ЙОСЫФ КАСЫЙМОВ ИЛ-ЧЕЛЕГЕ ТУРЫНДА ЯҢА МАТЕРИАЛЛАР
О оссия белән һиндстан халык-
- лары арасында борынгыдан ук килә торган экономик һәм культура бәйләнешләре турында күп хезмәтләр язылган, күп китаплар басылган. Көнчыгышны өйрәнү белеме бу өлкәдә тагын бер кыйммәтле фәнни китап белән баеды. Бу— XVII гасырда Россия һәм һиндстан арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдырган документлар җыентыгы 10 (төзүчеләре — Т. Д. Лавренцова, Р. В. Овчинников, В. Н. Шумилов). Бу китап шул ягы белән әһәмиятле, аңарга СССРның барлык архивларында сакланган, Россия белән һиндстан арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдырган документлар тупланган. Моңарчы бу байлыкның бик аз өлеше генә фәнгә билгеле иде. Мәсәлән, Борынгы актларның Үзәк дәүләт архивында табылган күп кенә документлар тарихчыларның игътибарыннан читтә кала килә иде. Җыентыкта һиндстан шаһлары» сәүдәгәрләре белән мөнәсәбәтләрне чагылдырган күп кенә патша гра-моталары, Көнчыгышка сәяхәт кылучы Россия кешеләренә патшаның наказлары, һиндстан сәүдәгәрләренең сөйләмнәре һәм язмалары беренче тапкыр басылган. Бу яңа чыганаклар Россия белән һиндстан арасындагы мөнәсәбәтләрне тагы да тирәнрәк өйрәнергә, күп кенә мәсьәләләрне ачыкларга» тулыландырырга мөмкинлек бирәләр.
һиндстанга 1675 елны җибәрелгән Йосыф Касыймов илчелеге турындагы материаллар да беренче тапкыр игълан ителәләр. Дөрес, бу илчелекнең һиндстанга сәяхәте турында кайбер фактлар электә билгеле иде. Күренекле совет ориенталисты академик В. Бартольд үзенең «Европада һәм Россиядә Көнчыгышны өйрәнү тарихы» исемле китабында (1925) Касыймов илчелегенә зур бәя биреп уза: «Касыймов XVII—XVIII гасырларда Якын Азия илләре, хәтта Көнчыгыш Азия дәүләтләре белән дипломатик бәйләнешләр урнаштыруда Россиягә зур хезмәтләр күрсәткән татар җәмәгать эшлеклеләренең берсе иде» ди.
Ләкин В. Бартольд Касыймов эшчәнлеге турында киң җәелеп сөйли алмый. Моңа илчелеккә караган документларны авторның таба алмавы комачаулый. В. Бартольд архивтан югалган дип исәпләгән Ка- сыймоз илчелеге турындагы материаллар да СССР ' Фәннәр Академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты хәзерләгән шушы җыентыкка урнаштырылганнар.
Бу документлардан илчелекнең юлы, башкарган хезмәтләре, кемнәр белән очрашуы, илчелеккә кемнәр кергәне һәм башка күп нәрсәләр ачыклана.
Җыентыкка Касыймов илчелегенә караган 31 документ теркәлгән. Алар арасында Россия патшасы Алексей МихайловичныңМөхәммәт- йосыф Касыймовка һиндстанда нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында язып биргән истәлек кәгазе, Алексей Михайлович исеменнән һиндстан падишасы Аурен- газибка дипломатик бәйләнешләр урнаштыру турында язылган грамота, Касыймовның сәяхәттән кайткач патша исеменә язган хисаплары, үтенечләре һәм башка бик күп документлар бар.
Илчелек приказы 1675 елның 10 февралендә Казан сарае приказына Йосыф Касыймовка патша хезмәте буенча һиндстанга бару өчен юлга хәзерләнергә кирәклеге турында язу җибәрә. Касыймов бу кәгазь кил-: гән вакытта Әстрханда үзенея сәүдә эшләре артыннан йөргән була. Әстрханда ул сәүдә эшләреннән тыш һинд-рус сәүдә эшендә вәкаләтче һәм тәрҗемәче булып та эшли.
1675 елның 20 февралендә Ка-сыймовка Алексей Михайловичтан һиндстанга илче булып барачагы турында хәбәр килә. 28 февральдә җибәрелгән патша кәгазендә бу илчелекнең нинди эшләр башкарырга тиешлеге санап үтелә һәм һиндстан падишасына тапшыру өчен татар, рус һәм латин телләрендә язылган патша грамоталары җибәрелә.
Касыймов белән бергә Василий Иванович Даудов та (1653 елны христиан диненә күчкән һәм исемен алыштырган иранлы) юлга чыга. Даудов Россия патшасы тарафыннан илче итеп Бохарага җибәрелә, ә Бохарадан Касыймов һиндстанга юл тотарга тиеш була.
Бохарага килгәч Йосыф Касыймов Бохара ханы Габделгазиз янында була. Габделгазиз Касыймовка үзенең төрле шәһәр башлыкларына атап язган юл грамотасын бирә. Бу грамотада Касыймов һәм аның кешеләрен бернинди тоткарлыксыз һиндстанга җибәрергә, анын әйберләренә тимәскә, аңа ярдәм күрсәтергә кушыла.
1675 елның 2 нче мартында Ка-сыймов илчелеге һиндстанга юлга чыга.
Касыймов һиндстанга бару өчем Балх шәһәрендә 14 ат, 8 дөя, тирмә, ашау-эчү, кием-салым әйберләре сатып ала.
Балхтан соң Касыймов илчелеге Курбант, Чаракар шәһәрләрен үтеп, ул вакытта һиндстанга буйсынган Кабул шәһәренә килеп җитә. Кабул ханы Мөкәррәмгә бик күп бүләкләр тапшыра.
123
Хан белән очрашып Касыймов •үзенең ни өчен килгәнен аңлаткач, Мөкәррәм хан Янабат шәһәре ханы Аземга хәбәр итә, илченең үтенечен падишаһка тапшыруын сорый. *Күп тә үтми, падишаһ Ауренгазиб- тан җавап килә. Мөкәррәм ханга җибәрелгән бу грамотада илчелекне үзе янына җибәрмәскә әйтелгән һәм Касыймовка бүләк итеп 2000 рупий акча бирергә кушылган була. Тарихчылар нәкъ шушы вакытта %өек Могол мәмләкәтенең башкарасында булган чуалышлар падишаһка шунцый карар кабул итәргә гәэсир иткән дип карыйлар.
Кабулда әсирлектә яшәүче Россия кешеләре Касыймов турында ишетү белән аның янына килә башлыйлар; елап, ялварып үзләрен әсирлектән коткаруны үтенәләр.
Касыймов һиндстан падишасы белән очрашуга рөхсәт ала алмагач, үзендә булган барлык акчаны ■әсирләрне коткаруга файдалана. Патша тарафыннан бирелгән акчалары җитмәгәч, әсирләрне коткару өчен ул үзенең акчасын да тотып бетерә. Касыймов биредә 18 әсирне азат итә. Алар арасында Пенза /солдаты Митрошка Тимофеев, ка- 1?нлы Петр Пантелеев, тамбовлы Левка Васильев, Зәй шәһәреннән Окулька Васильева, Саранск өязе татары Чинар Иванов, Ереклы шәһәреннән Степанида Ануфреева, Биләр шәһәре тупчысы Афонька Сергеев, Казан җәяүле укчысы Мишка Скобельцын, Атемар шәһәре рейтары Емелька Микитин, Тушино бистәсе крестьяны Афонька Федоров кебек төрле катлау, төрле мил-ләт кешеләре була.
Касыймов берничә мәртәбә Мө- ккәррәм хан белән очрашып, үзен падиша шәһәренә җибәрүләрен сорый. Янадан Янабат шәһәре ханы Азем ханга бүләкләр җибәреп карый. Касыймовның шундый эшчән- леген, үз иленә турылыклы булуын күргән Мөкәррәм хан аңа һинд- i станда хезмәткә калырга тәкъдим уә ясый. Аңа зур бүләкләр ышандыралар, яхшы хезмәткә урнаштырырга сүз бирәләр. Ләкин Касыймов боларны ишетергә дә теләми.
Ханга хезмәткә күчәргә теләмәве эчен үч алу рәвешендә Касыймовның әйберләрен дә алалар. Соңыннан аның әйберләре өчен юк кына акча бирәләр.
Коткарылган 18 әсир белән Ка-сыймов илчелеге кайтырга чыга. Балх, Хива, Чарджоу шәһәрләре аша авыр юл үтеп, 1677 елның маенда, Әстрханга кайтып җитә. Бурычка акча алып булса да Касыймов барлык кешеләрен дә исән-сау туган илләренә алып кайтып җиткерә.
Бу сәяхәттә Касыймов тәмам бөлә. Кешедән алган акчаларын түләү һәм үзенең тоткан акчасын каплау өчен өч мәртәбә патша исеменә үтенеч-гарнза язып карый. Бу үтенечләрендә аның сәяхәттән соң нинди аяныч хәлгә төшүе бик ачык чагыла: «...бөлгенлеккә төштем, бик зур бурычларга баттым, чуалышлар вакытында бур казаклар тарафыннан таландым, ә хәзер ачтан үләм. Хатыным һәм балаларым да Әстрханда ачтан үлеп яталар» дип яза ул 1678 елның февралендә.
Төрле каршылыклар белән тулы бу сәяхәтне Касыймов үзенең күп авырлыклар, газаплар кичерүенә дә карамастан намус белән башкарып чыга.
Касыймов илчелегендә ничә кеше һәм аларның кемнәр булуы бөтенләй билгеле түгел иде. Документлар җыентыгы да әле аны ачып бетерми. Шулай да илчелектә катнашкан тагын бер кешенең исемен белергә мөмкин. Бу — Аллабирде Топорков — Йосыф хатынының әтисе. Аллабирде рус патшасы Федор Алексеевичка үзенә ярдәм сорап җибәргән хатында, үзе теләп Касыймов белән бергә баруын яза. Аллабирде киявенең олы яшьтә булуын, шуңа күрә аны үзен генә, якын кешесез җибәрергә кыймаганын, шуның өчен озата баруын, аңа илчелек хезмәтен үтәүдә акча белән дә ярдәм итүен әйтә.
Көнчыгыш илләре белән дипломатик мөнәсәбәтләр һәм сәүдә эшләре алып баруда Россиягә татарларның Болгар чорыннан ук ярдәм күрсәтүләре тарихта киң чагылган. Казан ханлыгының Мәскәү дәүләтенә кушылуыннан соң татарлар бу эштә тагын да зур хезмәтләр күрсәтәләр. Шуңа күрә дә В. Бартольд «Рус
124
хезмәтендә булучы татарлар рус хөкүмәтенә мөселман илләре белән бәйләнеш тоту өчен тәрҗемәчеләрнең әзер кадрлары булдылар» дип әйтеп үтә.
Көнчыгыш илләренә илчеләр булып еш кына Россиядән мөселманнар (татарлар, фарсылар һ. б.) җибәрелә торган була. Чөнки гарәп яки фарсы һәм төрки телен белү, дин уртаклыгы аралашуны нык кына җиңеләйткән.
Посыф Касыймовның һиндстанга илче булып билгеләнүенә болардан башка сәбәпләр дә тәэсир итүе их-тимал. Йосыф — Бохарада берничә мәртәбә булган, юлны яхшы белүче кешеләрнең берсе.
Касыймов Әстрханда һиндстан- нан килгән һинд сәүдәгәрләре белән яхшы таныш була, алар белән аралашып яши, аларның тәрҗемәчесе дә булып эшли.
Әстрханда татарларның һиндләр белән аралашуы турында җыентыкта башка фактлар да китерелә. «Әстрханда һиндләрнең кайберләре җирле татарлар белән туганлашалар. Кайвакыт татар туганнары һинд дворында ук яши торган булалар»,— дип язалар кереш сүздә җыентыкны төзүчеләр.
Документлар җыентыгының 137 битендә (63 нче документта) 1661 елны Әстрхандагы һиндстан сәүдәгәре Нанада Казан бистәсе татары Чинайка Маметовның кунакта булуы күрсәтелә. Аның кызы Нанага кияүгә чыккан була, һинд кияве Әстрханга килгән саен Маметов аның янына килеп йөри торган була.
һинд һәм татар никахыннан булган кешеләрне ул вакытта хәтта аерым исем белән «әгерҗәнле» дип атап йөрткәннәр.
Бу китапта һиндләр һәм руслар арасында татарларның тәрҗемәче һәм эш башкаручы булып торулары турында да күп кенә дәлилләр бар.
Мәсәлән, шундыйларның берсе — Дәүләт Гали. Ул күп еллар Әстрханда тәрҗемәче булып эшли. Дәүләт Гали өстеннән бер һинд сәүдәгәре язып биргәч, патша Алексей Михайлович үзенең 1649 елны язган приказында
11 Мөхкәм — нык.
12 Андаг ук — шулай ук.
13 Игълам — белдерү, игълан итү.
1 В. Исхаков. Мулланур Вахитов. «Кама краеның атаклы кешеләре» есоия- ссннэн. Рус телендә. Пермь китап нәшрияты, 55 бит, 1958 ел. Бәясе 1 сум.
аны Казанга кире җибәрергә куша. Ләкин Әстрхан воеводасы Ф. С. Куракин Дәүләт Галинең гаебе булмавын күрсәтеп, аны үз эшендә калдыруга ирешә.
Татарлар һинд сәүдәгәрләрен Казанга, Мәскәүгә Идел буенча озатып бара торган булалар.
1667 елны Әстрхан воеводасы И. А. Хилков Степан Разин казакларының Һинд сәүдәгәрләре көймәсенә һөҗүм итүләрен, бер көймәне басып алуларын һәм шунда өч һинднең һәм өч татарның Степан Разин казакларына әсирлеккә төшүен, шул ук көймәдән өч һиндле11 һәм биш татарның икенче көймәгә йөзеп китеп котылуларын язып үтә.
Җыентыкта шул чор татар әдәби теле тарихын өйрәнү өчен кызыклы һәм кыйммәтле материаллар бар. Бу — татарча язылган патша грамоталары.
Касыймовка һиндстан падншасы- на тапшыру өчен патшаның өч телдә— рус, латин һәм татар телләрендә язылган грамотасын бирәләр. Җыентыкта татарча язылган гра-мотаның фотокопиясе тулы килеш басылган. Менә аннан берничә җөмлә:
«...Олуг падишаһ берлән мөхкәм1 кариндәшлекдә вә дуслык вә мә- хәббәтлекдә булгай ирдеңез. Анда^ ук12 нитәк кем без олуг падишаК] берлән атрафта булган карендәш- ләремез христиан падишаһлары вә карендәшләремез олуг падишаһ шаһ Сөләйман хәзрәтләре дуслыкда вә мәхәббәтлекдә өзелмәй катнашуда булып торалорлар. Нә кем без олуг падишаһның олуг мәшһүр урыс виләятләремездә сез карен- дәшем олуг падишаһ хәзрәтләренә кирәк булса, вә карендәшемез олуг, падишаһ хәзрәтләремезгә илче вә чаппар йипәреп игълам13 кыйлгай ирдеңез, вә җөмлә белмәләрецездг язгай ирдеңез, вә кечек илчемезне без олуг падишаһ хан әгъзам14 хәзрәтләремезгә кайтарып тоткаусыз’ йибәргәй ирдеңез. Вә без олуг падишаһның бу хатымызга күрәжөм* ләсе сәбәпле язгай ирдеңез, аның берлән бергә кушып без xai} әгъзамга үз илчеңезие вә яхуд чап?
125
. пар йибәргәй ирдеңез. Вә без олуг падишаһ хан әгъзам хәзрәтләремез ул илчеңезне морадынча алырга боерымыз». (208 бит).
1695 елны С. Маленький җитәк-челегендә рус патшасы һиидстанга тагын да бер илчелек җибәрә. Ма- ленькийга да татар һәм рус телендәге грамота бирелә. Аның нөсхәсе белән дә җыентыкта танышырга мөмкин (362 бит).
г Патша Алексей ^Михайловичның £1646 елны һиндстан патшасы Шах-Җаһанга язган грамотасының да татарча нөсхәсе булуы турында әйтелеп үтелә (68 бит). Ләкин аны-сының фотокопиясе бирелмәгән.
1651 елны сәүдәгәр И. Деревен-ский һиндстаига бару нияте белән чыга, аңа бирелгән патша грамотасы да татар һәм фарсы телендә языла (105 бит).
В. Бартольд «Европада һәм Россиядә Көнчыгышны өйрәнү та-рихы» китабында «татар теленең бераз вакыт Иран белән дипломатик бәйләнешләр теле дә булуы» турында әйтеп уза.
Җыентыкта китерелгән архив чы- I ганаклары да бу фикернең дөресле- xW турында сөйлиләр. XVII йөздә ?'/атар теле Иран белән генә түгел, һиндстан белән бәйләнеш тотуда да файдаланылган икән.
Моннан өч йөз еллар элек язылган бу әдәби тел документлары, һичшиксез, тел галимнәрен үзләренә җәлеп итәрләр дип уйларга кирәк. Йосыф Касыймов эшчәнлеге әдәби әсәр өчен дә бай, кызыклы материал булып тора.
А. КЭРММУЛЛИН, Н. ЮЗИЕВ.