Логотип Казан Утлары
Очерк

БӨРЕЛЕДӘ НИЛӘР БАР

Хәтерем ялгышмаса, утыз беренче елның язында булса кирәк, мин, үзем белән бер бүлмәдә торучы иптәшем Сафага ияреп, Бөреле тирәсенә ауга барган идем. Сафа күптән аучылык белән һәвәсләнүче егет иде, бик әйбәт ике көпшәле мылтыгы да бар иде, тик салпы колаклы, чуар эте генә юк иде. Өйләнмичә торып, эт асрап булмый, ди иде ул. Кыр үрдәкләре килер вакыт җиткәч, бу мине дә ауга чыгарга котырта башлады. Мин инде рус әдәбиятын укып, ауга йөрүнең бик күңелле, рәхәт бер нәрсә булуын белә идем. Күпме шигърият бар бит анда! Тургеневнең генә ауга йөрүләрен күз алдыгызга китерегез,— үзенә бер сихри дөнья ич! Шуның өстенә тагын бер унлап, юк, бер егермеләп үрдәк тә атып кайтсаң, аннары бетте инде, гомер буе мактанып сөйләргә җитәчәк! Тик бу хыялның канатланып китүе өчен бер генә нәрсә җитми: минем мылтыгым юк иде. Мылтыксыз инде, үзегез беләсез, ауга чыгып та, үрдәкне атып та булмый. Ләкин Сафа чын иптәш иде, һәм ул миңа, каяндыр табып, бер берданка алып кайтып бирде. Шуннан соң без әйбәт кенә әзерләнеп, азык-төлек тутырган капчыкларны аркага асып, кичкырын поездга утырдык та Арча тарафларына китеп бардык. Билдә патронташ, иңдә берданка булгач, инде мин үземне күптәнге аучысыман хис итә башладым ахрысы, юл буе Сафага башкортларның ничек итеп бүре сугуларын сөйләп бардым. Хикмәт шунда, минем үскән җирем Дәүләкәндә Арыслангәрәй исемле бик маһир бер аучы бар иде. Арыслангәрәй агай безгә якын күрше иде, шуңа күрә миңа аның ауга йөрүен еш кына күрергә туры килде. Ел саен кар төшкәч, ул җәй буе Дим тугаенда җылкы өереп йөргән, юньләп йөгән кимәгән, еландай сылу, зәһәр кола айгырына атланып, озын шома саплы чукмарын билбавына кыстырып, ике шөкәтсез арык бурзайларын ияртеп, ауга чыгып китә торган иде. Без, бер көтү малайлар, кечкенә агач ияр өстендә егетләрчә туры гына утырып, баш бирмичә коштай очып китәргә омтылган атын тыеп, биетеп кенә барган мәһабәт, зур гәүдәле Арыслангәрәй агайны авыл очына чаклы озата торган идек. Без аңа бик соклана идек, их, Арыслангәрәй агай кебек шундый җилдәй җиңел айгырга атланып, бүре сугарга барсаң икән дип, исерткеч хыялларга чумып кала торган идек. һәм без аның әйләнеп кайтуын түземсезлек белән көтеп йөри идек. Озак көттерә иде ул, кайчан ике-өч тәүлек тә үтеп китә торган иде... Менә бервакытны авыл башыннан берәүнең ат өстендә кырынрак утырып, акрын гына кайтып килүен кем дә булса күреп ала. Пожар чыккандай кычкырып җибәрә ул: «Малайлар, Арыслангәрәй кайта, Х 46 Арыслангәрәй агай кайта!» Без шундук, уеныбызны ярты юлда ташлап, аның каршысына чабабыз. Әйе, без дөньябызны онытып, шаккатып Арыслангәрәй агайга ияреп киләбез. Кола айгырның эче эчкә ябышкан, горур-матур башын салындырган, бот буйларына юл-юл булып тиресе каткан, үзе нечкә аяклары сызлагандай сакланып, акрын гына атлый. Бурзайлар да озын телләрен аркылы чыгарып салганнар, башларын җиргә үк иеп, атлап кына кайталар. Болай да арык этләрнең билләрен хәзер бер кул белән учлап алырлык — киң күкрәкләре дә нечкә, озын аяклары гына торып калган. Арыслангәрәй агай үзе дә бик йончыган, иярдән тәмам бизгәндәй бер якка таба бөтенләй кырынаеп, көчкә генә килә, әмма сирәк сакаллы саргылт йөзендә гаҗәп бер ваемсыз тынычлык күренеп тора. Ләкин безне шаккатырган нәрсә башка: менә атның койрыгына таккан зур бүре җирдән сөйрәлеп килә. Без шуңа, шул куркыныч ерткычның ыржайган авызына һәм канлы башына тыныбыз бетеп, бер-беребезне этәрә-этәрә, карап барабыз. Үлек гәүдәсе дә аның безгә дәһшәтле булып күренә. Бүре суккан! Бу искиткеч зур вакыйга. Бу шундый вакыйга ки, биш- ун минут эчендә ул бөтен авылга таралып өлгерә: — Арыслангәрәй бүре суккан! Ишеттегезме, бүре суккан! һәм аучы кайтып керүгә аның капка төбен барлык урам малайлары каргалар көтүедәй сарып та алалар. Ул көнне ярты төн җиткәнче таралышу юк инде. Арыслангәрәй агайның улы Таһир атасыннан атны алып, иярен салдырып, өстенә иске чикмән ябып, лапас ышыгына бәйләп куйгач, безнең янга чыга. Шуннан китә сүз, китә сүз... Атаең кай җирдә бүренең эзенә төшкән, күпме эзләп йөргән, ничә чакрым куып барган, бер сугуда үтергәнме, бүре атның башына сикермәгәнме, бурзайларны тешләмәгәнме— берсен дә калдырмый кабалана-кабалана сорашабыз. Таһир «белмәем» дип тормый, әлбәттә, шунда ук элек ишеткәниәреннән чыгып һәм күбесен үзеннән кушып, бүренең ничегрәк сугылганын безгә сурәтләп тә бирә. Аның сөйләвеннән ул менә болайрак килеп чыга торган иде: иң элек бурзайлар бүренең эзенә төшәләр. Арыслангәрәй агай бурзайлар артыннан алга һәм як-ягына каранып бара, бик озак бара. Ул инде чукмарын билбавыннан алып, каеш элмәген беләзегенә кидереп, әйбәтләп тоткан була... Ахырда бурзайлар бүре өстенә барып чыгалар һәм куып алып китәләр. Бүре чаба, бүре артыннан колакларын яткызып этләр чаба, этләр артыннан сөлектәй сузылып кола айгыр чаба. Арыслангәрәй агай үзе ат өстеннән бертуктаусыз һай-һаулап кычкырып бара: ерткычны бит өркетеп, озаграк куып, ничек тә хәлдән тайдырырга кирәк. Бурзайлар да куып җитү белән бүре өстенә ташланудан сакланалар, ә як-ягыннан гел борчып, чокырга яки агачлыкка таба каерылырга ирек бирмичә сагалап баралар. Ниһаять, бүре арый башлый, тиргә бата, күзләрен кан баса, әледән- әле этләргә ташланырга чамалый. Менә шул чакта инде Арыслангәрәй агай бүренең янәшәсеннән чаба башлый. Хәзер аңа чукмары белән бүренең нәкъ маңгаена тондырыр өчен уңайлы вакытны сагаларга кирәк. Хикмәт шунда: чабып барган ат өстеннән бүрегә сугу бнк хәтәр эш ул< Бик зур осталык һәм бик зур көч сорый ул. Әйтик, селтәнеп тә бүрегә тидерә алмасаң, чукмарың атның тезенә килеп тиюе бар. Яки сугып та бүрене һушыннан яздыра алмасаң, аның котырып китеп, атка ташлануы бар. Чукмар тигән бүре искиткеч куркыныч — усал була һәм күп вакытта атның муенына сикереп, ял төбеннән умырып ала да, үзен икенче якка ташлап, атны җайдагы белән бергә гөрселдәтеп җиргә аудара. Шуңа күрә, сугасың икән инде, бүренең нәкъ маңгаена төбәп, бер селтәнүдә үтерерлек иттереп сугарга кирәк. (Беләбез без аны гына!). АТ Арыслангәрәй агай да, менә шуны чамалап, бүре янәшәсеннән чаба да чаба, һәм менә бер җайлы вакытта ул, бөтен гәүдәсе белән алга омтылып, чукмары белән бөтен көченә бүрегә селтәнә... Бүре башы белән җиргә кадалып, берничә тапкыр мәтәлеп китә. Ә Арыслангәрәй агай тукталмыйча аның яныннан чабып уза. Шактый җир китеп, борылып килгәндә, бүре инде телен аркылы тешләп аякларын сузган була. Менә шулай сугып алалар бүрене, Сафа дус! Ә икенче көнне Арыслангәрәй агай бүренең тиресен озын колгага асып куя. Нигәме? Халык күрсен, халык белсен дип... Чукмар белән бүре сугып алу бик зур егетлек, бик зур батырлык бит ул! Моның өчен Арыслангәрәй агай дәүләттән аерым бүләк тә ала торган иде. Сафага минем хикәям барып җитте булса кирәк, утырган җиреннән кыбырсынып, әйтеп куйды: — Шайтан алгыры! Синең ул агаең минем күршедә торса иде: Ә син бер тапкыр да ияреп бармагансыңдыр әле? Мин көрсенеп: — Җүләр син!—дидем. — Ияреп йөрергә бездә аның аты кайда да эте кайда? Булса да безнең кулдан килә торган эшмени ул. Аның өчен башкорт булырга кирәк. Менә Арыслангәрәй агайның малае Таһир, үсә төшкәч, атасына ияреп бүре сугарга йөрде, һи, Таһир! Аның кебек чая, җитез, курку белмәс малайны минем очратканым юк әле. — Юк, — диде Сафа, башын селкеп. — Мин синең ул мактаулы Таһирыңнан бер дә калышмас идем. Әллә безнең татар канында бүре сугарлык көч, дәрт юк дип беләсеңме? Уйнама, татар да, башкорт кебек, аучы халык. — Капкын корырга, — дидем мин. Шуның белән сүз киселде, — без Бөреле станциясенә килеп җиттек. Караңгы төшкән иде инде, без тимер юлыннан бер-ике километр читтә торган урыс авылына кунарга киттек. Икенче көнне караңгылы-яктылы торып, яңадай тимер юл аша узып, түбәнгә, Казанка елгасына таба юл тоттык. Сафа әйтүе буенча, кош- корт уянган чакта без инде су буенда булырга тиешбез. ...Яна гына кардан ачылган кара кырлар, һава томанлы һәм гаҗәп тын. Җылымса, аз гына да туңдырмаган, җир парланып, тирләп ята. Итекләргә бияләй-бияләй балчык ябыша, баруы авыр. Бер җан иясе дә күренми әле, безгә дигән үрдәкләр һаман йоклап яталар булса кирәк. Иртә язның таңы бу кадәр тын һәм буш булыр икән! Казанка буена җитмәстән, без бер күл кырыена килеп чыктык. Сафа әйтә, монда ни дә булса булырга тиеш, ди. Ул миңа күлнең бер ягыннан барырга кушты, үзе икенче яклап китте. Шаулама, тын гына бар, диде. Мин, мылтыгымны җиргә каратыбрак тоткан килеш, песи шикелле, мыштым гына барам. Хәерле сәгатьтә! Менә бервакытны, ерак та түгел, былтыргы саргайган камышлар арасыннан нидер шапыр-шопыр итеп күтәрелә башлады. Карасам, зур бер кош, канатларын авыр селкеп, һавага күтәрелеп бара. Нинди кош бу? — очуыннан таный алмыйм, хәер, уйлап торырга вакыт та юк... Тиз генә мылтыгымны иңемә терәдем дә, күркә булмаса да каз булыр бу дип, аллага тапшырып, атып та җибәрдем. Бу минем беренче тапкыр һавадагы кошка атуым иде. Ләкин ышанасызмы, валлаһи дип әйтәм, кошым һавада бер-ике тапкыр чайкалды да шап итеп су читенә килеп тә төште. Мылтык шартлаудан колакларым тонып, мин бераз исәнгерәп калдым. Шул арада ашыга-ашыга Сафа да килеп җитте. Икәүләп кошны барып карадык. Бу, әйткәнемчә, шактый зур, үткен тырнаклы, кәкре томшыклы, кара сипкелле, соры төстәге бер кош иде. Сафа итеге белән аны әйләндереп карады да: — Бу — тилгән!—диде. — Син, егет, тилгән атып төшергәнсең. Миңа бераз уңайсыз булып китте. Шулай да сер сынатмас өчен: 48 — Мин үзем дә шулдыр дип уйлаган идем, хәерсезне! —дигән булдым. — Кызганыч, бәлешкә ярамый шул бу, — диде Сафа. — Ә шулай да син аны алып кайтып, университетның зоология кабинетына тапшыра аласың... Бер илле тиен түләрләр, иту файда! «Юк инде, рәхмәт, — дидем мин эчемнән генә, — аучы башым белән тилгән асып йөримме соң! Каз-үрдәкләр очрамасмыни әле? Беренче атудан ук моны бәреп төшергәч, мин бәлешкә ярарлыкларын кырып салмаммыни әле?» Шулай уйладым мин, әмма яңадан күпме генә йөрсәк тә, суда йөзгән яки һавада очкан кошка нихәтле генә төзәп атсам да, үрдәк түгел, чыпчык та бәреп төшерә алмадым. Гомумән, авыбыз уңышлы чыкмады. Тик Сафа гына ике үрдәк атып алды. ...Без йөргән җирләр бик матур иде. Казанканың теге ягы тугайлык, бу ягы урман иде. Без шул урманда шактый озак буталып йөрдек, ләкин — гаҗәп хәл — һичбер куыш, һичбер адәм заты очратмадык. ...Әле яңа гына уянып килгән, җирдә эре кызыл кырмыскалардан башка бүтән җан иясе күренмәгән шәрә, тын, буш урманда йөрүе гаҗәп рәхәт иде. Элек дворян абзыйларның ауга йөрүне ни өчен шулхәтле яратуларын, ни өчен аңардан шулкадәр шигърият табуларын хәзер мин үзем татып, бераз аңлагандай булдым. Ауда йөргән чакта гына беткәнче ваемсыз, уйсыз, хәсрәтсез булырга мөмкин икән. Тән һәм җан үзара беткәнче килешеп, кешенең рухында гаҗәеп бер төгәл гармония туа икән. Башлыча менә шунда икән аучылыкның ләззәте! ...Без бик тәмле итеп ардык. Менә кояш чыкты, наратларның зифа буйлары, алтын йөгерткәндәй, яктырып китте. Кош түшедәй йомшак кояш җылысы йөзгә, күзләргә сарылды һәм бөтен тамырлар буйлап ниндидер бер талгын рәхәтлек йөгереп узды. Киереләсе, сузыласы, иркәләнәсе килеп китте. Калкурак җирдә торган мәһабәт бер нарат төбенә, былтырдан түшәлеп калган коры ылыслар өстенә без, ниһаять, ял итәргә утырдык. Патронташларны салдык, изүләрне чиштек һәм юл капчыгыннан ипи, • тоз, суган, күкәй, колбаса, янә тагын аучылар «ширбәтен» чыгарып уртага куйдык. Аннары бер-беребезгә саулык теләп, аяз күккә бер баш чөеп карап алгач, ипләп кенә авыз тегермәнен худка җибәрдек. Шуны әйтергә кирәк, ауда йөрүнең икенче бер искиткеч ләззәте, эт булып арганнан һәм ачыкканнан соң, менә шушылай кырын ятып ашау-эчүдә икән. Иң бай рестораннарның иң кыйммәтле ашларыннан таба алмыйсың бу ләззәтне! Өендә кара ипи белән әче суганны ашый алмаган кешегә мин мылтык урынына таяк асып булса да ауга чыгарга һәм бер ун-унбиш чакрым җир йөргәннән соң, берәр агач төбенә утырып, туларны ашап карарга киңәш бирер идем, һич курыкмасын, бик шәп сеңәчәк! Ашап-эчеп хушлангач, без «Маһнракай»ны көйрәтеп җибәрдек, ан- < нары кырын яткан җиребездән чалкан әйләнеп, үзебез дә сизмәстән, изрәп йоклап та киткәнбез. Бусы ауга чыгуның өченче бер зур ләззәте. (Үрдәк ату, минемчә, иң соңгы ләззәте булырга тиеш.) Монда син кояш , бишегендә йоклыйсың, шуңа күрә бу гади йокы түгел, ә җылы, йомшак чиксез нур диңгезендә акрын гына тирбәлеп йөзү бу, беләсегез килсә!.. Бернинди ямьсез төш күрмисең, әмма берәр фәрештәгә гашыйк булып : уянуың бик мөмкин. Кызганычка каршы, бу минем беренче ҺӘхМ соңгы тапкыр ауга чыгуым булды. Янадан инде мин аның рәхәтен һәм шигъриятен татый алмадым. Тормыш уңга какты, сулга ташлады, авыр сынауларга дучар итте. Заманасы шундый иде. Кыскасы, Тургенев булып булмады. Ләкин шактый күп еллар узганнан соң миңа тагын шул җирләргә барып чыгарга туры килде, һәм мин... хәйран калдым: шушымы соң без 4 «С. ә.*№ 1. 49 йөргән җирләр? Хәтта әлеге тилгән атып төшергән күлемне дә тиз генә таный алмадым. Күлне күккә асмаганнар» бар ул, ләкин шулмы бу? һич кенә танып булырлык түгел. Чынлап та, кайчандыр Сафа белән икәү бергә айкап йөргән, бер адәм заты очрамаган күл буенда һәм аның әйләнәсендәге урман эчендә хәзер зур бер хуҗалык үзенең урам-урам йортлары, каралтылары, вышкалары, трубалары белән җәелеп утыра иде. Бөреле дигән җәнлекләр совхозы иде бу... Хәер, мин бирегә ниләр барын белмичә килеп чыкмадым, махсус шушы Бөреле совхозына дип килдем, ләкин ул нәкъ менә без кайчандыр таптап йөргән җирдә булыр 1 дип һич күз алдыма китермәгән идем. Шуңа күрә күпме еллардан бир1 ле хәтердә һаман шулай буш һәм тын гына торадыр төсле булып сакланган урман эчендә совхоз кадәр совхоз «табу» минем өчен көтелмәгән сюрприз булды да. Аннары мин Бөреле совхозын кечкенә бер хуҗалыктыр дип уйлап килгән идем. Ишетүемчә, монда бары куяннар фермасы гына бар дип белә идем. Баксаң, биредә куяннардан да шәбрәк җәнлекләр бар икән. Менә ни өчен сүзне мин ерактан — үземнең шушы тирәләргә ауга килеп йөрүемнән башлап киттем. Без нәрсә очратып атарга белмичә йөргән җирдә хәзер меңләп-меңләп куян, төлке, шәшке, кеш кебек җәнлекләр торып яталар, имеш. Кызык бит!.. Ә мин җәнлекләрне бик яратам. Дөрес, бирегә хәзер мылтык асып килүдән файда юк, чөнки барлык җәнлекләрне дә «тотып»» читлекләргә ябып бетергәннәр, ләкин рәхәтләнеп карап йөрергә була. Бер юлын белгәч, мин шул җәнлекләрне күрергә әледән-әле барга- лый башладым. Бик яратып киттем мин бу Бөреле совхозын. Гаҗәп кызыклы һәм гаять бай бер хуҗалык икән ул... Ниһаять, баргалап, күр- гәләп йөри торгач, миндә Бөреле хакында язып карыйсы килү теләге туды. Хәзер шуңа керешәм. Хуш, ниндирәк хуҗалык соң ул Бөреле, ниләр бар анда, кемнәр эшлиләр һәм илгә нинди, күпме файда китерәләр. Хәер, башта кечкенә бер тарихи белешмә. УРМАНДА КАЗЫК БУЛГАН Чынлап та, урман бөтенләй үк буш булмаган. Без генә күпме буталып йөрсәк тә бернәрсә дә очратмаганбыз. Хәлбуки, нәкъ шул урман эчендә бер акционер җәмгыятьнең яңа оешып килгән фермасы булган икән. Урман эчендә зур гына бер калкулык бар, ферма менә шуның түбәсендә оеша башлаган. Ихтимал, без ул калкулыкның итәгендә йөргәнбездер дә, ләкин күлсез түбәләрдә кыр үрдәкләре булмагач» менеп тормаганбыздыр инде. Нинди ферма булган соң ул? һәм нигә аңа «акционер җәмгыятьнеке» дигән шундый зур исем тагылган? Әллә берәр чит ил капиталисты, Бөреле тирәсенә килеп, «акционер» дигән исем белән коммерция эше башлап җибәргәнме? Бу хакта мин бары быел гына Бөреле совхозының баш бухгалтеры Сергей Леонидович Батурин авызыннан ишетеп белдем. Чандыр, озын буйлы, мәһабәт көр тавышлы, музыка һәм әдәбият сөюче Сергей Лео- нидовичны совхозның аяклы тарихы дияргә була,—ул монда күптән, бик күптән хезмәт итә инде. Барган чакларымда мин бу ачык күңелле кеше белән ара-тирә шахмат уйнап, сөйләшеп утырырга ярата торган идем. Соңгы бер очрашуда мин аңардан Бөреле совхозының тарихын сорашып утырдым. Сергей Леонидович менә ниләр сөйләде миңа: Егерменче елларның ахырында Дәүләт банкасының Татарстан конторында управляющий булып Николай Михайлович Прасолов дигән кеше эшләгән. Менә шушы кеше, куяннарны бик яратканга күрәме, әллә аларныц бик файдалы җәнлек икәнен белепме, Казан тирәсендә йорт куяннары үрчетергә кирәк дигән фикер күтәреп чыккан. Фикер әйтү белән генә чикләнмичә, ул бу эшне башлап җибәрү чарасына да керешкән. һәм 1930 елны Казанда, төрле хуҗалык оешмаларының катнашы белән, ягъни һәр оешмадай күпмедер пай кертеп, йорт куяннары үрчетү өчен «Таткроликовод» дигән бер акционер җәмгыять барлыкка килгән... Инде хәзер Казаннан ерак түгел берәр җирдә җәмгыятьнең куянчылык фермасын оештырып җибәрергә кирәк була, һәм бу эшне дә шул ук Николай Михайлович Прасолов үзе башкара. Бөреле тирәләрендә йөреп, ферма өчен уңай җирне эзләп таба, урман кистерә, булачак хуҗалыкның беренче йортларын һәм каралтыларын салдыра. Хәтта урман эчендәге калкулыкны тапкач, шушында куяннар фермасы булыр дип, беренче казыкны да шул кеше үз кулы белән каккан, имеш! Әнә шулай салына Бөреле совхозының нигезе. Әлбәттә, куян үрчетү банк управляющиенең вазифасына кермәгәндер ниде ул, ләкин бер эшкә мәхәббәте уянып, шуны үз инициативасы белән зурдан башлап җибәргән кешене менә хәзер ничек итеп җылы сүз белән искә төшермисең! «Акционер җәмгыять» дигән нәрсә озак яшәгәнмедер-юкмыдыр, әйтә алмыйм, бездә хуҗалык оешмалары төрле рәвешкә кереп беттеләр, ләкин Бөреле совхозы кала, елдан-ел үсә, байый, ниһаять, бөтен илгә исеме таралган зур хуҗалыкка әверелә. БӨРЕЛЕ ЕГЕРМЕ ЕЛДАН СОҢ Илле беренче елның җәендә мин берәр аулаграк җиргә барып, шунда эшләп яту турында кайгыртып йөри идем. Ләкин кая барырга? Язучы Расих, үзе зоотехник кеше, миңа Бөреле совхозына барырга киңәш бирде. Утырган җире дә матур, совхоз үзе дә синең өчен кызыклы булыр — анда төрле җәнлекләр үрчетәләр, диде. Бөреле? Тукта, бу миңа таныш җир ич. Ә кайчандыр йөреп киткән җирләрне яңадан бер барып күрәсе килү һәрвакытта бик кызыктыра ул. һәм мин Расихның киңәшен шунда ук кабул иттем. Июнь аеның матур бер иртәсендә мин кырда ялгыз утырган Бөреле станциясенә барып төштем. Поезддан төшүчеләрдән совхоз кайда дип сорагач, миңа Казанка буена күрсәттеләр. Сырттан түбән таба сузылган юл белән төркем-төркем халык китеп бара иде, мин дә шулар артыннан иярдем. Алда күкрәп утырган кара-яшел нарат урманы күренә. Таныш урман, теге күл дә шуның янында булырга тиеш. Ләкин урман ни өчендер икегә аерылып тора, урта бер җире ачык, шундагы сирәк агачлар арасыннан йорт, каралты түбәләре күренә. Хәтерем ял- гышмаса, урман тоташ кебек иде, һәм анда бернинди каралты-мазар юк иде. Каранып бара торгач, урман кырына килеп җиттем. Әнә юлдай сулда озынча бер күл җәелеп ята. Егерме ел элек... сылу егет чагымда мин аның яры буйлап узган идем. Ләкин шул күлме бу? — мин аны таный алмадым. Тик бу тирәдә бүтән күл булмаганлыктан гына, мин аның шул икәненә ышандым. Әйе, ул бик нык үзгәргән иде. Урманга барып терәлгән башында яңа йортлар күренә, каршы якта буеннан- буена зур яшь бакча үсеп утыра. Бакчадан ары тагын яңа йортлар тезелеп киткәннәр... Хәзер инде бу күлгә кыр үрдәкләре төшмиләрдер, аның ярлары шәрә, зифа камышлары корып беткәннәр. I ...Юлдан сулда, урман эчендәрәк, ниндидер агач вышкалар күренеп калды. Нәкъ борынгы бүрәнә крепостьларның сакчылар өчен салынган, түбәннән югарыга таба очланып барган дүрт кырлы манараларын хә- 50 4* 51 терләтә иде алар... Урман эченә ниндидер бер серлелек биреп торган бу вышкаларның нәрсә булуын, ни өчен кирәклеген мин төшенә алмадым. Юл, бер сай гына үзәнлектән үтеп, мине поселок урамына алып керде. Урам гаять киң һәм тип-тигез иде. Нәкъ уртасында пожар каланчасы Һәм буй салынган берничә зур таза амбар тора. Ләкин иң элек минем күзем өйләргә төште. Барсы да диярлек яңа, барсы да калай яки шифер белән ябылган һәм такта белән тышланган, һәркайсысының алдында җимеш бакчасы, һәркайсысының диярлек бакчага чыгып торган пыяла верандасы бар. Урамның буеннан-буена җиңел рәшәткә сузылган, ә рәшәткә буйлап яшь каен утыртып чыкканнар. Кыскасы, дача поселогы диярсең. Бу өйләргә карагач, ничектер шунда ук совхозның бай, ныклы булуын, анда эшләүчеләрнең таза тормыш белән яшәүләрен сизәргә мөмкин иде. Май чүлмәген тышыннан белеп була, диләр. Киң урамның очында өр-яңа рәшәткә белән әйләндереп алынган яшь бакча күренә иде, — мин шунда барып кердем. Бакча эчендә такта белән тышланган, бер катлы зур йорт — совхозның яңа салынган конторы икән бу... Ләкин без монда тукталып тормыйк әле, ары узыйк. Бакчаның икенче башыннан барып чыккач, алда зур гына бер мәйдан ачыла. Поселокның үзәге булса кирәк. Биредә магазин, чәйханә, түрдә, урман эчендәрәк, балалар яслесе, амбулатория, зур ихата эчендә яңа клуб... Урман, дидем, чыңнан да поселокның бу җирләре урман эченә җәелә. Мәйданнан сулга кереп киткән урамның өстендә төз, биек наратлар шаулап тора. Шул урам калкулык түбәсендәге куяннар фермасына илтеп чыгара икән,— соңыннан барып күрдем. Андагы моннан егерме ел элек салынган озын-озын бараклар бик тузганнар иде инде. Поселок белән беренче танышу миндә бер үк вакытта гаҗәпләнү һәм соклану хисе тудырды. Гаҗәпләндем, чөнки кайчандыр без таптап йөргән буш, тып-тын җирдә нинди зур, төзек поселок барлыкка килгән. Әлбәттә, мин нәрсә күрәсемне белеп килдем, ләкин күргәнем көткәнемнән күп артык булып чыкты. Сокландым, чөнки биредә һаман үсү, киңәю, төзекләнү бара иде. Кая карама анда я йорт салып яталар, я берәр бина торгызалар, я урамга таш түшиләр, я электр чыбыгы сузалар. Кыскасы, нәкъ безнең заманга хас булганча, туктаусыз үзгәрү, яңару процессы бара. Инде бераз торып, якыинанрак танышкач, минем соклануым тагы да арта төште. Совхоз хәзер миллионер хуҗалыктан санала икән, чөнки ул ел саен дәүләткә миллионнарча файда биреп бара икән. Аның продукциясе хәзер бары куяннар гына түгел икән. Сугышка хәтле үк төлкеләр үрчетә башлаганнар. Сугыштан соң шәшке, кеш кебек гаять кыйммәтле җәйлекләр үрчетергә керешкәннәр. Шуның өстенә совхоз иген дә игә, терлекчелек белән дә шөгыльләнә. Аның машиналары күп, атлары күп, сыерлары күп. Атлар дигәч, җәя эчендә генә әйтеп китим әле; совхозның асыл сөяк, шәп юртакларына утырып йөрергә туры килде абзагызга! Хәтта үзем тотып! ...Ул чакларда партоешма секретаре иптәш Фәхретдинов иде. Ул мине совхоздан ерак түгел, Казанка аръягында утырган Бимери авылына илтеп, бер апайның өр-яңа аулак өенә урнаштырды. (Апайның ире совхозда бухгалтер булып эшләгән, үткән ел гына шушы чибәр өйне бетереп кергәч, үзе вафат булып киткән. Тормыш кайчан шулай бик вафасыз була бит ул.) Мин ул вакытта «Рәхмәт, иптәшләр!» дигән повестемны яза идем. Иптәш Фәхретдинов миңа эшләр өчен уңайлы шартлар тудыру гына түгел, повесть өчен ярарлык күп кенә нәрсәләр дә сөйләде. Авыл-район тирәсендә күп эшләп йөргәнлектән, ул колхозлардагы терлекчелек хәлен бик яхшы белә иде. 52 Бу баруымда мин Бөреле күршесендә ай ярым тордым. Аз вакыт түгел. Көн дә барып, карап йөри торгач, мин совхозның үзе белән дә һәм аның кешеләре белән дә яхшы танышып өлгердем. Күбрәк мин фермаларга йөрдем. Куяннар фермасы, әйткәнемчә, поселоктан көнбатышта, урман эчендәге калкулык түбәсендә иде. Ә төлке, шәшке фермалары поселокның көнчыгышындагы урман эченә урнашкан иде. Бу фермалар турында сүз алда булыр. Хәзер исә җыеп" кына шуны әйтәсем килә: иң элек мине үзебезнең Татарстан туфрагында яңа бер эшнең— җәнлекләр үрчетүнең барлыкка килүе һәм бик әйбәт тамырланып китүе чынлап торып сөендерде. Үзе кызыклы, үзе гаять файдалы бер эш икән ул. Дәрәҗәле эш, алтын китерә торган эш һәм ничектер безнең халыкка йога, килешә торган эш! Җәнлек аулау, җәнлек тиреләрен эшкәртү борын-борыннаи безнең халыкка хас булган бер кәсеп ич ул! Күптән түгел мин радиодан борынгы бер җырның: «Камалары булса да постаулары юк» дигән кызыклы гына өзеген ишетеп калдым. Күрәсез, кайчандыр без камаларга бай булганбыз. Кыскасы, мин бу Бөреле җирен, Бөреле совхозын чын-чыннан яратып киттем. Беренче барудан соң инде аның юлын онытмадым, һаман баргалый тордым. Соңгы тапкыр мин анда 1959 елның мартында булдым. БӨРЕЛЕ УТЫЗ ЕЛДАН СОҢ Кайчандыр бер тәҗрибәле язучы миңа хикәя яки очерк язганда саннар белән артык мавыкмаска киңәш биргән иде. Саннар тутырсаң, яратып укымыйлар, аннары сан дигән нәрсә гел үзгәреп тора, бүген исең китеп язган саннарың иртәгә искереп өлгерә дип әйткән иде. Аның бу сүзләрендә дөреслек бар, әлбәттә. Ләкин бер хуҗалыкның эшен — үсешен язган чакта ничек итеп саннардан котылырга мөмкин? Булмый. Тәҗрибәле язучының киңәше белән хисаплашмыйча, ахрысы, кайбер гыйбрәтле саннарны ара-тирә кыстырып җибәрергә туры килер. Хәер, Бөреле совхозы шундый җир ул, барган саен син андагы зур үзгәрешләрне иң элек үз күзең белән күрәсең. Менә соңгы ике-өч ел Эчендә генә минем күз алдымда совхоз поселогы ике мәртәбә артты дияргә ярый. Куян фермасына таба тау битендә урам-урам булып, коттедж тибындагы кызыл түбәле матур ак йортлар үсеп чыктылар... Рәхим итеп, менә сезгә беренче сан: мондый йортлар соңгы өч ел эчендә иллеләп салынган икән. Шуларга тагын зур таш магазинны һәм чибәр генә ашханә бинасын өстәргә кирәк. Ә күпме хуҗалык каралтылары, производство биналары шул вакыт эчендә салып өлгертмәделәр. ...Менә озын таш бина — машиналар ремонтлау мастерское. Бу үзенә күрә совхозның мактанычы. Анда куелган станоклар һәм шул станокларда эшләүчеләр бөтенләй таралып төшкән машиналарны да җыеп. op-яңа итеп чыгаралар икән. Былтыр гына әлеге күл буена, кыр яклап, ялан хәтле сыерлар абзары салып куйганнар. Монда сыерларның «тормыш шартларын» яхшыртыр өчен бөтенесен эшләгәннәр: азыкны механикалаштырылган махсус кухняда әзерлиләр һәм тимер аркан буйлап йөри торган арбаларда ташыйлар, һәр сыерга авто-эчергеч, ә саву бары электр белән генә... Кешеләр өчен дә ансат, малларның да күңеле хуш! Бу соңгы ике-өч ел эчендә совхозда салынган, төзәтелгән нәрсәләрнең барысын да санап чыгу кирәк булмас, тик төзелеш эшләренен нинди колач белән барганлыгын күрсәтер өчен бер генә сан күрсәтеп китик: 1958 елда гына совхоз төзелешкә 2 миллион 739 мен сум акча тота. Тотарлык рәте дә бар шул аның... Үткәй бер елда гына да ул дәүләткә 15 миллион 800 мең сумлык продукция тапшыра. Шуңардан 4 53 миллион 860 мең сум саф файда ала. Билгеле инде, мондый файда алган хуҗалыкның күп эшләргә кодрәте җитә. Ә файда елдан-ел арта бара, димәк, колач та елдан-ел киңәя барачак. Киләчәктә нинди зур эшләр үтәләчәген без совхозның үзе төзегән җидееллык планыннан күрәбез. Ләкин бу хакта сөйләүдән элек, совхозның әнә шул миллионнарны китерә торган табыш чыганагына бер күз саласы килә. Мәгълүм булганча, Бөреле совхозы ул — җәнлекчелек совхозы. Ягъни җәнлекләр үрчетеп сата торган хуҗалык. Хәзерге көндә дүрт төрле җәнлек үрчетә ул: йорт куяны, көмешсыман-кара төлке (русчасы: серебристо-черная лисица), шәшке һәм кеш. Болар дүртесе дүрт җирдә, аерым фермаларда яшиләр. Ниндирәк җәнлекләр икән алар, кыйммәте, файдасы нәрсәдә алар- ның — менә шуңа бер тукталып узыйк. КУЯННАР Совхозның дөньяга килүенә сәбәпче булган нәрсә — шушы куяннар икәнлеген әйткән идек. Әйе, йорт куяннары башлап җибәрде аның тарихын. Хәзерге көндә дә куянчылык совхозның иң төп, иң әһәмиятле, мин әйтер идем, иң мактаулы бер тармагы булып санала. Куяннар урман эчендә калкулыкта, озын койма белән әйләндереп алган матур бер урында, җирдән күтәртеп эшләнгән челтәр төпле читлекләрдә яшиләр. Рәт-рәт тезелеп киткән бу читлекләрдә өнсез юаш мәхлуклар, йомшак иреннәрен тибрәткәләп, чүгәләп кенә утыралар. Якынрак барсаң, тынычлыкларын җуеп лап-лап сикергәләп, йөреп тә алалар. Сөйкемле хайван! Монда аларның ап-агы да, кап-карасы да, көмеш йөгерткән төслесе дә бар. Үзләре эреләр, авырлар — кулга алуы рәхәт! Куяннарны яшь кызлар һәм өлкән апайлар карыйлар. Апайлар яшьләргә үзләренең тәҗрибәләрен бирәләр. Алар арасында Евдокия Макарова, Прасковья Емельшина, Фәимә Гозәирова кебек ферма оешкан көннән үк диярлек эшләп килүчеләр бар... Журналистка хас төпченү гадәтем булмагач, мин кешегә тагылып, бимазалап, сорашып йөрергә яратмыйм. Ләкин күпме күзәтсәм дә, эшеннән сукранучыны, куяннарны рәнҗетүчене күрмәдем. Чын ихластан, бик яратып карыйлар кебек иде. Хәер, җан иясенә мәхәббәте булмаган кеше монда эшләми дә торгандыр. Бөреле совхозы куян үрчетүдә бик күп тәҗрибә җыя, зур уңышларга ирешә һәм даны еракларга тарала. Баш зоотехник Иосиф Иосифович Каплевскийның бүлмәсендә Советлар Союзы картасы эленеп тора. Менә шул картада Бөреле совхозын күрсәткән кечкенә ноктадан бөтен якка, илнең иң ерак почмакларына чаклы бик күп туры сызыклар сузылган. Бу сызыклар Бөреле куяннарының кайларга таралуын күрсәтә. Безнең йөгерек куяннарыбыз кайларга гына барып чыкмаганнар! Хәтта бер сызык Монголиягә, икенчесе Германиягә барып кергән. Димәк, Бөреле куяны ил чиген дә сикереп узган икән! Бөрелегә кайчан гына барма, берәр чит өлкәдән, чит республикадан куян сорап килүчене очратмыйча калмыйсың. Элегрәк безнең куяннар Украинага да, Кавказга да, Себергә дә вагон-вагон озатылып кына тора иде. Тик соңгы вакытта Татарстан хөкүмәте (хәзер совхоз Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгына буйсына) куяннарның читкә таралуын бераз чикли төште. Чөнки республикабызда куян үрчетү бик көчәеп, җәелеп китте. Хәзер барлык колхозлар да диярлек куян фермалары оештыралар. Бөреле совхозы исә шул фермаларны нәселле куяннар белән тәэмин итәргә тиеш. Ни өчен куянга бу хәтле зур «сорау»? Элек бит бу мәхлукка бер дә сан юк иде, «өч тиенлек куян, биш тиенлек зыян» дип көләләр иде үзеннән. Күргәнем бар: безнең Дәүлә- кән базарында озын җиңле ак чикмән кигән, мескен бүреген керле яулык белән ияге астыннан китереп бәйләгән, үзе суыктан күгәреп беткән агай кып-кызыл куян түшкәсен култык астына кыстырып, кемгә сатарга белмичә аптырап йөри торган иде. Сатсам, берәр әчмүхә чәй алыр идем дип өметләнгәндер инде ул. Ләкин алучы түгел, агайның күңеле өчен генә сорап караучы да юк. Дөрес, бу очракта сүз агайның әрәмәлектә капкынга эләктереп алган кыр куяны турында бармый. Ләкин бит йорт куяны да сарык түгел, ул да куян. Нәрсәдә соң аның файдасы? Мәгълүм булганча, йорт куяны кешегә өч төрле нәрсә бүләк итә: ит, мамык, тире. Ите тәмле, ашказаны өчен җиңел, тиз сеңә. Мамыгыннан пирчәткә, шарф бәйлиләр, велюр эшләпә басалар. Шарфын урап караганыгыз бармы икәң, — искиткеч нәфис, йомшак була ул... Ә тиресеннән менә дигән мех эшлиләр. Хатын-кыз өстендә кап-кара манто күргәнегез бардыр: «под котик» дип мактап йөртелгән һәм яшь ханымнарның «мечтасы» булган бу мантоны гадәттә безнең әнә шул тыйнак куяныбыз мехыннан тегәләр. Ләкин йорт куянын файдалы иткән төп хикмәт — аның гаҗәеп бер табигатькә ия булуында: ул бертуктаусыз диярлек үрчеп тора. Сез беләсезме, бер ана куян елына 6—7 тапкыр балалап, үзе шикелле илле баш куян бирә ала! Калган ягын, кемдер әйтмешли, үзегез чамалап карагыз инде. Мин тик совхозның бер ел эчендә генә куяннан күргән файдасын әйтеп китәргә телим: фермада 1958 елга кергәндә 1260 баш ана куян булган. Шулардан барлыгы 31 010 баш үрчем алганнар. Ә бу зур көтүдән 9 828 баш куянны колхозларга сатканнар, 21 268 данә тиресен, 252 центнер итен һәм 215 килограмм мамыгын дәүләткә тапшырганнар. Шулай итеп, куяннар бер ел эчендә совхозга 1 143 500 сум тулай керем биргәннәр. Юк, куяннан хәзер көләргә ярамый, киресенчә, бүрек салырга ярый аның алдында. Монда шуны әйтергә кирәк, совхоз бер куяннан бик күп итеп үрчем алырга омтылмый да. Аның төп бурычы хәзер — колхозлар өчен яхшы нәселле куяннар җитештерү. Ул колхозларга таза, зур куяннар бирергә тели. Әйтик, бер куянның авырлыгы 6—7 килодан да ким булмасын. Мамыгы куе, тиресе чыдам булсын... Әлбәттә, куяннан берөзлексез бала таптырып торсаң, аның биологик сыйфатларын яхшырту читен булыр иде. һәр эштә чама кирәк. Ә менә колхозлар, бары продукция алуны гына алга сөргәнгә күрә, ихтимал, бер куяннан илле бала да таптырырлар. Моның өчен, билгеле, куяннарга бик әйбәт шартлар тудырырга кирәк булачак. Югыйсә безнең кайбер колхозлар, хайванга тиешлесен бирмичә, аңардан актыгын сыгып алырга яраталар. Җан иясенә карата мондый рәхимсезлекме мин үзем һич кичерә алмыйм. Бөреледән нәселле куяннар гына түгел, эш тәҗрибәсе, эш үрнәге дә тарала. Совхозга әледән-әле колхоз җитәкчеләре, колхоз зоотехниклары килеп торалар. Биредә еш кына колхозлардан җыелган куян караучыларның семинарлары үткәрелә. Ә атна саен диярлек килеп тор- 1 ан балалар экскурсиясен әйткән дә юк, — кыскасы, Бөреледән кеше өзелми. Әйе, Бөреле куяннары бик сөйкемле, бик файдалы — аларга игътибар да, сорау да бик зур һәм көннән-көн ул көчәя бара. (Ахыры бар).