БЕЗНЕҢ ЧЕХОВ
Үзләренә берничә ел калгач, Чехов әйткән: «Мине күп булса җиде ел укырлар, ә үләрмен мин аннан да тизрәк—алты елдан». Чеховның үлүенә инде илле елдан артык вакыт узды, ә аның хикәяләрен кулдан төшермичә укыйлар. Чехов ялгышкан. Хәер, ул үзенең үлемендә дә ялгышкан: үзе әйткән алты елны да яши алмыйча, бары кырык дүрт яшендә үлеп киткән. Чехов гаҗәп күп эшләгән һәм зур мирас калдырган. Үзенең әйтүенә караганда, яшь чагында ул бик тиз һәм бик ансат язган. В. Г. Короленко Чехов турындагы истәлекләрендә болай ди: «... ул өстәлне күздән кичерде, күзенә чалынган беренче нәрсәне — тәмәке көле савылыр, — диде». Чеховның иҗат юлын ике чорга — «Антоша Чехонте» һәм «Антон Чехов» чорларына бүләргә мөмкин. Беренче чорда'ул күбесенчә көлке хикәяләр язган, «А. Чехонте» дип кул куйган. Икенче чордагы әсәрләре инде гаять җитди һәм тирән. Әлбәттә, бу бик шартлы бүленеш, чөнки аның беренче чордагы хикәяләре арасында да мәңге онытылмаслык әсәрләре бар. Чеховның әдәби талантын беренче күрүче һәм, хат язып, аны канатландырып җибәрүче кеше шул заманның зур язучыларыннан Д. В. Григорович була. Ул үзенең Чеховка язган озын хатында яшь язучыга болай дип киңәш бирә: «... Ашыгыч эшләүне ташлагыз. Акча ягыгыз ничектер, белмим; аз икән, ач торыгыз, заманында без шулай иттек, тәэссөрәтләрегезне бер утыруда яза торган әсәргә әрәм итмичә, настроение килгән бәхетле сәгатьләрдә яза торган, яхшылап уйланган, эшкәртелгән әсәр өчен саклагыз». Бу хатны алып укыгач, Чехов чиксез куана, чөнки аны әлегә кадәр бассалар да, укысалар да, берәү дә өметле, җитди язучы дип матбугатта язып чыкмаган була. Григорович исә аны талант иясе дип атый, «сез чын мәгънәсендә нәфис әсәрләр язар өчен дөньяга килгән» ди, «шул өметне акламасагыз, зур гөнаһ эшләгән булырсыз» ди. з. ИС. Ә."№ 1. тын — кулына алып, минем каршыма куйды. — Телисезме иртәгә бер хикәя? Исеме «Тәмәке көле савыты» бу 33 34 Шуннан соц Чехов үзенең «Дала» исемле повестен яза. Шушы әсәреннән соң инде ул «А. Чехонте» дип түгел, ә «Антон Чехов» дип кул куя башлый. Ул заманның танылган язучысы Всеволод Гаршин «Дала» повестен укыганнан соң: «Россиядә менә дигән яңа язучы барлыкка килде», — дигән. Шулай итеп, Чехов зур әдәбиятка килеп керә. Байтак язучыларның исләрен китергән иң мәшһүр әсәрләренең берсен — «Күңелсез тормыш» повестен Чехов 26 яшендә язган. Аны укыганда, егерме алты яшьлек кеше әле кай арада тормышның шулкадәр әчесен татып өлгерде икән? — дип гаҗәпләнәсең. Чеховның тагы шундый ук мәшһүр бер әсәрен — «6 нчы номерлы палата»ны — укып чыкканнан соң, Владимир Ильич Ленин үзенең апасы Александра Ильиничнага: «Кичә кич белән шул хикәяне укып бетергәч, чынлап торып күңелем жу итте, бүлмәдә кала алмадым, тордым да чыгып киттем. Үземне гүя 6 нчы палатага бикләп куелгандай сиздем», — дигән.’ Бу 6 нчы палатаның гаҗәеплеге шунда, акыллы һәм саф намуслы кешеләрне, янәсе, акылдай язган дип, шул палатага кертеп ябалар, ә чын тилеләр, намуссызлар рәхәтләнеп иректә йөриләр, алай гына да түгел: алар дәүләт учреждениеләренең башында утыралар һәм меңләгән кешеләрнең язмышлары белән уйныйлар. 6 нчы палатаны шул заманда хөкем сөргән патша строена ишарә дип аңларга урын бар. Чеховның гомере кара елларга, реакция елларына туры килә. Александр И народоволецлар тарафыннан үтерелгәннән соң, 1881 елны аның улы Александр III патшалык итә башлый. Чеховка бу вакытта 21 яшьләр чамасы була. Александр III революцион оешмаларны туздыра, илне карагруһ Победоносцев кулына тапшыра. Революция көткән, революция булачак дип ышанган интеллигенциянең өмете киселә, кайберәүләр, революцион эшкә бөтенләй кул селтәп, монархия ягына ук чыгалар. Илнең күген кара болыт баса... Патша сатраплары матбугатны бик каты эзәрлеклиләр, һәр сүздән «революция шаукымы» эзлиләр, басарга биргән һәрбер хикәяне цензорның кызыл карандашы рәхимсез сызгалый... Менә шундый заманда яшәргә, шундый заманда иҗат итәргә туры килә Чеховка. Өметсезлеккә бирелүчеләр күбәя. Глеб Успенский акылыннан яза. Всеволод Гаршин, баскыч башыннан сикереп төшеп, үзен-үзе үтерә. Чеховның бу чорда дөньяга ачык бер политик карашы булмый. Тик шулай да ул үзеңне-үзең үтереп эш чыгарып булмаганын белә. «Мин, Гаршин кебек, үземне үтермәм», — ди. Сукранып, дөньядан зарланып яшәү яисә, обывательгә әйләнеп, «биргәненә шөкрана кылып» гомер итү белән дә килешә алмый, һәр кеше нинди дә булса кулыннан килә торган бер файдалы эш эшләргә тиеш дип таба, һәм нишләргә* җыенуын ачык әйтмичә генә, Сахалинга китә. Саулыгы какшаган,, кан төкерә башлаган Чехов унбер мең чакрымлык озын юлга чыга. Сахалинда ул сөргендә яшәүче ун мең кешенең тормышын, көнкүрешен өйрәнә, кайткач, «Сахалин» исемле китап язып, патша хөкүмәте вәкилләренең атаудагы җинаятьле эшләрен бөтен дөньяга фаш итә. Чехов, сәламәтлек өчен дип һәм эшләргә дә аулаграк булыр дип, шәһәрдән авылга күчә. Мәскәүдән ерак түгел бер җирдә Мелихово дигән утарны сатып ала, шунда яши башлый, яңадан иҗат эшенә бирелә. Хәзер инде ул атаклы язучы. Шунда ул «Мужиклар»ны һәм, ниһаять, «Акчарлак» исемле пьесасын яза. Заманның мәшһүр кешеләре хәзер аңардан бер дә өзелеп тормый. Кунаклар аны кайвакыт югалталар. Ул үзенең язу бүлмәсенә кереп киткән була. Менә бер вакыт ул яңадан кунаклары янына чыга һәм, көлеп, шаярып: —Алтмыш тиенлек язып чыктым, — ди. 35 Мелиховода ул крестьяннарны дәвалый (Чехов врач була), алар- га мәктәпләр салдырып бирә. Мелиховодагы музей директорының әйтүенә караганда, ул салдырган мәктәп бинасы әле хәзергә хәтле исән икән. Үпкә авыруы көчәю сәбәпле, аңа башта Франциягә, диңгез буена китәргә, аңнары Кырымда йорт салып, шунда яшәргә туры килә. Тик Ялта шәһәренең мәрхәмәтле җылы һавасында да ул бөтенләйгә сәламәтләнә алмый. Озакламый үлем безнең Чеховны бик яшьләй бу дөньядан алып китә. Чеховның геройлары — обывательләр, сөрсегән мещаннар. Ул алар- дан рәхәтләнеп көлә, аның белән бергә без дә көләбез. Бу «Антоша Че- хонте» вакытында шулай. «Антон Чехов» инде бүтән төрле яза. Монда инде көлмисез, ә уйга каласыз... Кайвакыт хәтта күңел жу итеп киткәли. Извозчик Иона Потаповның улы үлгән; кайгысын сөйләп, эчен бушатасы килә бичараның. Аны тыңлар кеше юк. Барлык кеше үз эше белән мәшгуль. Аптырагач, ул хәсрәтен атына сөйләп бирә: менә, бия, шундый-шундый хәлләр... Берәү хатыны белән илле ел гомер итә, илле ел буе хатын бөтен өй эшен тартып бара, иреннән бер яхшы сүз ишетми, хәтта яхшы сүзне кирәксенми дә... Әле үләр көнне дә торып мичкә яга, су кертә — юкса ирем ачуланыр дип курка... Күмеп кайтканнан соң, ире аптырап кала: өй буш... Ул бары тик хәзер генә илле ел буена хатынын өйдә эшләүче бер хайван итеп кенә асраган булуын төшенә. Гомер буе күлмәк тә алып бирмәдем бит, дип уфтана... Ләкин эш узган инде! Яисә унтер Пришибеевны исегезгә төшерегез, футлярдагы кеше Беликовны, бичара Ваньканы, «йокы килә» хикәясеннән Варьканы... Сагышка калырлык, күңелләрне тетрәтерлек образлар! Аннары, Чеховның нәфис лиризм белән сугарылган әсәрләре дә бар: мәсәлән, «Верочка», «Кәләш», «Чия бакчасы»... Аның яхшы геройлары һаман каядыр омтылалар, талпыналар, нидер эшләмәк булалар, ниятләре аларның изге... ләкин эшкә килгәч, берни майтара алмыйча, я һәлак булалар, я әкренләп гади обывательгә әйләнеп калалар. Заман аның яхшы геройларына карата рәхимсез. Унтер Пришибеевлар, футлярдагы Беликовлар заманында изге ниятле яхшы кешеләр үзләренә юл ача алмыйлар... Чехов нинди дә булса уңай образлар тудыру беләи данлыклы язучы түгел, аның уңай кешеләре каядыр җилкенүдән, яхшы нияттән, әйбәт сүзләр сөйләүдән уза алмыйлар. Чеховның көче — үткен сатирик булуда, заманның кара якларын рәхимсез фаш итүдә... Чеховны юморист дип кенә уйлау дөрес түгел, Чехов — сатирик. Бик законлы бер сорау туа: нәрсәсе беләи Чехов безгә, бүгенге заман кешеләренә, шул кадәр якын һәм үз соң? Ни өчен без аның әсәрләрен бүгенгә кадәр аерыла алмыйча укыйбыз? Бу сорауга җавап бирү ансат түгел. Күрәсең, аның күп санлы хикәяләрендә тулып яткан кешеләрнең язмышларына без салкын гына карый алмыйбыздыр. Чынлап та, без аларның берсеннән көләбез, берсен кызганабыз, берсе безне уйга калдыра, я сагышка сала. Икенче берләре күңелебездә нәфрәт уята, ачуыбызны кабарта — бөтенесен бергә алганда, бик катлаулы, бик үзенчәлекле җанлы тормыш! Чеховның Д. В. Григоровичка язган хатларының берсендә мондый юлларны укыйбыз: «Мин чын ышану белән ышанам, Россиядә урманнар, тирән чокырлар, җәйге төннәр бар чакта, теллетәвеч һәм бибик кошлары кычкырудан туктамаганда, Сезне дә, Тургеневне дә, Толстой- ны да онытмаячаклар, шулай ук Гогольпе дә онытмаслар. Сез сурәтләгән кешеләр үлеп, онытылып бетәрләр, ләкпн Сез һаман яшәрсез. Сезнең көчегез әнә шундый һәм, димәк, бәхетегез дә шундый». Чехов еүрәтләгән кешеләр инде күптән үлеп бетте, әмма Чехов- язучы һаман яши әле!