хисләре шактый тонык чагыла. Халык үзенең жыр бакчасын бик карап, чиста итеп тота. Кипкән гөлләрне, сулган чәчәкләрне алып ташлый, яңалары белән алыштыра, чүп үләннәрне утап торырга ярата. Ә менә без үзебезнең җыр бакчасын ничек тотабыз соң? Әгәр дә жыр текстларын көйдән башка гына алып карасак, җырлар бакчасының гаять ялангачланып калганлыгын, күп кенә очракларда көйнең текстлардагы шәрәлекне, аларның сәнгатьчә көчсезлеген яшерүче бер ширма булып торуын күрербез. Җыр бакчасында соңгы елларда сәнгатьчә эшләнешләре түбән җырлар күбәеп бара. * Бүгенге җырлар бүгенге чорның матурлыгын чагылдырырга тиешләр. Бүгенге чор — гаять зур үзгәрешләр, яңалыклар заманы.. Тормыштагы яңалык үзенчәлекле формада әдәбиятта да чагыла. Кешене сәнгатьчә гәүдәләндерүнең яңа алымнары туа, шигырь техникасы да үсә, байый. Роман, поэма, баллада яки лирик шигырьләрдә әдәби техниканың, образлар байлыгының яңа чирәмнәре күтәрелә. Ә җырда хәл башкачарак. Хәзерге көндә җирне трактор белән сөрәсе урында сука белән сөрүчеләр очраса, бик гаҗәп тоелыр иде. Ә бездә Җыр жанрында, классик татар поэзиясе һәм башка тугандаш халыклар әдәбияты яулаган байлыклардан файдаланмыйча, борынгы такмак композициясе һәм сурәтләре белән генә чикләнү очраклары еш очрый. Бу нәрсә яшь һәм башлап язучылар җырларында аеруча көчле. Сүрәт, образ колы булу яшь шагыйрә Г. Зәйнашеваның «Сагынырмын Урал буйларын» җырында бигрәк тә ачык чагыла. Ул җырның лирик герое нәрсәне сагына соң? Сагынырмын Урал тау буйларын, Тын кичләрен» курай моңнарын, Сагынырмын алсу таң атканда Яңгыраган башкорт җырларын, — ДИ ул. Бүгенге чор, көн, хәзерге Урал турында ник бер генә яңа сүрәт, деталь булсын. Әйтерсең лә, сүз XIX гасыр турында бара! Барысы да шаблон өлгегә яраклашырга тырышу буенча төзелгән: лирик герой, борынгы халык җырларындагы- ча, тын кичләрне, курай моңнарын, таң атканда яңгыраган җырларны сагына. Башка строфаларда да чор сулышын, бүгенге заман кешесенең поэтик фикерләвең, халык сурәтләрен шагыйрьнең үзенчәлекле үстерүен тоеп булмый. Г. Зәйнашеваның «Ык буйлары», «Менәргә иде Урал тауларына» җырлары да халык иҗатындагы әзер өлгеләргә формаль рәвештә таянып кына язылган. Шагыйрә халык җырларындагы сурәтләргә үзеннән берни дә өстәми. Ә. Ерикәй — халыкның җыр стихиясен шактый тирән тоя торган шагыйрьләрдән. Аның «Яшь егетләр, яшь кызлар», «Кил, чибәрем», «Комсомолка Гөлсара» һ. б. җырларында халыкның аһәңе, традицион сурәтләре шагыйрьләрчә үстерелеп бирелә. Ләкин шагыйрь кайбер җырларында фольклор образларын, интонациясен гади кабатлаучы булып кала. «Шомыртым», «Идел бит ул» җырлары менә шундыйлардан: Идел бит ул, тирән бит ул, Тирән бит ул, киң бит ул. Караңгы төн, болытлы көн — Без аерылган көн бит ул. («Идел бит ул») Менә шундый җиңел алым белән төзелгән җырлар бездә соңгы елларда шактый күбәеп китте. Сүрәт тә, төп тема да, композиция дә, хәтта интонация дә халыкныкы. Ә нәрсәсе авторныкы? Әйтүе авыр. Халыкта һәр районга атап җыр чыгару традициясе яши («Арча», «Шөгер», «Әтнә» һ. б.). Кайбер шагыйрьләр, шушы традициягә бирелеп, аерым авыллар, районнар турында халык тудырган әзер өлгеләр буенча җырлар яза башладылар (X. Вахит, Ә. Ерикәй, М. Садри, Н.: Арсланов, М. Ногман, С. Шакир, Г. Насрый һ. б.). Менә М. Ногманның «Мөслим» җыры: Борылып аккан Ык буенда Утырган безнең Мөслим, Шул Мөслимне күрер өчен Өзеләм, әллә нишлим. Ерактан зәңгәр күренә Мөслимнең урамнары, Мөслимдә үсә кызларның Бер дигән уңганнары. Бу җыр Ә. Ерикәйнең «Минзәлә» җырына сюжеты, эчтәлеге, сурәтләре, хәтта интонациясе белән бик охшаш. Минемчә, шушы рәвешчә әзер рецептлар белән авыл яки районга җыр чыгару —бу җиңел алым. Шагыйрьләр халыкның Ватанга, туган 7. .с. Ә.“ № 1. 97 98 җиргә булган ярату хисләрен бирү өчен башкачарак алымнар, сюжетлар, гомумиләштерү тирәнрәк, көчлерәк булган сүрәтләр эзләргә тиешләр. Безнең җырларда халыкчанлыкка омтылу гаять көчле, әмма җыр иҗат итү белән шөгыльләнүче кайбер шагыйрьләр халыкчанлыкиы, күбесенчә, тышкы бизәкләрдә, фольклор образларын, тәгъбирләрен күбрәк куллануда, халык җырларына охшашлыкта күрәләр булса кирәк. Халык җырларына эчтәлекләре, сурәтләре белән ике тамчы су кебек охшаган, халык җырларындагы сурәтләрне, алымнарны механик кабатлаудан туган җырларның бик күп таралулары, шушы дөрес булмаган тенденциянең җыр жанрында гаять көчле булуын күрсәтә. Бу караш җыр үсешенә шактый комачаулый. Әлбәттә, халык җырлары хәзинәсендәге байлыктан, халыкның җыр чыгару тылсымнарыннан өйрәнергә Һәм бик нык өйрәнергә кирәк. Безнең күп кенә җырларга нәкъ менә халык җырларындагы табигыйлек, гадилек, тирән образлылык, композицион төзеклек, әһәңлелек, сүзнең нәфислеге җитми. Ләкин бу өйрәнүне фольклор эчендә эреп югалу, халык иҗатындагы сүрәтләрне, тәгъбирләрне механик рәвештә кабатлау белән бутарга һич тә ярамый. Шагыйрь йөрәгендәге ялкын, шагыйрь кулы һәр җырда күренеп торсын. М. Хөсәеннең «Зөһрә йолдыз» җыры халык җырларындагы тышкы өлгеләрне генә күчерүнең ачык мисалы. Автор җырының эчтәлеген бирү өчен кызыклы форма сайлаган, халык җырларының композиция өлгеләреннән шактый оста файдаланган. Тик менә халык җырларында тирәнрәк яткан традицияне— хис матурлыгын бирүне халыктан ныклап өйрәнмәгән. Егет: Зөһрә йолдыз — мин сөйгән кыз, Итте тәмам дивана, — дип җырлый. Ә кызлар аңа: Шашма, егет, акылыңнан, Йөгән кидер йөрәккә. Шартласаң да түз, сынатма, Ирешерсең теләккә, — дип җавап кайтаралар. Автор хисләрне сүрәтләүдә бөтенләй чама тойгысын югалткан. Кызларның бу рәвешчә тупас сөйләшүләренә бер дә ышанасы килми. Аларның сөйләшүендә кызларча әдәплелек, гадилек, матурлык юк. М. Хөсәеннең «Гармунчы булсын ярың» җыры халыктагы матур хисләрдән көлү, халык җыры белән шаяру булып чыккан. Халыктагы «Гармунчы булсын ярың» җыры хисләр сафлыгы белән матур: Әй, дускаем, сиңа әйтәм, Гармунчы булсын ярың, Гармунчының буыннары Саен мәхәббәт аның. Суда, суда, суда йөзәләсеңме^ Мин сине күрми түзәлмим, Ә син түзәләсеңме? Бу җырда халыкның образлы фикерләүдәге яңалыгы да, юморы да, үткенлеге дә, әхлак сафлыгы да, тормышка җитди карашы да чагыла. Бу җырда — талантлы халык үзе. Менә җырның шагыйрь эшкәрткән варианты — шагыйрьнең халык җырына язган пародиясе: Әй, дускаем, сиңа әйтәм, Гармунчы булсын ярың, Гармунчы булдым дигәч тә Эчеп йөрмәсен тагы. Суда, суда, суда йөзәләсеңме, Без эчми дә түзәләбез, Ә син түзәләсеңме? Автор җырны эчүгә каршы, яхшы нияттән чыгып язган, ләкин ул әхлаксызлык җыры булып яңгырый. «Аватүнә уйнауларын ничек сок онытырсың», дигән сүзләрдә, ничектер, кызлар исерек егетләрне идеаллаштырып, яратып җырлыйлар кебек тәэсир кала. Яшь кызлар авызында «без эчми дә түзәләбез, ә син түзәләсеңме?» дигән сүзләр коточкыч әхлаксызлык булып ишетеләләр. Ә менә шушы җыр, «Эстрада^ җыентыкларында басылып, киң массага тәкъдим ителә, конкурсларда бүләкләнә. Бу җыр үзенең нигезе белән ялгыш. Халык җыры пародиягә мохтаҗ түгел. Халыкның яхшы, матур җырына нигә пародия язарга?! Нигә совет кызларының мораль йөзен бозып күрсәтергә! 7* 99 М. Хөсәеннең бу тексты халык җырларыннан файдалануда механик юл белән эш иткәндә нинди бозуларга җитәргә мөмкин икәнен бик ачык күрсәтә. Безнең җырларның зур бер кимчелеге — сүрәтлелекнең ярлылыгы, тасвирлау алымнарының бер төрлелеге, шаблонлык. Күп кенә җырларда образларның һәм ситуацияләрнең бер-берсенә гаҗәп охшаш булуын, тематик кабатлауларның гаять күп булуын күрәбез. Байтак җырлар эчтәлекләре һәм формалары белән дә бер-берсенә шулкадәр якыннар, шулкадәр охшаганнар, алар ирексездән инкубатор чебиләрен хәтерләтәләр. Мондый охшаш кабатланучы сюжет, ситуацияләр, сүрәтләр аеруча мәхәббәт җырларында еш очрыйлар. Менә бер трафарет ситуация. Җырның кереш өлеше: авылга бер яшь егет кайта. Кайсы җырда «алтын нурларын уйнатып сызылып таң атканда», кайсында кояш баеганда, кайсында көндез кайта. Бер җырда ул моряк — диңгез флотыннан ялга гына кайта, икенчесендә ул гади солдат — бөтенләйгә кайта, өченчесендә — танкист, дүртенчесендә — яшь агроном, бишенчесендә — механик, алтынчысында — монтер, җиденчесендә—шофер. Кайсы җырда егетнең күкрәгендә алтын медале бар, кайсында медальсез генә. Җырның икенче кисәге: авылдагы бар кызларның күзе бу егеткә төшә. Бу егетнең яратып сөйгән яры кем икән? Нигә ул кыз йөрәгендәге ялкынны күрми икән? дигән сораулар, кичерешләр туа. Аерылу сагышы яки кыюсыз егет турында да бер-берсенә охшаган җырлар гаять күп. Кыз күңелен үзе белән ияртеп алып китә торган гармун тавышы сүрәте соңгы елларда шулай ук еш кабатлана башлады. М. Исаковский- да бу образ түбәндәгечә кулланылган иде: Еракта да булмас, бәлки, ул кыз, Ник әйтмисең, кемне эзлисең? Тик төн буе син йөрисең ялгыз, Ник кызларга йокы бирмисең? («Ялгыз гармун».) Ә.. Ерикәйнең «Айлы төн»ендә инде бу образ оригинальлеген югалта: Гармунчы төн буе Сыздыра, түзми ул, Кемнедер юксына, Нәрсәдер эзли ул. М. Ногманның «Ник гармун тынмый икән» җырында да образны үстерү, яңалык юк: Сызылып таңнар атканда да, Ник гармун тынмый икән. Ник йөрәк аның моңнарын Ашкынып тыңлый икән?!! Күп җырларның лирик герое башка җырлардагы геройга ике тамчы су кебек охшаган була. Ситуация дә шул ук, хисләре дә шул ук, сүрәтләр дә шул ук. Бер үк эпитетлар, бер үк метафоралар. Шигырь һәм җыр язу тәҗрибәсен чагыштырып карагач, шундый бер аерымлык күзгә ташлана. Шагыйрь үзенең фикерен ничек тә яңачарак, яңа образлы сүрәтләр белән әйтергә тырыша. Ә җыр авторлары, магнит көче белән тартылган кебек, һаман шул бер үк традицион сүрәтләр, бизәкләр тирәсендә әйләнәләр, алариы яңартмыйлар. Теманы яңа- ча ачып җибәрү юк. Шуңа да бу традицион сүрәтләр шаблон, трафарет бизәкләргә әвереләләр. Мондый җырлар публицистик җырлар арасында да шактый күп очрый. Мисал өчен В. И. Ленин турындагы җырларны алып карарга мөмкин. Хәй Вахитның «Ленин турында җыр»ы, Мөхәммәт Садриның «Ленин турында җыр»ы, Әхмәт Ерикәйнең «Ленин турында җыр»ы, Әхмәт Исхакның «Ленин яши» җыры, исемнәре ягыннан гына түгел, эчтәлекләре, сурәтләре белән дә берберсенә бик нык охшаганнар, һәр юлы, һәр образы таныш, күп тапкыр ишетелгән, газет-журналл-арда, мәкаләләрдә, җыелышларда, халык җырларында күп тапкыр кабатланган. Сүрәтие үстерү, яңа шигъри эчтәлек белән баету юк. Ничектер, күп юллар газеттан җырга турыдан-ту- ры күчкәннәр кебек тәэсир кала. 100 Әгәр дә җырга авторның исеме куелмаса, кайсы М. Садриныкы, кайсы X. Вахитныкы, кайсы Ә. Ерикәйнеке икәнен аерып алып булмас иде. Кайвакыт сәхнәләрдән Ә. Бакировның Вениамин Иванов сүзләренә язган «Ленин турында җыр»ын ишетергә туры килә. Бу җыр, шаблон сурәтләр кулланып, мәкалә, проза стиле белән җыр язуның ачык мисалы. Монда бизәкләре уңган шаблон сурәтләрнең барысын да диярлек очратырга була. Җырда Ленинның мөлаем, бөек, гади, халыкка якын булган җанлы образын тудыру, татар халкының күңелендәге юлбашчыга булган саф кайнар тойгыларын, зур мәхәббәт хисләрен шигъри гәүдәләндерү һаман да киләчәк эше булып кала. Дөрес, соңгы елларда бу өлкәдә кайбер уңышлы тәҗрибәләр күренә. Мәсәлән, Ә. Ерикәйнең яңа язылган «Ленин турында җыр»ы, коры риторикадан котылып җитмәсә дә, элеккесенә караганда көчлерәк, уңышлырак. М. Ногманның «Ул Казанда яшәгән» җыры да шактый үзенчәлекле, уңышлы гына язылган. Әмма шулай да. «Ленин турындагы иң яхшы, иң матур җыр — кайсы?» дигән сорауга Шолоховчарак— «Язылмаганы, язылачагы!» дип җавап бирәсе килә. Яңа образлы детальләрнең, шигъри фикерләүнең ярлылыгы, хиснең дәртсез бирелүе публицистик характердагы башка җырларда да очрый. Ничектер, шагыйрьләр җыр язганда һич тә читкә чыгып булмаган сихерле бер түгәрәккә эләгәләр кебек. Бер үк образлы тәгъбирләр, сүрәт- ләр Ленин турындагы җырларда гына түгел, туган ил, партия, Татарстан, Мәскәү һ. б. темалардагы җырларда да кабатланалар. Шул ук маяк, шул ук кояш, шул ук байрак. Әйтерсең лә, шул бер үк шаблон тәгъбирләрдән, сүрәтләрдән, чагыштырулардан башка җыр язу мөмкин түгел, әйтерсең лә, рөхсәт ителми. М. Ногман «Ул Казанда яшәгән» җырында Ленинны бөркеткә охшата: Ул — яшь бөркет зәңгәр киңлекләргә 5 Очар өчеи канат какканда... г Бу чагыштыру табигый яңгырый. Халык җырында да Ленин бөркеткә охшатыла, И. В. Сталин да үзенең бер әсәрендә Ленинны образлы рәвештә бөркеткә чагыштыра. Ә менә М. Хөсәен традиция белән беркетелгән бу образны тота да, партия турында җыр язганда җиңел генә, механик рәвештә шул җырга күчереп утырта: Тау бөркете бик ерактан күрә, Армыйталмый оча биектә, Син, партия, шундый тау бөркете, Синең көчең — корыч берлектә. М. Хөсәеннең сүрәтне инерция көченә таянып кына файдалануы бу мисалда бик ачык. Җыр «Синең көчең— корыч берлектә» дип атала. Текстта да сүз шул турыда бара. Әмма бөркет сүрәте бу урында авторның шигъри фикерен ачарга һич тә ярдәм итми. Бөркет бик ерактан күрә, биектә оча — болары дөрес булсын ди. Әмма корыч берлек турындагы фикергә бу сыйфатларның нинди катнашы бар? Автор бөркетнең бер сыйфатлары турында сөйләп килә дә, логик эзлеклелекне бозып, көтмәгәндә икенче нәтиҗә ясап куя. Әгәр бөркет өчен шундый берлек, бердәмлек хас икән, сүзне дә шул турыда алып барырга кирәк. Ә монда, корыч берлек турында сүз барганда, шул теманы ачарга ярдәм иткән башка үзенчәлекле образ сорала. М. Садри да «Безнең партия» дигән җырын шундый юллар белән башлый. Бөркет җәеп киң канатын Кояшка төбәп карашын, Кичә зәңгәр диңгезне... Бу томанлы сүрәт тә, ничектер, шигырьгә ябыштырылып куелган кебек тәэсир калдыра. Бөркетнең карашын кояшка төбәп очуы, зәңгәр диңгезне кичүенең төп темага нинди бәйләнеше бар? М. Садри бөркет канатларына шулкадәр гашыйк, ул аны һәр очракта искә ала: Җитез лачын, туры карап нурга, Ал таңнарга канат кагына. Без җилпенеп, хисне кушып җырга Сәлам, дибез, Москва ягына! 101 «Дуслыкка дан» җырында да «Безнең партия»дә тасвирланган күренеш. Тик бик аз гына үзгәреш бар. Анда бөркет партия иде, монда лачын — совет халкы, анда «кояшка төбәп карашын» иде, монда — «нурга туры карап». Сүрәтнең бу шигырьдәге мәгънәсе дә ачык ук конкрет түгел, Мәскәү ягына сәлам җырлаучы кешеләрне кошлар кебек «җилпенгән» итеп күз алдына китерү, ничектер, табигый яңгырамый. «Иделгә карап» романсында инде М. Садри канатын җәйгән кошка илне охшата: Таң нуры белән Ул җәя канат, Канатын җәя Кошсыман. «Генерал Якуб Чанышев» җырында исә илдә дә канат, Якубта да канат: Россиядәге хөр-азатлык Кызыл канатын э$әя... Ныгый шул канат астында Якубның канатлары.... «Байлык ташый Кама ярында» җырында автор инде Камага канатлар куя: Кама җәеп ярсу канатларын Асыл ташлар булып бөркелә! М. Садри «ал таң», «якты нур» кебек сурәтләрне куллануда да чама тойгысын онытып җибәрә, һәр җырда шул ук таң, шул ук нур. Тик шунысы гаҗәп, нур, таң кебек сүзләр бик еш кулланылсалар да, җыр аңа карап яктырып китми. Нәкъ менә бу җырларга шул нурның, таңның конкрет, шулай ук символик шигъри матурлыгын күрсәтү җитми. Мондый мисалларны М. Садри- дан тагы да бик күпләп китерергә мөмкин булыр иде. Ә бит бу буш бизәк булып яңгыраган сурәтләр бер М. Садрида гына түгел, башка шагыйрьләрдә дә күп очрый, һәм тышкы ялтыравык тәгъбирләр берничә сүз, сүрәт белән генә дә чикләнмиләр. Коры, буш риторика, мәкалә теле белән сөйләү безнең күп кенә җырларның җанын ашый, аның эчке динамикасын, энергиясен, үсешен бетерә. X. Вахитның «Ватаным» җырына да эчтәлекне коры сөйләп, санап чыгу, плакатлылык хас: Балкып тора сахра-кырлар, Сибелә нуры ал таңның. Ямьле дә соң, гүзәл дә соң, Матур да соң Ватаным. Урманнарда, елгаларда Урала туган җирем, Шатлыгым да, бәхетем дә Син минем, туган илем! Автор «ямьле дә соң, гүзәл дә соң, матур да соң Ватаным» дип әйтеп үтсә дә, җырда Ватанның ямьлелеге, гүзәллеге, матурлыгы күренми. Ватан нәрсәсе белән матур, күңелгә якын — берсе дә ачылмаган. Җырдан күренгәнчә, урманнарда, елгаларда уралуы (?) яки ал таң нурлары сибелүе өчен генәме — бу исә бит теманы бик сай ачу яки бөтенләй ачмау дигән сүз. Бу җырда да бүгенге көннең конкрет билгеләрен тоюы авыр. Чор күперенкериторик сүзләр басымы астында югалып калган. Соңгы елларда Татарстан, Идел, Казан турында шактый гына җырлар язылды. Аларның Идел турындагылары, мәсәлән, М. Хөсәеннең «Идел дулкыннары», Ә. Исхакның «Идел турында җыр»ы һәм «Идел» җырлары халыкта киң таралды. Ләкин бездә әлегә кадәр республикабызның гимны булып яңгырарлык, Татарстанның бүгенгесе турында көчле итеп язылган, халыклашып киткән җырлар юк. Ә андый җырлар кирәк. Г. Насрыйның «Совет Татарстаны», Ә. Ерикәйнең «Татарстан» җырлары гына бу өлкәдәге кытлыкны каплый алмыйлар. Аларда да сүрәтлелек ярлы, күрсәтүгә караганда сөйләү көчле, олы фикер, тирән хискә караганда күперенке-риторика өстенлек итә. Туган ил турындагы җырлардан С. Хәкимнең «Таң атканда»сы үзе үк җыр булып агылып тора. Монда инде шагыйрьнең шагыйрьлеге әллә кайдан кычкырып тора: аның үз бизәкләре, үзенчәлекле шигъри фикерләве бар, тик буш риторикага гына урын юк: Уяна иркен болыннар, Ачыла гөл керфекләре, Тибрәнеп яфрак өстендә Уйный чык бөртекләре. 102 Таң күренеше нинди саф нәфислеге, сынлылыгы белән күз алга баса. Автор таң ата дими, шулай да гөл керфекләре ачылуында, чык бөртекләре уйнавында таң атуын ачык күрәсең, тоясың. Бу юлларда совет кешесенең тормышны яратуы, тормышка көчле мәхәббәте гаять тирән чагылган! Җыр хискә, сүз араларындагы фикер тирәнлегенә бик бай. Җырның эчтәлеге икенче строфада тагы да киңәя. Шагыйрь тасвирлаган күренеш безнең бүгенге Ватаныбызның гүзәллек символы булып кабул ителә. Кайвакытта бәхәс һәм сөйләшүләрдә күперенке-риториканы татар поэзиясенең үзенчәлеге итеп күрсәтәләр. Риторикадан башка публицистик жанрдагы җырларны язу мөмкин түгел, дигән фикерләр дә әйтәләр. Безнеңчә, коры риторика җыр үсешенә, гомумән поэзия үсешенә комачаулый торган бер авыру гына ул. Балада рахит авыруы ничек булса, бу да шундый бер әдәби авыру. Бу авыру әсәр өчен тиешле дәрәҗәдә кирәк булган шигъри витаминнар (сурәтлелек, фикер тирәнлеге, хис табигыйлеге) җитмәүдән туа. Безнең поэзиядә тормышны образлы гәүдәләндерү урынына риторик планда ачу шәхес культы заманында көчәеп киткән иде. Хәзер нигездә безнең поэзия бу авыруны җиңде. Күперенкериторика хәзер шагыйрьләр йөрми торган иске, ташландык бер әдәби сукмакка әйләнеп бара. Бу сукмакка шагыйрьләр кайвакытта тик ялгышып яки адашып кына барып чыккалыйлар. Ә җыр бакчасында хәл башкачарак. Анда бу сукмак әлегәчә төп иҗат сукмакларының берсе булып килә. Җыр өлкәсендә шигъри витаминнар җитмәүдән туган бу авырудан дәвалану чаралары күрелми. Авыру күренеш сәламәтлек билгесе булып исәпләнелә. Шуңа да булса кирәк, радиоларда, концертларда күперен- ке-риторик төссез җырлар һаман урын ала киләләр. Күперенке-риторика белән публицистик пафос арасында зур аерма бар. Болар икесе ике нәрсә. Публицистик җырга тантаналылык, публицистик күтәренкелек, әлбәттә, зарури. Әмма буш риториканың булуы мәҗбүри түгел, киресенчә, аның булмавы яхшы. Публицистик җырлар хис һәм фикер, сүрәт белән уйнауны, шаяруны түгел, ә хис матурлыгын, акыл байлыгын образлы-сән- гатьчә күрсәтүне сорыйлар. Әдәби шапырыну, буш риторика татар халкының характерына, эстетик фикерләвенә үк каршы килә. Халык кылану, шапырынуны, төче телләнүне, «тыштан ялтырау, эчтән калтырау»ны яратмый, шуңа да ул андый эчтән калтыраган җырларны кире кага. Шул ук вакытта халык яхшы публицистик-тантаналы җырларны үз хәзинәсенә кабул итә. «Җырның ертыгы юк», — ди халык. Бу сүзләргә тирән мәгънә салынган. Җыр кеше күңеленең матурлыгын, хис-тойгыларыиың нәфислеген чагылдыра. Халык җырлары, шагыйрьләребезнең аерым җырлары барыннан да бигрәк сәнгатьчә дәрәҗәләре югары булулары, эчке һәм тышкы нәфислекләре, тел матурлыгы белән үзләренә тарталар. Радиоларда, сәхнәләрдә җырлана торган безнең күп кенә җырларга исә менә шул нәфислек җитми. Бүгенге репертуарда «ертыклы, ямаулы җырлар» шактый урын алганнар. Менә шушы ямаулар шигъри көзгене шактый тоныклыйлар. Безнең күп кенә җырларның нык күзгә ташланып торган кимчелеге — сюжет-композициядәге җөйләр. Композицион таркау, сюжетсыз җырлар — хис, эчтәлек, образ берлеге белән тыгыз бәйләнмәгән җырлар татар поэзиясендә генә түгел, башка тугандаш әдәбиятлар поэзиясендә дә очрыйлар һәм алар әле- дән-әле туа торалар. Үзләренә күрә бу кимчелекне яклаучылар да һәм сюжетсызлыкмы җырның табигый бер үзенчәлеге итеп санаучылар да табылырга мөмкин. Композицион таркау җырларның шактый кнн таралуы үзе үк шушы карашный 103 әдәби практикада яшәве турында сөйләмимени?! Без сюжетлылыкны, киресенчә, җыр жанрының әһәмиятле бер үзенчәлеге итеп саныйбыз. Җырның эчтәлеген сөйләп тә булмый, ул җырлана гына, анда нинди сюжет булсын диярләр? Ләкин җырның бу үзенчәлеге сюжетсызлыкны инкарь итми, ә җыр жанрында сюжетның эпик һәм драматик әсәрләргә караганда башка төрлерәк оештырылуы турында гына сөйли. Җырдагы сюжет — кеше йөрәгендәге хисләр чагылышы ул. Сюжет тыгызлыгы — хис һәм фикер тирәнлеге, аның шигъри гәүдәләнүе белән бәйләнгән, һәрбер әсәр кебек җыр да сюжетның оста оештырылган булуы белән генә уңышка ирешә. Сихерле көзгенең бер «тылсымы» менә шунда ачык күренә дә инде. Г. Тукайның «Зиләйлүк», «Әллүки» җырлары һәр икесе өчәр строфадан тора, һәр икесендә тема, хис эзлекле рәвештә ачыла бара. Җырларның үзәк шигъри образлары бар. «Әллүки»дә ул — моңы белән кешене дулкынландыра торган милли көй. «Зиләйлүк»тә — яфрак төсле сары йөзле татар кызы. Җырдагы башка сүрәтләр ярдәмче рольне генә үтиләр. Сюжет төрле җырда, эчтәлеккә карап, төрлечә корыла. Кайсы җырда ул нинди дә булса вакыйгага нигезләнә («Комсомолка Гөлсара», «Фазыл чишмәсе» һ. б.). Төрле кичереш, хис үстерелешенә нигезләнгән сюжетлы җырлар аеруча күп («Иртәнге серенада», «Кичке Идел», «Умырзая» һ. б.). Сюжет бөтенлеге әсәрдәге гомуми хиснең берлеген, алынган теманың эзлекле рәвештә үстерелә баруын, төп настроениеиең ачыла баруын сорый. Хис һәм фикер белән идарә итү осталыгы җитмәү безнең күп кенә җырларда очрый. Андый җырлар төрле кисәкләрдән яхшы җилем белән түгел, ә төкерек белән ябыштырып ясалган, җөйләре ачык күренеп торган әйберне хәтерләтәләр. Әз генә кагылдыңмы, әйбер тарала да «итә. Мондый характердагы җырларда беренче строфа белән икенчесе, өченчесе арасында, яки икенчесе белән өченчесе арасында тыгыз бәйләнеш юк. Бик. рәхәтләнеп алар- ның урыннарын алыштырып куярга да, алып ташларга да мөмкин. Кызык өчен шундый эксперимент эшләп карарга мөмкин. Әйтик, яшьлек, комсомол темасына язылган җырларның строфаларын бер-бер артлы тезеп чыксак, аерым җырлар арасындагы чикләрне бик авырлык белән генә табар идек. Бу — композицион таркаулыкның ачык бер билгесе. Таркаулык еш кына җырда хис, фикернең үзәк бер шигъри сү- рәт тирәсендә ачылмавы сәбәпле килеп чыга. М. Хөсәен җыр таләп иткән музыкаль аһәңне яхшы тоя. Аның җырлары шуңа да эчке рифмаларга бай булалар. Ләкин шагыйрь композицион бөтенлекне булдыруда шактый аксый әле. Кайвакытта аның эчке рифмалар, аһәңле сүзләр артыннан кууы җырның эчтәлегенә зарар китерә. «Москва — дуслык каласы» җырында да бу бик ачык күренә. Җырда сүз белән сүз, сүрәт белән сүрәт арасында тыгыз бәйләнеш юк, ә бу бит композициянең беренче таләбе. Москва, балкы! Без — зур хезмәт халкы Җибәрәбез сәлам һәр иртә. Күрәсез, җырның мәгънәсен рифмалар артыннан куу ничек томанлаган, авырайткан, хәтта җөмләнең татарча яңгырашын югалткан. Халыкта «Без — зур хезмәт халкы» дип сөйләшмиләр инде. Зуры булгач, бәләкәе дә була бит. Ә ул чагында бәләкәй хезмәт халкына кемнәр керә? Ни өчен сәламне иртә генә җибәрәләр, көндез ярамыймыни? Юл саен мәгънәсезлек тулып ята. Строфа бетеп тә җитмәгән, ә тема, сүрәт башкага күчеп китә: Күп телләрдә Күңелләрдә Халык шундый җыр йөртә. Монда да җөмлә татарча ук яңгырамый. «Күңелләрдә» сүзе «күп телләргә» сүзенә рифма өчен генә китерелгән. Аннары кушым килә: Москва — дуслык каласы, Бәхет бу халык өчен, Москва — җирдә тынычлык, Москва — ул хаклык көче. 104 Халык җырларының кушымы шулкадәр образлы, хискә бай итеп эшләнгән була, җыр нигездә шул кушымы белән хәтердә кала. Безнең күп кенә җырларның кушымы күбесенчә төссез, риторик юллардан тора. М. Хөсәеннең югарыда китерелгән кушымы моңа ачык мисал. /Монда үзәк бер шигъри сүрәт юк, һәр юл үз алдына яши, һәр юл — үзе бер автономия. «Мәскәү — дуслык каласы»,— дигән төп тема икенче строфада бөтенләй югала, сүз гомумән тынычлык темасына күчеп китә. Бу строфаны бик җиңеллек белән тынычлык турындагы һәрбер җырга кушып җибәрергә мөмкин булыр иде. Һәр туган, дус: Кытай, негр, индус. Сафка баса бүген бер булып, — Алар хаклы! Алар анты Яңгырый көчле җыр булып! Монда да шагыйрь эчке рифмалар белән урынсызрак мавыккан. Алар мәгънәне ямьсезләгәнгә күрә, үзләренең табигыйлекләрен югалтканнар. «Яңа Казан» җырында да эчке рифмага баш ию образ бөтенлегенә кире тәэсир ясаган: Әкрен генә Идел дулкынында Ай тирбәлә, кояш чайкала, Киң җәелеп фәннәр кочагында Үсә Казан, нурга бай кала. «Әкрен генә тирбәлә...» дип башлагач, күренеш укучының күз алдында хәзер бара кебек аңлашыла. Ләкин гаҗәп, ничек бер үк вакытта Иделдә ай тирбәлергә, кояш чайкалырга мөмкин. Монысын аңлавы да, аңлатуы да авыр. М. Хөсәеннең «Студентлар, алга», «Коммунистларча гына» җырлары да композицион таркау язылганнар. Строфалар арасында, строфа һәм кушым арасында бәйләнеш юк. Шагыйрь сүзнең нәфислеге, табигыйлеге турында җитәрлек кайгыртмый. «Юкә» җырын шагыйрь: Ял иттек без итәгендә Урман кызы — юкәнең, — дигән табигый булмаган сүзләр белән башлап китә. Юкәнең итәгендә (?) ял итүне ничек төшенергә? Юкәне урман кызы дип атауның җыр өчен нинди кирәге бар? Гадәттә кешенең күзләре ике була, ә менә «Сагыну» җырында сөйгән кызы егеткә бер генә күзле булып күренә: Бик сагындым уйчан күзләреңне, Минем өчен алар бер генә. Телдәге ямьсезлек, шапшаклык аеруча «Күкеләр» җырында көчле. Җырда сүз нәфислеге, гадилеге, табигыйлеге кыйммәтле сыйфатлардан санала. Шагыйрь бу өлкәгә игътибарын ныграк юнәлтсен иде. Торгын сюжетлы, композицион таркау әсәрләр Ә. Ерикәй җырларында да. еш очрый. Менә аның «Яшьләр җыры». Шагыйрь уңышлы гына башлап китә, ләкин башка строфаларда җырның төп фикере, настроениесе үстерелми: Җир чигендә йөргәндә дә Хафаланмыйбыз ялгыз: Көндезләрен кояш юлдаш, Кичләрен гәүһәр йолдыз. Менә бу буш эчтәлекле юлларның баштагы строфа белән нинди бәйләнеше бар? Кайда ул җирнең чиге? Анда яшьләр ни эшләп йөриләр? Көндезләрен кояш яшьләргә генә юлдашмыни? Ә балаларга, картларга? Гәүһәр йолдыз кичләрен генә буламыни? Ә төнлә нәрсә юлдаш? Бу кояш һәм йолдыз совет халкының кызларына һәм улларына гына юлдашмыни? Ә башка ил халыкларына? Безнең йөрәк ләмгә түгел, Кайнар дәрткә төренгән; «Ябалак» димиләр безгә, Без бөркет нәселеннән! Җырның иң ахыргы строфасы бу. Ә совет яшьләре образына нәрсә өсти? Сәеррәк ишетелә торган сурәтләрне, гомуми сүзләрне, идеяләрне санап чыгу түгелме соң бу? Санап чыкканда да эзлеклелек юк. Нигә бу юллар иң ахырдан әйтелгән, ә башта яки уртада түгел? һич тә аңлатып булмый. Биредә дә кушым һәр строфа саен яңа мәгънә төсмере бирми. Җырда сүз бер нәрсә турында, ә кушымда икенче нәрсә турында бара. «Башлый бел« 105 сәң — бетерә бел», — ди халык. Бу җырның башы да, ахыры да юк. Шушындый ук композицион таркаулык, хиснең үстерелмәве, телдәге матурлыкның җитмәве Ә. Ерикәйнең «Пионерлар җыры», «Фестиваль җыры» һәм «Москва» җырында да сизелә. Ә. Ерикәйнең җырларында: Туган илемдә үрчеде (?), Яшьлегемнең чәчәге, — кебек «чәчәкле» сүзләр («Туган илемдә») шактый очрый. М. Садриның «Пионерлар җыры», «Кырга чыгабыз», «Иделгә карап», «Бизәлсеннәр юллар» исемле җырларында да хис, сүрәт үстерелеше, сүз белән сүз, сүрәт белән сүрәт бәйләнеше ягыннан кимчелекләр күзгә ташлана. «Бизәлсеннәр юллар» җырында шагыйрь юл сүрәтен символик мәгънәдә ача башлый: Шәһәрләр һәм авыл, кырлар аша Үтә юлы бөек көрәшнең, Мәскәүләрдә барлык юл тоташа, Тамырлары булып йөрәкнең, Тамырлары булып йөрәкнең. Кинәт образ икенче строфаларда бөтенләй башка эзгә күчеп китә. Бу юлларда инде сүз конкрет авыл һәм шәһәр юллары турында бара: Агач белән бизик ул юлларны, Юл бизәкләү — безнең эшебез. Җиккәч эшкә йөрәк һәм кулларны, Яфрак булып ярыр көчебез, Яфрак булып ярыр көчебез! Бер үк әсәрдә сүрәт ике мәгънәсендә дә — конкрет һәм символик эчтәлекләрендә дә яңгырарга мөмкин. Ләкин бу ике мәгънә әсәрдә бер-берсенә бик нык тоташып торырга тиешләр. Ә бу җырда әнә шул ике як бер-берсеннән аерылган, бер-берсеннән үсеп чыкмый. Шуңа да җырны ишеткәч, сәер бер; тойгы: кала. «Пионерлар җыры»ндагы строфаларның да урыннарын бик җиңел алыштырып куярга мөмкин — алар арасында тыгыз бәйләнеш, эзлеклелек юк. Җырны ахырдан җырлый башларга да була. Җырда мәкалә стиле, санап чыгу рухындагы риторика көчле. Җырның теле шулкадәр төссез, аны пионерлар сөйләвенә һич тә ышанасы килми: Безнең алда барлык (?) зур киләчәк. Их, Безгә якты, матур зур киләчәк һаман бәхет бирәчәк, Тиңсез нурын сибәчәк! Балалар өчен язылган «Кырга чыгабыз» җырына да сүз төгәллеге, нәфислеге җитми. Без үтәбез бодай кырыннан Күмелә-күмелә аның түренә. (?) Безгә шунда кояш нурында (?) Кырның кораблары күренә. Сүзләрдәге төгәлсезлек, җөмләләрнең мәгънәсезлеге күзгә ташлана. «Бодай кырыннан аның түренә күмеләкүмелә» ничек үтәргә мөмкин, аңлашылмый. Корабларның кояш нурында күренүе дә гаҗәп. «Безнең партия» җырында да кайбер сүз чатаклыклары аркасында фикер төгәлсезлекләре очраштыра. Автор: Илнең иң изге эшендә» Иң бөек төзелешендә Без партия белән җиңәбез! — дип яза. Илнең изге булмаган эшләре бармыни? Иң бөек төзелешләрдә генә партия белән җиңәбезмени? Ә башка эшләрдә, төзелешләрдә ничек? дигән төрле сораулар туа. Сюжет, композиция, тел осталыгы— җырның өйрәнү өчен иң авыр тылсымнарыннан санала. Шушы уңай белән атаклы җыр остасы, җырлары өчен «француз поэзиясенең патшасы» дип исемләнгән П. Бе- ранженың сүзләре искә төшә. Ул композиция сәнгатенә зур әһәмият биреп болай дигән: «Минемчә, поэзиядә, барысыннан да элек — композиция, ә аннан соң гына шигырь». Тирән хисне, олы фикерне бик тар мәйданда сәнгатьчә итеп гәүдәләндерү зур осталык сорый. Беранже- ның шуңа күрә дә җырны иң буйсынмас, чыгынчы характерлы жанр дип атавы очраклы түгел. * Безнең җырларны бизәгән бер нәрсә — ул халыкның күңел пакьлеген, хисләр сафлыгын чагылдыру. 106 Хәзерге уңышлы җырларда бу традиция тагы да үстерелә. Ләкин соңгы вакытларда шушы матур традицияләргә ныклап игътибар итмәү, өйрәнмәү аркасында хисләр матурлыгын ямьсез итеп күрсәткән зәвыксыз әсәрләр күбәеп китте. Бу кимчелекләр җырлар өлкәсендә шактый тәҗрибәгә ия булган шагыйрьләр арасында да, яшь авторлар арасында да очрый. Ә. Ерикәйнең «Аллы-гөдле гөлчәчәге табын җыры буларак язылган: Булсын дисәң, безнең бәйрәм Тагын да күңеллерәк, Шешәдәге нәмәстәне Авыз итәргә кирәк. Аллы-гөлле гөлчәчәк, Дус-ншкә ни җитәчәк! Җырда күтәренке мәҗлес рухы бар. Әмма аның эчтәлеге менә шул «нәмәстә»ләрдән ерак китә алмаган. Җыр ахырынача «аек акыллы»лык белән сугарылмаган, җырның аерым строфалары дуслыкка дан җырлаудан, эчүгә гимн җырлау булып күчеп китә: Зәм-зәм суы күз яшедәй Мөлдери тустаганда, Минем йөрәк дер-дер килә Дусишләр кыстаганда. Аллы-гөлле гөлчәчәк. Дус-ишкә ни җитәчәк. Кем сүзләре соң болар?.. Кем өчен язылган? Җырдагы сүзләр, жаргон теле — аракыны «зәмзәм суы» дип атау, аны күз яше белән чагыштыру, дуслар кыстаганда йөрәкнең дер-дер килүе бу җырның бик эчәргә яратучыларның, дус-иш, кода- кодагыйлык белән көн күрүчеләрнең хисләрен чагылдыруы турында сөйли. Ә. Ерикәйнең «Тудырдың, үстердең» әсәрендә сүз анага мәхәббәт хисе турында бара. Бу — һәр кешенең нечкә йөрәк кылларына кагыла торган, кешедәге саф тойгылар матурлыгы турында сөйли торган тема. Әмма шигырьдә бу хисләр матурлыгы күренми: Дәрт уты кабыздың Йөрәгем мичендә, Сокланып каравың Исемдә, исемдә. Шагыйрь ана образын ачу өчен гади сурәтләр таба алмаган. Автор ана турында «син бөек, син изге» дип әйтсә дә, ана образы җылы, мөлаем булып күз алга басмый* Әсәр: Кагуың, сугуың Юк минем исемдә, — дигән юллар белән тәмамлана. Бу сүзләрдә ана образы тагы да төссезләнә, ямьсезләнә. Менә шуның, өчен дә халык бу җырны күрмәде,ә шул ук темага язылган икенчесен, шагыйрь язмаса да, бик тиз күреп, күтәреп алды. Әкрәм Даутовның «Әниемә» җыры хиснең сафлыгы, лирик җылылыгы, шул ук вакытта гадилеге белән үзенә тарта. Кеше күңелендәге матур хисләр турындагы бу җыр тиз вакыт эчендә халыклашып, популяр җырларның берсе булып китте. Хикмәт йөрәк утын күрсәтү өчен шигырьдәге йөрәккә мич чыгаруда гына түгел икән шул. Шагыйрьгә йөрәк җылысын, йөрәк ялкынын мичтән башка да күрсәтә белергә кирәк. Халык тойгы, хис матурлыгын чагылдырган матур җырларны бик тиз отучан, күтәреп алучан була. Әсәр сәнгатьчә булса, хәтта халык үзе эзләп табып көй дә чыгара. Ә. Фәйзинең «Умырзая» шигыре белән шулай булды. Бу шигырьне шагыйрь 1933 елда ук язган иде. Үткән елларда гына бу әсәр яңадан бер туу кичерде: әсәргә көй чыгарылып, ул халык арасында иң популяр көйләрнең берсе булып танылды. Халык җырларына мораль сафлык, рухи көчлелек хас. Халыкнын бу традициясен безнең шагыйрьләр дә үстерә. Күп кенә җырларыбызда совет кешесенең батыр йөрәклелеге, әхлакый сафлыгы матур чагылыш тапкан. Ләкин безнең кайбер җырларда рухи көчсезлек сизелә. Радиодан мәхәббәт турында гаять төче, өзгәләнү, моңлану мотивларыннан гына торган җырларны еш кына ишетергә туры килә. Ә. Ерикәйнең «Күңелем өзгәләнгән минутларда» җырының исеме үк шул турыда сөйли: Истә» чыкмый синең һичбер сүзең, Күз алдымнан китми төсләрең, 107 Салкын җилләр керсә арабызга, Син ташласаң мине, нишләрмен? Әгәр дә шушындый баш югалту дәрәҗәсенә җиткән өзгәләнү турындагы җыр бер Ә. Ерикәйдә генә очраса, бу турыда тукталып та тормас идек. Ләкин бу «өзгәләнү» яшьләр иҗатында хәзер шактый активлашып китте һәм иҗтимагый йөзе билгесез кешенең сыкравын тасвирлау бер мода төсен алды. Менә шундый өзгәләнү Г. Зәйнашеваның җырларында да шактый көчле. Юллар үргә, юллар үргә, Баралмабыз, бәгърем, бергә. Мин нишләрмен, мин нишләрмен, Онытмасам гомергә. «Илдарым» җырында үзәктә менә шул сентименталь өзгәләнү, рухи көчсезлек ята. Җырдагы һәрбер сүз, сүрәт, «мин нишләрмен» кебек сүзләрне кабатлаулар рухи зәгыйфьлекне ачарга буйсындырылганнар. Шушы ук мотивлар аның башка җырларында да чагылалар. X. Төхфәтуллинның «Ник әйләнеп карамадың» җырында да шигъри нәфислек юк. Автор кешедәге табигый хисләрне сентименталь төчеләнү белән алыштырган: Ник әйләнеп карамадың Соңгы тапкыр күрешеп киткәндә, Нигә, бәгърем, син дәшмәдең, Соңгы тапкыр кулың үпкәндә. Син китсәң дә, синең белән Минем мескен, арган йөрәгем. Төшләремдә һаман сине күрәм, Өнемдә дә күрү теләгем. Шушындый мескен, арган йөрәк лирикасы, шигъри надан язылган юллар ни өчен композиторларны җырга рухландыра? М. Шәехова- ның «Соңгы минутлар» җыры да йөрәкнең мескенлеге, җебегәнлеге турында. Монда да шулай ук өзгәләнү, рухи көчсезлек, сагыш. Сыкранулы, үлем алдындагы ыңгырашулы сүз тезмәләрен эфир аша тарату нигә кирәк? Өстәвенә җыр әдәби әсәр буларак көчсез, примитив, гади шигырь язуның элементар кагыйдәләре дә сакланмаган. Әлбәттә, аерылышу турында да, үлем турында да язарга мөмкин, һәм кирәк. Ләкин X. Төхфәтуллин- ча яки М. Шәеховача түгел. Ә кешенең рухи көчлелеген, хисләренең сафлыгын һәм тирәнлеген күрсәтеп, чын сәнгатьчә итеп, Җәлилчә итеп язарга кирәк. X. Туфанның «Ромашкалар»ын хәтерегезгә төшерегез. Үлем турында язылган бу җырда тормышка никадәр мәхәббәт, никадәр бай шигърият, көчле рухлылык бар. Кайбер шагыйрьләрнең мәхәббәт җырларында хисләрнең сафлыгы н, тыйнаклыгын халыктагыча нәфислек белән күрсәтү җитешми, эротик моментлар урын ала. Яшь шагыйрә Г. Зәйнашеваның «Ал бирермен» җыры кызның лирик монологы буларак язылган. Автор халык җырларындагы «ал бирермен, гөл бирермен» дигән образлы сурәтне файдаланган. Автор аны җырның үзәк бер образы итеп ала, шул сүрәткә бәйләп кызның ярату тойгыларын ачарга тели: Ал бирермен, гөл бирермен, Алырсың сайлап кына. Кил диярмен, чакырырмын, Килерсең җайлап кына. Кызның сөйләшүендә кызларга хас нәфислек, тыйнаклык, әдәплелек күренми. Әгәр егеткә яраткан кызы бүләк бирсә, ул сайлап тормыйча ала. Беренчедән, бүләкне сайлап алу — ул халык гадәте түгел. — «Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк», ди халык. Икенчедән, яраткан кешедән бүләкне сайлап алу — бу инде күңел киңлеге түгел, бөтенләй тыйнаксызлык. Шуңа да җырдагы «алырсың сайлап кына» дигән сүзләр бик килешсез яңгырыйлар. Егетне «кил» дип чакыру да табигый түгел. Егетнең кыз янына чакырмыйча, үзе теләп килүе яхшы. Ә инде соңгы юлдагы «килерсең җайлап кына» сүзләрен ничек аңларга? Нәрсә ул «җайлап кына килү»? Караңгы төшкәч, кеше-фәлән күрмәгәндә генә килүме? Җыр бу рәвешчә дәвам итә: Ал бирермен, гөл бирермен, Кадарсың түшләреңә. Килми калсаң, йоклап ятсаң, Керермен төшләреңә. Кыз образы бу юлларда да уңай яктан ачылмый. Ничектер, егеткә бәйләнү, үзенә көчләп каратырга 108 тырышу сизелә. Егет яратса, кыз чакырганны белсә, йоклап ятыр идеме икән, ай-һай? йоклап ятса, ул нинди егет була? Кыз чакырганда да килмичә йоклап яткан егетне мактап җырлаган, аның төшләренә керергә тырышкан кызы нинди була? Кызның горурлыгы кайда? Соңгы строфаларда кызның хисләрендәге тупаслык тагы да ачыла төшә: «Оныта алмый интегерсең Бер сөеп китсәң мине»... «Башкалардан сөйдермәмен, Сөярмен үзем генә»... «Миннән башка яши алма, Шул минем теләкләрем»... — дип җырлый кыз. Җырны укыган саен кызның пакьлегенә, гафифлеге- нә шикләнә барасың. Бәлки җырның төп герое кыз түгелдер, ә егеттер? Егет дип фараз кылып укып чыксак та, шундый ук нәфис хисләрне тупасландырып күрсәтү килеп чыга. Эротик моментлар Г. Зәйнашеваның башка җырларында да күп чагыла: Мыегымны кырып ташлыйм, Абыем димә инде, Бер абый дип, бер җаный дип Җаныма тимә инде,— дип җырлый мыеклы егет «Кунакка чакыр әле» җырында. Бик сәер мөнәсәбәт бу егет белән кыз арасында. Җырдан аңлашылуынча, кыз егеткә үзе назлана, үзе яратмыйм, ди. Шул ук вакытта «җаный» дип егетнең «теңкәсенә тия». Татар кызларында була торган нәфислек, әдәплелек җитми кызга. Егет тә үзен кыз янында бик иркен тота, иркен сөйләшә, мәсьәләгә бик җиңел карый. Яннарында булсам иде Ямансу чакларымда. Үлсәм дә үкенмәс идем Синең кочакларыңда. Яратмыйм дип назланасың Яратасыңдыр әле, Пәрәмәчләр пешереп бер Кунакка чакыр әле. Егетнең сөйләшүендә ул кичергән хиснең тирәнлеге, сафлыгы сизелми. «Кунакка дип килгән булып, гомергә калыр идем» дисә дә, егетнең мәхәббәте шикләндерә. Ничектер, егет мәхәббәтне пәрәмәчләрдә, кызның кочагында һ. б. гына күрә кебек. «Өйләнмәгән булсаң гына» дуэтында да мәхәббәт, сөю хисләре белән шаяру сизелә. Җырның исемен- | дә үк ул җиңеллек күренә. Эчтәлектә дә шулай! «Егет такмаклары» җырында егетнең егетлеге менә ничек күрсәтелә: Атның аласы була, Җем-җем карасы була, Кызлар белән йөрмим әле, Йөргәч аласы була. Җырда бу җиңел караш тәнкыйть ителми. Автор да шул мөнәсәбәтләрне яклый, егетнең шундый фикерләренә кушыла кебек тәэсир кала. Бу җыр, халык җырыннан файдаланып, халыкча язылган диюләре ихтимал. Халыкта бу җырның варианты түбәндәгечә: Атның аласы була, Җем-җем карасы була, Сөйсәң ярның сөй матурын, Сөйгәч аласы була. Г. Зәйнашева соңгы ике юлны гына үзгәрткән. Әмма менә нәкъ шул ике юлда ике төрле караш, ике төрле мәгънә ята. Халык мәхәббәт турында җитди, тирән, акыллы итеп әйткән, ә шагыйрәдә бу тирән, саф хисләр бозылган, мәгънәсез, эротик эчтәлек белән пычранган. М. Мазуновның «Минем Татарстаным» исемле кантата кебек яңа, катлаулы җыр язуы мактауга лаек. Шулай да, безнең күп җырларга хас кимчелекләр бу җырда да тулып ята. Кантатаның «Сабан туйда» җыры аеруча көчсез. Хәзерге сабан туе күңеллелеген, хезмәт кешеләренең бәйрәмен күрсәтүне күздә тотып язылган бу җырда бүгенге яшьләрнең әхлак йөзе типик сыйфатлары белән бирелмәгән. Аларның сөйләшүләренә нәфислек, культуралылык җитми: Кызлар: Кама бүрек кидең ни, Бәрәи бүрек кидең ни. Безнең бер кыз сауган сөтне Өч ир ташып өлгертми,— дип җырлыйлар. Сөт савуга кама бүрек яки бәрән бүрегенең ни катнашы бар? Бер кызга өч ирне каршы куюның нигә кирәге бар? Нигә ир, нигә егет түгел? Бәлки нәтиҗәсе алдагы стро I 109 фададыр? Егетләр кызларның авызларын менә нинди җыр белән каплыйлар: Телегез кылыч икән, Сүзегез борыч икән. Бер яшь килен өч ул тапкан, Ә сездән булыр микән? Болары инде бөтенләй сәер. Әле генә сүз сөт савуда алдынгылык турында барды, ә хәзер гинекология, бала тудыру мәсьәләсенә күчеп кит- т'е. Егетләрнең яшь кызлардан шулай халык алдында, көпә-көндез «берьюлы өч бала таба аласызмы» дип сораулары гаҗәпләндерә. Шундый оятсыз сорауга «кылыч телле», «борыч сүзле» кызлар ни дип җавап кайтаралар соң? Егетләрне кызарталармы, үзләре кызаралармы? һич тә юк: Сез дә әллә кем түгел, Без дә әллә кем түгел. Сабан туйда уйнап-көлеп Бергә күтәрик күңел, — диләр дә, серле генә баягы теманы йомып калдыралар. Үзләренең өч бала табу мәсьәләсендә булдыра алуалмаулары турында ләм-мим бер сүз дә әйтмиләр. Мөнир Мазуновның «Айсылу, Җәмилә» исемле дуэтында да кызларның бар белгәннәре, бар кыюлыклары егетләрне кармакка, җәтмәгә эләктерү генә булып гәүдәләнә. Айсылу да, Җәмилә дә авылга өйләнү нияте белән кайткан ике егетне күреп кенә калганнар, ә инде бар хыяллары — шул егетләргә кияүгә •чыгу. Сөйләшү дә юк, яратышу да юк. Шул егетләр исеменнән Көтәбез сораучылар. Әниләр дә күнәр иде, Килсә оста яучылар. Айсылу, Җәмилә, ахирәт, Кабул булсын теләгең. Туеңда бирергә Әзер инде бүләгем, — дип җырлыйлар алар офтанып. Җырда Алтай сүзе дә, армия сүзе дә бар. Ләкин бу кызларның мораль йөзләре һич тә безнең чор кешеләренә охшамаган, ә узган гасыр кешеләрен хәтерләтә. Кызлар уенча, эш яратуда түгел, ә оста яучыда. Җырга Г. Камал драмаларында очрый торган оста яучы карчыкның килеп керүе генә кирәк. Әлбәттә, тормышта мондый кызлар да очрый, алар турында язарга кирәк. Ләкин бу иске моральне, мещанлык карашын идеаллаштырып бирергә кирәкми. Халык җырларында да, шагыйрьләр иҗат иткән җырларда да әхлакый сафлык, тыйнаклык җырга эчке бер нәфислек биргән сыйфатларның берсе. Безнең шагыйрьләр иҗат иткән мәхәббәт җырлары нәкъ менә халык җырларында чагылган хис нәфислеген үстерүләре белән матур, кыйммәт. һ. Такташның «Урман кызыеның популярлашып китүендә җыр текстында менә шушы нәфислекнең гәүдәләнүе зур гына роль уйнады. Ф. Кәримнең «Кемгә сөйлим» шигыре менә шуңа күрә дә җырга, җырдан халыкка күчте. Ш. Маннурның «Кичке Идел»ен, С. Хәкимнең «Фазыл чишмәсе»н, тагын, тагын бик күп җырларны хәтергә төшерегез. Җырда хис нәфислеген бирү турындагы мәсьәлә ул тар әдәби техник осталык турында сөйләшү генә түгел, ул — халыкның милли характерын типик сыйфатларда чагылдыру турындагы мәсьәлә дә, халыкта коммунистик әхлак, эстетик тәрбия мәсьәләсе дә ул. Шуңа күрә без җырларда әдәпсезлекне пропагандалауга юл куярга тиеш түгел. ❖ ❖ « Җыр бакчасының шундый хәлгә килүенә кем гаепле соң? Ни өчен Тукай әйткән «сихерле көзге»нең соңгы елларда тоныклана төшүенә юл куйдык? Моңа, барысыннан да бигрәк, җыр өлкәсендә җаваплы- лыкны югалту, ваемсызлык сәбәп булды. Без үзебезнең җыр бакчасын бөтенләй карамый башладык, гөлчәчәкләрнең матурракларын үстерү, аларның сортларын яхшырту, бакчадагы чүп үләннәрне утау турында бөтенләй уйланмадык. Ә бакча, билгеле, даими карап торуны сорый. Хуҗасызлыкның аяныч нәтиҗәсе хәзер безнең күз алда. Радиоларда, филармония концертларында, авыл үзешчән сәнгать түгәрәкләре кон 110 цертларында начар җырлар гаять еш яңгырый һәм барысыннан да начары— ул табигый бер күренеш булып санала. Җыр өлкәсендә әдәби хуҗасызлыкның тууына, билгеле, шагыйрьләр үзләре дә гаепле. Тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьнең йомшаруы, әдәби тәнкыйтьнең йоклавы, җырларының радиоларда яңгыравы, күрәсең, шагыйрьләрне тынычландырып җибәргән. Ә тынычлану аларны бер урында таптануга, сәнгатьчә сүрәтлелек- нең яңача юлларын эзләү буенча ялкынның сүрелүенә, торгынлыкка китергән. Җырга көй язылып, аның концертларда яңгыравы гына җырның яхшылыгы турында сөйләргә ирек бирми әле. Халык җырлаган һәр җырны да «бу тәнкыйтьтән өстен» дип кабул итәргә ярамый. Халык төшенчәсенең берничә үзешчән түгәрәк кешеләре белән генә чикләнмәвен дә онытмаска кирәк. Халык еш кына уртача җырларны асыл җырлар булмаганга җырлап тора. Күп очракта ул сүзе өчен түгел, ә көе өчен җырлый. Менә шуңа да җыр бакчасындагы хуҗасызлыкка тик шагыйрьләрне генә гаепләү һич тә дөрес булмас иде. Начар җырларның популярлашып китүенә, барыннан да бигрәк, көйчекомпозиторлар сәбәпче. Күп кенә канатсыз, чырайсыз җырлар музыка канатына сыешып кына яшиләр. Сүз һәм көй бәйләнешен күзәтсәк, сәер бер күренеш ачыла: газет-журналларда әдәби әсәр буларак басылырга лаек дип табылмаган надан шигырьләр, рифмалаш- тырылган сүз тезмәләре ниндидер юллар белән композиторларга барып ирешәләр һәм яңадан (бу юлы инде көй белән) газет-кцтап битләренә килеп чыгалар, радиоларда, концертларда яңгырый башлыйлар. Көйчеләр әсәрнең сүзләренә шул кадәр җиңел карыйлар, хәтта шигырьнең элементар төзеклегенә игътибар итмиләр. Монысы бигрәк тә яшь, һәвәскәр композиторларга карый. Халык иҗаты йортындагы җыр текстларының күбесенә әдәби грамотасызлык хас. Алар өчен шундый бер критерий яши кебек: теләсә нинди шигырьгә көй язарга мөмкин, тик әсәр шигъри генә булмасын, көй язарлык нәфис кенә булмасын. Менә шуңа күрә көйче үзе гомер буе шигырь язмаса да, көй өчен рифмалар үрә, яки нинди дә булса иптәше яки күршесе язган рифмалы юлларга көй яза. Билгеле, арада үзешчән композиторлар яки башлап язучылар язган җыр текстларының да уңышлылары очрый. Көй белән сүз арасындагы бәйләнеш мәсьәләсендә дә сөйләшәсе сүзләр күп. Ритмик басымнар белән музыкаль басымнар туры килмәү очраклары безнең җырларда еш очрый әле. Композитор үз көе өчен генә түгел, ә җырның сүзләре өчен дә җаваплы булырга тиеш. Ә әлегә күп композиторларда шундый җаваплылык һәм таләпчәнлек күренми. Аеруча бу яктан Сара ханым Садыйко- ва аерылып тора. Ул язган күп кенә җырларның текстлары әдәби яктан йомшак (мәсәлән, М. Шәехованың. «Соңгы минутлар»ы, X. Төхфәтул- линның «Ник әйләнеп карамадың», Г. Зәйнашеваның «Ал бирермен», «Гайбәт такмаклары», «Илдарым», М. Хөсәеннең «Туйда» җырлары). Композиторлар җыр текстларына кризис кичергән бер вакытта безнен бүгенге поэзиядә шагыйрьләрнең күп кенә канатлы, музыкаль аһәңле җырлары үзләре үк музыкага омтылып тора. Тик ни өчендер аларны композиторлар гына күрмиләр. Мәсәлән, шундый үзенчәлекле, талантлы шагыйрь Хәсәи Туфанның радиодан нибары «йөрәк җыры» исемле бер җыры яңгырый. Шәүкәт Галиев соңгы елларда хискә, юморга бай бик матур җыр текстлары язды. Вакытында алар газет-журнал битләрендә басыла килделәр. Хәзер аерым җыентык булып чыгалар. Бу җырлар шулай ук композиторлар карашыннан читтә калдылар, көйчеләр игътибар итмәделәр. Нәби Дәүли, Әнвәр Давыдов, Зыя Мансур, Зәки Нури, Гамил Афзал, Хисам Камаловиың музыкага салырлык бик уңышлы шигъри әсәрләре бар. Аларга да композиторлар күз ташламадылар. Безнең поэзиянең тарихы бит мең елны эченә ала. ’ Үткән гасырларда, революция елларында, 30 нчы елларда иҗат иткән шагыйрьләрдән дә җыр өчен матур текстлар табарга була. Безнең поэ- ' зия гаҗәеп бай. Тик эзләнергә, поэзия җыентыкларын кулга алып, ак- ' тарып чыгарга кирәк. Шагыйрьләрнең уңышлы әсәрлә- - рен сайлап алып көй язу безнең җыр хәзинәсен гаять баетыр, төр- . ләндерер иде, «сихерле көзге» бик • яктырып китәр иде. Начар җыр бездә бик иркен сәя- : хәт итә, аңа семафор һәркайда ачык. Көй белән бергә ул бик җиңел генә газетжурнал битләренә дә кереп китә, радиода да, концертларда да җырлана башлый, җыр буларак ташлама ясалып китапларда да ба- ; сылып чыга. Моннан соң начар җырга семафорны һәркайда ябарга, җыр язуны олы сәнгать итеп карап, халтурага юл куймаска кирәк. Бу өлкәдә радиокомитетка аеруча зур бурычлар йөкләнелә. Ул көйгә генә түгел, җырның эчтәлегенә, сүзләренә, сәнгатьчә эшләнешенә игътибар итәргә тиеш. Ләкин әлегә радионың бу өлкәдә эшчәнлеге күренми. Ул яхшы җырлар белән бергә бер үк дәрәҗәдә начар җырларны да пропагандалый. Халык иҗаты йорты да шулай, һәвәскәр композиторларның начар җырларга көй язуына юл куела, ул җырлар «Эстрада» җыентыкларында басылып чыга. Үзешчән түгәрәкләргә репертуарны сайлауда тиешенчә җитәкчелек һәм ярдәм күрсәтелми. Артистлар да үзләре җырлый торган җырлар турында уйланырга, гади механизм кебек, кнопкага басу белән әсәрнең эчтәлегенә күз салмый җырларга тиеш түгелләр. Ә бездә бит еш кына шулай була. Артист, җыр үзенә ошыймы-оша- мыймы, йөрәгекүңеле белән серләшмичә, меңләгән халык алдына чыга да җырлый. Шуның белән артист та начар сыйфатлы җырны халыкка таратучы булып чыга. Таякның бер башы Культура министрлыгына да төшә. Министрлык бу өлкәгә игътибарны суытты, эшне үз агымына тапшырды. Начар җырларның таралуы тиешенчә контрольнең булмавыннан килеп чыга да. Киләчәктә яңа җырларны билгеле бер җаваплы үзәк аша гына үткәрү турында уйларга кирәк. Халыкның тирән гуманизмы, патриотизмы, героик характеры, әхлак йөзе безнең җырларда әле бөтен тулылыгы белән һаман ачылып бетмәгән. Г. Тукай: Без тынычта аттан артык эшлибез, Ә сугышта юлбарыстан көчлебез,— дип халык характеры турында бик үткен, образлы итеп әйтеп биргән иде. Бөек Ватан сугышында халыкның туган илгә, партиягә мәхәббәте Җәлил, Газинур, Алиш, Бакый На- зыйров, Вагыйз Әхмәтҗанов кебек егетләрнең батырлыгында нинди тирән чагылды. Боларның геройлыгы — кешеләрнең хыялында туган Данко, Прометей, Алып батырлар каһарманлыгына тиң. Шундый ук фидакарьлекне совет кешеләре бүген хезмәт фронтында да күрсәтәләр. Безнең җырларда совет кешесенең менә шундый тирән патриотизмы, хисләрнең шул дәрәҗәдәге ялкынлануы тудымы соң? Юк. Хикмәт бу батырларга багышлап җыр чыгаруда гына түгел— исемнәре билгеле һәм билгесез батырлар бездә меңләп санала — мәсьәлә күп катлаулырак, авыррак. Аларда булган күңел хисләренең тирәнлеген һәм матурлыгын җырларда яңгыратырга, аларның олы җанлылыкларын чын сәнгатьчә итеп күрсәтергә кирәк. Бу олы, тирән хисләр турында әле без бик төссез, көчсез итеп, шалтыравык-шапырынкы сүзләр белән язабыз. Бүгенге совет яшьләренең мәхәббәт тирәнлеге, сафлыгы, үз чорыбызның Таһир-Зөһрәләре, РомеоДжульетталары турында да күп һәм төрле матур җырлар кирәк. Кешедәге изге хисләр турында шигъри тел — чын сәнгать теле белән генә сөйләргә мөмкин. Коммунистлар партиясе шагыйрьләрне, композиторларны шундый җырлар язарга чакыра. Халык сүз осталарыннан, композиторлардан үзенең рухы тирән чагылган шундый матур җырлар көтә.